Литература
16 Февраля , 07:00

Урман карачкысы

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ.4. (Ахыры.). Төш булмады бу. Юк, төш түгел! Ул ярым уяу, йоклый алмый саташып ята икән ич. Чигә төбендәге аваз гына, чаңгы табаннарыннан түгел, башы авырта, башы шулай чыңлый-сызгыра икән аның.— Менә уяндың да, Нургаяз ага, мин чәй әзерләдем, — дип, елмаеп, балкып дәште аңар егет. — Запаслы яшисең икән ич син, мин монда әллә нәрсәләр таптым әле.Рәхим итәсез, дигәнне аңлатып ул өстәлгә ымлады. Келәттән алып керелгән бал-май, киптерелгән урман сыйлары, төрле тәм-том белән тулган иде өстәл өсте.— Булдыргансың, егет икәнсең, — дип, аңарга кушылып елмаерга итте урманчы да.

Урман карачкысыУрман карачкысы
Урман карачкысы

Төш булмады бу. Юк, төш түгел! Ул ярым уяу, йоклый алмый саташып ята икән ич. Чигә төбендәге аваз гына, чаңгы табаннарыннан түгел, башы авырта, башы шулай чыңлый-сызгыра икән аның.
— Менә уяндың да, Нургаяз ага, мин чәй әзерләдем, — дип, елмаеп, балкып дәште аңар егет. — Запаслы яшисең икән ич син, мин монда әллә нәрсәләр таптым әле.
Рәхим итәсез, дигәнне аңлатып ул өстәлгә ымлады. Келәттән алып керелгән бал-май, киптерелгән урман сыйлары, төрле тәм-том белән тулган иде өстәл өсте.
— Булдыргансың, егет икәнсең, — дип, аңарга кушылып елмаерга итте урманчы да.
— Яңа ел җитеп килә, Нургаяз ага, торасыңмы соң, шунда гына китеримме?...
— Кирәкми, торам. Торырга кирәк! Яңа ел ич, аны урын өстендә каршы алу әйбәт булмас...
Кипкән җиләк, мәтрүшкә һәм бөтнек салып пешерелгән чәй эчте алар. Маңгайларына тир бәреп чыкты, бит очларына алсулык йөгерде. Өйгә дә җылы төшкән иде инде. Егет свитерын салып урындык артына элде. Нургаяз да изүләрен ачып җибәрде. Бераз җиңеләеп киткәндәй булды бит әле. Шулай да  эчке киеренкелек тә таралып бетмәгән. Талгын тынлык урнашып алды. Ләкин бу юлы ул озакка сузылмады. Алар икесе берьюлы кинәт сискәнеп куйдылар: баш очларындагы сәгатьнең күкесе тәрәзеннән башын тыгып кычкырырга керешкән иде. Башларын күтәреп карарга кыймый тордылар, югалып калдылар алар бер мизгелгә. Күке тавышын санадылар... Ун. Унбер... Унике! Нургаязның хәтта кулындагы чынаягы төшеп китә язды.
— Унике дә тулган, — диде ул, дулкынлануын һәм җиңелчә калтырануын яшерә алмыйча.
— Яңа ел белән! — дип, аягүрә торып басты егет. Һәм җитез генә ишек чатына барып, тун кесәсеннән ялт кына бер ярты тартып чыгарды. — Минем монда бер акбашлы егетем дә бар иде, — дип, өстәлгә дә китереп утыртты ул аны. Аннан, тиз генә бөкесен ачып, ике стаканга койды.
— Ул нәрсә белән дуслык юк, кирәкми, — дип, стакан белән үзе арасына кулын аркылы куйды урманчы. — Мин чәй белән генә... Әйдә, котлы булсын Яңа ел!
Бәйрәм хөрмәтенә тагы тынлык урнашып алды. Теләсә-теләмәсәләр дә һәр икесе елмайгандай иттеләр, бер-беренең күңелләрен күтәрделәр.
— Шампанский булмады шул... Кем белгән бит аны, — дип үзенең уңайсызлануын белгертеп алды егет. — Әллә дим, Нургаяз ага, тәвәккәллибезме соң, яңа ел хөрмәтенә дим.
— Шампанские да, шайтанские да кирәкми. Аллага шөкер! — диде урманчы, артык кысташуга урын калдырмаслык итеп.
— Син нәрсә?! Ничек була инде бу, Нургаяз ага? — дип, кулындагы кырлы стаканны күтәрергә-күтәрмәскә белми тартынып торды егет.
— Миңа, әнә, куе итеп тагы берне ясап бирсәң, шул бик җиткән.
— Син нәрсә? Урманчы ич син, Нургаяз ага... Монда, саф һавада, бер стаканнан гына ни булсын. Авыртуларың да басылып китәр иде.
Егет кыставында булды һаман. Әмма Нургаяз уйламаган-көтмәгән җирдән кызып китте, күңелендәген турыдан әйтеп салды.
— Урманчы... — диде ул, иреннәрен турсайта төшеп. — Урманчыны кем дип беләсез соң сез?! Агач төбе саен аракы эчеп, поши ите белән авыз итеп, умарталык аланында бот күтәреп эшсез ятучы дипме? Акланма, шулай уйлыйсыз. Урман сезгә нәрсә?... Байлык — и все! Урман — бүрәнә. Урман — утын. Урман — печән. Урман — җиләк-җимеш... И все, тегесе-монысы дигәндәй... Туктатма да, акланма да, әйтә башлагач, бетерим. Сиңа димим, күпләр шулай уйлаганын беләм. Чыдасын, өлгерсен генә урман, барысы да алырга менә. Бирергә түгел! Инде менә хәзер ит кирәк булган. Малны да асрап торасы юк икән, мендең дә атып төштең. И все! Бер кышлык ит! Әнә ич, ничек җиңел икән... Ата-бабаның шуңа башы җитмәгән. Яшьләр акыллы хәзер, акыллы яшьләр үсеп җитте...
— Тукта әле, Нургаяз ага. Син нәрсә?! — дип, кабаланып бүлдерергә ашыкты егет. — Юкка кызасың. Әйдә, тынычланыйк. Төрле кеше бардыр. Яшьләр арасында да төрлесе бар. Нигә дип әле, менә хәзер һәм миңа әйтәсең син боларның барысын?
Нургаязның дулкынлануы йөзенә чыкты. Ачык изүеннән күренеп торган муенында хәтта тимгел-тимгел кызыл таплар пәйда булды аның. Ләкин ул үзенең шулай вакытсызрак кызып китүен, эченә җыелып килгәннәрне бер селтәнүдә чыгарырга керешкәнлеген дә сиземләмәде түгел. Тынычланырга теләп иреннәренә чәй китерде ул. Шулай да ярты юлда өзелеп калган фикерен тәмамламый калмады.
— Ә беләсеңме син, — дип, дәвам итте ул, ипле һәм эчкерсез сөйләшүгә күчеп. — Иң авыр елларда, ашарга ризык булмаган чакларда да урманга мылтык күтәреп йөрмәде халык. Кычыткан ашады, черек бәрәңге күмәче пешерде, бөре җыйды. Әмма пошиларга кул сузмады.
Яңа ел хөрмәтенә дип, кулында күпме гомер тотып торган стаканны нишләтергә белми, икеләнеп калды егет. Шулай да, тәвәккәллеге җитмәде, ахры, ялгызың ничек эчеп утырырга кирәк дигәндәй, бераздан аны читкә этеп куйды.
— Шулай дисең инде, Нургаяз ага... — дип сузды ул, тел очына килгән соравын ничек һәм ни рәвешле бирергә белми аптыраган кеше сыман. — Ярар, куеп торыйк, әйдә, сөйлә әле... Соңыннан ничек булды соң, соңыннан? Умарталык яныннан ничек кайттың? Кем алып кайтты үзеңне?
— Минем Юлдашым бар ич, Юлдаш исемле этем. — Гел уйламаган җирдән күңеле күтәрелеп китте урманчының, җылы хатирәләргә бирелүдән күзләренә якты нур йөгерде. — Ярсып эт өргән тавышка, колак төбемдә этнең кайнар сулышын тоюдан аңга килгәнмен. Бәйдә тотмыйм ич мин аны, үзе эзләп тапкан. Тирә-ягымны таптап, такырайтып бетергән иде инде. Якадан өстерәп өйгә алып кайтырга азапланган, телогрейканың, әнә, карарлыгын калдырмаган, чәйнәп ташланган кебек. — Этенең шул кыланышларын күзалдына китереп, ул ирексездән, горурлану катыш елмаеп ук җибәрде. — Өйгә  кайтып җиткәнче бер адым читкә тайпылмады үземнән. Каза килгәнен каян белгән диген, менә бит хикмәт. Эт кенә диген син аны шуннан соң. Кешеләр калдырып киткән, ә эт өйгә таба өстерәпме-өстерәп маташа. Гаҗәпләнерсең дә...
— Бәлки ул кешеләр сине күрмәгәндер?... Пошига тидерә алмагач, аны куа киткәннәрдер тагы. Сиңа дип атмаганнар ич инде, — дип урманчының кешеләргә булган ышанычын якларга кереште егет.
— Бәлки шулайдыр, — дип үзенең карышмавын белгертте урманчы. — Бәлки... Шулай да мин бит үзем дә мылтык тоткан кеше әле... Нинди генә игътибарсыз, мәнсез кеше дә аткан ядрәсенең кая барып тиюенә битараф булмый, кызыксына. Бушка очырса да, кайсы якка каерган дип, агачлардан ядрә эзе эзләп йөрисең әле аны. Фашист солдаты түгел ич, алар гына автоматны кендеккә кадәр төшереп арлы-бирле атып йөрделәр.
Дөнья күргән кешенең сүзләреннән гыйбрәт алып, баш кагып тыңлады егет.
— Әйбәт булмаган, билгеле... Шулай ташлап китүләрен әйтәм, әйбәт булмаган.
— Гомер кичеп, кешегә зыян китергәнем булмады, дисәм дә ялган булмас. Үземне дә хөрмәт итәләр кебек иде.
— Шулаен шулайдыр да, әнә ич, ташлап киткәннәр дисең...
— Китүен киткәннәр... Ташлап китеп, җаннары тынычлангандыр дисеңме әллә?
— Ярый да бит эт килеп коткарган. Кар өстендә өшеп тә үләргә мөмкин.
«Миңа — урман карачкысына — ни булсын соң?» — дип шаяруга бормакчы булган иде Нургаяз. Тик, шундук ул ниятеннән кире кайтты, шаярырлык идемени соң аның хәле?
— Син нәрсә?! — дип, аны егет тә урынлы кисәтеп алды.
— Дөнья бу, улым. Ә дөньяда кылган игелек югалмый. Эт булмаса, шул ук поши булса да кире әйләнеп килгән булыр иде. Ничек итсә итәр, өшеп үләргә ирек бирмәс иде. Кабан дуңгызы, бүре булса да... Табигатьнең тәртибе шундый аның, үзенә игелек кылганны бер җанвар да онытмый. Иң кыргый һәм ерткыч дигәннәре дә.
— Кеше дә табигать баласы  ич, әнә, ташлап киткәннәр дисең?
— Кешеләр... — дип, уйланып калды Нургаяз. — Кем белә, ә бәлки кеше исемен күтәрерлекләре булмагандыр. Ни аллага, ни муллага дигәндәй, азмыни...
— Барыбер кешеләр ич инде.
— Ә беләсеңме, никадәрле генә каты бәгырьле булмасын, андыйларның да кешелеге уяна ул бер. Бәлки, аларны әйтәм, үзләре үк кире әйләнеп кайткан булырлар иде әле. Бәладә калдырмаган булырлар иде ялгыз урман карачкысын.
Егет кинәт сискәнеп үк куйды. Нургаязның үзе турында шулай сөйләшүенә риза түгел иде булса кирәк.
— Нургаяз ага, әйтмә әле шул «урман карачкысы» дигәнне. Хет син әйтмә, — дип, беренче тапкыр тавышын күтәрде егет.
— Нәрсә булган, урман карачкысы булгач, дисеннәр соң, аның ни гаебе бар?!
Һәм үзе дә көтмәгәндә, аның күңеленә күптән булып узган, онытылган хатирәләр килде. Олы улы чыгарган кушамат ич ул. Сабый чакта «әтиең кем?» дип сораган кешегә, «урман каравылчысы» диясе урынга «урман карачкысы» дип җавап биреп, килгән-киткән кунакларны шул көлдерә торган иде. Шуннан тагылып калган кушамат. Бу кушаматы белән аңар гомер буе үз итеп, яратып кына дәштеләр.
Аңлашылды дигәнне аңлатып баш кагып алгач, егет тагы да өзелеп калган  әңгәмәне яңартырга ашыкты.
— Кайтмаганнар... Ташлап калдырганнар, әнә.
— Исләренә төшәр әле бер, барыбер.
— Төшсә ярый да... Уйланмыйча гына яшәүчеләр дә җиткән.
— Уйланмыйча яшәү... Яшәмичә уйлау... Белмим, буламы икән?!
Бу хакта сөйләшәсе дә килми иде урманчының.
— Кая әле, бераз хәл алыйм булмаса, — дип, өстәл артыннан ипле генә торды да караваты өстенә барып ауды Нургаяз. Йончыганлыгы йөзенә чыккан иде аның. Шулай да сүзне үзе дәвам итте ул. — Ә бит минем үземнең дә абзарда атым бар. Чыгып сарай капкасын ачсам, янәшәмә үзе килеп басачак. Нинди генә хәлдә дә исән-аман авылга алып төшәчәк.
Бу ни әйтергә тели, дигәндәй, кинәт борылып алды егет.
— Мин алай итмәдем, — диде урманчы, эчке бер канәгатьлек кичереп. — Ә нигә?
— Төшсәң, врачка барырга кирәк. Врач милиция чакыртачак. Китә шуннан, китә әйләнеп... Минем аркада кемнеңдер өтермәгә барып керүен теләмим. Аның бит әле ата-анасы, туган-тумачасы да бар дигәндәй, беләсеңме, күпме кешенең тынычлыгы качачак?!
— Үзеңә аткан кешенеме... Шуны кызганасыңмы? — дип гаҗәпсенде, аңлый алмады егет.
— Миңа атканмы, пошигамы?... Пошиның бозавын чалып киткәннәрме? Хикмәт андамыни. Барысы да бер үк кыргыйлык ич!
— Ә син шуларны кызгандым дисең?
— Кыргыйлыкларын түгел, кешелекләрен кызгандым. Кеше ич...
— Юк, Нургаяз ага, булмый болай, — дип, сикереп торды егет кинәт. — Хәзер үк авылга! Врачка күрсәтергә кирәк үзеңне. Әйдә, киендерәм дә...
Икеләнер урын калдырмаска тырышып, ул урманчыга киемнәр хәстәрләргә үк кереште, гел урынсызга каударланды, өй буенча арлы-бирле йөренә башлады.
— Син нәрсә?! Анда ниндидер адәм актыкларын кызганам дип...
— Тукта, ашыкма әле, энем.
— Юк-юк, сөйләмисең дә, тыңламыйм да. Син нәрсә, Нургаяз ага?! Күпме кан югалткансың... Шуның өстенә, тәнеңдә чыпчык башы кадәрле ядрә йөртергәме? Юк, ике уйлап торды юк! Хәзер үк авылга. Шаяра торган вакытмыни? Син нәрсә!
— Ашыкма әле син, тукта, менә монда, минем янәшәгә килеп утыр әле, — дип, урманчы үзе белән янәшәдә урын күрсәтте егеткә, һәм булдыра алган кадәр тыныч итеп янә аңлатырга кереште. — Әйттем ич инде, анда төшсәк, врач дидем. Врачтан милициягә... Ә бит кеше кадәр кешегә аткан өчен берәүнең дә башыннан сыйпамаслар.
— Кулсыз каласың киләме? — дип сорап куйды егет, бераз басыла төшеп.
Кургаш кисәгенең алынганлыгы хакында әйтергәме икән әллә дип, икеләнеп калды шунда Нургаяз. Тәвәккәл егет күренә бу, моннан шунсыз котылу мөмкин булырмы?... Шулай да, ниндидер эчке бер тойгы аңарга бераз сабыр итәргә киңәш итте.
— Кем, Марсель дидең бит әле... Бераз хәл алыйк башта, ашыкмыйк. Мондый чакта алдын-артын уйламый эш итми ярамас. Бәлки әле үзләре дә менеп җитәр, гафу сорарлар. Табигать каршындагы корткычлыкларын танып, бише белән кайтарырга вәгъдә бирерләр... Ашыкмыйк, бераз сабыр итик.
— Син нәрсә?! Кешеме соң син, әллә?... Үз гомерең кыл өстендә торганда шундый нәрсәләр турында уйлыйлармы? — дип, ни әйтергә белмичә, уч төпләре белән чигәләрен урап алды егет. Бераздан, йодрыкланган куллары белән тез өсләренә китереп сукты. Иреннәрен чәйнәргә кереште...
— Кеше булмый, кем булыйм соң? — дип көлемсерәп куйды урманчы. — Гади бер карт, әйттем ич, урман карачкысы...
— Булды, Нургаяз ага, шаярып утырыр ара юк. Җитәр! Болай да соң булмагае, — дип, урыныннан сикереп торды егет. — Нәрсәләр киясең, кая, ниләр китерим?
...Киенеп ишегалдына чыктылар. Каршыларына чиный-чиный койрыгын болгап Юлдаш чабып килде. Урманчының әле бер, әле икенче ягына чыгып сырпаланырга кереште эт, теле белән аның кулларын яларга итенде.
— Буран себерә башлаган, ахры, — диде Нургаяз, өй кыегының чит-читләреннән як-якка аккош канаты сыман сибелеп торган кар өермәләренә игътибар итеп.
— Зыянлы түгел... Юл ачылган, ат шәп минем, — дип, күн белән тышланган тире бияләйләрен киеп бер-беренә суккалап куйды егет.
Капканы ачып тышка чыктылар. Хуҗасы артыннан чыгарга омтылган этнең борын төбендә генә капка шапылдап ябылды. Кешеләр күренүгә куангандай, җигүле килеш ни гомер капка төбендә торган ат авызлык тимерләрен шалтыратып башын чайкап алды.
— Әйдә, чана түреннән урнаш, Нургаяз ага, — диде егет, капка тимеренә бәйләнгән дилбегәне чишәргә керешеп. — Толыпка төренеп утырырсың, толып җылы һәм яңа минем.
Күкрәк киереп сулыш алды Нургаяз. Урман һавасы, ылыс һәм кар исе сулыш юлларын кытыклап үтте. Баш очында зәңгәр караңгылыкка барып тоташкан наратлар шавы эленеп тора. Бары тик төннәрен һәм Силингөр урманында гына ишетергә мөмкин булган киң сулышлы шом катыш бәйсезлек авазы бу. Шул шау эчендә, зур оркестр уйнаганда әледән-әле сизелер-сизелмәс кенә тоемланып күңелнең нечкә кылларына кагылып узган скрипка сыман, чишмә челтерәве ишетелеп-ишетелеп ала. Әнә ич, нинди мәһабәт табигать кочагында, нинди урманда яши ул. Үзеңнең шул урманга кирәклегеңне аңлауга ни җитә...
— Нургаяз ага, — дип дәште егет, аны уйларыннан бүлеп. Кузгалабызмы инде, дигәнне аңлатырга теләве иде булса кирәк. Атын күптән кайтыр юлга борып куйган иде инде ул.
— Мин төшеп тормам инде, — диде урманчы, тыныч кына. Һәм бөтенләй көтмәгәндә, кесәсеннән, кунак малайга бер уч чикләвек чыгарып биргәндәй, гильзаларны алып егеткә сузды.
Кулыннан дилбегә төшеп китте егетнең. Дәшәргә сүз, кымшанырга җай таба алмыйча торган җирендә катып калды ул. Шулай да гильзаларны алырга мәҗбүр булды.
— Ә кулың, андагы кургаш кисәге? — дип дәшәргә көч тапты ул, күзләрен зур ачып бертын текәлеп торганнан соң.
— Мә, кирәге чыгар, ал анысын да. Ал, үзеңә булсын...
Икенче кесәсеннән тартып чыгарган кургаш кисәген дә егеткә тоттыргач, безнең сөйләшер сүз бетте дигәндәй, кырт борылып, Силингөргә илтүче сукмак буйлап ипле генә атлап китте урманчы. Кире борылмады.
Тынлык урнашып торды. Байтакка сузылды бугай ул тынлык. Ә бераздан бөтен тирә-юньне ачынып кычкырган аваз сискәндереп җибәрде:
— Ә миңа, миңа нәрсә була соң?... Миңа нишләргә?...

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас