Все новости
Литература
5 Марта , 12:00

Маңгаеңа ни язылган

(Тормыш үзе язган хикәя) -Апа, Гөлия суга баткан, эзлиләр! – дип кычкырды энем Илмир, керә -керешкә. Мин бакчада нидер эшләп йөри идем, эшемне ташлап, аның артыннан йөгердем. Күл буе тулы халык, ир-егетләр бер-бер артлы суга сикерә. Эзлиләр! Җыелган халыкның күзләрендә курку, көтү, өмет... Ләкин бу инде саламга ябышу кебек кенә, чөнки вакыт искиткеч тиз тәгәри.

Маңгаеңа ни язылган
Маңгаеңа ни язылган
-Апа, Гөлия суга баткан, эзлиләр! – дип кычкырды энем Илмир, керә -керешкә. Мин бакчада нидер эшләп йөри идем, эшемне ташлап, аның артыннан йөгердем. Күл буе тулы халык, ир-егетләр бер-бер артлы суга сикерә. Эзлиләр! Җыелган халыкның күзләрендә курку, көтү, өмет... Ләкин бу инде саламга ябышу кебек кенә, чөнки вакыт искиткеч тиз тәгәри. Су астындагы кешене алты минутлап вакыт эчендә коткармасаң, үпкәсенә су тулып, ул үләчәк. Моны яхшы аңлыйбыз барыбыз да.
Ярдагы халык ишәйгәннән-ишәя бара, шәфкать туташы да әзер тора, су астына чуму хезмәткәрләре дә килеп җитте әнә. Байтак вакыт узды. Бер мәлне күл янындагы киеренкелекне тагын да көчәйтеп, сыер савучылар төялгән машина яр буена ук килеп туктады, алар берәм-берәм сикерешеп төшә башладылар. Араларында Гөлиянең әнисе Зөхрә апа да бар. Ул инде ишеткән, сулуы капкан, җан-фәрман суга ташланырга тырыша.
-Кызым, Гөлиям, син кайда? - дип ачыргаланып баласын чакыра күзләре тиле кешенекедәй зур булып ачылган, чәче-башы тузган ана кеше. Кемдер аны тынычландырырга азаплана, иңнәреннән коча. Ләкин бу инде алай тиз генә аңыңа китерә торган халәт түгел.Үтә кызганыч хәл, ирексездән барыбызның күзебезгә яшьләр тыгыла...
Караңгы төшкәнче дәвам итте күрше кызыбызны күл төбеннән эзләү. Аңа бары 11-12 генә яшь, 5нче классны тәмамлаган гына иде әле. Без, туганнар, күршеләр, ул төнне керфек тә какмый кайгырышып, бу хәлне тикшереп, шаһитлар белән сөйләшеп чыктык. Барыбыз да алар капка төбеннән таралыша алмадык.
- Ник кергәннәр соң алар эчкә, йөзә дә белмәгәч?
- Кем гаепле соң сабый үлемендә? – дигән сорауларга җавап табалмыйбыз.
 
Соңгы минутларда янында булган кызлар сорауга җавап бирәлмиләр, бар да көчле стресс кичергән. Юньләп берни аңлаталмыйлар, елый башлыйлар, качалар. Ул заманда тирә-якта психолог-фәлән бармыни инде? Хәер, күпме генә бәргәләнмә, соң инде! Гөлияне кайтарып булмаячак...
Иртән иртүк көтү китү белән курка-курка күл буена ашыктык. Ул әлләни зур түгел безнең. Бүген ул каракучкылланып, тын гына җәйрәп ята. Су өстендә бер генә дулкын да юк. Гаебен таныган кеше сыман артык тыныч тоела ул миңа. Суның чак кына өстендә өрфиядәй томан пәрдәсе эленгән. Кояш нурлары күренү белән ул пәрдә эреп юкка чыкты. Ә кояш исә: “Минем сездә, кешеләрдә, эшем юк”, - дигәндәй, иренеп кенә биеккә күтәрелә. Ләкин безнең өчен дөньяның бер яме дә калмаган төсле тоела. Йөрәккә таш басып куйдылармыни – барыбызга да чиксез кыен. Уйлар, сөйләшүләр гел бер тирәдә кайный...
Бу күлдә электән үк кеше күп батып үлгәне турында сөйләгәннәре бар. Төпсез микән, дигән сүз дә йөри. Чындырмы-ялгандырмы, кайчандыр анда батып үлгән бер кыз гәүдәсе күрше авыл күленнән калкып чыккан. Су асты елгалары бар ди, имеш. “Күл үзенә йота”, - дигәнне дә ишеткән бар. Аргы – бер урам ындырлары ягында суы аеруча тирән диләр, ул якта бөтенләй йөзеп караган кеше юк. Ә бу ягында һәрчак бала-чага су коена, көзгә хәтле каз-үрдәк чума, вак балык чүпли иде.
Коткаручы хезмәткәрләр инде эшләрен башлап җибәргән. Ул да булмады, гәүдәне ярга чыгарып салдылар. Таптылар! Тагын елаш китте... Мин кечкенәдән үлектән бик курыктым, шуңа да барыннан да аерылып, кайтып китәсе итәм.
Миңа ул вакытта 19 яшь, башкалада университетта укыйм, җәен каникулда, авылда. Тавык чүпләп бетмәслек эш. Иртәннән кичкә кадәр вак-төяк мәшәкать белән үтә вакыты авыл кешесенең.
... Һәлакәть буласы көнне, кичкә каршы, су җылытып, бакчада кер юарга исәпләдем. Аннан әле түтәлләргә су сибәсе, көтү каршылыйсы бар. Әни - колхоз эшендә. Фермада сыер сава иде ул чакта күбебезнең әниләре.
Капкадан бер көтү кызлар килеп керде.
-Әһә, Әнисә тагын эш белән мәшгуль, - ди кайсыдыр минем турыда.
- Әйдә, бераз ял иткәннән берни булмас, тиз генә су коенып кайтабыз, көтү кайтканчы,- ди икенчесе.
-Юк инде, алдый алмассыз! Минем эш бик күп бүген, кызлар, аннан беләсез ич, мин су керергә бер дә яратмыйм.
Чынлап та, туганнан алып хәзергәчә су коенуны җенем сөйми. Куркам! Буада бер малай ахирәтем белән икебезне салга утыртып, аны кинәт кенә әйләндереп җибәрде. Батып үлә яздым. Шуннан соң 
бар бала-чага күлдә, елгада рәхәтләнеп су коенганда мин бармый кала килдем. Әле дә шулай.
...Сөйләүләре буенча, 4 кыз күлгә кергәннәр. 3 яшьлеген яр буенда күлмәкләре өстенә утыртып куйганнар.
-Зәйфә, шушында гына утыр, безнең арттан кермә, яме,- дигәннәр апалары.Үзләре кулга-кул тотынышканнар да, эчкә атлаганнар. Нигә? Нәрсә күрәселәре килеп? Араларында Гөлия – иң кечесе. Су муенына хәтле җиткәч, 21 яшьлек күрше кызы Фәнзилә аны аркасына кочтырган. Ә атлаулары һаман атлау! Нигә араларында берәү дә эчкә керүне туктатмаган?
 
...Куркыныч минут саен арта гына барган. Бер мәлдә Гөлия теге кызның аркасын канга батырганчы тырнап, суга төшеп китә. Аны тартып алам дигәндә генә тегесе дә бата башлый. Чоңгыл кебек җир булгандыр инде, күрәсең. Фәнзилә тырмашып чыккан. Ә Гөлия бер батып, бер калыккан да, яңадан төшеп югалган. “Коткарыгыз!” дип кычкыра да алмаган бахырың. Хәер, бу чакны ярда беркем дә булмаган, юлдан да беркем үтмәгән шул. Гөлиянең гомер таңы киселергә сәбәп булгандыр...
Курыкканнар, өстерәп чыгара алмаганнар. Араларында яхшы йөзүче дә булмаган. Суга кергәнче, йөзәргә өйрән дә бит! Каушаганнар, югалып калганнар... Минем энекәш белән аның дусты Зәбир берничә минуттан соң гына күл борылышыннан пәйда булган. Чыр-чуны ишетеп, йөгерешеп барганнар да, суга чума башлаганнар. Әкренләп, тагын берничә малай да аларга кушылган. Ләкин...
Бу хакта аларны да, шаһит булган кызларны да кабат-кабат сөйләттек. Гаепләү дә булды, кычкырышу, күз яшьләре... Судка биреп булмый. Хәтта милиция хезмәткәрләре тикшергәнне дә хәтерләмим. Юктыр. Әлеге заман булса, класс җитәкчесеннән сорау ала башларлар иде. Белүемчә, хәзер бит ялмы, каникул чорымы, укытучыны гаепли башлыйлар. Ә монда...,ул заманда... Юктыр!
Ул көннәрдә күргәннәр кино кадрлары кебек һаман да аерым-ачык истә.
Күршеләрем гаиләләре белән мине дә бу үлемечле хәлдә гаепле санады. Хәтта мин үземне-үзем дә эттән алып эткә салып битәрләгәнем исемдә әле. Турыдан-туры гаепле булмый кеше кайчак ниндидер бер җинаять эшендә. Әгәр урау-урау юлларны, катнашкан һәм янында булган кешеләрне берәмтекләп тикшерә башласаң, хакыйкать тулысы белән ачыла.
- Эх, Әнисә, нигә алар белән бергә күл буена төшмәдең син? – диде Зөхрә апа, ачыргаланып.- Син араларында булсаң, мондый хәлгә юл куймас идең. Сине һичшиксез тыңларлар иде.
Шул чакта оятымнан җир убылса, төшеп китәр идем, валлаһи! Билгеле, туктаткан булыр идем андый башбаштаклыкны.
Ә шулай да бу мәлдә мин Зөхрә апаның кичерешләрен аңлап та бетермәгәнмендер әле. Кем белә нәрсә буласын? Эх, дибез кайчак, үкенәбез. Ләкин маңгаеңа ни язылган бит...Тугач та бердәнбер кызым фәрештә сыман теге дөньяга очып киткәндә, кече улымны үлем тырнагыннан көч-хәл белән йолып алганда гына аңладым мин мондый кайгының нинди тирәнлектә икәнен. Барын да җиңеп, кичереп була. Әмма үлем, бигрәк тә үз балаң үлеме кадәр олырак кайгы юктыр дөнья йөзендә!
...Фаҗигә булырга атна гына элек без Гөлия белән җиләккә бардык. Икәүдән-икәү генә. Тау буйларын аркылы-буй урадык, җиләк юк кына бит. Сөйләшеп йөри торгач, ерак кына урманга барып чыктык.
-Әйдә, эчкәрәк кереп карыйк әле, Әнисә апа, җиләксез өйгә кайтасы килми бит, - диде юлдашым. Ирексездән аңа иярдем.
-Юк. Куркыныч, - диясе дә бит. Ул як урманнар безнең егермешәр чакрым ераклыктагы башка район авылларына барып тоташа. Нинди генә агачлар үсми анда: сылу каеннар, солдатлардай төз имәннәр, очлары күкне айкаган нарат-чыршылар, йомшак кәүсәле усаклар. Алар арасында куе булып абагалар агачлар белән ярышырга тырышкандай биек булып үсә. Ләкин зур-зур ачык аланнар да килеп чыга. Нинди генә чагу төсләр юк ул аланнарда. Чәчәкләр бар да ачык, янып торган төстә! Тик без эзләгән кызыл җиләк булмаса да булмас икән. Яшеле дә ярап торыр иде әле! Кайбер елны тау битләүләрендә дә, аланнарда, чокырларда да булмый җиләк. Чәчкә атканда бик каты суыклар була да, барын да бәреп-сугып бетерә. Алай да, ниндидер мөгҗизага ышанып, һаман йөрибез, сөйләшәбез, утырып ял да итәбез. Үзебез белән алган икмәк һәм су белән тамак ялгап алабыз.
-Әнисә апа, ә син кайчан Уфага китәсең? – дип сорый Гөлия.
-Ии, үскәнем, 
әле каникул бетәргә айдан артык вакыт бар бит әле, - димен сак кына, ник соравын аңламыйча. – Бер 4-5 көн генә элегрәк китәм димен югыйсә. Тулай торакта бүлмәм югалмасын димен инде.
-Минем шул кадәр шәһәр күрәсем килә, алып барасыңмы мине? – дип сорый кызыкай. – Минем дә үскәч, син укыган җирдә укыйсым килә.
-Уйларбыз әле. Әти-әниең ни әйтә бит, - димен.
Үзем аңа Уфа турында, ничек укуыбыз, Салават Юлаев һәйкәле янына, кино, театрга еш баруыбыз хакында сөйлим. Ул йотлыгып тыңлый, кызыксына. Келт итеп исемә төшә шул чак: нәкъ аның яшендә килде ич университетка укырга керергә дигән теләк. Кайдан ишетеп белгәнмендер, бәлки, укытучыларым сөйләгәндер?
Шулай йөри торгач, шактый эчкә кергәнбездер, ахры.
-Апа, әллә адаштыкмы соң, һаман авыл күренми? – дип сорый пошынып Гөлия. Озынча ябык гәүдәле, коңгыртрак зур күзле иде ул. Чәчләре карарак, куе, кыска гына итеп киселгән иде кебек. Зур кешеләрдәй җитди фикер йөртә үзе. Кайчак артык күп сораулар биреп аптыратып та бетә.
-Юк, юк, менә бу ешлыкны чыксак, урман бетә, - димен. Үзем эчемнән курыкканымны сиздермим. Мин бит бу як урманны яхшы беләм, шуңа да исемә төшерә-төшерә алга атлыйм. Әле мин кечкенә чакта печән чаба иде әниләр бу тирәдә. Язын-көзен корыган агачлардан чистартып, чыршы утырта я кәтмәнли идек монда олысы-кечесе.
Шулай бер үк җирләрне кабат-кабат урый торгач, агач-куаклар дөньясын ерып чыгып, тау битләвенә килеп чыгабыз. Ә аннан атлавы җиңелрәк инде. Өебезгә җитәргә әле ерак кына. Шунда нык ачыкканыбызны тоябыз. Аякларыбыз бүрәнә сыман, атларга ирек бирми азаплана. Арыганга шулай ул. “Ярый, елан-мазар очрамады. Я төлке-бүре килеп чыккан булса, нишләр идек? Алла саклаган,” – дип уйлыйм үзем куркып.
Җиләк булмагач, кочагыбызга мин яраткан ромашкалар җыйган, мәтрүшкәләр табып, сак кына сындырган идек, арыган кулларга алар да бик авыр сыман тоелды.
 
...Өйгә кайтып кергәндә көн ярыйсы гына кичкә авышкан иде. Әниләр кичке савымга киткән булып чыкты. Алар, безне югалтып, кайгырышканнар икән. Соңыннан бик каты эләкте үзебезгә. Бигрәк тә миңа, инде җитеп беткән кызга. Көн буе бала ияртеп ни эшләп йөргәнмен, имеш тә? Курыкмыйча?
Үлемгә китергән сәбәпләр ачыкланганда безнең бу сәяхәт тә тикшерелмәде түгел, Уфага бару турындагы хыяллары да. Фаҗига буласы көнне Гөлия өч тапкыр магазинны ураган. Күлмәкләрен барган саен алыштырып. Анда якын гына туганнары сатучы булып эшли иде. Ул апага Гөлия гел булышырга төшкән. Бу көнне дә ул анда ярдәмләшеп йөргән. Бөтен сәбәпләр дә кешенең үләр алдыннан йөрәге җилкенүе итеп кабул ителде. Ул бала ярдәмчел, җитез, күндәм булып хәтеребездә уелып калды
 
...Бу хәлләр ярты гасырга якын элек булган булса да, гел хәтергә төшеп, шомландырып тора. Ул күлдә күптән инде беркем су керми. Үрдәк-казлар да йөзеп йөрми хәтта. Курыкканнан түгел, башка сәбәпләр... Әллә замана үзгәрә, әллә без үзебез башкача яшибез бу якты дөньяларда?.
Гөлияне югалтканнан соң Зөхрә апа 3-4 ел гел уйланып йөрде. Кешеләр белән аз сөйләште. Эченә бикләнде. “Кайгы болыт түгел, аны җил белән куып булмый”, - диләр бит. Вакыт узу белән, тормыш итә-итә генә ул бераз тоныклана, тарала төшә.
Алар гаиләсендә тагын бер кыз бала-Дилә дөньяга килде. Ул вакытсыз бакыйлыкка күчкән Гөлия урынын алмады, билгеле. Һәр бала үз бәхете, үз тәүфыйгы белән туа бит. Күршеләрнең 3 кызы да гомер буе әти-әнисенең канатлары булып, үсеп җитте, үзләре дә оя корды, балалар тапты. Аларның дус, бердәм булып, әти-әниләренә һәрчак терәк булып яшәүләренә күңел сөенә генә...
 
Әлфия Шәйхлисламова. Туймазы районы, Кандра авылы.
Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас