Все новости
Литература
10 Февраля , 12:00

Бер тамчы ярату

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА7 өлеш.Китә алмады. Барасы җирең җилкендереп-ашкындырып тормаса, кузгалулары авыр икән. Сумкасы да табылган иде югыйсә, юлы да ачык — бикләнмәгән иде. Ул инде барыбер китәсе кеше иде... Бодай кырындагы үпкә-сапкаларны йотып, һәм үзеннән-үзе борчылып йөргән Габдерәхим:— Зират — чытырманлыкка әйләнгән, агач-куакларны кисәсе-турыйсы иде.

Бер тамчы ярату
Бер тамчы ярату

Китә алмады. Барасы җирең җилкендереп-ашкындырып тормаса, кузгалулары авыр икән. Сумкасы да табылган иде югыйсә, юлы да ачык — бикләнмәгән иде. Ул инде барыбер китәсе кеше иде... Бодай кырындагы үпкә-сапкаларны йотып, һәм үзеннән-үзе борчылып йөргән Габдерәхим:
— Зират — чытырманлыкка әйләнгән, агач-куакларны кисәсе-турыйсы иде. Зиннәт — эшкә батыр егет, сез, хатын-кызлар, чыбык-чабык яндырсагыз да безгә ярдәм, — дигәч, Рабига, әлбәттә, китәр көннәрен артка чигерде. Бу тәкъдимне ничек кире кагасың ди, зираттагы әрвахлар аңа рәнҗер кебек. Ике-өч көнгә Көмеш Ярда тоткарланыр, ахрысы. Кая ашыга? Соңгы тукталышы билгеләнмәгән. Ниһаять, утыз ел: «Ник, нишләп, ни өчен?!» — дип йөдәткән табышмакка җавап ишетте Рабига. Дистә-дистә еллар җанга кадалып әрнеткән, елаткан, тилмерткән нәрсә, баксаң, нәни генә шырпы кисәге икән. Хәнҗәр дә, кылыч та түгел, нәни генә шырпы кисәге! Шул да язмышларны бутап ташлаган. Габдерәхим үткәннәргә бер-бер бәя бирәме, уфтанамы, газапланамы — бусы Рабигага караңгы иде. Нишләсен хәзер ир...
Дөньяда төзәтеп булмый торган ялгышлар да бар. Габдерәхимдә шундый ялгыш...
Хуҗа күрше авылдан ат җигеп кайтты.
— Көмеш Ярда беренче транспорт бу, — диде.
Яшь Рабига, зиратка барып чыбык-чабык җыю түгел, үз-үзен дә көчкә генә атлатып йөртә иде. Аны өйдә калдырдылар.
— Әйдә, кил. — Габдерәхим, хатынның беләгеннән тотып, кабыклы арбага менгезде. — Пычкыга кадалма түлке, — диде. Үзе дилбегә тотып алга утырды. Ирнең җилкәсе киң, урамны каплый... Каршы җил иссә, Рабигага ышык икән лә... Ә бит тәнне куырырдай салкын җилләр әз исмәде... Кемгә дә сыеналмады хатын.
— Ат чаптырып Камышлы күл ягалый кайттым мин, Рабига. Күл кипмәгән, кыр үрдәкләре чупырдаша. Бала-чагалары белән, — дип сөйләнде ир. — Хәтерлисеңме, без төбе тишелгән көймә белән чүт кенә батмадык. Тирән бит ул безнең күл. Син аны ясадыңмы әле? Кит аннан! Андый гүзәллекне киндергә төшермәгән рәссамны ачулансаң да гаеп түгел.
Рабига, эченнән генә: «Син мине ачулана да алмыйсың бит, Габдерәхим», — диде.
— Третьяков галереясына эләчәкләр ул картинаңны, Рабига.
— Сиңа аннан ни рәхәт соң, Габдерәхим?
— Миңамы? Миңа юк та... Син таныласың.
— Таныласын танылдык инде без, Габдерәхим. Максатларга да ирештек: картиналарыбыз бик күп илләргә таралды.
Ир, дилбегәсен бушатып, кинәт кенә артына борылды да:
— Минем өчен генә Камышлы күлне ясар идеңме, Рабига? — диде.
Хатын, көлемсерәп, баягы соравын кабатлады:
— Сиңа аннан ни рәхәт соң, Габдерәхим?
— Рәхәт инде... Яшьлекне хәтерләтер.
— Картина җиңел генә тумый, Габдерәхим. Ана карынындагы бала төсле ул. Айлар буе, каккан казык кебек селкенмичә күл янында утырсаң гына нәрсәдер яралырга мөмкин.
— Син утыр! Сине каядыр зарыгып көтмиләр...
Рабига арбадан сикереп төшәрдәй булды. «Синең берәүгә дә кирәгең юк», — дигән мәгънә салып сөйләшә түгелме соң Габдерәхим? Әллә ул аны үз урынын табалмаган мосафир рәссам дип кызганамы? Әйе шул, ир күзлегеннән караганда гап-гади авыл кызын, житмәсә, Габдерәхим әнкәсе сөяркә итеп үзенә аударган Бәдретдин кызын, ничек итеп дөнья бәяләсен ди! Бу нәрсә аның һич кенә дә башына сыймыйдыр. Бәлки, Габдерәхим Рабиганың талантын аңларлык дәрәҗәдә үсмәгәндер? Йа Ходаем, ул бу ирне аң үсеше түбән дип кимсетми. Габдерәхим дә, мөгаен, иҗат ягына төрттермәгәндер. Аның тел төбендә бүтән фикер: «Синең бөтен галәмгә танылуыңнан ни файда, әгәр берәүнең йөрәгенә кысып сакларлык кадерлесе булмасаң...» Сыңар канат — сынган канат, ничек кенә уйнап-көлеп күкләрне иңләмә — арыта...
— Мине көтмиләр дип кем әйтте, Габдерәхим?
— Күзләрең сөйли.
— Алар алдый, Габдерәхим.
Ир дилбегәсен тартып, атын туктатты.
— Йәле, миңа тутырып бер кара!
Габдерәхимнең йөзе якын, бик-бик якын иде. Каш өстендәге бәләкәй миңе яшь Габдерәхимнеке... Борыны да аныкы... Кабарынкы иреннәре дә... Маңгаендагы сызыклар белән агарган чәчләр генә ятныкы... Күзләр кайсысыныкы икән? Яшь Габдерәхимнеке дисәң — очкын чәчрәтеп көлмиләр... Бигрәк моңсу алар. Әйтерсең Рабиганың җанындагы сагышын үзенә суырган Габдерәхим...
Дилбегә бушагач, ат уңга каерды. Башта атлап кына барса, ирек тойгач, юырта ук башлады. Тәгәрмәчләр түмгәкләргә бәрелеп сикертә дә сикертә... Ә күздән күз китми... «Мин сине шундый яраттым, Габдерәхим... Моны карашымнан сизәрсең микән, Габдерәхим... Йөрәгемдә бер тамчы яратуым калды, үлгәндә дә кипмәс инде ул, Габдерәхим...»
Артта Зиннәт илерде:
— Зират бу якта, тилеләр! Зират бу якта-а-а!
Хатын, ниһаять, айныды.
— Безнең хакта кеше ни дияр иде икән? — диде. — Атың да тыңламый.
— Авылына таба чаба... Хайванга да туган җир кадерле. Әйдә, малкай, яңа хуҗаңа ияләш инде. Безнең хакта кеше ни дисен, Рабига. Болар менә очрашкан икән, диярләр. Әллә нишләттең син... Синең күзләрдә үземне күрдем. Утыз елдан соң да мин анда икән... Яшермә, Көмеш Ярга мине сагынып кайттыңмы?
— Әйттем дә бугай, әнинең көмеш алкалары...
— Әйттең, әйттең, — Габдерәхим озын дилбегәне кат-кат кулына чорнады. — Әйттең, Рабига. Мин тагы... мине дип.
Танылган рәссамга авыл мужигы тансык ди! Бит син барыбер дә минем язмышны үзеңчә юрагансың: «Габдерәхим авылда яши, колхозда дуңгыз симертә». Мин дә шулайрак сызгаладым синең тормышны. «Рабига кияүгә чыккан, биш-алты бала анасы, чучка өнәмәгәч, сыер-сарык белән кайнаша. Сөт аертып, каймак ясый, корт кайната. Өстендә сырган фуфайка, аягында йон оек белән галош. Йөзе кояшта каралган, бармаклары яргаланган. Ире юаш, ә үзе «шайтан таягы», имеш. Ә монда мин фаразлаганнарның гел киресе: Рабига — американка, Рабига — бөек шәхес!
— Ә мин синең завод директоры дәрәҗәсенә күтәрелүеңә шаккатмыйм, Габдерәхим. Син мәктәптә укыганда ук лидер идең. Күрше авыл егетләре белән «йодрык сугышы» оештыра идең.
— Син — чигүче идең. Синең осталыктан дус кызларың да көнләшә иде. Чиккән кешенең рәсем белән матавыклануы гаҗәп түгел анысы. Тик мин сине нигәдер авыл хатыны образына якынайттым. Көлсәң — көл, еласаң — ела, мин авырттырып синең борыныңа чиертергә җыенган идем. — Ир моңсу гына елмайды. — Янәсе, авылга иң һәйбәт костюм-чалбардан кайтам, муенда да шәп галстук. Стансага төшүгә үк машина сатып алмакчы идем, поезд ун сәгатькә соңарды да, без төнгә калдык. Янәсе, машинаның тәрәзә пыяласын аска шудырып, сезнең турыдан үтәм. Син, янәсе, капка төбендә казлар ашатасың. Иске фуфайкадан, иске галоштан. Мин сигнал бирәм, янәсе. Э-эһ!
— Син бинахакка утыз ел үч саклап яшәдеңмени, Габдерәхим?!
— Бәдретдин абзый, авызын кыйшайтып: «Бар, малай актыгы, минем кыз сиңа өйләнә», — диде, Рабига! Үлдем-беттем мин бу сүзләрдән, Рабига! Ике күсәк белән берьюлы баш түбәсенә тондырсыннар әле. Әни, мәрхүм, әтинең рухын рәнҗетеп, сөяркә кочагына атылды.
— Зиннәт янында кычкырышмыйк, Габдерәхим.
— Бетте, Рабига, бетте! Тр-р, хайван.
Ат әзмәвер каршысына ук килеп туктаган иде, егет читкә сикерде:
— Тешли-и!
Габдерәхим, арбадан төшеп, атын туарырга кереште.
— Курыкма, Петрович, тешләми. Хәзер вазифаларны бүлешәбез. Син, Алмачуарга атланып, кискән агачларны бау белән койма буена сөйрәттерәсең.
Зиннәтнең теше-тешкә бәрелеп шыкылдый иде.
— Әйем, атың биек, егылырмын җә.
— Егет кеше чаптарда җил белән куышырга тиеш, Петрович. Ирләрнең уң канаты — ат, сул канаты... — Габдерәхим күз кырые белән генә Рабигага карап куйды. — Сул канаты — яраткан хатын-кыз.
— Әнәй мине дуңгыз сыртында чаптыра ие. Ишегалдында. Дуңгыз тәбәнәк, мәтәлсәң дә авырттырмый.
— Безнең татарны нишләттеләр, ә! Аттан биздереп, чучкага атландырдылар, — диде ир, көрсенеп.
Адәм тавышын өнәмәгән карга көтүе, яктылыкны томалап, һавага пырхылдады.
— Әй, сез, юньсезләр, каркылдашмагыз, әби-бабайларны йокыдан уятасыз! — Зиннәт аларга йодрык белән кизәнде.
— Ярар, каргалар «безнең биләмәне таптыйсыз» дип ачуланса ачуланыр, без догаларыбызны укыйк та эшкә тотыныйк. — Балта-пычкы барлаган Габдерәхим бер мәлгә тораташ булды. — Ә без нинди догалар ятлаган идек соң? Безнең буынны догасыз үстергәннәр түгелме соң? Һи, дивана! Чучкалы авыл «бисмилла» белән уянган да, «бисмилла» белән яткан дисеңмени?! Тукта, зәңгәр капкалы йорт догалы иде. Сез идегез бит ул, Рабига!
— Әни яшьләй үлде, Габдерәхим...
— Балачакта син аңардан берни дә отмадыңмыни? — дип өзелде Габдерәхим. Гүя бер дога, нибарысы бер дога бу икәүне җан газабыннан коткарачак иде.
— Откан идем, Габдерәхим.
— Ә ник укымыйсың? Әллә син, мәшһүр рәссам, аларны оныттыңмы?!
— Апайга бәйләнмә, акбаш! — Зиннәткә Габдерәхимнең тупаслыгы ошамый иде, ул төкереген чәчеп аңа ябышмакчы булды, хатын сабыр гына;
— Бәйләнсен, Зиннәт акыллым, бәйләнсен, — диде. — Яралы юлбарыс читлек тимерен чәйнәр, ди. Ярасының әрнүенә түзалмыйча... Син, Габдерәхим, чынбарлык белән килеш инде. Көмеш Яр үлгән, урамнар, йортлар буш. Теге дөньядан кайтулар юк. Әйдәгез, ниятләгән эшебезгә керешик. Ә догалар күңелгә бер сеңсә, мәңге онытылмый, мин аларны әллә ничә тапкыр кабатладым, Габдерәхим.
— Чарасызлык бугаздан буа. Яралы арысланнан да хәтәррәк бүген мин. Гафу ит, Рабига. Хәзер тынычланам, хәзер басылам. Гафу ит, энекәш. Үпкәләмәгез, зинһар. Йәгез, бисмилла белән!
Кичкә кадәр ике ир чытырманлыкны чистартты: кисте, турады, ташыды. Зиннәт «Уф, абзый» дип әзрәк ыңгырашып ала да, Габдерәхим дәшмәгәч, янә эшкә чума иде. Тиктомалдан эче пошкан Рабига «сусадым» сылтавы белән адашының хәлен белергә йөгерде. Иркә идеме ул, әллә, чынлап та, аның корсак өлешендә бер-бер зәхмәт чир борынлаган идеме, яшь хатын һаман диванда ауный иде. Өстәлдәге ризыкларга да кагылмаган. Тач каенанасы рәвешен китереп ята. Сәмәрия карчык яшәргән диярсең. Яшь адашының өстенә карап әллә ниләр уйлады Рабига. Матур уйлар түгел иде бу. Көнләшүдән туган ямьсез уйлар иде. Аларны күңелдән тиз генә куып та җибәреп булмый. Хатын-кыз, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, үзе белән бергә туган табигый кимчелегеннән арыналмый: ул елый, көлә, нәфрәтләнә, ярата һәм... көнләшә икән.
— Габдерәхим кая олакты соң, апай? — диде яшь Рабига.
— Алар Зиннәт белән зиратны тәртипкә сала.
— Мин көнозын ялгызым, апай. Колагына киртлә шул мәнсезнең, мине ташлап йөрмәсен.
— Син кымшан, акыллым. Урамда кояш, саф һава.
— Әй, эчем быгырдый ла. Син ник кайттың, апай?
— Минме? — Рабига, ялганым тотылмасын дип, ипи капчыгына үрелде. — Капкаларга берәр нәрсә алыйм, дидем. Ирләрнең тамагы ачкандыр.
— Каберлектә ашыйлармыни, апай?
— Кичкырын күл буенда табын корырбыз. Арбада чиләк белән бәрәңге. Әйдә, иренмә, без икәү учак ягарбыз. Кайнар күмеренә бәрәңге тәгәрәтербез.
— Син пешергән аш — кәстрүле белән. Көлдә буталган бәрәңге ашап авыз пычратмасам. Мин ялгызым әле монда, — дип турсайды Рита-Рабига.
— Син яшь, акыллым. Ирең тирәсендә бөтерел. Аның хәзер иң авыр вакыты. Авыл юк, халык юк...
— Ник шушы чүплеккә кызыкты соң ул? Ник кире кыякламый? — Яшь хатын мәче кебек шатыр-шотыр диван тырнады. — Ул бай, ул акчалы. Без шәһәрдә йорт тергезеп яшәр идек. Элеккесе дә ике катлы иде аның. Аны бушка татар картларына мәчет итеп бирде, ахмак!
— Габдерәхим юмарт икән. Моңа сөен син, акыллым.
— Малын уңлы-суллы өләшкән ыштансызлар өчен сөенергә минем башыма тай типмәгән лә!
— Телең телгә йокмый, акыллым.
— Әтинең әнкәсе лыгырдык иде.
— Габдерәхимне телең белән кыйнама, яме?
— Нишләтсәм дә — үз ирем. Өйрәтмә, апай!
Хакыйкатьнең күзен төртеп тишсәм, ялган ыржая димә. Хакыйкать үз асылында: «килен — каениш туфрагыннан ул. Әгәр Ходай кушып, Габдерәхим белән парлашса, Рабига да каенанасына охшар иде микән? Юк, охшамас иде, чөнки ул бу йортның насыйбы түгел иде. Насыйбы — әнә диван тырный... Исемен дә Рабигадан урлаганнар! Җаннан үзен суырып алып киткән ир-егет, ичмасам, исемгә тимәсен иде. «Син нәрсә аңлыйсың, дөньяга яңа гына тишелгән яшь үсенте?! Кояш кебек кайнар ирнең җылысын тоясыңмыни син?! Ир кадерен белер өчен башта буй үстерәсең бар. Габдерәхим акчасын җилгә чәчсә дә кайгырма. Иң зур байлык — яраткан кеше лә ул».
Йә, җитте! Эчеңнән кайнап тиргәмә һәм ачуланма, ярсыма һәм көнләшмә, Рабига. Яшьлеге сөйләтә бу үсентене, яшьлеге! Дөнья тотып бер яңакласа, акылга утырыр әле.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА

(Дәвамы бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас