Все новости
Литература
6 Марта , 08:00

Исәннәр кайтырлар...

Лена Мөхәмәтова. 2 өлеш. Әллә күпкә, әллә бик озакка, шушы күпердән, баскычларын саный-саный җыйнаулашып перронга төштек. Шушындагы тимер юллар, без утырган скәмияләр, безнеӊ пошынып сөйләшкәнне ишетеп, шыӊшып калалар шикелле иде. Телләре булса, ни генә сөйләмәсләр иде! Һәркем үзенең озатучылары, гаиләләре белән төркем-төркем булып басып тора. Әнә берәү өздереп Саратов гармунын тартып җибәрде, аңа кушылып кычкырып җырлаучысы табылды. Күз яшьләре түгелде, вәгъдә бирешүләр ишетелде. Хәрби киемле кешеләр  дә күп күренә.  

Исәннәр кайтырлар...
Исәннәр кайтырлар...

Әллә күпкә, әллә бик озакка, шушы күпердән, баскычларын саный-саный җыйнаулашып перронга төштек. Шушындагы тимер юллар, без утырган скәмияләр, безнеӊ пошынып сөйләшкәнне ишетеп, шыӊшып калалар шикелле иде. Телләре булса, ни генә сөйләмәсләр иде! Һәркем үзенең озатучылары, гаиләләре белән төркем-төркем булып басып тора. Әнә берәү өздереп Саратов гармунын тартып җибәрде, аңа кушылып кычкырып җырлаучысы табылды. Күз яшьләре түгелде, вәгъдә бирешүләр ишетелде. Хәрби киемле кешеләр  дә күп күренә. Озатучы әниләр, әткәйләр, нәнәйләр - барысы хәсрәтле, уйчан йөзләр һәм күзләр, күңелнең иң нечкә тойгыларын кузгата иде. Әнә “Сез каласыз, без китәбез!” дигән сыман, үзенең ритмын әкренәйтеп, тимер юлын дер селкетеп,  поезд күренде. Ул арада көчле тавышлы радиодан хәрби кешенең боерыклы тавышы яңгырады. Хушлашу, аерылышу минутлары җитте. Без инде кирәкле  сүзләребезне әйттек. Берничә көн элек үк, үземне ничек тотарга, ничек Юлия апага ярдәм итәргә - барысы хакында да сөйләшкән идек. Шуңа күрә аерылышуның иң ләззәтле минутларын аларның икесенә генә тапшырдык. Ике яшь йөрәк, күзгә-күз карашып, аерылышуның иң авыр тойгыларын кичерәсе итте. Поездга утырулар башлангач, бу дөнья куркыныч, упкынга төшеп киткән шикелле, чыга алырбызмы, юкмы дигән сыман, ярсып, әрнешеп, иң кадерле кешеңә сүз таба алмыйча, еламсырап, ятимсерәп тора кебек иде. Бар да күк күкрәп, давыл чыгып, салкын яңгыр коеп, нәрсәнедер яшен атканны хәтерләтә иде. Капыл вагоннан Рәҗәп абый сикереп төште дә, канаты каерылган кош баласы кебек катып калган Юлия апаны, ике иң башыннан тотып күкрәгенә кысты. Ике күз карашы  бер-берсенә бүген генә очрашкан, кавышкан кешеләрнекедәй шикелле тоелды. Күз карашларында очрашуга өмет, бер-береңне көтү, ярату, мәңге аерылгысыз мәхәббәт, кайнар җылылык һәм вәгъдә ята иде. Ул ничек сикереп төшсә, шул ук тизлек белән вагонга кире сикерде. Юлия апа үзен шундый акыллы, тыйнак, татар хатыннарына гына хас булган кыяфәттә тотты, кычкырып еламыйча, үзен тыеп-сабырланып озатып калды. Ул, сөйгәне борчылмасын өчендер инде, моңсу зәңгәр күзләрен зур итеп ачып елмаерга тырыша иде. Поезд кузгалырга соңгы сигналын биргәч кенә, Юлия апа айнып киткән кешедәй:

-Рәҗәп, Рәҗәп! –дип кычкырып поезд артыннан йөгерде. Ә поезд ераклаша барып тизлеген арттырды. Алып китте, ялгыз итте яшь парларны!  

 Нигә кешеләр аерылыша икән? Кайдан килеп чыкты икән бу сугыш, җәһәннәмгә олаккыры фашист? Якын кешеләребезне алып китте поезд! Ләкин алар җиңмичә, кем җиңсен ул өтәләгән иблис фашистны?

 Юлия апа Рәҗәп абыйны озаткач, бик озак күпер өстендә поезд киткән якка карап басып торды. Ә без бер авыз сүз дә сөйләшмичә, әкрен генә өйгә табан атладык. Ул безне куып җитеп, бөтенебезне дә кочаклап, елмаерга тырышып мөлдерәмә тулы яшьле күзләре аша өстәп куйды:

-Минем Рәүф югалмас, ул көчле, батыр йөрәкле, без аны әнә теге күпер башыннан ук орден, медальләр тагып кайтып килүен каршы алырбыз, шулай бит? – дип өстәп куйды.

Сокланып туя алмаслык акыллы, сөйкемле минем Юлия җиңги. Менә шулай итеп, бу дөньяның алъяпкычын кысыбрак буып, иртәгәсе яңа көн ниләр алып килерен белмичә, тагын нинди яңалыклар, үзгәрешләр булырын барысын да күз алдына да китерә алмый, тик якшыга юрап, атналар, айлар уздыра торды ул. Рәҗәп абыйны озаткач, Юлия апа күбрәк вакытын мәктәптә хезмәттәшләре белән я булмаса апамнарга кереп онытылырга тырыша иде. Кайсы вакыт төннәрен ул тавышын ишеттермәскә тырышып, төне буе елап чыкканын гел ишетә идем. Соңгы вакытта бакчага чыгып нидер эшләргә, күңелен ничек тә булса юатырга, онытылырга тырышканы күзгә чалынып тора. Шуннан өйдә, өй җыештырганда үзенең киемнәрен аерып алып куя.

Әле менә бүген шатлыгы эченә сыймыйча хат тотып Хаят апа килеп керде, без бөтенебез җанланып киттек. Хат Рәүф абыйдан иде. Шундый матур итеп язган, хәрефләре тезелеп тора, барыбызга да кайнар сәлам бар.

-Без  сугышка кердек, дөмбәслибез фашистны, башын тотып, мылтыгын ташлап куркып качалар бездән! - дигән. Рәҗәп абый хакында да сорашкан. Ничек күңелле булып китте, кабат-кабат хатны укыдык, өстәл җыеп чәйләр эчеп алдык.

Әнкәйнең көннән-көн бирешкәне күренеп тора, тамагыннан ризык үтми, көчләп кенә каптырабыз, хәтта су да эчми башлады. Юлия апа бүген аның чәчләрен тарап үреп куйды. Юка гына ап-ак чәч, шул тиклем матур йомшак кулларның иркәләп таравына сөенеп, май кебек ятып тора. Әнкәй бахыркаем бу тиклем хөрмәт өчен Юлия апага мең кабат рәхмәтләрен белдерде.

-Мин дә бит үземнең әниемне бик сагындым, ул да минсез саргаядыр! - дип күзләре яшьләнде. Бу инде төптән уйлабрак карасаң, туган ягыма кайтып килер идем, дигән мәгънәне аңлата иде. Тиздән җәйге каникул вакытлары җитә, ул шулай әкренләп кенә, кием-салымнарын караштырып, эчтән янса да белдермәскә тырышып, нәрсәгәдер әзерләнә иде. Аралар бик ерак, ул заманда Сахалин дигән җиргә кайту,  очы-кырыен күренмәслек, куып җитмәслек ераклык иде. Өстәвенә сугыш вакыты бит! Әле Рәҗәп абый анда хезмәт итмәгән булса, без белмәгән дә булыр идек. Бик озак көткәннән соң, Рәҗәп абыйдан хат килеп төште, берьюлы ике хат, безгә дә, Юлия апага да. И укыдык инде дулкынланып, куанып. Юлия апа үзенең хатын безгә күрсәтмичә генә бер кызарып, бер елмаеп укыса да, түзмәде, эчтәлеген сөйләп бирде. Шул көнне үк  утырып хатлар яздык. И рәхәт тә соң, үзен күргән кебек булдык абыйны... Исән генә кайтсын берүк.

