Все новости
Литература
5 Февраля , 18:00

Бер тамчы ярату

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.3 өлеш.Таякка атланган исәр егет ерактан ук шәрран ярды:— Апай, апай! Сәмәрияттәй чүплектә актарына ие! Ике күзем чәчрәп аксын, апай!Карчыкның үз аягында йөреп, үз акылында булуы хәерлерәк иде, ләкин ул ни аягына басмый, ни Габдерәхим турында анык кына хәбәр бирми.— Сәмәрияттәй юри чирлегә сабыша, апай. Миннән Начтәсенә су ташыттырыр өчен «уф, билем» дия.

Бер тамчы ярату
Бер тамчы ярату

Таякка атланган исәр егет ерактан ук шәрран ярды:
— Апай, апай! Сәмәрияттәй чүплектә актарына ие! Ике күзем чәчрәп аксын, апай!
Карчыкның үз аягында йөреп, үз акылында булуы хәерлерәк иде, ләкин ул ни аягына басмый, ни Габдерәхим турында анык кына хәбәр бирми.
— Сәмәрияттәй юри чирлегә сабыша, апай. Миннән Начтәсенә су ташыттырыр өчен «уф, билем» дия.
— Нинди Настя инде, Зиннәт акыллым. Син аны саттың лабаса.
— Ә-ә, шулаймыни, апай? Син Сәмәрияттәйнең кунагымы, апай? Гелән анда бөтереләсең. Ул сине яратмый, ул сине урамда йоклата, һе-һе.
Күңелдә хатирәләр өермәсе купкан, кул эшкә ятмый иде, рәссам хатын мольбертын җыештырды.
— Кайтыйк, Зиннәт. Сәмәрияттәң дә уянгандыр.
— Ул йокламый, апай! Ул чүплектә казына, апай!
— Тузга язмаганнарны сөйләмә, Зиннәт акыллым. Киттек!
Рабига, агарсын дип, көн саен идән-сәке юды, ишегалдын себерде. Иртән баскыч такталары сап-сары, хәтта кош та оялыр, канат очын тидермәс иде, ә кемдер шунда пычрак аяк эзләре калдырган... Хатын шикләнеп кенә карават янына килде. Сәмәрия карчык уяу, тонык күзләрен ярык матчага төбәп, хәрәкәтсез ята иде.
— Сәмәрия апа, син мине таныйсыңмы?
— Җөдәтмә, дим!
— Мин — Гайния кызы Рабига.
— Булмагаең! Сиңа миннән ни кирәк, кишер яфрагы?
— Бернәрсә дә кирәкми. — Рабига карчыкның кырык ямаулы бишмәтен төзәткәләде. Габдерәхим әнисе шул, Габдерәхим әнисе... — Тышта матур, Сәмәрия апа. Әйдә, һава суларсың, чыгыйк. Урын-җиреңне дә җилләтеп киптерик.
— Тотынма миңа, тотынма! — Карчык чытырдатып карават кырыена ябышты. — Пшал, мәлгунь! Мине таларга исәплисеңме? Атаң белән безнең уртак малыбыз җук! Бәдретдин тапканына көмешкә чөмерде!
— Улың Габдерәхим кайда? Хәбәрләшәсезме?
— Улым?! — Карчык, очлы терсәкләренә таянып, мендәреннән күтәрелә төште. Аның чәчләре тузгып укмашкан, күзләре эренләгән иде. — Ниткән «улым» ди! Җук миндә малай заты, минем кызым гына бар! Кая, килче, кызым. Мәч-мәч. Начтә, Начтә!
Рабиганың тәнендә бала йоннары кабарды. Абау, чучкага «кызым» дип эндәшә. Йа Ходаем, ахырзаман галәмәте мәллә бу?!
Сырхау, калкынып-калкынып, «кызын» эзләде, ә үзе кунакны тиргәде.
— Ниемә почмактагы су ләгәннәрен ыргыттың, кыруч! Кызымны ызбадан биздергәнсең кана! Кая син, бәбкәчем-балам? Тукта, чү, — карчыкның саргайган йөзе җанланды. — Минем кызым урмандагы кабан җегетләре белән уйныйдыр. Уйнасын-уйнасын, шуннан соң абзар тутырып бәләкәчләрен үстерермен. Авылда ата чучка җук, кана, ишәергә. Ишекне ачык тот, син кем, кишер яфрагы. Тиздән Начтәм сусап кайтыр.
Баласын тибәреп дуңгызга табынган карчыкка җирәнеп карады Рабига.
— Мине синең чучкаң кызыксындырмый, Сәмәрия апа. Габдерәхим хет утыз елга бер булса да үзенең исән икәнен белгерттеме соң?
— Кем? — диде карчык, күзен алартып. — Кем хакында төпченәсең, Гайния?
— Мин — Рабига!
— Рабига?! Ә-ә, Бәдретдин кызы икән. Миндә нәмә кыйратасың син? Без атаң белән уртак мал җыймадык, йөрмә эч пошырып!
— Мин бит синең улыңны яраткан идем, Сәмәрия апа. Бир миңа аның адресын, бир!
— Әдрис? Кемнең әдрисе? Кызым янымда минем, жөдәтмә, кишер яфрагы!
Рабига, авыруга табан иелеп:
— Настяны мин күрше урысларга саттым, — диде.
Сәмәрия, бишмәтен читкә атып, торып утырды. Аның аяк табанына салам кисәкләре ябышкан иде. Исәр Зиннәт саташмый — баскычта карчык эзләре... Үлем чабуында сөйрәлгән «тузганак», соңгы сулышын сулаганда, чүплектә ни-нәрсә эзли икән?
Карчыкның сары йөзе җимерелеп, авызы чалшайды.
— Ы-ы-ы... Начтә-ә, ы-ы-ы...
— Настя юк, — диде Рабига, көлеп. Таш бәгырьле Сәмәриянең дә авырттырып чеметерлек бер җире табылуына ул тантана итә иде. Карчык тагын «ы-ы-ы» дип сузды. Аның керфексез тонык күзләрендә яшь бөртекләре җемелди иде. Менә ул, елауга охшаган шыңшу авазы чыгарып, идәнгә сикерде, сикергәндә, башы белән әз генә артсыз агач урындыкка бәрелмәде. Чаршау белән томаланган почмакта тычкан кыштырдады бугай, дүртаякланган карчык, тыңланды да:
— Начтә, ы-ы-ы, кызым, мәч-мәч, — дип, шул якка үрмәләде. Бая гына тантана иткән Рабиганың йөрәгендәге нәфрәтне кызгану хисе кысрыклый иде, хатын түзмәде, сырхауны биленнән күтәреп караватына яткырды.
— Нишлисең, Сәмәрия апа?! Дуңгыз дип бәрелеп үләсең бит! Картайган көннәреңдә Ходайдан ярлыкау сорар идең!
Әй Раббем, әй Раббем! Ул гомер буе хыянәтсез яраткан ир-егетне, чынлап та, шушы явыз кемсә тудырган микәнни?!
Ник бүтән карында яралмаган Габдерәхим! Ник, әй Раббем?!
Караватта дерелди-дерелди карчык үкседе, артсыз урындыкта — Рабига... Һәркемнең үз хәсрәте хәсрәт иде.
— Елама, — диде хатын, сумкасына үрелеп. — Елама, мә, хакын шәп түләделәр.
Акча дигәч, авыру Сәмәрия, күбәләк сыман, кулларын җилпеде. Ул гүя очарга әзерләнә иде.
— Илла-лау, илла-лау, кая, зур акчамы?
«Күбәләк» кәгазь акчаларны йомарлап мендәр астына тыкты да, яңадан алып, бармакларын төкерекли-төкерекли санады.
— Бер кыягаз, ике кыягаз, өч кыягаз, дүрт кыягаз. Искечә ничә милун соң бу? Миңа шуны ачык әйт: ничә милун? Мин искечә хисаплыйм.
— Биш, Сәмәрия апа.
Карчык, күзен кысып, үзалдына сөйләнде:
— Түликне икегә җибәргәнием, Питәне ике ярымга, Күлә өчкә. Яхшы, яхшы. Начтә шул симезрәк ие. Кабаннар аны төнлә бодай кырына жеретте. — «Күбәләк» канәгать булып кеткелдәп куйды. — Биш милун, алайса. Яхшы, яхшы. Син, Бәдретдин кызы, ушлы икән. Атаң да сатуга мачтыр ие. Әй мактый-мактый сатар ие, карт бөке.
— Ул акчаларны тозлагансың, ахрысы, Сәмәрия апа? Өстәл-урындыкларың иске, бишмәтең дә сәләмә.
— Ә? Нәстә? — Карчык акчасын аска яшерде. — Тозлаган ди! Мин синнән талаттырмам, кишер яфрагы! Пшал, пшал! Габдерәхим диме, сантый? Габдерәхим атлы улым жук минем!
Рабиганың соңгы өмет уты да сүнде. Ул бу төтенсез авылда заяга гомер уздыра иде. Габдерәхим юк... Тагын ни тота аны Көмеш Ярда? Әнисе белән саубуллашты. Дөрес, каберенә үк үтмәде, коймалары череп ауган зират, агач-куак үрчеп, чытырманга әверелгән иде. Әтисе дә мәрхүм иде. Ул аңа Америкадан әллә ничә тапкыр хат язды. Әллә ничә тапкыр кунакка чакырып акча җибәрде. Җавап килмәде. Югыйсә хатлар да, акчалар да иясенә тапшырылды, дип хәбәр итәләр иде.
Хатын юл сумкасын иңбашына элеп, өйдән чыгып киткәндә, Сәмәрия хихылдап:
— Агуың куәтсез икән, менәтерәк мин исән, — диде.
Рабиганың аңа сүзе беткән иде, ул, җилкәсе аша гына:
— Хуш, бәхил бул, Сәмәрия апа, — диде һәм чүмәшеп бусаганы сыпырды. Габдерәхим басып йөргән идәннәрне кыра-кыра юганда, ул бәхетле иде, аның әле өмете тере — үлмәгән иде. Капка төбендә рәссамны исәр әзмәвер сагалый иде, ул, еламсырап, хатынның сумкасын тарткалады:
— Апай, апай, кая ашыгасың син, э-э-э? Мә, минем белсәпитем белән уйна, тәти апай. — Зиннәт атланган таягын Рабиганың аяк астына ташлады. — Уйна, апай. Көнбагар рәнҗер ташлап китсәң, апай. Мин капкаларны да ныгытып йозакка бикләдем, син ачалмыйсың да, апай. Китмә-ә, апай! — Егет җиң очы белән борынын сөртте. — Күңелсез авылдаа-а. Бөтенесе дә әнә тегендә йокларга күчте-е.
Зират — мәңгелек йорт шул. Агач башларында чүмәлә-чүмәлә кош оялары... «Үлгәч тә тынычлыкка тиенмәгез» дигән сыман, каргалар каркылдаша. И раббем, синең хөкемеңнән кем котылалган әле?! Рабига туган авылына үзе дә уйларга курыккан уй белән кайткан иде. Күңел төпкелендә оялаган куркыныч һәм ләззәтле уй иде ул. Менә Габдерәхим белән икәү очрашалар... Габдерәхим дә дөнья бетереп аны эзләгән, инде аңардан аерыласы килми, ир «кал» дип инәлә. Илләр-җирләр гизеп арыгaн-таушалган һәм, ниһаять, бер урында төпләнеп гомер көзен каршыларга хыялланган рәссам хатын ничек яраткан кешесен тилмертсен ди, әлбәттә, ризалаша. Юк, бу аның соңгы тукталышы түгел икән. Ә көнбагышны ул онытты бит! Кая чаба, кая ашкына? Стансадан поездлар төнлә дә узачак.
— Зиннәт акыллым, аралыкта буяу-кәгазьләрем калган икән. Сәфәр кешесе кире керсә, юлы уңмый, диләр. Зинһар, алып бир.
Егет өйдән атылып чыкты.
— Апай, апай! Сәмәрияттәй үлгән!
— Әбиең йоклый ул, акыллым.
— Йокламый, апай. Мин аның беләгеннән чеметтем, уянмады. Ышанмасаң, үзең кара, апай. Әйдә, әйдә!
Кинәт кенә Рабиганың тез буыннары йомшарды. Габдерәхимнең әнкәсе лә... Габдерәхимнең әнкәсе... Ул көч-хәл белән баскычтан менде. Исәр егет мәет тирәсендә кайнаша, күзен йомдырып, битенә тастымал яба иде.
— Миңа әптәчи шулай өйрәтте, үлсәләр шулай эшлә, олан, дия әптәчи. Мин килгәнче, дия. Син Сәмәрияттәйдән шүрләмә, Начтә өчен кыйный алмый ул, апай. Үлек ул, апай.
Мондый вакытта акыллы хатын барысын да үзе хәл итәргә тиеш иде, ә ул, көчсезлегеннән дә оялмыйча:
Зиннәт акыллым, нишлибез инде хәзер? — диде.
— Бәтәч, күрше авылдан әптәчине чакырабыз, — диде әзмәвер, шуңа да башың җитмимени дигәндәй гаҗәпләнеп.
— Без аның белән күп әби-апаларны зиратка озаттык. Әптәчи юа, укый, ә мин чокыр казыйм. Без әптәчи белән зерә дус, апай. Ул башкалар кебек мине «ахмак» дип үртәми, «олан» дия-дия аркамнан чәбәкли.
Хатын шикләнеп кенә:
— Картмы соң әптәчиең? — диде.
— Гөләндәм әптәчигә кырык ел элгәре кырык тулган, апай. Ике тапкыр кырык — сиксән була, апай.
Гөләндәм, Гөләндәм... Габдерәхимнең тутасы да Гөләндәм исемле иде бит.
— Гөләндәм апа исәнмени?
— Исә-ән, апай. Сәмәрияттәй генә үлде ич, апай.
— Бар, әптәчине чакыр, акыллым. Тиз йөгер, яме!
Рабига нишләргә дә белмичә әйләнде-тулганды да капка төбендәге коеның суын түгәргә кереште. Гөләндәм әби ару су кирәк, дияр. Ә кое бик чүпле. Алды — түкте, алды — түкте. Заманында аръякта көмештәй чиста сулы чишмә бәреп тора иде, хәзер ул да юк, әллә күмелгән, әллә суы качкан. Югалу-югалтулар озакмыни! Габдерәхим дә идән ярыгына тәгәрәгән тары бөртеге кебек иде...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.

(Дәвамы бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас