-Синең кебекләр күптән үлеп бетте инде, - дип сөйләнде килене аш-су бүлмәсендә.
-Нишлим соң, әҗәл үзе килеп алмыйча, юлга чыгалмыйм, - дип җаваплады Таңсылу. -Күп тә калмагандыр инде. Китәрмен бер көн. Бар нәрсәм дә калыр, өем дә, почмагым да. Теге дөньяга дөнья малын беркемнең дә күтәреп киткәне юк. Китәрмен, китәрмен... - үзе сөйләнде, үзе яулык очы белән күз яшьләрен сөртте.
-Китәрсең син! Син әле башта мине үтерәсең! - киленнең тагын дорфа тавышы йөрәген телеп үтте. -Ятасың инде, почмакны сасытып.
Йокы алдыннан Аллаһ Тәгаләдән үзен тизрәк бакыйлыкка күчерүен сорап инәлгәнен бер нинди югары көчләр дә ишетми иде, ахыры. 90ның аръягына чыккан карчыкны әҗәл дә алып китәргә бик ашыкмады. Күзләре начар күрсә дә, зиһене һәм акылы белән бик дус иде карчык. Үз йомышына үзе йөрде. Үз керләрен үзе юып элде. Башында һәрвакыт ап-ак яулык иде. Бу ак яулык әллә бер дә караймады, әллә сандык тулы ак яулык иде. Килен өчен бу табышмак булды.
Килененең күзенә бик чалынмаска тырышып, күрше карчыгына да кереп чыга иде. Анда сәгатьләр буе югалып торса да, аны эзләүче дә, сораучы да юк иде. Бөтенләй гаип булса да, ярты елдан соң гына эзли башларлар иде, мөгаен.
Әле дә, әрнешүләренә түзә алмый, Халидә ахирәтенә юлланды Таңсылу. Күзләре белән бит очлары да кызарган иде аның. Битләрен җыерчыклар бизәсә дә, ул һаман матур һәм мөлаем иде. Шомырттай кара күзләре генә, болганчык су кебек, үзенең чын төсен җуйган.
Таңсылу килеп кергәч, Халидә йөгерә-йөгерә чәй куйды. Ул сиксәннең аръягында. Бик бәхетле карчык. Балалары авылда да, шәһәрдә дә бар. Көн дә бер баласы килеп йомышларын үтәп китә. Кайчагында ул аңа карап, көнләшеп тә куя. Үтә дә тәртипле, әниләре өчен өзелеп торган балалар үстергән. Таңсылу үз балаларына дөрес тәрбия бирә алмады микән әллә? Ике килене дә Халидәнең "Әнкәй" дип өзелеп тора. Каян килгән бу акыллы кызлар? Улының күзләре кайда булды икән кыз сайлаганда? Таңсылу көрсенеп куйды.
-Баядан бирле эндәшәм, әллә кайда йөрисең, төш инде һавадан?! - диде ахирәте.
-Әй-и! Почмакны сасытасың, - ди минем килен, - диде аңа каршы Таңсылу.
Халидә кулыннан чак чынаягын төшереп җибәрмәде.
-Бәрәкалла! Ниткән сүз бу! Әллә урын-җир юешләтеп ятасыңмы? Кара әле син аны! - ачуыннан Халидәнең битенә тимгел-тимгел булып кызыл таплар чыкты. -Бәй, әйтми ни! Балаларын үстереп бирдең! Хәзер кая куярга белмиме, артык җан күрәме?
-Әй-и, җаннарымны кая куярга белмим! Үлеп тә булмый бит, ичмасам. - Таңсылу карчык күзендә тагын яшьләр җемелдәде. -Йокым йокы төсле түгел. Иртән чак кына оеп китәм.
-Мин дә төнлә алама йоклыйм, - Халидәнең тизрәк ахирәтен икенче сөйләмгә күчерәсе килде. -Менә вырач бик яхшы йокы даруы язып бирде. Ресип белән генә әптиктән алырга кирәк. Иртәгә үк вырачка әйт. Һич булмаса, үзем биреп торырмын. Шулай килен сүзенә карап, үз-үзеңне бетерергә. Кара әле син!
Таңсылу Халидә биргән йокы төймәләрен ак кәгазьгә яхшылап төрде дә, кофта кесәсенә салды.
-Ярый, ахирәт, тәмле чәең өчен рәхмәт! Кузгалыйм инде, югалтканнардыр.
Йоклар алдыннан ак яулыгын салып, ап-ак, әмма бик сирәк калган, чәчләрен толымлап үрде. Тәһарәтен алды. Үзе белгән коръән сүрәләрен әрвахлар исеменә атап укыды да, ак төймәләргә озак кына карап торды. Эчәргәме, эчмәскәме, дип икеләнеп торды да, берәм-берәм аларны авызына капты.
-Тыныч йокы, балалар! - дигән җөмләсе ишетелер-ишетелмәс кенә төн караңгылыгына кереп югалды.
Иртән килене, эшкә китәр алдыннан, аш-су бүлмәсеннән кайнанасына кычкырды:
-Һаман шул почмактан чыгалмыйсың мени? Торып эч чәеңне! Эшкә киттем.
Мәктәптә идән юучы булып эшли ул. Сыер савучыдан чыкты да, урын булгач, мәктәпкә йөгерде. Акчасы да бар. Рәхәтләнеп эшлә генә. Өйгә кайтса гына, кайнанасына ачуы чыга. Аның кебекләр күптән гүр иясе, ә ул һаман йөри. Дөресрәге, ул аның урын-җиргә калуыннан курка иде. Үз инәсен күптән җирләде. "Кеше инәсен карарга язмасын!" - диде һәрвакыт. Шуңа табан барасын аңлап, һәрчак ачуы чыга, үчен дә бер гөнаһсыз карчыктан ала иде. Килен дә эштән кайтты. Эчелмәгән чәйне күреп, күркә кебек кабарынып, почмак бүлмәгә кереп китте. Кайнанасы урын-җирдә, һаман тормаган, идәнгә таба башын аска игән. Идәндә ак күбек кебек нәрсәләр ята. Килен бер мәлгә каушап калды.
-Әллә чирлисеңме? - дигән йомшак тавыш чыкты авызыннан. Кире урынына күтәребрәк салыйм, дигәндә, карчыкның авызы тирәли ак күбек укмашканын күреп, кычкырып җибәрде.
-Ай, алла! Ай, алла!
Кулларының салкынлыгы, тонык кара күзләрнең, пыяла кебек катып, ябылмый калуы киленнең өнен алды. Ул нәрсә эшләргә, кемгә кычкырырга, кемнән ярдәм сорарга белми, калтырап төште. Әйе, үлем үкенечле була! Таңсылу карчык җан тәслим кылган иде.
Эшне зурга җибәрмәделәр. Йокы даруы эчеп үлгәнлеге билгеле булгач, каян алганлыгын тәгаен генә беркем дә әйтә алмады. Күршесе Халидә генә, күзләреннән кулъяулыгын төшермәде. Кешегә әйтергә дә курыкты. Ярдәм итү максатыннан бирелгән ак төймәләрнең ахирәтенең гомерен кисәр, дип, кем уйлаган?! Гомеренең ахырына тиклем ул Аллаһ Тәгаләдән гафу, белә-белми кылган гөнаһларын ярлыкауны сорар, тәүбә кылып, үлемтеккә бераз акча калдырып, калганын хәер итеп балаларга таратыр һәм тыныч күңел белән якты дөнья белән хушлашыр.
Өчесен-җидесен үткәргәч, Мөршидә килен дә кайнанасының сандыгын ачарга базнат итә. Гади генә сандык, эче тулы кием-салым. Хәер, кульяулыкка төрелеп, һәрберсенә атап язылган кәгазь кисәкләре. Һәркемнең исеме язылган. Һәм...кәгазь акчалар. Һәрбер баласына, килененә, оныкларына кайнана кеше гомере буе акча җыйган. Мөршидә лап итеп, ул яткан караватка утырды. Кайнанасы оны-тозыннан өзмәде, тәм-том да балаларга өләште һәм... акчалата да ярдәм өлеше кертергә уйлаган. Мөршидә үзенең шул кадәрле миһербансыз булуына, каты йөрәкле булуына кайнанасының сандыгын ачкач кына инанды. Исән булган булса, үз куллары белән бу акчаны таратып бирер иде бит. Ә ул аңа үлем теләде! Үлем! Алдагысын уйлады микән соң үзе Мөршидә? Уйлады микән соң???
Күпме генә эзләсә дә, килен сандыкта бернинди дә ак яулык күрмәде. Чәчкәлесе бихисап, әмма аклары юк иде. Мөршидә өчен бу табышмак һаман да чишелми калды. Таңсылу карчык үлгәннән соң, күпме сулар акты, ел фасыллары бер-бер артлы алышынды. Почмак та буш торды. Андагы сандык кына, үз истәлекләре белән, чоланга күчте. Килен, нишләптер, бүтән ул сандыкка кагылмады. Һәркемгә тәгаенләнгән акчалар хуҗаларына бирелде.
Кыз да үсеп җитте. Ул укуын бетереп, сатучы булып эшли башлады. Мөршидә дә олыгайды. Бердәнбер көнне картын да җир куенына илтеп салды. Һәм...җәйнең бер көнендә Мөршидә бөтенләй аяктан язды. Иртән уянгач, яткан урыныннан чак кызы тартып торгызды. Алдагы көндә кызы белән җир җиләгенә барган иделәр алар. Эссе көн кинәт кенә суытты да куйды. Юка киемнәрдән генә җиләк җыеп, көннең суынуын Мөршидә сизмәде. Хәтфә үләнгә сузылды да, бик озак кына һавага текәлеп ятты. -Әни, тор инде! Җир салкынча кебек. Суык алмасын үзеңне, - диде кызы, кайгыртып.
Чыннан да, тәненә бәбкә йоннары чыккач кына, кайту ягына кузгалдылар. Кич Мөршидәнең температурасы күтәрелде. Иртәнге якка бөтенләй аякка басмас булды. Улларын, киленнәрен хафага салып, Мөршидә хастаханә койкасына кереп ятты. Ике атна дигәндә, аякка басып, өенә кайтырга насыйп булды. Әмма...иртә шатланган икән. Ике атна үткәч, яңадан аягына баса алмады. Инде урындагы невролог авыруны өйгә генә килеп карый башлады. Ниндидер кыйбатлы дарулар язды. "Беткәнен көтмәгез, алдан хәстәрләп куегыз. Әниегез, ул даруны эчмәсә, аягына басалмас", - диде врач, урам якка чыккач. -Ул дару дефицит. Мин генә аны сезгә табып бирә алам".
Даруын иртән кабул итсә, Мөршидә коштай очты. Исәнлекнең ни кадәрле кадерле икәнен аяктан язгач кына ныклап төшенде. Даруы бетсә, ул урыннан да кузгала алмый, инде Таңсылу карчыкның почмагында төннәр буе сызланып, ыңгырашып чыкты. Үзен сүкте. Бар дөньяны, врачларны, даруларны сүгеп чыкты. Зәхмәт кагылдымы икән, дип тә уйланды.
Ниһаять, кызы дару алып кайтты. Мөршидә тагын "терелде". Бу юлы ул кайнанасының сандыгын тагын бер тапкыр карарга булып китте. Сандык беренче ачудагы кебек пөхтә, җыйнак түгел иде шул. Мөршидә кулы тигәч, бик тузган кыяфәттә иде. Каяндыр күкрәктән килеп чыккан аваз: "Эх, әнкәй!" - дип яңгырады. Еллар узган саен ул кайнанасын ныграк сагына башлады. Уйланырга Аллаһы Тәгалә аңа бик күп көннәр бирде. Хастаханә койкасында да, Таңсылуның почмак бүлмәсендә дә тәүбәгә килергә вакыты күп иде. Әмма Аллаһ җәзаның иң авырын бирерме, әллә шушы чирләре иң авыр җәзамы? Мөршидә алга табан карарга курыкты. Кайнанасының сандыктагы әйберләрен яхшылап төрде дә, ни өчен аны ачканын да онытып, кире ябып куйды.
Ә күзләре һаман ак яулыкны эзләде.
Күпмедер вакыттан соң, Мөршидә тагын чирли башлады. Дарулары да бетте. Кайчан тагын алып кайтырлар, билгесез. Акчасы да, гөнаһ шомлыгына каршы, җитеп бетми. 1-2 ай үзаллы торып йөри алмый, кызы ярдәмендә генә кече йомышын үти Мөршидә. Киленнәре, уллары мунча кертергә ярдәм итәләр. Әмма бик озаккамы соң? Гәүдәсе дә көннән-көн авырая.
"Бүлмәне сасытасың!" - дип кайнанасына кычкырганнарын бик еш исенә төшерә. Ул бит аның исен дә сизми иде, ә үзенеке танавын ерып керә. Нахакка рәнҗетте кайнанасын! Нахакка! Көннәре көн түгел, төннәре төн түгел Мөршидәнең.
Кайнанасы әүлия булган бит аның, пөхтә карчык булган. Бик озак-бик озак уйланды ул бу хакта. Үзе өй чисталыгы өчен бервакытта да җан атмады. Ә өе һәрвакыт җыелган, җыештырылган, савыт-сабалар юылган, балалары караулы иде. Үзе соң, үзе ни эшләде? Әйе, ашарга пешерә иде. Осталыгы бар иде ул якка. Бар нәрсәне дә уңдыра иде. Ә чисталыкны кайнанасы кадәр үк белми иде. Кайнанасының башындагы ак яулыгына да исе китә иде. Мәңге караймый. Кылт итеп кайнанасының яланбаш йөргәнлеге исенә төшә. Әйе, ап-ак чәчләрен, озын толымын еш күргәләргә туры килә иде аңа. Тышта ялгызы гына юылып эленгән яулыкны нишләп искә алмаган ул шул гомер? Яулык, бердәнбер яулыгын юган да киптергән, юган да киптергән. Ә ул сандык актарып ак яулык эзли! Яулыгы гына түгел, күңеле дә ак булган ич кайнанасының! Шуны аңлар өчен Мөршидәгә еллар кирәкте...
Кирегә әйләнми шул җир шары. Үлгәннәр дә кире кайтмый. Хаталарны төзәтергә инде соң. Менә ул Таңсылу карчык почмагында сызланулардан интегеп ята. Янында да беркем дә юк. Кызы бүген кич йөрергә чыгып китте. Яшь бит әле ул, йөрсен әйдә! Чирле инәй кырында аңа ни калган. Болай да ул аны карый, астын алыштыра. Ашата. Эчерә.
Төн. Тышта җил, ахыры. Тәрәзә капкачы шыкылдый. Нидидер сәер тавышлар ишетелә.
-Уу-х! Ыы-ых! Уу-х! Ыы-ых!
Бик сәер тавыш. Түшәмгә карап яткан җиреннән, Мөршидә сагаеп куйды. Кинәт кенә күзенә кара шәүлә күренде. Куркуыннан ул кычкырып җибәрде. -Син кем? Син кем?
Тавыш тагын кабатланды. Мөршидә, ничек җитте алай, ике терсәгенә таянып, торырга азапланды. Почмак гүли, почмак ыңгыраша иде. Мөршидәнең йөрәге дөп-дөп типте. Тыны кысылды. Буыла башлады. Үз-үзен белештерми, тавыш салды: -Кызым! Кызым! Кайт! Кайт! Почмак Мөршидәне кысты, буды. Ыңгырашу көчлерәк яңгырады. Ишектән йөгереп кергән кызга әнисен исән күрергә язмады. Мөршидә йөрәк өянәгеннән кайнанасы янына күчте. Почмак тынып калды. Ыңгырашкан авазлар да юк булды. Ә Мөршидәгә ике көннән бары 62 яшь тулган булыр иде.
ТӘМАМ.
Автор: Рәмилә Абдуллина.