Сәгадәт инде ничә еллар үксез торган караңгы йортка кайтып кергән. Авылда сирәк була торган хәл, әмма кыз гаиләдә бердәнбер бала булып үсте. Әгәр туганнары булса, йортны ташламаслар, кайтып-караштырып йөрерләр иде.
Сабакташы янына ялгызы барырга тәвәккәлли алмады Газиз. Авылда алар классыннан яшәп калучылар ул да Ризван гына. Икәү бергә кагылсалар, сөйләшү җиңелрәк булыр иде. Ризван Газиз кебек җебегән түгел, кирәкле сүз табып, ипләп сөйләшә белә. Тик ул үзе дә, хатыны да район үзәгенә йөреп эшли. Балаларын да кала мәктәбендә укыталар. Кайтып куну гына авылда дияргә була. Хәер, мондагы мәктәп күптән башлангычка калды. Югары сыйныфта укучыларны район үзәгенә бер алама автобус йөртә. Ул дыңгырдык арба балаларны юл буендагы өч авылдан җыя килә. Газизләр укыганда класс саен утыз-кырык бала иде. Хәзер мәктәбендә дә шулай җыелмый. Күпме генә ел үтте югыйсә, ә дөнья ничек үзгәрде! Шәһәр авыл балаларын йотып кына тора...
Ризванны өендә туры китерү кыен, аны көтеп утырудан файда юк. Үзенә булса да Сәгадәт янына барып килү кирәктер. Мондый чакта хәл белми ярамый, килешмәс. Газиз, әнисенә сиздерми генә шкафта актарынып, күчтәнәч җыйды: чәй, бал, кәнфит-прәннек... Табыннарыннан тәмле ризык өзелми, хәл белергә килүчеләр дә күчтәнәч калдырып китә.
Сәгадәтләр турысына җиткәч, Газиз аларның чүккән йортына тагы бер кат кызгану, сагыш хисләре белән карап торды. Бу йортны уятырга, җылытырга, яшәтергә дип кайткан Сәгадәт үзе дә шул хәлдә бит хәзер, хәсрәтле, борчулы, көчсез... Еламаса гына ярар иде, дип уйлады Газиз. Аны юатыр сүз дә таба алмас. Кыюсыз гына капканы ачты. Ишегалдын тутырып чүп үләне үсә: әрем, кычыткан, билчән... Билдән үк булмаса да, арасына кереп качышлы уйнарлык. Быел аның җәе дә артык ашыгып килде бит, кошлар кайту белән шомырт-алмагачлар туй күлмәген барларга кереште, тузганак май җитмәс борын мамык очырды... Иртә килгәч, иртә картая да шул, менә бит чүп үләннәре ничек азган. Аларны чабарга кирәк бит инде. Күптән буяу күрмәгән коймалар череп, киртәләре белән бергә җиргә авышкан... Һәр яктан мескенлек, искелек карап тора. Туган йорт, туган нигез дигән белән түгел, күңел юатырлык берни юк монда...
Газиз ишеккә таба атлаган иде, карашы кинәт бакча ягына төште. Тәүге кардай ап-ак пәрдәләрнең җилдә җилфердәве җәлеп итте аны. Күзенә иң беренче шул күренеш ягылды. Үтә күренмәле ак нәфис пәрдәләр арасында шәйләнгән хатын-кыз сынын аннары гына күреп алды. Сәгадәт кер элеп маташа иде.
– Мөмкинме? – дип дәште Газиз аңа таба атлап. Сәгадәткә якынайган саен, йөрәге тынгысызланып типте. Акылы, күңеленә оялаган гүзәл йөз-сынны үзгәртеп, каршындагы хатын-кызга үз бәясен бирә башлады: ябыккан, олыгайган, йөзендәге алсу нур сүнгән... Күпме үзгәреш. Газиз дә бер урында басып тормады, еллар белән бергә атлады. Ул да үзгәргәндер. Ләкин үз чагылышыңны көзгедән һәр көнне күреп торгач, сизмисең, гел бер көе торасың кебек.
Газиз исәнләшмәде, хәл сорашмады, иң беренче сүзе:
– Кая, булышыйм... Әйдә, мин чайкап торам, син эл генә, – булды.
Сәгадәт күндәм генә:
– Ярар соң... – диде.
Суны урамдагы колонкадан ташыйсы икән. Шулай артыгын сөйләшми генә бу эшне бергәләп башкардылар.
– Мин сиңа бераз күчтәнәч алып килгән идем... – диде Газиз эш төгәлләнгәч.
– Әйдә, алайса... бергәләп чәй эчик... – диде Сәгадәт.
– Синең монда эш күп әле.
– Күп...
– Ишегалдындагы чүпләрне чабасы иде. Иртән килсәм, капкаң ачык буламы?
– Юк. Төнгә биклим. Куркам. Куркудан йоклый да алмыйм. Ярый әле тиз яктыра.
– Авылда тыныч әлегә. Курыкма.
– Ияләшеп булмый шул. Күптән тынычлап йоклаган юк...
Үзе боек, тавышы боек. Балачакта да шундый иде. Озын кара керфекләр арасына яшеренгән уйчан күзләреннән менә-менә яшь тамчылары тәгәрәп төшәр кебек иде. Югыйсә алай боегып йөрергә сәбәп тә юк иде шикелле: тигез, тыныч гаилә, әти-әнисе исән, тормышлары җитеш. Әллә соң кеше күрәчәген, авыр язмышын алдан тоеп-чамалап шулай боега, авыр уйларга батамы? Моңлы бала бәхетсез була, диюләре юкка түгелдер...
Өйгә керделәр. Сәгадәт электр чәйнеген тоташтырды:
– Газ юк. Кыш көне утын ягасы булыр инде...
– Утының бармы соң?
– Юк... Аласы булыр...
«Акчаң бармы соң?» – дип тә сорамакчы иде Газиз, ләкин дәшмәде. Болай да китек күңеле кимсенер. Юк дисә дә, Газиз аңа ни тәкъдим итә ала, үзенең дә кесәсе буш ләбаса...
Тыштан шыксыз булса да, Сәгадәт өй эченә булдыра алганча тәртип, җылы нур керткән. Бөтен җир ялт итеп тора, беркайда тузан күрмәссең. Тәрәзәләр шул кадәр чиста, пыяласы юк та сыман. Өйдә җиләс, рәхәт һава. Сәгадәт өстәлгә ярты литрлы банка белән гәрәбәдәй балкыган сыек бал китереп куйды:
– Харис бабай күчтәнәче.
Аннары сап-сары май чыкты:
– Монысын Фәридә апа кертте.
Яңа аертылган каймак та куелды:
– Алсу апа бирде...
Сүз гел шул тирәдә барды: ашау-эчү, йорт-бакча, күршеләр... Сәгадәт Газизнең әнисе турында сорашкан булды. Югыйсә анда җитмеш яшьлек карчык кайгысымы?! Йортлары белән бергә бер мизгелдә җир йөзеннән юкка чыккан ир, бала турында сүз чыкмады. Шулай буладыр инде ул, зинданга эләккән кеше иректә калган тормышын сагынып моңая. Ә артыннан төрмә капкасы ябылу белән, анда үткән көннәрен хәтереннән тизрәк сызып ташларга ашыга. Чөнки алар кара сөрем булып тормыш күгендәге кояшны томалый. Җан яраларында күбрәк казынган саен, әрнү-үкенечләр арта, дөнья яктысы күзгә күренми. Шуңа да Сәгадәт гомеренең дөм караңгы мизгелләрен читләп уза, Газизнең дә аның газаплы хатирәләрен кузгатасы килми...
«Сәгадәткә булышырга кирәк!» – дип уйлады ул. Тик бу мескен йортны рәткә китергәнче әле... Искегә тимә, исең китәр шул. Хуҗасыз утырып, тәмам тузган. Юган-чистарткан белән түгел. Өендә таралырга торган өстәл белән диваннан кала берни юк. Кешечә яшәрлек хәлгә җиткергәнче күпме көч, күпме вакыт һәм дә күпме акча кирәк. Бу сәләмә йортка газ кертмәячәкләр, әлбәттә. Кулыннан килгәнчә ярдәм итәр Газиз. Ләкин шәһәр тормышына өйрәнгән хатын-кызга мондый шартларда ялгызы яшәү барыбер җиңел булмас.
Үзенә кайтып барган чакта карт буйдак тагы шуны да аңлады: Сәгадәткә карата элеккеге сыман ашкыну-тартылулар юк икән хәзер. Кагылуга ефәк күбәләкләр сыман җилпенеп, күңелен биләп алучы назлы, самими хисләр ансыз үткән гомер юлларында, еллар эчендә эреп югалган. Сәгадәт аның өчен кул җитмәслек хыял түгел, бәлагә тарыган, ярдәмгә мохтаҗ якын дус кына. Үз туганыдай кызгана аны Газиз, тормышын җиңеләйтәсе, күңелен юатасы, җанын җылытасы килә. Бәлки, чын ярату шулдыр?
* * *
Алар турысында, көмеш өслегендә кояш нурларын уйнатып, бик тәкәббер кыяфәтле бер ят машина тора иде. Кемнәр булыр бу? Авыру хәлен белү саваплы гамәл, әмма Газиз кунаклар яратмый. Әнисе инде ничә ел урын өстендә. Гел бер көе, бернинди үзгәреш, алга да, шөкер, артка да китеш юк. Шулай да туган-тумача, дус-иш елга берничә тапкыр булса да килеп хәл белеп китүне үзенең бурычы дип саный. Газиз чамалый инде, әнисен өзелеп сагынганга килүләре түгел. «Рәшидә астайның хәлен беләсе бар, ничекләр генә барып килергә?» – дип үзләрен үзләре чәчләреннән сөйрәп килгән сыманрак тоела. Чөнки бусагадан атлап кермәс борын тизрәк китү ягын карыйлар.
Авыруларның төрлесе бар. Өзми-куймый үзенекен генә сөйләп, елап-зарланып утырган кеше янында кемгә рәхәт? Әллә Газизнең үз өенә кайтып керәсе килмәве юккамы?
Хәл белергә килгән кеше биш кенә минутка кереп чыкса да, барысын да күрергә-тикшерергә өлгерә үзе. Шуңа да һәр көнне кунак көткәндәй яши Газиз. Торып басу белән өй җыештыра, идәннәрне сөртеп ала. Килгән кешене чәй эчерми җибәрергә ярамый. Өстәлдән татлы камыр ризыклары, бал-кәнфитләр өзелми. Килүчеләрнең дә кулы буш булмый, әлбәттә.
Бу юлы кемнәр килде икән?
Газиз, капканы сак кына ачып, әкрен генә басып, өйгә таба атлады. Бәй, таныш тавыш ич! Апасы белән җизнәсе кайтып төшкән икән. Димәк, машиналарын яңага алыштырганнар. Килүчеләрнең үзләренеке икәнен аңлагач, Газиз, өйгә үтмичә, бусагага килеп утырды. Җизнәсен күрәсе дә, ишетәсе дә килми. Алдын-артын уйламый әйткән энәле-уклы сүзләреннән гарык инде. Тәрәзәләр ачык булгач, өйдәгеләрнең ни сөйләшкәне аңа ап-ачык ишетелеп тора. Гадәттәгечә, көйле-елак тавышы белән әнисе зарлана:
– Кайда йөри инде бу җәфа? Чыга да югала шулай. Мин нишләргә тиеш? Кайчаннан бирле кысталып ятам. Нәрсә уйлап йөри икән, пошмас җан! Ярый ла, сез кайттыгыз. Әнә тәрәзәне ачык калдырган. Саниянең ач кортлары кереп, янымда ук безелдәде. Чакса, нишләр идең.
– Тәрәзәгә марля элгән инде үзе. Каян керделәр икән? – ди апасы.
– Элгән белән! Алар керер тишек таба. Өстәлдә бал калдыргандыр. Шуны чамалап керәләр.
– Ачмыйча да булмый, әни, тынчу бит, – дип, Газизне аклагандай итә апасы.
Ул гел шулай ике арада күпер салучы булды, Газизне рәнҗеттермәскә тырыша. Апасын ярата Газиз. Үзе генә кайтса икән ул! Юк бит, гел җизнәсе белән парлашып йөриләр. Икәү генә калып рәхәтләнеп сөйләшергә дә юк:
– Колак исе чыга. Мине сатасызмы? – дип, энәле телен чарлап килеп тә җитә.
Бигрәк вак, бәйләнчек кеше инде җизнәсе. Ничек көне-төне шул бәндә янында яшәмәк кирәк. Әле ничек кысылмыйча тыныч кына утыра диген. Әллә өйдә юкмы?
Әнисенең зарлы тавышы тагы килеп иреште:
– Тынчу шул! Шабыр тиргә баттым. Әллә көне буе урында яту миңа рәхәтме? Бергә вакытта юындырсагыз иде.
– Юындырырбыз, Газиз кайтсын инде. Ул җаен белә.
Ату икән... Имеш, болар җаен белми. Йә, ние бар инде аның? Багана башына менү түгел ләбаса, математикадан имтихан бирү дә түгел. Бала юындырганнары юкмы? Әнисе тазга сыймый инде, анысы хак. Өйне бакча ягыннан зурайтып, шул янкормага абыйсы белән бәдрәф, иркен ванна көйләп куйганнар иде куюын. Баштарак, үзе бераз хәрәкәтләнә алганда, шунда җебеп утыра иде әнисе. Ә хәзер аны да булдыра алмый. Мунчага алып барып, арбада утырган килеш кенә юындыра аны Газиз. Һәр көнне иртә-кич йомшак чүпрәк белән тәннәрен сөртеп ала.
– Газизне өйләндерергә кирәк, әби!
Бусы җизнәсе тавышы. Ул да шунда, болар кырында икән. Ни сабырлык белән шул гомер телен тешләп утыра алган?!
– Анысы! Киләм дип атлыгып торучылар булыр ла! Ник кызыкмаска? Эчми-тартмый, кулыннан эш килә. Җебек икәнен беләләр. Килерләр дә башына менеп тә атланырлар. Әзер байлыкка, ялт иткән йортыңа хуҗа табылыр ул. Үзем исән вакытта берсен дә якын китермим. Мин үлгәч, алып кайтыр чәчбиен.
– И-и, әби, гомер уза бит. Картайгач, рәт бетә, хатын да кирәкми башлый.
Карале син, җизнәсе аны яклап сөйли түгелме соң? Кайнеше өчен борчыла икән үзе.
Тик әнисенең үз туксаны туксан:
– Мин үлгәч тә өлгерер! Ирләр картаймый ул, кайчан да кадерле. Тәки югалды бу! Кара инде син моны, йә! Мин нишләргә тиеш ди?!
«Кадерле кызың, киявең янында. Пычагым да булмас», – дип, эчтән генә мыскыллы елмаеп куйды Газиз. Урыныннан кузгалды да, эре-эре атлап, су буена төшеп китте. Бу мизгелдә аның үз уйлары белән ялгыз каласы килә иде.
* * *
Бакча очындагы каенны Газиз үзе утыртты. Урлап кайтты ул аны. Бер язда мәктәп балаларын калага илтүче юл буена агач утыртырга җибәргәннәр иде. Газиз шуннан ике үсентене култык астына кыстыра кайтты. Кайтышлый ук боларны үзләренең бакча кырына утыртып та куйды. Каенкайның берсе никтер үсеп китә алмады. Тамыры көчсез булганмы, урыны килешмәгәнме, аңламассың. Баскан килеш корыды бичаракай. Ә икенчесе, ни хикмәт, ай үсәсен көн үсте. Елдан-ел ныгый барды. Армиядән кайтып төшкән көндә, очына үрелеп карагач, башындагы солдат фуражкасы төшеп киткән иде Газизнең.
Каен агачын йорт тирәсенә утыртырга ярамый, кайгы китерә, диләр. Әнисе ризасызлык белдереп мырлап та алган иде ул чакта. Ярый әле әтисе яклады. Дөресе, әкият сөйләп, каенның бик файдалы агач, аның шул урында үтә дә кирәк булуына әнисен ышандыра алды. Имеш, каен агачы төрле корткычларга киртә булып тора. Ярар алайса, үссен инде, дип күнде әнисе.
Шул каен янына куыш сыман нәрсә дә ясап куйды Газиз. Ирмешкә су керергә төшкән саен, каенына сөяләп, хыялланып утыра, яки ботагына менеп кунаклап, офыкларны күзәтә. Яңгыр яуса, салкынрак җил иссә, куышына кереп кача. Монда аның үз дөньясы. Матур уйлары, тәмле хыяллары белән юанып утыра шунда. Бик рәхәт халәт. Тик кайчакта ялгызына ямансу булып китә. Янәшәсенә Сәгадәтне алып килеп утыртасы килә. Хыялында аның белән сөйләшә, күңеленә әллә нинди матур сүзләр килә. Шул назлы сүзләрне югалтасы, онытасы килмәгәнгә, Сәгадәткә хатлар яза башлады да инде. Күзенә карап телдән әйтә алмаганны дәфтәренә түкте.
Ә йөрәк сере каен башында саклана. Армиягә киткәндә каен кәүсәсенә кызыл буяу белән йөрәккә кунган кош рәсеме ясаган иде. Каен үскән саен, ул зурая барды, җирдән ерагайды, күккә үрелде. Бу сер генә аз булып тоелды Газизгә. Хикмәтле сыерчык оясы да элеп куйды ул каенына. Оя ике бүлектән тора. Бер ягында кош утырса, икенчесендә Газизнең дәфтәр битләренә күчкән йөрәк сере саклана. Ояның түбәсен каләм-карандаш сала торган тартма кебек шуып ачыла торган итте. Сәгадәттән тагы бер кадерле истәлек тә шул ояда саклана. Урлап алган истәлек. Учка сыешлы уенчык, күмер кебек чем-кара кечкенә малай. Кара булса да матур үзе, чәче көдрә, үзе елмая, бит очлары чокырланып тора. Сәгадәт никтер шул резин курчакны үзеннән калдырмый, кулыннан төшерми иде. Бер-бер сихере бармы соң, дип аптырый иде Газиз. Кызлар матур курчаклар белән уйный, ә Сәгадәт бармак буе шул кара малайга мөкиббән. Аның белән уйнап буламыни? Сәгадәткә кадерле әйбер Газизгә дә кадерле. Яраткан кешемнән бер истәлек булсын дип урлады ул аны. Аннары үкенде үкенүен, тик кире кайтара алмады. Сәгадәтнең борчылып кара малайны эзләгәнен дә белде. Гаебен киметер, үзен аклар өчен хат язды Газиз. Әлбәттә, аны кызга тапшырмады. Үзе өчен генә язды. Ул хат һаман саклана әле: «Кадерлем! Син яраткан һәр нәрсә миңа да кадерле... Бу курчакка синең җылың күчкән. Ачуланма, мин аны урладым...» Хатлар тагы язылды. Һәркайсы кош оясындагы дәфтәргә теркәлә барды. Чит кеше табарлык түгел иде аны. Кем инде каен башындагы сыерчык оясын актарып йөрсен?! Актарса да, яшерен бүлекне барыбер таба алмас иде. Ә Газиз еш менә анда. Кешеләрдән качып, үзенең күңел серләрен яңарта. Бу дәфтәрдә аның язмыш мизгелләре тукталып калган, шул мизгелләрдә кичергән өмете, рәхәт сагышлары сеңгән. Сәгадәткә атап язган хатлары аны бүген дә юата, җанына шатлык нуры сала. Ул да янып яратты бит! Сөю хисе аны да читләп үтмәде! Аның да йөрәгенә мәхәббәт кошы кунып сайрады. Кайчандыр үзе янып-дулкынланып язган хатларын укыганда Газизнең күңелендә яшьлек хисләре яңара. Шундый гүзәл, саф хисләр булган, хәзер аларны эзләп табышлы түгел. Еллар үткән саен, күңел коесы корый, хисләр бакчасында нәфис гөлләр сула икән. Ә хатлар гүя серле яшьлекне, күңелнең саф, самими чагын саклый...
(Дәвамы бар.)