Табибны озатканнан соң Алия шәфкать туташы Зилә белән Камиләне су керттеләр. Кызчык суны бик яратты бугай, судан чыккач бик каты елап алды, аннары шешәсен имеп изрәп татлы йокыга талды.
Шәфкать туташы бары тик өч тапкыр килде. Соңгы килүендә ул Алиягә:
— Сез үзегез дә бик әйбәт юындырасыз, минем башка килүем кирәк булмас, ике ае тулгач сезне поликлиникада көтәбез, — дип хушлашып чыгып китте. Шул көннән башлап Алия белән Камил баланы үзләре генә юындыра башладылар. Менә шуннан соң башланды инде, балалы әти белән әни тормышы. Бала үстерү ул бала белән уйнап яту, әгүләп сөйләшү генә түгел икән.
Китте йокысыз төннәр, чирләү, ютәлләү, эче авыртып елаулар дисеңме. Барысын да күрсәтте Камилә Алиягә. Алия ябыкты, күзләре эчкә батты, гомумән йончыды ул. Бер ялында Камил аңа:
— Әйдә әле, матурым, Камиләне миңа киендереп бир, без бераз урамда йөреп керәбез, ә син ял итеп ал, — диде.
Алия Камиләне төреп бирде дә, алар чыгып киткәч, көзге каршысына килеп басты:
— Абау, Алия, кайда булган, бу бит Алия түгел, — диеп үз-үзе белән шаяртып алды. Чынлап та өч көн инде чәчен дә юмаган икән, менә сиңа мә.
Аның соңгы вакытта бөтенләй көзгегә караганы юк икән шул. Ул бит Камиләне бер генә минутка да үзен генә калдырмый.
Камил эштән кайткач инде ул, аш бүлмәсендәге эшләре белән мәш килә, ашарга әзерли. Ә көндезләрен, Камил эштә вакытта, ул кайчак ашарга да оныта. Алия ваннага кереп юынып чыкты. Чәчләрен ясады, үзенә үзе ошап китте. Нишләп инде ул хәзер ял итеп ятсын ди. Ашыга-ашыга киенде дә, ире, баласы янына урамга чыкты. Аның да бит кеше кебек ире белән бергә коляска этеп йөрисе килә. Алар әле урамга бергә чыксалар: «Мин этәм» дә, «Юк, мин этәм» дип бәхәсләшеп тә алалар. Менә бүген дә озак кына йөрделәр, әле тагын йөрерләр иде, Камилә уянды да үзенең өске иренен суыра-суыра ашарга сорый башлады. Менә инде, сез мине ашатасызмы бүген, дигән кебек кычкырып елый да башлады, аларның өендә Камиләнең сүзе закон. Камилә бик тере, хәрәкәтчән кыз булып чыкты, вакытында теше чыкты, утырды, инде күптән үрмәли дә башлады. Алия аның бөтен яңалыгын көндәлеккә яза бара да, аннары кичтән Камилгә сөйли. Алия Камиләне алганчы әллә ничә тапкыр әйтеп караган иде Камилгә, бала алыйк дип. Камил нишләптер якын да килмәде, ә Камиләне үлеп ярата инде. Көндезен эштә вакытта әллә ничә тапкыр шалтыратып ала, кичен кайтып керү белән аның янына йөгерә. Ә инде Камилә белән уйнап, сөйләшеп утырганын күрсәгез...
Алия бу күренешне читтән генә күзәтә.
Шулай кичләрен Алия аш өстәлен әзерләгәнче Камил кызы белән гөр-гөр килә.
Камил аңа:
— Әйдә, кызым, сөйләп җибәр, ниләр эшләдегез әниең белән бүген?
Ә бәләкәч? Авызларын төрле якка боргалый-боргалый, әгү, әгү диеп нидер сөйләргә тырыша.
Менә инде ямьле җәйләр җитте, көннәр җылытты. Алия көндә диярлек Камилә белән урамга чыгалар, саф һавага. Паркта йөриләр, андагы һаваның сафлыгын сөйләп тә бетерерлек түгел инде. Кайбер көнне подъезд төбендәге эскәмиядә генә утыралар. Тик соңгы арада күрше-тирә хатыннар Алиянең кәефен төшерә башладылар. Килеп аның янына утыралар да, менә тотыналар инде:
— Кемнеке соң бу бала?
— Әнисе эчә торган булмады микән?
— Бәлки наркоман булгандыр әле?
— Чирле түгел микән?
— Әгъзалары гарип түгелме соң? Тикшердегезме соң?
Алия, һич тә уйламаган иде урамга чыккач шундый сүзләр ишетермен дип, бик авыр булды аңа, ә бала үсә бит. Ул үсеп урамга үзе генә чыга башлагач ни булыр микән. Юк болай булмый. Алия моннан күченеп китү турында уйлап йөрде дә бер ничә көн, бүген ул бу планнары турында Камилгә әйтергә булды. Камиләне алып кайту белән үк, үскәч күрше-тирә балага дөресен әйтеп куйсалар, бу бит Камиләнең психикасына зыян салырга мөмкин дип уйлаган иде инде. Ул дөреслек ачылудан курка. Шуңа күрә бүген кич ул Камилне түземсезлек белән көтеп алды, ә кичке ашны ашаганнан соң, Камил риза булыр микән соң дип, куркып кына сүз башлады:
— Камил, җаным, минем сиңа бер тәкъдимем бар, әйдә башка шәһәргә күчеп китик, мин беләсеңме нәрсәдән куркам?
— Беләм, — диде Камил, — Камилә үсә төшкәч дөресен әйтерләр дип уйлыйсың син.
— Әйе, син кайдан белдең?
— Ничек мин белмим инде, матурым, мин бит син тын алып, сүз башларга дип авызыңны ачу белән ни әйтәсеңне беләм. Мин дә аны күптән уйлап йөрим инде, хәтта хәстәрен дә күрә башладым. Әлмәткә китәбезме? — дип сорап куйды Камил кинәт кенә.
— Шулаймы, әтисе, ә мин куркып кына сүз башлаган идем, мин син кайда дисәң шунда күчергә риза.
Алия төне буе йоклый алмады, шул Камилнең мебель ясый торган бизнесе турында уйлап чыкты. Камиле, үзе башлап җибәргән иде бит әле. Иртән бизнес турында Алия тагын сүз кузгаткач:
— Анысын дә хәл итә башладым, матурым, Айдар белән сөйләштем. Цехны күчереп алып китеп булмый бит инде, ул аңа кала, миңа минем өлешне акчалата бирә, бер дә кайгырма, син әкрен генә вак-төяк әйберләреңне җыйгалый башла.
Алиягә бу сөйләшүдән соң канатлар үсеп чыккандай булды.
Үз эшен башлап, ун ел буена җиренә җиткереп алып барган Камил поселоктагы фатирын бик тиз һәм бик уңышлы итеп сатып, ә атна дигәндә Әлмәттән бит зур булмаган бер генә катлы йорт сатып алып, күченеп, әти-әниләрен чакырып Коръән дә укытып алдылар.
— Дөрес уйлагансыз Коръән укытырга, балалар, өйдә азан әйтелсә тынычлык урнаша ул, — диде Галимә апа. Җәмилә апа да тынычланган.
Камиләне әллә ничә тапкыр итәгенә утыртып тупылдатып сөйде, бүләккә күлмәк, курчак алып килгән, хәтта. Кайчакта ул Камиләгә карый да, Камилнең кечкенә чагына охшатып куя. Бик акыллы хатын ул. Шуңа күрә уйлап кына куя. Алиянең күңеленә шом саласы килми. Камиләнең ике яше тулу белән Алия үзләренең өйләреннән бик ерак булмаган балалар бакчасына эшкә урнашты, Камиләне дә шунда ук бирде, тик икенче төркемгә. Алиянең бик тә күрәсе килә иде, аның кызы башка балалар белән ничек уйный икән. Үзенең төркемендәге балаларны ярдәмчесенә калдыра да, Камилә йөргән төркемнең ишеген чак кына ачып, кызының уйнаганын карап торды әле бүген. Камилә икенче бер кыз белән бер курчакны өстәлгә салып бергә сөйләшә-сөйләшә киендерәләр иде, сүзләре бик аңлашылмаса да, тату уйнаганнары бик ачык күренде Алиягә. Димәк Камилә башка балалар белән уртак тел таба белә, бу Алия өчен бик мөһим иде.
Камил дә үз эшен башлап җибәрде күптән инде, башлаганда бераз мәшәкате булды булуын, хәзер инде җайлашты, кереме дә яхшы гына. Инде күчеп килгәннәренә да бер ел булып китте. Алиягә эштәге коллектив бик ошый, Камилә дә инде дус кызларын өйгә кайткач исемнәре белән сөйли, барысының да исемнәрен дөрес үк итеп әйтмәсә дә, Алия аның кем турында сөйләгәнен белә. Камил иртәрәк кайта алган көнне машинасын өйләрендә калдырып җәяү генә хатыны белән кызын каршы алырга бара, менә бүген дә эшен иртәрәк тәмамлады да бакчага кызларын каршы алырга китте. Алия кызы белән инде бакчадан чыккан, Камиләнең тәрбиячесе Алсу Хамзиевна белән сөйләшеп торалар иде. Камил килеп җитәрәк Алсу Хамзиевна:
— И Камилә бигрәк әтисенә охшаган инде, — дип Камиләне сөеп куйды.
Алиянең башына чүкеч белән суккан кебек булды.
— Малай кеше әнисенә охшаса, кыз кеше әтисенә охшаса бәхетле бала була диләр, шулай була күрсен инде, — дип дәвам иткән иде дә Алсу Хәмзиевна, ләкин Алия аның бу сүзләрен инде ишетмәде. Ничек инде Камилә Камилгә охшарга тиеш ул. Аңа бу сүзләрне поселокта яшәгәндә дә бер хатын әйткән иде инде. Ул вакытта Алия ул сүзләргә бик игътибар итмәгән иде.
Ә бүген...
Бүген бу сүзләр Алиягә пычак белән кадаган кебек булды.
Ул үзенә-үзе: — Я, җитәр, уйлама, оныт, — дип боерык биреп караган иде дә, булдыра алмады. Кайтканда Камиле аңа нидер
сөйләнгән икән, ә ул бөтенләй аны тыңламаган, ишетмәгән.
— Нишләп эндәшмисең, матурым? Әллә син мине бөтенләй тыңламыйсың инде, — дигәч кенә ишетте.
— Нәрсә дидең? Ишетмәдем шул, кайткач нәрсә пешерим икән дип уйлап барам бит.
— Нәрсә, матурым, минем алтыннарым, тиздән туган көнегез җитә бит. Әниләрең килә алмаслар инде, әтиең авыргач, алар килмәгәч минем әни дә килми инде, әйдә дусларны гына чакырып алыйк, бәйрәм булсын инде, — дип һаман сөйләшеп килде Камил.
Алия тагын уйга батты, нәрсә диде ул, алтыннарым дидеме, карале, бер дә алай дими иде, хәзер алтыннарым ди.
— Ярар, чакырырбыз, — дип күңелсез генә әйтеп куйды Алия. Әйе, дуслары бар инде. Камилнең эшендә бик яхшы дусты бар, Айрат, гаиләле. Хатыны Әлфия дә тәрбияче булып эшли, тик башка бакчада. Ә инде Алия каршыда яшәгән күршесе белән аралаша. Яшь чагыннан ук таныш булып чыктылар алар, икенче югары белемен алганда бергә укыганнар иде күрше Гөлназ белән. Ул укытучы булып эшли, ике кызлары бар, кечесе Камиләдән бер яшькә генә олырак, гел бергә уйныйлар, бик кирәк булганда Камиләне дә аларда калдырып торалар. Гөлназның ире Рөстәм дә Камил белән уртак тел таптылар.
Шулай итеп туган көн дә килеп җитте, Алия кичтән үк торт пешереп куйды, бик оста пешерә ул тортларны, хәтта, заказга да ясый. Бик ошап китте ул аңа. Кайвакыт әллә шул тортлар белән генә булашыйм микән дип уйлап та куя. Аннары юк инде, эшкә йөрүе күңелле бит, үз-үзеңне дә карыйсың, эшен дә бик ярата ул. Бүген шимбә көн, иркенләп өстәлен әзерләде ул,
Камиләгә әтисе курчаклар өчен махсус кечкенә өй алып кайткан иде кичә, бүген иртән иртүк Камиләне котлап, аңа шул бүләкне тапшырдылар. Ә Алиягә Камил яхшы тун алып бирде. Туны барын бар иде инде, ләкин бу тун инде күзнең явын алырлык. Әлбәттә бик ошады инде ул Алиягә. Камил вак-төяк, җиләк-җимешләр алырга дип шәһәргә чыгып китте. Камилә курчаклары белән мәш килде. Ул уенчык өйнең хәтта аш бүлмәсе, йокы бүлмәсе бар, ул шул уенчык өйдә курчакларын ашатты, йоклатты, шулар белән сөйләште. Ә Алия бер күзе белән табын әзерләсә, икенчесе белән кызын күзәтте, бигрәк оста уйный бит кызы.
Инде төш вакыты да узып бара, Камилә бигрәк тыныч уйный дип Алия аның бүлмәсенә керсә, Камилә курчаклары белән бергә йоклап киткән.
Алия аны әкрен генә күтәреп алып чәчләреннән үбә-үбә, үзенең урынына илтеп салды. Менә инде өстәле дә әзер булды. Азрак үземне дә матурлыйм әле дип ванна бүлмәсенә кереп чәчләрен ясап, бизәнеп, өстен алмаштырып чыгуга инде Камилә дә уянып чыкты, Камиләнең дә чәчләрен матурлап үреп куйды, матур күлмәген кидерде дә, Алиянең күңелләре тулып куйды.
Әйдә кешеләр әллә нәрсәләр сөйләсеннәр, ул барыбер бәхетле. Я, шундый матур кызы бар бит аның, шушы бәхет түгел мени. Әллә ниндидер тавыш ишетелде капкада, Алия тәрәзә янына килеп басты, бәй, зур йомшак уенчык күтәреп бер кыз кереп килә, кем булыр бу, бер дә таныш түгел үзе. Ишектә звонок булды, Алия йөгереп барып ишекне ачты, бер дә таныш түгел кыз басып тора.
— Исәнмесез, керергә буламы?
— Керегез.
Шул чак Камилә йөгереп килеп җитте дә:
— Әнием, бу аю миңамы? Бу апа кем? — дип сорап куйды.
— Белмим, кызым
— Бу кызчык Камилә буламы? Бүген аның туган көне бит, кил әле монда, матур кыз, Камилюшка, сине туган көнең белән котлыйм, — диде дә, тотлыгып куйды, күзеннән яшь атылып чыкты да, дәвам итте, — кил әле, бер яратыйм әле үзеңне.
— Туктагыз әле, туктагыз, кем буласыз соң сез, мондый зур бүләк алып килергә чит балага?
— Юк, чит түгел, — диеп әйтте дә күтәрелеп Алиягә туп-туры итеп карап: — мин аңа чит түгел, мин аның әнисе булам, Камилә минем кыз.
Алиягә салкын су сипкән кебек булды, ул хәтта өшеп куйды. Тиз генә үзен кулга алырга тырышты ул һәм бик җитди генә итеп:
— Ничек сез безне эзләп таптыгыз? Камилә безнең кыз, сезнең баладан баш тарткан кәгазегез безнең кулда. Башкача безгә килеп йөрмәгез. Закон алдында сезнең Камилә янына килеп йөрергә хакыгыз юк, — дип әйтеп бетерүгә ишек ачылып китте. Зур чәчәк бәйләме тотып Камил кайтып керде:
— Раушания, син... Син нишләп йөрисең монда? Ничек таптың син безне?
Менә монда инде Алия бөтенләй аптырашта калды, кайдан белә икән бу кызны аның Камиле.
— Әйе, Камил абый, мин бу. Кызыбызны күрергә килдем, туган көне бит бүген.
Кызыбызны, Алия тәмам аптырашта калды, ничек инде кызыбызны.
Кунак кызы тагын дәвам итте:
— Камилә Камил абый белән икебезнең кызыбыз, — диде ул Алиягә карап.
Менә монда инде салкын су сипкән кебек тә, чүкеч белән суккан кебек тә булмады. Монда яшен яшенләп, күк күкрәп, котырып дулап, бөтен дөньяны кара болыт каплап яңгыр ишә башлаган кебек булды.
Алия калганын чак-чак кына хәтерли, ул кычкырды, елады, аннары бөтенләй аңын җуйды.
Алия аңына килгәндә өйдә ак халаттан табиблармы анда, шәфкать туташларымы, әллә ничә кеше булып күренде инде. Күршесе Гөлназ да кергән икән, аны күрү белән аңа, теге Раушания киткән генә булса ярар иде дигән уй килде, чөнки Камилә турында бер кем дә белергә тиеш түгел. Ничек белергә? Камилне күрәсе дә килми. Аның башын күтәреп, өйдә кемнәр барын күрергә хәле юк иде, аның аңына килгәнен күрү белән ак халатлы ханым:
— Чү, чү, сезгә кузгалырга ярамый, нәрсә булды сезгә, хәтерлисезме? — дип сорады.
Алия барысын да ачык хәтерләсә дә:
— Юк, хәтерләмим, — диде.
Шул чак Камил аның янына килеп утырган иде, Алия башын читкә борды, чөнки аның Камилне күрәсе килми иде.
— Камилә кайда? — диеп кенә сорады ул.
— Камиләне Гөлназ киендерә, хәзер ул аны үзләренә алып чыга, ә сине хастаханәгә алып китәләр.
— Нигә мине алып китәләр? — дип йомшап кына сорады да, елап та җибәрде.
— Тынычланабыз, тынычланабыз, — диде тагын теге ак халатлы ханым һәм тагын дәвам итте, — без хәзер сезне алып китәбез, тикшерербез, анализлар бирерсез, сездә инфаркт дип уйлыйбыз.
Алия бераз тынычланганнан соң аны ятак белән машинага чыгарып салып, алып киттеләр. Ашыгыч ярдәм машинасы артыннан Камил дә үз машинасы белән алар артыннан барып җитте. Алияне реанимациягә салдылар. Камилне әлбәттә аның янына кертмәделәр, чөнки анда беркемне дә кертмиләр. Камил хатынын хастаханәдә калдырып урамга чыгып басты. Я, нинди матур көзге көн иде иртән, нинди матур бәйрәм иде, аның үлеп яраткан хатынының һәм бердәнбер кызының туган көненең киче шулай тәмамланыр дип ул һич тә күз алдына китермәгән иде. Рушаниянең хакы бар идеме соң шушы матур көнне шулай ямьсезләтергә.
Әйе, туганнан башлап өф-өф итеп кенә үстергән бүгенге көнгә кадәр Камилә өчен җаннарын бирергә әзер булган әтисе белән әнисе, Камил белән Алия булса да, дөньяга тудырган, аңа җан биргән Раушания шул. Тик нигә соң син шундый матур көнне, матур тормышны бозарлык булгач ул баланы ташладың...
Камил машинасына кереп утырды да, гомерендә беренче тапкыр рульне йодрыклары белән төя-төя кычкырып елады. Бераз тынычлана төшкәч ул Ходайдан ялварып сорарга кереште: — Я, Аллам, Алиякәем исән генә була күрсен инде, исән генә булсын да, мине кичерсен иде. Ә кичермәсә... Кичермәсә нишләргә, ничек яшәргә?
(Дәвамы бар.)