Все новости
Литература
6 Февраля , 09:00

Бер тамчы ярату

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА5 өлеш.Йокламады Габдерәхим... Төнне сискәндереп, баскыч шыгырдады. Колак яфрагына кунганмыни, тишек-тошык чоланнан чирәм арасында сайраган чикерткәнең чыкырдаганына кадәр ап-ачык ишетелә иде. Капшанып кына атларлык караңгыда кайтты ир. Ул әлегә Көмеш Яр фаҗигасен йөрәге аша кичермәгән иде.— Мин сине тешләмим, сакчы Петрович. Куркып сулама. Ник авылда утлар юк? Яшьләр клубта күңел ачмыймы әллә?

Бер тамчы ярату
Бер тамчы ярату

Йокламады Габдерәхим... Төнне сискәндереп, баскыч шыгырдады. Колак яфрагына кунганмыни, тишек-тошык чоланнан чирәм арасында сайраган чикерткәнең чыкырдаганына кадәр ап-ачык ишетелә иде. Капшанып кына атларлык караңгыда кайтты ир. Ул әлегә Көмеш Яр фаҗигасен йөрәге аша кичермәгән иде.
— Мин сине тешләмим, сакчы Петрович. Куркып сулама. Ник авылда утлар юк? Яшьләр клубта күңел ачмыймы әллә?
— Әммәсе дә тирән йоклый, абзый. Син кемнәрнең кеме соң? Апай — Бәдретдин агайның кызы. Апай яхшы ул, миңа «акыллым» дия, эһе.
Габдерәхим, уфылдап кына:
— Сәмәрия малае мин, энекәш, — диде. — Сәмәрия малае. Әни көтмәгән...
— Ялганлама, абзый, аның малае җук ие, Начтәсе генә бар ие.
— Нинди Настя, Петрович? Синең, җегет, әзрәк савытың тулып җитми, ахрысы.
— Һы, тулмас ди. Начтә кебек Начтә ие. Борыны тукмак ие, дүрт аяклы ие. Сәмәрияттәй аны, «кызым» дип, чут-чут үбә ие.
— Әллә... әллә әни картайгач та дуңгыз асрадымы? — Габдерәхимнең тавышы калтырый иде.
— Начтә кабан дуңгызларыннан бала таба ие, абзый. Дахутлы, дия ие Сәмәрияттәй. Дахут нәстә ул, абзый?
— Акча, энем, акча. Син шыпырт, хатын белмәсен тагы. Страм, валлаһи. Их, әни, әни... Мин аны намазлык өстендә дип уйлый идем.
— Сәмәрияттәй мине тукмый ие.
— Син әнине кичер инде, Петрович. Тукта, нишләп «Петрович» син? Керәшенме әллә?
— Керәшен кем соң ул, абзый?
— Ярар, тәк кенә сорадым. Әтиең Петр бит. Рабига һаман чибәр, әйеме? Күзләре күмерләнеп яна, әйеме?
«Беркем дә ишетми, тирә-якта чукраклар яши», — дип ялгыша Габдерәхим. Чолан аның һәр сүзенә колагын «торгыза».
Хатын киенеп урамга чыкты.
— Ник йокламыйсың, Габдерәхим?
— Әни зиратта беренче төнен куна. Көтмәгән...
«Аның каруы мин көттем. Көттем, Габдерәхим. Мине син исеңә дә төшермәдеңмени, Габдерәхим?! Әллә мин синдәге сагышны тоемламыйммы? Син, бәлки, әни дип хәсрәтләнгәнгә күрә миңа битарафтыр? Сызлан, әйдә, сызлан, әни бит ул, начармы-яхшымы — әни».
— Утыр янәшәмә, яшьлек дустым Рабига. Йомгакны кайсыбыз тәгәрәтеп жибәрә?
Бу сорау Рабиганың бәгыренә чәнечте. Озакламый таң ата, һәм хатын стансага китә... Кыска гына вакыт эчендә нигә бер-береңә үпкәләп, бер-береңне гаепләп-каһәрләп яраларны тирәнәйтергә ди! Теге яра да төзәлмәгән. Язмыш тәлинкәләре дә тигез түгел: Габдерәхим парлы, Рабига ялгыз... «Мин сине генә эзләп кайттым» дип, йөрәгеңне ачып салу соң дәрәҗәдәге ахмаклык булыр иде.
— Без монда шаулашып хатыныңны уятмагаек, Габдерәхим.
— Арды ул, трактор гөрелтесенә дә йоклый.
— Кунаккамы?
— Юк, бөтенләйгә. Ә син, Рабига?
— Мин? Төн карасы йөздәге сагышны яшерә, югыйсә хатынның күзләре сата иде. — Мин... үтеп барышлый гына. Мәскәү поезды безнең стансага да туктый икән.
Ә җан барыбер гасабилана: «Габдерәхим, — ди ул, — нигә син өйләнешәбез дигәндә генә авылдан качтың? Әти сезгә йортка керде. Гарьлек, әлбәттә. Ләкин безнең яратышуның монда нинди гаебе бар?!»
— Мәскәү калаларында яшисеңме, Рабига?
— Арырак, Габдерәхим, арырак... Мин — рәссам. Күргәзмәләрем белән күп илләр буйлап сәяхәт иттем-иттем дә, Америкада төпләндем.
Ир, аягын елан чаккандай, сикереп торды.
— Рәссам? Синме? Каян килеп?!
— Әти балта остасы иде, өтерге белән чокып бизәкле-бизәкле шкафлар, урындыклар ясый иде. Талант дигәнең аңардан күчкәндер. Ә син мине кем дип фаразладың, Габдерәхим?
— Кем дип... — Тегүче сымаграк дигән идем.
— Кичер, өметең акланмады
Габдерәхим көчәнеп кенә көлде:
— Биеккә үрмәләгәнсең син, Көмеш Яр кызы.
— Минем остазым көчле иде. Сулыш алдырмады, эшләтте дә эшләтте. Соңрак үзең үк рәхмәт укырсың, дия иде.
— Әйе, тырышсаң, нәтиҗәсе юк түгел.
— Сине кем дип белик, Габдерәхим?
— Хәрби завод директоры идем. Озак бикләнеп яшәдек, серле объект, имеш. Ә хәзер әнә барсын да дөньяга тотып селкеделәр.
Алар тыелган түгәрәк тирәсендә әйләнделәр. Элпә белән генә капланган түгәрәккә бармак очы белән дә орынырга ярамый, юкса ул ертылып, аннан үпкә-рәнҗүләр бүселеп чыгачак иде.
— Габдерәхим, миннән башка тагы кем әйтер, сине авылда ике күңелсез хәбәр көтә. Берсе — әниеңнең үлеме, икенчесе...
— Чү, өченчесе сөенечле бит. Синең белән күрешү бәхетенә ирештем менә. Син — атаклы рәссам! Атаклыдыр инде, әйеме? Америка чүп-чар җыймас.
— Телеңнән агу тамызма, Габдерәхим.
— Гафу, гафу, Рабига. Авыл һавасыннан исердем, ахрысы.
— Икенче хәбәрем: Көмеш Ярның тамырына балта чапканнары. Кемнең капкасына бәрелмә — хуҗасыз. Йортлар аягүрә черегән. Авылның бердәнбер тере кешесе — Зиннәт бала. Син аны керәшен димә, ул колхоз рәисе Петр белән чуалган Мәрхия апаның малае. Нишләтәсең, акылы китек.
— Ра-би-га-а, уса-ал шай-йарт-ма-а. Әнә, әнә, — ир кулы белән караңгылыкка төртте, — әнә Шәрифҗаннар, Нәҗибуллалар, Маһирәләр, Солтаннар! Күңел аларны шигырь кебек ятлаган! Мин утыз елда берсен дә онытмадым! Мин утыз ел Көмеш Ярны сагынды-ы-ым!
Рабиганың:
— Ә нигә кайтмадың? Кемгә ачу сакладың? — дип, Габдерәхимнең күкрәгенә йодрыгы белән төя-төя елыйсы килде. Әмма күңел болай да мөлдерәмә, әз генә чайпалдырсаң, кара төннең кара итәгенә сагыш түгелә иде.
— Шаярдым дип әйт, Рабига!
Хатын авырттырып иренен тешләде.
— Чынмыни, Рабига?! Синекеләр кайда? Гайния апа, Бәдретдин абзый кайда?
— Тегендә, Габдерәхим.
— «Тегендә» — кайда инде ул? Алар да Америкадамы?
— Каеннар астында, Габдерәхим...
— Мин барыбер бу хәлгә ышанмыйм. Тизрәк таң атсын!
Офыкта яшь кызларның кашы кебек нечкә генә сызык сызылган иде инде.
— Черем ит, Габдерәхим, — диде хатын. — Мин дә ятам.
— Тукта, ашыкма. Иртәгә көн озын, туйганчы йокларбыз.
— Мин китәм шул...
Атып яраладылармыни, Габдерәхим кыргый тавыш белән үкерде:
— Кая?! Америкагамы?!
— Торган җирем бит...
— Юк, миннән рөхсәт юк! Талантлы татар кызлары үзебездә дә әз.
Рабига, үзалдына көлемсерәп, җилкапканы этәрде:
— Тыныч йокы, Габдерәхим.
«Рөхсәт юк» имеш. Син аны моннан утыз ел элек кисәтер идең! Рабиганың хуҗасы син түгел, түгел! Моңарчы аңа мәхәббәт хуҗа иде, ул яраткан кешесен ярты кисәгем дип уйлады, баксаң — Габдерәхимнең үз кисәге бар икән, ул парлы икән.
...Такта ярыгыннан чәчрәп кояш нуры коелды. Йорт тирәсендә тынлык иде. Авыл арыган юлчыларны бишегендә тибрәтеп йоклата бугай. Хатынның юл сумкасы алгы бүлмәдә — бусага төбендә иде. Ул әкрен генә ишекне ачып капшады, ләкин сумка кулга эләкми иде. Үрелеп эчкә карады: әйберләр «аякланган» иде. Ә салам ятакта Габдерәхимнең хатыны эчен уып утыра. Каш астыннан ике күзе ялтырый. Рабига төн карасында аның йөзен күрмәгән иде. И Ходаем, япь-яшь бала ич бу кемсә! Әллә Габдерәхим, моның белән чуалып, хатынын, балаларын ташлаган микән? Ир-ат җилбәзәк халык, биш дистәсен тутырганда, кармалана-кармалана икенче яшьлеген эзли. Әй, Габдерәхим комнан бау ишсен! Рабиганың кешедә тамчы да эше юк.
— Поездга ашыгам. Сумкамны җен урлаган, ахрысы, — диде хатын, пышылдап кына. Берүк Габдерәхим уянмасын иде. Яшь хатын борынын аска кадап ыңгырашты да:
— Һа-һа, — диде.
Нинди мәгънә иде ул «һа-һа»да, аңламады Рабига.
— Сумкам ишек катында гына иде. Документларым да анда иде бит...
— Апа-ай, минем эчем авырта-а, — дип, башын тез өстенә салды яшь хатын.
— Габдерәхимне... иреңне чакыр. Кайда соң ул?
— Иртүк китте-е...
— Кая? Ә-ә, авылны әйләнәдер. Инде ышаныр.
— Апа-ай, эче-ем!
Рабига тиз-тиз генә калын итеп салам җәйде дә яшь хатынга ятарга кушты.
— Аякларыңны суз, акыллым. Гәүдәңне катырма, йомшарт. Тыныч кына сула. Кай төштән авырта?
— Кендектән, апа-ай... Мин үлмәм микән, апа-ай?
— Үлмисең, тынычлан. Поездда ничә сәгать кайттыгыз?
— Дүрт тәүлек, апай.
«Аһ, Габдерәхим, Габдерәхим' Ай-һай, ерак качкансың син! Җир читенә үк олактырырлык нинди гаебем булды икән?!»
— Сәбәбе шул гына, акыллым. Авыртуның, дим. Озын юл кешене чирләтә.
— Эһе, апай. Басыла инде эчем.
— Сөйләшмә, тыныч кына ят.
«Никләр Габдерәхимгә ияреп кайттың син, балакай? Ир бирмәк — җан бирмәк, диләр, ә яраткан кешеңне бирмәк ничек дип атала? Дөньяда аның белән чагыштырырлык сүз дә юк хәтта!»
— Апай, син безгә кем тиеш?
Хатын, тотлыга язып:
— Минме? — диде. — Мин... иреңнең дүртенче буын кыз туганы.
— Ул күкрәк кесәсендә синең сурәтеңне саклый, апай. Нәни генә сурәт. Таушалган да инде.
— Син күп сөйләшәсең, акыллым. Көч җый, ә мин ишегалдында самавыр белән чәй кайнатам.
«Күкрәк кесәсендә сурәтеңне саклый... Сурәтеңне саклый...»
Рабига коега барып җитә алмады, башы әйләнә иде, чирәмлеккә тезләнеп, учы белән җиргә таянды. Ә җирдән кайнар бәрелә кебек. Кайнар... Габдерәхим кичә шушында утырган иде. Саташа бугай. Туфракны төн суыткандыр ләбаса. «Күкрәк кесәсендә саклый...» Кем кайда, димәк.
Берәү — йөрәктә, икенче берәү — кесәдә. Станса аша иртәнге поезд узгандыр инде... Гаҗәп хәл: сумка «аякланган». Кешесез авылда угрылар да юк. Кояш ярты сүәм күтәрелде исә күзен тырнап килеп җиткән Зиннәт тә иссез-тынсыз.
Хатын Габдерәхим утырган чирәмне тагын бер тапкыр кулы белән сыпырды да, торып, коедан су тартты. Торбасындагы көлен өрдереп, самавырны гөжләтте һәм, чәй кайнаганчы дип, келәттәге бер өем чиләкләрне кое тирәсенә тезеп, су белән тутырды. Нүештә керләнгән күлмәк-чалбар өелгән иде. Яшь бикә иренең өс-башын да юар, үзе дә юл тузаныннан пакьләнер. Тереләр өчен яшәү матур ул. Әнә кояш нурлары чиләктәге суда коенып уйный... Әнә ак болыт иелеп тау түбәсен үбә... Көмеш Яр! Газиз аймак! Китәселәре килеп китәмени синнән Рабига. Җир шары иксез-чиксез зур, ә күңел тарткан туган авыл — бәләкәй. Аңа сыяр өчен җиһан киңлекләре кирәк. Ник бу ябык хатын аның Габдерәхименә тагылган?! Өз дә ташла хәзер җаныңның ярты кисәген. Дөньяда ир-ат заты миллиардлар белән исәпләнә, тик сөйгән яр берәү генә...
Үлән белән пешергән чәйләр эчертеп хәлләндергәч, яшь хатынны өйдән җитәкләп чыгып, зур ләгәндә юындырды Рабига. Гаҗәп, кызгану хисе көнләшүдән көчлерәк иде. Нигәдер бу ак чырайлы арык гәүдә көндәшлеккә бармый кебек иде. И Ходаем, әллә аңа табигать бала тудырмаса да ана мәрхәмәте салганмы? Шул аны кара янып көнләшүләрдән тыямы?
— Апай, минем кулларым калтырый, — диде яшь хатын. — Күз алдымда кара таплар да биешә. Мин, чын мәгәр, үлмәм микән, апай?
— Юл талкыган сине, акыллым. Ипләп кенә чирәмгә бас. Мә сөлге, сөртен.
— Теге исәрбаш мине күзәтмиме икән, апай?
— Зиннәтме? Ул әдәпле егет.
— Кем ләгәндәге суны түгә, апай?
— Анысы минем эш, акыллым.
Габдерәхимнең керләрен ишегалдындагы тактага куйган иде. Яшь хатын, кулларым калтырый, ди. Сабынлап-сабынлап шуларны юарга керешкән Рабига күңеленнән генә иркә бикәне тиргәде: «Ир тәрбияләрлек тә исәнлеккә туенмагач, ник Габдерәхимгә иярдең, җәфа? Үз тиңең табылмас идемени?...»
И Ходаем, көнләшмим, диде, ә нигә бу зәһәр ачу кан тамырлары буйлап ага икән?!

 

(Дәвамы бар.)

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас