Все новости
Литература
24 Февраля , 15:30

Соңлап килгән өч бәхет

Нурфия МАННАНОВА1өлеш. Алия бүген тагын яңа туган бала белән саташып чыкты. Аны юындырды, киендерде, имезде, юатты, яратты. Аннары бала елаган тавышка сискәнеп уянып китте. Ачык балкон аша күршеләрнең балалары елый икән.— Эх, тагын төш кенә булган икән, — диеп уфтанып куйды Алия.

Соңлап килгән өч бәхет
Соңлап килгән өч бәхет

Алия бүген тагын яңа туган бала белән саташып чыкты. Аны юындырды, киендерде, имезде, юатты, яратты. Аннары бала елаган тавышка сискәнеп уянып китте. Ачык балкон аша күршеләрнең балалары елый икән.
— Эх, тагын төш кенә булган икән, — диеп уфтанып куйды Алия.
Әйе, аларның Камил белән өйләнешкәннәренә ун ел булды инде, ә бәбиләре һаман юк. Бармаган, йөрмәгән җирләре, күренмәгән профессорлары калмады инде. ЭКО да ясатып карадылар, барып чыкмады. Соңгы барган табиб аларның өметләрен бөтенләй өзде. Кичә Алия Камилгә тагын бер тапкыр барып карыйк әле ЭКОга дигән иде дә, Камил кырт кисте шул, — бармыйм башкага, мин сыер түгел бертуктаусыз алай итеп анализ бирергә, — диде.
Әйе шул, бик күп уздылар алар ул процедураларны, Алия дә аптырап бетте инде, шулай бик еш, бала белән саташып төшләр күрә ул, әнә бүген дә, ләззәтләнеп бәби белән мәш килеп ята иде дә, күрше баласы елап уятты шул аны. Шуңа күрәдер дә Алия бүген эшкә кәефсез китте. Ярый әле балалар белән эшли, шунда күңеле булып кайта инде аның.
Балалар бакчасында тәрбияче булып эшли ул. Яңа бакчага мөдир итеп тәкъдим иткәннәр иде әле күптән түгел. Ике югары белеме бар бит аның. Тик ул риза булмады, кәгазь эшен яратмый шул ул. Аңа балалар белән эшләргә кирәк, Алия шул тиклем балалар ярата. Ул аларны һәрберсен итәгенә утыртып яратып алмыйча эш сәгатен дә башламый, әгәр дә инде берәр бала чирләп китсә, әти-әниләренә шалтыратып көндә хәлләрен белеп тора. Әле җитмәсә күршеләрендә ике игезәк кызлы бер ялгыз хатын яши, шул кызларны бик ярата ул, аларга тәм-томнар, туган көннәренә бүләк алып бирә һәр елны. Теге кызлар да Алияне күрсәләр әллә кайдан ук йөгереп килеп кочаклап алалар, исемнәре дә бит берсе Ания, икенчесе Алия икән. Күренеп тора әниләре бик мул яшәми. Шуңа күрә Алия аларга туган көннәренә гел күлмәкләр алып бирә, эштән кайтышлай очрасалар озак итеп эскәмиядә утыралар, шуңа күрә ул сумкасында һәр вакыт аларга дип шоколад йөртә. Әниләре дә бик ачык хатын, менә бүген дә очраштылар алар. Алия кызларны бүген дә шоколад белән сыйлады. Ә инде өйгә кергәч ниндидер бушлык хөкем сөрә. Ә эштә кызлар балалары турында сөйли башласалар ул я сүзне икенчегә бора, я бөтенләй чыгып китә. Ә бит өйдә бар да бар, ул яхшы сыйфатлы өй җиһазлары дисеңме, ул кием-салым дисеңме, бар да кыйммәтле. Алай гына бәхетле булып булмый икән шул, күңел байлыгы кирәк. Алиянең генә шулай күңеле (йөрәге) яна микән, ә Камил, әллә сиздерми ул һәрвакыт күтәренке кәефтә, бик еш үзе белән Алияне кибетләргә, зур сәүдә үзәкләренә алып чыга, озаграк йөрсәләр ресторанга алып керә, бәйрәмнәргә кыйммәтле бүләкләр алып бирә, ярата инде ул Алиясен, өзелеп ярата, машинага утырганда да Камил Алиягә ишекне һәрвакыт үзе ачып утырта.
— Прошу, мадам, — диеп шаяртып та ала.
Авыр сулап куйганын ишетеп калса йөгереп килә: — Ни булды, матурым? Кайгырма, бар да яхшы булачак, менә кара әле, менә монда бер җыерчык килеп чыккан, — диеп битеннән үбеп ала да, — менә бетте җыерчыгың, — диеп куя, — уфтанма алай, иртә картаерсың.
Карап торсаң аларның бер-берсен шул тиклем яратканнарын сукыр кеше дә күрер мөгаен. Камил Алиягә беренче күргән көнне ук гашыйк булды, ул аны шул көнне ук өйләренә кадәр озата барды да, Алиянең әниләренә:
— Исәнмесез, мин Камил сезнең киләчәк киявегез, ә Алия минем булачак хатыным була. Ә сез минем булачак әби белән бабай буласыздыр инде, — диде. Ә инде чәйләр эчеп беткәч: — Ярар, чәегез бик тәмле булды, сезнең өегездә соңгы чәй эчүем булмас әле, — диеп шаяртып кайтып китте.
Шулай егетнең кыска сүзле, җитез булуы Галимә апага бык ошады.
Ул Алиягә: — И кызым, бу егеткә мин сине иртәгә сорап килсә иртәгә бирәм, — диде.
Шулай итеп өч айдан гөрләтеп туй уздырдылар. Туй алдыннан Камил әнисенә дә (аның әнисе ялгыз яши), әби-бабасына да: — Туйга бернинди ярдәм кирәкми, минем акчам бар, бары тик матур күлмәкләрегезне киегез дә, без чакырган кафега килегез, — диде.
Менә шуннан күренеп тора инде егетнең шәп булуы, — дип уйлады Кәрим бабай.
Туй мәшәкатьләренә ярдәм итмәсәләр дә, бүләккә акчаны мул салдылар Алиянең әниләре.
Яшьләр өйләнешкәннән соң күп тә үтми, фатир да алып җибәрделәр.
Шулай муллыкта, мәхәббәттә гаилә тормышын башлап җибәргәннәр иде алар, бүгенгәчә шулай яшиләр. Бала юклык әлбәттә Алиянең күңеленнән һич кенә дә чыкмый инде. Нишләтәсең бит.
Беркөн шулай Камил эше турында сөйли башлады, ул өйләнү белән дус егете Айдар белән бергә мебель ясый торган цех ачып җибәргәннәр иде. Икесенә бер ИП (шәхси эшмәкәрлек). Бик үк алга китмәсәләр дә, артта да калмадылар, заказлары берсе артыннан икенчесе килеп кенә тора. Барлыгы унике эшчеләре бар. Тиздән яңа ел бит, корпоративлар башлана. Алар да ресторанга баралар икән.
— Син дә барасың, — диде Камил хатынына.
— Юк инде, мин нишләп йөрим, бармыйм, — дигән иде дә Алия.
— Барасың, — дип кырт кисте Камил, — без барысына да ирләре, хатыннары белән килергә куштык.
Камил чынлап та Алия белән барасы килә, аның хатынын күрсәтәсе килә, ул аның белән шәһәргә чыкканда да горурланып йөри, чибәр бит аның Алиясе, ул гәүдәсе дисеңме, зур кара күзле, калын кыйгач каш, калын иренле, берсе дә ясалмаган, үзенеке. Озын кара толымын гына узган ел кистерде, чөнки аннан алдагы елда ял итәргә баргач бик кыен булган иде. Тозлы суда чәче катып интектерде. Бигрәк калын шул, җитмәсә озын да иде. Кистергәч тә бик килешә үзенә. Ул аны көндә юып, фен белән үзенчә матур итеп ясап куя.
Ә Камилнең эшендә бер кияүгә чыкмаган кыз башын әйләндерә.
Камил аңа ачыктан ачык әйтте: — Син бик тырышма, файдасыз, мин хатынымны яратам һәм без бик бәхетле, — диде.
Шуннан соң әзрәк тынычланды шикелле булды.
Ресторанга барасы көн дә килеп җитте. Алия иртән торып барлык булган күлмәкләрен киеп карады да берсен сайлап элеп куйды һәм матурлык салонына китте. Син дигәнчә түгел шул, бер сәгать үтүгә Алия Камилгә шалтыратып үзен килеп алырга кушты. Авырып киткән икән,
температурасы күтәрелгән. Өйгә кайту белән төренеп ятты ул, бөтен тәне калтырый.
— Мин дә бармыйм инде син авыргач, — дип караган иде дә Камил, Алия аны көчләп җибәрде.
— Сез бит Айдар белән хуҗа кешеләр, ничек инде бармыйсың. Син үзеңнең эшчеләреңне котларга тиеш, әнә күпме дару алдык, хәзер шуларны эчәм дә ятам, — диде Алия.
Камил аңа үләннәр белән чәй пешереп термоска салып, Алияның тумбочкасына куеп китте.
Камил төн уртасында гына кайтты. Алия аның ничәдә кайтканын бөтенләй ишетмәде. Ун көннән Алия аякка басты. Яңа еллар да узып китте, Алия бүген чыршыны җыештырганда Камилдән сорап куйды:
— Я, корпоратив кичегез турында сөйләшмисең дә, ничек узды? Ошадымы?
Камил Алиягә туры карамыйча гына:
— Аның нәрсәсен сөйлисең инде, ашадык, эчтек, биедек тә таралыштык инде. Барысы да ирләре, хатыннары белән килгәннәр иде, син генә вакытсыз авырып киттең шул.
— Чирнең аның, җаным, вакыты юк инде, ул бит сорап тормый, кайчанрак килим микән дип. Анда сезнең бер кияүгә чыкмаган кыз бар иде бит, нәрсә ул да ире белән килгәнмени?
Нигә болай сорады әле аның Алиясе.
— Юк, берүзе иде, — диеп тиз генә җавап кайтарды Камил бераз калтыранган тавышы белән, аннары тиз генә Алия тагын берәр сорау биргәнче диеп:
— Әйдә әле, матурым, урамга чыгыйк, саф һава суларбыз, кибетләргә кереп бераз тәм-томнар алыйк, бәлки әниеңнәргә барып килербез, ә? Быел күрешмәдек бит әле.
Алия бу сүзләрне күптән көткәндәй:
— Әйдә, хәзер әнигә шалтыратам, берәр тәмле әйбер пешерсен.
— Әйе, кияве килүенә, — дип шаяртып куйды Камил.
Киенеп урамга чыктылар. Алия инде ун көн чыкмаган иде, аның хәтта башы әйләнеп куйды саф һавадан. Көн шундый матур. Әкрен генә йомшак кар ява. Кар өсте яңа ел бәйрәмнәрендә генә киелә торган кар кызларының күлмәген хәтерләтә. Шәһәрдә ниндидер гадәти булмаган тынлык. Сирәк-мирәк кенә машиналар йөри. Бөтен халык яңа ел мәшәкатьләреннән соң ял итә ахрысы. Әнә тегендә балалар тау шуа, кар бәрешеп уйныйлар, кечкенәләре әтиләре белән шуа. Мондый күренешләр Алиянең бары тик кәефен генә төшерә, һәм шул вакыт аның йөрәгенең бер почмагын нәрсәдер чеметеп алган кебек була. Ә Камил нишләп минем кебек шулай борчылмый соң ул, ә кем белә. Камилнең ни уйлаганын, уйны бит эчне ярып кешегә күрсәтеп булмый. Ул бит ни дисәң дә ир кеше, армиядә хезмәт иткән, түзем булырга тиеш. Күз яше белән елап утырмас бит инде, бала юк диеп.
Шулай паркта табигатькә сокланып йөргәннән соң кибетләргә кереп күчтәнәчләр алдылар да, башта Камилнең әнисенә — Җәмилә апага кереп чыктылар тиз генә, аннары Алиянең әниләренә киттеләр.
Галимә апа һәрвакыттагыча өчпочмакларын инде миченә тыккан, тәмле ис өйгә таралган, ә Кәрим бабай тышта мунчасын яккан, кар көрәп йөри.
— И, бабай, киявең барында кар көрәп йөрмә инде, — дип аның кулыннан көрәген алып, тиз генә бөтен карны чистартып өеп тә куйды.
Аннары өйгә кереп, табынга утырдылар. Галимә апа Алиядән күзен алалмады:
— И, балам, йончып киткәнсең бит, авыруың бик нык булган ахрысы. Әйдә әле минем тәмлекәчләрне аша, — дип әле берсен, әле икенчесен кызының алдына куйды.
Алиянең чирдән соң никтер аппетиты югалды. Галимә апа кызының бөтенләй ашамаганын күреп, кияү ишетмәгәндә генә:
— Әллә, кызым, берәр нәрсә бармы? – дип сорап куйды.
Алия әнисен бер дә куандырмад. Шул ук бер җавап:
— Юк, юк, әни, берни дә юк, сорама инде башкача, яме, үтенәм.
— Я инде, ярар, ашамый утырганга гына соравым иде. Башкача сорамам.
Алия әнисе белән сөйләшеп утырган арада Камил бабасы Кәрим белән дөнья яңалыклары турында гәпләште. Мунчаны да булдырып керделәр, кичкә таба бераз кәрт уйнап, өр-яңа кеше булып кайтып киттеләр.
Мондый рәхәт көннәр кыш көне генә шул, җәйдә үз йорты белән яшәгән әби белән бабайның ишек алдында эш бетеп тормый. Утын яру, яшелчә бакчасы, кош-корт, вак-төяк кенә булса да, бер башласаң, көн уздыра шул. Шулай да Камил ярата андый эшләрне. Көне буе тышта эш эшләп, кичләрен мунча кереп, Галимә апаның тәмле камыр ашларын ашап, кайтып барганда ул:
— Эх, бүгенге көн шәп узды, — дип әйтеп куя. Ә үзенең әнисе күпкатлы йортта яши, аңа алар бары тик күчтәнәчләр кертеп, хәлен белеп, чәйләп чыгалар.

 

(Дәвамы бар.)

 

tuimazimcb.ru/index.php?...

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас