Икенче көнне Камил барлык эшләрен ташлап, монысы иң мөһиме дип хатынын табибка алып китте. Бүген аларга җир шары әйләнгән кебек булды, аның Алиясе әни булачак. Камилнең бу яңалыкны биек тау башына менеп бөтен галәмгә кычкырасы килде. Табибтан чыгу белән мәчеткә барып, догалар укытып хәер биреп чыктылар. Шул көннән соң Алия мандаринны ашау түгел, ул аңа башкача карый да алмады. Әтисе белән әнисенең соңгы арада кәефләре бик яхшы икәнен кечкенә Камилә дә сизә, тик эшнең нәрсәдә икәнен генә төшенеп бетми. Һәр нәрсәнең үз вакыты булган кебек, биш ай үтүгә, Камиләгә дә аңлатыр вакыт килеп җитте.
Бүген ул әнисенең зурая башлаган эченә озак кына карап торды да:
— Әни, син нәлсә асадың, монда нәлсә бал? — дип әнисенең эчен тотып карады.
— Кызым, минем эчемдә бәләкәй бәбәй бар, тиздән без аны алып кайтабыз.
— Бәбәйне алып кайткас, мине бүтән ялатмыйсызмы? — диде ул иреннәрен турсайтып.
— Юк инде, кызым, аны да яратабыз, сине дә яратабыз, — дип Алия кызын кочаклап, иркәләп сөеп куйды.
Җәйгә чыккач ул күбрәк яшелчә, җимеш ашады.
Алия үзен тыныч тотарга тырышты, юк-барга дулкынланмады, УЗИга да артыгын бармыйм, я балага зыяны булыр, кемне Ходай бирсә дә, мин риза, — диде ул. Бәбине алып кайтыр көннәр җитеп килә, Алияне инде яше дә баргач алданрак салып куйдылар. Камилә белән булырга бу юлы Җәмилә апа килде.
Җәйнең нәкъ уртасында унбишенче июль көнне Алия белән Камилнең мәхәббәт җимешләре дөньяга аваз салды, тагын бер кыз, исеме дә бик тиз табылды, Кәримә булды монысы. Икенче көнне генә көч-хәл белән торып Алия сабыйлар яткан якка чыгып тәрәзә аша карап торды да хәйран калды.
— Болар бит бар да бер төсле, бутап бетермиләр микән? Минеке кайсы микән? Әнә теге өченчесе бигрәк матур, ләкин ул бик зур күренә, шулай үрелә-үрелә үзенекен табарга тырышып торганда, аның янына олы гына яшьтә бер шәфкать туташы килеп басты:
— Нәрсә, балам, үзеңнекен эзлисеңме, тапмыйсыңмы?
— И, апа, җаным, бу балалар буталмыйлармы соң, бигрәк бит, бар да бер төсле.
— Курыкма, балам, аларның өсләрендә дә, кулларында да, сезнең фамилия язылган биркалары бар.
— Ә әнә теге өченче булып яткан ул нишләп зур күренә?
— И ул, кызым, — диде дә шәфкать туташы, тагын дәвам итте, — бер айлык инде ул бала, аны әнисе ташлап чыгып китте шул, әйе, балам, бу бала бигрәк матур кыз бала ул.
Алиянең тәннәре чымырдап куйды һәм шул чак Камиләне беренче күргән көне, аның подъездда сумкада елап ятканы исенә төште. Я Аллам, ничек шулай... Ничек инде ташлап китәләр, бу бит башка сыя торган әйбер түгел. Шул көнне Алиягә кызын имезергә китерделәр. Ул күзләренә мөлдерәмә тулган яшьләре аша Ходайга рәхмәт укый-укый, кызын имезде, бу рәхәт мизгелләрне дөньядагы бер нәрсә белән дә алыштырып булмый бит. Ишетәсеңме, дөнья? — дип кычкырасы килде аның, тик теге бер айлык кыз һич кенә дә исеннән чыкмады, икенче көнне теге олы яшьтәге шәфкать туташын эзләп тапты ул, Асия апа булып чыкты ул, бер урамда торалар икән.
— Асия апа, әллә теге баланы имезим микән, сөтем күп бит, — дигән иде дә, Асия апа, Алиянең аркасыннан сөеп алды да:
— И, балам, изге күңелең өчен рәхмәт, ул шешәгә өйрәнде инде, шешә имгәннән соң ими алмыйлар алар, син, кызым, алай өзгәләнмә ул бала өчен, сөтең бетеп китәр. Ярамый, нишләтәсең бит, язмышы шундый булган инде аның, шушында гел эшләү дәверендә мин андыйларны күп күрдем инде, йөрәкләр бетте инде аларны җәлләп.
Кәримәгә бер атна булуга Камил хатыны белән кызын өйгә алып кайтты. Бу юлы инде ул тагын да ныграк әзерләнгән иде. Өйдә шундый күңелле, рәхәт, әти-әниләр дә килгәннәр, Җәмилә апа да монда, ә Камилә бәби кайту сөенчесеннән бертуктамый сикерә, мин дә тотып карыйм әле диеп такылдый. Кайда инде ул Камиләгә тоттыру, саклап кына торалар, тия күрмәсен дип, ныграк кысып кочаклар дип куркалар инде күрәсең.
Тик Алиянең күңеле тыныч түгел шул, теге бала һич кенә дә исеннән чыкмый, шулай берәр атна үзенә-үзе урын таба алмый йөргәч, Камилгә сөйләде ул бүген.
— Ярар инде, бөтен ташланган балаларны да сыйдыра алмыйсың бит инде син, онытырга тырыш, — диде Камил, ә үзе... Үзе дә Алия кебек уйга батты, я нинди аналар тудыра икән дөньяга шундый үзләренең газизләрен ташлап калдыра торган хатыннарны.
Тагын бер атна түзде Алия:
— Юк, Камил, мин башкача болай булдыра алмыйм, әйдә алабыз теге кызны, әйдә алыйк, син күрсәң аның матурлыгын, күрәсеңме, Ходай безне бәхетле итте, үзебезнең балабыз туды, әйдә без дә шул кызны бәхетле итик.
— Тукта әле, матурым, ә бәлки аны инде алганнардыр.
— Хәзер беләм мин аны.
Алия кайтып киткәндә Асия апаның телефонын алган иде, шунда ук шалтыратты, бәхеткә каршы берсе дә алмаган һәм алырга җыенучы да юк. Алия шул көнне үк Кәримәне әниләренә калдырып, Асия апасы янына барып сөйләшеп кайтты. Асия апа әлбәттә хуплады Алияләрнең бу адымнарын:
— Балам, сиңа ике бала белән авыр булмасмы, ирең ризамы?
— Риза, риза, Асия апа, документлар җыябыз алайса.
— Җыегыз, — диде Асия апа.
— Кайда икәү, шунда өчәү, — диеп Камил дә риза булды, риза булу гына түгел, барып күргәннән соң көн-төн аның турында уйлады.
Документларны җыеп бетергәч Алия тагын теге кызыкай янына йөгерде.
Кызга Алинә дигән исем кушып, Алия белән Камилнең соравы буенча аның да туган көнен 15 июль диеп яздырдылар. Асия апа белән Алия байтак кына Алинә янында булдылар да, чыгып документларны яңадан тикшереп чыктылар. Шул вакыт Алия Асия апаның кәгазьләр арасыннан кул белән язылган ниндидер кәгазь битен читкә алып тартмага салып куйганын күреп калды. Нишләптер Алиянең шул кәгазьне алып карыйсы килде.
Бәхеткә каршы Асия апаны кемдер дәште һәм ул коридорга чыгып китте, Алия бик курыкса да теге тартманы ачып, кәгазьне укыды, аны укыганнан соң Алия аңын югалтырдай булып, кәгазьне кире салырга онытып, кулында тотып утырганда Асия апа килеп керде һәм кәгазьне күреп кулыннан тартып алды.
— Алия акыллым, монысы кирәкмәс иде, мин сезгә бу кәгазьне күрсәтергә тиеш түгел, ә нигә син болай агарып киттең? Әллә танышыңмы? Ник дәшмисең?
Алия сискәнеп китте һәм тиз генә аңына килеп:
— Юк, юк, танышым түгел, — диде тотлыга-тотлыга, — миңа кирәк кәгазьне салып куймадыгыз микән дигән идем.
— Менә нәрсә, акыллым, анда нәрсә язылганын син бөтенләй онытырга тиешсең.
— Бетте, бетте, Асия апа, онытам, онытам, гафу итегез, анда нәрсә язылганын миннән беркем дә, беркайчан да белмәячәк.
