Иртән килгәндә Сәгадәтнең капкасы ачык иде. Газиз елмаеп куйды. Тәвәккәлләгән бит. Шулай әкрен генә күнәр, куркыныч юклыгын аңлап, төннәрен дә йоклый башлар, бәлкем. Исән кешегә ничек тә яшәргә кирәк. Җирне тырный-тырный еласаң да, бүре булып уласаң да, киткәннәрне кайтарып булмый. Алар артыннан китеп тә булмый. Һәркемнең үз вакыты, килер-китәр көне билгеләнгән.
Газиз бәрәңгеле капчыгын ишек төбенә китереп куйды. Песәйне бу юлы алып килмәде. Барыбер качар, яңа урынга, яңа хуҗага тиз генә ияләшә алмас ул. Бер җае чыгар әле. Үткен чалгысы белән селтәнә-селтәнә ишегалдындагы үләнне чабарга керешкән генә иде, ишек ачылып, бусагада Сәгадәт пәйдә булды:
– Син килеп тә җиттеңмени, Газиз? Иртәләгәнсең. Әйдә, башта чәй эчеп ал.
– Анысы эш беткәч. Самавырыңны куя тор.
– Ярый алайса, – диде Сәгадәт күндәм генә.
Бер мизгелдә Газиз үзен аның ире итеп хис итеп куйды. Рәхәт халәт. Кушылсалар, бик матур яшәрләр кебек. Сәгадәт тыныч, ипле кеше. Газиз дә орды-бәрде түгел, килешерләр иде. Сәгадәт ни уйлыйдыр тагы?... Бәлки, ул да каршы булмас? Ялгызы аңа да авырдыр.
Хыяллана Газиз. Уйлары чөкердәшеп чәй эчүләрне узып, Сәгадәткә кагыла башлый. Аны коча, җаны теләгәнчә назлый-иркәли. Бу уйлар шундый әрсез, оятсыз да, ләкин биниһая татлы, тәне буйлап рәхәт дулкыннар йөгерә. Иреннәре үзеннән үзе елмая. Их, бергә-бергә тормыш итү күпкә күңелле булыр иде бит! Юкка гына парлашмыйдыр кешеләр. Соң булса да, үз ояңны кору кирәктер. Газиз дә кемнеңдер кадерлесе булыр иде. Каршы килмәсен, мәхәббәтен кабул итсен иде Сәгадәт. Ә Газиз аны гомер буе кайгыртып, иркәләп кенә яшәр иде...
Аяз күктә, таң нурларында коенып, җиңел болытлар йөзә. Җәйге җилнең кулы йомшак, сулышы җылы. Аңа гөлчәчәкләр исе ияргән, бал тәме сеңгән. Иртәнге һава шундый тәмле, хыяллар шундый татлы...
Чалгы артыннан төнге дым сеңгән кычыткан, әремнәр егылып кала. Кинәт кенә башы әйләнеп, күз алды томанланып китте. Газиз чабуыннан туктап, чигә турыларын уып алды. Баш әйләнүе беренче тапкыр түгел, ләкин болай ук булганы юк иде. Чү, ни булды соң бу? Әле генә яп-якты торган көн ник шулай кинәт караңгыланды?
– Газиз! Газиз!
Маңгаенда салкын тоеп, Газиз күзләрен ачты. Сәгадәт, аның кырына тезләнеп, юеш чүпрәк белән битләрен сөртеп маташа иде.
– Нишлисең син? – дип гаҗәпләнде ир.
– Күземә кара! Туры кара! Елмай! Телеңне күрсәт! – дип боерды Сәгадәт.
Аннары җиңел сулап:
– Аллага шөкер! Инсульт дип котым алынды. Күңелең болганмыймы? Косасың килмиме? Кояш суккан дисәң, әле ул кадәр кызу түгел. Менә шуны авызыңда әвәлә, йотма, – дип, Газизгә ак төймә сузды. – Аспирин бу. Элек болай булганы бар идеме?
– Юк кебек...
– Моңарчы егылганың, башыңны имгәткәнең булмадымы?
– Юк кебек...
Булмадымы соң?! Егылган, биртелгәннәрне санап бетерешле түгел. Армиядә чакта бу башка «бабай»ларның йодрыгы да шактый эләкте.
– Әйдә, өйгә керәбез. Бераз ятып торырсың. Сиңа хәзер тынычлык кирәк. Лимон белән чәй эчәрсең. Тора аласыңмы?
– Торам хәзер. Син борчылма әле ул кадәр.
Шулай диде Газиз. Әмма аңа күңелле иде. Аның турында шулай кайгыртучы булдымы соң моңарчы? Туганнары шалтыратса да, иң беренче сораулары шул була: «Әни ничек анда?» «Син ни хәлдә?» – дип кызыксынучы юк. Ә Сәгадәт аның өчен ничек борчыла! Өйгә дә җитәкләп алып керде. Диванга җайлап яткырып, лимонлы чәй китереп бирде. Рәхәт икән үзеңне кайгыртуларын тою. Шулай да була икән тормышта.
– Сиңа яхшылап тикшеренергә кирәк, Газиз. МРТ үтәргә.
– Анысы ни тагы?
– Компьютер диагностикасы. Минем уйлавымча, синең кан тамырларың кысылган, кан йөрешең бозылган. Вакытында дәваламасаң, мондый обмороклар ешаюы бар.
– Киңәшеңә рәхмәт, Сәгадәт. Әйткәнеңне үтәрмен, – дигән булды Газиз. Чын уйларын сиздермәде: «Кая монда, җәйге эш вакытында... Әнине кемгә калдырыйм?!»
Хаста дигәнең синең исәп-ниятләр белән хисаплашып тормый шул. Аның өчен вакыт та, кануннар да киртә түгел, кеше өметләрен таптый-таптый, үз юлыннан атлавын белә. Ишегалдындагы үлән чабылып бетмәгән килеш калды... Кабат чалгысына якын да китермәде Сәгадәт, ачулана-үгетли Газизне өенә озатты:
– Миндә егылып ятсаң, кеше ни әйтер? Гаепле каласым юк! Зинһар, озакка сузма, Газиз! Күрен син, дәвалан!
Ләкин егет киреләнде, хастаханә бусагасын атлап кермәс өчен туксан тугыз сәбәп тапты. Ахыр чиге, аны үзләре килеп, кызыл хаҗ сугылган машинага салып алып киттеләр...
* * *
Күзен ачканда, аның каршында ак халат бөркәнгән абыйсы утыра иде.
– Мин кайда? – дип гаҗәпләнеп сорады Газиз.
– Казанда. Больницада.
– Ә әни? Ул кем белән?
– Рәйханә ял алып кайтты.
– Алайса, ярый... Ә миңа ни булды?
– Әлегә берни булмады. Операция кирәк, диләр. Башыңда шеш бар. Тәк шту, энем, артыңны кысып, тыныч кына ят. Урының – җылыда, фәрештәләрең – кырыңда.
Газизнең карашында әйтеп бетергесез курку чагылды:
– Начар чирме әллә? Миндә ракмы?!
– Әлегә билгесез. Бәлки, рактыр, бәлки, түгелдер...
Тынычландырды бу... Газиз еларга җыенган бала сыман иренен бүлтәйтте. Сәгадәтнең сүзләре исенә төште. Сизгән, чамалаган бит, шуңа ашыктырган.
– Ярар, алдан кайгырып торма. Киләчәк күрсәтер. Берни өчен баш ватма, тыныч кына ята бир. Барысы да көйләнгән, җайлаган. Кызлар үзләре карар. Ә миңа китәргә кирәк.
Абыйсы киткәч, Газиз тирә-ягына күз салды. Ул монда ялгызы икән. Бер кешелек палата. Ак халатлы кыз-ханымнар бик игътибарлы, ягымлы, янында биеп кенә торалар. «Булниста өстеңә дә әйләнеп каручы юк, үлеп ятсаң да, яныңа килмиләр. Без беркемгә кирәкмибез» дигән сүзләргә ышанып, табиб каршына барырга юкка гына курка икән халык. Карыйлар, бик яхшы карыйлар. Ашатулары да өйдәгедән һич ким түгел, җиләк-җимештән өзмиләр.
Ләкин сер соңрак ачылды. Идән юуучы хатын авызыннан чыкты ул:
– Кайда да туганнар кирәк шул! Абыеңа рәхмәт әйт, бик кайгырта үзеңне. Зур урында эшли, ахры.
Менә ничек... Зур урында эшләүчеләргә ишекләр тизрәк тә, киңрәк тә ачыла, анысы хак. Якты йөз, тәмле сүз, иң сыйфатлы дәва – рәхим ит! Ләкин әллә кем булсаң да, чир-хаста алдында һәр бәндә тигез. Башыңа яман шеш менеп кунаклагач, затлы палатада, тәмле ризык ашап, хушланып ятуыңнан ни файда? Яныңда җырлап-биеп йөрсәләр дә, күңелдәге шомлы уйлар тарала торган түгел.
Ә Сәгадәт аның хәлен беләме икән? Газиз аңа йөрәк серен ачарга да өлгермәде. Дөньяда бер кадерле кешесенә атап язган кайнар хатлары җилгә очсынмы?! Очса бер хәл, гел ят кулга эләгүе бар. Мәхәббәтне җир астына алып китеп булмас, иясенә тапшырырга кирәк. Үзе укысын иде аларны, Газизнең йөрәк сере җирдә, сөйгәне күңелендә калсын иде! Шулай уйлады да тәвәккәлләде Газиз. Телефонын алып, Сәгадәт номерын җыйды... Ләкин, күпме чакырып торса да, җавап бирүче булмады. Димәк, әйтергә кирәк түгел. Сәгадәттә мәхәббәт кайгысымы?! Газизнең хисләре тансыкмы аңа? Һәр нәрсә үз вакытында кирәк. Яшьлегендә йоклап йөрисе калмаган. Ә хәзер дәшмә инде, Газиз. Поезд киткән... Үзенең дә шул поезд артыннан китеп баруы мөмкин...
* * *
Капка турыларына кара джип килеп туктаганда Сәгадәт бакчада кыргыйланып, тәмам чытырманга әйләнгән карлыган куакларын чистартып маташа иде. Эшеннән туктап, кем булыр икән бу, дип торганда, машинадан ыспай гына бер ир төште. Аксыл чалбар, ачык cары төстә күлмәк кигән төз гәүдәле бу кешене Сәгадәт бер күрүдә таныды: Газизнең абыйсы Әнәс! Француз актеры Ален Делонга охшаган бу чибәр егеткә гашыйк булмаган кыз авылда гына түгел, районда да калмагандыр. Әмма аны Казан гүзәле эләктерде. «Бу асыл кош нишләп йөри монда?» – дип аптырады Сәгадәт.
– Әнәс абый, сез миңамы әллә? Мин монда, бакчада идем.
Әнәс койма буена килде:
– Исәнме, сеңлем! Ни хәлләр? Авылга ияләшеп буламы?
– Исәнмесез, Әнәс абый. Әйе, әкрен генә...
– Ходай сабырлык, көч-куәт бирсен.
– Амин. Рәхмәт.
– Сиңа сүзем бар иде. Эшеңне ташлап тора алмыйсыңмы?
– Хәзер чыгам, Әнәс абый. Сез өйгә үтә торыгыз. Ишек ачык анда.
Күреп торды Сәгадәт, Әнәс аның йорт-җирен сынаулы караш белән күзәтә-тикшерә атлый, аптырый да, кызгана да кебек. Аңа барысы да бик мескен булып күренәдер инде. Үзләренең тормышлары бик яхшы ди бит. Байлар. Эше дә зур урында.
Сәгадәт дәрәҗәле кунагына кыенсынып кына урын тәкъдим итте, ашыкмый гына чәй табыны көйләргә кереште.
– Кирәкми, сеңлем, мәшәкатьләнмә, – диде кунак. – Утыр әле, тыңла мине.
Башын чөеп, сынын уклау йоткандай төз тотып сөйләшә Әнәс. Түрәлек, үзен башкалардан өстен күрү канына сеңгән. Сәер, Сәгадәткә ни йомышы төште икән?
– Сеңлем, эш болай. Минем энекәш, синең сабакташ, әнине карый иде. Ул хәзер авыр хәлдә Казанда дәваланып ята. Син врач бит? Эш эзлисең дип ишеттем.
– Эзлим дә бит...
Әнәс аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Сүзнең кыскасы, шул: мин сиңа эш тә, торыр урын да тәкъдим итәм. Газиз кайтса да, тиз генә аякка баса алмас. Аның үзенә тәрбия кирәк. Синең карамакта ике авыру булачак. Бездә яшәрсең. Синең йортны барыбер адәм рәтенә китерә торган түгел. Ни диярсең?
Бу сәер тәкъдимнән Сәгадәт югалып калды. Икеләнеп кенә:
– Уйлап карармын... – диде.
– Уйлап торырга вакыт юк, сеңлем. Өч көннән Рәйханәнең ялы бетә. Аңа китәргә кирәк.
– Газизнең хәле ничек соң?
– Операция булды. Калганын киләчәк күрсәтер, – диде Әнәс. Аннары карашы белән нидер эзләгәндәй өй эчен айкап чыкты да:
– Әйберләрең күп булса, машина белән илтәм, – дип куйды.
