Все новости
Литература
6 Марта , 09:00

Исәннәр кайтырлар...

Ахыры. Сугыштан кайтучы кешеләр күбәйде, күпер өсте, станция тирәсе җанланып китте. Озаграк карап торсаң, әллә күпме танышлар килеп чыга, яңалыклар ишетәсең. Үзеңә-үзең кабатлыйсың: безнекеләр дә кайтырлар, Алла бирсә!

Исәннәр кайтырлар...
Исәннәр кайтырлар...

Сугыштан кайтучы кешеләр күбәйде, күпер өсте, станция тирәсе җанланып китте. Озаграк карап торсаң, әллә күпме танышлар килеп чыга, яңалыклар ишетәсең. Үзеңә-үзең кабатлыйсың: безнекеләр дә кайтырлар, Алла бирсә!

-  Сугыш бетте! – дигән күптән көтелгән сүз яңгырады. Җир йөзе өстенә җиде кояш яктыртып, биш тулган ай нурын сипкән кебек тоелды. Сөенечнең зурлыгы турында сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел! Урам тулы халык, вокзал янына якын барып булмый.  Әле шул күпер өстендә басып торам, күзлим, их, безнекеләр дә берәрсе кайтып төшсә иде, дип өшесәм дә, туңсам да, ачлы-туклы булсам да, өйгә кайтасы килмичә һаман торам. Каршы алучыларның шатлыгы эчләренә сыймый. Әнә безнең урам Батыр абзый кайткан, аңа каршы йөгерәләр. Бик нык яраланган булган ахыры, сөйләшүенең рәте юк, яңак сөяге бер якка кыйгаеп чыгып тора, сыңар аяк белән, кулында - таяк. Гаиләсе  ничек сөенә, йөгерешәләр, янында Фатыйма апа кая басарга белми, бер алдына, бер артына төшә. Кайтсыннар гына иде әле! Төннәр буе күземә йокы төшми, әз генә бер тавыш ишетелдеме, ишекне,  тәрәзәне ачып карыйм. Үземне көчсез, бер эшкә дә яраксыз кеше итеп тоя башладым, чөнки якыннарымны тыным белән тартып алыр идем, булдырып булмый, күренмиләр, билгесезлек эчендә янам. Батыр абзыйны күреп сөйләшкәч, әзрәк дәртләнеп киттем. Үземә сыгылмаска, сынмаска, югалып калмаска,  “кайтырлар!” дигән өмет белән, әткәй белән әнкәйнең рухын саклап, аларча тәртиптә, бу дөньяны шулай авызлыклап яшәргә өйрәнергә дип сүз бирәм. Ныклы адымнар белән тагын вакыт уза торды. Бу кабәхат сугыш, бетте дисәң дә, бик авыр, кешене сыный, ега торган катлаулы чор иде. Югалган, госпитальдә, тоткынлыкта яткан кешеләр һаман табыла, күренә торды.  Әле бүген Рәҗәп абый белән Юлия җиңгинең фотосурәтләренә карап, ир башым белән күз яшьләремне түгеп, ничек көтүемне сөйләп, белгәнемчә теләкләремне теләдем. Юлия апаның тәрәзә төбендәге буш, кечкенә хушбуй шешәсен кулыма алып, битләремә куйдым. Күзем  стенада эленеп торган скрипкага төште, миңа аның җаны бар шикелле тоелды, кулыма алып, яшемне тамызып тузанын сөрттем.

- Кайтыр синең хуҗаң, дускай, сабыр ит, - дип үземне юаттым. Ялгызлыктан, яшь барудан, барысын да өзелеп сагынудан,  үз-үзем белән сөйләшә торган булып киттем. Үземә хәтта шелтә дә ясыйм:

- Үзеңә бер иптәш табырга кирәк Мәрдән. Ялгыз картаерга ярамый, урыс карты түгелсең бит син!

Аннан тагын миңа елмаеп карап торган Фәнүзәне исемә төшерәм, яшь арабыз  хәтсез икәнен белсәм дә, ирексездән елмаеп:

- Их, Фәнүзә, ничек мин сине элек искә дә алмаганмын! - дип аңа эндәшкән кебек булам. Моңа кадәр башыма килмәгән уйдан каушап калсам да,  ниндидер таныш булмаган җылы тойгы уратып алганны сизәм. Минем көн аралаш күпер өстендә басып торуыма, мине белгән күрше-тирә, танышлар өйрәнеп беттеләр бугай инде. Миңа сәерсенеп караган кеше дә юк кебек. Бүген иртәнге сәгатьтән үк балалар, пионерлар, ялкынлы җырлар яңгыратып тантаналы рәвештә батырлар шикелле бөтен урам буйлап күпердән күбәләкләр, чәчәкләр кебек уздылар. Ашкынып бар дөнья матурланды, бөтен җирдә  кызыл әләмнәр күтәрелде, бәхетле киләчәк өчен ялкынлы сүзләр радиодан сөйләнеп торды. Нинди матур  көн бүген, бар кешелек дөньясы Җиңү бәйрәмен, фашистны җиңеп, яңа дөньяга иксез-чиксез хыяллар белән аякка басып күтәрелде.

... Сугыш беткәнгә байтак еллар узса да, әле бик авыр күтәрелеш чоры, катлаулы еллар иде. Шул вакыйгалар арасында кайнашып мин дә олыгайдым, дөньяга җитдилегем артты, икенче төрле күз белән карыйм, тырышам, тырмашам. Кеше күңеле шундый үзенә генә хас серле, тылсымлы бит ул. Әнә “Караганда” дип язылган, балаларын иярткән, олы абзый шикелле, әлеге мин ничә еллар күзем аша үткәреп җибәргән тепловоз пошынып, вагоннарын шалтыратып килеп туктады. Бүген халык аз, берәм-сәрән генә күренәләр. Заман үзгәрде бит, күп йөрмиләр. Мин җилгә җилләнгән шайтан таягы шикелле ялгыз башымны бишкә бүлеп күпер башын саклыйм. Вагон ишеге ачылып, бер-ике генә кеше төште. Аннан яшь кенә бер егет бик зур ике чемоданын төшереп, якындагы эскәмия янына илтеп куйды. Таякка таянган, бер аягы протезга ошаган, сыңар күзенә кара күзлек япкан, ап-ак чәчле озын буйлы кеше төште. Ул вагон хуҗасы проводник  белән  җылы хушлашып, озак кына басып тора бирде. Поезд кузгалып киткәч, хәтсез вакыт бөтен тирә-якны күздән кичереп, эскәмиягә барып утырды, портсигарын чыгарып, аллы-артлы итеп тәмәкесен көйрәтте.  Ул бер чемоданын ачып, озын бер тартма кебек әйберне ачып, (сөбханалла, скрипка ич бу!) чыгарып, татарымның тел ачкычы булган “Тәфтиләү” көен сыздырып җибәрде. Милләтемнең моңы, Өсән елгалары, җәйләүләре аша Райман таулары өстеннән Әгер тауларына моң таратты. Мин күпер баскычларыннан ничек тәкмәчләп барып төшкәнемне дә сизмичә, секунд эчендә кычкыра башладым: “Рәүф абый, Рәүф абый бит!” Без ике ир-ат, аерыла алмыйча, иң башларыбызны кысып, бик озак хәрәкәтсез тордык.

 – Ирләр елыймыни соң, Мәрдән энем? Их, Мәрдән энем, - дип көчле куллары белән аркамнан сөйде. Безнең тирәгә бик күп кеше җыелды, машина килеп туктады. Минем сүз әйтергә телем әйләнмәде, шул тиклем көчсез һәм кыюсыз булып калдым. Ул күпне күргән, күп җирләрдә булган, минем ни уйлаганымны сизгән кебек, тагын аркамнан кагып:

- Рәҗәп исән, кайтыр, сабырлан!-дип колагыма пышылдады.

Без машинага утырып, Гараж урамына, Рәүф абыйның туган йортына юл тоттык. Менә ул бик озак еллар аның төшенә кергән йорт. Кечкенә тәрәзәле, елый-елый яше кибеп беткәндәй аның. Ләкин купшы: аны матур итеп сылап ап-ак итеп агартканнар, йорт алды, капка төбе, ялан үләннәре чабып куелган. Рәүф абый кичә генә бу йорттан чыгып киткән кешедәй билгеле урыннан ачкычны алып ишекне ачты,  тупсадан бик авырлык белән эчкә үтте. Кергәч тә ишеккә карап: “Кайттыңмы, балам Рәүф?” – дип карап торган Хаят апа фотосурәтен алып күкрәгенә кысты да, идәнгә егылды.

-Гафу ит мине, газиз әнкәем, кабереңә туфрагымны сала алмадым, кичер мине әнкәй! – дип ирләрчә, бөтен йөрәге белән елый иде. Мин буыннарым калтырап  ни әйтергә сүз тапмый әрнешеп карап тордым.

Таң атып, яктыргач кына үз күзләремә үзем ышанмый,  чынбарлыкмы бу дип кайтып киттем. Йөгерә-атлый кайда барганымны, ниләр булганын да аңламыйча, күпергә никадәр сүзләр әйтәсемне дә онытып, иң башларым калтырап, йөрәгем дөп-дөп тибеп ныграк кычкырырга тырыштым:

-Рәхмәт  сиңа, күпер, мине сыйдырганың, тыңлаганың, бөтен серләремне күтәрә алганың өчен мең-мең рәхмәтлемен сиңа! Мин аякларым җиргә тими үзебезнең Социалистик урамына чаптым. Урам башыннан узганда безнең капка төбендә нинди кеше басып торганын шәйләдем, Фәнүзә ич бу!

- Фәнүзә, әллә хат бармы? – дип аңа каршы йөгердем. Ә ул кара кыйгач кашларын күтәреп, күзен зур итеп ачып:

- Әлегә хат юк, Мәрдән абый! Синең хәлеңне белергә килдем! – ди. Мин алдымда фәрештәгә тиң кызны, кыюлыгымны җыеп, күтәреп алдым да, өйгә алып кердем. Җәһәт кенә сыңар кулым белән әнкәйнең мендәрен тартып төшереп, Фәнүзәне мендәргә бастырдым. Аның чыркылдап көлгән ефәктәй тавышына барча кошлар моңы катышкан кебек булды! Менә кайда икән ул бәхет. Ул инде сыерчык оясындагы карлыгач баласыдай минем куеныма сыенып беткән иде.  Ничек итеп сине күрми, белми, искә дә алмый яшәдем икән, Фәнүзә? Мин әнкәйнең чиккән ак киндер сөлгесен ишек төбендә, болдыр буендагы баганага чыгарып элеп куйдым....

Лена Мөхәмәтова, Туймазы шәһәре.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас