Нигә әрни, нигә сыгылып сызлый икән бу йөрәк? Гомер таӊнарыӊ узып, барыр юлларыӊ кыскарып барганга шулаймы? Бәргәләнеп, канәгатьсезлек белдереп, үзеӊнән риза булмау, үз уйларыӊа үзеӊ каршы килү, үткән газаплы елларыӊны кәртче кәрткә салган кебек, уйлап, күз алдына китереп, ялгышлыкларыӊа үкенү һәм үзеӊә һаман да сорау бирүеме? Көтеп алган язларныӊ кызыгын күрмәү, җәйнеӊ үтеп китүен сизмичә матурлыгына хозурлана, соклана белмәү, кайчак шатлыклы тойгыларга бирелеп, сукыр чебен кебек, бәргәләнеп берни күрми, яшеӊ зурайганга юраудыр, бәлки?!
Ләкин бит олы яшеӊә җитү - үзе бер горурлык. Яшәү, балалар, оныклар үстерү, туганнарыӊ белән аралашып яшәү - зур бәхет. Ә инде бүгенге искитмәле матур дөньяда, хисләргә бирелү - җебегәнлек, йомшаклык дип йомгак ясап куяр идем. Тик андый уйлардан арыну бик авыр, кешегә киңәш бирүе генә ансат, йөрәккә боерык биреп булмый, чөнки йөрәк - безнеӊ җаныбыз, ул бездән өстен. Әле менә бүген дә, дөнья бетереп салкын яӊгыр шыбырдап тәрәзәмә бәрә. Минем яраткан рауза, лилия чәчәкләремне нигәдер ачулы кагылып, сындырып, егып бетерде ул.
Ник инде шул тикле пыр туза җил: ул алма агачларымның ботакларын бөгә-сыга, яфракларын ботарлый. Нинди ачуы бар, әле бит июль аеныӊ яртысы гына. Кара, соры болытлар бөтен тирә-якны уратып алган, ничә атна инде барча яшеллек күз яше астында утыра. Шундый чакта бер юатырдай кешең яныңда булмау күңелне кыра, ләкин бу яшеӊдә сыкранып йөрү бик үк шәп эш түгел.
Минем җаныма азык, көч бирә торган, тормышыма ачыклык кертә торган бер генә урын калды, ул җир миӊа гомерем буе бик якын, дөньямныӊ бер кисәге булып тора. Мин әкрен генә үземне белгәннән бирле йөргән, тәпи баскан, мәктәп елларым, яшьлек эзләрем калган, гаиләбезнеӊ истәлеген эчендә саклаган, әле язылмаган тылсымлы хикәя кебек ул - шәһәремнеӊ тимер юлы өсте күпере, халык телендә чуен юлы өсте күпере дә диләр аны. Бу күпердә әле беркем тарафыннан да ачылмаган, исәпсез-хисапсыз тарихи серләр ятадыр кебек.
Әле менә гомер үтеп, еллар сагаеп, син олыгаеп, башка кешегә әйләнгән кебек булсаӊ да, шул күпер күӊелеӊне тартып үзенә чакырып тора. Азга гына булса да шул чорга кайтасы, шул мизгелләрдә яшисе килеп китә. Син яӊарасыӊ, тәнеӊә, билгесез бер җиӊеллек, рәхәтлек алып, шундагы кадерле иӊ якын кешеләреӊ белән очрашып, сөйләшкән кебек буласыӊ. Синеӊ бөтен сереӊне сыйдырып, шәһәремнеӊ күрке булып, горур матурлык өстәп, киткән, кайткан юлчыларны сәламләп, әйдәп, чакырып торган күпер ул!
Әнә ерактан прожекторларын яктыртып тепловоз күренә. Безнеӊ әткәй шушы тимер юлында, вагоннарны карап, тикшереп, тәгәрмәчләрен суккалап, пломбаларын тикшереп озатучы булып эшләде. Бик тә җаваплы эш дип атала иде. Мин бәләкәйдән аныӊ белән шунда кайнашып үстем. Шуӊадыр һәрбер хәрәкәт тере бер истәлек булып калды. Шушы күпердән Рәҗәп абыйны Армия сафына озаткан идек. Ул мине военкоматка барып җиткәнче яныннан җибәрмәде. Әткәй белән әнкәйнеӊ елап озатулары, дусларыныӊ хушлашу кичәләре... Болар бар да бүген генә булган кебек күз алдында тора.
Рәҗәп абый Сахалинда Армия сафында 4 ел хезмәт итте, аныӊ командирыннан әткәй белән әнкәйгә гел мактау хатлары килеп торды.
Ул хатларны кич утырып алмашлап кабат-кабат укыйбыз. Абыебыз белән горурланабыз, солдат көннәренеӊ бетүен санап көтәбез. Рәҗәп абый Армия сафыннан безгә җиӊги, үзенә кәләш итеп, сары бөдрә чәчле, нечкә билле, зәӊгәр күзле Юлия апаны алып кайтты. Аларны менә шул вокзалда, шул күпердә, барлы-юклы гына тормыш булса да, тәртибенә-шартына җиткереп каршы алган идек. Әнкәй мәрхүмә бар йоласына туры китерергә тырышып вокзалга хәтта мендәр дә алып чыккан иде. Әнисә апа, иӊ якын күршебез, бөтен ипи белән бал алып, калганнар чәчкәләр тотып чыкканнар. Килен төшерәбез, безнеӊ милләт кешесе булмаса да... Сахалин кызы абыйны бик ярата торгандыр инде, яратмаса, Рәҗәп абый аны көчләп алып кайта алмас иде. Рәҗәп абый көчле, матур, ул егетләрчә вагоннан Юлия апаны кош баласы шикелле күтәреп мендәргә бастырды. Юлия апаныӊ ап-ак матур тешләрен күрсәтеп көлүе, аягындагы матур, үкчәле ботинкасы – бар да шундый нәфис, үзенә килешле иде. Рәҗәп абый аны күпер баскычларыннан күтәреп мендерде. Нинди бәхетле иде алар! Көчле матур яшь чак: киләчәккә өметләр баглана, ә алларында иксез-чиксез гомер сузылып ята, күкрәкләрендә дәрт ташып тора.
Без урам башына кергәндә, абыйныӊ җан дусты Рәүф абый халкыбызныӊ иӊ матур көйләрен өздереп скрипкада уйный. Капка төбе тулы шыгырым халык! Без капкага якынаю белән Рәүф абый искиткеч матур бию көе, Чабата көен суздырып җибәрде, һәм бар да биергә төшеп киттеләр. Юлия җиӊгинеӊ соклануыныӊ иге-чиге юк иде, ул үсмер балалар кебек кулларын чәбәкәйләде. Күрше-тирә бөтенесе күчтәнәч белән килгәннәр. Менә кайда иде ул шатлану, киӊ күӊеллелек, юмартлык, татулык... Ул сәгатьләрдә, ул көннәрдә безнеӊ иске генә өебез урамнан үткән кешегә, бик тә матур, серле, бай йорт кебек күренгәндер, чөнки узып барган кешеләр тукталып, берәрсе чыкмасмы икән дип карап басып тора иделәр. Ә инде йорт-кура тирәсендәге тәртипне сөйләп бетергесез: бер генә чүп тә, артык чиләк тә күренми, апамнар ялт иттереп җыештырып куйганнар. Ишек төбендәге баганага әнкәйнеӊ элеп куйган ак чигүле киндер сөлгесе гел кунак көткәндәй елмаеп чакырып тора кебек.
Гади кешеләрнеӊ тормыш-көнкүреше менә шулай җайга салынып, күпер башыннан менеп, күпер очыннан төшеп башланып китте. Рәҗәп абый белән Рәүф абый икесе дә бергә заводка кранлы машина йөртергә эшкә урнаштылар, ә Юлия җиңги мәктәпкә рус теле укытучысы булып тәгаенләнде. Барысы да урынында иде. Барыбыз дус һәм тату, гаилә җылылыгы тоеп, уртак тел табып ящәдек.
Юлия җиңгине укытучылар мәктәптә нык үз иттеләр, балалар да яраттылар. Аны яратмау мөмкин түгел ич, бер шаркылдап көлүе генә ни тора! Бер эш эшли башласак, аптырап тормый: «Раз, два, быстро, тиз генә киттек!» - дип куя. Татар телен дә шунда ук үзләштерә башлады. Әллә инде үзенеӊ әнисе бик еракта - Сахалинда калгангамы, безнеӊ әнкәй өчен үлеп тора. Әнкәй, әлбәттә, оныгы булуын, аны кулына алып үзе исән чакта, нәнәйләрчә иркәләп сөясе килүен бәреп кенә әйтмәсә дә, бу сизелеп-тоелып тора иде. Рәҗәп абый исә бу бәхетне күптәннән көтеп йөрсә дә, безгә белдермәде, әлегә ходайныӊ андый бүләге күренмәде.
Менә шулай күзеӊне йомып күпме еллар узганын башыӊа китерсәӊ, күп кебек, сизелми дә хәтсез еллар узып киткән икән. Дөнья йөзенеӊ уйлап башка килмәслек вакыйгалары, бәндәләрнеӊ язмышлары көтелмәгәндә-уйламаганда килеп туа.
...Кешелек дөньясыныӊ йөзенә камчы, аркасына кара дуга кидереп, дәхшәтле фашист сугыш башлады. Бар дөнья кинәт кенә тукталып калган кебек тоелды, җир йөзенә көтелмәгән сораулы караш тудырды.
Шушы ук вокзалда, тимер юлыннан эшелоннар чапкан, елау, кайнашу тулган мәхшәр көннәр һәм еллар иде. Халкым киләчәгенең богазына баскан, өметен өертеп алып киткән сугыш, караӊгы пәрдә булып бөтен ил өстен каплады.
Көненә станция аша бик күп тоз, күмер, иген төягән вагоннар, эшелон-эшелон солдатлар үтә. Халык аларга, кемдә нинди ризык бар, шуны алып чыга, кемнедер эзлиләр, сораша иделәр. Тиз генә фашистны җиӊәбез дигән сугыш ничә елларга сузылды! Рәҗәп абый белән Юлия җиӊгине озакламый аерылышу буласын сизеп торганнарын читтән генә карап торсаӊ да, аӊлап була иде. Аларныӊ үзләренә генә хас мәхәббәте, җылы күз карашы белән аӊлашып сөйләшүләре, барча уратып алган мәшәкатьләрдән дә көчлерәк иде. Сөйләшүләр өйдә өстәл артында да, урамда да шул каһәрле сугыш хакында гына булды.
Иӊ беренче булып чакыру кәгазе Рәүф абыйга килде, чөнки ул Рәҗәп абыйдан бер-ике яшькә олырак, өйләнмәгән, бәлки, шуӊа күрәдер. Рәүф абый ул туган абыем кебек миңа якын. Нинди сәбәп булгандыр, мин аӊа нык ияләшкән идем, яратып үстем. Бик тә ягымлы, йомшак кына сөйли, күп белә, күп укый, нәрсәгә тотынса да, кулында эш уйнап тора. Барысын да сөйләп тә бетми, скрипкада кайчан, кайда өйрәнгәнен дә белми калдык. Ул үзенеӊ әтисен хәтерләми, алар әнисе Хаят апа, апасы Гәүһәр белән өчәүләп дөнья көттеләр. Хаят апа әнкәйдән яшьрәк булса да, ул аның ахирәте. Рәүф абый яшьли ялгыз калып, ике баланы карап аякка бастырган Хаят апаныӊ күз карасы булып үсте. Аны сугышка озату мәшәкате Хаят апа өчен генә түгел, безнеӊ гаилә өчен дә бик авыр һәм мөһим иде. Ни хәл итәсеӊ бит, илеӊне саклау, халкыӊны, җиреӊне яклау - ир-егетнеӊ мәҗбүри бөек эше. Рәүф абыйны юлга Хаят апа белән әнкәй бергәләп әзерләделәр. Авыр иде барыбызга да! Рәүф абый әнисенә алдан ук әйтеп куйды: еламаска, аныӊ исән-имин кайтуына ышанып яшәргә. Шул күпер аша үтеп, шул вокзалда озаттык. Ул миӊа китәр алдыннан серле итеп кенә карады да, чакырып алып:
-Син, Мәрдән туганым, хәзер үзегезнеӊ өйдә дә, безнеӊ гаиләдә дә җаваплы булып каласыӊ, әнкәй олыгаеп бара, кулыӊнан килгәнчә, булдыра алганча ташлама, - дип скрипкасын сузды . - Өйрәнә алсаӊ, өйрән, энем, әмма минем скрипканы сакла! – дип аркамнан сөйде.
Шундый кадерле әйберне мин төшереп җибәрүдән куркып күкрәгемә кыстым, аныӊ күзләренә туп-туры карап, вәгъдә-иман икәнен аӊлаттым. Хаят апа төсләре бетеп, еламаска тырышып катып калды.
- Озакламый мине дә алырлар инде, дускай, бәлки, әле кем белә, анда да бергә булырбыз! – диде Рәҗәп абый Рәүф абыйга, кулларын аның иңнәренә салып. Алар ир-егетләрчә аерылыштылар. Томан эчендә сүзсез генә, Рәҗәпне ничек озатырмын дип, моны күз алдына да китерә алмаган Юлия апа, Рәүф абыйны кочаклап, көч-хәл белән үзенеӊ теләкләрен әйтте:
-Рауф, ты должен вернуться героем и с Победой! - диде. Ул беркемгә дә күрсәтмәскә тырышып эчтән генә елый иде.
Рәүф абыйныӊ апасы исә, бирешмәскә тырышып:
-Кайгырма, туганым, әле без бит әнкәй белән икәүбез, бәлки, тиз генә әйләнеп тә кайтырсыӊ әле!- дип, кочаклады. Гәүһәр апаныӊ ябык, нечкә гәүдәсе, энесе киткәнгә хәсрәтләнеп калтырап тора иде. Хаят апа поездга утыртулар башлангач, исенә килгән кешедәй капыл Рәүф абыйны бәләкәй баланы кочагына алган шикелле итте, битләреннән, күзләреннән үпте:
-Балам, алдыӊны-артыӊны карабрак йөре, син бит анда бер ялгызыӊ, менә бу догалыкны эчке кесәӊә сал әле! – дип учына салды.
Авыр иде. Дөнья яӊгыратып, кычкыртып килгән поезд абыйларны бездән, туган якларыннан аерып, әллә кайда, күз күреме җитмәслек җиргә алып китте. Бүген генә кавышкан сөйгән ярлар, сөелеп ярата да алалмыйча һәм өй тулы баласы калган әтиләр туган җирләреннән ут өермәсенә киттеләр! Озаккамы очрашулар - билгесез иде! Без әле поезд кузгалып киткәч тә, алда тагын озатулар, аерылышулар барлыгына борчылып бик озак басып тордык. Дустын озаткач, Рәҗәп абый бигрәк тә җитдиләнеп китте, күбрәк ихатада, абзар-кура тирәсендә тегесен-монысын рәткә салып йөрде. Юлия апа аныӊ яныннан бер минутка да китмәде. Кичләрен алар су буена төшә, яратышып сүзләре бетми, берничек аерылыша алмый иделәр.Үзләренә генә билгеле булган серләре, кайнар хисләре турында сөйләп бетерерлек түгел иде. Без аларга комачауламаска тырыштык. Сугыш афәте кагылмаган бер генә капка да калмагандыр. Балаӊнан аерылу, гомернеӊ аллаһы тагалә кулында булуы, әллә күрешербез, әллә юк дигән коточкыч уйлардан куркыныпмы, әнкәй дә каты авырып, урын өстенә ауды.
Озак вакытлар көтәргә туры килмәде, Рәҗәп абыйга да чакыру кагәзе килде. Аларныӊ бу хәбәрне ничек кабул итүләре билгеле иде инде. Әлбәттә, алар аӊа әзер дә иде бугай. Аны озатырга бик күп халык җыелды: күрше-тирә, туганнар, аргы урамнан абыйныӊ яшьтәшләре, Юлия апаныӊ хезмәттәшләре, Гәүһәр апа, Хаят апа һәм дә яшьләр. Шулай ук вокзалда да халык тамаша кебек күп, абыемның яшьтәшләре күрше авыллардан да, китүче һәм озатучылар хәтсез иде. Әнкәй мескенкәем урыныннан торырга тырышты, борын буйларыннан эре яшь бөртекләре тәгәрәп төште, ул ике-өч кенә сүз әйтә алды:
-Күрешә алмасак, бәбкәм, бәхил бул, дөнья хәлләрен белеп булмый, сакланыбрак йөрергә тырыш, балам, сакланганны аллаһы тәгалә саклармын дигән әйтем бар бит, - дип Рәҗәп абыйныӊ куе матур кара бөдрә чәчләреннән, аркасыннан хәлсез куллары белән сөеп, сыпырып алды, кул яулыгы белән күз яшьләрен сөртте.
Лена Мөхәмәтова.