Все новости
Литература
30 Января , 08:00

Газизем

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА8. (Ахыры.) Үкенәм, үкенәм! Ник сиңа сүз кушмадым? Сөйләшеп карамадым? Бер тапкыр булса да кочагыма алып үпмәдем?! Шул мизгел җанымны җылытып, сагындырып торыр иде. Ә болай... Син минем тормышымда булсаң да, мин синекендә булмадым. Син мине искә дә алмыйсыңдыр...

Газизем
Газизем

Үкенәм, үкенәм! Ник сиңа сүз кушмадым? Сөйләшеп карамадым? Бер тапкыр булса да кочагыма алып үпмәдем?! Шул мизгел җанымны җылытып, сагындырып торыр иде. Ә болай... Син минем тормышымда булсаң да, мин синекендә булмадым. Син мине искә дә алмыйсыңдыр...
Башканыкы булсаң да, мәхәббәт минем белән бит. Мин аны беркемгә дә бирмим! Еракта булсаң да, җирдә синең булуың минем өчен зур бәхет. Ахыр чиге, мин шул бәхеткә дә риза...
Гаҗәпләнеп, сокланып укыды бу хатларны Сәгадәт. Укып бетергәч тә исенә килә алмый, байтак уйга калып утырды. Күңеле тулы сорау иде. Язып та куйган Газиз... Кемгә багышланган соң наз тулы бу хатлар? Үз йөрәгендә кемгә шундый олы мәхәббәт йөрткән Газиз, кем өчен өзгәләнгән? Егетләрдә дә шул кадәр тирән хисләр булыр икән. Йөрәкне иркәләп оета торган сүзләр. И яшь чаклар, кем кемгә карамаган да, кем кемгә елмаймаган. Менә сиңа Газиз... Үз эченә бикләнеп, гел читтә, кырыйда йөрде бит ул. Барлыгы да сизелми иде. Такта янына чыгарсалар, чөгендер кебек кызарып, башын иеп тора иде. Аннары укытучы ачулана: «Якаңа сөйләмә, безгә сөйлә!» Менә шулар гына истә калган. Чынлап та Газиз язган хатлармы соң бу? Шул йомыкый малай күңелендә шундый гүзәл хисләр чәчәк атканмы? Менә сиңа сер сандыгы... Тукта әле, нинди курчак турында сүз бара соң монда? Бәлки, аның кара малаедыр? Юкка гына дәфтәр янында сакланмагандыр бит. Әгәр Газиз аны яраткан булса?... Юк, булмас... Берни сиздермәде ләбаса. Сәгадәт тә берни сизмәде. Ә сизсә, нишләр иде?
Сәгадәт үткәннәрне актарып, үз тормышыннан Газизле мизгелләрне барлады. Күңелен кузгатырлык берни исенә төшерә алмады. Чыгарылыш кичәсе генә истә. Әйе шул, каен төбендә басып торганнар иде кебек... Ни сөйләштеләр икән ул чакта? Юк, берни хәтерләми. Газиз тау хәтле мәхәббәтен күтәреп аның каршына атлаган, ә Сәгадәт, киләчәккә ашкынып, берни күрми үтеп киткән. Үҗәтрәк булса, Газиз аның күңелен яулый алыр иде югыйсә. Йөрәге азат иде бит ул чакта, бар уйлары уку турында гына иде. Ник дәшмәде, хисләрен белгертмәде икән? Илдән читтә, еракта яшәгәндә туган авылын, әти-әнисен сагынып: «Ялгыштым, туган яктан китәсе булмаган!» – дип бер генә үкенмәде Сәгадәт. Үз ягының егете кай җире белән ярамаган, ник язмышын чит туфракта үскән зат белән бәйләде ул? Тормышыннан уңган, бәхетле булса, бер хәл. Артык чуар күңелле, каты бәгырьле булды Роберты. Тугрылык югалган йорттан мәхәббәт белән ышаныч та кача икән... Үз өеңдә җылы табалмыйсың. Газиз хатларына түккән иркә, назлы сүзләрнең чиреген дә ишетмәде Сәгадәт. Үзе хыянәт юлында йөрсә дә, көнләшеп үзәгенә үтте ире, авылга ялгызын җибәрмәде, ә үзе кайтмас өчен йөз сәбәп тапты. Бердәнбер бала булып та, әти-әнисенә ни ярдәм, ни тәрбия күрсәтә алмады Сәгадәт. Күпме үкенеч калды күңелендә... Яшьлек ярында дөрләгән мәхәббәт учагы бүген аның җанын җылыта аламы? Еракта, бик еракта, томаннар артында калган бит ул учак. Бәлки, инде сүнгәндер дә... Берни дә мәңгелек түгел. Бик кадерле бүләкне югалткандай, Сәгадәт эчтән генә әрнеп-уфтанып куйды: «Их, Газиз, кыюрак булсаңчы шул чакта! Керсез, матур мәхәббәтең ни үзеңне, ни мине җылыта алмаган...»
Алай дисәң... Авылга кайткач, иң беренче булып янына ул йөгереп килде, кайгыртып йөрде түгелме соң? Карашы гел җылы, сүзләре ягымлы булды. Бәлки, сүнмәгәндер ул учак, көл астындагы очкыннар тередер? Өметле җил иссә, кабат кабынырга әзердер? Бәлки, Әнәснең килеп чакыруы да юкка гына түгелдер? Инде нишләргә? Газиз кайткач, үзен ничек тотарга тиеш Сәгадәт? Моңарчы аңа дус, сабакташ дип кенә карады. Ә хәзер, аның яшерен хисләренә кагылгач, элеккечә гади, эчкерсез аралашу була алырмы? Мөнәсәбәте барыбер үзгәрәчәк, үзен сак тотачак бит. Һәр сүзен үлчәп кенә сөйләячәк. Газизнең карашыннан, сүзләреннән яшерен мәгънә эзли һәм таба башлаячак... Шундый зур, керсез, гүзәл мәхәббәткә аның күмергә әйләнеп куырылган йөрәге җавап бирә алырмы? Кайчан да булса уянырмы, җылынырмы бу күңел?! Яшәү белән үлем арасында таш сын кебек тагы күпме басып торыр ул?!
Сораулар күп, ә җавап йөрәктә түгел, киләчәк кулында...

 

* * *

 

Наркоздан айнып күзен ачканда (наркоздан чыгу бик авыр булды, әлбәттә, күпме вакыт узгандыр) кырында абыйсы утыра иде, үзен таный алганга хисләнеп, ул Газизнең кулыннан кысты:
– Болай булгач, яшибез, энем!
Хәтта күзләре дымлы иде бугай. Әллә шулай тоелды гынамы? Баштарак бөтен нәрсә томан эчендә иде бит.
Абыйсының кәефе яхшы иде. Күбрәк сөйләште дә. Газиз тормышының кинәт үзгәрүенә аптырашта калып ята. Абыйсы көн саен диярлек хәл белергә килә. Бик кадерле кешегә әйләнеп куйды бит әле ул.
– Барысыннан да кайнар сәлам сиңа! – диде абыйсы икенче бер килүендә. – Күргән берсе хәлеңне сораша. Әни бик сагына. «Газизем кайчан кайта?» – дип аптырата.
Тик бу сүзгә Газиз ышанырга ашыкмады:
– Әниме? Сагынамы?! Арттырасыңдыр...
«Бармы соң бездә кеше кадерен белү, мескен үлеп күрсәтмәсә...» Шулайрак килеп чыга инде бу. Әмма барыбер җылыга сусаган күңеленә рәхәт иде. Туганнар авыр чакта сынала шул!
– Рәхмәт, абый. Син дә сәлам әйт, – диде Газиз күңеле тулып.
– Алдагысы да хәерле булсын. Бернигә борчылма, энем. Барысы да әйбәт. Әйбәт!
Күзенә карап, елмаеп шулай диде абыйсы. Димәк, чынлап та шулайдыр. Абыйсы буш сүз белән майлаучы түгел. Әйбәт булсын шул, яшисе килә бит.
Аннары апасы килде. Аны күргәч, Газиз гаҗәпләнеп сорады:
– Ә әни янында кем?
Рәйханә авылдагы хәлләрне сөйләп биргәч, бөтенләй сүзсез калды. Сәгадәт? Аларда яши, әнисен карый? Менә сиңа могҗиза! Теләкне белеп теләргә кирәк, диләр шул. Кайчан да булса, барыбер тормышка аша икән ул. Ничә еллар буе Сәгадәтне үз өендә, янында күрергә хыялланды Газиз. Һәм менә... Бу бит... Сәгадәт белән бергә яшәячәкләр дигән сүз! Өйләнепме-юкмы, ләкин бергә, бер түбә астында!
Ә табылган хатлар турында әйтеп тормады Рәйханә. Сәгадәт тә берни әйтми. Телефоннан сөйләшеп, гел хәбәрләшеп торалар. Дәфтәр турында сүз кузгатса, «Укымадым шул әле...» – дип, икеле-микеле генә җавап бирә. Вакыты юкмы, әллә теләгеме? Хәер, озакламый Газиз үзе кайтыр, барысы да ачыкланыр. Теге чакта «өйләнәм» дип сүз кузгатуы юкка булмагандыр, өмет бирүче кемедер бардыр.
Газизнең авырып китүе әнисен зур борчуга салды, соңгы вакытта аның турында бик уйлана-хафалана башлады. Элек зарланып-хурлап туймаган төпчеге инде иң яхшы, иң кайгыртучан балага әйләнде. Ике сүзнең берендә: «Газизем кирәк шул, ул гына белә. Газизем исән булсын!» – дип тора. Өйләнүенә дә каршы булмас кебек хәзер. «Энегезне ышанычлы кулга тапшырып калдырасы иде», – дип тә сөйләнде.
Шулай уйлады Рәйханә. Ләкин Газизнең сөйгәне үзләрендә яшәп ятучы Сәгадәттер дип башына да китермәде...

 

* * *

 

Сәгадәткә шалтырату өчен сәбәп бар. Әнисенең хәлләрен җентекләп сораша Газиз. Чынлыкта ул барысын да абый-апасыннан белеп тора, ләкин Сәгадәтнең тавышын ишетү рәхәт. Күңелен йомшак каз мамыгы белән иркәләп сыпыралармыни. Сәгадәт аз сүзле, ялындырып кына сөйли, «әйе, юк, шулай»лар белән котылмакчы була. Ләкин Газиз хушлашырга ашыкмый, юри вакыт суза. Аптырагач, Сәгадәт хәйләли башлый, имеш, «әниең чакыра, йомышы бардыр».
Хастаханәдән соң абыйсы Газизне реабилитация үзәгенә урнаштырды. «Сиңа ял, тынычлык кирәк. Ничә ел «отпускысыз» эшләдең», – дигән була. Ә Газизнең күңеле авылга, Сәгадәте янына ашкына. Бу очрашуны хыялында әллә ничә төрле итеп тасвирлый. Гаҗәп бит, аны өйдә Сәгадәте каршы алачак! Шул хакта уйлап, Газиз үзалдына елмаеп йөри. Көзгегә дә еш карый башлады. Ял килешә икән үзе, менә йөзе ничек тулышып, алсуланып китте. Күзләрендә яшьлек нурлары чагылып-чагылып ала. Матур уйлар кешене матур итә, эчке балкыш карашка күчә...
Таң аткач, кич булмый калмый. Төн җирнең күзен каплап тора да каршына яңа көнне бастырып калдыра. Газиз операция көтеп ятканда агачлар яшеллеккә күмелеп утыра, бүлмәгә кояш нурлары иртүк кереп тула иде. Инде күрә: дөнья чуар төсләргә күчеп бара, һәр кич ашыгыбрак килә.
...Кайтырга юл алганда агачлар яфрак очыра, җиргә көзнең купшы келәме җәелә башлаган иде. Авылга якынайган саен Газизнең йөрәге ешрак типте. Сагынган икән. Ике-өч ай гына үткән югыйсә, йөз ел күрмәгән кебек. Армиягә барып кайтуны санамаганда, күптән болай озакка китеп торганы юк. Алай гынамы, бер көнгә дә аерылганы булмады! Шул гомер әле дә түзде инде бу сагышларга. Башыңа төшкәч, кая гына бармыйсың да ниләр генә кылмыйсың икән.
Әнәс көзгедән күз салып:
– Сагындыңмы? – дип сорады.
Газиз елмая гына. Җавапны үзе дә бик яхшы белә абыйсы, бу хакта шактый сүз булды. Йөзенә, күзенә чыккан шатлык нурларын сизеп соравыдыр.
– Сагынмый соң... Ни гомер, – дип куя янында утырган апасы.
Алар өчәү кайтып баралар. Өч туган. Җиңги дә, җизни дә юк. Үзенекеләр генә. Газизгә шуңа да рәхәт. Тегеләргә тәки ияләшә, якын итә алмады. Алар Газиз өчен барыбер чит кеше булып калды.
– Шулай да сабыр булырга тырыш. Артык дулкынланма, – ди апасы.
– Ярар, – ди Газиз күндәм генә.
Әгәр өйдә Сәгадәт булмаса, тамчы да дулкынланмас иде. Ләкин сөйгәне янына ашкынган йөрәкне ничек тыярга?
Елмаеп атлап керде ул туган йорт бусагасын. Сәгадәт, биленә алъяпкыч бәйләп, аш өстәле янында кайнаша иде. Кунакларны күрү белән, алар каршына килде, оялчан гына елмаеп исәнләште:
– Сез үтә торыгыз. Мин табынны түр бүлмәдә көйләдем.
Сәгадәтнең күзләренә яшәү нуры кунгандай тоелды Газизгә. Карашында элеккечә хәсрәт шәүләсе чагылмый. Йөзендә тыныч сабырлык ята.
Газизнең шатлык тулы карашы гел аның тарафына юнәлә. Сәгадәтне үз йортында күрү әйтеп бетергесез рәхәт! Ләкин барыбер кадерлесен карап-күреп туя алмый, аны әнисенең тавышы чакырып ала:
– Газиз, улым! Балакаем! Кил әле бер карыйм үзеңә. Сагындырдың бит! – Каршында басып торуына ышанмагандай, улының кулларын кыса, беләкләрен сыпыра: – Аллаһыга шөкер! Бу көнне дә күрергә насыйп булыр икән!
Әнәс белән Газиз әниләре янында сөйләшеп калды, ә хатын-кызлар аш-су бүлмәсендә кайнашты. Алып кайткан күчтәнәчләрен сумкасыннан чыгарып, өстәлгә тезә-тезә, Рәйханә тагы шул сорауны бирде:
– Син теге хатларны укыдыңмы? Кем икәнен белмәдеңме?
Ерактан торып, телефоннан сөйләшкәндә генә сер яшерү җиңел. Ә каршыңа басып, күзләреңә туп-туры карап сораган, җитмәсә үзеңнән олы да булган кешегә ничек алдашасың ди? Сәгадәт, кулына пычак алып, җәһәт кенә ипи турарга кереште. Үзе Рәйханәгә карамый гына:
– Укыдым да... Белмәдем шул... – дип куйды.

 

* * *

 

Ашау-эчү эшләре тәмамлангач, Рәшидә абыстай балаларын үз янына чакырып алды:
– Килегез әле бире. Сезгә әйтер сүзем бар.
Ни әйтер дип, каршына тезелешеп утырдылар. Сәгадәт өстәлдәге савыт-сабаларны җыярга керешкән иде.
– Эшеңне ташла, Сәгадәт, син дә кил, – дип эндәште Рәшидә астай.
Ул аркасын мендәргә терәп, тәхеттәге ханбикәдәй башын югары чөеп утыра. Маңгае киң, биек, борыны төз, зәңгәр күзләре әле һаман үткен. Нечкә иреннәре тыгыз итеп кысылган. Кырыс та, горур да, чибәр дә бу карчык. Аның каршында хәтта ни вәкарь зат Әнәс тә башын игән. Газиз белән Рәйханә дә һәр боерыгына, һәр сүзенә мөһер сугарга әзер булып, әниләренә төбәлгән. Ана каршында һәр кеше мәңгелек сабый. Аналар һәрвакыт иң югары баскычта.
– Балалар, дөньям түгәрәкләнде. Әлхәмдүлилләһ, барыгыз да янымда, – дип сүз башлый Рәшидә астай. – Мин бәхетле җан икән, гел кадер-хөрмәт күреп яшәдем. Бер-берегезгә яхшы туган булдыгыз, Газиземне дә бергәләп аякка бастырдыгыз. Аллаһының рәхмәтләре ирешсен, инде алдагысы да хәерле булсын. Авыр көннәремдә янымда менә бу бала, Сәгадәт булды. Үз анасын карагандай тәрбияләде, мең рәхмәт аңа да. Барыгыз алдында шуны әйтәм, васыятем дә шул булыр: Газиз белән Сәгадәтне кавыштырыйк. Ят кешеләр түгел, бер авыл балалары. Миңа – кызым, Әнәс белән Рәйханәгә туган булырсың, Сәгадәт. Зинһар, каршы килмә. Газиз бик йомшак күңелле, игелекле бала, начар ир булмас. Бу теләгемне үтәсәгез, барысына бәхил булып, дөньядан тыныч күңел белән китәр идем...
– Дөрес әйтәсең, әни. Мин моңа ике куллап риза, – дип хуплый Әнәс. Газизгә күз кысып елмая.
– Риза булмый ни? Сәгадәт үз туганыбыз кебек, – дип сөенә Рәйханә. – Үзегез ни әйтерсез?
Ә Газизнең авыз колакта, күзләрендә кояш көлә. Шатлыгын яшерми:
– Мин риза! Мин Сәгадәтне күптән яратам!
Аның сүзләреннән соң Рәйханә ялт итеп Сәгадәткә карап ала. Берни әйтми, чиксез гаҗәпләнүе, тыйнак шатлыгы күзләрендә генә чагыла.
Ләкин Сәгадәтнең карашы Рәйханәдә дә, үзенә төбәлеп җавап көткән башкаларда да түгел, ә тәрәзә каршында үскән миләштә, шул миләшнең нечкә сабагына кунган сары түшле кошчыкта: «Гаҗәп, шундый нечкә сабак бу песнәкне ничек күтәреп тора икән?» Уйларның шулай вакытлы-вакытсыз адашып йөри торган гадәте бар бит инде...
Аның аптыраган кыяфәттә сүзсез калуын үзенчә аңлаган ана өметсез тавыш белән:
– Син риза да, улым... Сәгадәт каршы кебек, – ди.
Сәгадәт сискәнеп куя. Сорауны ишетте ул. Ләкин кистереп әйтерлек җавабы әзер түгел... Мәктәптә генә ул имтихан биргәндә баш кирәк, ә алдыңа тормыш шулай кисәк бастырып куйган сорау-сынауларны акыл гына түгел, күңел һәм йөрәк белән килешеп хәл итәсе. Икеләнеп, кыенсынып кына җавап бирә Сәгадәт:
– Сездән дә якын башка беркемем юк. Рәхмәт... Барыгызга да рәхмәт! Тик ашыктырмагыз, вакыт бирегез...
Аңлый бит ул: туганлык җылысы, яшәү өмете биргән бу мәрхәмәтле кешеләрдән аерылса, дөньяда япа-ялгызы калачак! Газизнең гомер буе йөрәгендә йөрткән тиңсез бүләген – керсез мәхәббәтен дә кабул итәргә әзер бугай ул... Аның хатларын көненә әллә ничә кат укый. Аларны укыганда йөрәгенә рәхәт бер дулкын килеп кагыла да, күңел ярында төелеп яткан авыр ташлар артка чигенә кебек...
Тәнендә җаны булган, күкрәгендә йөрәк типкән һәркем яшәүне, яктылыкны сайлый. Көзләрдән соң салкын кыш килсә дә, ак бураннар артында җиргә яңа сулыш өрүче җылы язлар яши... Язлар арты җәйләр килер. Мәрхәмәтле җир куенына сыенган орлыклар, кояш нурларында назланып, боз астыннан шытып чыгар да, хәят кабат гөлчәчәккә, ә күңелләр өмет-мәхәббәткә күмелер...

 

ТӘМАМ.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас