Бауда җилфер-җилфер Габдерәхимнең күлмәкләре кибә... Көн кичкә авышты, ә ир һаман юк. Рабиганы шом биләде, нәкъ утыз ел элек эзсез югалган Габдерәхим тагын
шул җүләрлеген кабатлый мәллә? Теге чакта ул берне генә ташласа, хәзер икесеннән дә кача... Тфү, нинди кырмавык уй ябышты аңа! Тилертә, билләһи.
Менә җилкапка төбенә йөк машинасы килеп туктады. Олы әрҗәсенә өй җиһазлары шыплап тутырылган иде. Төнлә генә авыл дип җир тырмап ыңгырашкан Габдерәхимие танырлык түгел иде. Ул:
— Тормыш дәвам итә, кызлар! — диде дә шофер белән әйберләрне бушатырга тотынды. — Өстәл, урындыклар, диван, караватлар — өр-яңа! Станса базасыннан гына төяттем, кызлар!
Рабига яшьлек дустын көн яктысында беренче тапкыр күрде. Утыз елда утыз бөртек чәч кенә агарган бугай.
— Газ миче белән газ баллоны да бар, кызлар! Крәчинкәдә әби патша заманнарында гына ризык хәстәрләгәннәр. Өйрәнгән безнең Рабига апабыз ялкау американнардан бутерброд ише каты-котыга. Оныткан ул әнкәсе токмач кисеп пешергән тәмле татар ашларын.
Эчен уа-уа болдырга яшь хатын да чыгып басты.
— Ник шаулашасыз монда, Габдерәхим? Нәрсәләр алдың син, ә? Әнәйгенәм, чутсыз әйбер! Акчаң кычыткандыр инде, Габдерәхим, дим! Акча туздырырга дисәң, сиңа куш инде!
«Аһ син, кара! Килен каениш туфрагыннан, диләр — нинди хак сүзләр. Сәмәрия белән бу ябык кемсә элегрәк очрашсалар, икәүләшеп акчага табынырлар иде».
Ә Габдерәхим, чәпчегән хатынына илтифат та итмичә, ишегалдына җиһаз ташыды.
— Габдерәхим, чукрак! Моның хәтле мебель ниемә безгә?! Киткәндә яндырабызмы аларны, җә! — дип бәйләнде яшь хатын.
Ир түзмәде, күк күкрәгән тавыш белән:
— Моннан китү юк, бу минем туган җирем, — диде.
Урамнан, акыра-акыра, таягына атланган әзмәвер Зиннәт килә иде.
— Апай, апай! Камбайн, ач тамак, һап-һоп бодай ашый-ашый көнбагарга якынлаша! Көнбагарны үтерәләр, апай! Әйдә, апай!
Рабига урындыклар кертә иде:
— И Аллам! — дип, Зиннәт артыннан йөгерде.
Ә аның үкчәсенә басып диярлек:
— Кем үлә, кем?! — дия-дия, Габдерәхим чапты. Өчәүләшеп басуга барып җитсәләр, комбайн бодай ура, ә ул тагын ике тапкыр сикерсә — ялгыз көнбагыш чапкыч авызына эләгә иде.
Зиннәт күкрәген киереп көнбагышка табан ыргылды:
— Үтермәгез, абыйлар! Апай аның сары керфекләрен кәгазенә күчермәде бит әле, үтермәгез!
— Уф, мин көнбагарны кеше дип торам, — диде Габдерәхим. Ул «сез — тилеләр, сез — кысыр хәсрәтлеләр» дип, хатыннан кычкырып көләргә тиеш иде. Көлмәде Габдерәхим, Зиннәт янәшәсенә басты:
— Шәт безне урып бөртеккә әйләндермәсләр, Петрович. Әй, егетләр! Читкәрәк каерыгыз! Өч сүәм янга тайпылсагыз, көнбагарга тимисез. Дәүләт аннан гына ярлыланмас. Безгә матурлык та тансык.
...Ялгыз көнбагыш басу уртасында тирбәлеп калды. Ир кулы белән аның битен сыйпады:
— Орлыкларыгыз ач икән, алиһә.
...Габдерәхим югалгач, кемдер:
— Ул күрше чуашларга көтү көтәргә ялланган, — диде. — Башын аска игән, озын чыбыркысы җилкәсендә...
Кыз чуаш авылы көтүлегенә очты. Ерактан ук күрде:
Габдерәхим!
Тауны тәгәрәп кенә төште. Ләкин көтүче аның Габдерәхиме түгел иде. Яшьләр аръяктагы кичке уенга җыелгач, кемдер:
— Һәр кичне, кара тал төбендә Габдерәхим уенны күзли-күзли дә шыпырт кына тая, — дигәч, ничә төн кара тал саклады. Әнә ул тилмереп эзләгән кеше көнбагыш белән сөйләшә. Хатын аңа «рәхмәт» дияргә дә курка, бәлки, ул хыялдагы сындыр, эндәшсәң, кисәкләргә уаладыр. Әмма ир уалмады, адәм теле белән:
— Тешләре — кара, керфеге сары, бер могҗиза инде бу алиһә, — диде. — Энекәш, Зиннәт, җилдертеп кенә апаңның кәгазь-буяуларын китер син. Алар ышанычлы урында — мич башында. Ясатыйк әле рәссамнан алиһәнең сурәтен!
— Юл сумкасы да шундамы? — диде Рабига.
— Анысы базда, — дип көлде Габдерәхим.
— Оялмыйча яшердеңме?
— Тамчы да кызармадым. Мәйтәм, документларсыз поездга билет бирмиләр. Эшең дә төгәлләнмәгән икән бит, Рабига. Син яса, мин комачауламыйм, читтән генә карап утырам, яме?
— Кайт, анда хатының чирли.
— Ашавы начар, эчәкләре бөрешкәндер.
— Ул да, Зиннәт кебек, миңа «апай» ди.
— Ә син?
— Мин аның исемен дә белмим...
— Моңарчы Рита иде, тулысынча Маргарита. Хәзер... хәзер Рабига.
— Ничек «Рабига»?!
— Соң... — Габдерәхим бер турайды, бер чүгәләде. — Соң... Мәчеттә никах укытканда, мөселман исеме кушыйк, диделәр дә... Син исемә төштең...
Хатын, сызланып кына:
— Исемемне бүтәнгә куярга мин үлмәгән идем бит, — диде. Ул үпкә-рәнҗүләрне әйләндереп алган түгәрәкнең сүрүен чүт кенә ертмады һәм шунда ук хатасын төзәтергә ашыкты: — Көмеш Ярда төпләнәсеңмени? Авыл таркалган бит, —
диде.
— Адәм белән Хава да җирдә икәүдән-икәү генә тормыш башлаган. Ә монда без күбрәк тә. «Үлдек» дип маңгайны ташка бәрүдән файда юк. Авылны җанландырыйк. Син дә уйла, Рабига.
— Нәрсә уйлыйм, Габдерәхим?
— Җир шары буйлап тәпиләп арыгансыңдыр, шәт. Америка — коры ил, безнең татар баласы өчен түгел. Күкләргә
ашкан таш өемнәре сине рухландырмыйдыр да. Үзен җәннәт почмагы дип санаган бер генә ил дә Көмеш Яр табигате белән ярышалмый.
Рабиганың җанына ачкыч яратты бу кеше. Ул әнә борып ачты да, аның хыялларын укый. Чынлап та, кыска-кыска тукталышлардан алҗыды хатын. Ул, бәлки, туган авылымда гомер җебен төйнәрмен, дип кайткан иде. Ә язмыш гел үзенчә кыландыра...
— Замана хатыннары машинада элдерә хәзер. Син дә алардан калышмыйсыңдыр, Рабига?
— Калышмыйм, Габдерәхим.
— Соң, хутлыйсың берәр тәгәрмәч. Казан бездән ике йөз чакрым. Өч сәгатьлек юл. Иртә бар, йомышыңны йомышла һәм кич кире кайт. Мәскәү мең чакрым. Стансабыз якын. Мин иртән сезнең йортны караштырдым. Нигезенә биш-алты бүрәнә тыксаң — яшәрлек. Юкә бураның асты тиз туза, безнеке — нарат, шуңа нык та.
— Сезнеке? Юк, Габдерәхим, йортыгыз белән мактанма син. Нигезегез алтыннан коелса да, трактор белән иштерергә кирәк.
— Нинди мәгънәсез сүз бу, Рабига?! Нишләгән безнең өй?!
— Дуңгыз асралган йорт — хәрам ул, Габдерәхим!
— Менә сиңа мә! — Ир, бүртенеп-кызарып, салам кисәген тарткалады. — Кемнең мәгънәсез законы белән таныштырасың син?
— Әкрен, Габдерәхим. Көмеш Яр Аллаһы хөкемен бозды.
— Алай икән... Илең белән сазлыкта аунагач, нишләтәсең? Рәсәйне галәмнән үк себереп түгәсеңме? Юынтык су төсле.
— Хәрамга батсак, үзебез үк һәлакәт чокырына мәтәлербез, Габдерәхим. Көмеш Яр шуңа мисал түгелмени?!
— Син дә хаклы, Рабига. Мин ахмакларча сүз көрәштерәм. Авыл фаҗигасендә минем дә өлеш бар. Кырык яшьлек әниләр-әтиләр, үрчемле мал дип, капкасыннан чучка кертте. Ә без яшьләрнең күңел күзе сукыр иде, андыйлар бит дәшми, телсезгә әверелә. Бездә иман әсәре дә булмаган, чөнки без хәрамга хирыс буын балалары идек. Мин, шул гаебемне юармын дип, мәчет өчен аерым кенәгәгә акча тупладым. Хет бүген төзет! Авылдашларның да азан тавышы ишетеп күңеле сафланыр дигән идем, ә алар тәүбәсез-нисез генә берәм-берәм каеннар астына шылган икән. Мин гарьләнәм, Рабига. Ир башым белән дә гарьләнәм, валлаһи! Мең хуҗалык иде. Кеше авыллары әнә янтаймады-кылтаймады.
— Көмеш Яр йөзен каралтты, Габдерәхим.
— Минем әни дәме? Миңа аның турында бераз сөйлә әле, Рабига.
— Әниең турында? Сәмәрия апа мин кергәндә авырый иде...
— Ә син ник безгә сугыласы иттең, Рабига? — дип төпченде ир.
Хатын теге хәерсез түгәрәкне тагын урап үтте.
— Әнинең көмеш алкалары серле рәвештә генә югалган иде бит...
— Хәтерлим, син бик борчылган идең, Рабига.
— Сәмәрия апа алай-болай шуның хикмәтен белми микән дип сорашмакчы идем.
— Ул нәрсә диде?
— Ә мин гел сорамадым, Габдерәхим.
— Әни дим, әйбәт идеме? — Ир, бу соравыннан уңайсызланган кебек, сүзен әзрәк авызында әвәләп торды. — Әйбәт карчык идеме, Рабига?
— Әйбәт иде, Габдерәхим.
Баласына кем анасын яманлый ди! Карават тактасына түшәлгән кәгазь акчалар, ана дуңгыз Настя, улын хәтереннән сызган карчык әйтерсең Сәмәрия түгел, ят кеше иде. Мәрхүмнәр белән булашмыйлар, аларга бер Ходай хөкемдар.
— Улым, дип өзгәләнгәндер, әйеме?
— Өзгәләнде, Габдерәхим.
— Кабере дә бәләкәй икән.
— Картайгач адәмнең гәүдәсе кечерәя, Габдерәхим...
— Уф, йөрәк яна! — Габдерәхим күкрәгенә бәргәләп алды. — Яшел күз чишмәсе якында гына, тамакны чылатабызмы?
— Дуңгыз фермасындагы шакшы су ергамагы кушылгач, чишмә жир астына качкан, Габдерәхим.
— Тфү, кибеп-корып беткәнбез икән! Әни миңа рәнҗедеме?
— Бәлки, җитәр, Габдерәхим? Болай да йөрәгеңә чыдашалмыйсың.
— Ә син мине кызганма, Рабига. Суктыр каеш чыбыркы белән! Суктыр, давай, суктыр! Әнкәсен хәерчелектә яшәткән кеше адәм актыгының актыгы ул. Кара син безнең йортны! Эче-тышы сәләмә! Утырырга урындык, ятарга карават юк!
— Әнкәң акчага тилмермәгән, Габдерәхим.
— Әллә тиле Петрович әйткәннәр дөресме? Әни дуңгыз балалары сатып җан асраганмы?
Рабиганың түземлеге төкәнде.
— Сорауларын хәттин күп җыелгач, нигә иртәрәк кайтмадың. Габдерәхим?! Синең өстеңдә тагын кемнәрнеңдер хакы бардыр, бәлки?!
Тыелган түгәрәкнең тышчасы шартлап ярылды. Ир, тотлыга-тотлыга:
— Сез... сез мин... мине... кайт... маслык ясадыгыз! — диде. — Ирләр алыштырасыз, ягъни мәсәлән! Әтиең безгә күченгәч, мин синең боерыгың белән сезгә йортка керергә тиеш икән! Ул чакта миннән бит «яулыклы егет» дип бөтен авыл көләчәк иде! Кияүгә чыкты Габдерәхим, дип! Мин ул мыскылга ничек түзим ди. Яраткан кешеңне шулай мәсхәрәлиләрмени, Рабига-а!
Хатынның өстенә бозлы су коелды. Бу тавышта утыз елдан соң да көче кимемәгән ачу һәм нәфрәт бергә укмашкан иде. «Ирләр алыштырасыз... Сезгә йортка керергә тиеш икән»... Алай дип әйтмәде Рабига, әйтмәде!!! Хәтта шаяртып та әйтмәде!!!
— Әни төенчеккә чалбар-күлмәкләремне төйнәде дә: «Чакырган җиреңә ычкын», — диде. Әтиең дә аны җөпләде. «Без өйдәгеләр белән башка-баш килештек, энекәш», — диде. — Габдерәхим инде ярсымый, сүзләрен үпкә белән өретеп кенә сөйли иде. — Горурлыгыма тисәләр, үз-үземне белештермим мин. Ахырдан үкендем анысы. Яшьлек дуамаллыгына бирешмәскә иде дә... Башта синең белән аңлашырга иде. Нидер мишәйт итте миңа. Йорттан әни куа, аңа сөяркәсе якынрак. Гарьлегеңнән йөзтүбән кадал! Тормыш җимерелде шулай. Бәхет җимерелде. Хәзер син тез тезәселәреңне, Рабига! Битемне тырнасаң да ачуланмыйм. «Кабахәт, туң күчән, сарык» дип сүксәң дә — ачуланмыйм.
— Минем сүзем юк шул, — диде Рабига, эчтән елап. Утыз ел буе ул: «Нишләп Габдерәхим кинәт кенә гаип булды икән?» — дип, сәбәбен эзләде. Аларны аерган сәбәп гади генә түгелдер кебек иде. Баксаң, нибарысы вак гайбәт икән... «Әйтмәдем», — дип акланмады хатын, күз яшьләре йөрәгенә тамса да, үзен елмаерга мәҗбүр итеп:
— Миңа эшләргә кирәк, — диде. — Көнбагышның көтә-көтә керфекләре талды инде.
Габдерәхимнен исә аны акландырасы, үкендерәсе, үксетәсе килә иде.
— Син дә бушан, бушан, Рабига! Күңелеңдәге миңа дигән ачуыңны селкеп ат! Хәтереңне уят, давай! «Өйләнәм» дип сайраган егет, синең әмер-боерыкларыңа буйсынмыйча, авылдан тайды. Йә?
— Сүзем юк, дим, Габдерәхим.
— Юкмыни? Ялгыштым дип тә уфтанмыйсыңмыни, Рабига?
— Юк, Габдерәхим.
— Ә бит син, тәкәббер кыз, ялгыштың! Ир-ат кияүгә чыкмый, ир-ат өйләнә!
— Габдерәхим... — Хатын сүз ташкынына буылып йөткергән ирнең аркасыннан какты. — Тынычлан, Габдерәхим. «Мин гаепле», — дисәм, сиңа шунда ук җиңеллек килер идеме соң?
Габдерәхимнең таш кебек каткан йөзе йомшарды.
— Өч дистә ел үз-үземне ашадым, Рабига. Төкерергә иде миңа «алыш-бирешләр»гә, сине култыкларга да әтинең Гөләндәм апаларына күчәргә иде. Йә, мин генә үкенмим әле, син дә бераз үкен, Рабига! Печтек кенә үкен!
Көнбагыш өстендә безелдәгән бал корты әле бер, әле икенче орлыкка куна иде. Ширбәтен суырмакчы, бичара. «Мин көзге җимеш бит инде!» — дип кычкырыр иде көнбагыш — теле юк, сыпырып төшерер иде — кулы юк...
— Мин «йортка керсен» дигән боерык юлламадым, Габдерәхим, — диде хатын, күзе белән генә саташкан бал кортын куалап. — Мин артык юаш идем.
(Дәвамы бар.)