Карамалай...
Кем аңа эндәшә, кем? Бу кушамат икәүгә генә билгеле иде. Кул-аягыннан сөйрәп караңгы бинага кертеп ыргытканнан бирле саташты Морзахан. Хәер, әз-мәз хәтерләп калды ул: аны вагоннан ат арбасына күчерделәр, димәк, соңгы тукталыш бу – Магадан тирәсе...
– Михай, давай бу үләксәне кырга гына бәрик, барыбер ипләнмәячәк...
Беренче тавыш мәрхәмәтсез, ә икенче тавыш мәрхәмәтле иде:
– Ты что, Вань, не бери в душу грех, адәм баласы же, жалко, лазаретка илтик, дежур доктор карасын.
...Кемдер аның авызына шешә каптырды. Әйтерсең ул терек суы белән сугарылды, тәннән аерылырга кыбырсыган җан белән томанга уралган аң кире хуҗасына кайтты. Морзахан, өрелеп шешкән күз кабагын селкетеп, үзенә су эчергән изге затка бакмакчы иде, күзе ачылмады.
– Карамалай...
Тонык тавыш әллә җиде кат күктан, әллә җиде кат җир астыннан саркыды. Аны шулай хирург Галимҗан белән Мәүлидә генә үчекли иде.
Ярылган иреннәр әрни, теле шешеп, авызына сыймый иде.
«Кем син?» – дип сорап та булмый. Ник салкын, ник туңдыра? Аны боз кантарына терәгәннәр бугай... Егет капшанды. "Боз"... адәм иде, Морзахан тапчанда мәет белән янәшә ята иде. Төш бу, төш!
Ул:
– Уятыгы-ы-ыз! – дип ыңгырашты, аннан, сәкедән сикерергә дип, терсәгенә таянды. Шунда аның маңгаеннан җылы кул сыйпады:
– Шыпырт, Карамалай. Яныңда мин Галимҗан.
– Уятыгы-ы-ыз!
– Син уяу, Карамалай, уяу.
– Галимҗан абый? Син?
– Мин, мин!
– Ник караңгы? Сукырайдым микән?
– Чөнки төн. Күзең исән. Ут юк, куышлы лампаның керәчине бетте. Менә тагын очраштык, яшь дустым. Алдан ук планлаштырсаң да, болай юллар кисешмәс. Син лагерь лазаретында, минем куышта. Такта сәке бер генә, шуңа күрә мәет белән салдым. Ул кичә үлде, күмәргә җитешмәделәр, синең бәхетеңә, Карамалай. Мин сезне алмаштырам. Икегез дә кара, икегез дә буйлы, икегез дә татар. Бер-берегезгә охшаган. Лагерьда меңәрләгән тоткын, кем кемнең йөзен хәтерләсен. Так что Абдрахманов Морзахан мәңгелеккә китте. Бүгеннән син – Рәхимов Ишморат.
– Нинди уен уйнатасың син, Галимҗан абый?
– Тыңла һәм колагыңа киртлә, Карамалай. – Хирург ачулы иде. – Статьяң куркыныч. Син – сәяси, син – ил дошманы!
– Кайчан да булса котылыр идем әле. Сталин мәңге яшәмәс.
– Ләкин чылбырның һәр өзелгән боҗрасы урынына яңасы ялганыр. Нинди генә заманда да төрмә-лагерьлар ябылмаячак. Киресенчә, елдан-ел артачак кына. Аннары биредә кансыз бандитлар күп, алар төркемгә оешкан, алар һәркемне үзенә буйсындыра, буйсынмыйсың икән, көпә-көндез йомдыра. Бәхәсләшүеңнән тукта! Абдрахманов Морзахан вафат. Син – Рәхимов Ишморат Шакир улы! Кабатла!
– Пычаксыз суясың, Галимҗан Салиев!
– Киреләнмә, егет! Кабатла!
– Ну, Ишморат, ди, Рәхимов, ди. Шуннан?
– Таң аткач, сине туберкулёз белән авыручылар барагына илттерәм. Анда лагерь начальнигы баш тыкмый, чир иярер дип курка. Ике-өч атна ничек тә түзәрсең, егет!
Әгәр әз генә талпынырлык көч тапса, ул никадәр дус санаса да, хирургның тәкъдименә ризалашмас иде, әмма гәүдәсе камыр да камыр шул. Яшисе дә килә... Үлем исә якын, бик якын... Яшисе иде... Мәүлидәсе хакына! Чү, хәлләнсен генә, бу ялган уеннан баш тартачак Морзахан. Ул үзе булып калачак, үзе! Бүтән аңын җуймаска тиеш егет. Уяулык кирәк, уяулык! Үзенчә дәртләнде Морзахан, дәртләнде. Шөкер, рухы имгәнмәгән иде.
Аны баракка күчерделәр. Сәке башына "Рәхимов И." дигән язу элделәр. Хәтере бер ачылып, бер ябылып, куе томан эчендә "йөзде" ул. Күз аллары яктырганда, тычкан сыярлык кына барак тәрәзәсеннән ак тасма сузылган, бу үзенә күрә көн икәнлегенә ишарә иде. Егет, муенын боргалап, "яңа фатир"ын өйрәнде: акшарланган түшәм, дивар, ике рәт төзелгән тәбәнәк кенә ятаклар... Унлап кына булыр... Өчесе буш. Алтысында "өйдәшләр". Кайсы каһ-каһ йөткерә, кайсы ыһылдый. Аларга берсе дә игътибар итми, чөнки шыксыз "үлем тартмасы"нда аларны инде газраил сагалый иде.
Авыз-борынын чүпрәк белән томалаган санитар, кереп, "обход" дип кычкырды. Һәм шуның белән аның вазифасы тәмамланды. Морзахан суга тилмермәде (Галимҗан абыйсының кайгыртуы), озын муенлы пыяла шешә ятак кырыенда гына иде. Ашау онытылды, йә ашказаны кечерәеп бөрешкән, йә, организм тирән кичерешләрдән тетрәнеп, ашкайнату системасы бозылган иде. Ул төн белән көнне тәрәзәчектән генә аерды. Төн – үлем, ә көн яшәү билгесе иде. Яшисе килү теләге шулкадәр көчле иде ки, башка теләкләр аның белән чагыштырганда чүп кенә иде. Аны Мәүлидәсе көтә! Елак Мәүлидәсе...
Авыз-борыны томаланган санитар тагын "тәмуг"ка килеп керде. Кулында калай кружка иде.
– Рәхимов синме? Мә.
Суга он бутаган сыеклыкны суырып кына алды ашказаны. Галимҗан абыйсы тәки терелтә. Менә ул үзе дә күренде.
– Ну, хәлләр ничек? Рәхимов?
Рәхимов... Күңел кабул итми бу исемне, ишеткәч тә, җан-тән карыша.
– Әйбәт кенә.
– Битеңнең шеше кимегән. Тереләсең, Рәхимов. Иртәгә дә боламык белән сыйларлар...
– Рәхмәт, ә бүтәннәрне ник ашатмыйлар?
– Бик ашатыр идек, тамакларына тыгыла. Күп сөйләшмә, Рәхимов!
...Яшьлекнең даруы үзендә икән, ул табиб билгеләгән өч атна срокны ун көндә тутырды. Барактан якты дөньяга аны Галимҗан алып чыкты.
– Лагерьга әллә кайчан китерелгән тоткын кебек атла. Кәпәчеңне маңгаеңа ук батырып ки. Кулыңда ак чүпрәк, әгәр начальниклар очраса, ютәллә, телеңне тешләп канаткач, чүпрәгеңә төкер. Саклану комачауламас.
Ул музейда түгел, туктап-туктап экспонатларга сокланасы юк, биек сак каланчасы, кылтайган бараклар, ир-атлар төркеме болай да кылчык төсле күзгә кадала.
– Анда җыен-фәләнме соң?
– Капка төбендәме? Халыкны юл төзелешенә куалар, Рәхимов.
Морзахан, чыраен сытып:
– Хет, "Карамалай" дияр идең, анысы йөрәккә ятышлырак, – диде.
– Кызганыч, Карамалай үлде. Үлеме турында документлар тапшырылды, Рәхимов!
– Кем иде соң ул синең... теге... – Егет зәһәреннән буыла язды. – ... теге Рәхимов дигән бәндәң?
– Омскидан ул. Минем татар икәнемне белгәч, "әзи" дия иде. Кеше таламаган, кеше үтермәгән, банклар баскан. Үпкәсе черегән иде. Чүт кенә хәлен җиңеләйтим дип, төнгелеккә бүлмәмдә тота идем. Миндә җан бирде... Кызганыч, батыр егет иде.
– Ә мин ничек "үлдем"?
– Кыйнап, эчеңә кан саудырганнар.
– Вәт әкәмәт! Сине тикшермиләрмени? Отчёт сорамыйлармы?
– Наив бала. Кая эләккәнеңне күзалласаң иде син, Рәхимов!
Үлек ул – срогы чыккан товар! Аны илтәләр дә чокырга күмәләр!
– Ярсыма, әзи.
– Ә син ярсытма, яме? Сине ни өчен монда сөрделәр дип төпченмим дә, телең өчен каза күрәсең. Кара, Рәхимов, лагерьда буза куптарма, руслар әйтмешли, тише воды, ниже травы.
– Авызыма җилем сыларсың микән, әзи?
– Да-а, сиңа нуль ышаныч. Шуңа күрә сине үземә беркеттерәм. Син бүгеннән минем ярдәмчем буласың.
– Үпкәсе черегән Рәхимовыгыз кинәт терелеп эшли башлый! – Морзахан көлде. – Могҗиза, валлаһи!
– Аның әле ике-өч ай чамасы яшәрлеге бар, диик, Рәхимов. Аннан күз күрер. Әнә каршыбызда лагерь начальнигы калыкты. Ютәллә!
Репетициядән тыш та үз ролен җиренә җиткереп уйнады егет. Тел генә авыртты. Кан таплы чүпрәген артык та "җилләтте", ахрысы, кара фуражкасы хисабына буен озынайткан башлык, җирәнеп, йөзен читкә бора-бора:
– Ник бу туберкулёзник баракта түгел? – дип сорады.
– Иптәш Лаврентий Абрамович, сез таза-таза тоткыннарны юл төзелешенә билгелисез, ә миңа булышырга авырулар гына кала.
– Салиев! Каторжаннарга төрле диагнозлар куеп, эштән азат итәргә гадәтләндең, ә миңа план тутырасы, план! Бик узынсаң, көрәк-кәйлә тоттырып, үзеңне таш актарырга җибәрмәгәем!
Доктор Галимҗанга артист роле тәгаенләнмәгәч, җавабы коры иде:
– Сез тоткыннарны миңа үләргә генә китерәсез шул, иптәш Лаврентий Абрамович.
– Пшол собака!
– Рәхмәт, иптәш нәчәлник. Әйдә, җәтрәк атлыйк, Рәхимов!
Морзахан йодрыгын йомарлады.
– Муенын өзәм хайванның!
– Кайнама, Рәхимов.
– Ничек син боларга эшкә ялландың, әзи? Әллә акчага күзең кыздымы? Капчык белән түлиләрме сиңа?
Галимҗан Салиев аны үзенә таба авыштырды:
Безнең хакта бик начар фикердә икән син, Рәхимов. Мин богауда. Катлы-катлы богауда. Озын тарих. Берсендә, хәрби кыр госпитале чолганышта калгач, немецлар өстебезгә бәреп керде. Генералларының күкрәген пуля ярган. Миңа шарт куйдылар: әгәр операция ясап коткарсам, яралы солдатларыгызга тимибез, диләр. Маңгайга автомат терәлгән килеш, иптәш фрицның пулясын суырып, күкрәген тектем. Менә шуны безнекеләр сигез елдан соң искә төшерде. Гафу ит, беркем белән дә хушлашырга өлгермәдем, кыска тоттылар "дүрт хәрефлеләр".
– Их, әзи, әзи, ник мине үлгән итеп кенә күрсәтмәдең икән? Үземә кабер казыттырмый идем мин, башларына көрәк белән ора идем дә кача идем.
Галимҗан аның беләгеннән чеметте.
– Мәетне, лагерьдан алып чыкканда, штык белән кадап тикшерәләр, Рәхимов. Хыялланма! Хәзер вазифаңа кереш. Син – өченче санлы санитар. Идән юасың, какырык савыты түгәсең, олы йомышы да, кече йомышы да астындагылар бар, шуларны чистартасың. Кисәтәм, авырулар белән дорфа кыланма, мәрхәмәтле бул, алар үлем белән тарткалаша. Тагын бер кисәтү. – Хирург бармагын селкеде. – Икенче баракта пеллагра, ягъни гади телгә әйләндергәндә эч китү, тән тиресе кубу кебек зәхмәтләрдән интегүчеләр белән "такырбашлар" да ята. Алар еш алышына. Берсе белән дә чәкәләшмә! Ишет!
Чит-ят исем мәет өстеннән салдырып алган күлмәк төсле, кан тамырларын өшетә, егет Абдрахманов Морзахан булып туган һәм Абдрахманов Морзахан булып үләргә тиеш иде. "Качарга" дигән уй көннән-көн ныгыды. Әвен хәтле Морзаханны курчактан әз генә калкурак Мәүлидәсе тилертә иде. Сагыну бәгырьне телде, йөрәкне елатты, төннәрен шул кызны чакырып саташты. Төссез һәм соры көз айлары җиткәч, сагыш-юксынулар отыры арта, җитмәсә, колак төбендә дәрескә чакырып көмеш кыңгырау чыңлый иде. Сабыйларның ап-ак күңел дәфтәренә хакыйкать орлыгы чәчәргә тиеш иде мөгаллим Абдрахманов Морзахан...
– Качам, әзи, – диде ул. – Без бит күршең Мәүлидә белән никах укыткан идек.
Галимҗанның сынаулы карашын тоеп, егет ашыгып өстәде.
– Мин бит аның бит очыннан да үбә алмадым. Кәләшем зарыгып көтәдер.
– Көтми. Синең үлемең турында аның адресына белешмә җибәрдем. Монда шундый тәртип.
– Үлгәннәр дә кайчак терелә, югалганнар да кайчак табыла, әзи.
– Киртәне генә уз, каланчадагы сакчы-укчылар маңгаеңа шундук ядрә чәпи. Әгәр дә инде ниндидер могҗиза белән лагерьдан чыгасың икән, шуны бел: мине стенага терәп атачаклар. Мин бит синең өчен җаваплы кеше, сине үземә алдырттым. –
Табибның кинәт йөзе сагышланды.
– Миңа да үләргә ярамый. Галия апаң Татариягә качты, ул авырлы, кыз яки малай туачак безнең, Алла кушса. Баламны ятим итмисе иде. Исән-сау срогымны тутырсам, гаиләм янына кайтам.
Тау күчсә дә, холык күчми икән, энә очы кадәр гаделсезлектән дә дөрләп кабына торган Морзахан үзе үк коллыктан котылу сәгатен тизләтте. Әнә шул чирле "такырбашлар" белән эләгешүдән башланды ул. Берсе, норма белән бирелгән ипиен капыл-копыл йоткач, күршесенең телеменә үрелгән иде, барак җыештыручы егет шап иттереп аның кулына сукты.
– Кеше өлешенә тимә!
– Ул барыбер үлә! – дип акырды ач бәбәк. – Эчеңне тишәм, чахотка!
– Тишкәннәр, ди! – Морзахан аңа йодрык күрсәтте.
(Дәвамы бар.)