Кәримәгә бер ай тулуга Алинәне дә алып кайттылар.
Менә бит ничек, әле кайчан гына бала назына, итәгенә бала утыртып сөю бәхетенә, аның тәмле исләренә тилмергән Алия белән Камил өч кызлы әни белән әти булдылар да куйдылар. Алиягә әлбәттә җиңел булмады ике бала белән, Камиләсе дә бит әле ярдәм итәрлек түгел.
Шуңа күрә Җәмилә апа белән Галимә апа чиратлашып Алиягә балаларны караштылар. Әллә әниләре карашканга бер ел бик тиз узып китте. Кәримә белән Алинәгә бер яшь тулды. Бик күркәм итеп бәйрәм иттеләр алар бу бәйрәмне. Бәйрәм табынында Камил үзенең зур планнары барын әйтеп узды. Өй салырга җыена икән.
— Әти-әни, әни, Алиям, мин кызларыбыз үсүгә өй салырга уйлыйм бит әле, ике катлы итеп, минем уйлавымча, аларның һәрберсенең үзенең бүлмәсе булырга тиеш, эшләрем дә бик яхшы бара.
— Бик дөрес уйлыйсың, улым, хәерле сәгатьтә булсын, — диде Кәрим бабай.
Шушы көннән башлап Камил өй салу мәшәкатьләренә чумды, ә Алия инде... Алия өч кызлы әни нишләсен инде, шулар белән мәш килде. Камилә белән икесе, Кәримә белән Алинәне ике урынлы коляскага салып көндә диярлек паркта йөрделәр. Бәхетләренә күрә парк та якын аларга.
Менә бүген дә көн шундый матур, аяз, җәйнең инде көзгә таба авышканы сизелә башлады. Паркта көндәгечә халык күп. Әнә бер эскәмиядә яшьләр утыралар, ныклабрак карасаң бик яшьләр дә түгел икән, бик тәртипсез утыралар алар, кычкырып көләләр, кайберләренең кулларында тәмәке, сыра, кинәт шулар арасында Алия бер таныш йөз күреп калды. Бәй... Раушания түгелме соң, әйе шул, Раушания. Я Аллам, болар белән нишләп утыра микән инде бу, менә нинди көнгә калган икән, болай утыргач балаларын карый алмый инде бу хатын. Алия тиз генә һәрвакыт маңгаенда йөртә торган күзлеген күзенә төшереп киде дә, Камиләне колясканың икенче ягына чыгарып җитәкләде. Әкрен генә үтеп киткәндә тагын бер тапкыр күз ташлады. Я Аллам, Алиянең шул вакыт аның каршысына барып басып, аны җилтерәтеп торгызып:
— Син ул балаларны ташларлык булгач нигә табасың, синең ни хакың бар аларны... ул сабыйларны ташларга? Ник син үзең дөньяда яшисең? — дип кычкырасы килгән иде дә, юк шул, юк, юк, ярамый.
Раушания икенче кызының кайда икәнен беркайчан да белергә тиеш түгел. Әйе, әйе, теге документлар арасында, үз кулы белән язылган кәгазьнең дә авторы Раушания иде, анда «Мин, Харисова Раушания, кызымнан баш тартам», — дип язылган иде. Моны бүгенге көнгә кадәр беркем дә белми һәм белмәячәк. Әгәр дә Алинәне алган вакытта, Алия Камилгә дөресен әйткән булса, Камил риза булыр иде микән, билгеле түгел, һәр таякның ике башы бар шул.
Кан тартмаса, җан тарта, җан тартмаса, кан тарта ди. Камилә бетеп әтисенә охшаса да, Алинә дә ничектер Камиләнең кечкенә чагына охшап китә кайчагында. Әйе, өч төрле өч кыз. Һәрберсе үзенчә «Мин әниемне ныграк яратам» дип исбатларга тырыша. Алия белән Камилгә бу бәхет соңлап килсә дә алар Ходайга бик рәхмәтле. Шуңа күрәдер дә аларга ул бәхетне Ходай өчне бирде. Соңлап килгән өч бәхет иртәдән кичкә чаклы әле көлешеп, әле елашып, бер бүлмәдән икенчесенә чабалар. Берәр кайчан әйтер микән Алия Камилгә Алинәнең кем кызы икәнен, әлегә билгеле түгел. Бәлки... еллар үткәч...