Все новости
Литература
11 Февраля , 12:00

Бер тамчы ярату

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА8 өлеш.Каен көле селтесен тондырып кушканнармыни, күл суы йомшак иде. Рабига кат-кат битен юды. Ирләр тал ышыгында су коена. Аулакта бала үстереп иркенәйгән кыр үрдәкләре ризасызлык белдереп тамак төбе белән бакылдаша:— Ба-ак,ба-ак, ба-ак...

Бер тамчы ярату
Бер тамчы ярату

Каен көле селтесен тондырып кушканнармыни, күл суы йомшак иде. Рабига кат-кат битен юды. Ирләр тал ышыгында су коена. Аулакта бала үстереп иркенәйгән кыр үрдәкләре ризасызлык белдереп тамак төбе белән бакылдаша:
— Ба-ак,ба-ак, ба-ак...
Бер оя кош күл уртасына ук йөзеп чыкты. Хатын, төенчекне чишеп, күлгә ипи валчыклары сипте.
— Тынычлыгыгызны боздык, рәнҗемәгез инде, бәгырькәйләрем.
Селте белән сөртенә-сөртенә, Габдерәхим килеп басты.
— Ару-талчыгулар күлгә коелды. Эчтәрәк су боз да боз, сап-салкын. Астан чишмәләр тибә, күл шуңа корымыйдыр. Сиңа үтереп бәргән күренеш монда, Рабига. Алдыңда үрдәкләренә хәтле көязләнә бит. Рәссам апа, безне дә яса, диләр.
Ул матурлыкны рәссам «әнә» дип төртмәсәләр дә күреп тора. Тик бу күл чыр-чулы шат балачак күленнән аерыла, аның камыш-керфек белән каймаланган зур күзендә бәгырьне актарган моң бар, шуңа иң оста рәссам да аны көләч йөзле итеп сурәтли алмас, мөгаен. Ирләр коенганда, Рабига, учак ягып, бәрәңге күмгән иде. Һавага таралган бәрәңге исе дә бүтән... Хатирәләр белән бүгенге халәт берничек тә тәңгәл килми шул.
— Арыдыңмы, Габдерәхим?
— Юк, бергәләп җиңел ул. Теге малай жен урынына эшли икән.
Икесе дә Зиннәт ягына карадылар. Исәр әзмәвер учы белән су ташып ат юындыра иде.
— Курыкмый, егет, ияләште.
Аты да шуның юындырганына разый бит.
— Син аны читкә тибәрмә инде, Габдерәхим.
— Кемне, Рабига?
— Зиннәт — ятим. Син аңа ата да, абый да бул.
— Ә-ә, син Петрович турында икән әле.
— Аңа бүтән «Петр улы» димә. Үзебезчә, Зиннәт, дип эндәш.
Ир, сөлгесе белән җилләтеп, учактагы көлне тузгытты.
— Борчылма, «Петрович» димәбез. Какмабыз-сукмабыз. Без матур гына яшибез менә. Дүртәүләшеп. Мин үземдә авылны терелтерлек көч тоям. Чөнки... — Габдерәхим, кызу-кызу җилләтеп, көл бураны уйнатты. — Син янымда — янәшәмдә, Рабига... Безнең очрашуның хикмәте бар, Рабига.
— Мин үтеп барышлый гына авылга кердем, Габдерәхим. Зинһар, моны төрле хикмәтләргә борма.
— Алдама, дәрья артыннан син мине эзләп кайттың, Рабига.
— Юк, Габдерәхим!
— Ә нигә алайса син ялгыз, Рабига?!
Хатынның бәгыренә йөз энә кадалды.
— Аның каруы син итәк колы! Хатыннан хатынга сөйрәлгәнсең. Картын ташлап, яшен башлап... Синең йөрәгең таш!
Габдерәхим сөлгесен муенына урады да айкала-чайкала камышлыкка таба китте. Гүя кыргый җанварны мылтыктан атып яраладылар, ул барды-барды да түмгәккә тезләнде.
Ы-ы-ы, ы-ы-ы... Салкын күл ыңгыраштымы, Габдерәхимме? — Рабига аермады. Көл тузаны күзне әчеттергәнгә елыймы, әллә йөрәктән кан саркыймы? — аңламады. Габдерәхимне яраларлык нинди әче сүз ычкынды авыздан, нинди сүз?! Нишли алар, йә? Ник бер-берсенә агулы ук очыра?!
Монда Рабига гаепле, ул — ызгыш ызаны. Әдәпле хатын чит-ят гаиләдә ярты сәгать тә тоткарланмый, китә. Зираттагы чыбык-чабыкны аңардан башка да җыеп яндырырлар иде әле.
Габдерәхим, томырылып-томырылып, хатынга карый... Рабига да, томырылып-томырылып, иргә карый... Уртада, карашларын сыйпап, дымлы су җиле исә... Башка бер сүз дә әйтмәскә кирәк! Сүз сүзне тартыр, һәм алар, бер-берсен гаепли-гаепли, рәнҗешкә батар.
Рабига күмерләнгән бәрәңгеләрне таяк белән чирәмгә куалады.
— Егетләр, бәрәңге суына, килегез! — диде ул, шат тавыш белән. Ә эчтә сыкрау, мең катлы сыкрау иде.
Зиннәт ике бәрәңге эләктерде дә, һай-һайлап, аты янына чапты.
Габдерәхимнең исә адымнары авыр иде. Ул чирәмдә парланган бәрәңгеләргә орынмады, аякларын бөкләп, күлгә карап утыргач:
— Син миңа «таш» дидең, Рабига.
— Кичер, Габдерәхим.
— Таш бит инде ул җансыз әйбер. Эһем, мин андый ук түгелдер инде. Мин хатыннан хатынга йөрмәдем, Рабига. Ялгыз картайдым, синең шикелле үк. Сине юксынып, сине уйлап узды гомер. Эһем, эһем... Өйдәге яшь нәстәкәй кем, дисеңме? Ул минем иң үкенечле ялгышым, Рабига. Сине кабат очратмасам, алай ук дип тә әйтмәс идем. Менә әйтәм, чөнки син очрадың да моны исбатладың. Ялгыш икәнен, эһем, эһем... Ник без өч ай элек табышмадык икән? Утыз ел бәргәлән дә, шуның соңгы айларында гына үкенечле хата яса, имеш! Яратып кавышкан кешеммени?! Рәзил дусның кызы иде. Марҗа хатыны яшь килеш үлде. Без Рәзил белән ике буйдак идек. Маргарита авылда — татар әбисендә үсте. Мәктәпне тәмамлагач, әтисе аны шәһәргә — үз янына алдырды. Укытам, диде. Кыз укымады, эшкә урнаштырды — эшләмәде. Урамдагы җүнсезләргә ияреп, юлдан ук язды. Берсендә моны, сөякләрен сындырып, подъезд төбенә китереп ташлаганнар. Өч көн больницада сакладык. Үлә дигәннәр иде врачлар, терелде. Атага бала җәл. Бер хәсрәт иде инде ул мәрхүмгә. Равил юл һәлакәтенә эләкте. «Кызымны ташлама» булды соңгы үтенече. — Габдерәхим инәлүле тавыш белән сорады. — Шуннан мин нишләргә тиеш идем, Рабига? Егерме биш яшьлек җилбәзәкне кызлыкка аласыңмы? Кияүгә димлисеңме? Кемгә хаҗәт ул җәфа? Дөрес, ул урамнан, дусларыннан бизде, тәүбә итте. Җәлләдем дә сыендырдым менә. Хатын да кебек, хатын да түгел.
Рабига учында кайнар бәрәңге сытты. Пешерә... Анысын җиргә ыргыткач, тагын алды, тагын сытты.
Пешерә... Ир аның йомшарганын сизмәсен иде. Тәннең һәр күзәнәге тилмереп елый... Моңа бер-бер чара бардыр бит инде, Ходаем?! Бу тиклем утларда көеп яшәүнең ахыры-чиге дә буладыр. Аңа шушы минутта ук стансага торып йөгерәсе югыйсә. Тик аяклар кузгалмый. Әйтерсең хатын күл камышы, тамыры белән туфракка береккән. Бәлки, мондый авыр тойгыларны йөрәктән сыпырып төшерергә дә дөнья яңгыратып кычкырыргадыр? «Габдерәхим дә аны яраткан! Кичә дә яраткан, бүген дә ярата-а-а! Иртәге дә яратыр».
Алар утыз ел элек үк ярәшелгән иде.
Шушы бәхетсез өч ай үткәннәрне сызып ташларга ничек җөрьәт итә?!
Әмма ул кычкырмады, ул Габдерәхим сөйләгәннәргә битараф кыяфәттә:
— Яшәп китәрсез әле. Ходайдан гомер теләгез, — диде.
Ир мондый салкын битарафлыкка үртәлә башлады:
— Синең җавабыңмы инде бу? — диде.
— Ә син нәрсә сорадың соң, Габдерәхим?
Рабига явыз иде. Рабига рәхимсез иде. Ир аңа йөрәген тутырып ачты. Анда сагыш, анда үкенеч һәм еллар да төсен уңдырмаган көчле мәхәббәт иде. Ник көчле булмасын ди! Ир-ат акылы белән ярата ул.
Хатын әнә шул мәхәббәткә җавап бирергә тиеш иде. Югыйсә җавап күптән әзер бит: Рабига да онытмады, Рабига да тилмереп Габдерәхимне эзләде.. Ләкин парлы Габдерәхимне түгел... Яратмыйча «сөйкемсез сөяк» белән яшәмиләр. Кызгану — мәхәббәткә ят хис. Шуңа хатын кимсенә, шуңа хисләрен бозлы су бөркеп суыта иде. Ниндидер бер мизгелдә ир Рита-Рабигага якынлашкан ләбаса...
— Габдерәхим... Без синең белән бик бәхетле җаннар, — Рабига бәрәңге кабыгы ябышкан кулын чирәмгә сөртте. — Без бик-бик бәхетле. — Ул алдашмый иде, ул ихлас иде. — Ничә елдан соң бер-беребезне күрдек. Әгәр күрешмичә үлсәк, ә?
Ямансулап утырган ирнең йөзе яктырды:
— Шулай шул. Хәзер безгә киләчәкне уйлап бетерәсе бар. Безгә бүтән берничек тә аерылырга ярамый.
Рабига:
— Йә, нишлибез? — дигәнен сизмичә дә калды.
Габдерәхим бер ыргылу белән хатынны күкрәгенә кысты.
— Без бүтән аерылышмыйбыз, Рабигам. Рита начар кеше түгел ул. Без аңа шәпләп аңлатырбыз, Рабигам. Аңлар ул бала, иншалла. Икегезне дә рәнҗетмәм, икегезне дә тиң...
Хатын, дорфа селтәнеп, Габдерәхимне үзеннән этәрде:
— Ничек «икегезне дә»? Әллә син... әллә...
Рабига сүзен очлый алмады, йөрәге сикерә иде. Яшь кемсә белән көндәшләр итмәкче бугай Габдерәхим. «Икегезне дә» дип, уртак толымга үреп сөйләшә бит. Көндәшләрнең ни икәнен белә хатын: турларыннан баш чөеп Сәмәрия үткәндә, әнкәсе агарып ката иде...
Кинәт Рабига бер тилелек, бер җиңеллек белән күл буен яңгыратып көлде:
— Ха-ха-ха!
Әзмәвер Зиннәт атка атланмакчы иде, егылып төште. Ипи тәмен татып, яр читенә үк өерелешкән кыр үрдәкләре кире камыш арасына посты.
— Ха-ха-ха! Кем соң әле монда сине эзләп кайткан, Габдерәхим?! Без очраклы гына күрештек, Габдерәхим! Мин авылга узып барышлый гына тукталдым, ишетәсеңме, узып барышлый гына!
Бу ясалма көлүне тотар өчен нинди зур көч кирәк иде. Йөрәк елаганда көлеп кара син...
Габдерәхим дәшмәде, йөк күтәргән сыман алга таба бөкрәеп, авыл ягына атлады... Көнозын эшләп арыган ир ачу белән өй артындагы тау хәтле чүплекне тузгытты да, кул арбасына төяп, бакчага таратырга кереште.
— Җәренгә бәрәңге эре була, — диде Зиннәт, борынын мышкылдатып. — Сәмәрияттәй черетте ул чүпне. Анда нәрсәдер яшерә дә иде Сәмәрияттәй.
— Син, акыллым, кайтып ял ит инде. Иртәгә дә эш муеннан, — диде Рабига.
— Апай, Сәмәрияттәй чүплеккә нәрсәдер яшергән, дим лә.
— Габдерәхим абыең тапса белгертер, акыллым.
— Ат мине ярата, апай. Без аның белән дуслаштык, апай.
— Аллам, нинди кырмавык син, жегет! — диде лампа тотып баскычка чыгып баскан Рита. — Кугач та өч көн китмәс иде. Караңгылата инде. Габдерәхим кайда? Нишләп ул минем хәлемне сорашмый?
Яшь хатын, чегән кебек, билен өч кат шәльяулык белән чорнаган иде. «Чирләшкә», — диде Рабига, нәфрәтләнеп.
Шаккаткыч хәл, ул үзенең кем икәнен дә оныткан, аның җанын-тәнен көнче һәм мәкерле хатын-кыз биләгән, хәзер шул явыз хакимлек итеп маташа. Рабига бу минутларда, сабырлыгын җуеп, яшь кемсәне баскычтан йолкып төшерергә әзер иде. Ул җенләнә-җенләнә буш чиләкләрне капкадан гына коега таба типкәләде. Йортта чыпчык томшыгын чылатырлык ярты кашык та су юк. Әллә чирләшкә дөя коендырган, әллә җиргә агызган...
Аның нигә тузынганын аңламаган Рита, кызганыч тавыш белән:
— Синең туганың каты да бәгырьле икән, апай, — диде.
«Нинди туганың, ахмак! Рабиганың яраткан кешесе бит ул! Син, кәкре каен, урталарында үсмәсәң, алар күптән бер түшәккә баш куяр иде».
— Әбием кечкенә чагымда кәҗә сөтенә ипи турап сыйлый иде, апай. Бу бетәшкән авылда кәҗәләр юктыр, иеме, апай?
— Юк, — диде Рабига, коры гына.
— Ә минем яңа сауган кәҗә сөте белән ак ипи ашыйсым килә, апай.
«Харап икән! Теләкләрнең барысы да үтәлми шул. Минем дә Габдерәхим белән кавышасым килә. Гомеремне аның белән уздырасым килә. Сиңа — кәҗә сөте, миңа — яраткан ир... Безнең уй-хыял — күк белән җир аермасы!»
— Син коедан су сосканда чиләге белән кәҗә сөте чыксын иде, апай. Мин аны күбенгәнче эчәр идем. Нигә син сөйләшмисең, апай?
Рабига, күңелсез генә:
— Арыдым, аптыратма, акыллым, — диде.
Чиләкләргә су тутыргач, ул аякларын юды һәм чоланга кереп бикләнде. Бакчада Габдерәхим дөнья җимерә: эш белән йөрәк ярсуын бастыра, янәсе. «Синең да җаның авырта, Габдерәхим. Без икебез дә үлеп-үлеп чирлибез, юкса им-дәвасын да беләбез, даруы да үз кулыбызда Икебез дә яратабыз, икебез дә тып-тын гына акылдан шашабыз. Тик мин көндәш роленә батмыйм, Габдерәхим. Җаным карышкан тәкъдимнәр белән ирексезләмә!»
Ир куәтенә кул арбасы түзмәде, шартлап сынды. Габдерәхим лап-лоп басып ишегалдына үтте. Яшь хатын аны көтә иде. Баскычта эт белән мәче кебек әйткәләшеп алдылар.
— Ник йокламыйсың, Рита?
— Көндез дә йокла, кич тә йокла, мин сиңа аю мәллә? Фу, синнән тирес исе аңкый!
— Кая, чиста күлмәк бир.
— Әнә бауда. Апай юып элгән, кул гына сузасы.
— Нишләп иреңнең киемнәрен кешедән юдыртасын, җәфа?
— Кеше түгел әле, туганың гына.
— Эт ялкавы син, Рита.
— Эттән ишетәм!
— Әзрәк кыймылда, буыннарың ката бит.
— Минем эчем бора-а! Поездда нык селкетте.
— Уңайланырсың, Рита. Тамагыңа капкала.
— Син минем турыда энә очы кадәр дә кайгыртмыйсың.
— Итәгемдә биетимме инде? Без эшлибез, зират әрчибез. Аннары мин ике-өч көнгә Мари ягына тәвәккәллим. Өйлек бүрәнә юллыйм.
— Ул бүрәнә ни пычагыма?
— Йорт салам. Өр-яңа нигез корып.
— Кемгә, Габдери?! Кем синең йортыңда яши?! Мин бу шәрә авылда калмыйм, китәм!
— Юлыңа ак җәймә, Рита.
— Китәм, китәм! Мин әле яшь, сасымаган-сөрсемәгән, ун егет каратырлыгым бар! Әтинең фатиры буш, ачкычы кесәмдә.
— Мин сине тотмыйм. Рита. Кит!
Ирнең тавышында ялыну да, мескенләнү дә юк иде, киресенчә, ул Ританың китүенә сөенә кебек иде. Рабига да, күбәләк сыман чоланнан очып чыгып:
— Кит син, кит! — дип өстәрдәй булды. Ул һаман баягы көнче һәм мәкерле хатын-кыз коллыгында иде. Менә башларны түндергән катлаулы мәсьәләнең гади генә чишелеше дә табылды. Берәү, икенче белән өченчеләргә юл биреп, артка гына чигенә...
Төн Габдерәхимне нинди уйлар белән көйдергәндер, иртән ул болытка авыраеп йөзен чыткан томанлы көн кебек кәефсез иде. Зиратта эш тәмамлангач кына, ачылып:
— Булыштыгыз, рәхмәт, авылдашлар, — диде.
— Безнең каргалар Ычтапаннар аша Гөләндәм әптәчиләр зиратына күченде, — диде Зиннәт, күкне карашы белән айкап. — Вчутыки алар татар каргалары ие.
— Кошларның милләте юк, Зиннәт, — диде Габдерәхим һәм егетнең җиңеннән тартты:
— Кемнәргә күченделәр дисең?
— Гөләндәм әптәчиләргә, вәйт тиле абзый.
— Гөләндәм апа минем әтинең апасы иде. Исәнмени ул?
— Һы, кызык син, абзый! Тере кеше исән инде бакчи.
— Хәтерлисеңме, Рабига, аның Сафуан исемле малаен? Клубка төшәләр иде. Озын гына, ябык кына егет иде.
— Бүген ул хуҗалык рәисе, Габдерәхим.
— Кая, Зиннәт энекәш, җәһәт кенә ат җик! Мин туганнарым белән күрешеп кайтам. Ә син нишлисең, Рабига?
Теге кичтән бирле бу беренче сорау иде. Әмма күлне яңгыратып көлгән хатынны Габдерәхим кичерә алмас, ахры. Көлде шул Рабига, көлде, ир-атның да күңеле яраланганын онытып, каһкаһә белән көлде.
— Ялгыз көнбагыш сурәтенә кайбер штрихлар сызасы иде дә...
— Сыз, синең кем дә кулыңнан бәйләми, Рабига, — диде Гадерәхим һәм арбадагы саламны кабартты. — Утыр, мин барыбер басу кырыеннан узам. Билет бәясен түләттермим.
Туганнарыннан тиз борылды Габдерәхим. Рәссам көнбагышка шаккатты: сары керфекләрен койган, каратутлы йөзен аска игән... Үзе бәбиләргә җыенган хатын кебек тулышкан. Абау, тау ягыннан Габдерәхим атын куа! Кошлар чукымаса, бәрәкәтле туфракка күпме орлык коелыр... Габдерәхим җүләрләнгән мәллә? Атыннан пар күтәрелә... Икенче язда ул орлыклар яңадан тишелер... Инде көнбагыш ялгызы гына саргаймас. Табигатьтә барысы да көйләнгән, табигать хата-ялгышлардан азат...
Ир-ат чапкан уңайга ук җиргә сикерде. Туп-туры Рабигага таба килә. Килә, килә, килә... И чибәр дә икән Габдерәхим! Ат дугасы да дуга, аның калын кашлары да дуга... Шомырт карасы да кара, аның күзләре дә кара... Наратлар да төз, аның да буе төз...
Гаҗәп, күкрәге белән җил ярган горур ирнең керфекләре чыланган иде. Нигә елый Габдерәхим?!
Рабигадан гайре тагын кемнәр аның бәгырен кисеп рәнҗетте икән?!
— Рабига... Мин белдем Сафуан ычкындырды. Син мине эзләп кайткансың!
Тыю-тыелулардан алҗыган хисләр өере, киртәләрне ватып, тышка ургылды!
— Кайттым шул, кайттым!
— Син мине яратасың!
— Яратам шул, яратам. Мәхәббәт йә корый, йә, бер тамчы булып, гомергә кала икән, Габдерәхим.
Ир куркып пышылдады:
— Нишләп ул бер генә тамчы?!
Хатын сулкылдап куйды. Яратуының көчен нәрсә белән чагыштыра ала соң ул?
— Әз димә... Аңардан таулар ишелер, дәрьялар ташыр иде...
— Алайса, нигә без тәкәбберләнеп бер-беребезне газаплыйбыз соң, Рабига?!
— Син моны үзеңнән сора, Габдерәхим.
— Чынлап та, гаеп миндә, миндә. Син көндәшлеккә риза түгел. Шулайдыр, ир бүлешүе читендер. Мин үзем дә икегез арасында таптанмас идем. Ритага күңелем ятмады. Безнең ясалма бергәлек хата, зур хата ул. Рита яшь, чибәр. Китәм, дип гайрәт чәчә. Маридан урап кайткач та, мин аны поездга озатам.
Рабига күндәм генә баш какты. Мәхәббәтнең әүвәлге һәм актыккы тукталышы иде бу, моннан беркая да кузгалырга ярамый.

 

(Ахыры бар.)

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас