Тормышта шатлыксыз яшәп булмый. Аны башкалар учка китереп салмый, үзеңә эзләп табасы. Бер ара күңел юанычын әтисе кебек шешә төбеннән эзләп карады Газиз. Әнисеннән кача-поса, үзеннән шактый олы булган буйдак Халит янына ешлады. «Яшәп калырга кирәк! Иртәгә әллә булабыз, әллә юк», – дип фәлсәфә сатарга ярата иде күршесе. Айнык чагында башын иеп, телен тешләп йөргән Халитне, авызына чүпрә «дәртләндергән» шикәр суы эләккәч, җен алмаштырамыни: бик тә кыю, ярсу йөрәкле тел бистәсенә әйләнә дә куя. Өстәл төя-төя, түрәләрне сүгә башлый. Әгәр дөнья ул белгәнчә-күрсәткәнчә барса, бар җирдә тәртип булыр иде, имеш. Аның кебек акыллы, асыл затның кадерен белмәгән хатынына да эләгә. Ул сүзләрне кәгазьгә төшерсәң, оятыннан ак бит кызылга әйләнер, йә янып көл булыр иде. Халитне тыңлый-тыңлый, Газизнең колаклары шиңеп төшә, башы авырая. Ләкин икенче көнне аяклары кабат шул якка атлый. Чөнки Халит абыйсы янында Тамара бар. Ул хатынның кем икәнен авылда беркем, хәтта Халит үзе дә белми. Шәһәргә баргач, күңеле үтә дә якын иткән кибет янында очраткан да сүз кушкан. Үзе әйткәнчә: «Тегеләй-болай, каруче...» Әйдә, минем белән, дигән. Юри генә әйткән. Кем белгән Тамара ике дә уйламый: «Айда, я согласна!» – дияр дә ияреп кайтыр дип. Болар икәү бүгенге көн белән яшәп яталар. Акча булганда – бәйрәм, булмаганда – шытымыр, дигәндәй. Кесәләре бушагач, калага барып, нидер майтаралар да тагы бәйрәм итәләр. «Базарда без тегеләй-болай, каруче... Эш бар ла ул, арка гына чыдасын», – дигән була Халит. Газиз дә болар янына буш кул белән керми. Әнисе йоклаганда, аның мендәре астыннан сиздерми генә кайда илле, кайда йөз сум чәлдерә... Каны кайнарлангач, Газизнең дә күңел күтәрелә, дөнья алсу төскә маныла.
Вәләкин бу рәхәткә тиз чик куелды. Әнисе акчаның тиктомалга кими барганын аңлап, чаң сукты. Җыелышып, Газизне утлы табага бастырдылар, Халитләр ягына борылып та карамас булды.
Заманында Халит абыйсы кызлар кызыгырлык шәп егет иде. Авылныкыларны санламыйча, шәһәр гүзәленә өйләнде. Тик тормышы уңмаган, көннәрдән бер көнне, борынын салындырып, анасы янына кайтып төште. Заводы ябылып, бу эшсез калган икән. Эш булмагач, акча да юк. Тегендә сугылган, монда сугылган, ләкин һәркайда кыскарту да бетерү. Бу хәлләргә җаны әрнеп, чарасызлыктан шешәгә ябышкан бу. Кайчандыр алдынгы эшче булып йөргән, өенә уч тутырып акча ташыган гаилә башлыгының дәрәҗәсе төшкәннән-төшә бара. Син имгәкне ашатып ятар хәлем юк, дип бичәсе ишеккә күрсәтә... Кая барсын, әнисенә кайтып егыла Халит. Әнисе үлгәч тә беркая китми. Салмак кына аккан авыл тормышына ияләнгән инде ул. Ялгыз иргә күп кирәкмени, тапканы үзенә җитеп тора. Ярый ла, аның өстендә, тикшереп, боерык биреп торучы абый-апалары юк. Дөресе, бар алар, тик еракта: апасы Ташкентта, абыйсы Сургутта. Әниләре исән чакта елга бер тапкыр булса да кайтып күренәләр иде. Ә хәзер эзләре суынды, дөньяда Халитнең барлыгын да онытып, үз казаннарында кайнап яталар. Туганлык җепләре алай нык та түгел, күрәсең. Газиз дә үзенекеләрен якын итми, кайтмый торсалар да, бер сүз юк, сагынып өзелми. Алардан башка яхшырак та әле, колак ял итә, баш авыртмый, үз җаена иркенләп йөри. Ник алай икән ул, бер атадан, бер анадан туып, бер нигездә тәгәрәп үскән кан кардәшләр, үсеп җиткәч, бер-берсеннән ник ераклаша икән? Туганың түгел, күршең, дустың якынрак тоела башлый.
* * *
Җизнәсе Газизне үртәргә, ирештерергә ярата: «Карале, син ничек түзәсең ул? Кирәктер бит? Нужәли, теләмисең? Кысасыңдыр бит берәрсен?»
Газиз мондый сөйләшүдән кача. Тормышының бу яшерен, аулак почмагына кагылырга кемнең ни хакы бар?!
Йоклап йөрми Газиз дә, берничә җиргә кармак салып карады. Тик барып кына чыкмады. Сөйләшә белмәдеме, кирәкле ачкычны таба алмадымы. Хатыннарны аңлый торган түгел, төрле күңелгә төрле юл кирәк. Бер генә тапкыр уңды ул. Район үзәгенә йомышы төшеп баргач, чәйханәгә сугылган иде. Шунда өстәл сөртеп йөрүче тулган айдай түгәрәк йөзле, өлгергән шомырттай кара күзле, мул гәүдәле бер кызыйга дәрте уянды. Уй-теләкләре карашында да бик яхшы чагылды булса кирәк, кызый, матур күзләрен уйнатып: «Бер-бер йомыш бармы әллә, абыйсы?» – дип елмайды...
Шуннан соң Газиз шәһәр ягына ешлады, ул якка барырга сәбәпләр табыла торды. Тәмле иде, назлы иде Фәния. Ләкин егетнең буш кул белән килеп, үзендә сыйланып ятуы тиз туйдырды булса кирәк. «Абый җаным, мин ялгызым бала үстерәм. Атасыннан сәлам дә юк, салам да юк. Миңа ярдәм итүче кирәк. Матур сүзләрең өчен генә көйли алмыйм, җаным. Үпкәләштән булмасын», – дип, ишеген кабат ачылмаслык итеп япты...
Үзен мескен бер теләнче итеп хис итте шул чакта Газиз. Әнисен карый-тәрбияли, бөтен хуҗалык, йорт аның өстендә, иртәдән кичкә кадәр шунда бил бөгә... Ул тиеш тә, ул тиеш! Ә кулга акча бирүче юк. Әнисеннән алган һәр тиен өчен бала-чага сыман хисап тотасы. «Фәлән сум җитми, кая куйдың?» – дип тикшереп кенә тора. Акчаны санарга өйрәнгән кеше шул...
Газизне акчасыз килеш тә кирәксенүче булды анысы. Ике баласы белән өченче иреннән аерылып кайткан Нәсимә үзе беренче булып сүз катты. Әллә күзәтеп, сагалап йөргәнме соң, карт буйдакны яраткан урыны – Ирмеш ярында эләктереп алды. Имеш, улы ютәлләп тора, бу бака үләне җыярга төшкән икән.
Егетнең йөзенә, күзләренә сузылган кояш нурларының юлын бүлеп, яр кырына килеп басты да:
– Авылда рәхәт! – дип, очарга талпынган аккоштай кулларын җилпеп җибәрде. Шул рәвешле тулы, сылу гәүдәсенең ымсындыргыч урыннарына реклама ясап алды. Газиз сукыр түгел, күз төшәрлек, дәрт уятырлык хатын Нәсимә, бар җире килешле.
– Башка беркая китмәм, мөгаен. Шунда гына калырмын. Саулыгың булса, кайда да яшәп була. Әйе бит, авылдаш? – дип, Газизгә ягымлы карашын сирпи-сирпи, бераз артистланып сөйләвен дәвам итте хатын. – Ялгызыма күңелсез түлке. Әллә иптәшкә киләсеңме, ә, Газиз? Гомер буе әниеңне карап, хатын рәхәтен күрми каласың бит. Кил, гөрләшеп яшәрбез. Берәр малай алып кайтырбыз иптәшкә. Әле соң түгел, өлгерәбез.
– Үзеңнекеләр ни дияр бит? Өнәмәсләр...
– Аларның ни эше бар? Олысы быел мәктәпне тәмамлый, кыз сигезгә бара. Монда калырга уйларында да юк. Шәһәр чыпчыклары алар.
Үзенә шундый якты өметләр баглаган хатынны кимсетергә кыенсынып, Газиз җайлап кына әйтеп куйды:
– Булмас шул, Нәсимә. Әнине ташлый алмыйм.
– И-и бичара... Кендегеңне кисәргә онытканнармы әллә, анаңа ябышкансың тәмам. Ярый инде, имчәк баланы имидән аерып булмас, – дип үрти башлады Нәсимә. Аннары мыскыллы тавышын назлыга үзгәртеп:
– Алайса, кунакка кил. Төннәр тизрәк үтәр. Күңеллерәк тә, – дип, серле генә көлеп куйды.
Газиз дә елмайды. Менә монысына каршы килмәс кебек. Кунак кадерле була. Һәм ирекле! Ләкин бу нияте барып чыкмады. Нәсимә кочагында төннәрне кыскартырга түбән оч Фазыл да ияләшкән булып чыкты. Бу хакта ишеткәч, Газиз эченнән генә: «Чур, минеке түгел!» – диде. Уртак малның бәрәкәте юк. Әйдә, кинәнсен Фазыл. Күңеле Нәсимәне якын итсә, болай җиңел генә баш тартмас иде дә, бернинди тартылу юк бит.
Табигатькә якын булгангамы, авыл халкы эт-мәче кебек сизгер борынлы, очлы күзле бит ул. Барысын күреп-белеп, минуты-секунды белән бер-берсенә җиткереп тора. Кем әйтмешли, бер башта төчкерсәң, икенче очта: «Исән бул!» – дип кычкыралар. Бу икәүнең гыйшык-мыйшык маҗараларын кызыксынып күзәтте халык, ләкин гаепләүче булмады. Икесе дә ялгыз, нишләсәләр дә килешә, янәсе.
Ә ике ялгыз, кунак-кунак йөрешүне никахка кадәр очлап чыгып, парлашып ук куйдылар. Сүзендә торды Нәсимә: тәки бер малай алып кайтты Фазылга. «Улымны кеше итте, рәхмәт яугыры!» – дип, кайнанасы мактап туялмый. Моңарчы капка төбендә карга санап, эскәмия шомартып утырган сакаллы олан җиң сызганып дөнья куа хәзер. Сатар өчен ихата тутырып каз-үрдәк асрыйлар, Ирмеш буйларын шул «оркестр» гөрләтә.
* * *
Ә Газиз һаман ялгыз... Егет чаклар чаптар атлар кебек җилдереп үтеп киткән. Инде өмет тулы караш киләчәккә бакмый, сагышланып, үткәннәргә ешрак борыла. Үткәннәрдә, бик еракта күңелгә нәни генә яктылык, җылылык бөркеп торучы бер нокта бар. Яшьлектә янып калган нурлы бер йолдыз. Соңгы вакытта Газизнең уйлары никтер гел шул тирәдә әйләнә.
Тән тартылу белән җан тартылу икесе ике нәрсә икән. Тәнне туйдыру җиңел, ач бәндәгә ни дә бара дигәндәй, ашыйсың да онытасың. Ә җаныңа кереп утырган кешене онытып та, йолкып атып та булмый. Аны башка беркем алыштыра да алмый. Янәшәңдә юк, ләкин үзе гел синең белән. Көнен дә, төнен дә уйда, күңелдә... Гүя гомер буе бергә. Яшерен мәхәббәт ул – яшьлегеңдә бөреләнеп чәчәк атмый калган нәфис гөл. Йөрәк төбенә кадерләп җыеп куйган бик кадерле, тиңсез хәзинә. Шөкер, аның барлыгын үзеннән башка беркем белми. Аңа багышлап язылган хатларны беркем укымый. Ерак яшерелгән алар. Кеше табар җирдә түгел. Әкияттәге үлемсез зат гомере кебек: биек-биек тау, тау башында – карт нарат, нарат башында – оя, ояда – күкәй, аның эчендә энә... Ачылмаган гөленә багышлап язган хатларын су буендагы каен башында саклый Газиз. Хуҗалы да, хуҗасыз да агач ул. Аның ботагына кунаклап таган атынучы малайлар да юк хәзер. Авылга кунакка гына кайтып йөрүче шәһәр балалары урам уеннарының ямен-тәмен беләме? Күзләре томаланып, бармак башлары тоймаска әйләнгәнче телефоннарында казыналар. Ни юаныч табалардыр анда. Буыннарын яшьтән үк катырып куймасалар соң...
Кайчандыр шул каены янына Аны ияртеп килгән иде Газиз. Шунда әйтте: «Бу каен башында минем иң зур серем саклана», – диде.
– Чынлапмы? – диде кыз. Юк, көлмәде. Ул кыз никтер гел боек-моңсу иде. Күзләре дә, карашы да, елмаюы да... Тавышы да бик моңлы иде аның! Җырлап та куя иде соң! Ул җырлаганда Газизнең бар күңеле актарылып, яшьсез елый иде. Ник шундый нечкә күңелле булды икән ул? Егетләргә бер дә килешә торган хәл түгел инде. Халит абыйсы янында да исерек килеш ничә тапкыр яшь түкте. Тегесе аптырап сорый иде: «Энем, ни кайгың бар соң ул кадәр, сыер җәймәсе кебек җебеп утырасың?! Торыр җирең юкмы, ачмы, ялангачмы? Кысыр хәсрәт белән башымны катырма!» – дип сүгә дә иде. Тамак тук, өс бөтен... Ләкин нидер җитми бит! Күңеле үксез, йөрәге моңлы, җаны боек. «Ниләр җитми соң күңелгә?» – дип, җырчылар да сагышлана әнә. Яшәгәндә тәнгә генә түгел, җанга да ризык кирәк шул. Кемдер ансыз да яши аладыр, ләкин Газизнең күңеле гомер буе нидер көтте. Булмавыдыр, килмәведер инде. Язмагандыр... Чәчләр чаларып, йөрәктә дәрт сүнеп бара... Ә Ул... Аның күз нуры, җан былбылы, бәхете-сәгадәте... Ул бик еракта. Йортлары ничә ел буш тора. Газиз күңеледәй ятим, боек йорт. Капка бикле, тәрәзәләр кадакланган... Караңгы...
Әйе, чыгарылыш кичәсендә алып килгән иде ул Аны үзенең каены янына. Су буенда учак ягып, җырлап-биеп утырганда әллә кайдан бер болыт кисәге килеп чыкты да, кинәт яңгыр ява башлады. Сәгадәтнең өстендә кыска җиңле ефәк күлмәк иде. Нәни чебидәй куырылып: «Ай», – дип чирканып куйды. Газиз аның һәр адымын күзәтеп, һәр карашын, һәр сулышын йотып тора иде, шул мизгелдә үк кыз янына йөгереп тә килде. Ничек кыюлыгы җитте диген, югыйсә моңарчы аның ягына карап суларга да кыймый иде. Бәллүр савыт кебек һавадан, болыттан гына торадыр сыман тоела иде Сәгадәт. Әле бит барган уңайга, бик эшлекле итеп әйткән дә булды: «Сиңа салкын тидерергә ярамый! Тавышыңны сакларга кирәк!»
Сәгадәт карышмады, егеткә буйсынып, артыннан иярде. Койма буендагы куышта тын гына утырдылар. Нидер әйтергә кирәк иде. Газиз, башын күтәреп, каен башына ымлады да:
– Әнә анда, иң югарыгы ботакта, минем серем саклана, – диде.
– Чынлапмы? Нинди сер? – дип гаҗәпләнде Сәгадәт.
– Кайчан да булса мин аны сиңа әйтермен.
Кыз сәерсенеп иңнәрен сикертеп куйды, башка берни сорамады. Бәлки, сорарга кирәк булгандыр. Бәлки, бер кыюланган килеш Газиз аңа йөрәген дә ачкан булыр иде. Кулга ялгыш килеп кунган кош ничек очып китсә, Газиз дә ул өметле мизгелне кулдан ычкындырды шул. Тәки җебеп торды шулай. Югыйсә күңел кояшы шундый якын, кул сузымында гына иде. Югыйсә яңгыры да шактый озак яуды. Сөйләшеп-аңлашып була иде. Ни комачаулады? Җавап бер генә: курыкты... Көләр, кимсетер, тагы да читләшер дип курыкты. Шуңа дәшмәде. Асыл абыйсы күләгәсендә югалып калган, кимсенеп үскән егет артык юаш, кыюсыз иде шул. Яңгыр астында чыланган йолкыш чебештәй бөрешеп таптанып тик торды.
Сәгадәт Казанга укырга китеп барды. Тавышы ни матур, көчле булса да, никтер артист та, җырчы да булырга ниятләмәде. Табиблыкка укый диделәр. Әтисе әйткән, имеш: «Картайгач, барыбыз да шулар кулына кала. Безнең нәселдә үз врачыбыз булырга тиеш!» Дипломын алды, табиб булды Сәгадәт, ләкин әтисен дә, әнисен дә тәрбия кыла алмады. Аны эшкә ерак Украинага җибәрделәр, шунда кияүгә чыгып калды. Ара ерак булгач, авылга сирәк кайттылар. Сәгадәтне берничә тапкыр Сабан туенда гына очратты Газиз. «Сәлам, классташ!» – дип елмайган-исәнләшкән булды. Ул ялгыз түгел, кәртинкәдән төшкән кебек чибәр ире, үзе кебек сөйкемле кызы белән иде. Ә Газизнең йөрәгендә ни барын беркем белми, яшьлегендә кабынган учак сүнмәгән, дөрләп янмаса да, җылысы җанын җылытырга бик җитә. Җирдә аның Сәгадәте бар бит, исән бит! Һәм бәхетле дә бугай... Ул бәхетле булгач, Газизгә дә рәхәт бит инде...
(Дәвамы бар.)