Все новости
Литература
26 Января , 12:00

Газизем

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА.3 өлеш. Инде ничә еллар Газизнең йокысы каравылда торучы сакчыларныкы сыман үтә сак. Бер төшен дә азагына кадәр карап бетерә алганы юк. Шылт иткән тавышка да сискәнеп уяна. Әнисе шулай өйрәтте. Ярый ла, ул кайчан тели, шунда йоклап ала, аңа төн ни дә, көн ни... Күзен ачуга кырык эше кырык якта көтеп тормый. Газизнекен исә тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Кичкә таба аяк табаннары яна башлый.

Газизем
Газизем

Инде ничә еллар Газизнең йокысы каравылда торучы сакчыларныкы сыман үтә сак. Бер төшен дә азагына кадәр карап бетерә алганы юк. Шылт иткән тавышка да сискәнеп уяна. Әнисе шулай өйрәтте. Ярый ла, ул кайчан тели, шунда йоклап ала, аңа төн ни дә, көн ни... Күзен ачуга кырык эше кырык якта көтеп тормый. Газизнекен исә тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Кичкә таба аяк табаннары яна башлый. Төнен дә тынычлык юк. Теләсә кайсы вакытта әнисе таягын шакылдатуы мөмкин. Җир тетри дип уйларсың. Ул тавышка исән кеше түгел, мәет тә сикереп торыр.
Өч ел элек, җәйге бер төндә Газиз шул тавышка: «Ни булды инде тагын?» – дип сукрана-сукрана уянган иде, куркуыннан тораташ катып калды: өй эче яп-якты, тәрәзәләрдә ялкын телләре уйный. Күршесе Халит йорты ут эчендә! Газиз яшен тизлеге белән әнисе янына чаптырып килде, аны юрганы-ние белән җыеп алып, арбасына утыртты. Өйдән ничек чыгып киткәнен, арбаны ташлы юлдан җилтерәтеп югары очка таба ничек йөгергәнен хәтерләми дә. Ул чаба, аңа каршы халык йөгерә. Шунда гына исенә килеп, арбаны Арслан агайларның капка турысына тәгәрәтте.
– Син шунда гына тор! Йортны сакларга кирәк! – дип китә башлаган иде... «Яндырып үтерә яздың бит, пошмас җан! Синең аркаңда бернәрсәсез чыгып киттек», – дип, юл буе сукранган әнисе яный ук башлады: «Йортсыз калдырсаң, күземә күренмә!» Бу мизгелдә әнисеннән түгел, уттан ныграк курыккан Газиз кул гына селтәде.
Халитләр турысына шактый халык җыелган, бар да чиләк күтәреп йөгерешә. Кем каян булдыра, шуннан су ташый. Ләкин күренеп тора: моннан файда аз, йорт дөрләп януын белә. Аны саклап калу мөмкин түгел. Халит үзе кайда икән, чыгып өлгергәнме? Әмма Газизнең аны эзләп йөрергә вакыты юк. Үз хәле хәл, эшләр болай барса, ут алар йортына да үрләргә мөмкин. Ярый әле, бак-кисмәкләргә кичтән су тутырып куйган иде, һавада очып йөргән ут күбәләкләрен кайсын таптап, кайсын каплап, йорт бүрәнәләренә чиләк-чиләк су сипте. Аңа ярдәмгә тагы берничә кеше килде. Үзләре йөгерәләр, үзләре борчылып сөйләшеп алалар: «Халит кайда икән? Чыгып өлгердеме икән мескенкәй? Тизрәк пожарныйлар килсен иде! Гарифҗан абыйның мунчасына да ут капкан».
Озакламый, сиреналар улатып, янгын сүндерүчеләр килеп җитте. Башларына саклагыч каска да кимәгән өч малай-егет, шлангларын кыярга су сипкәндәй болгап тордылар. Әгәр халык үз көче белән сүндереп маташмаса, болардан әллә ни файда да булмас иде. Халит йортын саклап кала алмасалар да, ялкынның җилгә ияреп ашкынган юлын бүлделәр, күрше-күләнгә зыян килмәде үзе. Газизләр бакчасында алмагач-чияләр куырылды, кыяр-помидорлар тапталып бетте...
Ут сүнеп, урам караңгылык эчендә калгач, халык әкрен генә таралыша башлады. Барысын да янган йорт түгел, Халитнең беркайда күренмәве пошаманган салды. Беркемнең дә начарны уйлыйсы килмәде. «Өйдә булмагандыр... Бәлки, берәр кая киткәндер...» – диешеп, бер-берсен өметләндергән, юаткан булдылар.
Арыган-талган, манма су булган Газиз әнисе янына юнәлде.
«Йорт ничек анда?» – дип сорады әнисе. Тавышы тыныч, басынкы, чөнки бик куркынган иде. Газизнең җавабын ишеткәч: «Аллаһыга шөкер! Йортсыз калабыз дип котым очты. Әле дә Ходай саклады!» – дип куйды.
Төтен исе сеңгән өйләренә кайтып кергәч тә бәланең үзләренә кагылмый үтүенә бергәләп сөенделәр.
«Үз йортың булу зур бәхет икән. Халит абый нишләр инде хәзер? Кая барыр?» – дип борчылды Газиз.

 

* * *

 

Халитне ул ике көн элек күргән иде. Бакча буеннан бер якка янтаеп, аксый-туксый үтеп китте. Эчкән чакта аның йөреше үзгәрә, Агыйдел камышыдай айкала-чайкала башлый. Ләкин бу юлы башкачарак иде.
– Ни булды, абзый? – дип эндәште Газиз.
Халит, син сорама, мин әйтмим, дигәндәй, кул гына селтәде. Йөзе бик зарлы иде.
– Чирләмисеңдер бит? – дип төпченде Газиз.
– Билне кузгаттым, кишереңне сатыйм. Яшь чак түгел шул, җитмеш килалы капчыкларны селтәп атып булмый хәзер... Бер ычкынса, тиз генә җибәрми инде бу...
– Балниска бар, – дип киңәш биргәндәй итте Газиз.
Анда баруның файдасыз икәнен халык белә инде. Даруы да, уколы да, ризыгы да үзеңнән. Карават кына бушка. Ә анысы өйдә дә бар.
– Ятып торсаң, үзе үтә ул, пакуй гына кирәк, – диде Халит.
Кем белә, бәлки, барырга ниятләгәндер. Шулай булса ярый ла...
Тик өметләр акланмады. Икенче көнне Халитнең каралган гәүдәсен көл-күмер арасыннан табып алдылар. Бу хакта хәтта телевизордан да хәбәр иттеләр: исерек булган, тәмәке тарткан, имеш... Андый яман хәлләрне тизрәк халыкка җиткерергә ашыгалар инде. Чәйнәргә ризык булды дигәндәй, сөенә-сөенә сөйлиләр. Әнисенә җитә калды:
– Шул сәрхүш аркасында йортсыз кала яздык, – дип сукранды.
Ә Газиз бик кызгана Халит абыйсын. Эчеп йөрсә дә, беркемгә зыяны тимәде бит. Талашмады, сугышмады, кеше өлешенә тимәде. Һәркемгә ачык, гел елмаеп исәнләшә иде. Ә мәчесен ничек яратты! Шаккатарсың, шул хайванга: «Песәй кызым!» – дип дәште бит...
– Песи дигәнең харап елгыр, шома зат ул, энем. Сине санлаган, буйсынган булып кыланса да, койрыгын күтәреп, үз юлында йөри бирә. Минем кебек ирек ярата ул, каруче! – дип фәлсәфәгә бирелеп тә ала иде.
Бер кич утырганда Газизгә әйтте:
– Әгәр, ни... Мин алдарак китсәм, дим... Песәемне ташлама, яме. Песәемне сиңа гына ышанып тапшырам, каруче.
Песәй кызы ни могҗиза беләндер исән калган. Колаклары көйгән, койрыгы янган, ләкин исән, ут эченнән ничектер чыгып өлгергән. Инде ничә көн Халитнең янган йорты тирәсендә мияулап йөри. Зарланамы шулай, елыймы? Күзләре ифрат сагышлы, йомшак телле хуҗасын сагынадыр инде.
Газиз чакырып кул сузган иде, каршысына йөгереп килде дә үзенчә нидер сөйли башлады, күзләренә яшь тулды. «И хайван, синдә дә адәм сагышлары бит», – уйлап куйды Газиз. Мәчене Халит абыйсы сыман итәгенә алып сыйпый-иркәли башлады:
– Син миннән ятсынма, песикәй. Мин сине ташламам. Бергә-бергә яшәрбез. Елап йөрүдән файда юк, акыллым. Халит абыең кайтмас шул инде, бик еракка китте ул...

 

* * *

 

Авылда буш йортлар күп. Кем әйтмешли, авыл урамы хәзер тешсез таракны хәтерләтә. Буш йорт ул әле хуҗасыз дигән сүз түгел. Кышка ишек-капкалары бикләнсә дә, яз җитү белән, алар кабат ачыла, тәрәзәләргә ут эленә. Бу өйләрнең яме-нуры, өмете-кояшы булган ата-ана олы юл буендагы мәңгелек йортка күчкәч, нигез саклауны балалар үз өстенә алган. Һәм бу балаларга авыл рәхмәтле. Чөнки алар үзенекеләр, җылы куенында, иркен урамында тәгәрәп үскән малай-кызлар. Беркемнең дә авылга чит кан кертәсе килми. Фәләннәр йортларын сатмакчы, дигән сүз чыгу белән, авыл аксакаллары тегеләрне үгетләргә керешә: «Ата-анагызны рәнҗетеп, нигез туздырмагыз!» Саттырмас өчен йөз төрле сәбәбен дә, үтемле сүзен дә таба. Тормасалар тормасыннар, әмма туган нигезгә ябышып ятсыннар, җиде ят кулына гына калдырмасыннар. Шуңа күрә кышларын хуҗасыз калган йортлар күз карасыдай саклана, карак та керми анда, ут та тими. Яз-җәй кайтып торучыларга һәрчак ачык йөз, тәмле сүз. Күрше-күлән ярдәм итәргә атлыгып тора.
Ә бит акчага кызыгып сатучылар булды. Теге «аналар капиталы» дигән алдавыч чыккач та, затлы кәгазьне сумнарга әйләндерергә теләүчеләр, бәяләрне уйнатып, кәгазьдә бер төсле күрсәтеп, чынлыкта икенче төрле түләп, авылдагы арзан йортларны чүпләргә кереште. Кайсы алды да ташлады, кайсы өченче кулга тапшырды. Газизләр авылында да шактый ул ятим йортлар. Күз алдында таралып юкка чыгып баралар. Аларның да үзенә күрә җаны бар, үксез калганнарын аңлап чүгәләр. Хаста карчыктай бөкрәеп, тузган йөзләрен чытып, үлем генә көтә ул ташландык йортлар... Ә кышка бикләнгәннәре, килер язларны көтеп, өмет белән яши.
Чит кан кушылу авыл йөзен үзгәртте. Иң аянычлысы шул булды: чирәмле урамнарда дуңгыз ауный башлады. Алар аунаган җирдә үләннәр каралып кала. Авылның баллы саф һавасына борыннарны әчеттереп керә торган яман ис кушылды. Урамында колакны ерта торган ят сүзләр яңгырый башлады...
Халитнең йорты янып көл булгач, тирә-күрше пошамаганга төште. Бу урынга кызыгып тагы берәр килмешәк килеп утырмасмы? Ни дисәң дә, үзәк урам, бакча артында гына мул сулы Ирмеш елгасы ага, җире ипигә ягып ашарлык уңдырышлы.
– Ятлар эләктергәнче моны үзебезгә алырга кирәк! – диде абыйсы.
Газиз аптырап калды:
– Нишләмәкче буласың аның белән?
– Теплица ясарбыз. Помидор-кыяр үстерербез. Иртә яздан сата башлыйсың. Табышлы эш, диләр. Орлыгын үзем юнәтермен. Урнаштырыр урын да табармын. Сиңа чәчәсе дә, җыясы гына. Артык акча эчне тишмәс.
Газиз пошаманга төште. Абыйсы аның өстенә яңа бурыч йөкли. Ни дип җавапларга да белмичә:
– Минем күңел ятмый, – дип куйды.
– Синең күңел нәрсәгә генә ята соң, энем?! Ир башың белән гомер буе әни пенсиясенә яшәмәссең.
– Тик торган юк бит, абый. Ашарлык кына эшлимдер, миңа соң... Күп кирәкме әллә? – дип мыгырданды Газиз.
– Абыеңа рәхмәт әйт, мин булышмасам, ул тиеннәр өч көнгә дә җитмәс иде. Әни мәңгелек түгел, китеп барса, нишләмәкче буласың?