Бу кешенең үҗәтлегенә таң калырлык. Әле бит Сәгадәт бер якка да сүз әйтмәде. Ә ул инде карар чыгарып маташа. Көтмәгәндә йортына килеп кергән Әнәстән, аның сүзләреннән аптырашта калды Сәгадәт. Агачыннан өзелеп, җиде җил куенында җилфердәп торган яфрак хәлендә иде ул бу мизгелдә.
– Булмаса, башка кеше эзлим.
Кара көзләр, салкын кышлар куркыта... Караңгы төннәр куркыта... Ичмасам, кеше арасында булыр. Кемгәдер кирәк булыр...
Үз карарыннан үзе оялгандай, башын иеп, әкрен генә җавап бирде Сәгадәт:
– Мин риза. Риза...
– Килештек, алайса. Иртәгә кичке биштә килеп алам. Әзерләнеп тор. Рәйханә апаң барысын күрсәтер, аңлатыр. Хуш иттек!
Караңгы өен кояш кебек балкытып-яктыртып утырган сары күлмәкле, матур чырайлы көчле ир, сынын шәмдәй катырып, туп-туры басып чыгып китте. Текә маңгае чак кына түшәмнән дулкынланып салынып төшкән крагис кисәге белән сөзешми калды. «Мондый асыл затка хан сарае гына килешәдер шул», – дип уйлап куйды Сәгадәт.
«Чит йортта кыен булмасмы, бу кешеләргә ярый алырмынмы?» дигән шикләр дә килде күңеленә. Рәшидә апаны бик холыксыз диләр инде диюен. Ләкин карар кылынган, вәгъдә бирелгән. Әнәс кебек кешеләр ике сөйләшергә яратмый: әйттеме – бетте!
* * *
Сәгадәт Газизләр бусагасын атлап кергән төндә булды бу хәл. Ярый әле, Әнәс абыйсы да, Рәйханә дә китеп өлгермәгән иде.
Ул төнне дөнья гүя урыныннан купты. Әйтерсең, ниндидер көчләр аның астын өскә әйләндереп маташты. Йортны күтәреп селкерлек булып җил котырды.
– Лә хәүлә вә лә кууәтә... – дип куркынып, белгән догаларын укыды Рәшидә карчык. – Мондый гарасатның гомердә булганы юк иде. Нинди җәй бу?! Илаһым, үзең сакла. Утларны өзегез, тәрәзәләрне ябыгыз, зинһар!
– Сүндергән, әни, япкан. Син дә шом салма инде, – дип ялварды Рәйханә.
Ишегалларын карап-күзәтеп керергә чыгып киткән Әнәс әйләнеп керде: «Җил генә түгел, өермә анда. Торнадо! Үземне дә очырып китә язды».
– Сәгадәт кайда соң, күренми?
– Ятты ул. Яңа урында ятсына бугай, кыенсынып кына йөри, – диде Рәйханә.
Әнәс ирләрчә бастырып җавап бирде:
– Ияләшер! Чит кешеләр түгел.
Ә Сәгадәт ишек-тәрәзәләргә бәреп, морҗадан кереп улаган бу куркыныч, шомлы тавышларны ишетмәс өчен, баштанаяк бөркәнеп, юрган астына чумган иде. Дуамал җил тудырган шомлы авазлар, күктән яуган утлы туплар, ядрәләр гөрелтесен хәтерләтеп, күңелендәге авыр хатирәләрне кабат кузгатты. Күршеләре белән бергә караңгы, юеш подвалда качып утырган дәһшәтле төннәр исенә төште. Кызы шул чакта куркудан калтыранган гәүдәсе белән аңа сыенып: «Әнием, ник безне үтерергә телиләр?» – дип сораган иде. Бу сорауга беркем җавап бирә алмады. Ә күктән ут яуды да яуды... Бер сугуда йөзләгән кешене юк итәргә исәпләнгән утлы сөңгеләр йорт өстенә төшсә, алар шунда тереләй күмелеп каласы иде. Ул чагында бергә китәрләр, яралы җанвардай җирдә ялгызы сыкрап йөрмәс иде Сәгадәт. Мәктәптән кайтып барганда кайсы яктандыр очкан ядрә кыйпылчыгы бердәнбер улының гомерен өзгәч, күрше Настя көннәр буе шул урында илереп утырды: «Атыгыз, хәшәрәтләр, мине дә үтерегез!!!» Ахыр чиге, гомере үз йортында өзелде. Алар хәзер улы белән бергәдер, бәхетсез ятим җаны инде тынычлангандыр... Ә Сәгадәт һәр күзәнәгәнә шыплап тулган хәсрәте белән яшәргә мәҗбүр. Ирен ул кадәр юксынмый Сәгадәт, гомере шулай иртә өзелгәнгә кызгана гына. Ләкин кызын, бәгырь җимешен сагынуларга чик-чама юк. «Балам, газизем минем!!!» – дип, бар әрнүен йөрәгенә учлап, юрган астында яшьсез үкседе. Аның сызланып иңрәүләрен беркем ишетмәде. Дөнья купкан төндә дә онытылып йоклый дип уйладылар...
Ә дөнья җил-давыл үткәннән соң да тынычланмады, һавада ялт-йолт яшен уклары уйнады, күкләр дөбердәргә тотынды. Ләкин ни хикмәт, яңгыр яумады. Табигать ул төнне, нәрсәгәдер ризасызланган сыман, дулады-котырды, тик барыбер елап бушана алмады.
– Йә, Аллам, ахырзаман җиттеме әллә?! Исән калабызмы без бүген? – дип чәүчәләнде Рәшидә астай.
Төн йокысыз үтте. Иртән күрделәр, белделәр: җил мунча һәм сарай түбәсендәге шиферларны алып аткан, бакчадагы куакларны сындырып бетергән. Аларга гына түгел, байтак кешегә зыян килгән. Кемнәрнеңдер капкасы ауган, мунчасы ишелгән, машинасы өстенә агач төшкән... Төнге өермә кибет янында парлашып үскән юкәләрне төбе-тамыр белән куптарып, әйләндереп каплаган. Ә Сәгадәтнең йорты бөтенләй түбәсез калган, күгәргән калайлары төрлесе төрле якта таралып ята. Алар арасында тәүге кардай ап-ак пәрдәләр шәйләнә... Үзләрен баскан-сыткан аламалардан арынырга теләгәндәй и талпыналар, и талпыналар... Әйтерсең, фаҗигагә тарыган яралы аккош көчсез канатларын кагына. Бу хәрабәләр арасында пәрдәләрнең самими аклыгы мескен һәм гайре табигый булып тоела...
Җил иссә дә калтырарга торган йорт иде шул. Монда кире кайту турында хәзер уйлыйсы да юк. Туган йортка юл бөтенләйгә киселде. Ә чит йортта кунак кына Сәгадәт. Аның Рәшидәләргә күчүен белүчеләр: «Әле дә китеп өлгергән. Менә бит изге кешегә Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирә», – диеште.
Ә Сәгадәт башкача уйлады. Әнә ул давыл туздырып ташлаган йорты янында тораташ катып басып тора. Бу күренеш аңа бик таныш. Югыйсә сугыш юк, баш өстендә туплар шартламый. Ләкин табигать тә шулай рәхимсез була ала икән. Каралып-ярылып беткән такта-бүрәнәләрнең кайсылары Сәгадәт ята торган диван өстенә килеп төшкән. Әгәр Әнәс килеп алмаса, якты дөньяда иң соңгы төне шул буласы иде... Җан сызлавыннан, йөрәкнең өзлексез сыкравыннан мәңгегә котыласы иде бит ул!!! Җирдәге газапларына нокта куеласы, газизләре янына китәсе иде! Ник язмыш аңа карата шулай рәхимле булды соң, ник бу юлы да үлем тырнагыннан йолкып алды?!
Елый Сәгадәт, туган нигезенең бусагасына капланып, тавышсыз-тынсыз иңрәп елый. Тузган йортын кызганып түгел, котылу шул кадәр якын булып та, кабат яшәргә хөкем ителүенә үртәлеп-әрнеп елый...
– Мияу... Мияу?
Сәгадәт сискәнеп башын күтәрә: елтыр күзләренә үзе генә белгән ниндидер уйлар салып, каршында өтек койрыклы, көйгән колаклы таныш мәче утыра... Хатын гаҗәпләнеп сорый:
– Песәй?! Син дә мондамыни?! Ничек? Миңа ияреп килдеңме?
Ә песи аның кулларына сарыла, назлы мырылдавы белән гүя юатырга тели.
– И-и песәй... Син дә үксез җан бит. Үз хуҗаң җир астында, Газиз абыең еракта... Әйдә, кайтыйк, песәй, кайтыйк без. Үлеп булмагач, яшәргә инде... Ничек тә яшәргә кирәк...»
(Дәвамы бар.)