Все новости
Литература
12 Февраля , 12:00

Бер тамчы ярату

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА(Ахыры.)Йорт хуҗасы Мари урманнарына ашыккан иртәдә үк яшь хатын агуланды. Укшый да коса, укшый да коса.— Апай, мин үләм, — диде ул, идәндә шуышып. — Җаным бугазыма терәлде, үләм, апай! Коткарыгыз, коткар!Зиннәт бакчада чүп өеме тузгыта иде, пошаманга калган Рабига аңа боерды:— Атыңны җик, энем. Тиз, тиз!

Бер тамчы ярату
Бер тамчы ярату

Йорт хуҗасы Мари урманнарына ашыккан иртәдә үк яшь хатын агуланды. Укшый да коса, укшый да коса.
— Апай, мин үләм, — диде ул, идәндә шуышып. — Җаным бугазыма терәлде, үләм, апай! Коткарыгыз, коткар!
Зиннәт бакчада чүп өеме тузгыта иде, пошаманга калган Рабига аңа боерды:
— Атыңны җик, энем. Тиз, тиз!
— Кая җилдерәбез, апай? — диде күзе акайган әзмәвер.
— Күрше авылда бүлнис-мазар эшлидер бит, энем?
— Эшли, апай. Мин койма ярыгыннан күргәли ием, анда фәрештәләр сыман актан киенгән бырачлар күп ие. Балнич озы-ын, ферма абзары хәтле.
Идәндә туп кебек тәгәрәгән хатынны кулында күтәреп чыкты Рабига. И ябык та икән! Тире белән сөяк кенә бугай. Очкынмы, мамык кисәгеме шунда.
— Түз, духтырлар ашказаныңны юдыртырлар. Бездән аерым нәрсә генә ашадың икән?
— Ашамадым ла, апай. Ашар идем әле кәҗә сөтенә ипи турап та...
— Сөйләшмә! — диде Рабига, ачу белән. Нинди бетмәгән кәҗә сөте соң ул?!
— Мин үлмәм микән, апай?
— Син яшь, организмың таза. Хәзер юдыртырлар да, җиңеләйтерләр.
Җиде чакрымдагы авылга күз йомган арада барып җиттеләр. Зиннәт дилбегә тотарга тәмам остарган иде. Яшь хатынны табиб бүлмәсенә кертеп җибәргәч, рәссам ишек яңагына сөялде. Менә хәзер нидер булыр кебек... Кемдер сөякле бармаклары белән тартып-тартып йөрәк итен йолкый. Ник шомландыра икән, ә? Ул кичәдән бирле бәхетле иде, ә хәзер шушы бәхетенә күләгә төшмәкче... Ниһаять, алар Габдерәхим белән аңлаштылар. Ике арада бернинди үпкә-рәнҗүләр дә, ым-кинаяләр дә юк, ике арада утыз ел буе җанга төреп саклаган изге мәхәббәт... Сөеп һәм сөелеп яшә дә яшә!
Диварлары дару исе белән ысланган бүлмә ишеге ачылды. Таза гәүдәле табибә Ританың җилкәсеннән кочкан иде.
— Туганыгыз сау-сәламәт, — диде ул. — Балага узган һәр хатын-кызның әз-мәз эче авырта, күңеле болгана. Алар вакытлыча гына, матуркайларым, артык нәзберекләнмәгез. Ай саен миндә тикшеренерсез. Үрчегез!
Урталай бөгелгән чырайсыз Рита шәм кебек турайган, аның йөзе көлә, күзләре көлә, иреннәре көлә иде.
— Апай, Габдерәхим белән безнең балабыз була! Сөенче сиңа, сөенче!
Бу хәбәрдән йөрәк тибеше акрынайган Рабига муенына сарылган яшь хатынның аркасыннан сыйпады:
— Котлыйм, акыллым...
— Чир дигәнем баладан икән, апай. Мин исән икән, апай! Нинди шатлык, апай!
— Котлыйм, акыллым...
— Әй Габдерәхим сөенер инде! Без мыжык картым белән беркөнне талашкан идек. Китәм, дигән идем. Кая китү ди, баланың әтисе бит ул Габдерәхим!
— Котлыйм, акыллым...
— Апай, син нишлисең, ә? «Котлыйм» да «котлыйм». Ишеттем, рәхмәт. Әйдәгез, өебезгә кайтыйк.
Эчтә көйдерә дә яндыра иде. Рабига, иркә хатынның чирен үзенә алган кебек, аякларын лаштыр-лоштыр сөйрәп, арбага атлады. Гүя иңнәренә таш тутырган потлы чиләкләр асканнар, гәүдәсе кечерәеп җиргә сеңә иде. «Үләм» дип буза куптарган Рита, киресенчә, өскә табан үсә. Аның хәлен ничек элегрәк чамаламады икән? Билгеләре ап-ачык ләбаса. Ризык төрләндерү, кәҗә сөте тансыклау, хәлсезлек... Кайдан белсен ди! Ул бит бер мәртәбә дә корсак күтәрмәде: Габдерәхименә тугры Рабига ят ирдән бала табу турында уена да китереп карамады.
Авыл читендәге йорт турысында кәҗәләр сикерешеп уйный иде, Рабига Зиннәткә туктарга кушты. Капкадан чыкканда, аның кулында пыяла шешә белән сөт иде.
— Мә, әле генә саудым, ди хуҗабикә. Итәгеңә түкмә, ипи турап ашарсың, — диде ул Ритага.
Яшь хатын тагын иркәләнеп аңа сыенды.
— Рәхмәт, апай. Син мәрхәмәтле, апай. Ялгышасың, балакай, ялгышасың. Рабига — таш, Рабига — тимер, Рабига — корыч. Син көмәнле дип кызганып, Габдерәхимне салкын кочагыңда туңдыртмаячак. Габдерәхим — аныкы, аның ярты кисәге, ул яраткан кешесен сиңа йөрәгеннән телеп бирмәячәк. Аларны аерса — үлем генә аерыр.
Әмма үзе явыз, үзе мәкерле хатын күпме генә зәһәр чәчеп дуласа да, җанда аңа урын тарая: ул кысыла-кысыла бәләкәйләнә һәм, тузан бөртегенә әверелеп, җилгә оча иде. Шыксыз дөньяны рәссам күзе, рәссам күңеле белән бизәп-бизәкләп, бары тик аклыкка гына табынган Көмеш Яр кызының нинди генә хәлләрдә дә каралырга хакы юк иде.
— Селкетмиме? — диде. — Юл такыр анысы. Сез хәзер икәү, саклана күр.
Әйе, аңа кара төс хәрам иде. Кемнедер кан елатып бәхет баскычларын төзеп буламыни? Әлбәттә, соңгы ноктаны ул — Рабига куя. «Син — минеке» дисә, Габдерәхим аның ягына авышачак. Шундый да көчле итеп яраткан ир, яшь хатын биш бала табам дисә дә, мәхәббәтен югалтырга теләмәс. Тик, акыл белән уйласаң, алда аларны нәрсә көтә? Бер-береңнең картайганын күреп үләр өчен генә кушылып яшәүдән ни мәгънә? Бит инде Рабига нәсел калдырырга соңлады: яшь узган, агач яфраклары саргайган. Ә Көмеш Ярда тормыш уты алар мәңгелеккә күчкәч тә сүнмәскә тиеш. Димәк, авыл гомерен яшь хатынның карынындагы бала гына озайтачак. Кендек каны тамган җирен мәхәббәткә алмаштырып, үлемгә этәрсә — Рабига гамәл дәфтәренә иң-иң гөнаһлы бәндә сыйфатында теркәлмәсме? Болар инде ачык, болар хәл кылынды, ләкин акыл алга таба ничек яшәргә икәнен өйрәтми! Габдерәхимсез ничек яшәргә?! Ул дәртләнеп-канатланып Мари урманнарын иңлидер. Уртак оя коралар, имеш. «Сагынырмын» дигән иде, сагынадыр... Ә йөрәгендә сөю йөрткән кешеләргә сагыну хисе таныш. «Көтә» дип ялгышадыр Габдерәхим.
— Сәгать ничә, кызлар, егетләр? — диде хатын, уйларыннан арынып.
— Кояш баш очында, апай, көннең кыл уртасы, — диде Зиннәт. Соңгы вакытта ул килделе-киттеле сүзләр сөйләми, әллә Габдерәхимнең акылы аңа да йога иде. — Иснәтә, апай. Һава бозыла, апай. Мин яңгыр чылатканчы бакчадагы чүпне туздырам, абзый кушканны эшләмәсәң ачуланыр. Без аның белән җәренгә кырларны да чәчәбез, эһе, апай.
Яшь хатын да шапылдап диванга аумады.
— Габдерәхим эт ялкавы димәсен, тузаннарны сөртим, урын җирләрне кагыйм, әйеме, апай? — диде.
Рабига:
— Рита, мин китәм, акыллым. Авылда озак тоткарландым, — дигәч тә ул шаккатмады.
— Шулаймы, апай. Сиңа хәерле юл! — дип, җиңел генә хушлашты да, бии-җырлый, мендәрләрне күпертте.
Кеше кайгысы — кештәктә иде. Хатын юл сумкасын каптырды да, ялгыз көнбагыш сурәтен яулыгына төрде, аннан кире чиште.
— Габдерәхимгә бу... Миннән истәлек, — диде ул, рәсемне диварга кадаклап.
— Миңа да түгелмени, апай?
Өйгә атылып Зиннәт керде.
— Чүплектән Сәмәрияттәйнең яшергән нәстәсен таптым, апай! Эчендә тимер чылтырый. Дия ием лә, ул анда гел казына дия ием лә! Мә, апай.
Рабига пыяла савытның күгәргән капкачын каерып ачты да: «Аһ!» — диде. Савыт төбендә әнисенең көмеш алкалары ята иде. Көмеш алка — көмеш хәсрәт... Менә кем урлаган икән сезне... Ичмасам, бер-ике тапкыр киде микән Сәмәрия? Юктыр, ул аларны тирескә күмгәндер дә, качып-посып кына карап ләззәтләнгәндер... Көндәш әйбере уттан да хәтәр була, бәлки, яндырыр дип кулына да тотмагандыр. Кайчандыр ахирәт саналган хатыннар бер-берсенә кан дошман иде. Өч көнлек дөньяда аңлашып яшәп булмый иде микәнни?! Ачынып-ачынып кем әйтә моны, ә? Рабигаме? Ул әнә Габдерәхим, «икегезне дә рәнҗетмәм», дигәч, ничек гарьләнде. Ике хатын, чуалмыйча гына, гомер җебен эрләр иде юкса... Уңда — Рита, сулда — Рабига... Уртада Габдерәхим...
Ул өйдә чыр-чу килеп йөгергән балаларны күз алдына китерде. Әнә нәни Габдерәхим аның итәгенә менеп кунаклады. Рабига аны үчтеки-үчтеки сикертә... Габдерәхим балалары... Нәкъ әтиләре төсле ягымлы, чибәр балалар...
Күңелендә өмет чаткысы кабынган Рабига:
— Акыллым, — диде, — Габдерәхим тагын берәү белән никахланам дисә, син ризалашыр идеңме?
Рита, җенләнеп, кулындагы мендәрен диванга томырды.
— Миңа көндә-әш?! Шулай дип бытбылдый мәллә карт төлке?! Үтерәм, үземне дә, баланы да үтерәм! Габдерәхимнең нәселен черетәм!
Алай икә-ән... Алай.
— Чү, акыллым, тынычлан юри генә сорадым. Кил әле, кил. Ә монысы сиңа. Истәлеккә.
Хатын учында җылынган көмеш алкаларны Ританың колагына такты.

 

***

 

Иртән көн чалт аяз иде, кинәт кенә җил кузгалды да, болытлар куерып, төркем-төркем укмаша башлады. Җиһанны тавышка күмеп, «күк ташлары» дөбердәште.
Яшен аны биек тау башында куып тотты. Кабарган болытлар көчкә генә һавада эленеп тора, алар нигәдер бушанырга ашыкмый иде. Ул моңсу гына аска карады. Көмеш Яр аңа хуш дип кул болгый сыман иде. Рабига, мөлдерәп тулган яшьләрен тамызмыйм дип, карашын ерак-еракка күчерде. Ә анда кызыл-сары хәрефләр җемелдәшә, яшен, камчысын аның күз яшенә мана-мана, офык читенә «Габдерәхим» дип яза иде. Габдерә-ә-ә-хи-им!

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас