Все новости
Литература
25 Февраля , 12:00

Соңлап килгән өч бәхет

Нурфия МАННАНОВА2 өлеш. Кышлар үтеп, җәйләр җитте. Инде көннәр көзгә авыша башлады.Алиянең туган көне дә якынлаша. Камил бу юлы нәрсә бүләк итим икән дип уйлап йөри. Ул аңа ни генә бүләк итмәде инде, алтынгатөрде дияргә була. 

Соңлап килгән өч бәхет
Соңлап килгән өч бәхет

Кышлар үтеп, җәйләр җитте. Инде көннәр көзгә авыша башлады.
Алиянең туган көне дә якынлаша. Камил бу юлы нәрсә бүләк итим икән дип уйлап йөри. Ул аңа ни генә бүләк итмәде инде, алтынга
төрде дияргә була. Узган ел Алия аңа: — Камил, нигә шул тиклем аласың син миңа ул алтыннарны, җитәр инде, чәчәк тә ярый, — дигән иде. Шулай уйлана торгач Камил Алиясенә бик затлы хушбуй алып бирергә булды һәм туган көн җиткәнен көтеп тормыйча, алдан хәстәрләп куйды.
Туган көн дә килеп җитте. Бу юлы Кәрим абзый авырып торгач әти-әниләре килә алмады, дусларын да чакырмадылар. Шуңа күрә алар икәү генә ресторанга барырга булдылар. Шулай кич әзерләнеп йөргәндә Камилгә кемдер шалтыратты. Ул икенче бүлмәгә кереп сөйләшеп чыкты. Тик бу сөйләшүдән соң аның кәефе төште, моны Алия сизеп алды, әлбәттә:
— Әллә берәр нәрсә булган? Синең кәефең төште, әллә бармыйбызмы? — дип сораган иде дә, Камил шунда ук:
— Юк, юк, матурым, бүген бездә бәйрәм. Синең туган көнең, бу көнне ямьсезләтергә беркемнең дә хакы юк — барабыз, — дип Алиясен үбеп алды. — И, мин бүләгемне бирим әле менә, кабул итеп ал, — дип хушбуйны чыгарып бирде.
— Ай рәхмәт, җаным, минем яраткан хушбуй бит бу.
— Әйе, шуңа алдым инде, беләм бит синең яраткан ис, шундый салкын диңгез һавасы, ах! – дип куйды Камил.
Ресторанга баруга аларны әзер табын көтеп тора иде. Алиягә өстәл артына килеп утыру белән официант эре ак хризантемалардан торган зур чәчәк бәйләме китереп тоттырды. Бу чәчәкләр, әлбәттә, аның Камиленнән иде.
Тәмле генә ризыклар ашап, шампан шәрабе капкалап утырдылар алар, ләкин шулай да күңелле генә булды диеп әйтеп булмый, чөнки
Камилнең күңеле әллә кайда, бик еракта иде.
— Үзебез белән өйгә алып кайтырга берәр нәрсә заказать итәбезме? — дип сорап куйды Камил, тынлыкны бозып.
— Юк, әйдә кайтыйк, синең дә кәефең юк, ни булды соң, нигә әйтмисең?
— Матурым, кайгырма, эштә бәләкәй генә проблема бар, үтеп китәр, оныт, — диде дә һәрвакыттагыча, битеннән чүп итеп алды.
Таксида кайтканда, радио тыңлап кайттылар, сөйләшми генә, таксист татар радиосын тыңлый икән. Шулай уйланып кына җырлар тыңлап кайтканда, радиодан Алияне котлап сүз башладылар. Дуслары аның туган көненә җыр башкаруларын сораганнар икән. Шул вакыт
Камилнең телефоны шалтырады. Ул телефонга күз салды да:
— Эй, алмыйм, җырны тыңлыйк, кайткач шалтыратырмын әле, — диде. Ә үзе: — Бу җыр бик вакытлы булды бит әле, телефонга җавап бирмәскә, — дип сөенде.
Өйләренә кайтып җиткәч Алия өстен алышты да ванна бүлмәсенә кереп китте. Шул арада Камилнең телефоны тагын шалтырады. Ул Алиянең ишеген генә шакып:
— Минем эштә пожар сигнализациясе кабынган, мин киттем, йокларга ят, мине көтмә, — диде дә чыгып йөгерде.
Камил төн уртасында гына кайтты. Алиясе янына, аны уятмаска тырышып, әкрен генә кереп ятмакчы булган иде дә, барып чыкмады.
Алия Камил киткәч үзенә урын таба алмый бик озак йөрде. Йокларга ятып та ул йоклап китә алмады. Камил әкрен генә кереп яткан иде дә,
Алия:
— Я ни булган эшеңдә? — дип ирен кочаклап алды.
— Юк, бар да яхшы, сигнализация нишләптер кабынган.
— Ә нишләп болай озак?
— Электрикны чакырттым, бар җирне тикшереп чыктык, йокла, — диде дә ул, борылып ятты. Йокым килә, — дип өстәп куйды. Кайда инде ул йоклау, аның бөтенләй йокысы качты, бүген аңа бик зур стресс булды бит.
Шундый матур көз быел, агачларда нинди генә төсләр юк гомумән әбиләр чуагы килеп җитте. Эштә дә Алия балаларны урамга ике тапкыр алып чыга, көзнең матурлыгын күреп калсыннар дидер инде. Балалар, агачлардан коелган төрле-төрле төстәге яфракларны җыеп букет ясап, барысы да аңа бүләк итәләр.
Ә инде бүлмәгә кергәч гербарий ясыйлар, бигрәк матур килеп чыкты инде.
Алиянең отчествосы Кәримовна бит, ләкин балалар барысы да дөрес итеп әйтә алмыйлар. Алия Каримина, яисә Алия Карина диючеләр дә бар. Кайвакыт Камил дә аңа шаяртып Каримина дип дәшә.
Инде агачлардагы яшелле, кызыллы, сарылы яфраклар да, кем алдарак дип ярышкан шикелле җиргә коелалар. Ә аяк астында бер-берсе белән серләшкәндәй кыштыр-кыштыр киләләр. Тиздән кыш киләсен хәбәр итәләр бугай.
Алиянең туган көненнән соң инде бер атна вакыт үтеп тә китте.
Эштән парк аша кайтырга кайтырга булды ул бүген. Алтын көзгә сокланып, ниндидер тирән уйларга батып, һаман шул коляска тарткан яшь әниләрдән, бераз көнләшеп, аларга бераз сокланып җәяү атлады.
Кайтып җиткәч тә өйгә керергә бик ашыкмады, подъезд төбендәге эскәмиядә теге игезәк кызларны көтте. Ике көн элек ул сумкасына шул кызларга дип ике шоколад та салып куйган иде. И, әнә, әниләре белән җитәкләшеп кайтып та киләләр. Менә тагын алар Алияне күрү белән әниләренең кулыннан ычкынып, йөгереп килеп яраткан апаларын кочаклап та алдылар, күптән күрешмәгәннәр иде. Аннары әниләре дә килеп утырды. Алия көттереп тормады, күчтәнәчләрен бирде дә, өенә кереп китте, чөнки Камиле кайтуына ашарга әзерлисе бар.
Нишләптер аның бүген күңеле тыныч түгел, шуңа күрә дә ул игезәкләрнең әнисе белән озак утырмады, аның тизрәк өенә керәсе, өстен алмаштырасы килде.
Өйгә кереп өстен алыштырып чыкты да аш салып җибәрде. Аннары ванна бүлмәсенә кереп юынып чыкты. Почтаны алып кергән иде, газета-журналларны карый башлады. Шул арада Камиле дә кайтып керде дә:
— Матурым, мин кайттым, — дип дәште.
Алиясе аның каршысы килеп басты. Камил аны бит очыннан үбеп алды. Бу инде аларның көн тәртибенә кергән. Алар хәтта ачуланышкан чагында да, кичтән очрашкач үбешмичә калмыйлар. Камил дә көндәгечә өстен алыштырып, юынып чыкты. Камил юынган арада Алия чәй табыны әзерләде. Аларда шундый тәртип. Кичке аш пешкәнче чәй эчеп алалар. Әле иртәнге чәйдән калган коймаклар да бар икән.
Камил чәйне бер-ике йотты да:
— Эчәсем килми, — диеп торып китте.
Алиягә бу да сәер тоелды, бер дә алай иткәне юк иде, кәефе дә юк.
Алия чәен эчеп бетергәч, чәй чынаякларын чайкап алып куйды да ашын карыйм дип уйлап кына куйган иде, ишектә звонок булды. Ишек янына барып:
— Кем бар? — дип сораган иде дә Алия, эндәшүче булмагач ачмады, чөнки кайвакыт бала-чага шулай шаяра. Ул тагын аш бүлмәсенә узды, ә Камил газета-журналлар карап утыра. Тагын күп тә үтмәде подъездда бала елаган тавыш ишетелде. Башта Алия колагыма ишетелә бугай инде тагын дип уйлады. Юк, чынлап та бала елый бит!
Нинди бала булыр бу, бала тавышы көчлерәк ишетелә башлады.
Аларның катында бары өч квартира, берсендә кеше яшәми, ике-өч айга бер килеп карап кына китәләр, ә икенчесендә бер яшь кенә кыз тора, ул ресторанда эшли, төнлә генә кайта, шуңа күрәдер дә Алия белән Камил тынычлыкка өйрәнгәннәр. Ә бала тавышы тагын да ныграк ишетелде. Алия барып ишекне ачуга, Камил дә сикереп торды:
— Бәрәкалла! — дип кычкырып җибәрде Алия.
Чыннан да бер зур гына сумкада бала ята түгелме соң, тагын да ныграк аптырап, болай да зур күзләрен тагын да зуррак ачып:
—Камил, бу ни бу, монда башкача бер кем дә юк бит, мин әллә акылдан шашам микән, чемет әле мине, — диде, — әйдә алып керик өйгә.
— Я Аллам, я Аллам!
Алар сумка белән баланы өйгә алып керделәр. Ә бала бераз тынычлана төште. Алия аны бер алды кулына, бер куйды, гомумән нишләргә дә белмәде, аннары:
— Камил, бу ни бу, ташлап киткәннәр түгелме соң хайваннар кебек, алай дисәм, хайваннар да бит балаларын ташламыйлар, Камил, болар бит безнең бала юклыгын белеп безгә калдырганнар, нишлибез?
Мондый очракта нишлиләр, минем авырлы түгел икәнемне бар да белә бит, ә минем бу баланы бер кемгә дә бирәсе килми, ник дәшмисең? — дип Камилгә караса, Камиле елап тора икән ләбаса. Иренең күз яшьләрен күреп, айнып китте, аптырады. Алия аңа әллә ничә тапкыр әйтеп карады бит.
— Әйдә бала алыйк дип.
Камил якын да килмәде. Ә бүген елый, шатлыктанмы? Әллә...
— Болай гына калдыра алмыйбыз инде без бу баланы, хәзер полицияне, ашыгыч ярдәмне чакыртырга кирәк.
— Ярар, менә бит, синең башың ныграк эшли, мин бөтенләй югалып калдым, әйдә, син бар аптекага, яңа туган балага ниләр кирәк, барысын да ал, шешәсе, смесь, памперслар, киемнәр, алар анда беләләр инде, бар йөгер, ә мин полициягә шалтыратам.
Камил чыгып йөгерде аптекага, Алия полициягә шалтыратты, тик ул аларга юньле-рәтле аңлата алмады, бар тик, — Тизрәк килегез, — диде дә баланы чишендерә башлады, ашарга шешәсе дә бар икән, бәй язу да бар бит монда, анда кыска гына итеп «Туган көне 20 сентябрь, авырлыгы 3 кило да 200 грамм, буе 52 см, исемен үзегез кушыгыз» дип язылган. Кыз бала икән. Алиянең күп тапкырлар ишеткәне бар иде, яңа туган бала матур булмый дип, нишләп алай диләр микән, әнә ич, нинди матур бала. И Сабыем, и Аллам, я Аллам! — дип кабатлый-кабатлый бармак битләре белән генә йомшак итеп баланың битләрен сыпырып алды, аннары иренен тидереп-тидермәс кенә үбеп алды. Ах исе дә исе.
Алия бу татлы тәмле бала исеннән рәхәтләнеп хәтта аңын җуя язды. Бу минутларда Алия җир шарында иң бәхетле хатын-кыз булгандыр мөгаен, ул беркемне дә күрми, беркемне дә ишетми иде.
Бу тагын төш кенә түгел микән дип куркып куйды ул һәм шул вакыт ишектә звонок булды. Алия куркып китте.
— Әллә теге калдырып киткән кеше баланы алырга килде микән, юк, ачмыйм, бирмим, — дип баланы тагын да ныграк куенына кысты да, тик утыра бирде. — Юк бирмим, бирмим, — дип кабатлады ул. Шул чак тагын звонок булды, аннары Алия бераз аңына килде бугай:
— Бәй, мин үзем полиция чакырттым түгелме соң, шулай шул, — әкрен генә барып: — Кем бар? — дип сорады да, күзлек тишегеннән карады, һәм анда чынлап та полиция хезмәткәре басып тора. Алия әкрен генә ишекне ачты, тегеләргә, —Чү, — диде ымлап, үзе тизрәк бүлмәгә кереп китте. Баланы зур караватка салды да, кырыена мендәрләр салды. Кызыкай мышнап тәмле йокыга китте.
— Я, нәрсә булды, бу нинди бала? Кайдан алдыгыз? Яисә кем сезгә аны калдырып киткән? Ни өчен сезгә калдырганнар? — дип сораулар яудыра башлады олырак гәүдәлесе. Алар икәү килеп керделәр. Тавышы бик куркыныч иде ул полицейскийның, ул хәтта сугыш турындагы кинолардагы юан немец офицерын хәтерләтә иде.
— Нәрсәсен сөйлим инде, менә күрәсезме, бала, — диде Алия калтыраган тавышы белән.
— Күрәм, бала күргәнем бар минем, кайдан алдыгыз дигән сорау бирдем мин сезгә, — дип бармаклары белән өстәлгә чиртә-чиртә күзе белән өйне айкады. Ни дә булса эзләгәнгә охшаган иде аның күзләре.
Шул вакыт бала тагын елый башлады. Алия аны күтәреп алып чыкты, ничек кенә тынычландырырга тырышмасын, бала тынычланмады, шешәсендәге сөте дә бетте шул. Теге полицейский тагын сүз башлады:
— Ярар, әйдә, сез сөйләгез, мин язам, аннары протокол төзербез һәм сез кул куярсыз.
— Нинди протокол, — дип Алия кычкырып җибәрде. — Әнә хәзер ирем кайта, аптекага китте, ул кайткач сөйләр, ә миңа баланы тынычландырырга кирәк, — дип икенче бүлмәгә кереп китте. Шул чак үзеннән зуррак пакетлар күтәреп Камил кайтып керде. Полицейский иптәш майор баягы Алиягә биргән сорауларын тагын Камилгә яудыра башлады. Камилгә бу сораулар ошамады әлбәттә, чөнки аның һәрбер
соравында ниндидер Алия белән Камилне гаепләү чагыла иде:
— Ә сез, иптәш майор, нишләп безнең белән алай сөйләшәсез? Без закон бозмадык, — диде Камил үзенә үзе ышанып: — Безнең ишек янына баланы калдырып киттеләр, без шунда ук сезгә дә ашыгыч ярдәмгә дә шалтыраттык.

 

(Дәвамы бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас