Все новости
Литература
22 Января , 18:00

Күктә язылганмы?

Раушания НУРИЕВА. - Рәзифә, ә, Рәзифә. Рәзифә дим!!! Кара әле, ишетмәмешкә салышып утыра. Нәрсә уйга баттың?- Кичә Рәүф белән әйткәләшеп алдык.- Нәрсә бүлештегез? Кара әле, Рәзифә, син кап-кара карлыгач баласы, ул зәңгәр күзле сары пошлак. Сезнең балагыз нинди булыр икән? Рыжий-рыжий конопатыймы?- Гөлгенә, бирәм кирәгеңне хәзер.

Күктә язылганмы?
Күктә язылганмы?

- Рәзифә, ә, Рәзифә. Рәзифә дим!!! Кара әле, ишетмәмешкә салышып утыра. Нәрсә уйга баттың?
- Кичә Рәүф белән әйткәләшеп алдык.
- Нәрсә бүлештегез? Кара әле, Рәзифә, син кап-кара карлыгач баласы, ул зәңгәр күзле сары пошлак. Сезнең балагыз нинди булыр икән? Рыжий-рыжий конопатыймы?
- Гөлгенә, бирәм кирәгеңне хәзер.
- А че? Я ни че. Килешеп тора. Беребез кара, беребез сары, шуңа да көнләшәләр.
- Сукыр чебен булдың син, кызый. Рәүфнең әнисе безнең очрашканны белгән. Каршы ди. Мари Василий кызын киленлеккә алып, алар белән туганлашыр хәлем юк, - дип Нәсимә апага сөйләп торган.
Әни дә: - Кызым, борыныңны кая сузасың? Алар кем дә, без кем? - ди. - Миңа бит аның әни-әтисе белән торасы түгел. Авыл советында секретарь булып эшләгәч тә әнисе, алланың кашкалы тәкәсе түгел. Любовь не картошка... Мин тагылмадым, үзе аяк атларга да бирми. Әниләр риза булмаса, шәһәргә китәбез. Авылдашлар күп, булышырлар әле, - ди.
Беренче күрешеп сөйләшүләре кызык та, кызганыч та булды аларның.
Рәзифә тыкрыктан су буена велосипедта төшеп бара иде. Рәшәткәләр беткән җирдә, кеше чыкканны абайламый калды. Кеше өстенә менмим дип рулен сулга борды да ярдан төшеп китте. Яры биек түгел, алай егылып вак ташларга аяк авырттырырга ярады. Егет үзе дә курка калды. Тизрәк барып булышты. Аның аркасында килеп чыкты бит. Кызның аягы әйбәт үк кырылган, саркып кан чыга. Кызның еламавына шаккатты егет, башка кызлар, кан күрүгә күптән бөтен авылга ишетерлек итеп үкерерләр иде инде. Бу кыз үзенә сузган кулны кире этте дә, аягын әкрен генә ышкый башлады. Рәүф якында гына үскән үги ана яфрагы өзеп кызның аягына япмакчы булды. Кулын да тигезмәде егетнең кыз. Ошады Рәүфкә. Димәк, кыз үз дәрәҗәсен белә. Чит кеше кулы кызга кагылмагач, бик әйбәт.
Өф-өф, - дип аягына өргән булды да, - туебызга хәтле төзәлер әле, - диде.
- Туеңа диген, егет.
- Туема инде, туема. Синең и минем туема.
- Җүләр сатма әле. Бар юлыңда бул, тел бистәсе.
Велосипедын җитәкләп барасы җиренә китте Рәзифә. Борылып карыйсы килә, ләкин сер бирәсе килми.
Әтисе тимерчелектә эшли аның. Салырга да ярата. Күп еллар элек әнисенә йортка кергән. Кара тутлы бу мари егетенең элеккеге язмышы турында беркем бер ни белми. Үзе дә сөйләми. Эчкәч кешенең теле ачыла, ә әтисе салса гел елмая иде. Әнисе фермада бозау карый Рәзифәнең. Үзе менә унынчы классны бетерде дә авылда калды.
Рәүф авылда шофёр булып эшли, әтисе алдынгы комбайнер, механизатор.
Рәзифә очрашуга каршы килсә дә, егет бик үҗәт. Кызның каршы килүе аны кыздыра гына. Әле бер кызның да аңа каршы килгәне юк. Барысы да бу егетнең муенына асылынырга торалар. Арды андый кызлардан. Аңа тормыш корырлык, җилбәзәк булмаган кыз кирәк. Һәм ул аны тапты. Рәзифә аныкы гына булачак.
Ярты ел очрашкач, Рәүф Рәзифәгә тәкъдим ясый. Кыз риза, ләкин Рәүфнең әнисе тыңларга да теләми. Килен булып бусагамны да атлап кермәячәк. Рәүфнең әтисе өйдә баш булса да, әнисе муен. Муенның да ниндие генә әле, үзе теләгән якка бора торганы.
- Әни, әйдә, әти өйдә юкта сөйләшик әле. Менә син Рәзифәгә каршы инде, әйеме? Нәрсә өчен икәнен аңламыйм, әти-әнисе салганга ул гаепле түгел. Ярар, сине тыңлап мин өйләнмим ди, бала, әтисе исән килеш, ятим үссенме? Урамда үз оныгыңны шундый гаиләдә күргәч нишләр идең? Кешеләр дә, әнә Тәнзилә оныгы дип кул төртеп күрсәтсә?
- Нинди бала? Нинди онык тагын? Ни сөйлисең?
Рәзифә йөкле, әни.
- Булдыргансың, улым, молодец. Шулай тиз әби ясарсың дип уйламаган идем. Кемнән бит әле, кемнән. Аек булмагансыңдыр.
- Ә сез үзегез гаепле. Мин Рәзифәне ташламыйм. Каршы киләсез икән, шәһәргә китеп урнашабыз. Белештем, бүлмә бирәләр. Әнә Руфинәне үзегез теләгән кешегә бирерсез, мин үзем сайладым.
- Молодецтан башка сүзем юк. Әтиеңә үзең әйтерсең. Малай түгелсең инде, кача-поса бала ясап йөргәч, - дип кулындагы тастымалын өстәлгә бәрде дә чыгып китте әнисе.
Булды бу. Иң авыры әнисе белән сөйләшү иде.
Кич белән түгәрәк өстәл артында җитди сөйләшү булды. Сеңлесе Руфинә җайлап аяк бөкләп диванга менеп утырган иде, - башың яшь әле, - дип аны урамга чыгарып җибәрделәр.
- Баланы ятим итеп булмас, өйләндерергә булыр. Ә син ул бала синеке икәнен төгәл беләсеңме соң? Йөрәк ятмый инде ятуын. Кем әле исеме?
- Рәзифә.
- Менә, сөйләш шул Рәзифәң белән, синең белән кайтсын кичен. Алар өенә кыз сорап барасыбыз юк. Никах белән туйны бергә ясыйбыз. Клуб фойесы зур. Шунда ясарбыз. Аларны өйгә җыеп ятасым юк.

Өйгә килен төште. Кешегә сиздерергә теләмәсәләр дә, ялгыз гына калгач, өйдә тынлык урнаша. Әйтерсең, килен төшмәгән, ә мәет чыккан. Бер Руфинә генә шат, аның өстеннән бар эш төште. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла, дигәндәй, Тәнзилә вакыты-вакыты белән: - Бу эш эшләнмәгән, Руфинә, - дип кычкыра.
Килен төшкәч, өй киендерү элек-электән килгән гадәт. Ләкин киленнән өй киендертмәде, килгән бирнәсен дә карамады.
- Барыбер шәһәргә китәсез, монда әрәм итмә инде, - ди.
Рәзифәнең бар эшкә кулы ятып тора. Өйдә бит ул эшләп үсте. Бервакытта да әни кебек булмаячакмын, кулыма бервакытта да рюмка тотмаячакмын, - дип сүз бирде.
Рәүф шәһәргә барып эш белеште. Егетләр тулай торагында бүлмә дә бирәчәкләр. Бик шатланды Рәзифә. Рәзифәгә караганда да күбрәк Тәнзилә шатланды. Улы кайтып керүгә, ул вак-төяк әйберләр әзерли башлады. Игътибарлы кайнана янәсе.
Авыл советыннан машина белеште Тәнзилә, шәһәргә тулай торакка кадәр илтеп әйберләрен кертеште Илһам.
Шатланды Рәзифә. Зур булмаса да үзләре генә торачак бит. Колак итен кимерүче юк.
Җыештырып, матур челтәрләр элгәч, бүлмә җыйнакланып калды. Ярый җиһаз сатып аласы юк әле, барысы да тулай торакныкы.
Идәннәрне юып бетереп, су түгәргә чыгам дип ишекне ачуга, кире ябып та куйды. Коридордан трусикчан килеш кенә, корсагын кашып бер ир килә иде.
Ичмасам, Рәүф тә Илһамны озата чыгып китте дә, һаман кайтып җитә алмый. Әле бер ир-атны гына күрде, ә этажда бит алар күп.
Ире кайткач, бергә кухняга чыгып чәй куйдылар. Суны түгеп килделәр.
- Егетләр белән сөйләшермен, сине куркытмасыннар, киенеп йөрсеннәр. Без монда вакытлыча гына, озакламый гаиләлеләр өчен тулай торак ачыла. Ремонт эшләре бетеп килә.
Кичен егетләр белән сөйләшеп керәм, сезнең арада тиздән әни булачак хатын кыз тора. Әзрәк тәртиплерәк булыгыз дип әйтермен, - ди. Тәртипкә өйрәтәм, - дип чыгып киткән ире, лаякыл исерек кереп ава бүлмәгә. Шәп тәртипкә өйрәткәнсең, - дип урынга сала ирен. Авылда чакта да салгалап кайткалады, ләкин мондый ирен беренче тапкыр күрде.
Рәүф заводта сменалы эшкә урнашты. Ул икенче сменада чакта, бүлмәсеннән чыкмый гына Рәзифә ишек артындагы шау-шуны тыңлый иде.
Вакыты җиткәч, Рәүфкә охшаган уллары туа. Бөтен тулай торак бәби тәпие юа. Ярый әле гаиләлеләр өчен тулай торак ачыла, югыйсә тәпи юу туктамас иде.
Рәүфнең әти-әнисе оныкларын күрергә киләләр. Оныкларының улларына охшаганын күргәч, күңеле була Тәнзиләнең. Беренче тапкыр килен дип дәшә.
- Килен, оныгыбызга нинди исем куярбыз икән? Уйладыгызмы соң әле?
- Юк, әнкәй, сезнең беренче оныгыгыз бит. Бергә киңәшләшеп куярбыз.
Күңеле булды, елмаеп авызын ерды кайнана.
- Килен, Рәсим куйсак ничек булыр икән? Син ничек уйлыйсың?
Беренче тапкыр килене белән киңәшләшүе иде.
- Руфинә кызым, бар әле матур апаң ял итсен. Рәсимне кара, еламасын.
Көйсез бала булды Рәсим. Көне буе йоклый да, төне буе елый. Аек кайткан көннәрендә, бала карарга булышса, салып кайткан көннәрендә, бар, балаңны тый диеп, коридорга куалап чыгара Рәүф. Балага алты ай булганчы, шулай чиләнде. Шунда күршеләренә килгән бер әби, кызым, балаң елый башласа догалар пышылда колагына. Догалар беләсеңме? Белмисең икән берне генә булса да өйрән, елый башлагач, гел шуны укы. Исеңдә тот, кызым, эчең пошса да, юлга чыкканда да дога укы. Бисмилладан башка эш башлама. Рәхмәтле әбигә Рәзифә. Әби белән үсмәгәч, боларны белми.
Рәсимне завод садигына биргәч, Рәзифә ире эшләгән цехка эшкә урнаша.
Салырга яратса да, начар әти түгел Рәүф. Әти-әнисе уллары турында бервакытта начар сүз ишетмиләр килен теленнән. Безнең әтиебез генә дип тора алар янында. Эштә бергә эшләп кайталар. Баланы садиктан алып кибетләргә керә-керә өйгә кайталар. Рәзифәнең икенче сменасы башлана. Өйдәге бар эш аның өстендә. Ә Рәүф, я телевизор каршында, я ирләр белән коридорда кача-поса хәмер эчә.
Рәсим беренче класска китәсе елны икенче уллары туа. Рәмис исеме куялар. Рәмискә бер ай да булмый, Рәүфнең әтисе каты чирләп, дөньядан китә. Кайнанасы кызы Руфинә белән яши. Рәзифәләр дә еш кайтып, каникулда балаларны калдыралар.
Олы уллары мәктәпне бетергән елны, Тәнзилә дә үлеп китә. Авырып ятмый, беркем уйламаган, көтмәгәндә мунчада ис тиеп үлә. Кызы, - ник озаклады әле әни? - дип мунчага керсә, ул инде мунча алачыгында суынып беткән була.
Руфинә әнисен җирләгәч, озак тормый кияүгә чыга. Гөрләп торган нигез бушап кала. Зур йозак эленә.
Ике уллары үсеп килә. Рәмисе быел мәктәпне бетерә. Кызлар да озаткалый ахры. Чибәр шул уллары, нәкъ әтисе инде. Менә Рәзифә дә кайнана булыр. Нинди кайнана булыр иде икән ул? Юк, рәнҗетмәс. Киленнәр дә кеше кызы бит. Яратачак аларны. Улларына да рәнҗетергә бирмәячәк. Үзенең кызы булмады, киленнәрен үз кызын яраткан кебек яратыр. Бик тату яшәрләр.
Ләкин менә квартира гына юк. Бер бүлмәдә ничек яшәп бетәрләр. Заводта чиратта торалар торуын, чират кына җитми. Ярар, җан биргәнгә җүн бирер әле.
Мәктәпне бетергәч укырга керми Рәсим. Мәктәбе дә менә моннан дип муеныннан сызып күрсәтте.
Повестка килде. Бетте бөтен йөрәк.
- Рәүф, әллә акча биреп алып калыйкмы? Бер дә янымнан җибәрәсе килми бит.
- Яулык та яптыр инде, әнә тегендә итәгең ята, аны да кисен. Егет кеше икән бара да хезмәт итеп кайта. Сизми дә калырбыз, кайтып та җитәр.
Сизмәс ана кеше. Ут янып тора бит ул балалары өчен. Иренә күрсәтми елый иде. Хат артыннан хат язды, җавап озак килмәсә ут янды. Ярый әле төпчеге бар янында.
Озак тоелса да, уллары кайтыр вакыт җитә. Эх, ул кайтканчы квартира алып булмады. Шушы кысан бүлмәдә яшисе. Кайтты уллары. Каршыда нәкъ яшь чактагы Рәүф басып тора.
Ял ит әле, улым, дисәләр дә ике атнадан эш эзли башлый. Заводка барып керәсе килми. Көне-төне чыкмый эшләгән әти-әнисе әле һаман квартира ала алмый. Икенең берсе, я акча эшли торган җир, я квартиралы кәләш табарга кирәк. Икенче варианты бигрәк ошый үзенә.
Ипи заводына водитель булып эшкә урнаша. Акчасы да заводка караганда күбрәк. Эше дә ошый. Күп кибеттә яшь хатын-кызлар эшли. Мәхәббәт дип балавыз сыгып йөреп булмас, кызлар күп, баерак кәләш табарга кирәк. Әти-әни янына 18 квадрат метрга ничек итеп хатын алып кайтасың. Үзләре дә кайтмаячак алар.
Кызлар да бу чибәр егеткә игътибар итми калмадылар. Кечкенә генә кибеттә эшләүче Алисәгә күзе төште егетнең. Егет кергән саен күзләре очкынлана, йөрүе, сөйләшүе үзгәрә кызның. Күренеп тора, егетне ошатты. Шулай яхшы гына аралаша башлыйлар. Эштән соң да, кибеткә килә торган була Рәсим. Җиңел Алисә белән. Кеше белән сөйләшә белә, хәтта кайвакытта егет кызарып та куя иде.

Әти-әнисе белән таныштырыр вакыт җиткәндер. Тик кайда таныштырырга. Карга оясы кебек бүлмәгә алып кайта алмый бит инде.
Әнисенә бер кыз белән очраша башлавын әйтсә дә таныштырырга ашыкмый. Башта кызны яхшырак белергә кирәк. Кибеттә эшләүдән башка, бер бүлмәле квартира барын белә. Тагын нәрсә белә? Иң беренче квартирага кергәч тә, менә син яшь кенә булсаң да квартираң бар, ә мин сине кая алып кайтырмын икән ди.
- Кая кайтырга? Предложение ясыйсың чтоли? Только мин кияүгә чыгарга әзер түгел. Башта акча эшлик әле.
- Акчаны өйләнгәч тә эшләп була.
- Юк инде, аннан балалар китәр. Без теләмәсәк тә, әниең внучка сорый башлаячак. Ике малай булдык дисең бит.
- Алисә, минем әнием бик әйбәт. Мине тотып сүксә сүгәр, ләкин киленгә бер сүз әйтмәячәк. Сиңа повезло. Гел тукып тора, өйләнгәч хатыныгызны обижать итсәгез, үзем сезне тотып ярам ди. Мировая мама, минем әни. Не боись, ди Алисәнең Алинә исемле, ике яшькә олы апасы бар икән. Кияүгә чыгып балалар үстерә. Әти-әниләрен хәтерләмиләр, әбиләре үстерә аларны. Үзе вафат булгач, бу квартира Алисәгә кала.
- Кара әле, Рәсим. Без өйләнсәк балалар китәчәк. Квартира кечкенә. Әйдә, тизрәк акча эшлик тә, бу квартираны сатып зуррак фатир сатып алыйк. Хәзер син эшләгән эштә без фатир сатып ала алмыйбыз. Әйдә, мин сине заводта кирәкле кешеләр белән таныштырам. Аларга да әйбәт, ә безгә икеләтә. Квартирага шулай җыярбыз. Ләкин беркемгә дә әйтмә, хәтта әниеңә дә.
Ә бүген әйдә апаларга барабыз. Җизни белән таныштырам. Баҗа буласы кешеләр бит сез. Ял көне бакчаларына мунчага барырбыз. Күрерсең кешеләрнең ничек яшәгәнен. Җиләк-җимеш, яшелчәләрне дә гел китереп китәләр.
Бу сөйләшүне Рәсим Алисәнең кияүгә чыгарга риза булуы дип аңлады.
Әнисе белән таныштыру җаен да тапты. Бу кычыткан чыпчыгы кебек кыз әнисенә дә ошады. Ләкин кайчан туй итәбез дигәнгә, Алисә:
- Ашыкмый идем шул. Бер тапкыр кияүдә булдым. Ирем хыянәт итте. Шуңа авызымны тагын пешерәсем килми, ирләргә ышанычым юк, - дип әйтеп салмасынмы.
Ник әнисе янында әйтте инде, миңа гына әйтсә ни була.
Киленнең турылыгы ошады Рәзифәгә.
- Минем улым андый түгел. Ышанырга була аңа.
Шулай очрашып йөриләр. Еш кына куна да кала. Туйга әзерлек тә бара. Менә бит бер атуда ике куян, квартиралы кәләш эзләгән иде, мәхәббәтен дә тапты. Көне-төне уеннан чыкмый иде аның Алисәсе. Эшен бетерүгә аның янына чаба. Бер килүендә каршына баҗа буласы кеше очрый.
- О, баҗай, нихәл?! Менә сезгә бәрәңге керттем. Бу атнада мунчага килегез. Туйга кадәр репетиция ясап алырбыз.
Улының никахсыз яшәп ятуына әнисенең эче поша. Калдыккы арада авырып та йөри. Бар сәламәтлеген алды бу тулай торак. Әгәр дә гомер буе тулай торакта торасың дисәләр, ул авылдан китмәс тә, кайнана янында торыр иде. Рәүфе дә күршеләр белән җыйнаулашып эчеп утырмас иде.
Әкрен генә табын әзерләде. Якын кешеләрен генә чакырып никах укытып алды.
- Кызым, дип дәшкәнгә үпкәләмә инде, син минем кызым хәзер, Алисә. Бергә яши башлагач, Алисәнең ничек акча яратуын белде Рәсим. Авызында акча, чумара сүзе күбрәк ишетелә башлады. Баштарак акча кадерен белә минем хатын дип шатланса, калдыкка таба акча чире түгелдер бит дип көлә башлады.
Ял көнендә Алинәләргә бакчага барып мунча кереп кайттылар. Анда да эчелде, өйгә кайткач дәвам ителде.
Икенче көнне иртән торып Рәсим эшкә китте. Врачны үтә алмады, напарнигын чакырып китергәнче шактый вакыт узды. Хәзер кайтам да Алисәм янына авам. Аңа рәхәт, аның ялы, бергәләп ял итәрбез дип уйлый. Лифт эшләми. Тугызынчы этажга менеп, хатынын уятмас өчен ачкычы белән ишекне ача.
Спальнядан килгән шау-шу, көлү ишетеп әкрен генә ишек янына килә. Ә анда аның яраткан Алисәсе ...баҗасы Алимхан белән. Рәсим кайтканны сизмәделәр дә. Эх, Алисә, Алисә, яраттым бит мин сине. Заводта, беренче ирен төрмәгә утыртты бит ул дигәч ышанмадым.
Эх, Алисәәә.

Урамда май уртасы. Табигатьнең уянып чәчәккә күмелгән мәле. Хуш истән башлар әйләнә.
Подъезд төбендә саф һава суларга чыккан әбиләрне куркытып дөп итеп нәрсәдер җиргә төшә. Борылып карасалар ах итәләр. Яраткан Алисәсенең хыянәтен кичерә алмый, тугызынчы этаж тәрәзеннән Рәсим аска сикерә. Бу хәбәрне ишеткәч, Рәзифә сыгылып кына төшә. Шуннан аягына баса алмый, ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китә. Улын җирләгәндә дә, ашларын уздырганда да өйгә кайтырлык хәлдә булмый. Тере мәет дип әйтеп булыр иде. Түшәмдәге бер ноктага текәлеп ята бирде. Еламый да, сөйләшми дә. Үзенә, үзенең уйларына кереп китте.
Йөрәк кенә түгел, тикшерә торгач начар авыру да табалар.
Әзрәк аягына баскач, улы янына алып кайтуын сорый. Улын авыл зиратына әби-бабасы янына җирләгәннәр. Зират капкасына җиткәч, минем белән барма, улым белән ялгызлыкта гына сөйләшәсе килә, мин аны күптән күргәнем юк, төшләремдә генә килә дип ирен калдыра.
- Улым, улым. Салкын җир асларында ятканга кичер, улым. Минем гаеп. Мин сизмәдем бит Алисәңнең кем икәнен. Синең мәхәббәттән күзең томаланган иде. Чәчәк аткан вакытыңда китеп бардың. Җимеш тә биреп өлгермәдең бит, улым. Ник безнең турында да уйламадың, җимешем минем. Төшләремә керәсең, балачактагы кебек кочаклыйсың. Мин генә күтәрә алмыйм шул. Сәламәтлегем юк. Үз аягым белән бәлки соңгы тапкыр киләмдер, улым, озак тормам, мәңгелеккә синең янга килермен кебек тиздән.
Озак кына больницаларда ята, операция кичерә Рәзифә. Кеше иске елны озаткан 31декабрь төнендә мәңгелеккә күзләрен йома.
Рәүф белән Рәмис ялгыз кала. Улын җирләгәч бер үлсә, хатынын җирләгәч, кеше күрмәс хәлгә килә.
Язын улын армиягә алалар. Рәүф бер ялгызы кала. Күршеләре җиңелрәк булыр дип хәмер салып бирсәләр дә ул башка эчми. Бәлки шулвакытта эчмәсә хатыны да авырмас, улы да башкача тәрбия алыр иде. Кала алмый ул бу тулай торакта. Үзе гариза язып СВОга китә.
Сеңлесе Руфинә гаиләсе белән авылда тора. Абыйсына күчерелгән акчага ул әти әнисенең йортын ремонтлый. Ничә ел зур йозак эленеп торган йортка җан кертә. Аллаһ боерса, абыйсы исән-сау кайтыр да улы Рәмис белән авылда төпләнер. Яңа тормышларын алар туганнары янында башларлар, исән-сау кайтсыннар гына.
Хәзерге көннәрдә Рәүф Украинада, аның исән-сау кайтуын телик.

 

ТӘМАМ.

 

Раушания Нуриева

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас