...Ир йөрәге мондый янауны күтәрәмени?!
— Агулап дөмектерәм, дисеңме, катын? Көмеш алкалар бозымчы Гөләндәмдә инде. Бусына башмак тананы илтеп бир. Давай, үтер иреңне, катын, — диде әтисе, дулап.
Төнлә ул өйдә кунмады. Иртәгесен хуҗа кайтты. Аның киеменнән авыл урамнарына сеңгән шакшы ис аңкый иде.
— Эшкә кыстый Петр Ильич. Ягада чиләнмә, друган Барис, үзебездә дә акча букчасы, ди, — диде ата.
Кичә генә гайрәтләнгән әнисе шиңгән иде. Яңадан дөрләп кабыныр микән ул? «Алкалар» дип, өйнең бөтен тишек-тошыгына хәтле капшап хәлдән тайган хатын, ир бүләге табылмыйча йөзе акланмаганын белә иде, шуңа кайгырып, чиргә сабышты. Ә әтисенә аның бу «чире» кулай булып чыкты. Хатын юлына бүрәнә тәгәрәтми: әтисе көндез фермада дуңгыз карый, ә кичен, ирләр белән җыелып, каравыл өендә көмешкә чөмерә. Нинди рәхәт ирек! Кыз сизде: әтисе белән әнисе аерым түшәк түшиләр. Хуҗа торып китү белән, әнисе аның урын-җирен ишегалдындагы бауга җилләтергә элә. Чучка исе барыбер килә... Әй, бүгенге акылы булса, каргалар тузгыткан сандугач оясын саклап, канга батар иде Рабига.
Хәер, аннан ни отар иде. Көмеш Яр боҗра белән камалган — бер алар гаиләсе генә кара йоктырмыйча яши ала идемени?! Бу авылның тәкъдире уптым бергә язылган, авылдашларны утыз ел эчендә сәбәпсез-нисез генә Газраил чүпләмәс иде.
Беркөнне әтисе аты белән өй турысыннан чаптырып узды да Сәмәрияләргә туктады. Бәндәдән хурланмады, Алладан өрекмәде: көпә-көндез тол хатынга йортка керде оста. Ә кич белән Габдерәхим гаип булды. Акылга сыймаслык хәл! Сөяркә тапкан әнисенә үчләшкән очракта да, егет «яратам» дип шашкан Рабигасын утларга салмаска, һич югы, үпкә-рәнҗүләрен белгертеп китәргә тиеш иде. Ул чакта кыз үз гаебен таныр һәм бу кадәр газапланмас та иде. Менә ул коедан салкын су түгел, сагыш түгә... Түгә, түгә, түгә, ә сагыш кимеми, астан ургый да ургый..
— Ни хәлләрдә? Үзебезчә «апа» дисәм, килешер микән?
Рабига ике атна буе тынлыкта яшәп чукракланган иде. Сәламләшү каяндыр кое төбеннән ишетелгән кебек тоелды. Ул Габдерәхимнең тавышын да хәтерләтә иде. Хатын иелгән җиреннән турайды. Йөрәге, соңгы тапкыр типкән сыман, дөп-дөп күкрәккә кага иде.
— Габдерәхим, синме? — диде Рабига, борылмыйча гына. Бавы әкрен генә кулдан шуып, чиләк кое төбенә очты.
— Юк, апа, мин — Гыйльман. Мине әби матай белән чаптырды.
Җүләр дә инде син, хатын! Утыз елдан соң да синең Габдерәхимеңнең тавышы үзгәрмимени?! Әй, Габдерәхим түгел шул, Габдерәхим түгел...
— Гөләндәм әбиең чаптырдымы, энем?
— Тиле Зиннәт әйтте дә... Әбине хәзер әти машина белән китерә.
Бар бу егеттә Габдерәхим чалымнары, бар. Куе кашының бер бөртеге Габдерәхимнекедер төсле.
— Син бит боларга туган, әйеме, энем?
Рабига Сәмәрияләр йортына ымлады.
— Әби: «Энемнең хатыны тора», — дия иде, тик минем ул апаны күргәнем юк, — диде яшь егет.
Күңел: «Бәлки, ул апаңның малае сезгә кунакка кайткандыр, энем?» — дип тилмереп сүз көтте. Чирәмле урамнар машина тавышын да йота иде шул, Гыйльман:
— Әнә, киләләр! — диде. Күңелдәге сораулар бер төенгә төйнәлеп калды... Җиңел машинадан Зиннәт белән дүрт карчык төште. Алдагысы, ак шәл бөркәнгәне, ике куллап, хатын белән күреште.
— Саумы, чибәр кызым? Син янма-көймә, хәзер үзебез җайларбыз. Әйдәгез, бикәләр.
Рабига таныды: имче Гөләндәм! Ак шәл эчендә һаман да көмеш алкалар чылтырый микән? Ул вакытта, әтисе кебек, кыз да ышанмады: әнисе «югалттым» дип юри кылана, алкалар, мөгаен, күрше авыл имчесендә иде. Ә Гөләндәм апа аңардан «Син кем?» — дип тә сорамады. Югыйсә ташландык авылдагы һәр җан иясе кызык табылдык иде.
Машина хуҗасы рәссамны стансадан утыртып кайткан рәис иде. Ул Зиннәт белән Гыйльманга боерды:
— Улым, син дә, Питырыч, син дә живо зиратка. Мин анда өч кеше җибәрдем, аларга булышыгыз!
— Миңа да эш кушыгыз, — дип көлемсерәде Рабига.
— Сез тәк кенә йөрмисез, рәсем ясыйсыз. Коены да актарып салгансыз. Мин ерактан гына күрәм, якын килергә уңайсыз. Башта «кем бу ят кеше?» дип баш ваттым ватуын... Ә сез Көмеш Ярның алтын балыгы — Рабига икән. Ачуланмагыз, без бу авыл кызларын шулай үрти идек. Без бит кичләрен сезнең клубка килә идек, түлке егетләрегезнең берсе бик гайрәтле иде.
— Кайсысы? — Рабига, ниһаять, ул исемне бүтәннәр авызыннан да ишетергә тиеш!
— Габдери инде, Габдери. Минем туганым. Кызның иң чибәрен үзенә ябыштырды да. Ә безнең күз гел шул чибәрдә иде. Авыл башына кадәр күсәк белән куар иде Габдерәхим.
Хатын, кызарып:
— Әй, сез тагы, — диде. — Мин сине ике-өч мәртәбә клубта күргән идем. Караңгыда гына... Син үзгәргәнсең, Сафуан. Юанайгансың...
— Тазардык, Рабига. Тал чыбыгыннан өй салмыйлар. Мондый кырыс дөньяда безнең төсле симезләр кирәк, жил бәреп екмасын өчен. Сез туган якларны юксынгансыз шикелле. Ә авылыгыз таркалды...
Ялганны сөймәгән Рабига турысын әйтте:
— Юк, мин Габдерәхимне эзләп кайттым.
Кое суын эсседән кибеп каткан җир сеңдерми, ул нәзек кенә юл ерып, урам уртасына ага иде. Сафуан итек очы белән күлләвеккә төрткәләде.
— Көннәр коры. Икмәк урырга шәп. Җәренгә Көмеш Яр кырларын чәчмим, нәпсемә булышып сөрдергән идем, күтәрергә авыр.
«Ник сүз җебен чуалтасың, ир бәндәсе?! Син — туганы, син беләсең булыр: Габдерәхим кайда?»
— Габдерәхим сезне яратып үлә иде, Рабига.
— Мин дә аны... аны яратам. Гомерем буе яратам, — диде хатын һәм чиләк очкан төпсез коега иелде. Күзеннән сытылган эре генә яшь тамчысы аска тамды. — Ничек алырга соң инде? — диде ул, күңеленең кинәт кенә нечкәрүен чит ирдән яшерергә азапланып. Ничек алырга? Яратам мин аны... Багор-фәлән кирәк инде... Кайда соң ул, кайда? Габдерәхим, дим, кайда? Яраткан кешенең хәлен беркем дә аңламый инде... И Ходаем, көлкедер инде аның хәле... Башка хәсрәте юктыр, диләрдер инде...
— Рабига, коеның бурасы черек, кит әле аннан! — Сафуан хатынны үзенә таба тартты. — Сакланганны Ходай саклар. Өр-яңа чиләк машинада бар, бау да бар, хәзер тагабыз. Мин Габдерәхимнән хәбәрдар түгел, валлаһи, Рабига. Утыз ел бит, хет кош теле хәтле генә хат язсын иде. Әнкәй, исән ул, ди.
Ике карчык, чиләк өстен ак тастымал белән каплап, су ташыды. Рабиганы катнаштырмыйлар, кунак дип хөрмәтлиләрме, әллә ул артык кулмы?
— Балалар, керегез әле, кер, — Гөләндәм апа болдырдан гына аларга кул изәде. Мәрхүмәнең гәүдәсен икешәр рәт тезелгән урындыкларга күчергәннәр иде.
— Балалар, сезнең ярдәм кирәк безгә, — дип, имче карчык матрасны күтәрде. — Карагызчы мондагы убыр оясын!
Беркавым Сафуан да, Рабига да өнсез тордылар: агач карават тактасы кәгазь акчалар белән түшәлгән иде.
— Ни галәмәт бу, әнкәй?! — диде Сафуан, тел шартлатып. — Сәмәрия әби банк баскан мәллә?! Вәт сиңа мә! Җитмешенче елгы акчалар, сиксәненче елгы... Элеккеге миллионнар да шактый. Акча реформасы турында ишетмәде микәнни бичара? Узышлый хәл белергә керсәм — шап итеп авар иде түшәгенә, таламасын дигәндер инде. Менә дуңгыз үрчетеп саткан байлык кайларда чери икән. Ашарга ипие юк иде әбекәйнең.
— Хуп, балалар, бу хәрам кәгазьләрне чокырга күмегез, — диде Гөләндәм карчык. — Мәет өстендә аның гөнаһларын купайту ярамас. Соңыннан сөйләшербез.
Рабига капчык авызын тотты, Сафуан тутырды. Акчалар күгәреп каралган иде инде...
Ачылмалы тәрәзә төбенә ак күгәрчен кунды. Карчык, аны карашы белән иркәләп:
— Догаларыбызны Ходай кабул итсен, — диде. — Күмдек киленне. Мәрхүмә тәүбәсез генә озайды. Ярар, безнең бурыч — юып-кәфенләп җирләү, ярар... Гөнаһларын кичерү-кичермәү Аллаһы кодрәтендә. Имансызына да, иманлысына да аның үз хөкеме. Син, кызым, чү, каударланма. Таң белән юл сабуың хәерлерәк. Мин бикәләрне Сафуанга илтергә куштым, без синең белән әзрәк гәпләшеп утырыйк.
— Ашыкмыйм, Гөләндәм апа. — Буш ызбада тавыш яңгырый иде. Габдерәхимнең тутасы өйдәге бөтен нәрсәне чүплеккә түктерде. — Ашыкмыйм бер дә...
Габдерәхим турында сорашасы соңгы кеше — шушы карчык иде. Шәл астында зеңгелдәгән көмеш алкаларны да күрәсе килә... Гөләндәм апа аларның ир белән хатынны талаштырган «ызгыш алмасы» икәнен белсә иде икән!
— Әнкәң Гайния иманлы катын иде, кызым. Әлдәш базарына барганда бездә кунар иде Көмеш Яр бичәләре. Сатлык тауарлары төрледән-төрле иде. Чиккән сөлге, мамык
шәл, киез итек. Һи-и, сезнекеләр уңган да халык иде-е.
— Гаҗәп инде, уңган халык кырылган... Авылы белән бит, Гөләндәм апа!
Карчык учы белән тезләренә шапылдатты.
— Әнекәйгенәм, ник гаҗәпләнәсең, кызым? Чучка кертте Көмеш Яр, хәрам ризык ашады, хәрам эчте. Шулаен җир-туфрактан бәрәкәт, күңелләреннән иман качты. Оланшак тумый башлады, иренә-катынына кысырлык зәхмәте сукты. Ходай түзә-түзә дә җәзасын биреп куя.
— Минем әни көндәш хәсрәтеннән кипте, Гөләндәм апа.
— Сезнең йорт хәлләре миңа мәгълүм, кызым. Почта бүлекчәләрен берләштергәч, атнага ике мәртәбә Көмеш Ярга хат китерә идем. Әнкәң — мәрхүмә, ә Бәдретдин Сәмәрия белән яши, син — читтә. Берсендә әтиеңне биеттем. Кызыңнан акча бар, дим, әдрисе — Әмрикә, дим. Сәмәрия белән почтага килделәр. Икесенең дә өс-башы сәләмә. «Бәдретдин балам, акчаңа киен», — дим. И-и, аларга ни киен, ни шәрә йөр. Бусы эчә, тегесе, бак, тычканнарга кимерергә бер карават асты акча җыйган. Шайтан коткысы, шайтан! Хәрам нәфесне киңәйтә — бәрәкәтне ала. Сине, кызым, алҗыттым. Стансага иртүк Сафуан озатыр, әйдә, бүген безгә киттек. Кайтуың турында Зиннәт аркылы баштук хәбәр итәргә иде, кызым.
— Рәхмәт, Гөләндәм апа, мин Габдерәхимнәр өендә төн кунам инде...
— И Аллам! — Карчык мичкә сөялде. — Ул бала да бар бит әле якты дөньяларда.
— Әйе шул, бар шул! — диде Рабига, сөенеп. — Әниең вафат дип телеграмма сугыйк, Гөләндәм апа.
— Кая, кызым? Җирнең кайсы өлешенә? Миндә әдрис юк.
Бу сүзләрдән йөрәккә кан укмашты. Габдерәхимнең кайда икәнен белмиләр, һәм аның кебек тирән хәсрәт күлендә дә йөзмиләр иде. Аларга ул нибарысы туган гына, ә хатынга җан сөйгән яр иде.
— Йә, мин кузгалыйм, — дип, ишеккә юнәлгән карчыкның алдына төште Рабига.
— Гөләндәм апа, көмеш алкалар әнием төсе, зур бәягә сат миңа!
Гөләндәмдә «кунакның акыл савыты сай, ахрысы» дигән шик уянды бугай, ул, Зиннәт колагы өчен генә көйләнгән иркә-йомшак тавыш белән:
— Нинди алкалар, олан? — диде.
— Әтине көмешкәдән биздерер өчен әни синнән үлән төнәтмәләре ясаттырган. Хакын алкалары белән түләгән, Гөләндәм апа.
— Юу-ук, олан, юу-ук! — Карчык ак шәлен чишеп җибәрде. — Минем колак яфрагым тишелмәгән дә, олан. Әнкәң дә андый гозер белән бусагамнан атламады. Кеше гайбәте бу, олан.
— Ачуланма, Гөләндәм апа, мин дөрес сөйләмим икән, — диде хатын, уңайсызланып. Аның Көмеш Ярда уйлары да, хыяллары да, өметләре дә хата белән чуарланган, Габдерәхим, дия-дия, ул дивана булган иде. Әнисе «бирдем» димәде ләбаса! «Югалттым», — диде. Газиз анаңа ышанма инде, йә! Әллә алкаларны Сәмәрия урлады микән? И Аллам, бүген генә җир куенына иңдерелгән мәрхүмәгә яла ягып, тагын гөнаһка бата инде.
Исәр әзмәвер ишегалдына басудан салам бәйләме кайтарып аударган иде, Рабига шуны идәнгә түшәде. Бу төнне ул Габдерәхим өендә уздырыр. Зиннәт аның тән сакчысы иде.
Егет:
— Апай, Сәмәрияттәйнең өрәгеннән пыжлама, мин җилкапка төбендә генә, килсә — миңа эндәш. Без Олы йолдыз белән төнката серләшәбез, ул минем баш очымда яна, — диде.
Авылда ут чыбыкларын өзгәннәр иде. Рабига керосин табыштыру нияте белән келәт ишеген ачты. Келәтнең ярты ягына тау-тау чиләк өелгән иде. Ферма мөдире чагында чумган икән Сәмәрия. Тузан сарган чиләкләрне саный башлады. Йөз илле пар! «Йә, адәм баласы, безне теге дөньяга төяп китмәдең, анда су ташымыйлар, ха-ха!» — дип ыржая кебек
иде алар. Ул тиз-тиз генә тимер савыттан керосин агызды. Бер төндә әллә ни күп тә янмас. Ә йөрәк сызып-сызып янар. Язмышың белән килеш, язмышың белән тарткалашма, Рабига. Үткәннәрдән берничек тә Габдерәхимне суырып алалмыйсың хәзер...
Урамда әзмәвер Зиннәт Олы йолдыз белән әрләшә иде.
— Олак моннан, чурту матыр, олак. Мин — сакчы, мин апайның йокысын боздырмыйм, вәйт!
— Син, энекәш, йодрыкларыңны уйнатма. Кем әле син?
— Зиннәт Питырыч, вәйт.
— Без юлдан, без арыдык, Петрович, ач капканы.
Рабиганың чәчләре үрә торды. Йолдызлар адәм телендә сөйләшәмени?! Хатын салам түшәгеннән башын күтәреп тыңланды.
— Нишләп авыл болай караңгы, Петрович! Нишләп өйләрдә ут юк? Нишләп этләр дә өрми? Әни йоклыймы?
«Әни?! Нәрсә ди ул кеше? Кеше?! Габдерәхим түгелме соң бу? Әйе, әйе, Габдерәхим кайтты! Юк, алар кайтты. «Без» дип күплек санда әйтә ләбаса. И сантый да инде син, Рабига. Габдерәхимне гел ялгыз дип уйладың. Шуңа син очрашуларны да сихри бизәкләргә төрдең. Әллә ничек булыр кебек иде сезнең күрешүләр! Ә ул шундый да гади икән:
Габдерәхим кемнедер ияртеп килә дә керә...»
— Зиннәт акыллым, йортка алар хуҗа, бәйләнмә, — диде хатын һәм, торып, ишекнең келәсен шудырды.
— Әни, саумы, әни?!
— Узыгыз, уз, Габдерәхим.
Ир, кулындагы чемоданнарын куйгач, Рабиганы кочакламакчы иде, хатын читкә тайпылып өлгерде.
— Мин әниең түгел шул, Габдерәхим.
Караңгы ызбаны тынлык кисеп үтте.
— Кем.. Кем соң син?!
— Кем дип... Хәтерләмисеңдер дә инде... Авылдашың.
Габдерәхим артында кыска буйлы шәүлә чәрелдәде:
— Габдерәхим, ник караңгы сездә-ә-ә?
— Чыбыкларны җил өзгәндер, авылның бәласе инде ул, — диде ир. — Мин монда берни аңламыйм. Әни үзе кайда соң? Кунакта мәллә?
Рабига әйләндереп-тулгандырып маташмады:
— Сәмәрия апа үлде, бүген генә күмдек, — диде.
Исәр әзмәвер ачылмалы тәрәзәдән башын сузган иде, ул да сүзгә кушылды:
— Мин аңа чокырны тирән казыдым, чыгып, Начтәсен таптырып йөрмәсен, вәйт!
— Үлде?! — Габдерәхим капчык төсле идәнгә ишелде. — Әни үлде?!
Ызбаны тагын аркылыга-буйга тынлык кисте.
— Урынын җәннәттән әйләсен, — диде кыска шәүлә.
— Җәннәтен дә, тәмугын да Ходай үзе билгели. — Йөзен күрмәсә дә, Рабига бу «шәүлә»не өнәми иде. Ничек өнәсен ди! Габдерәхимгә тагылган койрык ләбаса ул.
— Син кем, авылдаш? — дип сорады Габдерәхим.
Хатын сукыр лампаның филтәсенә шырпы сызды. Өй эченә яктылык сирпелде. Түргә табан бер-ике адым атлаган ир, чекерәеп-чекерәеп аңа карагач:
— Нишләп син бездә? — диде. Әйтерсең аны Рабиганың аларда булуы гына гаҗәпләндерә, әйтерсең урамда очрасаң, ул болай ук шаккатмас иде. Хыялында Габдерәхимне йөз кат терелтеп, йөз кат дөрләп кабынган Рабига, әкрен генә:
— Язмышлар кайларда гына йөртми, Габдерәхим, — диде. — Иртәгә сөйләшербез, ә хәзер әнә сезгә салам түшәк. Яңа гына урган бодайдан. Юл арты ял итегез. Мин чоланга күчәм, — диде.
(Дәвамы бар.)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.