Бер атна реанимациядә ятканнан соң Алияне палатага чыгардылар. Шул көнне үк Камил аның янына йөгерде. Алия аның күзенә туры карамыйча гына:
— Нигә Камиләне алып килмәдең, кем белән калдырдың? — дип әкрен генә сорап куйды.
— Әниең белән калды. Аларны икенче көнне үк алып килдем.
— Әниләр белдеме Камилә синең кыз икәнен?
— Әйе, мин әйттем.
— Ә күршеләр, Гөлназ?
— Юк, нишләп инде, алар белергә тиеш түгел.
— Ярый бар, иртәгә Камиләне алып кил, ә сине күрәсем килми. Әниләр дә мәшәкатьләнеп килеп йөрмәсеннәр, әнә Камиләне генә карашсыннар.
Икенче көнне Камил Камиләне алып килде, ул әнисен күрү белән елап җибәрде:
— Әнием, әнием, син бүтән зыгылмыйсыңмы? Мин бит кулыктым син зыгылгас, син касан кайтасың өйгә, кайт инде, әнием, әйдә кайтабыз, — дип такылдады.
Алия Камилгә, сине күрәсем килми дисә дә, алар аның кәефен күтәреп кайтып киттеләр.
Бер ай дигәндә Алиянең хәле яхшырды. Камил аны бүген өйләренә алып кайтты. Кайтып кереп әнисе-әтисе белән исәнләште дә ванна бүлмәсенә кереп китте ул. Бик озак юынды ул анда, елап та алды, аның елаганын өйдәгеләр бар да ишетте, тик берсе дә бу турында сүз кузгатмады.
Һәркем үзенчә нидер уйлады инде. Ул юынып чыккач, җыйнаулашып, сөйләшмичә генә ашап алдылар да, Галимә апа белән Кәрим бабай кайтырга җыена башладылар. Галимә апа бераз кызы белән сөйләшеп алмыйча кайтып китә алмый бит инде. Шуңа күрәдер дә ул:
— Бабай, сез чыга торыгыз, мин соңгарак, — дип, Алия янына кереп утырды да сүзне үзе башлап җибәрде:
— Кызым, мин аңлыйм, сиңа җиңел түгел, шулай да ныклабрак уйлап кара әле, ашыкма кисеп ташларга, ир-атта була торган хәл инде бу. Син әллә әтиеңнең андый хыянәтләре булмаган дип уйлыйсыңмы? Булды гынамы, әле ничек булды, чибәр иде чукынчык, хатын-кызлар үзләре асылыналар иде, хәтта кайтып сөйли иде шулардан көлә-көлә, шулай булгандыр инде кияүнең дә. Кичер, кызым, син аны, ялгыш булгандыр инде шунда.
— Әни, мин бит аны хыянәт итте димим, әйе, булган, бәлки ялгыш булгандыр, монда бит алдашу, ничә ел Камилә аның кызы икәнен белә торып миңа әйтмәгәненә ачуым килә, бу бит алдашу.
— Я, ярар, алдамады ди, әгәр дә ул сиңа, менә мин шундый эш эшләдем бит әле, хәзер ул кыз миннән авырлы дип кайтып әйткән булса, сиңа җиңелрәк булыр иде мени? Яисә менә бу баланы бер кыз миннән тапкан дип бала күтәреп кайтып кергән булса, син ул баланы ярата алыр идеңме? Син ул баланы ярату түгел, бөтенләй кабул итмәс идең. Белмәгәнең яхшырак булып чыга түгелме соң, әнә бит ничек яратасыз, без дә бик яратабыз. Мин олы кеше, кызым, мин дөнья күргән, тормышыгыз матур, бозма! Үле туфрагы да баса, дигән мәкаль бар, монда беркем дә үлмәгән, бар да исән. Ярар, кызым, әтиең тышта көтә, без кайтыйк инде. Хәзер Камил бакчадан Камиләне алып кайтыр. Иртәгә миңа шалтырат, — диде дә, чыгып китте Галимә апа.
Алия әнисен бик игътибар белән тыңлады да, бераз тынычлана төште. Чыннан да аның сүзләрендә дөреслек бар. Әйе, ул бәхетле, Камилә белән бәхетле, ире Камилне дә бик ярата, дөньялары да матур, болар бар да бәхет инде. Әлбәттә өйдә Камилә барлыкка килгәннән соң ул күпкә бәхетлерәк, үзе генә түгел, күңеле дә очып йөри бит аның.
