Все новости
Литература
23 Января , 08:00

Газизем

Газизем (повесть).Рәмзия ГАБДЕЛХАКОВА.1. Өй түрендәге кәнәфине әвендәй биләп, сынын ханбикәдәй катырып утырган җитмеш-җитмеш биш яшьләрдәге, аксыл йөзле, сыек зәңгәр күзле карчык, ризасыз карашын ишек ягына күчереп, таләпчән, бик кырыс тавыш белән:– Газиз! – дип кычкырды.Ләкин аны ишетмәделәр.– Кая олакты инде бу? – дип үзалдына мыгырданып куйды карчык.– Газиз дим!!!

Газизем
Газизем

Өй түрендәге кәнәфине әвендәй биләп, сынын ханбикәдәй катырып утырган җитмеш-җитмеш биш яшьләрдәге, аксыл йөзле, сыек зәңгәр күзле карчык, ризасыз карашын ишек ягына күчереп, таләпчән, бик кырыс тавыш белән:
– Газиз! – дип кычкырды.
Ләкин аны ишетмәделәр.
– Кая олакты инде бу? – дип үзалдына мыгырданып куйды карчык.
– Газиз дим!!!
Карчыкның тавышы катырак та, усалрак та яңгырады.
Бусы инде үтенеч түгел, боерык иде.
Тик бу чакыруны да ишетүче булмады.
Карчык, кәнәфи кырындагы шомарып беткән таягын кулына алып, берничә тапкыр идәнгә шакылдатып алды:
– Газиз дим!!! Кайда йөрисең син, пошмас бәла?! Чыга да кача, җәфа капчыгы! Абыең кайткач, күрсәтер әле күрмәгәнеңне!
Әгәр өйдә булса, әнисе болай янамаса да, Газиз аның янына минуты-секунды белән йөгереп килер иде. Тик ул ишегалдында, яңа гына көтүдән кайтып кергән сарыкларны абзарга ябып маташа иде. Аларны урнаштыргач та, егет өйгә ашыкмады. Кураның кытыршы киртәсенә сөялеп, сарыклары белән күзгә-күз карашып, байтак утырды шунда. Монда җиләс, рәхәт. Монда аңа беркем комачауламый, җанын таламый. Шул зыянсыз малкайлар күңеленә тынычлык бирә.
Никтер шулай булды инде, Газиз хайваннарны кешеләргә караганда күбрәк ярата. Аларның җаны керсез бит, бәндәләрнеке сыман чуар түгел. Һәммәсе табигать кушканча яши бирә. Алар түгел, адәм үзе хайваннар тормышына килеп кысыла. Бу бичараларның язмышын ул хәл итә: хозурлыкта яшәргәме, эшкә җигелергәме, әллә пычак астына кереп ятаргамы – барысы да ике аяклылар хөкемендә. Ә Газиз кызгана да, ярата да малкайларны. Алар да аның мәхәббәтен тойган сыман күзенә генә карап торалар. Тик ул карашлар бер төсле түгел. Эт күзләрендә сагыш та, шатлык та бик тиз чагыла. Атны әйтәсе дә юк. Ул малкайның күзенә карасаң, карашыңны тартып алалмыйсың, әйтерсең, аларга әллә ничә гасырлык сер тулган. Төпсез коедай ул күзләрдән күкләрнең үзе кебек бик олы җан карап тора сыман. Әйтеп бетергесез үпкә, сагыш чагыла ат карашында. Теле булса, әйтер иде күк: «Ник шулай газаплыйсыз мине? Ник гел куалыйсыз, ирек бирмисез?» Булдыклы, тырыш кешене: «Ат кебек эшли», – диләр. «Ат кебек ял итә» дигән сүз юк...
Ә сарыкларның карашы рәсемдәге кебек катып калган. Аларда ни кайгы, ни шатлык эзе юк. Нәрсәгәдер гаҗәпләнгән-шаккаткан сыман тик текәлеп торалар. Кечкенә башларында нинди дә булса уй бармы икән? Гел дә буш түгелдер бит инде...
Мал иясенә охшый икән ул. Балачакта, әтисе белән көтү көтеп йөргәндә үк тоя иде моны Газиз. Бар булмышы белән үз хуҗасын хәтерләткән сыерларны шаккатып күзәтә иде. Башын кыегайтып яннан карый торганы Кылый Сәкинәнеке икәнен бер күрүдә чамалап була. Күши-күши, уйлы карашы белән күккә төбәлгән сыер, бер шик юк, ерак офыкларга карап сөйләшүче исәр Шакирныкы булыр. Ә томанлы күзләре белән гел мескенләнеп караучы кыска мөгезле сарыбикә «Салып бир инде, үләм бит», – дип йорт саен теләнеп йөрүче Торна Талибының көзгедәге чагылышы күк.
Газиз үзенә аптырап текәлгән унбиш пар төймә-күз каршында хозурланып елмаеп утыра. Шунда сузылып ятып, бар дөньясын онытып йоклыйсы иде. Туйганчы. Ә өйгә керәсе килми. Тынычлык юк анда, бары боерыклар да гаепләүләр генә...
– Кая югалдың? – дип каршы алды әнисе. – Сиңа кычкыра-кычкыра, тавышсыз кала яздым.
– Кердем бит... – диде Газиз күндәм тавыш белән. – Ни булды соң ул кадәр, нәрсә кирәк иде?
– Башта чәй салып бир. Дәшәрлек тә хәлем калмады.
Ләкин үзе Газиз сузган чынаякка бармак очы белән генә кагылды да читкә этте:
– Ник салкын чәй бирәсең? Җылытырга озакмы?
– Пешәрсең дип куркам.
– Куркасың, пычагым! Кире кайнатырга иренәм, диң. Анаңны карарга авырсынасың. Әрәмтамак!
Гел бер сүз! Гел гаепләү, үпкәләү... Инде ничә ел! Газиз дә малай-шалай түгел, бу якты дөньяда кырыгынчы җәен каршылый. Пенсиягә чыгып, кулына үз акчасы керә башласа, ичмасам, җан кыйнауларга нокта куелыр иде. Ләкин аңа хәтле күпме яшисе бар. Әнисе генә түгел, абыйсы белән апасы да кайткан саен шул сүзне сөйли бит: «Әнине яхшы кара! Пенсиясе синдә! Йорт сиңа кала!»
Аңлат син аларга, йорты да, пенсиясе дә кирәкми, бары тынычлык кына кирәк, дип әйтеп кара. Үзе дигәнчә, үз тормышы белән яшисе килә Газизнең. Хезмәтче түгел, хуҗа булып. Аның да гомере бер генә ләбаса.

 

* * *

 

Никтер якын итмәде аны әнисе... Юк кына гаебе өчен дә эт итеп сүгә иде: «Бу кадәр дә атаңа охшарсың икән, җан көеге! Чи утын белән бер! Мондый сыек холкың белән ничек яшәп бетәрсең, җебегән нәрсәкәй!» Ә абыйсына нишләсә дә килешә, аңа сүз әйтүче юк. Патша малае кебек күкрәк киереп, эре басып йөрүен белә. Рәйханә апасы да әнисе сыман үткен, телчән булып үсте, үзен бастырырга беркемгә юл куймады. Бөтен кыен йомшак холыклы төпчек өстенә яуды. Әйтә иде әтисе: «Улым, син миңа охшаган. Шуңа әниең ят итә». Ә абыйсы белән апасы чибәрләр! Әнисе дә яшьлегендә авылда бер булган! Саргылт көдрә чәчле, зәңгәр күзле, чия иренле... Имеш, биле дә өзелеп торган. Әтисенең шундый гүзәлгә акылыннан шашып гашыйк булуы гаҗәпмени? Йөрәк бит ул, тиңме-юкмы, санлашып тормый. Дөньясын онытып, шул сылу кыз артыннан чаба егет. Ә чибәркәй горур, тәкәббер, борыны белән болытларны сөзә. Аяк астында чуалган бөҗәкләрне күрми, сытып кына үтә. Гаиләләре дә ни җитте түгел: әтисе – амбар мөдире, әнисе – хисапчы. Акмаса да, тама, тормышлары нык. Салам эшләпәле мескен өйләр янында аларның шифер түбәле, нарат бүрәнәле йортлары хан сараедай балкып тора. Атасын сугышта югалткан, үзе колхоз фермасында мал караучы булып эшләүче Нурисламгамы соң патша кызы турында хыялланырга? Ләкин күңел бит, хыяллана да, өметләнә дә егет. Бу исәр гашыйкның артыннан калмый тагылып йөрүеннән тәмам гарык булган чибәркәй клубта бар халык алдында болай дип әйтеп ташлый: «Әй син, сыерлар патшасы! Башта чабатаңны сал, өстеңә җүнле кием юнәт! Аннары сөйләшербез!»
Бик хурлана Нурислам. Башын иеп, уйга калып, берничә көн йөри дә, беркемгә әйтеп тормыйча, авылдан чыгып китә. Төзелештә дә эшли, җир астына төшеп, күмер дә чаба, ярты потлы кувалда белән таш та вата. Ләкин зарланмый, тешен кысып түзә, фырт киенеп, сөекле Рәшидәсе каршына басасын уйлап, күңелен юата. Ике елдан соң ялт иткән өр-яңа костюм, драп пәлтә, каракүл бүрек киеп кайтып төшә авылга. Ләкин... Аны көтүче юк, шул арада Рәшидәсе кияүгә чыгарга да, аерылырга да өлгергән. Киявенең башка гаиләсе бар икән... Чибәр кызга кызыгып, хатынын ташларга ниятләгән бу. Ләкин, Рәшидәгә малай бүләк итеп, барыбер кабат үз оясына әйләнеп кайткан. Кайтмаган да булыр иде, заманы шундый: уңга-сулга чабучыларны пешекләр өчен партком бар, райком бар, читтә ягылган мәхәббәт учагын бик тиз сүндергәннәр. Инде Рәшидәнең борын чөеп, егетләрдән көлеп йөрерлеге юк. Кеше иреннән тапкан баласын кочып, мыштым гына чаршау артында утыра... Шундый чакта: «Сине генә яратам, беркайчан ташламам, беркемнән рәнҗеттермәм», – дип, күзенә мөлдерәп караган егеттән кем баш тарта? Әлбәттә, риза кыз! Сөенә-сөенә, көтүче Нурисламга иярә...
– Менә шул булды минем ялгышым. Гомер буе үкенеп яшим, улым. Матурлыкка кызыкма икән ул. Аңлашып яшәр өчен чибәрлек түгел, яхшы холык кирәк. Минем ялгышны кабатлама, улым... – эчкән чакларында әтисе шулай дия иде. Ни хөрмәт, ни кадер күрми яшәде инде ул. Шуңамы, юанычны шешәдән эзләде. «Миңа бу өйдә урын юк, малларым янында рәхәт», – дип, әле фермага, әле көтүгә китеп югала иде. Үзе белән еш кына Газизне дә ияртә.
– Әниең матурмы, улым? – дип сорый.
– Матур! – ди Газиз.
– Матур шул! Менә шул харап итте мине. Йөрәк янганга эчәм бит мин... – дип сызлана әтисе. – Анаңның матурлыгы күзгә күренми хәзер. Салкын кеше ул, аның янында җаным куырыла. Абыең белән апаң да аңа охшаган. Бар өметем синдә, улым! Йомшак күңелле, изге җан син, Газизем! – дип хисләнеп аны иңнәреннән кочып ала. Гел шулай дип дәшә иде аңа әтисе: «Газизем!» Сугышта хәбәрсез югалган абыйсы хөрмәтенә үзе кушкан исем булгангамы, әллә йөзендә, холкында үз чалымнарын күргәнгәме...
Әтисе күптән юк инде, итәк астыннан алган яман нәрсә эчеп агуланды. Илнең яңа хуҗасы, чибәр бичәсен ияртеп, Бөгелмә, Чистай «малайлары» белән көрәшеп йөргән еллар иде ул. Кәеф бүлешкән ике әшнәсен ничектер коткарып калдылар, ә әтисе Алатау итәгендәге «төтенсез авыл»га китеп барды... Аны югалткач, Газизнең күңел кояшын болыт каплады. «Улым! Газизем!» – дип яратып дәшүче калмады. Яңа гына солдат хезмәтеннән кайтып төшкән егеткә туган йорты буш, салкын тоелды. «Монда нием калган, кемгә кирәгем бар?!» – дип фикер йөртте егет. Авылдан чыгып китеп, шәһәрдә төпләнеп калу иде исәбе. Менә шундый уй-ниятләр белән йөргәндә генә, әнисе егылып аяксыз калды.
– Беркая китмисең! Әнине карау синең өстә! – дип нык торды туганнары. Абыйсы өйләнгән, ике бала үстерә. Эше яхшы, түрәләр тирәсендә чуала. Апасы да кияүдә. Икесе дә еракта, башкалада яшәп ята. Әлбәттә, алар кайта алмый иде. Шулай итеп, төпчекнең койрыгы бозга катты... Ул авылда яшәп калды, әтисе эшләгән фермага маллар карарга урнашты.

 

* * *

 

Әлеге бәлане әнисе үз аягы белән эзләп тапты. Өендә дә, авылда да түгел, Казаннан ияртеп кайтты ул бәлане. Авылда туып үссә дә, бик нәзберек, иркә булды әнисе. Алтыдагы – алтмышта диләр бит. Әти-әнисенә бердәнбер кыз, өч абыйсына кадерле сеңел булган Рәшидә гомер буе үзенә аерым игътибар көтте. Көтте генә түгел, таләп итте! Хәтта ни сабыр апасы да түземлеге төкәнеп: «И әни, бигрәк көйсез син, минем балалар да болай көйләтми», – дип әйтеп куйгалый. Зарланырга оста инде әнисе. Булганнары өстенә ул җәйдә яңа зар өстәлде. «Башым әйләнә, күңелем болгана. Үләр вакытым җитте, ахры. Зәйтүнә дә үләр алдыннан шулай зарлана иде...» – дип өзми-куймый сукрангач, апасы аны Казанга тикшеренергә алып киткән иде. Терелде әнисе, күңеле дә болганмый, башы да әйләнми башлады. Чөнки табиб хозурына кереп тә җитә алмаган, ашыгу-кабалануы белән баскычта сөрлегеп егылган да, шуннан туп-туры хастаханәгә алып киткәннәр. Аякка бастырдылар бастыруын... Ләкин моң-зары калды. Инде бөтен игътибар аякта иде: «Күп йөрергә ярамый, эшләргә ярамый, аякка тынычлык, ял кирәк. Табиб сакланырга кушты!» Саклана торгач, барып чыкты, буыннары тәмам катып, утырып торуга калды. Өйдәге бөтен эш, ир-атныкы да, хатын-кызныкы да Газиз өстенә төште. Җитмәсә, күңелен кимсетеп, «Рәшидә килене» дигән кушамат та тагылды егеткә. Җизнәсе бигрәк тә шулай мыскылларга ярата: «Килен! Мунчаң әзерме? Килен! Бәлешеңне чыгар!»
Эшкә, бер зыянсыз маллары янына китеп баргач кына җанына ял, рәхәтлек тапты Газиз. Ул заманда терлекче булырга ашкынып торучы юк, бар да шәһәргә качу ягын карый иде. Газиз бер ара бик мәртәбәле булып йөрде. Алдынгы терлекче дип, бүләген дә бирделәр, район газетасына да мактап яздылар.
Ләкин килде вакыт, колхозларга көн-сан бетте. Лейкоз-туберкулез дигән булып, малларны машина-машина төяп каядыр озаттылар да, фермалар бушап калды... Колхоз җирләре дә билгесез затлар кулына күчте – очын табышлы түгел. Авылда җүнле эш калмады, түләү дигән нәрсә гомумән онытылды. Җавап бер генә: «Акча юк!» Хезмәт хакы урынына кемгә – борчак, кемгә – чөгендер... Шуннан соң хәтта күңел-җан тамырлары белән туган авылда төпләнеп калырга теләүчеләр дә кайсы кая чыгып качарга мәҗбүр булды. Ә Газизгә түрәдән туган башлы абзасы мондый күрсәтмә бирде: «Беркая китмисең! Өйдә утырасың, әнине карыйсың! Кирәк булса, булышырмын. Малны үз хуҗалыгыңда да асрап була. Ул да бизнес хәзер». Бу «бизнес»ны авыл халкы да чамалап алды, читтән килеп урнашкан урыс-чуашка ияреп, дуңгызга кадәр асрый башладылар. Бик табышлы эш икән, тиз үрчи, алдына ни куйсаң, шуны ашый, айлап түгел, көнләп түл җыя.
Ә сарыклар – чиста хайван. Көн саен сарык ите белән тукланучы Кавказ халкы юкка гына йөзгә кадәр яшиме?! Иң файдалы, иң ару үләннәрне генә сайланып ашаучы затлы хайван икән ул сарык. Ите генә түгел, шулпасы да кан юлларын киңәйтеп, йөрәкне дәртләндереп җибәрә. Корбан малы итеп сайлануы да юкка түгелдер.
Газиз дә сарыклар асрый. Май бәйрәмнәре алдыннан абыйсы бер өлешен каядыр илтеп урнаштырды. Акчасы да һәрвакыттагыча аның кесәсенә кереп сеңде. Төпчек улы быел мәктәпне тәмамлый, Мәскәүнең дә бик текә уку йортына керергә җыена икән. Әллә инде елына йөз меңләп түлисе ди...
– Сиңа акча нәмәрсәмә? Тамагың тук, өстең бөтен, баш өстеңдә түбә бар. Балаларың елап утырмый. Әни пенсиясен биреп тора. Хөррият сиңа монда, брат! – дип көлде әле җитмәсә.
Бәлки, абыйсы хаклыдыр да. Нишләсен ул акча белән Газиз? Бик кирәк вакытлары бар иде, тик андый дәрт калмады инде хәзер. Никтер артык иртә сүнде... Дөресен әйткәндә, үзенә ни кирәген дә белми ул. Йорт тирәсендә йөрергә затлы кием кирәкми. Әнисен калдырып, дөнья гизәргә, диңгез буенда кызынырга чыгып китә алмый. Хәер, андый теләге дә юк. Көйлисе-җайлысы кыз-хатыннары да юк... Бәрәңгесе, ите-сөте үзләрендә дигәндәй. Бар халык акча-байлык дип чаба, ә Газизгә берни кирәкми. Берни кирәкмәү дә начардыр инде ул. Хыялсыз кеше – канатсыз кош, дигәндәй... Күзгә кырып салырга бер генә матур хыялы да юк икән. Ә абыйсында хыял-теләкләр үрчеп кенә тора, аңа гел нәрсәдер кирәк: әле машинасын алыштыра, әле ике катлы таш йортын төзәтә-матурлый, әле гаиләсе белән чит илгә юл ала... Инде менә уллары үсеп җитте, хәзер аларны укытырга, машиналы, түбәле итәргә кирәк. Төпсез кое кебек, гел кирәк тә кирәк... Әнисе шикелле кырыс аның абыйсы, сүзен кистереп әйтә белә, башлаган эшен ярты юлда ташлап калдырмый. Шуңа да тормыш баскычлары буйлап әкрен генә гел өскә үрмәли, чибәр, шома йөзе телевизорда да чагылып китә. Әнисе харап горурлана инде олы улы белән. Килгән-кергән кешегә мактанмый калмый. Сөйләмәсә дә күреп торалар, кәттә машиналарда, ак күлмәк киеп, затлы галстук тагып кайтып төшә Әнәс. Авылдашлар белән дәрәҗәсен белеп, башын чөеп кенә сөйләшә. Аяксыз калган әнисенә яхшы арбаны да ул юнәтте. Кара чутыр эшчеләр алып килеп, өй түбәсендәге мүкләнә башлаган шиферларны ерактан ук көзгедәй ялтырап торган затлы калайга алыштырды. Мал азыгын, каяндыр юнәтеп, беткәннән-беткәнгә кайтарып тора. Зарланып булмый, ярдәмнән ташламый. Тик ул машинасы белән турыларына кайтып туктау белән, Газизнең бу йорттан чыгып качасы килә. Абыйсы янында шул кадәр кечерәеп, мескенләнеп кала ул, әйтерсең, файдасыз бер бөҗәккә әверелә... Кайнанасыннан куркып-калтырап торучы киленнән һич ким түгел.
Ә җизнәсе... Җор телле, бик ачык кеше инде үзе, иләк кадәр авызы гел ерылган. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә көлә. Тозлы-борычлы сүзләрен сибә-сибә көлә... Сүзләрнең бәгырьне өтеп алырдайларын сайлый белә. Шул сүзләрдән яралы йөрәгеңне кысып сыгылып төшкәнеңне дә көлә-көлә күзәтә... Аңа Газизнең хатыннар сыман идән юып, пешеренеп, әнисенең астын чистартып йөрүләре кызык тоела. «Булдырасың, килен! Апаңны алганчы, сиңа үләнәсем калган икән!» – дип авыз ера. Бер елны, Сабан туена кайткач, бөтенесе алдында ефәк күлмәк чыгарып салды: «Бусы безнең киленгә. Бәйрәмдә егетләрнең күзен кыздырсын әле!»
– Җитте инде! Артыгын кыланма! Бир күлмәкне, – дип ачуланды шул чакта апасы.
Ә абыйсы белән җиңгәсе никтер көлделәр. Кеше күңелен кимсетә, җәберли торган бу тозсыз шаярту аларга кызык булып тоелды... Җизнәсенә түгел, – ул чит кеше – абыйсына нык хәтере калды шул чакта Газизнең. Ул көнне Сабан туена да чыкмады, су буена төшеп, каенына сөялде дә Ирмеш суына карап утырды. Тирән-тирән суларын колачлап, талгын гына аккан бу сабыр, салмак елга аның да күңелен юата, тынычландыра иде.
Газизне эзләүче, чакыручы булмады, юклыгын сизмәмешкә салыштылар. Киткәндә җизнәсе аркасыннан кагып: «Килен кеше – ким кеше инде, энекәш! Үпкәләштән булмасын», – дип, тагы авыз ерды...

 

(Дәвамы бар.)

 

"Мәйдан" журналы, №3, 2025.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас