Все новости
Литература
26 Февраля , 12:00

Соңлап килгән өч бәхет

Нурфия МАННАНОВА3 өлеш. Шул вакыт ишектә тагын звонок булды. Табиб белән бер яшь кенә шәфкать туташы килеп керделәр. Боларның килеп керүе бик урынлы һәм вакытлы булды, чөнки Камил полицейскийларның тизрәк чыгып китүләрен тели иде. Килеп кергәч табиб ханымга да алар бик ошап бетмәделәр шикелле, мондагы ызы-зыгыны күрү белән ул:— Карагыз әле, иптәш полицейскийлар, без менә килдек, бала безнең кулда.

Соңлап килгән өч бәхет
Соңлап килгән өч бәхет

Шул вакыт ишектә тагын звонок булды. Табиб белән бер яшь кенә шәфкать туташы килеп керделәр. Боларның килеп керүе бик урынлы һәм вакытлы булды, чөнки Камил полицейскийларның тизрәк чыгып китүләрен тели иде. Килеп кергәч табиб ханымга да алар бик ошап бетмәделәр шикелле, мондагы ызы-зыгыны күрү белән ул:
— Карагыз әле, иптәш полицейскийлар, без менә килдек, бала безнең кулда. Әйдәгез, мин үз эшемне эшлим, ә сез барыгыз үзегезнең эшегезне эшләгез. Сез безгә комачаулыйсыз, — диде. Бу сүзләрне ишетү белән алар бер-берсенә караштылар да, Камилгә карап:
— Без сезнең белән бөтенләй үк хушлашмыйбыз, әле тикшеру барышында бәлки сезне чакыртып алырга туры килер, — дип чыгып киттеләр. Табиб ханым белән шәфкать туташы баланы бик озак карадылар.
— Һе, ни өчен сезгә ташлап киттеләр икән бу баланы, — дип сүз башлады табиб ханым һәм Камилгә карап куйды, ә Камил кинәт кенә аңардан күзен алды. — Бала сау-сәламәт, бар яклап та бик тере, без хәзер бу баланы алып китәбез, — диеп ул җөмләсен дә тәмамлап өлгермәде, Алия кычкырып җибәрде:
— Юк, юк, бала безнеке, безнеке, безнең бит балабыз, юк, без инде үзебез дә сабыйлар йортыннан берәр бала алырбыз дип йөргән идек, — ул үзе елады, үзе тотлыга-тотлыга сөйләде.
Камилгә дә ошап бетмәде Алиянең болай кыланганы:
— Әйдә әле, матурым, — дип ул аны икенче бүлмәгә алып кереп китте, — тынычлан, — диде ул аңа, — син болай кылансаң безгә аны бирмиләр, ә син беләсеңме, безгә бу баланы, без сорадык та, алар безнең кулга тоттырып чыгардылар түгел, ә безне баштан-аяк тикшерәчәкләр, психологларга йөриячәкбез әле без. Я, тынычландыңмы? Хәзер безгә алар белән барырга кирәк.
Алар тынычланып чыгуга табиблар баланы шешәсенә сөт ясап ашатып, памперсын алыштырып тынычландырганнар иде инде. Ә полицейскийлар иртәнгә чаклы бала тудыру йортына барып соңгы ун көндә туган балаларның исемлеген алып, һәрберсен өенә барып тикшереп чыктылар. Шушы арада нибары унөч малай, сигез кыз туган. Алар барысы да өйләрендә, үз әни-әтиләре белән. Димәк, бу бала башка җирдә туган…
Камил белән Алия дә баланы алып киткән машина артыннан барып сабыйлар йортындагы табиблар белән сөйләшеп, баланы башка кешеләргә бирмәүләрен, үзләренә аласы килгән теләкләрен белдереп, кызыкай өчен нәрсәләр кирәген язып алып төн уртасына гына өйләренә
кайтып керделәр. Өйгә кайтып кергәч кенә бүген кичке ашны ашамаганнары исләренә төште. Хәзер аларның инде ашыйсылары килми иде. Йокларга ятсалар да, йокы кермәде күзләренә. Иртәнгә чаклы исем дә сайладылар. Камилә булды ул бертавыштан. Хәзер ничек әниләренә әйтергә инде.
— Әллә әйтми торабызмы? — диде Камил, — алып кайткач әйтербез әле.
— Белмим инде, бөтенләй башым эшләми минем, Камил. Сөенечем эчемә сыймый, бер ай тулмыйча бирмибез диделәр бит әле, мин бик куркам инде, башка кешеләргә биреп куймасыннар тагын, — дип, Алия Камилнең күзләренә карады да елап җибәрде.
— Камил, Камилем, чынмы бу хәл, мине чемет әле, мин тагын төш күреп ятмыйм микән, без чынлап та әти белән әни булабызмы? — дип үзе елады, үзе көлде.
— Әлбәттә, әлбәттә булабыз. Безгә бит инде документлар җыярга куштылар, эштән справкалар. Әле алар безнең күршеләр белән дә килеп сөйләшәчәкләр.
— Кайдан табарлар икән алар безнең күршеләрне, аларны без үзебез дә күргәнебез юк.
— Табалар, матурым, табалар.
— Ә безнең күршеләр нигә кирәк икән аларга?
— Безгә характеристика җыялар инде, без эшлибезме, сугышмыйбызмы, әле баланы алгач та килеп тикшереп йөриячәкләр, баланың нинди шартларда яшәгәнен тикшерәчәкләр, баланың уенчыклары бармы? Кием-салымнары җитәрлекме? Пөхтәме? Менә шулай, матурым, хәзер безгә тыныч кына документлар җыярга, бүлмәне әзерлик. Бер ай үтәр дә китәр.
Алия ирен бик игътибар белән тыңлады да: — Кайдан белә икән ул бу тәртипләрне, мин бер туктаусыз бала алыйк дип башын катырдым шул, әкрен генә белешеп йөргәндер бәлки, — дип үзен тынычландырды ул. Я инде хәзер ничек бер ай көтәргә.
Әйе, ул бер ай үтеп китте, тик ул Алиягә бер ел кебек сузылды.
Алар бүген әти әниләренә шалтыратып, соңгы арада булган хәлләрне кыскача гына сөйләп, иртәгә үзләренә килүләрен сорадылар. Ә балага дигән бүлмәне инде әзерләделәр, ул бүлмә әйтеп бетергесез матур булды инде, бар да алсу төстә, койкасы, шарлар, уенчыклар, киемнәр.
Кызчыкның инде документлары да әзер, сабыйлар йортының хуҗабикәсе, опекага алырга тәкъдим иткән иде дә. Ләкин Камил белән Алия кызчыкка бертавыштан Камилә дигән исем кушты, аны үз кызлары итеп теркәделәр. Сабыйлар йортыннан чыкканда дөньяда алардан да бәхетле пар булмагандыр мөгаен, әйтерсең бүген алар өчен бөтен галәм шатлана. Күктә бер болыт әсәре дә юк, көн чалт аяз, кояш... якты... Агачларда калган кызыл, сары яфраклар көнне тагын да кояшлырак иткән кебек. Бу бәхетле гаиләне сабыйлар йорты һәм хакимият исеменнән зур-зур бүләкләр тапшырып озатып калдылар.
Менә ул, менә, гомер буе көткән бәхет, гомер буе хыялда гына булган бәхетле мизгелләр.
Алия белән Камил бала күтәреп кайтып кергәндә инде өйдә тәмле бәлеш исләре, тәмле ризыклар белән тулы мул өстәл, Галимә апа балалар кайтуга әзер булсын бар да диеп иртән иртүк килеп җиткән иде инде. Камилнең әнисе Җәмилә апа да буш кул белән килмәгән, торт һәм зур чәчәк бәйләме белән килеп керде ул. Баланы бүлмәсенә алып кереп өстәлгә салдылар, чишендерделәр. Ун күз карап тора балага, бәләкәй кызчык «исәннәрмесез» дигән кебек әгү, әгү дия-дия барысына да карап авыз чите белән генә бераз елмаеп куйды, ни дисәң дә зур бит инде ул, аңа бүген бер ай.
— Сөбханалла, Сөбханалла, бәхетле, тәүфикълы, озын гомерле булсын, балакаем, — диештеләр әбиләр.
Шулай да Җәмилә апа бик якын килмәде.
— Үзегез беләсездер инде, алып кайткансыз ич инде, бәхетле булсын, — диеп кенә куйды.
Ул инде Алиягә берничә тапкыр: — Улымны бәхетле итә алмады, киленем, — дигән сүз ишеттергән иде.
Шуңа күрә аның бу кыланышына беркем дә игътибар итмәде. Ә Кәрим бабай белән Галимә апаның шатлыктан күңелләре дә тулды булса кирәк. Алар кызчыкны үз оныклары итеп кабул иттеләр. Галимә апа барысын да аш бүлмәсенә чакырды. Камилә йоклап китте. Гөрләшеп бәлеш ашадылар, чәй эчтеләр.
Галимә апа:
— Кызым су кертәсеңдер бит бүген, ярдәм кирәкме, калыйммы? — дигән иде дә,
— Юк, юк әни, кирәкми, бүген поликлиникадан киләләр, барысын да аңлатачаклар, күрсәтәчәкләр. Шулай тиеш икән, бер ай буе көн аралаш килеп йөриячәкләр.
Һаман да тынычлана алмаган Җәмилә:
— Фамилиясе ничек була инде бу кызның? — дип сорап куйды.
— Әни, тынычлан инде, безнең кыз ул, безнеке, опекага алмадык. Сафина Камилә Камилевна була, туган көне 20 сентябрь. Алиянеке белән бер көн дә. Унбер айдан оныгыңның туган көненә килергә онытма, яме, — диеп кырыс кына җавап бирде Камил әнисенә.
Чәйләр эчеп бетүгә Камилә дә уянды. Тагын, бар да йөгерешеп аның янына керделәр, ашыйсы килгән бит аның, авызын ачып иренен төрле якка сузгалап имезлек эзли. Алия бик аңлап өлгергәнче Галимә апа:
— Кызым, ашыйсы килгән бит, әнә авызларын сузгалап имезлек эзли, — диде.
Алия тиз генә шешәсенә Камиләнең ризык эшләп тә бирде.
Әбиләр кайтырга җыендылар. Ә Кәрим бабай шул чак:
— Әй, кызым, онытып торам бит, мәле тот, Камиләгә бездән бүләк, — дип кулъяулыкка төрелгән акча бирде. — Кызым, кияү, бездән бүләк булыр Камиләгә, коляскага, үзегезгә ошаганын алырсыз.
Җәмилә апага бу да ошап бетмәде булса кирәк, йөзенә чыгарды:
— Ярар, барыбыз да исән-сау булыйк, туган көненә дә килербез, Аллаһ Бирсә, — дип өстәп куйды Кәрим бабай.
Җәмилә апа үзенең канәгатьсезлеген сиздермәскә тырышып кына:
— Ярар, балалар, берәр көнне кызыма бүләк алып, бер урап китәрмен әле, — дип киенүен дәвам итте.
Әби-бабаларны озатуга, табиб белән шәфкать туташы да килеп җиттеләр.
Табиб олы яшьтә генә ханым:
— Гүзәл Маликова, сезнең участок табибы булам, — диде дә, Камиләне чишендереп җентекләп карый башлады, бастырды, атлатты, үзенең бармакларын тоттырып берничә тапкыр турникта атынган кебек күнегүләр эшләтте.
Моны күреп Алия белән Камил: «Күрдеңме, күрдеңме?» — дигән кебек бер-берсенә карашып, бераз гына елмаешып алсалар да, шул ук вакытта күз яшьләрен дә тыя алмадылар, үзеннән үзе яшь бөртекләре атылып чыкты.
— Бар да яхшы, бала-сау сәламәт, сезгә бары тик афәрин генә дип әйтәсе килә. Бик зур адым ясагансыз, үзегезгә Аллаһ тәгалә саулык, тигезлек бирсен, кисәтеп куям, — дип дәвам итте ул, — бик җиңел булмас, бу баланы кеше иткәнче әле бик күп көч түгәргә туры киләчәк, сабырлык, бары тик сабырлык. Сез хәзер ай саен безгә поликлиникага килергә тиешсез. Көтәбез, — диде дә, мөлаем генә елмаеп хушлашып чыгып китте.

 

(Дәвамы бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас