– Мин Сәрия булам, – диде хатын. Тавышы дерелдәп чыкты. Ипләп кенә тормышын сөйләп китте. – Иптәшем биш ел элек гүр иясе булды. Йөрәктән. Улым Себер якларында яши. Ара ерак, әтисен, кызым белән кияүне җирләргә кайттылар. Ике ел инде бер хәбәрләре дә юк.
Фатыйх аңа каршыдагы ашханәгә кереп, капкалап чыгарга тәкъдим итте. Сәрия аптырап китте.
– Әйдә-әйдә, иркенләп сөйләшербез. Мин дә ялгыз. Гаеп юк, оялмагыз, – дип кыстады Фатыйх.
Сәрияне үз гомерендә ир-ат ашханәгә, театрга, концертка чакырганы булмады. Уңайсызланды.
– Өс-башым да сәләмә, таушалган. Чисталыкка чиста, үтүкләнгән, – дип куйды. Аннары ояла-ояла гына Фатыйхка иярде.
Ашханәдә кеше күп түгел иде. Алар тәрәзә турындагы өстәл янына килеп утырдылар.
– Нәрсә ашарга телисең, тартынма, Сәрия, әйт, – диде Фатыйх.
– Токмачлы аш, чәй, ипи, – диде хатын.
Фатыйх аптырап калды. Аннары:
– Ярый, – дип куйды да, нинди тәмле ризык бар, барысын да китертте. Өстәл сый-нигъмәт белән тулды. Сәрия гомер күрмәгән ашлардан авыз итте. Үзенең уе исә гел оныгында булды. Үзем ашау гына аз, кайтып балага да берәр тәмле ризык әзерләргә кирәк. Фатыйх аның уйларын белгәндәй:
– Хафаланма, оныгыңа да алырбыз, үзем түләрмен, – диде.
Тәмле ашаганнан соң, оета башлады. Юньле йокы күргәне юк шул. Оныгы я телевизор акырта, я дусларын җыеп, шаулашып утыралар. Төнлә ике-өч сәгатьләп черем итә.
Ир белән хатын тормышларын барлап, яшь чакларын искә алып, бик озак сөйләшеп утырды. Сүзләре дә, уйлары да бергә үрелеп барды. Сәриягә дөнья яктырып киткәндәй тоелды. Фатыйхка да аның белән сөйләшү рәхәт, җиңел иде. Кай ягы беләндер Мәрфугасына охшатты.
Кайтырга чыктылар. Көзге салкын җил исә. Сәрия өшеп китте. Фатыйх пинжәген салып, иңенә япты. Бу вакытта Сәрия эргәсендә көчле ир-узаман булуын тойды.
Сәрия Фатыйхның үзенә ярдәм итә, оныгын да дөрес юлга бастыра алачагын тойды. Шулай уйларына бирелеп атлаган җирдән Фатыйхның эндәшүен дә ишетмәгән: «Сәрия, нинди уйга баттың?» – дигәнгә сискәнеп китте.
– Гафу ит, уйларым да, дөньям да буталды. Ни кылырга, кемнән ярдәм сорарга да белмим. Бөтен ышанычым Аллаһы Тәгаләгә, Фатыйх, – диде.
Алар сөйләшә-сөйләшә Сәриянең өй турына килеп җитте. Фатыйхның Сәрияне җибәрәсе килмәде. Чөнки аларның берсен дә өйләрендә өзелеп көтүче юк. Тик кая барасың?
Хушлашып, Фатыйх кайтыр якка атлады. Нишләп адәм баласына шулкадәр сынаулар килә соң? Ул шул сорауга җавап эзләде.
Кайтуына кызы янә табын корган, кунаклар, кызарып-бүртенеп, сүз куерта. Фатыйх аларга җирәнеп карап куйды. Аларны бер нәрсә борчымый. Җәмгыятькә берәр файда китерәме соң бу адәм затлары? Ул аларны басудагы чүп үләнгә тиңләде.
Кызы аш тәкъдим иткән иде дә, баш тартты:
– Рәхмәт, кызым, мин тук, ашханәгә сугылган идем, – диде. Минзадә аптырап калды:
– Әти, мин бөтен кешегә җитәрлек итеп әзерлим, ник акча туздырып йөрисең? – диде. Фатыйхка кызының шелтәсе ошамады:
– Үз акчам, ни телим, шуны ашыйм, кая телим, шунда барам. Сездән рөхсәт сорамыйм, – дип кырт кисте дә, юыну бүлмәсенә кереп китте.
Күзенә йокы кермәде. Ничек булса да Сәриягә һәм оныгына ярдәм итәргә кирәк. Тормышта ялгышлар, юлдан тайпылып, упкынга тәгәрәүләр күп. Тиз арада күреп калып, ярдәм кулы сузу зарур.
...Сәрияне алыштырып куйдылармени. Кайту белән оныгына каты кисәтү ясады: «Җитте, дусларыңны озат. Мин олы кеше, арыдым, башым авырта», – диде. Оныгы Флорид аптырап калды. Әбисенә ни булган? Болай усал чагын күргәне юк иде әле. Моныңчы әбисен санга сугып бармады. Пенсиясен, хәер акчасын тартып алып, шуңа типтерде. Ә бүген аны алыштырып куйганнармени. Флорид артык юанып тормады, дусларын чыгарып җибәрде.
– Утыр, ашап ал, менә күчтәнәч алып кайттым сиңа, – диде Сәрия оныгына. – Уртага салып сөйләшик. Син әле бала гына. Мин синең бердәнбер якын кешең. Тыңла. Әтиең белән әниеңнең рухы сиңа рәнҗи. Иртәгәдән яңа тормыш башлыйбыз.
– Әби, мине мәктәпкә алмаслар бит инде, – диде аптырап Флорид.
Флоридның күзләрендә очкын кабынды. Сәрия оныгын кочагына алып, озак елады. Бу вакытта улы да аңа кушылып үкседе. Әбисе белән оныгы беренче тапкыр шулай утырып сөйләште, бер-берсенә күңелен ачты. Елашып, күңелләрен бушатканнан соң, йокларга яттылар. Тик Сәриянең күзенә йокы кермәде. Ул гел Фатыйхны уйлады. Шулай бөтерелә торгач, татлы йокыга талуын да сизмәде.
Телефон шалтыраган тавышка уянды. Сәгать ун булып киткән. Оныгы да йоклый. Фатыйх шалтырата икән. Сәрия аның тавышын ишеткәч, каушап калды. Кичә оныгы турында сөйләшкәннәр иде.
...Иртәнге аштан соң Фатыйх киявенә Сәриянең язмышын сөйләп бирде.
– Сезне барысы да хөрмәт итә. Таныш-белешләрегез күп, берәр чара күреп булмасмы? – диде.
Кызы сүз кыстырган иде дә, кияве тиз туктатты.
– Сез бик игелекле кеше. Бәлагә тарыган кешегә битараф түгелсез. Ярый, болай итик. Бездә бер полковник хатыны белән кунак булган иде, хәтерлисезме? Сез бераз бәхәскә дә кереп алдыгыз аның белән. Ул хәрби комиссариатта эшли. Хәрби уку йортлары да аның кул астында. Хәзер шалтыратам, – диде.
Озак сөйләштеләр.
– Син дөрес аңла, минем бабай шәп кеше, олы җанлы, олы йөрәкле, шул гына.
Фатыйх ушы китеп тыңлап торды. Кияве мировой икән ләбаса. Телефонны куйгач:
– Сез хәзер егет белән әбисен монда чакырыгыз. Ике сәгать вакыт. Бергә барырбыз, – диде Альберт.
...Сәрия бу хәбәрне ишеткәч, югалып калды. Оныгын уятып, тиз генә киенергә кушты. Документларын җыеп, Фатыйх әйткән адрес буенча чыгып киттеләр.
Ул аларны урамда көтеп тора иде. Шундук Сәриянең өс-башына игътибар итте. Озын күлмәге дә, башына бәйләгән яулыгы да үзенә килешеп тора. Кулындагы сумкасын да бер төстән сайлаган. Малай кеше заманча киенгән, чалт-чолт сагыз чәйни. Ул арада кияве дә чыкты. Бергәләп, машинага утырып киттеләр.
Сәрия дулкынланды. Юл буе оныгының кулын кысып тотып барды.
Аларны бик җылы каршы алдылар. Малайны хәрби уку йортына тәгаенләделәр. Флорид моңа шатланды. Үзе ише үсмерләрдән туйган иде. Акча сорап теңкәсенә тиделәр. Бирмәсә, кыйныйлар. Фатирга да килеп куналар. Җитмәсә, үзләреннән олырак хатыннар ияртеп киләләр. Флорид исә юаш. Тегеләре шуннан файдалана иде.
Флорид бүген тормышы кискен үзгәрүен аңлады. Ике көннән укый башлаячагын кисәттеләр.
Әбисе бик сөенде. Фатыйх һәм аның киявенең ярдәме белән сазлыкка батып барган баланы тартып чыгарып, дөрес юлга бастырдылар. Улын урнаштыру сөенеченнән Сәрия күңеле бушаганчы елады. Бу вакытта Фатыйх аның чәчләреннән сыйпады, күкрәгенә кысып юатты.
– Я, тынычлан. Бар да артта, үткәннәр белән яшәмик, киләчәккә атлыйк, – диде.
Аннары Сәриянең фатирына юл тоттылар. Көн буе өйне җентекләп юып, артык әйбердән арындырдылар. Читтән карап торсаң – гомер иткән ир белән хатын кебек иде. Фатыйх кайтып тормады, куна калды.
Фатыйх Мәрфугасының вафатыннан соң хатын-кыз белән чуалмады. Сүз, күз атучылар булмады түгел. Тик күңеле беркемне дә якын җибәрмәде. Бәндәне тәкъдир белән ризык йөртер, диләр. Сәриядә дә ир кайгысы юк иде. Ул тормыш арбасына аттай җигелде. Аның йомшак, назлы тәненә күптән ир-ат кагылганы булмады. Бу төн аларныкы булды. Инде күптән татлы мизгелләрне оныткан ике тән һәм җан кушылды. Фатыйх Сәрияне куеныннан чыгармады.
Шулчак телефон шалтырады. Фатыйх кызына Сәриянең телефонын биргән иде. Шул шалтырата. Тавышы катырак чыкты, боергандай тоелды. Фатыйхның ачуы килде:
– Нәрсәгә шалтыратасың? Кая киткәнемне әйттем бит. Ничек яшәргә кирәклеген үзем беләм. Минем тормышка кысылма, – диде дә, шап итеп телефонны куйды.
Иртәнге чәйдән соң уйлаштылар да, икенче көнгә Фатыйхның авылына кайтырга карар иттеләр. Шуннан җыенып, Фатыйхның кызына киттеләр. Кием-салымы шунда иде.
Минзадә Сәрияне күргәч, әнисен искә төшерде. Гел дорфа кыланды бит ул аңа карата. Шул чагында әнисен тыны белән кабердән суырып алырдай булды. Үкенде, тик соң иде. Онык та сөялмичә гүр иясе булды. Әтисе әйбәт кеше, әнисен яратып, хөрмәтләп яшәде. Ә ул үз тормышын үзе бозды.
Шулчак башына бер уй килде. Балалар йортына барып, бер кыз бала алырга карар итте. Ире хупламас, әлбәттә. Ризалашмаса, үз фатиры бар ич.
Минзадә әтисе белән Сәрияне чәйгә дәште. Ире чыгып исәнлек бирде дә, эшем күп дип, бүлмәсенә кереп китте.
Әтисен аңларга була. Олы кешегә ялгызы бик авыр. Сәрия ипле күренә, нужаны да байтак күргән. Минзадә:
– Бергә тигез, тату яшәвегезне телим. Әти, син мине кичер. Әни белән сезгә күрсәткәннәрем күп булды. Онык та табып бирә алмадым. Үземнең хатамны төзәтергә уйлыйм. Балалар йортыннан бер кыз алырга телим. Әти, ни диярсең?
Фатыйх телсез калды. Я, Хода, бу минем бала, аңарда минем кан ич. Мәрфугасы гына күрә алмады. Ни булды? Ул сикереп торып, кызын күкрәгенә кысты. Алар бу мизгелдә гомер буена чияләнеп беткән төенне чиште. Күзләрен яшь пәрдәсе каплады, икесе дә тавышсыз гына елый иде. Сәрия Фатыйхны да, кызын да кызганды.
Ул арада бүлмәдән Альберт килеп чыкты:
– Ни булды? Ишетми, күрми калдыммы? Бу нинди тамаша? Аңлатыгыз әле, мин бит чит кеше түгел, – диде.
(Ахыры бар.)