Альмирның беркайчан да исерек килеш рульгә утырып чыгып киткәне булмады. Савыт-саба шалтыраганда да машинага якын да бармады. Бүген беренчесе. Рената өстәл янына утырып телефоннан шалтыратырга тотынды. Альмирның телефоны сүнгән инде. Алсуны җыйды, анысы да алмады. Мөгаен, бергәләрдер. Бүген Рената Альмирны ят хатын куенында төн үткәрсә дә гафу итәргә риза иде. Нәфрәт уты сүрелде. Бер-бер хәл генә булмасын. Ир-ат кулы белән эшли. Ә хатын-кызның тоемлау хисе көчле. Бүген Рената күңел тынычлыгы таба алмады.
Диана ятып йоклады. Ә аның күзенә йокы кермәде. Кат-кат балконнан чыгып карады. Каен төбе буп-буш иде. Ул арада ишек алдындагы кыңгырау шалтырады. Кайткан. Хәзер, кирәген бирәм. Юк! Берни булмагандай ишекне ачам да, йокы бүлмәсенә кереп ятам. Ишектән Альмир урынына кызыл аждаһа сурәтләре төшерелгән ефәк халатлы күрше Камилә килеп керде.
– Нинди тавыш микән, мин әйтәм. Кереп чыгыйм әле, димен.
Күршеләрдән беренче булып участок полициясен Камилә чакырткан иде. Дөнья булгач төрле хәлләр була. Беркөнне Камилә үзенең Игоре белән төнозыны ду килеп талашты. Рената башын мендәр астына салып, таң атканда гына йоклап китте. Икенче көнне гафу итү төне булды. Анда да төн йокысы бирмәделәр. Рената анда да холык күрсәтмәде. Күрше хакы – Тәңре хакы. Гаиләдә давыл уйный да тына. Тормыш дәвам итә.
Күршеләр белән көн саен күрешергә, яшәргә кирәк. Нишлисең, күршене сайлап алмыйлар, аларны язмыш өләшә. Урталыкта яши алсаң, шул җитә. Камилә начар кеше түгел. Теле генә озын. Хәл белергә дигән булып, хәбәр җыярга кергән. Сер сандыгыңны сүтә алса, иртәгә бөтен йорт хатын-кызларына тарата. Кертмичә дә булмый.
Рената чәй ясап, өстәлгә кәнфит-печенье куйды.
– Чәйләп тормыйм, күршекәем. Иртәгә эшкә. Исәннәр микән болар, дип кенә кердем. Нәрсә әйтим инде. Дөньягыз җиткән, балагыз үскән. Кем белсен, бәлки Ходай сезгә янә берәр сабый бирер. Матур гына яшәр өчен сезгә тагын ни җитми?
Бу юлы Камилә дөресен сөйли иде. Рената карышып тормады. Чәй эчкәндә дә, ишектән озатканда да тыңлады һәм сеңдерде. Альмирның ямьсез кыланып йөрүләрен генә исәпкә алмаганда, дөньялары ал да гөл. Өч бүлмәле фатирга евроремонт ясалган. Бүлмә саен телевизор, ноутбук. Мебель өр-яңа. Суыткыч тулы ризык. Шкафта Ренатаның өч төрле чәшке туны. Туфлиләрнең, затлы киемнәрнең, бизәнгечләрнең ниндие генә юк. Кешеләр авыр тормышка зарланып, җиңелрәк булсын, дип эчәләр. Ир белән хатын арасында ыгы-зыгы да күп очракта акча җитмәүдән килеп чыга. «Әнә фәләннең ире көрәп акча эшли. Сиңа кияүгә чыккан мин исәр», – ди хатын. «Күршенең хатыны кәнфит кебек. Кара әле нинди чибәр. Ә син?» – дип, сүз кушарга мөмкин ир.
Барысын да исәпкә алганда, Альмир – яхшы ир. Күп кенә хатыннар төшендә дә күрмәгән акчаны эшләп, гаиләсен мул тормышта яшәтә иде. Рената белән исә гүзәллек бәйгесендә берсе дә тиңләшә алмый. Шулай булгач, ни җитми аларга? Иңгә-иң терәп яшә дә яшә генә бит. Тавыш-гаугага, үпкәләүләргә әрәм итәрлек вакыт юк иде. Уйлап карасаң, кеше гомере күбәләкнекеннән дә кыскарак. Бала үстереп, ипотека түләгәнче утызны тутырасың. Аны башлы-күзле иткән арада кырык тулып үтә. Оныкларга сөенеп яши башлаганда илле яшь тула. Яшьлек белән хушлашканыңны, вакытыңның агымсудай тиз үткәне сизелми дә кала. Гомер шулкадәр кыска, аның һәр мизгеле алтынга бәрабәр булгач, ни өчен кадере юк соң?
Төнге өч. Телефон шалтырады. Алучы булмаса да, туктамады. Өстәл янында утырган килеш йоклап киткән Рената сискәнеп китте. Айфонын карады. Таныш булмаган номер. Уфаныкы. Рената яшел телефон төшкән сурәткә басарга курыкты. Ишетәсе хәбәрне алдан тоемлый иде. Кыюлык җыеп, колагына китерде.
– Ирегез авыр хәлдә. 21нче дәваханәгә килегез. Сезне чакыра. Бәлки өлгәшерсез…
Рената, дивар буенча идәнгә шуып төште. Ишетелгән хәбәр аны тиз айнытты. Авыр хәлдә. Нәрсәгә өлгәшермен? Димәк… Димәк, ул үлем хәлендә? Йөзе агарынып китте. Йөрәге табан астына төште. Колагы зыңлый башлады.
Тиз генә торып, өс-башын алыштырды да, такси номерын җыйды.
…Кемнеңдер өмете сыман алтынчы каттагы фатирда соңгы ут сүнде.
Рената реанимация бүлегенең пыяла ишеге янәшәсендә туктап калды. Аны тоткарлаучы беркем дә, бер киртә дә юк иде. Ашыкса да, таксист егетне ашыктырса да, килеп җиткәч, туктап калды. Гүя аның каршында күзгә күренмәгән Кытай дивары өелгән. Аяклары атламады. Кинәт кенә хәлсезлек килде. Күз алдыннан, төсле кино сыман, Альмир белән бергә үткәргән бәхетле мизгелләр йөгереште…
Икесе дә студентлар. Альмирны тәү тапкыр күрүе. Какча гәүдәле, керпе чәчле, әрекмән колаклы, кап-кара авыл малае. Башкалардан бер аермасы да юк. Көтү көтеп, печән хәзерләп, колхоз басуында гектар-гектар чөгендер утаган авыл малае. Курсташ кызлар белән кич утырып, көлешеп, группадагы егетләрне энә күзеннән үткәргәннәр иде.
– Миңа Альмир ошый. Бишенче курста кияүгә чыгып, аңа бер-бер артлы өч малай алып кайтам! – дигән иде Әдилә.
Альмир белән күрешеп сөйләшмәсә дә, шунда ук көнләшкән иде Рената курсташыннан. Әдилә сүзендә торды. Бишенче курста кияүгә чыкты. «ВКонтакте»га биш малай кочаклап фотосын куйган. Ире генә башка.
Альмир белән Рената өченче курста очраша башладылар. Тулай торактан укырга бергә бардылар, бергә кайттылар. Дәресләрдә бергә утырдылар. Имтиханнарга бергә керделәр. Кайтыр юллары да уңай бергә иде, дүртешәр сәгать бер электричкада кайттылар. Сөйләшер сүзләре, серләшер хикмәтләре бетмәде. Гүя алар бу дөньяда Кояш белән Ай, Таһир белән Зөһрә сыман, бер-берсе өчен яралганнар иде…
– Ханым! Ханым!
Рената сискәнеп китте.
– Ник елыйсыз? Нәрсә булды?
Каршында, елмаеп, ак халатлы бер егет басып тора иде. Йөзендә елмаю. Табиблар – гаҗәеп кешеләр. Үлем белән яшәү тарткалашкан җирдә эшләсәләр дә, шатлана беләләр. Рената күз яшьләрен сөртте.
– Еламыйм!
– Сез Солтановның тормыш иптәшеме?
Рената баш кагып, табибка иярде.
Пыяла ишекне ачып бер бүлмәгә кергәч, авып китә язды. Анадан тума килеш ак япма астында ятучыны танымады. Тәненең исән җире юк. Башы тубал кадәре булып шешкән. Күзләре дә күренми. Беләгенә, борынына беркетелгән нечкә көпшәләрдән ниндидер сыекча йөгерә. Карават өстендә пипелдәп утырган мониторда тасмалар чыга. Кая аның ачык йөзле, яфрак сыман зур күзле Альмиры?
– Ре… та… Ре… та… та…
Альмирның бөтен көчен җыеп, сөйгәненә дәшәргә тырышуы иде. Рената, шәйләп алып, иренең җимерелгән авызына колагын китерде. Альмир авыр итеп сулыш алып, сөйләргә тырышты.
– Мин сине… яраттым… Син… Син мине яратмадың… Үзең гаепле…
Рената читкә тайпылды. Тәүбәгә килер, өзелеп сөйгәне турында сөйләр, дип уйлаган иде. Альмир әйткәннәр аңа аяз көндәге яшен сыман тәэсир итте. Кара әле, үлем түшәгендә ятканда нәрсә ди. Уйлап карасаң, йөрәкнең соңгы тибеше якынлашканда, беркем дә алдашмый. Хәтта ун хатын белән типтергән Альмиры да. Ренатаны фикереннән шәфкать туташы бүлдерде.
– Башын томография аша караячаклар. Яшәрлек булса, операция таләп ителә. Иртәгә биш кеше кан бирергә килсен. Менә кирәк буласы әйберләр исемлеге. Кием-салымы анавы бүлмәдә.
Рената шәфкать туташын ишетмәде. Биргән кәгазьне кайсыдыр кесәсенә салып куйды. Альмирның сүзләре аңа тынгы бирмәде. «Син мине яратмадың… Үзең гаепле…» Рената хәтер сандыгында казынырга кереште. Кайда соң минем гаеп? Кайда? Хәтер лабиринтларының кайсы караңгы почмакларына сыенган ул? Күпме генә уйласа да, җавап таба алмады. Җавап урынына сораулар артты.
Сары бүрекле такси аны йортына кадәр кайтарып куйды. Таң атканда гына фатирына килеп керде. Аяклары атлаганын сизмәде. Гүя иңнәренә канатлар үскән. Ләкин рәхәтлек китерми, киресенчә, күңелне мең кисәккә телгәли торган ерткыч канатлар. Сәгать телләре җидедә. Диана торып чыкты. Аңа укырга барырга вакыт җитеп килә.
– Әни, син кайда йөрдең?
– Ахирәтемә барып килдем.
– Әти кайда?
– Әтиең… Авылда. Озакламый кайтыр.
– Ник телефонын алмый?
– Ачуланган. Беләсең бит инде аны. Кыланырга ярата.
Диана юынып, йомырка куырып ашап, чәй чөмерде дә, чыгып китте. Рената айфонын алды. Эшкә шалтыратырга кирәк.
– Исәнмесез! Ирем авыр хәлдә. Бүген килә алмыйм. Әлегә ярдәм кирәкми. Рәхмәт! Ваннага кереп, битен юды. Альмирның кырынгычы. Кырыныр өчен бальзам. Алып иснәде. Нинди тәмле. Альмирның исе. Альмирымның исе. Альмиркаемның исе. Кырынгычны күкрәгенә кысты. Альмиры исенә төште.
Ваннадан чыгып, хәлсезләнеп, кәнәфигә барып утырды. Яшәр өчен, яшәргә көч табар өчен, сер йомгагын ничек тә сүтәсе иде. Ә ничек? Келәмгә кош каурые сыман кәгазь кисәге килеп төште. Рената кәгазьне бөтен көче белән учында йомарлады да, елмайды. Тукта! Җавап аның кулында түгелме? Ренатаның гаебе нидә? Бәлки сорауга җавап бирергә Альмирның сөяркәләре ярдәм итәр? Күрешеп, очрашырга кирәк. Рената, калтыранган куллары белән, күзе төшкән беренче номерны җыя башлады.
(Дәвамы бар.)
-11 °С
Снег