Чыннан, әгәр Камил кайтып дөресен сөйләгән булса, кабул итә алыр иде микән ул Камиләне. Бу сорауга җавапны үзе дә белми шул ул. Эх, Камилюшка.
Әнә Камилюшкасы да кайтып керде, ул чишенә башлауга әнисе дә аңа каршы чыкты. Менә инде, Камилә елап җибәрде, сагынган шул ул әнисен, күренеп тора.
— Әнием, әнием, кайттыңмы, бел кая да китмә бүтән, яме, син өйдә булмагас миңа күңелсез.
И Алла, шушы бәхет түгел мени дип уйлады Алия, үзе дә бер көлде, бер елады. Камилнең дә бу күренештән күңеле тулды, ләкин ул күрсәтмәде.
— Әнисе, Камиләне ашатып алгач, урамда йөреп керәбезме? — дип Камил Алиянең җилкәсенә килеп тотынган иде дә, Алия аның кулларын этеп төшерде.
— Ярар, чыгарбыз, — диде ул коры гына.
Камилә белән бергә үзләре дә чәйләп алдылар да киенеп урамга чыктылар. Камил хатынына бүләк иткән тунын кидермәкче булган иде дә, Алиянең күз карашыннан аңлады, бүген түгел икән, башка вакыт. Күршесе Гөлназ да тәрәзәсен ачып кына, тиз генә хәлләрен сорашып алды, ул бик акыллы хатын, артыгын төпченми.
Алиянең дә бик озаклап сөйләшәсе килми иде. Бер атна инде Алия Камиләгә әкият укыган булып шунда йоклап китте, ире янына кермәде, күңеле белән кичерде булса кирәк, ә аяк... аяк атламый бит Камил яткан бүлмәгә, берни дә эшли алмый, димәк әле тулысынча кичермәгән.
Бүген Камил эштән кайткач сүз башлады:
— Матурым, утыр әле минем каршыма, тыңла мине, менә хәзер сөйләшәбез дә, башкача бу турында сөйләшмәячәкбез, әйе, мин гаепле синең алда, хыянәт иттем, әмма ләкин, бу хыянәтнең нәтиҗәсе безне бәхетлерәк итте түгел мени.
— Алдарга кирәкмәс иде, — диде Алия ирен бүлдереп.
— Юк, мин сине алдамадым, мин сиңа бары тик әйтмәдем, мин бит әйтмәдем сиңа Камилә минеке түгел дип, ә бары тик әйтмәдем, ишетәсеңме аермасын.
— Син әни белән сөйләштеңме әллә бу турыда?
— Әллә әниең дә шулай ди, дөрес әйтә икән. Менә шулай, матурым, булган беткән, башкача булмаячак. Краным ватык, рәтләп бир әле дип алып керде бит ул Раушания мине, нәрсәдер эчергән ул миңа, мин бөтенләй хәтерләмим, төнлә уянып киттем дә чыгып йөгердем. Менә шул. Миңа синнән башка беркем дә кирәкми, матурым, бетте, башкача бу темага беркайчан да сөйләшмәячәкбез.
Кичен Алия ванна бүлмәсеннән сөлгегә уранып кына чыкты да көзге каршына килеп утырды. Озак кына үзенә карап утырганнан соң чәчләрен тарады, аннары битенә кулына кершәннәр сөртте. Ә Камил газета укыган булып, хатынын күзәтте, тик түзмәде ул, сикереп торды да Алиясен күтәреп алды да койкасына илтеп салды.
— Син нәрсә мине гел шулай берүзе йоклар дип уйлыйсыңмы, ә? Юк инде, матурым, юк, — диде дә ул һәм назлый, иркәли башлады яраткан хатынын. Ә Алия әле кичә генә, кермим, ятмыйм янына дип йөргән Алия, иренең назларына һич кенә дә каршы килә алмады, ул да сагынган иде шул Камилен, бу назларны сагынган иде. Булган үпкәләр дә әллә кайда юк булды. Бүген генә күрешеп, бүген генә бер-берсенә гашыйк булганнар диярсең. Зур, иге-чиге булмаган диңгездә, гашыйклар көймәсендә, диңгез дулкыннарында чайкала-чайкала күздән югалдылар алар.
Иртән Алия өйдәге тәмле искә уянып китте. Камил янында юк. Бәй кызы да торган икән инде, әтисе белән аш бүлмәсендә савыт-саба шалтыраталар түгелме? Алия торып иңенә матур ефәк халатын киеп тәрәзә янына килеп басты, тышта вак кына кар ява. Беренче кар, Аллага шөкер, кышка керәбез, — дип уйлап куйды ул, һәм тәмле ис килгән якка, аш бүлмәсенә таба юнәлде. И анда Камил белән кызы эремчек коймагы пешерәләр икән. Шулай өчәүләшеп көлешә-көлешә күптәннән чәй эчкәннәре юк инде аларның. Менә ничек рәхәт икән. Алия бар булганнарын онытып, бәхетенә генә төренеп утырасы килгән иде дә, теге Раушания күз алдына килә дә баса бит... Ничек онытырга икән соң аны. Икенче берәр нәрсә белән моңа кадәр бер дә шөгыльләнмәгән эш башларга кирәктер мөгаен. Бәлки шул чакта онытып булыр. Әллә бәйләм бәйли башлыйм микән... Шулай итим әле мин, бәйләм бәйлим, дип уйлады Алия, чыннан да ник бәйләмәскө, әнә ич кызы бар бит аның.
Икенче көнне үк кибетләргә чыгып җепләр, бәйләм бәйләргә өйрәтә торган журналлар алып кайтты да, иртәгәсен иртә белән кызына күлмәк бәйли башлады.
Алия инде тәмам терелеп эшкә чыкты, бәйләмен кичләрен генә бәйли хәзер, бик тиз өйрәнде ул, бер дә кыенлыгы юк икән.
Шулай көн артыннан көн узды. Көн дә ишелеп кар ява. Тиздән яңа ел. Яңа ел бәйрәмен Камиләгә чаклы Алия яратмый иде, ни дисәң дә ул бәйрәм алдыннан бит бөтен кеше балаларына бүләкләр, бәйрәм күлмәкләре алып йөриләр. Ә Алия андый мәшәкатьләрдән мәхрүм иде, ә Камилә булгач ул хәзер аңа күлмәкнең дә иң матурын, бүләкне дә иң зурын ала кебек. Менә бүген дә, чыгып Камиләгә дә, үзенә дә матур күлмәкләр, күп итеп мандарин да алып кайтты. Ашап алганнан соң, гадәттәгечә олы бүлмәдә утырдылар. Камил кызы белән рәсем төшерде, ә Алия бәйләмен бәйли, бик ошап китте әле ул аңа. Тик Алия бүген бик сәер күренде Камилгә, бәләкәй өстәлгә вазага тутырып куйган мандаринны бәйләм бәйләгән арада ашап бетерде диярлек.
Камил үзе Камилә белән сөйләшә-сөйләшә рәсем төшерде, үзе Алиясен күзәтте, аннары инде хатыны янын килеп утырды да:
— Матурым, син миңа бер нәрсә дә әйтәсең килмиме? — дип сорап куйды.
Алия болай да зур күзләрен тагын да зуррак ачып:
— Нәрсә сөйлим, юк, бер сүзем дә юк.
— Юк, син әллә ничек үзгәреп киттең, әнә кара әле, күкрәкләрең дә, арт якларың да тулыланып киткән диимме шунда, ә мандарин? Күпме мандарин ашаганыңны күрдеңме син, ә, матурым, ни диярсең?
Шул чак Алия вазага карады да мандариннарның бары тик икәү калганын күрү белән авызын тотып торып йөгерде.
— Менә сиңа мә.
Бик озак укшый-укшый барлык ашаган мандариннарын кире чыгарып, юынып кабат бүлмәгә кереп утырды Алия:
— Бигрәк күп ашап ташлаганмын шул, артыграк киткән, шуңа кире чыкты ахрысы.
— Шуңа түгел, матурым, шуңа түгел, иртәгә мин сине врачка алып барам.
— И, Камил, юкны сөйләмә инде, ун елдан артык булмаганны, кайдан килеп булсын ди инде ул. Әйдә өметләндермә әле мине, үзең дә өметләнмә, аннары кыен була.
(Ахыры бар.)