– Исән кешегә җае чыгар иде. Әнине карар өчен генә монда ябышып ятам бит. Әнә кешеләр Себергә китеп баеп кайта.
– Анда эшләр өчен һөнәрең булу кирәк. Син мал караудан башка ни беләсең? Ярар, кирегә сөйләп маташма. Бу урынны үзебезгә алабыз. Бер өлешенә печән чәчәрбез. Авыл кешесенә җир беркайчан артык түгел.
Кызганычка дияргәме, шөкер итәргәме, абыйсының нияте барып чыкмады. Җирнең олы байлык икәнен ул гына беләме әллә? Себердән моңарчы күзгә-башка күренмәгән Рәфис кайтып, йорт-җирне үз исеменә теркәп тә куйган. «Пенсиягә чыккач, авылга кайтам», – дигән, имеш. Акчалы кеше эшне тиз тотты, ел дигәндә ут ялаган урында ак кирпечтән җыйнак кына йорт басып тора иде. Ләкин ул йортка Рәфис үзе түгел, ирен, кызын ияртеп, үзбәк-кыргыз якларында яшәп яткан Сания апасы кайтып төште. Бөтенләйгә. Энесе белән алыш-биреш иткән болар. Бик уңган, булдыклы халык булып чыктылар, аяк киемнәрен дә салып тормыйча, җиң сызганып, эшкә керештеләр. Бер җәй эчендә йорт тирәсе гөлбакчага әйләнде. Анысы яхшы, әмма шул гөлбакчага умарталар кайтарып утырткач, тирә-күршегә тынычлык бетте. Тынгысыз кортлар чик-коймалар белән санлашып тормый, җаны кайда тели – шунда очып куна. Очулары бер хәл, үзләренә тамчы зыян итмәгән бәндәләрне, хайваннарны чагалар. Газиз хәзер үз бакчасында иркенләп йөри алмый. Аптырагач, умартачылар кия торган битлек сатып алды. Әйтеп тә, зарланып та карадылар, ләкин Сания көлә генә: «Файдага ул, файдага! Хасталарыгыз китәр!» Саниянең кызы утыздан узган, ник ялгыз бу, дип баш ватканнар иде. Авыру икән, басып торган җиреннән кинәт шапылдап егыла. Әле шул кызын Газизгә димләп маташа: «Чибәр дә, акыллы да, уңган да ул! Айга бер, кайда бер егылуына гына түзеп була инде. Үзенә кирәген белә, эшли бит. Бөтен нәрсәсе урынында».
Сүз әйтерлек түгел, чынлап та, хәйран ягымлы кыз Әлфисә. Әнисенең ниятен белепме, белмичәме, Газиз белән бик җылы итеп, эчкерсез сөйләшә. Йөзеннән, күзләреннән нурлар чәчеп, матур итеп көлә дә белә. Тик барыбер кызгана аны Газиз. Үзен дә кызгана. Бу дөньяга көчле, усал кешеләр хуҗа. Ә табигатьнең үзе кебек саф, самими балаларын олы юлдан читкә атып яки таптап ук китәләр...
– Синең дә шәмең сүнеп бара, тагы кемне көтәсең?! – ди Сания апасы.
Кемне көтә? Көтми беркемне дә. Чынлыкта, иртәгәге көн турында гомумән уйламый Газиз. Кош-хайваннар сыман бүгенге көн белән генә яши. Халит абыйсы әйткәнчә: «Ни язган – шуны күрербез».
Менә шулай гомеренең санаулы елларын ваклап ята Газиз. Хәер, Газиз түгел, вакыт ваклый. Таң ата да кич була. Затлы киемнәр туза, алтын гомерләр уза... Тормышыннан күңелен юата-иркәли алган рәхәт, ямьле күренешләр китеп бара кебек. Эче пошып, җанына сагыш үрли башласа, су буена төшеп утыра. Каенына сөялә дә, сабыр гына аккан Ирмеш суына карап, яраткан җырларын суза. Табигать куенында күңеленә сафлык-шатлык тутырырга тели.

 

* * *

 

Сәгадәт кайткан! Авылга! Бөтенләйгә!
Бу хәбәрне Газиз кибеткә сугылгач ишетте.
Авыл кибете – товар гына түгел, хәбәр базары да ул. Кайда, нинди яңалык бар – барысы да төрле яклап туп-туры шушы кибеткә килеп керә. Тегене-моны алырга сугылган кеше биредән яңалык та кыстырып чыга. Авылныкылар гына түгел, читтәгеләр турында хәбәрләр дә килеп кунаклый бирегә. Әйтерсең, шушы туфракта яралган һәр җан авылга күзгә күренмәс җепләр белән береккән. Телевизордан бер күркәм кеше дә әйтте бит: «Минем хакта туган якка кайтсын бары изге хәбәр!» – диде. Менә шул сүзләр Газиз күңеленә сеңеп калды. Чынлап та, шулай бит: калучылар да, китүчеләр дә туган авыл йөзенә кызыллык китермичә яшәргә тырыша. «Кешедән яхшы түгел... Алдыңны-артыңны җыеп йөр, ата-анаңны, нәселеңне оятка калдырма...» – авыл үз балаларын шулай тәрбияли.
Хәбәрләрне күбрәк ишетү өчен, кибеттә бераз тоткарлану зарур. Башка вакытта Газиз хатын-кыз сүзе тыңлап вакланмый, кирәк әйберен ала да чыгып тая иде. Бу юлы, Сәгадәт исемен ишетү белән, карашын киштәләргә төбәгән килеш катып калды. Янәсе, сайлана, шуңа ашыкмый. Ипи генә аласы иде, кәнфит, печенье дә өстәргә туры килде. Хатыннар аңа әллә ни игътибар итмәде. Чөнки авыл халкына Газиз белән Сәгадәт исемен бергә бәйләрлек сыңар җеп тә юк. Бу бары аның йөрәк сере.
– Үләргә кайттым, дип әйткән ди. Әти-әни янында ятасым килә, минекеләрнең кабере дә юк, дигән.
– И-и, мескенкәем... Бу хәсрәтне кеше күтәрерлекме?
– Үзе эштә, төнге дежурда булган ди. Кайтса – йорт та юк, ир дә, бала да юк. Гәүдәләрен дә таба алмаган. Авылга бернәрсәсез кайтып төшкән. Яшәргә түгел, үләргә кайттым, дигән шул мескенкәем...
– Аллам сакласын! Күрергә язмасын... – дип баш чайкый апалар. Чын күңелдән кайгыралар, кызганалар.
Украина алардан ерак, бик ерак. Ләкин ул яктан искән җилләр шомлы хәбәрләрне ташып тора... Ни җитми кешеләргә, максатлары нидә – аңлый торган түгел. Хөрлек өчен көрәш бара, имеш. Шуның өчен кан коела, гомерләр өзелә, кала-салалар яна... Ул хөрлекнең хакы биниһая кыйммәткә төшә түгелме соң? Болай да кыска бит гомер, болай да җитәрлек бит җирдә хәсрәт... Телевизордан яңалыклар караганда Газиз борчылып-тетрәнеп гел Сәгадәт турында уйлый: «Сезнең хәлләр ничек икән? Исән-сау гына була күрегез!» «И Ходаем, сакла адәм балаларын!» – дип, әнисе дә ялвара. Кешеләр кызганыч. Кан яшьләре белән елыйлар, кем анасын, кем баласын, кем ирен югалткан. Күпме халык йорт-җирсез калган. Әй бу сугыш... Уты-ялкыны белән аның кадерлесенең бәхетен дә өтеп-көйдереп киткән икән... Бу хәсрәткә ничек чыдамак кирәк?! Сәгадәтне юатыр өчен нинди сүзләр табарга?!
Сәгадәт кайткан... Бөтенләйгә...
Ләкин бу хәбәрнең шатлыгы юк. Бу хәбәрдән үксеп-тәгәрәп елыйсы гына килә...

Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА.

(Дәвамы бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас