Апрель башы иде. Яз һавасы борынны ярып керә. Бар тереклек уяна. Шулай ипле генә яшәгән җирдән бер көнне Мәрфуганың башы әйләнеп китте. Башта колаклары гөжләде, күз аллары караңгыланды һәм ул уштан язып егылды. Хәбирә йомыш белән күршеләренә кереп киткән чак. Фатыйхның кайтырына бер сәгатьләп бар иде әле.
Тик күңеле нидер сизенгәндәй, Фатыйх бу көнне төшке ашка иртәрәк кузгалды. Атылып, ашкынып өйгә килеп кергәч, Мәрфуганы идәндә күреп, коелып төште. Ул арада Хәбирә дә килеп керде. Тиз генә күтәреп, урын өстенә салдылар. Борын төбенә нашатырга манчылган мамык төртеп, ушына китерделәр, су каптырдылар. Фатыйх фельдшерга ничек барып җитүен дә сизмәде. Тик ишек бикле иде. Ирнең йөрәге дөп-дөп типте. Нишләргә белмичә, күрше йортка сугылды. «Районга киттеләр, кичсез кайтмаслар», – диделәр. Фатыйх ары сугылды, бире сугылды. Кабат өенә йөгерде.
Кайтып керсә, ни күрсен: әнкәсе белән Мәрфуга чөкердәшеп чәйләп утыра. «Ни булды сиңа? Йөрәгем урыныннан купты ич?» – дип сораулы карашын кәләшенә төбәде. Мәрфуга исә бианасына карап: «Өченче көн инде укшыта. Әллә берәр ярамаган нәрсә ашадым?» – дип үзе дә аптырап утыра иде. Хәбирә шундук эшнең нәрсәдә булуын абайлады. «Кызым, син бит авырга узгансың. Тиздән, Алла кушкан эш булса, бәбәй алып кайтасың болай булгач», – диде сөенеп. Фатыйхның бу яңалыктан күңеле нечкәреп, күзләренә яшь бәреп чыкты. Аннары көлә башлады. Мәрфуганы күтәреп, әйләндерде. «Җибәр, җүләр, тагын егылам ич», – дип өзгәләнде яшь хатын. Хәбирә балаларына бер тын сокланып карап торды, үзенең дә яшь чаклары исенә төште. Аннары: «Ярый, чыгыйм әле, тавыкларга җим салыйм», – дигән юк-бар сәбәп табып чыгып китте.
Икенче көнне Фатыйх Мәрфуганы район дәваханәсенә алып китте. Табиб йөклелекне раслады. Фатыйх үзен иң бәхетле ир итеп тойды. Табиб бик күп күрсәтмәләр бирде. Атна саен килеп, күренәсе булачак икән. Саф һава, сыйфатлы ризык, җиләк-җимеш кирәк, авыр эштән азат итү таләп ителә. Табиб бүлмәсеннән бер кочак язу белән чыктылар. Фатыйхның сөенечтән аягы җиргә тимәде. Бианасы килененә нәрсә пешереп ашатырга белмәде.
Фатыйх төштән соң урманны әйләнеп кайтырга ниятләде. Көн дә әзрәк сүрелә төште. Ул заманда һәрбер йорт башыннан агач утыр-ту мәҗбүри иде. Агач, куак араларын утап, тазартып торырга кирәк. Үләнен чабып аласың. Ат җигеп чыгып киттеләр. Мәрфуга, җиләк булмасмы дип, чиләген алды.
Җиләк чыннан да күп иде. Чиләге тулды. Фатыйх чаж да чож печән чапты. Мәрфуга иренең тыгыз тәненә сокланып карап торды. Тирләп, күлмәге иңбашларына ябышкан. Бераз тамак ялгап алырга булдылар. Җиләкле кайнар чәйгә җитәме соң! Мәрфуга термостан чәй агызды, үз бәхетенә сөенеп, белгән догаларын укыды.
Ул арада Фатыйх эшен төгәлләде, арбага чи печән салып, кайтыр якка кузгалдылар. Шулчак биш айлык авыры үзен сиздереп куйды. Әнисенә нидер әйтергә теләде кебек. И, бәләкәч. Мәрфуга, башын иренең кулбашына салып, әкрен генә көйләп кайтты.
Хәбирә кайтуларына мулдан пешеренеп куйган иде.
– Мунча әзер, балалар. Сез калганын үзегез карагыз, мин көтү каршыларга чыгыйм, – дип ишеккә юнәлде.
Фатыйх эшен ярты юлда калдырырга яратмый. Арбадагы печәнне таратырга чыкты. Мәрфуга исә табынны җыеп, юасын юып, ире янына юнәлде. Сәнәк тотып, арбага менеп басты.
– Булышма, балага авырлык килер, кер, ял ит, – диде Фатыйх.
– Эшлимме, эшләмимме, яныңда буласым килә, – диде Мәрфуга. Үзе исә чи печәнне каера башлады – авыр булса да сиздермәде. Бервакыт колагы гөжләп китте, аяк астында җир убылгандай тоелды. Ярый Фатыйхы тотып калып өлгерде. Ул да булмый эче өзеп авыртты, күңеле болганды. Фатыйх куркуыннан нишләргә дә белмәде. Шулчак почта таратучы килеп керде. Ул хәлне аңлап, шундук фельдшер артыннан йөгерде. Дәваханәгә исән-имин китереп җиткерделәр. Бик күп кан югалтты. Баланы коткара алмадылар.
Тормыш алга тәгәрәде. Кеше үз алдына ниндидер максат куя. Аңа ирешү өчен җан тынычлыгы кирәк. Хәбирә шуларны сөйли-сөйли, киленен юатты. Фатыйх исә үзен гаепле тойды. Мәрфуга гына исән булсын. Баласы булмаса да, ул аны яратачак. Бу Ходай Тәгаләнең әмере.
Тик моның белән генә бетмәде. Мәрфуганың яңадан дүрт авыры төште. Бишенчегә йөккә узгач, ул дәваханәдән дә чыкмады. Шунда ятты, сакланды.
Баланың дөньяга аваз салыр вакыты да җитте. Фатыйх дәваханә коридорында җанына урын тапмады. Бер арада тамак ялгап алырга дип киткән иде, кире килүенә шәфкать туташы каршы чыкты:
– Кайда йөрисез? Сезнең кызыгыз туды, – диде.
Фатыйх, үзе дә сизмәстән, яшь кызны күтәреп алып әйләндерә башлады.
– Урам яктагы тәрәзәгә барыгыз. Хатыныгыз балагызны күрсәтер, – диде ирнең көчле кулларыннан ычкынып.
Фатыйхның авызы ерык, бар кешене кочасы килә. Өченче катта тәрәзәләр күп. Мәрфуга кайсында соң? Тагын берничә ир аның кебек тәрәзәләрне барлый. Фатыйх белән шатлыклары уртак аларның. Тәрәзә аша сабыйларына бер генә күз саласылары килә.
Җәй. Август ае. Алмалар өлгергән чак. Фатыйх әле генә алмагачлар шау чәчәктә иде, инде җимешләре өлгерә дип уйланды. Сабыебызның да үсеп җитүен сизми калырбыз әле. Шулай уйланып торганда, аңа бер ир дәште: «Сезнең хатын, ахры? Карагыз әле, сезгә ишарәли», – диде. Караса, Мәрфуга кызын кочып, елмаеп тора.
Баланы өйгә алып кайткач, йорт эче балкып, яктырып китте. Хәбирә инәй эргәсеннән дә китмәде. Тын алырга да курыкты.
Балага Минзадә дип куштылар. Әнисенә якын булсын диделәр. Кызның җаена гына тордылар. Мәктәптә дә яхшы укыды. Кызганычка, Мәрфуга башкача балага узмады.
Хәбирә инәй яше барган саен, әкрен генә сүнә башлады. Көз иде. Әле кар төшмәгән. Хәбирә соңгы вакытта нык биреште. Солтаны гел төшенә керде. Ире колач җәеп каршына килә. Хәбирә аңа кулларын сузуы була, уянып китә. Гел шул бер төш бимазалады. Үткән төндә исә кабат шул төш. Тик бу юлы Солтан, иңнәреннән кочып, шау чәчәктә утырган акланга алып кереп китте.
Хәбирә иртән тору белән Мәрфугага мунча ягарга кушты. «Кичә нишләптер хәлем булмады», – диде.
– Ярый, әни, үзем юындырырмын, хәзер ягып җибәрәм, – дип, Мәрфуга киенә башлады.
– Үзем генә керермен, балам, рәхмәт тәрбияңә, – диде Хәбирә, сөенеп.
Мунча юынып, догаларын укып, чиста-пөхтә урын өстенә ятты. Иртән Мәрфуга чәйгә эндәшергә кергән иде, Хәбирәнең тәне суынып беткән. Алдан сизенгән инде. Дисбесен кулына тоткан килеш җан биргән. Мәрфуга каушап калды. Фатыйх мал арасына чыгып киткән иде.
Үлем-китем хәбәре тиз таралды авылга. Бар шартын китереп, Хәбирә карчыкны соңгы юлга озаттылар. Андый вакытта халык бердәм. Авылда гомумән шатлыгың да, кайгың да уртак.
Зираттан кайткач, өчесен-җидесен укыттылар. Ул арада халык таралышты, өйдә үзләре генә калдылар. Күңелне бушлык биләде. Мәрфуга бик авыр кичерде бианасының үлемен. Бүлмәсенә керсә, ап-актан киенгән Хәбирә утырадыр кебек. Әнисе урынына күрде ул аны. Аңардан күрмәгән наз-җылыны тоеп яшәде. Әнисенең абыйсы Абдулла да биш ел элек гүр иясе булды. Мәрфуганың ире Фатыйх белән кызыннан башка якын кешесе калмады.
Минзадәнең үсә-үсә ихтыяҗ-таләпләре артты. Югары уку йортына кергән иде, бер ел гына укыды. Авыр дип кире кайтты. Аннары тартып-сузып дигәндәй китапханә техникумын тәмамлый алды. Әнисен санга сукмады, Фатыйхтан бераз шөрләде. Укуын тәмамлагач, шәһәрдә калды. Һөнәре буенча эш эзләп тә карамады. Зур гына кибеттә кием-салым сату бүлегенә урнашты.
Бер көнне Мәрфуга төшке аш әзерләп йөргәндә, телефон шалтырады. Кызы икән. Хәл-әхвәл белешкәч: «Әни, бу ялда булачак киявегезне таныштырырга алып кайтам. Әтигә әйтеп куй, юк-бар сораулары белән кешене йөдәтмәсен», – диде. Мәрфуга ушын җыярга да өлгермәде, теге башта телефонны ташладылар. «Бу ни хәл? Унтугызы да тулмаган, кая ашыга бу бала? Күрәчәктер, Ходай кушмаган эш булмас. Бүген атнакич. Берсекөнгә кайтабыз диде ләбаса», – дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә Фатыйхның кайтканын көтә башлады. Чәчү чоры бит әле, җитмәсә. Мәшәкате баштан ашкан.
Төшке аш вакытында әйтергә тәвәккәлли алмады. Кичке якта сөйләрмен дип үзен юатты. «Бала – бәгырь ите», – дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Мәрфуга пошаманга калды. Кичке аш ашарга утыргач, Фатыйх хатынының үзенә урын табалмавын искә алды. Йөзе борчулы, нидер әйтергә телиме соң? Мәрфуганы янына утыртты да:
– Ни булды, сөйлә? Борчылуың йөзеңә чыккан, – диде.
Мәрфуга, матур кара күзләрен мөлдерәтеп, хәлне аңлатып бирде. Фатыйх уйга калды. Кызының шул юлдан баруын чамалый иде инде.
(Дәвамы бар.)