 Гомер ноктасының төерләрен йомшартып, үз-үзебезне юатып, көтеп, озатып, иртәгәсе көн ниләр эшләрбез, дип уйлап, юанып, газиз гомеребез үтеп тора. Үтмәс тә, бетмәс  тә кебек авыр көннәр, әллә нинди язмышларга, чуалышларга урын калдырып, агып китә. Әткәйне, Рәҗәп һәм Рәүф абыйларны, инде менә Юлия апаны, нәкъ менә шушы урында тотынып басып торган кул эзләре, баскычта аяк эзләре калган урында, аларның җылылыгын тойган кебек басып торам.

Юлия апаның Сахалинга әнисе янына китәсе ачык иде. Ләкин ул шул тиклем дулкынлана, поезд килергә күп вакыт та калмады, тагын аерылышу, хушлашу...  Юлия апа күпер өстенә менгәч, зур зәңгәр күзләрен безгә тутырып карады да, матур аяклары белән бик каты гына басып:

-Сез минем гаиләм, татар кызы булып беттем сезнең белән, мин барыгызга да рәхмәтлемен, бәлки, әниемне дә алып килеп булыр әле, Рәҗәп килеп алыр безне, бергәләп кайтырбыз! - диде дә. йөгереп төшеп китте.

-Озатмагыз, яме, мин килермен!- дип кычкырды. Ул күз яшьләрен безгә күрсәтмәскә тырышып, йөрәге белән өзгәләнеп елый иде. Без тавыш-тынсыз гына аның артыннан атладык. Ничек кайтып җитәр,  дип борчылдык. Юлия апа безне тагын бер кат кысып кочаклады да, вагонга менеп китте. Вагон ишегеннән безгә елмаерга тырышса да,  бер агарып, бер кызарып китүе чалынды. Барыбызга да күңелсез һәм авыр иде. Яңадан очрашып булырмы, юкмы? Гаилә таркалды, гөрләп торган ишек алды бушлыкка чумды, минем үлеп яраткан кешеләремнең җанлы сыннары, шаярып көлүләре, ихатада караңгы төшкәнче кич утырулар юкка чыкты.

Бүген хәтта миңа капканы ачып керү дә куркыныч булып китте. Ишек алдында тибрәнеп үсеп утырган август чәчәкләре башларын иеп яшьләрен коя кебек тоелды. Менә сиңа тормыш! Әле ярый, әнкәйнең песие бар, миңа йөгереп каршы чыгып аягыма уралды. Юлия апаны да бик ярата иде бит. Әнкәйгә Юлия апаның Сахалинга китүен әйтмәскә булдык, укырга җибәрделәр,  дип кенә аңлаттык, чөнки ул бик нык борчылачак, әле дә көчкә тын алып ята. Юлия ападан тилмереп хәбәр көтәбез. Бүген Хаят апа да килеп китте. Рәүф абыйдан да күптәннән хәбәр юк икән. Хаят апаның йөзенә карасаң, еламау мөмкин түгел, ябыгып битләре кара-сары булган, күзләре төпкә баткан. Бигрәк нык хәсрәтләнә шул. Әни күңеле үзе генә белә, барысына түзеп үзенә җыеп йота белә. Озакка сузылган вакыттан соң Рәҗәп абыйдан хат килде, шатлыкның иге-чиге булмады, сөенечтән апамнар елашып та алдылар. Икенче көнне, әнкәй хатны сорап алып хәлсез куллары белән бите өстенә куйды, кулы белән ымлап мине чакырып алды, нык итеп, бөтен көченә кулымны кысты. Хат өстенә әнкәемнең ике бөртек соңгы күз яше мөлдерәп тамды. Мин: “Әнкәй, әнкәй!”- дип өзгәләнсәм дә, ул инде ишетми иде. Ул мәңгелек йокыга китте... Әнкәйне озаткач, әллә нинди уйлар  башыма менде. Бу вакытлыча гына дөньның шул тиклем тузуыдыр. Югалтулар, якыннарыңнан ялгыз калу – коточкыч хәл икән.  “Исәннәр кайтыр!” – капка төбендә шаулап үсеп утырган сирень агачлары миңа шулай һәр көн иртә-кич әйтә кебек иде.

Миңа килгәндә, Армия сафына да, дәхшәтле сугышка да яраксыз, урамда бер өйләнмәгән, буйдак ир-егет булып калдым. Хәрби хезмәткә алмадылар, чөнки җитди  сәбәп булып, тумыштан билгеле бер диагнозым бар иде. Шуңа күрә  миңа военкоматтан ак билетны кулыма тоттырып кайтарып җибәрделәр. Үз ишләрем белән сугышка барырга теләгем зур иде,  сорап йөрсәм дә, рөхсәт булмады. Язмышым шундыйдыр, алда ниләр язгандыр. Бары шул капкадан чыгып киткән якыннарны көтәсе дә, көтәсе генә кала.

 Бик борчылып, ах аллага төшкәннән соң, Юлия ападан хат алдык. Ул үзенең юлда бик интегеп, Сахалинга  озаклап кайтуын, юлда салкын тидереп чирләвен, әле дә терелеп бетмәве, үпкәсенә салкынның бик зарар китерүе, ике ай больницада ятуы хакында язган иде. Рәҗәп абыйдан хат юклыгы, үзенең барысы өчен дә өзгәләнүе, әнисенең дә чирләп китүе хакында иде хаты. Мин тирән уйга чумдым. Нәрсә эшли алам соң мин? Их, аралар якын булса, Юлия апага да, әнисенә дә кулымнан килгәнчә ярдәм итәр идем дияргә генә кала. Шундый күңелсез уйларга бирелеп, күпер өстендә өлтерәп басып торам.

Күп кенә вагоннар таккан поезд килеп туктады, ул тиклем халык та күп түгел, тәрәзә аша солдатлар дәшәләр, нидер сорыйлар. Әнә ике яралы солдатны төшерделәр. Кемнәр булыр икән инде? Тагын ныклабрак карасам, вагоннар рәтеннән чәче-башы тузган, яулыксыз, өстендәге киеме өзгәләнеп беткән бер хатын (Хаят апа ич бу!) кемгәдер эндәшә, кычкыра, йөгерә-йөгерә сораша:

-Сезнең арада Рәүф исемле егет юкмы? Скрипкада уйный торган кеше - ул минем улым, Рәүф!- дип эндәшә. Ахырда ул нәрсәгәдер сөртенеп, абынып егылды, үзе һаман “Рәүф, Рәүф!”- дип тәкрарлый һәм елый. Мин бик зур җитезлек белән ярдәмгә ашыктым, үзебезгә алып кайтып тынычландырып өйләренә илтеп куйдым. Менә шулай ходай тәгалә язганнар акрынлап үтә торды. Кайчан гына бу явыз сугышны авызлыклап туктатып булыр икән? Дөньялар тынып, киткәннәр кайтып, тормыш икенчегә әйләнеп, яңача яшәү башланырмы икән? Хаят апаны илтеп кайтканда менә шуларны уйлап, ир-ат булсам да, йөрәгем әрнеп, өзгәләнеп кайттым. Сабырланырга, көтәргә кирәк, түзәргә, бирешмәскә. Фашистны кәһарләп кенә җиңеп булмый. Өйдә төнге тынлык. Мин һәрбер кыштырдауга колак салып, бер ялгызым утырам. Элек безнең капка ябылмый торган иде. Заит авылыннан базарга ит, май, сөт сатарга әткәй белән әнкәйнең дуслары килә, гапләшеп утыралар, бик күңелле була торган иде. Күрше-тирәләр йомыш табып керә иделәр. Хәзер кайда барсаң да, бөтен халык телендә сүз шул сугыш инде. Кем хәбәрсез югалган, үлгән, юк үлмәгән, күрәзәгә барганнар, тегесе алдашып булса да, исән, дигән. Кыш та бик салкын килде. Тәрәзәләр туң, урам күренми, утыны да бетеп бара, халык рәшәткә, коймаларын сүтеп яга башладылар, өс киемнәре дә өзгәләнеп бетеп бара. Әллә нинди чит-ят кешеләр күренә урамда, качып йөрүче бәндәләрдер инде, биге булмаса, капкаларга терәү булса да бастырып куябыз. Төнлә ишек, тәрәз шакып йөрүчеләр бар, йә акча, йә ипи сорыйлар, тынычлык юк.

- Сугыш бетә икән! – дигән сүзләр дә йөри, Рәҗәп абыйдан да хат юк, уйланулар бөтен гәүдәмне баса, үзләре дә күренмиләр, военкомат аша да сорашып, белешеп торабыз, әлегә җылы хәбәр алалмыйбыз.

Март кояшы тәрәзәгә карап елмая, матур итеп таңнар ата. Һәрбер яңа көн, нинди дә булса яхшы хәбәр, яңалык бүләк итәр төсле, күңел көтә, кайтырлар, җыелышырбыз, дигән өмет күз алдында аларга юл сала. Капыл гына карауга тәрәзә каршысында почта таратучының безгә карап елмаеп торганны күреп атылып чыктым. Ул миңа хат сузды. Хат Юлия ападан ич, мин үсмер малайларча шатлыгымнан, рәхмәт әйтергә дә, онытып, апамнарга сыздым. Сөенеп, җен кебек өертеп, тизрәк хатны апамнарга укырга исәбем. Хатта мине күккә чөйгән юллар да бар иде: “Без ярты гына көнгә булса да, Рәҗәп белән очраштык, ул бик җаваплы эш белән, берничә состав солдатлар алып, зур операцияга китте!” –дигән. Димәк Рәҗәп абый исән! Куанычның иге-чиге юк иде. Аякларым җиргә тими йөгерә-атлый өйгә чаптым. Шул мәлдә миңа озакламый барысы да җыелышып кайтып керерләр төсле тоелды. Рәүф абый да, барыбыз да шул ишек алдында, өстәл тирәли күргән-белгәннәрне гапләшеп утырырбыз төсле. Дулкынланып тирләп пештем. Хат ташучы Фәнүзәнең миңа карап елмаеп торуы күз алдымнан китми аптыратты. Мин  үз-үземә: ”Нинди матур икән бит, Фәнүзә, син. Рәхмәт әйтергә дә оныттым.”- дип куйдым. Менә тагын капка ачылды, кем икән? Карарга өлгермәдем, борчулы кыяфәттә елый-елый Гәүһәр апа күренде.  

-И апаем, әнкәй үлеп китте бит, йөрәге чыдамады Рәүф абыйны көтеп, - дип мине кочаклап алды. Аллаһы Тәгаләнең көтелмәгән, күңелеңә килмәгән эшләре күп шул ул. Хаят апаны да әнкәйдән ерак түгел җирләп куйдык. Кулдан килгәнчә барыбыз бергә  ярдәмләшеп башкардык. Кабер казырга ир-атлары да юк бит, бетеп бара, карт-коры, сугыштан гарип булып кайткан кешеләр генә. Тагын әзәйдек, әле генә шатлансак, шунда ук кайгырып көяләндек. Ни хәл итәсең? Сабырланырга, җаныңа ничек тә булса  азык табып, юанып яшәргә кала. Дилбегәңне кысыбрак буып, штаныңны күтәребрәк куярга туры килә. Шулай кирәк!

Язлар килде,  ташу вакытлары җитте. Быел әткәй утырткан алмагач башындагы сыерчык оясына карлыгачлар оялады, гөрләшеп  көне буе нидер ташыйлар, авызлары буш кайтмый. Бик күп күгәрченнәр ияләште, үзем ашамасам да түзәм, юк-бар ипи кисәкләрен аларга бирәм. Миңа ияләшеп беттеләр, гөр-гөр килеп миңа нидер сөйлиләр. И Ходаем, шуңа да сөенәм, мин дә аларга үземнең төшемне, теләкләремне белдерәм. Тынычланып калам.

 

Лена Мөхәмәтова.

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас