Все новости
Литература
16 Января , 13:30

Көтүче сумкасы (хикәя)

Миңзифа ӘХМӘТШИНА.(Ахыры.) Алды Сәйдә, әнисенә сепарат та алды, кызы Әдиләгә джинсы чалбар да, апаларына бүләккә өстәл ашъяулыклары да алды. Китәргә берничә көн калгач, төшке ашка шәһәрнең башка ресторанына кунак ашына чакырдылар. Ишек ачып эчкә үтүгә, Сәйдә андагы гадәти булмаган рәсемнәрне күреп шаккатты. Бала чакта үзе кайтып йөргән Өянке авылы әрәмәлеге түгелме соң бу? Кем ясаган? Бу рәсемнәрне берничек тә онытып булмый. Сәйдә аптыраудан гаҗиз калды. Ничек, җиде ят Венгрия җирендә татар авылы рәсеме? Мәтрүшкәле, күк чәчәкле, җир җиләкле болын-күлләр?!

Көтүче сумкасы (хикәя)
Көтүче сумкасы (хикәя)

Алды Сәйдә, әнисенә сепарат та алды, кызы Әдиләгә джинсы чалбар да, апаларына бүләккә өстәл ашъяулыклары да алды. Китәргә берничә көн калгач, төшке ашка шәһәрнең башка ресторанына кунак ашына чакырдылар. Ишек ачып эчкә үтүгә, Сәйдә андагы гадәти булмаган рәсемнәрне күреп шаккатты. Бала чакта үзе кайтып йөргән Өянке авылы әрәмәлеге түгелме соң бу? Кем ясаган? Бу рәсемнәрне берничек тә онытып булмый. Сәйдә аптыраудан гаҗиз калды. Ничек, җиде ят Венгрия җирендә татар авылы рәсеме? Мәтрүшкәле, күк чәчәкле, җир җиләкле болын-күлләр?!
Авторын күрим дип, официанттан рөхсәт сорады. Анысы бик теләп ресторанның меню китабын бирде һәм хуҗаның исеменә ишарә ясады. Кызыл тышлы меню китабының өстенә алтын хәрефләр белән эре итеп венгерча «Pasztortaska» – һәм татарча «Көтүче сумкасы» дип язылган иде. Беренче битендә Сәетнең – әлбәттә, бик нык үзгәргән Сәетнең – фотосы һәм «Учредитель сети ресторанов Саид Ахмад» дигән язу.
– Сәет! – Сәйдә кычкырып җибәрде. – Дания, үләм! Бу – ул! Ул! Сәет! Мин сиңа сөйләгән Сәет, ишетәсеңме? Әйдә, сора, Дания, кайда ул, дип сора!
Дания, кеше-фәлән ишетмәдеме, дигән кебек, як-ягына каранды. Аннан меню дәфтәрен кат-кат әйләндереп нидер эзләде. «Көтүче сумкасы» – ресторанның исеме иде.
Сәйдәнең тыны кысылды. Кая карарга белмәде, тагын Даниягә борылды:
– Сора инде, син бит... син оялмыйсың бит, Дания?! – диде.
Сәйдә кабаланды. Әле бер, әле икенче якка карый-карый нидер сөйләнгән Сәйдәгә тирә-яктагы кешеләр дә сәерсенеп карый башладылар. Ә андый хәлләр биредә тыйнаксызлыкка керә. Даниянең:
– Ливия белән киңәш, мин бит аларча бер сүз дә белмим, – диюе Сәйдәне үз хәленә кайтарды.
Дания ул яктан Сәйдәнең гел киресе, вакытында үзен кулга ала белә хет. Нинди очракта да югалып калмый, дөрес фикергә килә. Вакыт-вакыт Сәйдә Даниягә карап сокланып та куя. Ул шундый чибәр, янында иңен куярлык ире, өч кызы бар. Үзе Казан шифаханәләр челтәренең баш хисапчысы.
Күзлек белән дә шундый хәл булды. Шушы тун алган сәүдә үзәгендә үк ясатып та чыкты аны Дания. Үткен дә үткен инде!
Шуны раслагандай:
– Башта тынычлан, утырып, алдыңа куелган ризыгыңны аша, аннары күз күрер. Ул арада гына Сәетең чыгып качмас! – диде Дания, бу җөмләсенә бигрәк тә басым ясап. Аның йөзе качкан дустын чынлап та тынычландырасы килә идеме, әллә, «бөтен бәхет Сәйдәгә!» дип, кимсенеп куюы булдымы?
Кызлар тынычланып ашарга керештеләр. Шулвакыт өч кеше, мөгаен ресторан җитәкчеләредер, кулларын чәбәкли-чәбәкли трибунага күтәрелделәр. Сәйдә шундук Сәетне танып алды. Кара бөдрә чәчләренә бераз чал кунган, өстендә соңгы мода зәңгәр вельвет күлмәк, шундый ук чалбар, матур ак тешләрен күрсәтеп елмаеп тик тора. «Еллар кагылган Сәеткә!» – дип уйлап куйды Сәйдә.
Ул арада Сәет матур итеп сөйләп җибәрде:
– Кадерле кунаклар, хәерле көн! Исәннәрмесез? Сезне үзебезнең «планетабызда» күрүебезгә бик шатбыз. Чакыруыбызны кабул итеп килгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезгә үзебезнең фирменный ризыкларыбызны тәкъдим итәрбез. Сезнең төркемнең Татарстаннан икәнен белеп бик дулкынландым, чакыруыбызның сәбәбе дә шул. Хәер, башка елларны да туган яктан килгән кунакларны күрергә, аралашырга тырышабыз. Чөнки мин үзем дә шул яктан, әлбәттә, авылдан. Каенкыз районының Өянке авылына еш кайта идем мин. Ишеткәнегез булса, минем әти-әнием туып үскән авыл була инде.
Сәйдәнең йөрәге чыгардай булып типте. Сәет сөйли башлагач та чак кына сикереп тормады. Аны тагын Дания тотып тынычландырды:
– Сабыр! – дип пышылдады.
Сәет дәвам итте:
– Махсус сезнең өчен Венгрия татарларын берләштергән «Сәйдә» җыр һәм бию ансамбле башкаруында татарча җырлар да яңгырар. Рәхим итеп сыйланыгыз!
Хуҗалар алдагы өстәлләрнең берсенә утырып ашарга керешүгә, сәхнәгә татар киемнәре кигән ансамбль чыкты:
Идел бит ул, тирән бит ул,
Тирән бит ул, киң бит ул, шул,
Тирән бит ул, киң бит ул.
Караңгы төн, болытлы көн –
Без аерылган көн бит ул.
Шулвакыт Сәет, кулына бокалын тотып, кунакларга таба юнәлде. Өстәл саен туктала килә, үзе сөйли, елмая. Әллә күреп, әллә?... Сәйдәләр өстәле янына якыная бара.
Чү, тукталды. Һәм ике өстәл аша очып үттеме, Сәйдәләр өстәле янында ук... шып тукталды.
– Сәйдә?! Сез Сәйдәме?
Сәйдә кинәт торып басты һәм туп-туры Сәетнең күзенә карады:
– Әйе, Сәет, мин бу!
Сәйдә тагын нидер әйтмәкче булган иде.
– Юк, Сәйдә, берни, берни әйтмә!
Сәет бокалын әкрен генә өстәлгә куйды да:
– Хөрмәтле кунаклар, хәзер бернинди киноларда да булмаган финал өлешен күрерсез.
Сәйдәнең ни әйтергә дә теле әйләнмәде, ул һаман өзек-өзек итеп:
– Син... Мин?... – дип кабатлады.
Сәет мизгел эчендә Сәйдәне күтәреп алды да трибунага таба китте. Ансамбль ни булганын аңларга өлгерми калды, җыр өзелде. Алар, икегә аерылып, сәхнәгә күтәрелүче бәхетле парга юл бирделәр.
Сәет сак кына Сәйдәне сәхнәгә бастырды.
Сәйдә бу минутта искиткеч сөйкемле иде. Дулкынланудан яңаклары алсуланган, зәңгәр блузкасы өстенә килешле итеп яткан, дулкынланып торган чәчләренә хәтле бу шатлыклы минутның бәхетле мизгелендә коена иде кебек.
– Менә, карагыз! Бу – Сәйдә! Мин аны, беләсезме, егерме елдан артык... эзлим. Ә ул үзе килеп мине тапты!
Сәет бик дулкынлана, кая карарга, ничек сөйләргә белми, Сәйдәдән секундка да күзен алмый торды.
Ашап утыручылар да, ансамбльдәгеләр дә «Ах!» иттеләр.
Сәет әле озак сөйләде. Ни өчен ресторан «Көтүче сумкасы», ә ансамбль «Сәйдә» дип аталганын да белделәр кунаклар.
Сәйдә белән Сәетне ял итүчеләр сәхнәдән аягүрә алкышладылар.
Җыр башланды:
Сагынам дуслар, сагынам дуслар,
Сагынам дуслар илкәйне лә...

 

* * *

 

Сәйдәләр туган якка алып кайтасы автобусларга утырганда, Будапешт өстендә сызылып кына таң атып калды. Сәйдә соңгы өч көн эчендә Сәет белән бергә булган минутларын кабат күз алдыннан кичерде:
Сәет туктаусыз җырлады:
Сакладым сине күңелемдә
Сагынуларыма төреп.
Гомергә бергә булсак та,
Туя алмам сине күреп...
– Мәхрүм итмә мине бәхеттән, Сәйдә. Гомерем буе сине көттем. Табарыма ышанмасам да, көттем. Хыялланып көттем. Кабат күрешү, бергә булу турында иде ул хыял. Ә хыял иленең патшабикәсе син, Сәйдә! Син – бәхетем минем!
– Әкияттә-кунакта булдык бит, ә, Сәйдә! – диде Казанга кайтып төшкәндә Дания. – Уйладыңмы син мондый хәл булыр дип?
Сәйдә күңеле белән әле һаман Сәет янында, рәхәт бер дулкынлану кичереп, уйга талып кайта иде. Чит ил, чит кешеләр арасында Сәет ничек матур итеп татар мохите оештырган. «Көтүче сумкасы»дигән зур сәүдә челтәрләре, «Сәйдә» татар фольклор ансамбле, тагын да гаҗәбе, шушы ресторанга килүчеләр барысы да татар кешеләре булуы. Сәетнең һич мактанусыз, эчкерсез бер хис белән Сәйдәгә эшләрен күрсәтеп йөрүе, аны, бары тик аны сагынып яшәве... Әле дә Сәйдәне югары бер биеклектә очыра, һәм һич кенә дә Сәетне уйларыннан чыгарасы килми иде... Ул дустын кочып алды:
– Әкият башлана гына кебек әле, Дания!

Миңзифа ӘХМӘТШИНА.

«Мәйдан» №11, 2021 ел.

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас