Все новости
Литература
13 Марта , 10:00

Тудырган гына ана түгел...

Ришат өйгә озын керфекләре яшьләренә манчылып, сөмсере коелып  кайтып керде. - Әни, нәрсә ул балалар йорты? – дип олы күзләрен тагын да зуррак ачып әнисенә текәлде. - Мин дә белмим шул, улым, ни дигән сүз булыр икән ул? Кем әйтте аны? –дип гаҗәпкә калган кешедәй күзләрен улыннан яшереп маташты Рәмилә. - Аяз әйтте, сине әти-әниең кечкенә чакта шуннан алып кайткан, диде.

Тудырган гына ана түгел...
Тудырган гына ана түгел...

Ришат өйгә озын керфекләре яшьләренә манчылып, сөмсере коелып  кайтып керде.

- Әни, нәрсә ул балалар йорты? – дип олы күзләрен тагын да зуррак ачып әнисенә текәлде.

- Мин дә белмим шул, улым, ни дигән сүз булыр икән ул? Кем әйтте аны? –дип гаҗәпкә калган кешедәй күзләрен улыннан яшереп маташты Рәмилә.

- Аяз әйтте, сине әти-әниең кечкенә чакта шуннан алып кайткан, диде.

Сабыен көчкә тынычландырды әнисе, аннан төшке аш белән сыйлап, бераз яшереп торган уенчыкларын тоттырды. Бу сорау бераз вакытка сабый авызыннан чыкмый торды. Ул инде зур, мәктәпкә төште быел. Укуны бик тә ярата. Мәктәптә дә мактап туялмый укытучы апасы, өйдә дә дәресләренә я әтисе, я әнисе белән тырышып, җиренә җиткереп хәзерләнә. Мал карарга бик ярата. Уйнаган җиреннән 3 тәгәрмәчле сәпитенә атланып  кайтып керә дә:

-Әни, әни, әле мал карарга вакыт җиттеме? – дип тинтерәтә. Кыяфәте үк зур үскән кешедәй, әллә ниләр майтарырдай булып басып тора үзе.

-Әйдә, әйдә, улым, син бозауны сөйрәшерсең. Карап тормасаң, әнкәсенең сөтен безгә калдырмый имеп бетә, - дигән була әнисе. Я башка көченә карап эш куша, я әтисе өйдә чакта аңа иярә Ришат.  Улларының ярдәмчел, эшчән булуына сөенеп бетәлмиләр.

Балалар йорты турындагы сорау ишетелгәннән алып, Рәмилә тынычлыгын югалтты. Кем дә булса дөресен кайчан да сөйләячәк бит. Халыкның авызына бияләй каплап куялмыйсың. Нишләргә? Үзенә сөйләп бирергә кала. Тик бигрәк сабый бит әле. Ничекләр итеп әйтергә бу турыда? Кечкенә йөрәге чыдармы соң аның? Үсмер чакта белүе тагын да авыррак булыр дип, хәзер тәвәккәлләргә уйлады. Икәүдән-икәү генә кичләтеп утырганда, сабыен каршына бастырып куйды да, икесе өчен дә бик авыр булган сөйләшүне башлады:

-Мин сине тапкан әниең түгел, улым, без сине әтиең белән 3 яшеңдә Уфадан балалар йортыннан алып кайттык, - диде.

Тыныч кына торган сабый башта тораташ булып катты, аннан кычкырып көләргә тотынды. Шулай итеп стрессның бала йөрәгеннән чыкканын аңлады Рәмилә. 

- Ә үз әнием кайда соң минем? Кем ул? – дип сорады малай, көлү өянәген бераз җиңгәннән соң.

- Балам, сүз бирәм: әгәр моны белү сиңа мотлак кирәк икән, мин үз әниеңне җир читеннән булса да табып бирәчәкмен. Ләкин белеп тор: без сине әтиең белән өзелеп яратабыз, сине беркемгә дә бирергә исәбебез юк. Без хәтта синсез яши дә алмаячакбыз, - диде дә, сабыен кочаклап, үксеп елап җибәрде. Алар, әни белән улы, бик озак кочаклашып утырган килеш елаштылар.

- Улым, әйдә, тынычланыйк, караңгы күптән төште, бер-беребезгә әкият укыйк та, йоклыйк, - дип, урын җәяргә кереште.

Әтиләре еракка эшкә киткән иде ул көнне. Үзе улы куркып уянмасын, дип, янына йокларга ятты.

Ришат инде күптән йокы базарына китте, ә Рәмилә 5 ел элек булган хәлләрне энәсеннән җебенә кадәр хәтеренә төшерергә тотынды.

...Район үзәгендә яши иделәр ул чак. 90нчы еллар. Тулай торакта торалар иде. Берсе - тегү фабрикасында, икенчесе заводта эшли. Кияргә кием, ашарга ризыкка кытлык чак. Ләкин беркем сыкранмый. Барын җиткерә, күршеләр, дуслар белән аралашып-көлешеп яши. Ләкин эш урыннарында кыскартулар башлангач, үз районнарына, авылга кайтып урнашырга тәвәккәлләделәр. “Бәрәңгесен үстерербез, казын-үрдәген үрчетербез, ачка тилмермәбез,” – дип уйлады ике җаннан бер җанга әйләнеп беткән ир белән хатын. Бик яратты алар бер-берсен, “гомерлек ярлар” дип нәкъ шундыйлар турында әйтәләр дә инде. Тик күңелләре китек иде: балалары булмады... Барып күренгән табиблар да берни аңлата алмады. Анык кына сәбәбе дә юк иде бугай. Ул мәлләрдә ЭКО да ясамыйлар иде бит әле.

Ә хатын-кыз гомеренең шундый мәле була: тупылдатып кечкенә бала сөясе килә. Башкача түземлеге калмаган Рәмилә уйлады-уйлады да, Уфа балалар йорты белән элемтәгә керергә карар итте.  Ире дә каршы килмәде. Рәмиләнең кыз бала аласы килде. Төннәр буе озын чәчле кызның чәчен бантиклап үрү турында хыялланып чыга иде. Бу турыда телефоннан сөйләшкәндә балалар йорты директорына да белдереп  куйды. Ләкин анысы үч иткәндәй:

- Алырдай бер кечкенә кызчык бар, ләкин мин аны алмаска киңәш итәр идем, авыру бала ул.

- Ярый соң, мин аны терелтү өчен барын да эшләрмен, бирегез генә, - дип тукыды Рәмилә.

- Ныклап торып уйлагыз, җилкәгезгә авыр йөк аласыз алай. Ә менә Ришат исемле бик матур, теремек, мөселман гаиләсендә туган 3 яшьлек ир бала бар, - дип серле генә әйтеп куйды директор ханым.

Барып күрергә уйладылар. Балалар йортының ишек алдына килеп кергәч тә, йөрәге кысып куйды Рәмиләнең. 3 катлы кирпечтән салынган бина, тәрәзә-ишекләре өр-яңа. Бер төркем бала, тәрбиячеләренә ияреп тышка чыккан, нәни куллары белән кысып-кысып, урам якка караган тимер рәшәткәләргә ябышканнар. Алар өчен эчке яктагы дөнья гына таныш, анда гына үзләренә әни кебек якын тәрбиячеләре бар. Аларны анда ашаталар, йоклаталар, ара-тирә мультфильм күрсәтәләр. Төркемдәге сабыйларга 3 яшь тирәсе. Бу йортта болай да туганнан алып, 3 яшькә кадәрле балалар гына. Ә тимер рәшәткәнең тышкы ягына ятимнәрне алып чыкмыйлар, андагы тормыш аларга бөтенләй ят.

Алдан сөйләшенгән сабыйны 3нче каттан беренчегә шакмаклы одеялга төреп төшерделәр дә, бастырып куйдылар. Одеялга да, малайның кызыл штанына да кара мөһер сугылган, ул  әллә каян “Мин Хөкүмәт баласы!” дип кычкырып тора төсле. Рәмилә баланы шул чаклы кызганды, янына чакырып та карады. Ләкин сабый чытырдатып тәрбияче итәгенә ябышкан, ят кешеләрне оялып-куркып кына күзәтте. Рәмиләгә ул олы корсаклы, зур башлы, аяклары һәм куллары неп-нечкә, бите ап-ак һәм үтә күренмәле сыман тоелды. Шулай булгандыр да, бала Рәмилә танышларында, урамда күргән балаларга бер дә охшамаган, ул базда шыткан бәрәңгене хәтерләтә иде.

- Әлегә без анык кына шушы баланы алабыз дип әйтә алмыйбыз, уйларбыз, аннан хәбәр итәрбез, - диде ул директорга.

Рәмилә иң якын кешеләре булган ире һәм сеңлесе белән киңәшләште. Алары моны хуплады. Андый вакытта адәм баласы башта Ходайдан ялвара. Рәмилә дә шулай итте. Хәтта шул кичне ул бик тә матур төш күрде.

... Имеш, Уфа урамы буйлап бер кечкенә малай каршына килә. Тунының изүләре ачык, ә үзе анадан тума шәрә. Аягына   зәңгәр матур итекләр кигән. Үзе шундый шат, Рәмиләгә кардан әвәләгән шарлар ыргыта,үзе көлә, сөенә. Моны хатын Ходайның рәхмәте-ризалыгына юрады һәм бер икеләнүсез  шушы малайны алырга ризалык бирде. Документлар тутыруны тиз тоттылар. Ничектер җайлы гына килеп чыкты бар да.

  Икенчесендә алып кайтырга дип үк киттеләр. Өйдә авылларында торган сеңлесе Рәилә гаиләсе белән калды. Ике улы, Ирек белән Әмир, дә:

- Апа, Рәүф җизни, тиз кайтыгыз, Ришатны без көтеп торырбыз, яме, - диешеп калдылар, борыннарын тартып. Кечкенә энеле зур абыйлар буласы килә иде аларның!

...Акрын гына кар явып торды ул көнне. Рәмилә бер сүзсез машина тәрәзәсеннән кар бөртекләренең бөтерелеп-бөтерелеп очуын һәм яңадан җиргә төшүен, аннан инде кар көртләренең сизелеп биегәюен күзәтеп, уйланып барды. Хисләре дә өермәдәй күңелен айкады. Күп җирләрдә җил, әллә шаярып китеп, әллә ачуланып, кар өемнәрен пыр туздыра. Көне шыксыз, салкын. Машина да тиз генә баралмый, туктардай да була, салулап та ала. Яшь хатынның йөрәге чыгардай булып тибә, әллә куркыта, әллә дулкынландыра шунда. Боларны ул иренә сиздермәскә тырыша, чөнки кышкы көндә руль артында утырган кешене борчырга ярамый. Хәер, анысын да тыныч диялмисең, гаиләгә бала алу уен  эш түгел бит. Бала песи баласымыни, аны кире илтеп биреп булмаячак...

...Барып җиттеләр ниһаять. Ришатны теге кызыл шакмаклы одеялга  төреп, аскы катка күтәреп төшерде тәрбияче  кыз. Янында - директор. Одеялны сүтеп алдылар, алар алып килгән матур киемнәрне сабыйга кидерделәр. Әллә кире уйламасыннар диделәр, кабаланды алары да. Хәер, Рәмилә белән Рәүф үзләре дә бу җан өшеткеч җирдән тизрәк китәргә ашыктылар. Тик сабый гына  аларга иярергә әзер түгел иде, ахры. Тәрбияче күтәреп тора иде, аның иңнәренә чытырдатып ябышып, яшьләрен түкте.  Шул мизгелдә бигрәк көчсез, дөньядагы бердән-бер яклаучысыннан аерылмаска тырышкан сыман иде ул. Елата-елата, машинага утыртып озаттылар. Тик ни гаҗәп, кузгалып китү белән, бала Рәмиләгә сыенып, аның изүен ачкан пәлтәсе эченә кереп үк бетеп, тынып калды.

-Язмышы белән күнде, ахры, - дип куйды ире дә.

Авылга кайтып керсәләр, сеңлесенең уллары чана шуып туңып беткәннәр. Күрше-күлән дә кергән, сеңлесе белән кияүләре табын әзерләп көтеп торган.

Өстәл артына утыртып куйгач, Ришат тагын да бәләкәйләнеп, бөтенләй үк югалып калгандай булды. Үзенә төбәлгән ят күз карашларыннан качарга, үзен шулай якларга теләгәндәй, нәни куллары белән битен каплаган килеш озаклап утырды ул.

-Апаем, әйдә уйныйбыз, без сиңа иң матур машинабызны бирәбез, - дип чакырып та карады малайлар.

Утырган җиреннән кымшанмады да бәләкәч. Алдына куелган тәмлекәчләргә дә кагылмады. Әлегә ул бу йортта үзе таянырдай, артына йомылып качардай берәүне дә тапмады... Кунаклар таралып беткәч, Рәмилә баланы алдан матурлап җыештырып куйган аерым бүлмәгә алып керде. Үзе кебек нәни генә караватка сеңеп үк бетте балакай. Бу мәлдә дөньяда үзен бәхетнең иң соңгы катында итеп тойган әнисе аны кочагына алды, һәм икесе дә тирән, татлы йокыга чумдылар. Бик тә арыганнар иде шул!

Ә иртән Рәмилә аш бүлмәсендә коймак пешереп азаплана иде, бала сак кына атлап аның янына чыкты. Әле адымнары да бик ышанычлы түгел иде әле аның. Аннан төн чыкканчы бик тә якын булып киткән бу зифа буйлы, чибәр апаның чабуына ябышты. Ә анысы, баланы күтәргән килеш, бар бүлмәләрне дә күрсәтеп, таныштырып чыкты. Бу йорт аңа чиксез зур, уңайлы булып тоелды, ахры, чөнки ул барына да тиз өйрәнде. Тиз арада өлкәннәргә дә, үз ишеләренә дә ияләшеп бетте. Күрше малайлары белән дә, туганнары белән дә тиз дуслашты.  Яңа әти-әни бәхетенә, табигате-холкы белән кыргыйлардан түгел булып чыкты.

...Кичке сөйләшүдән соң бала беразга онытылып торды. Артык сораулар биреп, әнкәсен бимазаламады. Шулай тыныч кына тагын 2-3 ел үтеп китте әле.  Күрше әбигә шәһәрдән кайтып йөргән Аяз исемле малай белән алар дуслашып беттеләр. Аның да әтисе юк икән.  Үз әти-әнисе белән яшәмәгәнне сөйләгән Ришат.  Серләшкәннәр ике җан дус! Бу турыда Аяз әбисенә, ә анысы Рәмиләнең әнисенә  сөйләгән. Бу хәлдән соң Рәмилә улын каршына  утыртып куеп:

-Улым сөйләшик әйдә. Сүз куешыйк. Мин сиңа әниең турында барын да белергә сүз бирәм. Ә син кешегә сөйләп йөрмә, - диде каты итеп.

-Ярый, әни, -диде Ришат.

Моны ул тыныч кына кабул итте. Елап утырырга кечкенә түгел инде, бик җитди, чын ир-егет булачагы аңлашылып тора. Ләкин бигрәк һәр сүзне бәләкәй йөрәге аша уздыра торган, нечкә күңелле булып үсеп килә дә инде! Рәмилә үзе шундый шул. Тәрбия җимеше дә бу очракта охшаш була торгандыр.

Рәмилә белән Рәүфкә баланы әнкәсе бала тудыру йортында калдырып китүе турында, билгеле, әйткәннәр иде. Үз районнарыннан икәнен белеп, шунда торган апасы аша үзләре турында теге хатынга белдерде Рәмилә. Ул Лена исемле иде. Апасы белән бер авылда тора. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Апасы аңа  баланы күрсәтергә әзер булу хакында, телефонны да бирә алуны белдергәч:

-Минем бу турда ишетәсем дә килми, кирәкми ул миңа, күрәлмыйм мин аны, - дигән Лена. Әйтеп кенә калмаган, үзен-үзе белми кычкырып җибәргән!

Апасы, гомумән төптән уйлый торган кеше, сеңлесенә:

-Башкача мондый сүз кузгатмагыз. Ул хатын димләү буенча гына безнең авылга кияүгә чыкты. Бер балалары бар. Ишетелсә, гаиләне бозарбыз, - дип бүтән сүз кузгатмаслык итеп сеңлесенең колагына беркетеп куйды.

Ә Рәмилә исә тагын улына барсын да түкми-чәчми сөйләргә кирәклеген уйлады. Без капчыкта барыбер ятмаганлыгы мәгълүм ләбаса!

- Әни, башка без бу турыда сөйләшмик! Дөньяда нинди кайгы-хәсрәтләр бар, шулар аңа өелеп килсен, - диде сабый ачуланып. 10 яшьлек бала башына ничек килгәндер мондый уй?

- Улым, мондый каргышларны беркемгә дә яудырырга ярамый, мин болай начар уйлы итеп тәрбияләдеммени сине? – дип ачулангандай итте әнкәсе.

... Чынлап та тагын бераз вакытка тынычландылар. Бер тапкыр гына:”Менә бит нинди сау-сәламәт булып үсеп киләм. Ник ташлады микән ул мине?” – дип куйды Ришат, Рәмиләнең йөрәген урталай ярып.

Бала үскән саен җитдиләнә барганын бар гаилә әгъзалары да күреп-сизенеп торды. Араларында аеруча сизгер әнкәләре Галия апа, кызы белән киявенең  үз районнарына юбилейга җыенуларын белгәч:

- Ичмаса Ришатның энесенең исем-фамилиясен я телефонын булса да табып кайтыгыз, - дип әйтеп җибәрде. Таптылар алай...

Моннан соң аның фотоларын социаль челтәрләрдән табуы кыенлык тудырмады. Абыйлы-энеле туганнар бер-берләренә фотосурәтләрен җибәрештеләр. Ә Ленаның иренең рак авыруыннан вафат булуы ачыкланды.

Ришат 9класстан соң көллият тәмамлады. Аның исеменә ритуал хезмәт белән шөгыльләнә торган бизнес ачып, гаилә белән бергәләшеп шул эшкә чумдылар.

Рәмилә ара-тирә Ленага шалтыратып, аның намусын уятырга тырышып торды. Ләкин кая ул? Хәтта шул вакытка киләбез, дип әйткәндә дә, чакырмады. Телефоны да бар иде югыйсә. Рәмзил исемле теге улына да Ришат белән очрашырга,  һичъюгы телефоннан сөйләшергә  юл куймады. Бу хакта Рәмилә улына сөйләп барды. Хәер, бу алар өендә тыелган тема түгел иде. Ә хатын улының эчтән сызганын, барыбер күрәсе-очратасы килгәнен сизеп-белеп торды. Авылларын да беләләр ич! Бар да кер инде! Лена урынында берәү булса,  үз әнисен,  улын чакырып, табын җыеп, гаиләләре белән Рәмиләне, Рәүфне, Ришатны дәшеп, кунак итәр, рәхмәтен җиткерер иде. Юк шул...

Көтә-көтә зарыгып беткән, инде егет булып үсеп җиткән Ришат, әнисен утыртып, үзен тудырган әнисенең авылына юл алды...

Тагын карлы-буранлы ата кыш! Бар дөнья әкияти тынлыкка чумган мәл. Агачлар ак бүрекләрен күтәрә алмый бөгелеп төшкәннәр. Аларга да авырмы икәнни бу суык кышларда? Кышын күпләргә авыр. Шуңа да бит адәм баласы: “Их, бу кышларны чыксам”, - ди. Чыккач, “Кышны чыгалдым, Аллага шөкер”, - дип куя.Ташландык булып беткән авыл... Шәһәрләргә ерак җирләрне калдырып китә шул халык. Уңайлык эзли замана баласы. Кешедән сорап, алар Ленаның өенә табан якынлаштылар. Ришат машинаны әкренәйтеп, йорт тәрәзәләреннән озак итеп карап торды. Матур, каралган йорт-кура. Карны да ныклап, сукмагын киң итеп ясап чистартканнар хәтта! Кунак көткәндәге сыман... Ләкин монда аны әнисе өзелеп, бәлеш пешереп көтеп тормый. Ул аңа, 20 еллап элекке кебек үк, һаман да кирәкми. Ришат, машинасын авыл читенә илтеп куйды да, чыгып, үксеп-үксеп елады. Аннан машинасын кабызды, әнкәсен иңнәреннән кочаклап алды һәм:  “Тынычландым, әни, китик моннан”, - диде.

...Ришат нишләптер бер вакытта да: “Ә әтием кем булды микән?” – дигән сорауны бирмәде. Моны Рәмилә белән Рәүф тә моңа хәтле белмәде. Ләкин әнисе туган районнарыннан булгач, әтисен табу әлләни авырлык тудырмады. Рәмилә тапты аны. Полиция хезмәткәре икән. Шунда ук Рәмиләнең икетуган энесе дә эшли. Аның аша барын да ачыклады.  

-Беләм мин аны. Тик бу турда беркемгә сөйләмисең, апа. Ул кеше яшь чагында ике кыз белән берьюлы йөргән. Икесе дә аңардан авырга калган. Берсенә өйләнгән, икенчесен ташлаган. Ташлаганы нәкъ синең Ришатны тапкан хатын. Анысы Уфада бала табу йортында бәбәйләгән һәм теге егеткә үч итеп баласын калдырган. Ә ул кешене ул эзләп тә йөрмәгән, әйтмәгән дә,  ир бу турда бөтенләй белмәгән. Авырлы икәненнән хәбәрдәр якыннарына баласын “үлде” дигән.

Рәмиләнең ул ирне күреп, сөйләшәсе бик килсә дә, түзде. Энесенә сүз биргәч соң – ничек үтәмисең? Ләкин бераз вакыттан энесе йөрәк чиреннән үлеп китте, ә теге кеше күмгәндә, җитәкче буларак, сүз алды. Ә Рәмилә энесен күмгәннән соң ул кеше белән сөйләшә алмады. Көне ул түгел иде. Ләкин  ирнең телефонын тапмый калмады. Шылтыратыр алдыннан коелып төште, туктаусыз тынычлану өчен дарулар эчте. Ни гаҗәп: барын да тыныч кабул итте теге кеше.  

-Нинди бала булып үсте соң? Тәрбияләве кыен булмадымы? Укыдымы? Кем булып эшли? Ярдәм кирәкмиме? – дигән сорауларны бер-бер артлы яудырды үзе.

-Юк, юк, мин ярдәм сорар өчен сөйләмәдем. Улыгыз барын  белдерәсем генә килде. Без җитеш тормышта яшибез, Аллага шөкер, - диде Рәмилә.

-Сез минем 50 яшемә бүләк ясадыгыз, - диде ир.

Ә кичен үк аның хатыны шылтыратты. Ачулангандай итсә дә, анысы да бик ипле сөйләште. “Очрашыйк, сөйләшик”, - диде. Ләкин Рәмилә фотолар алышырга гына ризалык бирде.  Әнисе белән очрашырга бик теләсә дә, Ришат исә әтисе, аның гаиләсе белән танышып аралашырга каршы төште.

-Мин аларны белмим, мине - алар. Нәрсә турында сөйләшмәк кирәк? Булмый, әни, кирәкми, - диде ул.

“И бала! Әнисенә тышкы яктан ошаса да, холкы белән әтисе кебек мәгънәле!” – дип куйды Рәмилә.

Мәгънәле булмыймы соң инде! Гомер буена, әлегә кадәр таянычлары бит ул әти-әнисенең. Гел булышып, хәлләрен белеп тора. Быел җәйге муллык вакытында өйләнде ул. Йөргән кызы да үзе кебек төпле акыллы. Әтисе күптән түгел гүр иясе булган икән. Аның каберенә таш ясатырга кергәч, танышканнар Ришат белән булачак кәләш.

Быел җәй җиләк-җимешнең бер булмаганы да калмады. Чияләр кызарып пеште, карлыганнар карайды, җиләкләр “мине өз, мине ал!” дип күз явын алып тордылар. Алардан соң алмалар алланды, слива ботаклары башларын иде, балан-миләш тәлкәшләре сыннарын күтәрәлми бөгелеп төште.

Барлык туганнар туйга җыелды, дуслар да калмады. Ришатны яратмаган кеше булмагандыр шул. Әллә нинди сөекле сөяге бар аның. Үзенә тартып, чакырып торган! Кунаклар арасында таныш булмаган бер егет белән, хатынымы-йөргән кызымы - бар иде. Рәмилә: ”Кемнәр булыр болар?” дип уйлап та өлгермәде, улы аларны әти-әнисе янына алып килде. Үз әтисенең улы Рифат белән хатыны Луиза булып чыкты. Кайдан ишеткәннәрдер! Хәер, Рифатның әтисе дөресен сөйләгәндер дә, туй буласын ничектер белгәннәрдер... Замана галәмәте Интернет әллә нинди сорауларга да җавап бирергә сәләтле. Табам дигән кешегәме? Хәзер табарлар!

И сөенде Рәмилә! Бу бит аның күптәнге хыялы... Улы кан туганнары белән аралашсын, ялгыз булмасын, дигән. Әти-әниләр бит гомерлек түгел! Ләкин Ришатның биологик әтисе бу язда гына вафат булганлыгын әйтте балалары. Кинәт кенә инсульт бәргән дә, табиблар алып кала алмаган үзен. Шунысы үкенеч! Тик нишләмәк кирәк? Тормыш тәгәрмәче әйләнә дә әйләнә. Тәкъдире җитсә, яшен-картын сайлап тормый үзе белән  ала да китә. 90 яшьлек әтисе калган ул кешенең, үзе гүргә кереп киткән.

Туй шаулап-гөрләп дәвам итте. Аның иң кызган мәлендә Ришат әти-әнисе янына килеп басты да, микрофонны алып баручыдан алып:

- Минем язмыш бик тә катлаулы булды. Ләкин сез мине бар авырлыклардан саклап-курчалап янымда тордыгыз. Сез чын әти-әнием минем! Сезгә һәйкәл куярлык. Рәхмәт барысы өчен дә! – диде һәм алларына тезләнде. Аннан җитез генә торып, кадерле кешеләрен кочагына алды...

 

Әлфия Шәйхлисламова,

Туймазы районы, Кандра авылы.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас