Җизнәсенең «Жигулие» яңа булмаса да, Аллаһка тапшырып, юлга чыгарга тәвәккәлләделәр. Юллар шәптән түгел, транспорт күп йөрми. Артык сорау биреп, бер-берсен интектермәделәр. Сүзләре әйе-юктан артмады. Һәркем үз уйларына чумган, күзләрендә яшь пәрдәсе, тамак төбендә төер. Кычкырып-кычкырып елыйсы килде Фатыйхның.
Өч сәгатьләп кайттылар. Капка төбендә дә, өй эчендә дә халык, күрше авыллардан да килгәннәр. Машина, җигүле атлар, үтмәле түгел. Һәркайсы баш кагып кына аларга юл бирде. Фатыйх әнисенең йончыган йөзен күреп, дертләп китте. Ябыгып, картаеп киткән кебек тоелды.
Солтанны зурлап, бар шартын китереп, соңгы юлга озаттылар. Беркем дә мәңгелек түгел. Җиргә килгәнсең икән, фәһемле эзең, дәвамчыларың, изге гамәлләрең калырга тиеш. Гаиләсе өчен дә, авылдашлары өчен, зур югалту иде бу.
Фатыйх өч көн торды әнисе янында. Киткәндә әнисенә карап, йөрәге әрнеде. Аның сагыш тулы ялварулы карашын күтәрәлмәде. Мондый чакта күзләргә бер багу җитә.
Укуын читтән торып дәвам итәргә булды. Деканатта каршы килмәделәр. Җирдә эшләү файдага булыр диделәр. Әнисе карышып караган иде дә, Фатыйх сүзендә торды.
Яз үтүгә ямьле җәй башланды. Тормыш алга тәгәрәде. Авыл кешесенең җәйгә хозурланып ятарга вакыты юк, вакытында чәчәргә, урырга кирәк. Җәйнең бер көне елны туйдыра дип юкка әйтмәгәннәр.
Фатыйхны ике куллап эшкә алдылар. Башы-аягы белән мәшәкать-бурычларына чумды.
Фатыйх, ару-талуны белмичә, эштән ямь-тәм табып эшләде. Эш арасында әтисен югалту бер тынга онытылып торган кебек тоелды. Тик кайсы гына эшкә барып тотынса да, барысы да әтисе куллары белән эшләнгән, эш коралларының сабында һаман аның кулларының җылысы саклангандыр кебек. Әнисе хаклы. Бары тик вакыт кына дәвалый.
Ниһаять, укуын тәмамлап, кулына кызыл дипломын тотып, башын югары чөеп, Фатыйх әнисе янына ашыкты. Их, әтисе дә исән булса икән! Бик сөенер иде. Шуларны уйлап, күз алдына китереп, егет көрсенеп куйды.
Авылда аны көттеләр. Ул хәтта хыялында йөрткән кызны да очратты. Ятса да, торса да, теге сылу кыз күз алдында. Тик торган җирдән елмаеп куя.
Хәбирә дә улындагы үзгәрешләрне сизде. «Ярый, сөйләр әле, вакыты җитмәгәндер», – дип уйлап куйды. Эчтән генә догаларын кабатлады. Һәр ана үз баласына бәхет тели. Үзенең дә яше бара. Ходайдан улына тәрбияле, инсафлы хатын сорый.
Ул арада Фатыйх белән Мәрфуга арасыннан узган очкын, зур мәхәббәт учагына әверелеп, дөрләп яна башлады. Егет бу хакта әнисенә ничек әйтергә белми аптырап бетте. Мәрфуга дә Абдулла абзыйсы белән сөйләшергә җай чыкканын көтте.
Фатыйхны районда узган төрле ярышларга, семинарларга, күргәзмәләргә чакырып тордылар. Колхозда эш бик җиңелдән булмады. Мәшәкать җитәрлек. Һава торышы да тәэсир итә. Я орлыклар вакытында шытмый, я яңгыры юк, я комбайн-тракторларга өстәмә өлеш эзләп, күзең тона, я кеше җитми. Яшьләр шәһәргә сыпырта, җиңел тормыш эзли. Һәр кешенең җаена гына торырга кирәк. Фатыйх авыл халкы белән уртак тел табалды, тыңлата белде.
Тик йорт эшләрендә генә булышырга өлгерми. Әнисенең яше барган саен чире дә чыгып тора. Бер көнне кулларым ойый, сызлый, тиз арыйм, сыерны чак савам дип зарланды. Шуннан: «Әллә улым кәләш аласыңмы? Синең балаларны тупылдатып сөясем, күз-колак буласым килә», – дип куйды. Фатыйх бурлаттай кызарды. Ул әнисенә бу хакта күптән әйтергә җыенып йөри инде. Менә җае чыкты. Ул барысын да сөйләп бирде. Көзге басу эшләре төгәлләнгәч, кыз сорарга барабыз, диде. Хәбирә кем кызы турында сүз баруын аңлагач, кояштай балкып китте.
Фатыйх көн ахырын җиткерәлми тәмам гаҗиз булды. Әле бер эш килеп чыкты, әле икенчесе. Мәрфугасын күрмәгәнгә атнадан артты. Сагынды. Эше кичке уннарда гына бетте. Өйгә кайтып, ашык-пошык капкалады да, әтисеннән калган «Урал» мотоциклына утырып, Мәрфуга янына ашыкты. Фатыйхның кәеф шәп, юл буена җырлады.
Әле караңгы төшмәгән, көтү кайтып килә. Менә капка төбендәге каз-үрдәкләрне өркетеп, Мәрфугалар турына килеп туктады. Шәп-шәп кенә өйгә таба атлады, ишек шакыды. Түр яктан Абдулла абзыйның тавышы килде: «Керегез. Кем бар?» – дип сорады. Фатыйх алгы бүлмәгә узды. Абдулла түр яктагы диванда ятып тора иде. Агач аягын салып, эргәсенә куйган. «Фатыйх улым, синмени? Әйдә, уз. Миңа аптырама, шул сызлану инде. Хафизә җиңгәң мал-туар арасына чыгып киткән иде. Мәрфуга медпункттан дару алырга китте. Хәзер кайтыр», – диде. Аннары аптыраулы-сынаулы караш ташлап: «Бар да яхшыдыр бит?» – дип өстәде. «Бар да яхшы, хафаланмагыз», – дип тынычландырды Фатыйх. Абдулланың сораулары бетмәде: «Әниең нихәлдә?». Сорау һавада эленеп калды, ишектән кояштай балкыган Мәрфуга күренде. Абдулланы алдап булмый. Яшьләр арасында нидер барын шундук чамалады.
Мәрфуга абзыйсының кан басымын үлчәде. Заманы өчен ят аппаратны Уфа хастаханәсендә эшләгән бер табиб – Вәзир бүләк иткән иде Абдуллага. Бик дус-тату булдылар. Тик, ни аяныч, табиб эшкә барганда егылган. Шуннан мантымады. Йөрәк белән китеп барды. Абдулла шул аппаратны күргән саен Вәзирне искә төшерә. «Мәрфуга табиб булып бетте инде, куллары шифалы, күңеле йомшак, ихлас. Хатыным Хафизә табиблыкка укырга барсын, әле соң түгел, ди», – дип сөйләнде.
Ул арада сөт белән тулы чиләкләрен күтәреп, ишектә Хафизә пәйда булды.
– Сөт аертып алырбыз, кызым, – диде керә-керешкә.
Шуннан Фатыйхны күргәч, кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, күрешергә үрелде һәм егетне аркасыннан сөеп куйды.
Кайнап чыккан самавыр табын түренә менеп кунаклады. Өстәл сый-нигъмәт белән тулды. Мәрфуга Абдулла абзыйга дару төймәсе каптырды, агач аягын кияргә булышты. Протезын алыштырырга да җае чыкмый, әле бер эш, әле икенчесе килеп чыга.
Бергәләп утырып, көлешә-көлешә чәй эчтеләр. Колхоз, чәчү мәсьәләләрен дә кузгаттылар. Фатыйх Мәрфуганың кулын сорарга килү турында сүз башларга кыймый торды. Ярый әле Хафизә җиңгинең теле сөяксез, сөйләнә дә сөйләнә. Сүз уңаенда әйтеп куйды:
– Өйләнергә уйламыйсыңмы? Колхоз эше бетмәс, үзеңә дә оя корырга вакыт, энем.
Фатыйх бу сүзләрдән каушап китте. Мәрфуга исә җинаять өстендә тотылгандай, чәен түгеп җибәрде. Абдулла абзый җил кай яктан исүен чамалады. Яшьләрне уңайсыз хәлдә калдырган хатыны өчен гафу үтенде. Хафизә исә һаман үзенекен сөйли, боларны ишетми, Абдулла чак туктатты.
– Бер минутка гына тынып тор әле, Фатыйхның әйтер сүзе бар, – диде.
Фатыйх бөтенләй коелып төште, сүзләре буталды. Алай да очына чыкты. Абдулла абзыйның йөзе яктырып китте. Соңгы вакытта үзе дә кызны юньле генә кешегә кияүгә бирү турында уйлана иде. Саулыгы да сыната соңгы арада.
Никахны да, туйны да кыр эшләре төгәлләнгәч уздырырга карар иттеләр. Фатыйхның өстеннән олы йөк төшкәндәй тоелды. Курыккан иде. Абдулланың кырыслыгын белә. Монда исә киресенчә булып чыкты.
Быел уңышны башкаларга караганда мулдан җыеп алдылар. Ярый әле өлгерделәр, яңгырлар башланды. Кояш беразга гына ялтырап чыга да, бер-ике сәгатьтән янә яңгыр ява. Кешеләр кебек, ел фасыллары да үзгәрәме шунда, Ходай гына белә. Ноябрьдә кар күзе күренмәде. Авыл халкына каз-кошларын суеп урнаштырырга кирәк иде.
Декабрь башы иде. Иртәнгә исә кар яуган. Бу көнне Конституция көне билгеләнә. Бөтен ил халкы ял итә. Җир өсте, агачлар мамык кар юрганы ябынган. Искиткеч күренеш.
Шул көнне бик зурдан купмый гына, якыннарын чакырып, яшьләр туй мәҗлесе үткәрде. Абдулланың соңгы арада хәле китеп тора. Ул Мәрфуганы кочагына алды. Тамагына төер утырды. Күз яшьләрен тыялмады. Бу мәлдә ниләр кичерүен беркем дә белмәде. Әти-әнисе исән булса, тормышлары да башка булыр иде. Сеңлесенең рухын рәнҗетмәскә тырышты, үз баласы кебек үстерде Мәрфуганы. Менә бүген олы тормышка аяк баса, ир хатыны була. Кияү кеше җитди, тотнаклы.
Мәрфуга абзыйсын әтисе урынына күрде. Аларны озаткач, бераз күңеле төште. Моны искә алган Фатыйх, шундук янына килеп, кочып өйгә алып керде. «Җаным, тынычлан, атна саен барып йөрербез. Абдулла абзыйны үзем дә якын күрәм. Кай ягы беләндер әтигә тарткан», – дип юатты. Шул сүзләрдән соң Мәрфуга әнисе белән әтисен искә төшерде.
Әтисе сыңар куллы иде, гел гимнастеркадан йөрде. Абыйлары да Мәрфуганы бик яратты. Әнисе җыйнак гәүдәле, сабыр, бик чибәр хатын иде. Аш-суга оста булды. Мич алдында хәзер генә коймагын өлгертте. Үзе һәрчак эчтән генә берәр җыр көйләп йөрде. Үзенә дә, Мәрфугага дә бер иштән әберкәле сатин күлмәкләр тегәр иде. Әтисе чулак булса да, кызын кулдан төшермәде.
Шул мизгелләрне Мәрфуга һич онытмый. Бик иртә вафат булган әти-әнисе, абыйлары турында еш уйлана ул. Сүз дә юк, Абдулла белән җиңгәсе аны какмады, үз баласыдай карады, җил-яңгыр тидермәде. Мәрфуга аларга бик рәхмәтле. Гомерлек бурычлы ул алар алдында.
Хәбирә киленен шундук үз итте. Бу бала өйгә нур алып керде. Алар бик тиз уртак тел тапты. Мәрфугадан авыр эш эшләтмәде, ул кайтканчы эшне төгәлләргә тырышты. Килененә ярар өчен түгел, аны саклар өчен. Мәрфуганың һәр сүзе йөрәгенә май булып ятты Хәбирәнең. Бар эшкә дә уңган-булган үзе. Өйне дә ял итеп тота, аш-суы да тәмле. Кулыннан килмәгән эше юк. Бәйләмгә дә оста. Башлаган эшен җиренә җиткереп куя. Әнисез үскән бала димәссең.
(Дәвамы бар.)