Бу йортта аны җылы кабул иттеләр. Тик барыбер Рәшидә астай янында Сәгадәт үзен киеренке тота, аяк очына гына басып йөри. Югыйсә ни кырыс булса да, ягымлы сөйләште үзе. Шулай да аның янында озак тоткарланасы килми... Ә Рәйханә бик ачык, рәхәт кеше. «Иркәм, сеңлем», – дип кенә тора, кыстый-кыстый ашата. «Оялма, чит кешеләр түгел», – дип юата. Сәгадәткә ике арадагы бүлмәне бирделәр, кечкенә булса да, үз почмагы, үз ирке.
Өермә-давыл булып үткәннән соң, халыкка килгән зыянны барлап-теркәп, актлар төзеп, авылда ниндидер комиссия йөрде. Зыян күрүчеләргә ярдәм итәселәр икән. Әлбәттә, кемнәр йорт-җирен иминиятләштерергә өлгергән, шуларга гына. Әнәс ул акчаларны көтеп тормады, икенче көнне үк күрше чуаш авылыннан ике останы чакырып, мунча, сарай түбәсен рәткә китереп тә куйды. «Шундый абыең булса икән ул! Бөтенесен кайгыртып тора», – дип, Газиздән бераз көнләшеп тә куйды Сәгадәт. Ул үзе гел Рәшидә астай янында булды. Аш-су тирәсендә булышырга да җай тапты. Осталар, эшләрен бетереп, ашарга кергәч, мунча ягарга куштылар. Күптән бу эш белән шөгыльләнгәне юк иде. Су ташыйсы түгел икән, мунчага кадәр кергән. Ягар өчен утыны да кул астында гына, ишегалдында булып чыкты. Ир-егетләр булгач, бар нәрсә каралган, җайланган шул. Ә Сәгадәттән әти-әнисенә бернинди ярдәм булмады. Ире дә булышырга атлыгып тормады, затлы кунак булып кына йөрде...
Мичтә дөрләп янган утыннарга, аларны кочагына алып биешкән ялкын телләренә карап уйланып-сагышланып утырганда Рәйханә килеп керде.
– Җаен таба алдыңмы? Синең шәһәр кешесе икәнең истән дә чыккан, – дип, морҗа белән мич авызына күз салды, су багын ачып карады.
– Белгән эш онытылмый инде... – диде Сәгадәт.
– Шәһәрдә барысы да бар, менә шундый тере ут кына юк, әйеме? Учак исе юк. Ул безнең борынга гына түгел, канга сеңгән инде. Ут кешенең начар уйларын тарата, кешегә көч бирә икән. Ут янында ешрак утырырга кушалар. Шәм кабызып булса да, – дип, фәлсәфәгә бирелеп алды Рәйханә.
– Әйе... – диде Сәгадәт. Утның ни икәнен белмиме? Аның ниләр майтарганын күрмәдеме?! Җылыта да, яндыра-көйдерә дә ул. Ут белән шаярырга ярамый.
– Мин сине чакырырга килдем бит, – диде Рәйханә. – Осталар китте. Әйдә, без дә капкалап алыйк. Мунчаны Әнәскә тапшырырбыз. Безгә башка эш бар.
Рәйханәнең кайгыртуын, якын итүен тоюы рәхәт иде. Сәгадәтнең яралы, үксез күңеле сыеныр почмак, җан җылысы эзли... Бәлки, бу яшисе килүнең бер билгеседер?
* * *
Август уртасы булса да, җәй җылыга юмарт әле. Ни дисәң дә, көн белән төн ярышында яктылык алга чыга. Кичен Рәйханә белән икәүләп суган йолкырга чыктылар. Бакча очына кадәр төшкәч, Рәйханә, тир бөртекләре җемелдәгән маңгаен сыпырып:
– Уф, хәл бетте. Шулай инде ул эшләми эшләсәң. Ялкауланып беттек шәһәрдә. Әйдә, әнә теге каен ышыгында бераз тын алыйк әле, – диде.
Күк йөзен алсу төскә манып, кояш офыкка якынлаша. Ирмеш елгасында алсу болытлар коена. Кояш баешы гел шундый. Күңелне әллә нишләтә, җанны билгесез сагыш сара. Алсу офыклар серле чиксезлеккә юл ача кебек. Дөнья тып-тын, әйтерсең, давыл-өермәләр төштә генә булган...
– Бу каенны Газиз утырткан иде бит. Гел шунда төшеп утыра иде балакай... Аның гел өйдә булуына шул хәтле күнеккәнбез. Ул каршылый, озатып кала. Булмагач, бик ямансу... Әни дә нык юксына. Безнең Газиз сабый кебек бит ул, үзенә аерым. Артык та йомшак күңелле. Исән-сау терелеп кайтсын гына инде...
– Амин, шулай булсын, – диде Сәгадәт. Уендагысын сиздермәде: «Сезнең өмет бар әле. Ә минекеләр кайта торган җирдә түгел...»
– Карале, Газиз ясап элгән оя нишләп җирдә ята ул? Җил бәреп төшергәндер инде. Кошчыклары харап булдымы икән? – дип, Рәйханә ояны кулына алган иде, ул таралып та китте. Эченнән кош балалары түгел, бер кара төргәк килеп чыкты. Рәйханә кычкырып җибәрде:
– Ә бу ни тагы? Ни бу, Сәгадәт? Бозыммы әллә? Әстагы, Аллам сакласын!
– Юктыр ла... Кая, карыйк башта.
Кара пакет эченнән кургашка төргән юка гына дәфтәр килеп чыкты. «Газизнеке бугай бу», – дип, Сәгадәт аны Рәйханәгә сузды. «Монда тагы нидер бар әле», – дип, Рәйханә пакетны әйләндереп селкегән иде, аннан бармак буе чем кара бер сын җиргә тәгәрәп төште.
– Бәрәч, монысы ни тагы? – дип кычкырды Рәйханә.
Сәгадәт үзе дә аптырашта иде. Нәкъ аныкы төсле курчак бит бу! Кабаланып кара малайның тәпи астына күз салды. Аныкы... Бу ул югалткан курчак! Күпме борчылды, күпме эзләде аны! Ничек оя эченә килеп эләккән ул? Кошлар күтәреп китмәгәндер бит?
Сатып алган уенчык түгел, үзләренең бакчасында тапкан иде аны Сәгадәт. Көз көне бәрәңге алганда, тамырга эләгеп, туфрак арасыннан килеп чыкты бу «кара малай». Менә шатлык булган иде шул чакта! Кыз аны әйбәтләп юды да иң кадерле уенчыгы итте, гел кулыннан төшермәде. Хәтта шул кара малай белән сөйләшә-киңәшә башлады. Әмән бу курчакта серле бер җан утыра, ул кызны тыңлый, аңлый, юата кебек иде. Бервакыт, яңа дусты белән сөйләшеп утырганда, янына әбисе килеп басты.
– Нинди нигыр бу, кызым? Кая, миңа да күрсәт әле, – диде.
Кара малайны алды да кулында әйләндергәләде.
– Каян таптың син моны?
Сәгадәт аңлатты.
– Рәхмәт, балам. Сөендердең. Мин аны күптән югалткан идем.
– Бу курчак синекемени? – дип гаҗәпләнде кыз.
– Әйе, бабаң истәлеге ул. Бер елны, дустына ияреп, Донбасска шахтага китеп барган иде. Шуннан алып кайтты. Әле очрашып кына йөри идек ул чакта. «Сагынганда кара, без дә җир астында шул кара малайга әйләнәбез», – дип көлгән иде. Аннары сугышка китеп югалды... Курчагы да югалды... Бала-чага ташлагандыр инде. Менә син тапкансың, хәерлегә булсын. Бабаңның истәлеге итеп сакла аны, кызым. Югалтма, яме.
Шулай дигән иде әбисе.
Ләкин Сәгадәт тә саклый алмады, югалтты. Эзләсәң, кибеттән яңасын да алып булыр иде. Тик бу малай бер генә шул! Аның ике тәпиенә дә бабасы үз кулы белән йөрәк тамгасы төшергән. Йөрәк уртасына исемнәренең баш хәрефләрен уеп язган.
Менә шул тамгадан танып алды аны Сәгадәт. Тик бу хакта Рәйханәгә әйтеп тормады.
– Моны үземә алсам ярыймы? – дип кенә сорады.
Икенче көнне, инде китәргә җыенда, Рәйханә аңа пакет эчендә табылган дәфтәрне дә тапшырды:
– Чынлап та, Газизнеке икән бу. Аның кулы.
– Ни соң анда?
Рәйханә нык дулкынланган, хәтта күзләре дымланган иде.
– Хатлар... Кемгәдер атап язган... Бәлки, син беләсеңдер. Бер класста укыдыгыз бит. Белсәң, иясенә тапшырырсың...
* * *
Кунакларны озаткач, Сәгадәт савыт-сабаларны юып куйды. Әлегә берничек тә бу йортта үзен иркен тота алмый. Кырында беркем булмаса да, киеренкелек тоя. Югыйсә яхшы белә, бу гаиләнең яман аты чыкмаган, барысы да әдәпле, тәртипле. Авылда болай да һәркем үз туганың кебек. Үзе бер бердәм гаилә бит ул авыл. Анда тозы-ипие дә, кайгы-шатлыгы да уртак. Ләкин ярты гомере читтә узгангамы, Сәгадәт авыл кешеләре кебек эчкерсезләнеп, ачылып китә алмый. Шәһәрдә үткән еллар холкына үз тамгасын салган, сак-шикчел булырга өйрәткән.
Аягына нидер килеп кагылгач, Сәгадәт куркуыннан чак кычкырып җибәрмәде. Тычкан йә күсе дип коты алынган иде, Песәй кызы икән. Бу хәйләкәр, куштан «туташ» ризык кем кулында икәнен чамалый, кемгә килеп ягыласын белә. Сәгадәт песи савытына аш салды да йомшак тавыш белән:
– Абыеңны сагынасыңмы, песикәй? – дип эндәште. – Кайтыр ул, кайтыр, кайгырма.
Песи, аңлагандай, аңа томырылып карап куйды. Бу караштан Сәгадәт тетрәнеп китте: «Гел Халит абый карашы бу хайванда...»
Инде нишлим икән, дип уйлап куйды ул. Эшсез утырырга кыенсынып, тын гына яткан Рәшидә астай янына килде:
– Рәшидә апа, берни дә кирәкмиме? Йомышың юкмы?
– Мендәр алып бирсәң иде, балам. Бераз утырып тормакчы булам. Диван мендәрен бир, ул тыгызрак, иплерәк. Үзең дә кырыма утыр. Сүзем бар иде.
Аркасын терәп, җайлап утырткач, карчыкның сыек зәңгәр күзләре Сәгадәткә төбәлде:
– Газиз турында сиңа берни әйтмәделәрме?
– Операция уңышлы үткән. Шул гына. Башка сүз булмады, Рәшидә апа.
– Миңа әйтеп бетермиләр кебек, нидер яшерәләр. Күңелем сизә, яшерәләр. Рәйханәнең дә күзләре яшьле иде. Икесе дә борчулы. Миңа гына әйтмиләр...
– Белмим шул, Рәшидә апа. Берни әйтә алмыйм.
– Әй лә, нәрсә дип сиңа сөйләп торам?! Синең үз кайгың да башыңнан ашкан.
Шулай диде дә карчык карашын читкә борды. Сәгадәткә туры карамый гына:
– Балаларың үсеп җиткән булгандыр инде. Син кияүгә иртә чыктың бугай, – диде.
Авылга кайтканнан бирле беркемнең дә ни ире, ни кызы турында төпченгәне булмаган иде. Сәгадәт сүзен әйтә алмыйча, күзләрен тутырып Рәшидә астайга карап торды. Әкрен генә: «Әйе...» – диде. Җентекләп сөйли башласа, болай да борчулы карчык каршында елап җибәрүдән курыкты. Икәүләп яшь түгә башласалар, туктый да алмаслар.
– И-и бала... Әле ничек үзең исән калгансың.
– Әйе... (Калганмын шул. Алар белән бергә китеп барсам, бу кадәр үкенечле дә булмас иде...)
– Рухларына багышлап дога кылыр өчен саклап калгандыр сине Аллаһы Тәгалә. Укыйсыңдыр бит?
– Үзем белгәнчә инде...
– Исемнәрен язып бир әле. Мин дә намаздан соң багышлармын.
– Ярар. Рәхмәт, Рәшидә апа.
– Әниең бик ипле кеше иде синең. Заманында ахирәтләр дә идек. И-и гомерләр... Кемнәр бар да, кемнәр юк. Нурислам абыеңны бик якын итә иде әниең. Какма аны, күзеңә генә карап тора бит, диядер иде. Мин катырак булдым шул Нурисламга. Гел кимсеттем. Читкә чыгып киткәч, хатлар яза иде мәрхүмкәем. Укып та тормыйча, ертып ташлый идем. Башсыз димә инде. Белмим, ниләр язган булгандыр. Берсен генә булса да саклыйсы калган, укыр идем хәзер... Рәнҗегәндер дә инде. Газизне дә рәнҗеттем бугай. Исән-сау терелеп кайтса, бер авыр сүз әйтмәс идем. Кайтсын гына балакаем. Яныңда чакта кадере юк, киткәч, юксынасың икән шул... Син ничекләр түзеп бетәсеңдер...
– Түзмим, Рәшидә апа. Җаным үлгән, гәүдәм генә җирдә йөри.
– Шулайдыр шул. Ходай ярдәм бирсен инде. Без күрәсене ятлар күрмәс, ашың бетми, гомер өзелмәс... Арыгансыңдыр, бала, ял ит син. Мин бераз утырам әле. Йомышым булса, эндәшермен.
Тыныч, ипле генә сөйләште Рәшидә астай. Газиз авырып киткәннән соң күңеле йомшарганмы, картаю галәмәтеме...
Рәйханә биргән хатлар турында исенә төшереп, Сәгадәт верандага чыкты. Чаршау корган аулак почмактагы кәнәфигә йомарланып утырды да Газизнең күңел дәфтәрен ачты.
* * *
Бүген мин Аңа хатлар яза башлыйм. Күңелне бушатасы килә. Бәлки, Ул аларны беркайчан укымас. Бәлки, көмеш туебызда мин Аңа бу хатларны бүләк итәрмен... Алда ни буласын беркем белми. Бәлки, ул минем язмышымдыр, юкка гына күңелгә кереп утырмас бит. Гомер юлымны бары шул кыз белән үтәсем килә. Янымда башканы күз алдыма да китерә алмыйм. Мин йә Аңа өйләнәм, йә бөтенләй өйләнмим, ялгыз яшим. Менә шул.
* * *
Мин сиңа кошчыгым диярмен. Нинди кош дисәң, Тургай булыр ул. Күңел күгемдә минем өчен генә сайраучы нәни кошым. Бу дәфтәр читләр кулына эләксә дә, синең исемне беркем белмәячәк. Матур исемең минем йөрәктә генә яшәр. Серле бер гөл булып. Ә мин аңа җил дә тидермәм. Нәни кошым, Тургаем минем! Син бит, чынлап та, кошчыкка охшаган. Шундый кечкенә, иркә, моңлы син. Синең тавышың да былбылныкы сыман. Син безнең авылда иң матур кыз. Мин гел сине уйлап йөрим. Мәктәпкә дә сине күрер өчен генә барам. Син булмасаң, анда бер ямь булмас иде... Минем һәр көнем кояшлы, чөнки анда син бар!
* * *
Бүген линейкада синең белән янәшә басып тордык. Синнән шундый тәмле ис килә иде. Яз исе. Шомырт-сиреньнәр исе. Синең бит очларың гел алланып тора. Минем аларны үбеп аласым килә...
* * *
Кадерлем! Мин бүген синең курчагыңны урладым. Мәктәп бакчасында эшләгәндә кесәңнән төшеп калды ул. Башта үзеңә кайтармакчы идем. Аннары урладым. Син яраткан һәр нәрсә миңа да кадерле бит. Ул синең кулда булган, син аңа елмаеп караган, кочаклап йоклаган. Бу курчакка синең җылың күчкән. Ачуланма инде мине, яме. Сине сагынганда мин шул курчакны кулыма алам. Үзеңне күргән кебек булам. Сиңа сөйлисе серләремне аңа сөйлим. Кайчан да булса ул сиңа минем яратуым турында әйтеп бирер кебек...
* * *
Син бүген такта янында Такташ шигырен сөйләдең. Ак чәчәкләр булып кар ява, дидең. Күктән ак карлар яуган серле бер кичтә синең белән икәүләп, кулга кул тотынышып йөрисем килеп китте. И хыялландым инде. Минем гел синең янда буласым, күзләреңә озак итеп карап торасым килә. Тик син миңа борылып та карамыйсың. Гел күрми үтәсең. Минем шуны беләсем килә, сиңа кем дә булса ошыймы икән? Сиңа нинди малайлар ошый икән?
* * *
Тургаем! Ник мин сиңа шулкадәр тартылам икән? Ник башка кызлар күземә күренми? Мин сине генә яратам. Бу сүзләрне эчтән генә көненә әллә ничә кат әйтәм инде. Аларны әйтү шундый рәхәт. «Яратам!» – дип үзеңә, күзләреңә карап әйтәсем килә. Ләкин кыюлык җитми шул...
Тургаем! Сине бәхетле итәр өчен мин барысын да эшләр идем. Кызганыч, шундый көчле мәхәббәтемне үзеңә белгертә алмыйм... Әгәр яратуым турында әйтсәм, аңлар идеңме икән син мине? Әллә көлеп китеп кенә барыр идеңме? Ялкын кебек бөтен җанымны биләп алган мәхәббәтне яшереп тоту дөресме икән?
* * *
Бүген чыгарылыш кичәсе булды. Су буенда учак ягып утырдык. Фәндәс гармун уйнады. Син гел башка малайлар белән биедең. Мин кызыгып карап тордым. Чакырырга кыюлык җитмәде. Яңгыр ява башлагач кына, өшүеңне күреп, сине үз куышыма алып килдем. Беренче тапкыр кулыңнан тоттым. Ут кебек кайнар иде кулың, кызуы тәнемә капты. Их, Тургаем, син бит шундый якында идең! Шомырт күзләреңне, алсу яңакларыңа сибелгән сипкелләреңне, колагыңны кытыклаган чәч алкаларыңны беренче тапкыр шулай якыннан күрдем. Шул минутта сине кочаклап күкрәгемә кысасым килде. Әй талпындым «Мин сине яратам!» дип әйтергә... Булмады инде. Кайткач шуңа үкенеп яттым...
* * *
Тургаем, моңлы кошчыгым! Аерылабыз бит... Элек мәктәпкә сине күрер өчен йөгерә идем. Көн саен күрә алуыма шатлана идем. Хәзер сине күрми ничек түзәрмен инде. Син минем баш очымда якты йолдыз кабыздың. Күңелемә нур тутырдың. Син мине елаттың да, елмайттың да. Сиңа гашыйк булгач, дөньяда яшәү бик күңелле була башлады... Асыл кошым минем! Белсәң иде, ничек рәхмәтле мин сиңа! Син булганда миңа берни куркыныч түгел. Күңелем җырлап яши!
Миңа синнан берни кирәкми. Бары сине күрергә, ишетергә. Дөньяда булуыңа сөенергә... Тик син елмай, елама гына...
* * *
Син киттең... Авыл бушап калды. Миңа шундый күңелсез. Тургаем, моңлы кошчыгым! Мин сине үлеп сагынам! Гел сине уйлыйм, гел синең белән сөйләшәм.Үзең еракта булсаң да, син минем йөрәктә яшәп калдың.
Син авылдан гына түгел, миннән дә киттең. Өметләр сүнде. Дөньям караңгыланды. Якты йолдызымны, җырчы Тургаемны миннән тартып алдылар. Син хәзер башканыкы. Моңа ышанасым килми! Башканыкы булсаң да, мин сине яратам. Барыбер яратам! Шуңа да мин синең бәхетле булуыңны телим...
(Ахыры бар.)