Ул аңа гөлҗимеш җыеп кайтты. Тау итәгендәге кыргый уентыкка ук барды. Калкулыкта үскән куакның җимешләре ат күзе кадәр — эре иде. Алар әрсез, тамырдагы сут белән генә туенмый, кояш нуры йотып та кызарып тулыша икән.
Сырхауга гөлҗимеш кайнатып эчерсәң, шифасы тия, диләр. Менә хәзер ул әчкелтем төнәтмәне балкашык белән карчыкның авызына сала. Авыру эчәргә теләми, киреләнеп, «тузганак» башын әле уңга, әле сулга бора. Агу каптыра дип шикләнә. Очкыны чәчрәсә — йөзеңне өтә, тонык күзләрендә зәһәр усаллык. Чынбарлык белән саташу арасында калганда, ул, елан кебек, тел очын чыгарып ысылдый:
— Үтермәктәме синең ниятең, Гайния?!
Һәй, исәр карчык, үтерер өчен терелтәләрмени?! Көн дими, төн дими сине багалар. Югыйсә, Рабига урынында бүтән берәү булса, караңгы чыраеңа әйләнеп тә карамас, нәфрәтеннән буылып әллә кайчан йортыңнан җәяү качар иде. Ә хатын әйтерсең мең асыл җеп белән шушы корткага бәйләнгән, нихәтле генә чәбәләнсә дә, аңардан ычкына алмый. Ай-й, бәйләнгән шу-ул, бәйләнгән! Ике сызлау бар җанда: берсе — көндәш хәсрәтеннән кибеп-корып, яшьли кабер салкыны суырган әнисе Гайния, икенчесе — таң атканда эзсез югалган Габдерәхим... Мәрхүмә — җәннәт ияседер, төшләргә гел актан киенгән килеш керә. Ә Габдерәхим...
— Эчмим, чиләккә түк! — Карчык, авызын бөрештереп, юка иреннәрен кысты. — Начар катын син, Гайния! Зәхмәт син!
— Тагын әз генә кап, Сәмәрия апа.
— Файдалы дия-дия юри агулый. Миннән котылып, Бәдретдинне үзенә аудармакчы теге.
— Син саташасың, Сәмәрия апа. Әни түгел мин! Рабига мин! Рабига?! — Авыруның болганчык суны хәтерләткән күзләре бермәлгә әрле-бирле оясында тәгәрәште. — Атаң сине дөнья читендә адашты дигәние. Әмрик илләрендә, ди, имеш, син. Кит, мине җен алдыйдыр.
Рабига тоткасы кителгән буш чынаяк чокырын көя тапаган эскәтергә каплады.
— Бездә могҗиза заманы, Сәмәрия апа. Америка ни ул, бүген айга да очалар. Йә, таныдыңмы инде? Яртылаш үлгән идең, мин сине ике атна өзми-куймый үлән сулары белән дәваладым. Рәхмәтеңә өметләнмим, тик шуны гына әйт: улың Габдерәхим кайда? Әйт тә, мин юлыма китәм.
Карчык дәшмәде, ул борын тишегеннән җил сызгыртып йоклый иде. Ничә көннәр буе бер сүз ишетергә тилмерде хатын. Җир тишегендә түгелдер бит инде, исәндер бит инде Габдерәхим! Гомер көзенең яфраклары саргая, тиздән алар, ботагыннан өзелеп, салкын җиргә кунар да тапталыр. Аңа кадәр күрешәсе иде. Утыз елдан соң шул уй белән кайтты ул авылга. Кайтты... Кайтулары — шатлык, китүләре — газап, диләр. Ә аңа алай да, болай да авыр.
Рабига сырхауның өстенә бишмәтен япты. Гөлҗимеш суы килеште, ахрысы, Сәмәрия карчыкның сулышы тигезләнгән, бит очына алсу төс йөгергән иде. Нәфрәткә җирәнү хисе дә кушылды. Бу әшәке җанны җир ничек күтәрә икән? Хәер, кодрәт эшенә Рабига тыкшынмаска тиеш. Ул үзе дә үткәннәрдә казынып ялгыша. Үч, бәгырьне пычак белән телүче яман гадәт, әкрен-әкрен генә гомереңне дә кыскарта. Аннан, хатын меңәрләгән чакрымнар урап исәп-хисап ясар өчен кайтмады ла. Габдерәхим белән өч сүз алышса, аның китек дөньясы түгәрәкләнер сыман иде. Егет тә яралы йөрәген учлап яши микән? Һи, егет, имеш! Ир уртасы Габдерәхим дә
сары яфрак тиңе. Ә хәтер көзгесендә ул һаман яшь! Ник шулай икән? Рабига да үзен озын толымлы кыз итеп тоя.
Әнә алар Габдерәхим белән икәү күктән йолдыз саный. Бер, ике, өч... Утызга җиткәч, караңгы күкне ярып йолдыз атыла... Очраклы хәлме бу, язмыш үртәвеме, утыз ел күрешмиләр.
Карчык тиз генә уянмаячак иде. Терелү ягына китсә, сырхауның йокысы тирән була. Рабига мольберт белән кәгазьләрен зур букчага тутырды. Ул кичә бодай кыры эчендә чайкалган сыңар көнбагышны сурәткә төшерә башлаган иде, кояш болытлар арасына качып, көн сүрәнләнде дә, эше бүленде. Җәннәт почмагы дип саналган илләрдәге иң гүзәл күренешләрне киндергә сеңдергән рәссам хатынны нигәдер әнә шул көнбагыш хисләндергән иде. Табигатьтә дә ялгызлыкка ишарә бар, ахрысы. Югыйсә һәрнәрсә парлы-парлы яратыла бит. Каратутлы түгәрәк битен кояшка борган көнбагарның орлыклары да өлгермәс, бодай урганда чапкыч авызына эләгер. Үз кавеменнән аерылып, никләр ят туфракта тишелде икән бичара?!
Рабига, аякка сыланган куе үләннәрне ера-ера, басуга атлады. Ул әле һаман тынлыкка ияләшмәгән, колакта нәрсәдер зеңгелди, чәчәк исеннән баш әйләнә иде. Шау-шулы гигант шәһәрләрдә яшәп тавыш колына әверелгән, тавышка яраклашкан адәм баласы, тып-тын табигатьтә калгач, аңгырая икән. Ул да менә аңгыраю хәлендә. Җитмәсә, тәннең һәр күзәнәге йокыга изри... Ичмасам, урамнан барганда туктап хәл-әхвәл сорашырлык кеше табылса икән! Нишләп үлдең соң син, авыл?! Сиңа кемнәр әче каргыш яудырды?!
Мең йортлы шан-сала идең ләбаса! Үз күзләре белән күрмәсә, Рабига бу хәлгә мәңге ышанмас иде. Станса таулар артында, кырык чакрымда. Поезддан төшкәч, хатынны тауга хәтле машина китерде. «Мин Карәмәттән, без Көмеш Яр кырларын да чәчәбез», — диде үзен хуҗалык рәисе дип таныштырган ир. Башта кунак аңламады. Көмеш Яр басуларын нигә күрше авыллар чәчә соң әле?
— Сезнең авыл таркалды, анда ике генә кешегез җан асрый, көзгә, шәт, аларны үзебезгә күчерербез, — диде рәис. — Сез кемнәргә кайтасыз, апасы? Йөзегез дә таныш кебек. Кем дип атыйк инде?
Рабига аның сорауларын колагына да элмәде. Ул юлдашының шаяртуын ошатмаган иде. Әйе, хатын аны үртиләр дип белде һәм, ачуланып:
— Тузга язмаган нәрсәләр сөйләмәгез! — диде.
Рәис шаяртмаган икән. Кайчандыр үзәнлектә җәйрәп яткан Көмеш Ярны җир йоткан иде. Биек тау башында басып торган Рабига аска карап алды да, битараф кына:
— Таркалсаң инде, — диде. — Әйе, таркалсаң соң! — Бу авыл аңа ни пычагыма?! Кайтып монда төпләнәм дип ашкындымы! Утыз ел күрмәгән иде, тагын шулхәтле гомер күрмәсә дә үкенми. — Таркалсаң ни, таркалмасаң ни...
Ә тамак төбендәге төер зурая да зурая. Күзен яшь әчеттерә. Хатын, кулындагы сумкасын аяк астына ташлап, тәгәри-тәгәри елады. Аның белән бергә авыл да сыктый иде. Аркылы-торкылы таяклар белән «бикләнгән» беренче урамга кергәч, җан куырылды: хуҗасыз картаеп черегән йортлар, ауган-кыйшайган капка баганалары... Тупыл агачы үсентеләре котырган коймасыз бакчалар кып-кызыл... Ул кызыллык күз яшендә буталып җәелә-җәелә дә авылга ут капкан төсле тоела. Миләшләр кызарган икән лә. Тик рәссам күзе бу матурлыкка «аһ» дип сокланмады, чөнки әлеге матурлык фаҗига эченнән яралган иде. Шашкан сыман бер нигездән икенче нигезгә йөгерде хатын. Монда Илгизәрләр, монда Әлфияләр, монда Шамилләр иде... «Көмеш Яр, нишләдең си-и-ин?! Ник үлдең?! Кем белән исәнләшә хәзер Рабигаң?!»
Шунда ул көрәк күтәреп килгән бер ир-атны шәйләде. Кыргыйланган авылда адәм затын очратуына сөенергә тиеш булса да, хәсрәт аны, катырып, кабыкка төргән иде.
— Исәнме, апай! — диде егет, авызын колак артына хәтле ерып. — Син кайсы капканы ачтың?
— Мин синең капкаларыңны белмим, энем, — диде Рабига.
— Бел, апай, бел! Бездә алар өчәү: олы капка, уртанчы капка, кече капка, — дип, бармагын бөгә-бөгә санарга кереште егет. — Мин аның берсенә алтын, икенчесенә — көмеш, өченчесенә бакыр йозак куйдым. Ачкычлары кесәмдә. — Сәер адәм кесәләренә суккалады. — Иту караклар авылны талый. Ызба саен актарынып, таз, ләгән, комган җыялар. Төсле митал, дияләр.
Рабига, әрнүе белән уртаклашкандай:
— Авылда кеше дә юк, — диде.
Сәер егет, кулы белән зиратка табан төртеп:
— Әммәсе дә андаен күчте, — диде. — Әммәсе дә. Андаен эшләйсе түгел, йоклыйсы да йоклыйсы, ди.
Егет акылга сай иде.
— Син кая барасың? Эшкәме? — диде хатын.
— Сәмәрияттәйгә кабер казыйм.
— Үлдемени?! — Әйтерсең ул бу кортканы исән дип уйлый.
— Үлмәсә, үләр, — диде ерык авызын җыярга ашыкмаган егет. — Чирлим дип караватына туңкайганына инде әллә ничә көн.
— Малае янындамы соң?
Рабиганың күңеленә бер уч яктылык сирпелде. Әнисе авыргач, Габдерәхим өйдә инде, өйдә!
— Сәмәрияттәйнең малае җу-ук, — дип сузды көрәкле исәр. — Җу-ук, валлаһи. Аның чучкасы гына бәбили, ул үзе муртайды бит. Син аның туганы мәллә, апай?
— Туганы — тукмак белән куганы, — дип көрсенде Рабига. — Ни атлы син, егет?
— Зиннәт Питырыч мин, апай.
— Петрович?! Әниең Мәрхия исемлеме?
— Мәрхия, апай. Ник, апай?
И Аллам, димәк, бу әзмәвер аларның күршесе булып чыга. Рабига авылдан киткәндә, яшь ярымлык олан иде. Петрныкы кебек, маңгае тар икән. Таза гәүдәле, озын куллы әзмәвер урысның күчермәсе ләбаса. Петр тол Мәрхиянең «төнге кошы» иде. Исерсә, русча-татарча катнаштырып шалдыр-болдыр көйләргә: «Пуляй Машка, шулай Машка, дөнья бармый бездән башка», — дип җырлый иде. Бала тугач, Петр дәдәй табан ялтыратты. Марҗасы усал икән, кыек эшләрен сизгән, диделәр. Тик соңрак ялтыратты шул, аңа кадәр ул Көмеш Ярны сасытып өлгергән иде. Авыл җүнле-башлы ирләргә корыган диярсең, Петр Зайцевны күршеләрдән китертеп, колхоз рәисе итеп сайлаттылар. Яңа рәис, ат белән сыерларны сатып, мең баш дуңгыз кайтартты. Ферма мөдире чая Сәмәрия иде, ул Петрның уң кулы булды. Ун айдан «мырык-мырыклар», үрчеп, фермага сыймый башлады. «Көтелмәгән кунаклар»ны икешәр-ечәр баш шәхси хуҗалыкларга тараттылар. Авылны чучка басты. Иртән дә, кич тә дуңгыз чыелдаган тавыш... Сыер-тана мөгрәгәне, сарык-кәҗә кычкырганы бөтенләй ишетелми, чөнки халык мал-туарны суеп ашап бетергән иде. Ул чакта татар Көмеш Яры үз теләге белән акылдан язды... Тик бер Рабиганың әнисе генә бу хайванга кызыкмады. Алар Сәмәрия белән дуслар иде. Икесенең дә сандыгында ап-ак ахирәт күлмәге саклана иде. Сәмәрия, дустының дуңгыздан чиркануын күреп, елый-елый ялварды:
— Ахирәткәем, Питыр сүгә мине, дус катыныңны тыңлаталмыйсың, дия. Аптарититымны какшатма, син дә ал «каты борынлы» малайларны. Сатып акчага коенасыз, ахирәткәем, зерә табышлы нәстәкәй. Сыер-сарык бирән ул, гел тыгына, ә болар пычракта да аунап симерә. Тапшырасы җиребез дә гатавай. Хөкүмәт сталавайлары кырып-себереп апкитә. Кызың буй җиткерә, аңа да бирнәлек акча хәстәрләрсең.
Әнисенең сүз дилбегәсе кыска иде.
— Зинһар, саруымны кайнатма, Сәмәрия, ул мал безгә хәрам.
— Хәрам, имеш! Әле берсенең дә корсагы тишелеп акмый, сатып акча көриләр. Ашамыйбыз кана, үстерәбез генә.
— Юк, барыбер дә хәрам, — дип бәхәсләште әнисе, һәм, ахирәтенә үпкәләгәндәй: — Синең аркаңда авыл нәҗескә буялды, гөнаһыңны ниләр белән юарсың инде, — диде.
Моны Сәмәрия көлкегә алды.
— Питырның җилкәсе киң, гөнаһларны капчыкка төяп, үләт базына ташыр, борчылма, ахирәткәем, — диде. — Әле авыл аягыма егылып рәхмәт укыячак, мин Көмеш Ярларны баетам кана.
— Авылдан иман белән бәрәкәт качырасың, Сәмәрия. Хәрам акча — байлык түгел, хәсрәт кенә ул.
— Һи, абыстай кебек кыланмачы, ахирәт. Көмеш алкалар тагасым килә, дип үләсең. Батчи, миндә кичә генә дуңгыз балалады. Сигезне. Өчесе сиңа. Бушлай, дуслык хакына. Үстереп, калхузга ыздавайт ит тә көмеш алкалар ал.
— Тәүбә, тәүбә! — Әнисенең йөзе агарды. — Хәрамга кызыгаммы соң, Ходаем! Атабыз Бәдретдин кул көче белән мул гына акча эшләр дә, көмешен дә, алтынын да алырбыз, боерса.
Әтиләре — балта остасы, җылы якларда өйләр төзи иде. Менә ул әйләнеп кайтты да...
— Апай, апай, син аягүрә йоклыйсың. Исәр егет көрәк сабы белән аның иңбашына төртә иде. Уян, апай!
— Ә? — диде Рабига, дерт итеп. Ул, хәтер арбасына утырып, ерак-еракларга киткән икән. — Нәрсә дисең, егет?
— Мин егет түгел, апай, мин — Зиннәт Питырыч, яме? Син ник юл уртасында йоклыйсың, апай?
— Йокламыйм, уйлыйм, Зиннәт Петрович.
— Күзең йомык ич. Алдакчы!
— Хәтергә күз йомып та барасың, Петрович акыллым. Ярар, мин Сәмәрияттәңнәргә сугылыйм.
Әзмәвер дә аңа тагылды:
— Кортка үлсә — син башыннан, мин аягыннан тотып, зиратка илтербез, яме, апай?
Габдерәхим авылда юк... Ә нигә Рабиганың йөрәге сикерә икән? Бу исәр егет белеп такылдыймыни, Габдерәхим үз йортында, Габдерәхим кайткан! Тикмәгә генә төшләрендә «Мин сине Көмеш Ярда көтәм» дип хәбәр салмый бит инде ул!
Хатын адымын кызулатты, аның артыннан, үкчәсе белән җиргә тибә-тибә, әзмәвер чапты. Икәүләшеп тәбәнәк җилкапкага төртелделәр.
— Габдерәх-и-им! — Рабига аяк очларына басып кычкырды. — Габдерәх-и-им!
Тавышы көчсез, калтырый иде.
— Вәйт жүләр апай, вәйт җүләр. — Егет бармагы белән чигәсен боргычлады. — Сәмәрияттәйдә андаен абзый кеше яшәми, дим.
Ул чынлап та җүләр иде. Аңа каршы беркем дә ишектән атылып чыкмады. Чирәмсез ишегалдында симез генә дуңгыз кояшта сыртын кыздыра иде...
(Дәвамы бар.)