Все новости
Литература
5 Февраля , 12:00

Бер тамчы ярату

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.2 өлеш.Хатын букча бавын чиште Тау кырыеннан урып киләләр бугай, тонык кына комбайн гөрелтесе ишетелә. Сыңар көнбагыш та сискәнеп куйды шикелле. Орлыкларын өлгертеп, туфракка сипмәсә, нәсел җебе киселә шул. Көмеш Яр да дәвамсыз... Мең морҗадан мең төтен баганасы күккә ургылган таза хәлле авылның нишләп тамыры өзелгән соң?!Шуны үзеннән-үзе сорый да, җавабын табалмыйча гаҗиз була Рабига.

Бер тамчы ярату
Бер тамчы ярату

Хатын букча бавын чиште Тау кырыеннан урып киләләр бугай, тонык кына комбайн гөрелтесе ишетелә. Сыңар көнбагыш та сискәнеп куйды шикелле. Орлыкларын өлгертеп, туфракка сипмәсә, нәсел җебе киселә шул. Көмеш Яр да дәвамсыз... Мең морҗадан мең төтен баганасы күккә ургылган таза хәлле авылның нишләп тамыры өзелгән соң?!
Шуны үзеннән-үзе сорый да, җавабын табалмыйча гаҗиз була Рабига.
— Көнбагарга бал корты кунды, тизрәк яса, апай!
Җилкә чокырында әзмәвер мышный иде. Ул беренче очраган көннән үк шәүлә кебек ярты тотам да калмыйча ияреп йөрергә гадәтләнде. Кумады да, ачуланмады да хатын. Алла колы кеше җылысына сусаган иде.
— Җанлылар — безгә кабатларга ярамаган Кодрәт иясенең иҗат җимеше, Зиннәт Петрович. Хәтта бик теләсәк тә без аныкына охшата алмас идек. Камиллек — бер Кодрәт иясенә генә хас.
«Питырыч», әлбәттә, рәссамны аңламый иде.
— Алай, ник син көнбагарны өзеп алдыңа куймыйсың да якыннан күчермисең?
— Шиңә ич ул, акыллым. Аннан ямьсезләнә.
— Э-э-э, апай, ник соң Сәмәрияттәй бакча чүплегендә казына? Нәрсәдер яшергән мәллә?
— Бар, алтын, көмеш, бакыр капкаларыңның йозакларын тикшереп кил, Зиннәт Петрович, — диде хатын, егет тагын Сәмәрия карчык белән саташа башлагач.
Әзмәвернең кинәт кенә башында нәрсәдер бутала да, күзенә кортка кыяфәтендә чүплектә актарынучы җеннәр күренә бугай. Көн саен диярлек шуны тәкрарлый бит ул. «Ник Сәмәрияттәй бакча чүплегендә казына? имеш. Ә карчык бүген генә ис-тын алып хәлләнә төште. Рабига теге көнне симез дуңгызны әйләнеп узып, өй бусагасын атлаганда, ул үлем белән тартыша иде. Хатынның беләкләре өшеде: тышта җәй, ә караңгы ызбада баз салкыны иде. Кояш та бу йорттан ваз кичкән диярсең.
Кунак әкрен генә ишекне япмакчы иде, түр караваттагы ябык гәүдә, ыңгырашып:
— Габдери, — диде.
Рабига җәлт кенә мич аралыгын томалаган чаршауны этәрде. Гадәттә, анда, сукыр лампа кабызып, Габдерәхим китап укый торган иде. Менә ул хәзер дә шунда — аулакта белем эстидер. Ләкин аралык буш булып чыкты...
— Габдери, Габдери!
— Әү, — диде хатын. Исәр Зиннәт ялгышадыр, Габдерәхим абзар-кура тирәсендә генә йөридер, юкса әнисе аны инәлеп-инәлеп чакырмас иде.
— Габдери, чукынчык! Начтәне ашат, Начтә ач.
Өй азган-тузган иде. Рабига босоножкиларын салды да, сырланып балчык каткан идәнгә басарга чирканып, кире киде. Настя кем икән? Аңа нәрсә ашатырга икән? И Ходаем, әллә Габдерәхимнең җәйлеккә кайтарган кызы микән? Оныгыдыр, бәлки. Кырык җиде яшьлек ир бүген оныклар сөядер инде. Бу пычракны бөтен авылдан җыеп түккәннәр, ахрысы. Сасы ис борынны әчеттерә. Кинәт борыны белән җиңел генә ишекне төртеп, өйгә баягы луңгыз керде һәм, мыркылдый-мыркылдый, почмак яктагы ләгәннән су эчәргә тотынды. Хатын куркуыннан артка чигенде. Әзмәвер Зиннәт капка төбендә көрәгенә таянып басып тора иде.
— Зиннәт акыллым, шул әшәкене куып чыгар, зинһар, — диде Рабига.
— Начтәнеме, апай? Ул гел ызбада су лыкына. Кыш көне җоклый да. Сине Начтә тешләдеме әллә? Сәмәрияттәй үлсә, мин аны Базарлы авылының урысларына сатам, апай. Сатам да билсәпит алам. Начтә азгын ул, апай. Урмандагы кабан дуңгызлары белән гүләй-мүләй итә дә бәби таба унарны. Сәмәрияттәй Начтәне «алтын капчыгым» дия.
Хатын бәләкәй сумкасыннан кәгазь акчалар алып егеткә сузды.
— Мә, бу сиңа аяк хакы, тиз генә дуңгызны урыска сатып кайт.
Исәрнең күзләре шакмакланды.
— Сәмәрияттәй үлсен башта, апай! Ату таяк белән маңгаемны тишәр, әшәке ул. Начтәне авылда соңгы нәселле чучка дия, аны сакларга, дия Сәмәрияттәй. «Кызым» да дия.
— Мин кушты диярсең, акыллым.
«Мин кушты», янәсе. Кеше малына, кеше йортына хуҗа булды менә. Кеше йорты шул, кеше йорты... Юк, Габдерәхим йорты! Караватта аның әнисе ыңгырашып ята. Габдерәхимне тапкан-баккан ана ла ул. Ниндидер билгесез кызгану-җәлләү хисе йөрәкне чемердәтте. Ишектән укшытып тынчу һава суырылып чыга, Рабига ачылмалы тәрәзәләрне дә каерып ачты. Аннан беркавым ишегалдында таптанып-уйланып торды. Аны монда берәү дә чакырып кайтармады, хатын үзе дә «кайтам» дип вәгъдә бирмәде. Инде китсә дә ярый... Төшләрендә Габдерәхим дә алдаган: көтми егет Көмеш Ярда, көтми. Әмма баягы кызгану хисе көчәйгәннән-көчәя барды. Әйе, агач караватта өзек-өзек ыңгырашкан карчык — Габдерәхимнең әнисе. Ходай кичермәслек кабахәтлекләр эшләсә дә, ул Габдерәхимнең әнисе шу-ул.
Хатын җиңнәрен сызганды. Абзар читендә апара каткан иске чиләк күзенә чалынган иде, коедан су тартып, шуны чистарткач, бер дәрт белән тузан сарган тәрәзә пыялаларын сөртергә кереште. Караңгы тирән базны хәтерләткән бүлмәгә көлә-көлә кояш нуры чәчелде Өйдәге пычрак савыт-сабаны капка төбендәге чирәмгә чыгарып тезде. Ком белән ышкыгач, алар да агарды. Ахырдан пычак белән кырып-кырып идән-баскычларны юды һәм үзенең кан дошманы эргәсендә әвәрә килүен аклар өчен:
— Габдерәхимнең анасы бит, — дип сөйләнде.
Әллә һава сафланып сулышка иркенәйде, әллә өйдә кемнеңдер кыштырдавы бимазалый иде, карчыкның арык гәүдәсе селкенде. Кара мунча кебек корымланган чәйнектә Рабига су кайнаткан иде. Бакчадан карлыган, чия яфраклары өзеп чәй ясагач, өреп-өреп суытты да, кашык очы белән авыруның авызына тамызды. Карчык, теле белән юешләнгән иреннәрен ялагач:
— Тынычлап йоклатмыйлар, зобанилар, әле берсе, әле икенчесе шакылдый, — диде. — Нәстә кирәк сиңа, Питыр, кыруч! Бәдретдин, дим, биклә ишекне! Начтә кызым, кил, апара чөмер, тазарырсың. Кил, мәч-мәч...
Авылга караңгы иңә иде инде. Ул көнне Рабига китә алмады. Кырык чакрымдагы стансага барып җитәргә аякларның хәле юк иде. Хатын җансыз урамнарны әйләнеп йөрде-йөрде дә, борыны белән җиргә кадалган өйләренә ерактан гына күз салып, кире Сәмәрияләр турына кайтып ауды.
Әзмәвер Зиннәт велосипед алса, язу сырлап, күрше авыл рәисенә җибәрер. Адәм баласы төнлә туа, иртән үлә. Фани дөнья таң алдыннан гына Сәмәрия карчыктан арыныр. Мәетне зиратка, ә Рабиганы стансага озатырлар. Юк монда Габдерәхим, юк... Өзел үзәк, өзел! Йон кофтасын чирәмгә җәеп, төпсез күккә карап ятты ул. Аруы сөякләрен ваткан бугай, күзләр йомыла иде. Әмма мондый тетрәнүләрдән соң изелеп-таралып йоклап буламыни, хатын да, Сәмәрия карчык кебек, өч уянды, биш саташты. Аргы очта Габдерәхим сыздырып гармун уйный, имеш. Ул да түгел, егетне дуңгызга атланган Зиннәт куа, имеш. Абау, Сәмәрия апа тыпыр-тыпыр бии... Ә колагында көмеш алкалар. Бәрәч, әнисенеке ич алар!
«Питырыч» велосипедсыз — җәяү генә кайтты.
— Пәминкә гөрләттек, — диде әзмәвер, авызын колак артыннан да арырак ерып. — Начтәне саткач, мужиклар «син «Гүләй Питыр» малае, пәминәй этсә, пәминәй этсә, чалавик он харашуй иде» дияләр, чукынчыклар. Йорт саен пәминәйт иттек атайны, һе-һе. Кесәмдә акча җук, апа, белсәпит үтүт. Мин татар малае түгел икән, апай. Мин урыс малайка икән, апай. Тый наш малчык дияләр теге Ычтапан дәдәйләр, һе-һе.
Карчык та үлмәде. Аның Рабига күргәннән бирле гел йомык торган күзләре ачылды. Тик алар дөньяга буталып карый иде. Рабигага Гайния дип дәште ул, ә Зиннәт Бәдретдингә әйләнде. Инде хатын сырхауның тәмам терелүен көтәргә тиеш. Чөнки Габдерәхимнең кайда яшәгәнен шушы кортка гына белә иде. Әй ансат та уйлады Рабига, менә савыга, менә савыга, дия-дия, әнә ике атна үтте, ә карчык, ятагына береккән сыман, кузгалмый да кузгалмый, тәне дә, акылы да зәгыйфь.
...Корымланган табак-савыт чистарта-юа бармак тиресе суелган иде, рәссам, шөгыленнән туктап, ярасына бака яфрагы бәйләде. И тәкъдир, и язмыш... Нинди ерак илләрдән кайтып, көнбагыш сурәте ясап утыра. Туган як төсе, янәсе. Ичмасам, киндердә булса да Көмеш Яр турында истәлек сакланыр. Тагын ни алып китә соң ул моннан? Нибарысы җанга үрләгән сагыш алып китә...
...Алар бер-берсен яшерен сөю белән яраттылар. «Алар кемнәр соң ул?» — дип гаҗәпләнә бүген күңел. Алар — унҗиде яшьлек Рабига белән унҗиде яшьлек Габдерәхим. Дөнья әдәбиятында фаҗигале мәхәббәт мисаллары күп. Үлеп-үлеп ярату һәм ахырдан кавышалмыйча тилмерү. Ниндидер явыз көч гашыйкларны аера. Калканлы сакчыларны ерып, патша сарайларына кадәр үтә ул. Ханнар-ханбикәләр йөрәгенә дә агулы хәнҗәр кадый. Ә Көмеш Яр гүзәлләренең мәхәббәт куагын кайсы мәрхәмәтсезе ботарлады икән? Егетне көзгә армиягә алырга тиешләр. «Мин сиңа өйләнеп китәм», — диде ул. Яшьләрнең бер-берсен яратуы ике йортка да мәгълүм, ике йорт та шыпырт кына туйга әзерләнде. Петр Зайцев авылны дуңгызга батырып, ахирәтләрнең арасы суынган мәлләр дә иде әле. Ире үлеп, ялгызы гына малай үстергән Сәмәрия элеккеге тыйнак, басынкы хатын түгел, егыла-тора шәхси хуҗалыгында дуңгыз симертә, ягъни көрәксез генә «акча көри» хәзер.
Беркөнне, шабашкасын төгәлләп, әтисе кайтты. Түш кесәсендә көмеш алкалар чылтырый. «Йә әле, әнисе, тагып куй, катыннар көнләшеп үлсен», — диде әти кеше. Ир кулыннан алка-йөзек кебек затлы бүләк алу — авыл хатынының иң зур хыялы ул. Күп нәрсәне аңлата иде бу; ирнең яратуын да, санлавын-олылавын да, тугрылыгын да. Хәләл җефетенең бүләгенә лаек бичәләр, гадәттә, Көмеш Ярда түш киереп йөри, алар патшабикә белән тиңләшә иде.
Әнисе Рабига яшенә чигенеп яшәрде.
— Бәдретдиннән хәл-әхвәл генә сорашам, — дип чытлыкланган Сәмәрия, ахирәтенең колагында җемелдәгән алкаларны күз угы белән тишкәләп:
— Яраган инде, — диде. — Яраган. Теге, эт күңеле — бер сөяк дигәндәй, катын-кыз күңеле — бер алка инде.
— Аның каруы хәләл акчага алынган, — диде әнисе дә, төрттереп. Моны Сәмәрия йотып җибәрмәгән, көнләшү катыш ачуын йодрыгына төйнәп, эченә яшергән икән. Ул хәзер Гайнияне «дуңгыз асра» дип тинтерәтми, күбрәк йорт тоткасы Бәдретдингә мактана һәм әкрен генә аны уч тутырып акча эшләү серләренә өйрәтә иде:
— Өч баш дуңгызны сарайга ябасың, Бәдретдин. Елына унарны балалый, кыруч. Базарда берсе-берсе ун тәңкә. Стансада уптым тугыз тәңкәдән җыялар. Күр, Бәдретдин, синең ике ел чиләнгән шабашкаңны өч чучка каплый.
Әтисе баш иеп кенә тыңлый. Ул хатын-кыз коткысы белән генә балтасын ташларга җыенмый кебек иде. Ләкин «бер-ике атна буыннарны язам да, чуашларга өй салырга китәм» дигән кеше ашыкмады. Авыл борынча йөрде, агай-эне белән гәпләште.
— Әллә безгә дә халык кыланганны кыланыргамы? — диде ул беркөнне, үз-үзе белән киңәшкәндәй. Әнисе, күптән нәрсәдер сизенгән әнисе кырт кисте:
— Йортка чучка кертмисең!
— Барысы да шуңа егылган бит, катын.
— Егылган җирләреннән кузгалмаслар да инде.
Әтисе:
— Син, катын, пычагым да белмисең. Примир, кеше, акча эшләсә, ызбасын сипли яки дә яңасын төзи. Тормышын рәтли-көйли. Шулай өскә менә, примир. Яхшы ризык ашый, матур киенә, примир. Алкаларга шатландыңмы — шатландың. Ул бит акча, катын! — дип тузынса, әнисе:
— Хәрам җүнлегә илтми, берүк нигезне нәҗескә буямыйк, — дип өзгәләнде.
— Сарык та, чучка да дүрт аяклы, катын. Аермасы юк! — диде әтисе, тагын да ярсып.
Берара балта остасы бәхәстән өзелеп торды. Авылда күрешәсе туган-тумача чутсыз икән, һәммәсе дә Бәдретдинне сагынган.
— Атаң өйдән бизде, бозылып-нитеп куймагае, Ходаем, — диде әнисе.
Яшь иде Рабига, аның уфтануларына кушылмады. Үзенеке дә куәтле иде: Габдерәхим «өйләнәм» дигәч, күз нурын түгеп, бирнә сөлгеләре чигә иде. Шуңа ул ваемсыз гына:
— Әти безнең башлы, юкка хафаланма, әни, — диде.
Мактаулы ата исә шул кичтә үк башын югалтты.
— Петр Ильич белән таныштык. Шәп мужик! Юмарт мужик! Борис, ди, ты мой друган, ди, җен малае.
Авылга дуңгыз артыннан ук кергән хәмер дә үз кануннарын урнаштыра иде. Бу зәхмәт хатыннарны кан елата, ирләрне тилертә, әнә гомер эчмәгән әтисенең дә теленә «шайтан» төкергән. Иртән ул чырае агарып уянды.
— Мием пешә, — диде. — Су бирегез!
Су ярдәм итмәгәч, ир, ухылдап, капка төбендәге эскәмиягә түнде. Урамнан узып барган Сәмәрия, уйнап-көлеп кенә:
— Яндырамы? — диде. — Әй, интекмә, Бәдри, малай. Даруы Питырда ич аның. «Марҗа чәе» каравыл өендә генә, чүмеч белән лыкындыра прсидәтел. Юмарт ул.
— Бәдретдин, барма! — дип беләгенә ябышкан хатынын ир селтәп кенә атты:
— Ирләр эшенә тыкшынма! Төзәтмәсәң, баш урталай ярыла хәзер.
— Марҗа көмешкәсенә тавык тизәге бутап кайнаталар, ди, Бәдретдин, безнең ирләрне тилертеп, кызык ясар өчен, зинһар, чир юллап йөрмә, — дип такмаклаган әнисенә күзләре кызарган әти кеше чүт кенә йодрык белән кундырмады:
— Чыркылдама, саескан! Авылда бер ир дә көмешкәдән юләрләнми!
Әтисе ярты төндә генә кайтты. Аны Сәмәрия култыклап китергән иде.
— Каравыл өендә Питыр белән чүкердәшеп утырдылар, орышма, ахирәткәем, яме?
— Ходаем, шыр исерек, нишләтергә инде моны?
— И-и ахирәткәем, ир дисез дә, чистый, итәк астына бөтәрләп тыгасыз. Нишләтмә-нитмә, йокласын!
Йокламады ата, бәйдән ычкынган эт сыман төне буе һау-һау «өрде» Аның болай колакка бәрә-бәрә аты-юлы белән сүгенгәне юк иде әле. Балтасы белән курчак кебек өйләр коеп куйган тәүфыйклы останы әйтерсең Көмеш Ярның кара мунчасында пәриләр алмаштырды. «Хәмердән биздерүче дәва бар икән», — дип, әнисе Батма болыныннан сары чәчәкле үләннәр ташыды һәм шыпырт кына, кайнатып, чәй белән болгатты. Бәла бер шакыган капканы янә шакый икән, ирен коткарырга ташланган хатын, зиһене чуалып, көмеш алкаларын кая салганын, кая куйганын оныткан, хәзер дөнья туздырып эзләсә дә табалмый аптырады. Моңарчы вакланмаган әтисе:
— Ярты дәүләт ул, матри, катын, — дип мыгырданды.
Гәрчә, Рабигалар өнәмәсә дә, Сәмәрия алардан эз суытмый иде. Хәйләкәр төлке бер керүендә ир белән хатынны маңгайга-маңгай чәкештерде.
— Нәстә, көмеш алкалар йортыгыздан аякландымыни? Һи, ник инде, югалттым дип, әллә ниткән хәйлә җепләре үрәсең, Гайния ахирәт. Үзең «гөнаһ, Алла» дип сөйләнәсең. Мин сезне якын иткәнгә генә әйтәм, берүк бозылышмагыз тагы. Син бит, Гайния, Батмадан турылай гына минем мәрхүм ирнең апасы Гөләндәмгә чаптың әллә ничә көн рәттән. Ул, әнәтек, эчкече ирләргә нәмәстәдер өшкереп әтмәлли, ди. Түлке дә бозым, ди, аның ул нәмәстәсе. Канны сыегайта, сөякне тишеп, җелекне киптерә, ди. Кырыла, ди, аңардан ир җенесе. Син сөлек кебек асыл иреңне агулап үтерәсең, ахры.
Әтисенең йөзе кызарып, муен тамырлары бүлтәйде.
— Дөресме, Гайния?!
Әнисе каушавыннан буылып-буылып ютәлләргә тотынды. Сәмәрия исә кызган ташка су сипте дә су сипте:
— «Дөресме» дип сорыйсы юк, Бәдретдин. Агу өчен Гөләндәм убырга көмеш алкалары белән түләгән катының.
Бу хәлләрдән соң әтисе баш-аяк эчүгә сабышты. Әнисе: «Мин сиңа үзем төнәткән үлән сулары гына эчердем», — дип каргана-каргана еласа да, тәүбәгә килмәде. Йорттан нур качты, өйнең диварларына кара сукты. Ниһаять, ата чиреннән савыкты кебек. «Петр Ильичның көмешкәсендә май таплары йөзә, ул бавырга зарарлы икән», — дип, атна-ун көн авызына хәмер капмады һәм:
— Җитте, эшкә ябышам, — диде. — Безгә дә ил-көн кыланганны кыланырга вакыт. Мин бүтән ягада беләк талдырып агач кыйнамыйм. Акча безнең борын төбендә: сыерны сатабыз да дуңгыз балаларына хутланабыз.
Соңгы айлардагы үзгәрешләр, яла-гайбәт, алкаларның серле рәвештә югалуы әнисен боектырып, урталай бөккән иде. Ул, кеше көлдермик дип, берәүгә дә өйдәге мәхшәрне сөйләми һәм, хәсрәте күбәйгән саен, үз эченә бикләнә-йомыла барды. Нинди көч аны турайткандыр, нинди көч зәгыйфьләнгән-мескенләнгән тавышына тимер чыңнары өстәгәндер, ул, унҗиде ел ир изеп, ир буйсындырып яшәгән аждаһа хатын төсле, авызыннан ут көлтәсе бөркеде:
— Капкама да орындырмыйм мин аларны. Саклан, Бәдретдин, саклан! Чучкаларың белән бергә сине дә агулап дөмектерермен!

 

(Дәвамы бар.)

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас