Газизнең уйлары бүген дә Сәгадәт тирәсендә әйләнә. Аңа ярдәм кирәк. Ләкин кайсы баштан тотынырга да аптыраш. Йорты аварга тора, коймалары черек, газ кермәгән, бакчасы ничә ел сөрелмәгән, берни утыртылмаган. Хәзер анда көрәк тыгышлы түгелдер. Ярый, йорт-каралты тирәсендәге үләннәрне дә чабар, бакчасын көздән үк трактор белән сөрдерер... Булышам дип, очсыз-кырыйсыз бу эшләр белән маташканчы, Сәгадәтне үзләренә кайтарып утыртса, яхшырак булмасмы? Ризалашыр идеме икән? Яратам-яратмыйм дип шашып йөрер чаклар үткән, икесе дә гомер уртасына кереп бара. Әнисе аяк терәп каршы торыр инде. Абыйсы да риза булмас. Өйдә чит кеше күрәселәре килмәс. Газиз бәхете түгел, үз тынычлыклары кадерле. Җизнәсе әйткәнчә: йортта кияү дә, килен дә бар, тагы ни кирәк?! Бөтен эшне ялт итеп башкарып тора. Газиз үзе гаепле, артыгын тырышмаса да була иде. Кайберәүләр әйтә бит аңа, янында биеп торып, иркәләп, бозып бетердең әниеңне, кулыннан килгәнне дә эшләми хәзер, дип. Газизнең киләчәге турында уйласа, әйтер иде: «Улым, мин мәңгелек түгел. Син үз ояңны кор, хатын коч, балалар үстер», – дияр иде. Авылларында Мәйсәрә апа да әнисе кебек егылып, бот башын сындырган иде, үрмәләп булса да йөрде, тырышты-тырмашты, барыбер аягына басты. «Балаларның үз тормышы, мине саклап ятмаслар», – дигән. Кызлары чиратлап кайта, бар эшен башкарып торалар. Беркем дә аларны гаепләми.
Газизгә дә, баш иеп, аяк очында йөрүдән туктап, үз сүзен әйтергә вакыттыр инде. Ә юк... алай ансат кына булмас шул. Акча мәсьәләсе бар. Хәер, әнисе янында Сәгадәт булса, Газиз эшкә урнаша алыр иде бит. Чынлыкта, бертөрле тормыш, йорт кошы булып яшәү нык туйдырды, кешеләр арасында буласы килә. Кайда да булса эшләп аласы иде, киләчәктә пенсияләр ни булып бетәр тагы. Авыру караучы опекун булып теркәлде теркәлүен, ләкин моңа тиешле акча да аңа түгел, әнисе кулына керә...
Газиз уйлаган-ниятләгән белән түгел, Сәгадәт ни дияр бит әле? Көйсез авыру кайнана хуҗа булган йортка килергә ризалашырмы? Ләкин башка чарасы да юк. Барыбер яши алмаячак ялгызы ул алама йортта. Ә Газиз аны кайгыртып, кадерләп кенә торыр иде. Күңелгә якын җан бит. Күргәч, тагы да якын булып китте. Кызгану да, ярату да бергә.
– Нишләп утырасың монда? Сине эзлибез бит!
Апасы икән. Кай арада килеп җиткән дә монда икәнен каян белгән? Хәер, беренче тапкыр түгел. Апа кеше белмиме соң инде?!
– Һаман бала-чага! Кояш батмас борын кем инде йолдыз санап утыра? Әйдә, әни чакыра сине. Юындырырга, ди.
Апасының, исәнләшеп тә тормыйча, шулай тупас сөйләшүе Газизнең ачуын китерде:
– Юындырыгыз! Минсез дә буладыр!
– Булмый. Син хуҗа бит монда! – дип кырт кисте апасы. Ни әйтергә теләгәне аңлашыла инде. Сүзе телендә булмаса да, уенда: «Әнинең пенсиясенә яшисең, йорт сиңа кала. Шулай булгач, әйдә кыймылда, бурычыңны үтә. Ә без кунак кына!»
* * *
Өйгә кергәч, ул, тәвәккәлләп, үз ниятен ачып саласы итте:
– Әни! Апа, җизни! Мин өйләнмәкче булам.
Әнисе күтәрелеп бәрелер дигән иде, ни хикмәт, тамак кына кырып куйды.
Өйдә үле тынлык урнашты.
– Кем үлде? – дип сорады Газиз. – Ник дәшмисез? Ризамы, каршымы сез?
– Безгә барыбер, өйлән! Абыең ни дияр менә? – диде әнисе коры гына.
– Ни дисен? Ул түгел, мин өйләнәм бит.
– Белмим шул... Йортка чит кеше китерәсе килерме?
– Аның ни эше бар?
– Бик бар шул. Аның йорты бит.
Газиз баскан урынында катып калды. Бу чынмы, дөресме, дигәндәй, апасына төбәлде. Апасы башын читкә борды, берни дәшмәде.
– Әби, аңлатыбрак сөйлә әле. Йорт Әнәс исемендәмени? Нишләп алай? Бу дөрес хәл түгел, сине Газиз карый бит.
Бу сүзләрне җизнәсе әйтте. Күрәсең, ул да хәбәрсез булган, бу хакта беренче тапкыр ишетүе. Гаҗәпләнүе йөзенә чыккан, кыланганга охшамый. Тавышы да бик җитди.
– Соң... Үзе гаепле. Халиттә көне-төне эчеп яткач, Әнәс исеменә күчердек. Газиз атасына охшаган, аңа ышаныч юк.
– Хәзер эчми, тәртипле генә йөри бит. Кабат Газиз исеменә күчереп буладыр.
– Юк инде! Әйттем бит, аңа ышаныч юк дип. Бүген болай, иртәгә тегеләй. Аныкын белмәссең. Атасы да шул юлда ычкынды.
Газизнең коелып төшүен күреп, җизнәсе аны юатырга кереште:
– Син алай борчылма, энекәш. Әнәснең Казанда хан сарае кебек йорты бар, монда мәңге кайтып торасы юк. Барыбер сиңа кала ул.
Аңа апасы да кушылды:
– Җизнәң дөрес әйтә, энем. Кем исемендә булса да барыбер инде. Туганнар бит без. Абый үз туганын урамда калдырмас.
Газиз әрнү-үртәлү хисләре белән башын гына чайкады. Улмы белми... Нәкъ менә хан сараенда яшәүчеләрнең аппетиты чиксез дә инде, аларга булган саен күбрәк кирәк. Әнә бит Халитнең биләмәсенә күзе ничек кызды. Җир артык булмый, янәсе, акча эчне тишми. Газиздә түгел, абыйсында юк ул ышаныч. Ансат килгән байлыктан башы әйләнгән тәмам.
– Урамда калдырмас анысы, үземчә дә яшәтмәс... Хуҗа бит – ул! Миңа моннан китәргәдер алайса? Нигә әле мин кеше йортында бил бөгеп, батрак булып ятам?
Шулай диде Газиз. Ачудан, чарасызлыктан әйтте бу сүзләрне.
Әнисенең йөзе җимерелде, ирене салынды:
– Анаңны шул йорт өчен генә тәрбиялисеңме, оятсыз бала! Йорт синең исемдә булмагач, кирәгең юк, дисеңме? Ник кенә әйттем! Белми торсаң, хәерле булыр иде. Адәм хурлыгына каласылар бар икән!
Ә апасының коты алынды:
– И-и энем, юк сүз сөйләмә. Нишләп кеше йорты булсын?! Синеке инде ул. Беркем дә кумый бит.
– Алайса, сез риза? Иртәгә үк монда хатын ияртеп кайтсам, риза, димәк?
– Кем соң ул? Ышанычлы кешеме?
– Әйе. Нәкъ сезнең кебек бик тә ышанычлы кеше! – диде Газиз мыскыллы елмаеп. – Йортның абый исемендә булуына борчылмыйм мин. Ничә еллар буе, белә торып, алдап-юмалап йөргәнегезгә ачуым килә. Күпме нахак сүз ишеттем! Мин кеше түгелмени? Ник шулай кыланасыз?
– Кызма инде, энем. Сабыр ит, – апасы һаман сүз белән майламакчы була.
– Кызар, кәнишне. Мин дә кызар идем. Дөрес хәл түгел бу. Әйтеп тә тормыйча шулай эшләмиләр инде. Сарык бәрәне түгел бит ул.
Әлегә кадәр үзен гел кимсетеп торган керпе телле җизнәсенең яклавы Газиз өчен көтелмәгән хәл иде. Адәм баласын аңлап бетерешле түгел шул, кеше күңеле – чытырман.
Үпкәләп күрсәтү ярый икән үзе. Юри бер эшкә катышмыйча, печәнлеккә менеп ятты Газиз. Уйга батып ята-ята, шунда йоклап та киткән...
* * *
Әнисе янында апасы булудан файдаланып, кичен ул кабат арт урамга, Сәгадәт йортына юнәлде. Аның капкасы ачык, тик тәрәзәләре караңгы иде. Бакча, ишегалларын урап чыкты Газиз. Эндәшеп тә карады – җавап бирүче булмады. Өй ишегенә йозак эленгән иде. Аны күргәч, Газиз елмаеп куйды: «И-и беркатлы бала... Бу йозактан ни файда инде? Кемгә кирәк синең сәләмәң?» Шәһәр гадәте канына сеңгән инде моның. Анда-монда чыкканда гына авыл кешесе ишегенә йозак элми. Әллә кая китмәгәндер әле дип, ишек төбендәге артсыз урындыкка утырды да Сәгадәтнең кайтуын көтәргә булды. Уйлары исә һаман өйдәге сөйләшү тирәсендә әйләнде. Халит янында күңел ачып йөрүләргә инде бит ничә ел узган! Йортның Әнәскә бүләк ителүе турында әгәр тыннары чыкса! Барысы да тутый кош сыман: «Бөтенесе сиңа кала!» – дип тукылдады. Газиз үзен гел гаепле, гел бурычлы тойды. Үз туганыңны ничек шулай алдап йөртергә була инде, йә? Әйткән булсалар да, берни үзгәрмәс, Газиз шулай ук әнисен дә кайгыртыр, йорт-җирне дә карар иде. Малай-шалай күреп, артында эш йөртеп, шул гомер алдап йөрүләре күңелне кимсетә. Бер ышаныч юк икән боларга. Әнисе өчен дә, туганнары өчен дә Газиз чит икән, үги икән... Болай булса, ул йортка хатын алып кайту турында сүз дә юк. Ишеккә төртеп күрсәтәселәрен көт тә тор. Әллә соң барысын да ташлап, Сәгадәт янына күчеп килергәме? Әлегә көч-дәрманы бар. Эшкә урнашыр, әкрен генә яңа йорт күтәрерләр. Бергә-бергә җиңелрәк булыр...
Шулчак капка ачылды, кулына нидер тоткан Сәгадәт күренде.
Газизне күргәч, аптырап калды:
– Бәрәч... Син нишләп монда утырасың?
– Сине көтәм.
– Мин Фатыйма апаларга кергән идем. Менә күчтәнәчкә эремчек, каймак бирде. Әйдә, бергәләп сыйланыйк. Керәсеңме?
– Юк. Монда гына сөйләшик. Боларны кертеп чык, салкынга куй.
– Салкын дип... Минем суыткыч юк бит.
– Базыгыз бардыр.
– Бар инде ул... Төшеп караган юк. Куркам... – Сәгадәт бер ара ниндидер уйлар чоңгылында югалып торды. Шомлы уйлар иде булса кирәк, йөзендә, күзләрендә сагыш күләгәсе чагылып алды.
– Караңгыдан куркам мин... – дип кабатлады Сәгадәт. – Бозыла торган ризыкны салкын сулы чиләктә саклыйм.
– Шулай ит, алайса, – диде Газиз. Агач тел инде, кайгы диңгезендә бәргәләнгән тәүге мәхәббәтен юатырлык бер җүнле сүз таба алмый...
– Нигә киләсе иттең? – дип сорады Сәгадәт кире әйләнеп чыккач. Төсен җуйган палас кисәге җәеп, бусагага Газиз каршына утырды. Теге чактагы кебек шундый якында ул, сулыш алуларына хәтле ишетелеп тора. Сәгадәтнең өстендә зәңгәр спорт чалбары, алсу водолазка. Чәчен малайларныкы кебек кып-кыска итеп кистергән. Бу кыяфәттә гел яшүсмерләргә охшап тора. Кичке эңгер-меңгердә йөзендәге пәрәвезләр дә шәйләнми, шуңадырмы гел яшь чагындагы кебек бик сөйкемле, матур күренә.
– Син бер дә үзгәрмәгәнсең, Сәгадәт. Гел элеккечә. Эчкерсез, йомшак күңелле... Врачка охшамагансың да.
Сәгадәт аңа гаҗәпләнеп карады:
– Врачлар нинди була соң?
– Кырыс, гел җитди. Артык акыллы булып кыланалар инде. Тәкәббер, тупас диимме соң...
– Сиңа гына шулай тоеладыр. Барысы да андый түгел бит инде, Газиз.
– Алар белән болай гади итеп сөйләшеп тә булмый...
– Һәр кеше белән иркенләп сөйләшә башласа, эшләргә вакыты да калмас иде. Врач психолог түгел бит.
– Син дә эштә шулай кырыс булдыңмы?
– Юк. Мин бит педиатр, балалар врачы. Ә ул сабыйларга ничек каты кагыласың?
– Үзең мәрхәмәтле син, Сәгадәт. Синең янда кеше дарусыз да тереләдер, бөтен чирен онытадыр. Карашың җылы, тавышың да йомшак... Урынга карамый ул, кешенең үзеннән тора, – дип акыл сатты Газиз. Сәгадәтне гел мактап кына торасы килә иде шул.
– Син дә шулай сөйләшерсең икән...
– Ничек?
– Төчеләнеп.
Газиз уңайсызланып китте:
– Мин бит чынлап әйтәм... Ни уйлыйм – шуны әйтәм. Дөресе шул бит.
– Төнгә каршы мине мактарга килмәгәнсеңдер. Ни йомыш иде? Күрәсеңме, мин кырыс та була беләм.
– Йомыш дип... Мин иртән, көтү кугач та, сиңа килеп, менә бу үләннәрне чапмакчы булам. Болай ярамый, сукмак салырга кирәк. Син капкаңны бикләмә, диюем.
Сәгадәтнең икеләнеп калуын күргәч:
– Курыкма, беркем тими. Авыл бит бу. Керәм дигән кеше, бикле капкаңа карап тормый, койма башыңнан гына сикерә, – дип «юатты».
– Рәхмәт, тынычландырдың, – диде Сәгадәт. – Ярар, бикләмәм. Барыбер йоклый алмыйм...
– Беләсеңме?... Син иптәшкә мәче ал. Ни дисәң дә, җан иясе.
– Каян алыйм?
– Халит абыйның мәчесен бирәм мин сиңа. Шундый акыллы хайван, күзгә генә карап тора. Иртәгә алып килермен.
– Исеме ничек?
– Песәй кызы.
– Кызык икән... Песәй кызы.
– Халит абый кызын бик сагына иде. Шуңа шулай кушкандыр инде. Хатыны икенчегә чыккан да кызы хәзер шул иргә «әти» ди икән.
– Ник шулай итәргә инде? Әти бер генә була бит, – дип, Сәгадәт тә Халитне кызганып куйды. – Газиз, сине Фатыйма апа мактап торды әле. Әнисен сабый урынына карый, кулыннан килмәгән эш юк, токмач ашларына кадәр пешерә, ди. Чынлап та шулаймы?
– Шыттыра. Токмачы минеке түгел. Кайткан саен, апа әзерләп калдыра. Мин генә түгел, бергә карыйбыз инде. Алар монда әле.
– Бергә булгач, рәхәт шул...
– Әйе, рәхәт. Апа тәрәзәләр юды, без җизни белән утын ярдык, – дип алдашты Газиз. Ярты көн печәнлектә аунап ятканын әйтсенмени?
– Былтыр безнең бәрәңге бик уңган иде. Сиңа кирәктер бит, иртәгә тота килермен.
Сәгадәт моңсу гына елмаеп куйды.
– Ник көләсең?
– Бер кулыңда – чалгы, икенчесендә – бәрәңге. Мәчеңне кая куярсың?
– Анысын муенга атландырам, – диде Газиз, Сәгадәтне елмайта алуына сөенеп.
– Караңгы төшкәнче кит инде син, Газиз... Безнең хакта артык сүз чыгуын теләмим.
– Чыкмагае тагын! Син ялгыз, мин ялгыз. Сабакташ белән сөйләшеп утыру гаепме?
– Шулай да... Артык сүз булмаса яхшы. Син бар инде...
Газиз тезләренә шапылдадып алды да урыныннан кузгалды:
– Ярый, алайса, синеңчә булсын. Китәм. Капкаңны бикләмә, яме!
– Бикләмәм, – дип ышандырды Сәгадәт.
Әллә ни сөйләшмәделәр дә кебек, ә күңелгә никтер бик рәхәт булып калды. Авыр уйларны юып төшерү өчен Сәгадәтнең бер ягымлы карашы, бер елмаюы җитә икән. Газиз үзе дә елмаеп атлый түгелме соң? Елмайта бит, валлаһи! Менә кемдә икән йөрәк ярасының тылсымлы дәвасы!
Ә Сәгадәт, Газизне моңсу караш белән озатып, ишек төбендә утырып калды. Ни дисен инде ул бу кешегә? Булышасы килә икән, әйдә, булышсын. Чынлыкта Сәгадәткә бакча да, бәрәңге дә, йорт та кирәкми. Күңеле бернигә үсми, кулы бер эшкә бармый. Кешедән яхшы түгел дип кенә нидер майтарган, кыймылдаган була. Аяклары йөри, куллары хәрәккәттә. Йөзендә илаһи тынычлык. Артыгын сөйләми, зарланмый, еламый.
«Үләргә кайттым» дигән сүзләре өчен дә үкенә ул. Ник әйтте инде?! Әйтәсе калмаган. Хәзер бөтенесе кызгана, юаткан, киңәш биргән булып маташа: «Сабыр итәргә кирәк. Күрәчәкләре булгандыр... Үлгән арты үлеп булмый... Догада бул. Аллаһ сүзе тынычландыра...» Алар белгәнне Сәгадәт белмиме? Үз башыңа төшмәгәндә кешегә акыл сату җиңел инде ул. Шулай гына онытып, тынычланып булса икән!!! Аның хәлен аңласа да, ирен, ике улын сугышта югалткан күрше Рәкыйбә әби генә аңлар иде. Ләкин ул күптән җир куенында. Котылды бичара, үзенекеләр янына китте... Соңгы елларында саташа башлаган иде. «Сугыш беттеме соң ул? Сезнекеләр кайттымы? Никтер минекеләр күренми әле...» – дип сөйләнеп йөри иде мескенкәй.
Сабыр Сәгадәт, әйе, бик сабыр... Көндезләрен, гөлләр сыман, йөзе белән кояшка – тормышка борылып, яшәмәкче булып азаплана. Ләкин төн җитте исә, дөнья белән бергә караңгылык эчендә кала да кабат хәсрәтле уйларга чума. Аның җан әрнүләренә түзә алмый, үзен кыйный-кыйный, бауга менәрдәй булып улаганын төн генә күрә.
Рәхмәт, авылдашлары чын күңелдән хәлен җиңеләйтмәкче, ярдәм итмәкче була. Күрше-күлән ялгыз калдырмаска тырыша, төрле сәбәп табып, ишеген кагалар:
– Мунча яккан идек тә, кызуы әрәм кала. Бар, сеңлем, рәхәтләнеп чабынып-юынып кайт... Пары да, суы да җитәрлек.
– Балалар кайта дип бәлеш салган идем. Кайта алмадылар. Әйдә иптәшкә кер әле... Пешкән ризык әрәм калмасын. Бергә тәмлерәк тә, ямьлерәк тә булыр.
– Сәгадәт, синдә бизмән юкмы ул? Үземнекен тапмыйм, әллә кая куйганмын...
Берсе дә буш кул белән керми. Ялгызың моңаеп утырма дип, кунакка дәшә. Чакырганны кабул итә Сәгадәт, мунчага да бара, әзер бәлешне дә авыз итә, ниндидер бизмәнне дә эзләп маташа... Һәркемне, тын гына елмаеп, сабыр гына тыңлый, кайгысына күнгән, тынычланган булып кылана. Ләкин анда тамчы да яшәү теләге юк. Аңа берни дә кирәкми. Ул, бәгырь яшьләре белән елый-елый, Ходайдан үлем генә сорый...
Ә Газиз бакча ди, бәрәңге ди...
Ни дисен аңа Сәгадәт? Булышасы килгәч, әйдә, булышсын инде.
(Дәвамы бар.)