Өч көннән "ач күз" урынында икенчесе ауный иде.
– Нишләп тап-таза ирләрне баракта яткырасың, әзи? Курортка килгәннәрмени, – дигәч, табиб ачуланды:
– Син сукыр һәм чукрак, күрмә-ишетмә, башыңны иеп кенә йөр. Бүтән санитарлар кебек.
Алар – уголовник, алар көйләренә биемәгәч, миңа хәтле эшләгән фельдшерны үтергән.
Куркак син, әзи, дисеңме? Миндә кара көчләр белән көрәшерлек көч юк! Синдә дә юк, Рәхимов. Атаманнары белән килештек, ул чиратка сала, кайсысын өч, кайсысын биш көнгә "чирләтә". Аннан безгә ни зыян, чукынсыннар шунда!
Чукынсалар гына бер хәер, болар баракта үз тәртибен урнаштырган иде. Берсенең кабыргасын санады Морзахан, икенчесенең күз төбенә "фонарь" кабызды.
Бүре өере теш кайрады. Ул Галимҗанның сакчы фәрештәсенә әйләнгән иде бугай, берсендә чырайсыз адәм актыгы табибны буган. Егет алай-болай бәйләнсәләр дип куенына яшергән безне ике дә уйламыйча хәшәрәтнең җилкәсенә батырды... һәм, авыртудан үкереп ишеккә таба үрмәләгән бәндәгә җирәнеп:
– Сытам бит, юеш таракан, – диде.
– Әфьюн таптырып җилеккә төшә. – Галимҗан авыр итеп сулады. – Бүген ашамаган, хәлсез мин. Рәхмәт сиңа...
– Рәхмәтен рәхмәт тә... Моннан ары мине яныңда тоталмассың, әзи. Начальникка жалуга чаба хәзер юеш таракан.
– Чапмый, атаманга гына әләкли. Анысы җәза билгели.
– Нинди җәза?
– Син туктаусыз аныкылар белән сөзешәсең, ә ул мондый нәрсәләрне кичерми. Шыпырт кына җыештырачаклар. Синдә очлы без икән, аларда үткен пычак. Шул, Рәхимов!
– Икебезне дә теге дөньяга озаталармы, әзи?
– Мин әле аларга кирәк. Ә сине үтерәчәкләр. Иртәгә таң белән шәһәрнең үзәк больницасына этап китә. Әзер исемлеккә сине тыгам. Җыен!
– Беркая да бармыйм, əзи! Ничек үзеңне генә бүре оясында калдырыйм, ди! Шөлләмим мин бандит сәләмәләреннән!
– Яшь дустым, әгәр син китсәң, миңа тынычрак булыр, китмәсәң, мине дә бетертәсең. Больницаның баш врачы – яхшы танышым, сугышта бер госпитальдә эшләдек. Сиңа ике язу бирәм, берсе шушы танышка, ул сине, янәсе, өч-дүрт ай дәвалагач, иреккә чыгарыр. Икенчесе минем хатынга. Син Галияләрнең авылына сыптыр. Колхозга эшкә урнаш. Галимҗан Салиев, бик мөһим сүзен оныткандай кызарта-кызарта, маңгаен уды.
– Ни, карале, дустым. Син бит инде чын ир-егет, әйеме?
Морзахан гаҗәпләнде: кемнән шикләнә, ә!
– Нинди сүз инде бу, әзи? Чын мин, чын!
– Алайса, беркайчан да, беркайчан да серне ачмам, гомерем буе Рәхимов исеме белән яшәрмен, дип ант ит.
Морзаханның тәнендә бала йоннары кабарды. «Юк...Әйе... Юк... Әйе...»
– Ант, Галимҗан абый...
Табиб аны җиңелчә генә кочаклады:
– Хуш, Карамалай...
Ишегалдындагы "уфалла арбасында ялангач арт чүмечен туңкайткан ир бала йоклый иде. Менә ул, уянып, сузылды-киерелде һәм күзен шарландырып ят абыйга карагач:
– Әттә, – диде.
– Мин абый кеше, энекәш. –
Егет: "Адашып кердемме әллә?" – дип, як-ягына борылды. Дөрес! Авылы да, урамы да, йорты да шул. Ничә кешедән сораша-сораша килде, ялгышмас, шәт. Ә бу малай, мөгаен, Галимҗан абыйның ыштансызы иде. Өйдән йөгереп чыккан хуҗабикә, әлбәттә, юлчыны танымады.
– Абау, кем син?
Типсә тимер өзәрлек пәһлеван бөтәшкән сукбайга әверелгән иде.
– Исәнме, Галия апа? Сиңа язу бар.
Хатын бөгәрләнгән кәгазьне, сүтеп, кат-кат укыды:
"Күршебезне туганың кебек каршы ал. Галимҗан".
– Абау, синме соң, үскәнем? Абыең белән кайда очраштыгыз? Абау, тегендәме?
– Тегендә, Галия апа, тегендә.
– Хатлары сирәгәйде. Ни хәлләрдә икән, Ходаем?!
Ишморат (бу исем хәзер сөяккә үк ябыштырылган, яңадан тусаң гына, ул кубар) үзе дә табиб турында еш уйлый иде. Кем белгән аның хәлләрен, кем?! Больницада "дәвалану" биш айга сузылды, тимер юл станцияләрендә ташкүмер бушата-бушата Татариягә кайтканда, елдан артык вакыт үтте. Сәләмә өс-башымны рәтлим дип җыйган акчасын Мәүлидәсенә күлмәклек тукымага туздырды.
Галия сорауларын яудырды гына.
– Сине ни өчен сөрделәр соң, Морзахан?
– Телем өчен, Галия апа. Төзәтим әле, минем исемем – Ишморат. Морзахан үлде.
– Тәүбә, авызыңнан җил алсын, үскәнем! Син менә бит, исән. Әйдәле өйгә, әйдә. Әти белән әни кунакта, иркенләп сөйләшербез.
Ике яшьләр чамасындагы малайның күзе һаман кунак абыйда иде.
– Әтиең түгел, Әбүзәр. Әтиең еракта, багалмам.
Егетнең хикәятен тыңлаганда, хатын бертуктаусыз елады.
– И-и Ходаем, сине дә, аны да нахакка җәзаладылар, и Ходаем... Язмыш, үскәнем, язмыш. Синең карының ачтыр, әйеме? – Галия, мичтән чуен тартып, алюминий тәлинкәләргә өйрә состы. – Аша, көч җый, кем...
– Ишморат мин, Ишморат...
– Менә инде... Үз исемең белән дә яшәмә, и Ходаем!...
Галия апа, күз кырыем белән Мәүлидәмне барып карыйсы иде. Бүләгем дә капчыкта.
– Ай, җүнсез! Карыйсы, имеш. Бүләге капчыкта, имеш. Әйтерсең Сарытау бакча башында гына. Безнең андагы агач йортларны урамы белән сүткәннәр. Синең Мәүлидәң дә...
Ишморат ашка тончыкты.
– ...Нишләгән Мәүлидә?
– Каядыр күченгән. Ахирәтем белән хат язышабыз, белешермен. Ул якларда иснәнмә дә хәтта. Галимҗан абый ант иттерде, дисең бит, бозма антыңны, кем... Ишморат үскәнем. Юкса үзенең башын каторгада черетерләр. Колхоз рәисе – туганым, эшләрсең дә ашарсың.
– Мәүлидәмне сагындым...
– Ә кем сагынмаган? Без, улым белән, әтиебезне икәүләшеп сагынабыз.
– Мәктәптә укытасы иде...
Вакыт-вакыт ничек буталганын егет үзе дә сизми иде.
– Бәй, характеристикаңда ниләр язылган соң, үскәнем?
– Бур, карак, урам шпанасы дип... Укымаган, надан дип...
– Ходай сине ник бу кадәр җәзалады икән, үскәнем, кем?...
Ишморат мин, Ишморат...
Хуҗалык рәисе дә аны башта ук өнәмәде.
– Калхузга читтән кайткан шпананы ияләштергән өчен, партоешма секретаре баштан сыйпамас, кәничне. Ну Галимҗан кияү кешесен борырга уңайсыз. Үзенең изгелеге күп тиде. Сиңа нәрәт шул: терлек фермасының тишек-тошыгын ямарсың, тәрәзә рамнары черегән, яңартырсың, Ишморат энем. Пока терлекчеләр йортында кунарсың. Кызлар сөт эчертер...
Гаҗәп, гомер балта тотмаган егет тәрәзә рамнарын коеп кына куя иде. Эчендә җен-пәриләр тузынса да, карусыз иде Ишморат. Әгәр ул эш белән юанмаса, Мәүлидәсен юксынудан йөрәге челтәрләнер иде, мөгаен.
Салкын кышлар кышланды, өй кыегыннан тамчылар тамды. Моңарчы сыер савучы кызлар, "шпана" дип аңардан пыжымлап читтәрәк йөрсәләр, яз җилкеттеме, әллә күңелдә мәхәббәтләре борынладымы, үткән-сүткәндә шаяртып егеткә сүз ката башладылар. Элеп киптергән кебек ябык Ишморат түгел иде инде ул, яртышар чиләк яңа сауган сөт эчә-эчә, шыр сөякләренә ит кундырып, матураеп тазарган иде. "Әйдәгез, шпананы шобага салабыз, кайсыбыз ота, егетне шуңа өйләндерәбез", – дигән бер "акыллысы" үзе үк көрәк сабының очын эләктергән. Фәгыйлә исемле ул чая кызны, киендереп-ясандырып, терлекчеләр йортына кертеп тә җибәргәннәр ахирәтләре. Галушын исә яшергәннәр...
Каны кызса да, Ишморат тыныч кына:
– Өеңә кайт, кеше көлдермә, – диде.
Егеткә көчләп тагылган чая Фәгыйлә һич кенә дә кыенсынмый иде.
– Мин – синең насыйбың, матур гына яшик. Йорт тергезербез, балалар үстерербез.
Ишморатның түземлеге төкәнде.
– Кайт, диләр!
– Урамда ташу, ничек кайтыйм, ди! Яланаяк су ерыпмы? Галушымны качырдылар бит кызлар.
– Синең галушыңда минем эшем юк! Әйдә!
"Кияү" әрсез "кәләш"не җиленнән уратып тотты. Тыпырчынды Фагыйлә, дөп-дөп егетнең күкрәген кыйнады, капка төпләрендәге артсыз эскәмиягә бастыргач:
– Печмәгән кәҗә тәкәсе! Сиңа мин әрәм! – дип кычкырды.
– Хуш иттек, кызый!
Ә язмыш: "Чү әле, егетем, бөтенләй хушлашма", – дигәндер. Иртәгесен колхозчыларны иске клубка җыйдылар. Кызыл постау япкан өстәл янында чекерәйгән район вәкиленең йөзе кайгылы, күгәрчен диярсең – рәиснең дә күзе кып-кызыл иде.
– Иптәшләр, – диде вәкил. – Бүген авыр хәбәр ишеттек. Атабыз Сталин вафат. Без – ятим...
Бинаның тишек түбәсеннән шыбырдап яңгыр койдымыни, хатын-кыз дәррәү еларга тотынды. Ишморатның исә каный-каный хәлсезләнгән өмет канатлары кабат терелде, кабат югарыга талпынды.
– Ура, ирек!
Аның гайрәтле тавышы клуб диварларының ярыгына хәтле тулды.
– Безобразие! – Район вәкиле күркә сыман кабарынды. – Кем бу?
– Игътибар итегез. Питыр Николаевич, – диде рәис. Аннары Ишморатка борылды:
– Энем, яхшы чакта ычкын әле син!
...Төнлә киртәләрне җимереп качкан сыерларны куа-куа хәлдән таеп, үле йокысы белән йоклаган Ишморат ферма мәйданындагы "сугыш" турында әбәттә генә белде. Галия аны көнаралаш борчак оныннан пешергән көлчә белән сыйлый иде. Хатын егетнең клубтагы "батырлыгы"н яратмаган икән.
– Үскәнем, дәшмәвең мең алтын иде бит. Алар белән бәйләнәләр димени! Вәкил кара эчле, әче таңнан сине кулга алырга ике милиционер җибәргән. Кызлар сәнәк-көрәкләр белән сине яклаган, тегеләрне терлекчеләр йортына якын да китермәгәннәр. Тагын килсәгез, бунт оештырабыз, сыерларны саумыйбыз, дигәннәр. Кыз-катын дуласа, прокурор да җиңәлми. Фагыйләгә рәхмәт, ул оештырган барысын да. Юкка рәнҗеттең син аны, үскәнем. Синең өчен җанын фида кыла бит әнә.
– Мәүлидәм күзен мөлдерәтеп карый, Галия апа. – И-и Ходаем, сиңа әйттем дә инде, ахирәтемнең хаты турында. Сезгә никах укыган бабай мәрхүм, ди.
– Сарытауның иңен-буен актарып табам Мәүлидәмне!
– Әтәчлән тагын! Тыштан гына дәү, эчтән бәләкәй шул син, үскәнем. Галимҗан абыеңны көтик әле. Ирек, дисең бит, бәлкем, яңа патшаның амнистиясенә эләгер.
(Дәвамы бар.)