Все новости
Литература
26 Декабря , 09:00

Элеккечә түгел без генә...

Рәфкать ШАҺИЕВ17-18 өлешләр. – Рухшон, – диде Әминжон, – минем сиңа кушарга хакым юк икǝнен аңлыйм. Лǝкин синең элемтǝлǝрең, мөмкинлеклǝрең күп. Бǝлки, чыннан да, табылыр. Сез бит укыган, җаен белǝсез. Компюьтерда ǝллǝ нилǝрне дǝ табып була дилǝр бит. Гомердǝ булмаганны, Әминжонның бугазына төен тыгылды, күзлǝрен нидер ачыттырып алган кебек булды.

Элеккечә түгел без генә...
Элеккечә түгел без генә...

– Рухшон, – диде Әминжон, – минем сиңа кушарга хакым юк икǝнен аңлыйм. Лǝкин синең элемтǝлǝрең, мөмкинлеклǝрең күп. Бǝлки, чыннан да, табылыр. Сез бит укыган, җаен белǝсез. Компюьтерда ǝллǝ нилǝрне дǝ табып була дилǝр бит. Гомердǝ булмаганны, Әминжонның бугазына төен тыгылды, күзлǝрен нидер ачыттырып алган кебек булды. – Мин үземнең егетлǝр белǝн сөйлǝшеп, башта Татарстанга, Гайшǝ ǝнинең районына чыгармын. Эшне шуннан башлап карыйк. Поездда берǝрсе чемоданга керсǝ, ул елларда Коръǝнне түгел, башка ǝйберен алыр иде. Җǝлǝлетдин ǝйткǝч, мин интернеттан карадым, Әлмǝттǝ таҗик диаспорасы бар икǝн. Барыбыз да бергǝ тотынсак, очына чыгарбыз, инша Аллаһ. Гайшǝ ǝни моңы бик тǝ лаек. Сез кышлактагылар, азмы-күпме Гайшǝ ǝни алдындагы бурычыгызны үтǝп яшисез, ǝ без читтǝгелǝр... Тырышып карыйк, Әминжон. Яшьлǝр хǝзер бик алга киткǝн. Булышабыз дип торалар, шулай бит, – дип ул туганнарына карап алды. – Әллǝ Нǝсимǝлǝргǝ ǝйтикме икǝн? Үз ǝнисе бит, – диде Хушназар. – Син нǝрсǝ сөйлисең, малай. Артыңны кем юганын оныттыңмы ǝллǝ? Сөйли белмǝсǝң, олыларны тыңлап утыр, – дип Баһодор, таягы белǝн, Хушназарга сугып алды. Ирлǝр, киңǝш-табыш корып, шактый озак утырдылар. – Агач тамыры суга тисә, җимеш булмыйча калмый. Инша Аллаһ, нǝтиҗǝсе уңай булыр. Гайшǝ ǝнинең күлмǝге генǝ түгел, җаны да ак. Аллаһ белүче, – диде Җǝлǝлетдин. Ашап-эчеп дога кылганнан соң, ирлǝр таралыштылар.
Язу-сызу эшендǝге кеше буларак, Рухшон башта Шахнозаның ире Рǝсүлгǝ шалтыратырга уйлаган иде. Тик, ул уеннан кире кайтты, телефоннан гына сөйлǝшүне килештермǝде. Рухшоннар Шахнозалар белǝн бер шǝһǝрдǝ яшǝсǝлǝр дǝ, икесе ике башында торалар. Шулай булса да, кара каршы утырып сөйлǝшүне хуп күрде. Әлеге сөйлǝшүдǝн соң Шахноза кайдан, ничек эзли башларга кирǝклеген Рǝсүл белǝн киңǝште. Үзǝк китапханǝ дǝ, шǝһǝр архивы да калмады. Берǝүлǝре үзенчǝ киңǝш бирергǝ тырыштылар, икенчелǝре, артык сүз озайтып тормый "белмибез" дип кире борды. Шахноза нинди саламга барып ябышырга белмǝде. Рǝсүл белǝн бергǝлǝп интернетта казына башладылар. Тотынырга җепнең очы күренми иде. Рухшон исǝ, Әлмǝттǝге таҗик диаспорасының җитǝкчесе Мǝрхǝбǝнең телефон номерын кулга төшерде. Өйлǝгǝ кадǝр ǝле вакыт бар иде. Төшке ашка киткǝнче телефонында Мǝрхǝбǝнең номерын җыйды. – Ассалому алейкум. Миңа Мǝрхǝбǝ ǝкǝ кирǝк иде, – диде Рухшон, кабинетының ачык ишеген ябып. – Вагалейкум салом. Мин тыңлыйм. Ә кем соң ǝле бу? – дип гобердǝп чыкты каршы яктагы тавыш. Рухшон үзенең кем булуын, ник шалтыратуын кыскача гына аңлатып бирде. – Миңа һич югы тиешле кешелǝрнең адресын, яки телефоннарын гына табырга булыш. Борадор, бǝясеннǝн тормабыз. Салом алейкум, – диде ул.
Телефоннан туганнарының номерларын, үзенең электрон почта адресын җибǝрде. Өч көн бернинди хǝбǝр булмады. Рухшон, һǝркөн иртǝн эшенǝ барып компьютер артына утыруга, почтасын карады. Номерларын биргǝн туганнарына шалтыратты. Тик бер хǝбǝр дǝ юк иде. Эш көне тǝмамланып килгǝндǝ, бүлек җитǝкчелǝрен төбǝк томожня хезмǝтенең икътисад җинаятьлǝре буенча өлкǝн тикшерүчесе планеркага җыйды. Кереп утыруга, түш кесǝсенǝ тыккан телефоны тавышсыз гына дырылдарга тотынды. "Ал инде, ал инде" дигǝн кебек, телефон озак бǝргǝлǝнде. Алай ярамаганын белсǝ дǝ, Рухшон рөхсǝт сорап коридорга чыкты. Тик, төймǝгǝ басарга өлгермǝде, телефон бǝргǝлǝнүдǝн туктады. Телефонда "Мǝрхǝбǝ" дигǝн исем чыккан иде.
– Ассалому алейкум, Мǝрхǝбǝ. Гафу ит, начальник янында идек, вакытында ала алмадым. Нинди хǝбǝр белǝн сөендерǝсең, кардǝш? – диде. Рухшонның чалара башлаган мыеклары калдыранып куйды. – Вагалейкум салом, борадор. Ни дǝрǝҗǝдǝ сөендерǝ аламдыр, анысын ǝйтǝ алмыйм. Андый китаплар шǝһǝрнең осорхонаи боғҳои маҳаллӣда шактый күп диделǝр. Менǝ шушы номер белǝн шалтыратып сөйлǝшеп кара. Бу ханым музей мудири – Венера Кыяметдиновна. – Рәхмǝт, борадор! Сǝламǝт бул, – диде ул. – Югалма, Ватанга кайткач кунакка кил. Салом алейкум. Рухшон эш барышын сөйлǝргǝ дип Әминжонга шалтыраткан иде, телефонны алучы булмады. Аннан, ай-вай-вай, башсыз. Кем инде кышлакта бу вакытта телефон тотып өйдǝ утыра дип, үз-үзен ачуланып алды. Яңадан җыелышка кереп тормады, Рǝсүлгǝ шалтыратырга булды. Исǝнлǝшеп хǝл-ǝхвǝл сорашканнан соң, – Рǝсүл, миңа Әлмǝт шǝһǝрендǝге музей мөдиренең номерын бирделǝр. Ул хатын-кыз. Шахнозага уңайлырак булыр дим, ул ханым белǝн сөйлǝшергǝ. Җепнең очы табылмасмы икǝн?
Шахноза шул көнне үк Рухшон биргǝн номерга шалтыратып карарга булды. – Алло, слушаю Вас, – диде мөлаем хатын-кыз тавышы. – Ассалому алейкум. Хǝерле кич. Миңа Венера Кыяметдиновна кирǝк иде, – дип ул, каушаудан кипкǝн иреннǝрен ялап алды. Шахноза үзенең кем булуын, кайдан, ни сǝбǝпле шалтыратуын сөйлǝп бирде.
– Безнең музейның һǝм филиалларның саклау фондларында Коръǝннǝр бик күп. Телефоннан сөйлǝп кенǝ эзлǝү мөмкин түгел. Шахноза ханым, сез эзли торган Коръǝннең, ǝгǝр дǝ булса, аерым үзенчǝлеклǝрен ǝйтеп, тǝфсиллǝп безнең электрон почтага язсагыз иде. Аерым детальлǝр ни кадǝр күбрǝк булса, сез эзли торганын ачыклау күпкǝ җиңелрǝк һǝм тизрǝк була. Хатыгызны көтеп калабыз, – дип мөдир ханым трубканы куйды. Шахноза Гайшǝ ǝнисенең Коръǝне турында Әминжон абыйсының шалтыратып сөйлǝвеннǝн генǝ ишетте. Шуңа да, андый аерым детальлǝрне белми иде. Рǝсүл белǝн киңǝшкǝннǝн соң, бергǝлǝп ǝнисе янына кайтып килергǝ дигǝн фикергǝ килделǝр.

 

18.
Җомга көн эштǝн соң Рǝсүл белǝн Шахноза төп йортка, Хушназарларга кайттылар. Кайканнарын ишетеп Әминжон белǝн Торсоной, таяк белǝн булса да Дилоромын ияртеп Баһодорлар да килеп җиттелǝр. Гǝүһǝр белǝн Хушназар ачык йөз белǝн, бик шатланып каршы алдылар туганнарын. Кичкǝ Гайшǝ ǝнисе янына китте. Аяк йөзенǝ үк төшеп торган аксыл күлмǝк, Гайшǝ кебек итеп чөеп бǝйлǝгǝн күлмǝгенǝ төстǝш яулык. Күлмǝгенең фасоны таҗикныкы булса да, төсе татарныкы, Гайшǝнеке иде. – Бүген иртǝннǝн үк борын очым кычыткан иде. Сезнең күчтǝнǝчлǝрдǝн авыз итǝргǝ булган икǝн. Бездǝ шулай дилǝр иде, – дип Шахнозаны кочаклап алды Гайшǝ. – Әйдǝ, уз, ничек кайтасы иттең соң ǝле? Ул-бу юктыр бит? Алар хатыннар ягына уздылар. Җǝлǝлетдин читтǝн генǝ сǝлам бирде дǝ, юкка чыкты. Әнисенең "ул-бу юктыр бит", дигǝнен Хǝдичǝ үзенчǝ аңлады. – Үзең бит, өметсез шайтан гына дисең. Өметлǝнǝм ǝни, бик нык өметлǝнǝм. Ничек соң син, моңа кадǝр, ǝйтми саклап йөрдең? – диде. Һǝм, ничек саклап йөргǝнен белергǝ телǝп күзлǝренǝ карады. Ул зур, кап-кара күзлǝргǝ, үзенǝ бер дǝ охшамаган татар хатынына карата сүз белǝн ǝйтеп-аңлата алмый торган, ярату тулган иде. Гайшǝ калтыранып куйды. Илле ел элек, "Ой модари ман" дип, итǝктǝн тартып аңа күтǝрелеп караган күзлǝр. Зур итеп ачылган ул кара күзлǝрдǝ Гайшǝнең ак яулыгы чагыла иде. – Әле син дǝ шуның артыннан йөрисеңмени? Ай пешмǝгǝн, тишек авыз. Бөтенегезгǝ мǝшǝкать ясадым бит ǝ?! – диде ул, уңайсызланып. – Гайшǝ ǝни, син алай димǝ. Аллаһы Тǝгалǝ, сез сǝбǝбен кылыгыз, мин ярдǝмен бирермен дигǝн, ди Җǝлǝлетдин. Аллаһ ярдǝменнǝн ташламас. Лǝйлǝ шулай сөйлǝнде, үзе һаман дастарханга ризык ташыды. Шахноза да күп итеп алып килгǝн иде күчтǝнǝчне. Телефонындагы диктофонын кабызып куйды да, сөйлǝшǝ-сораша чǝй эчтелǝр. Гайшǝ үзе сөйлǝде, үзе Коръǝннең һǝр битен күңеле аша уздырды. Ул һǝр битне күрǝ иде бугай, хǝтта. Кызыл буяу калǝме белǝн үзенең язганнарын да, химик калǝмне төкереклǝп язган ǝнисенең язуларын, бабасы язганнарны. Үзе дǝ сизмичǝ, Гайшǝ, китап актарган хǝрǝкǝтлǝр ясап, сөйлǝде дǝ сөйлǝде. Шахноза белǝн Лǝйлǝ тавышсыз гына еладылар. Гайшǝ туктады. Аннан соң аларга карап:
Агыйдел күпере, чуенмы ǝллǝ чылтырый,
Каш астында ике күзе энҗе кебек елтырый, – дип җырлап җибǝрде. – Әни, нинди кеше соң син? Ничек син боларны шул гомер сөйлǝмичǝ саклап килдең? Ничек түздең? – диде Шахноза, яшьлǝренǝ буылып, һǝм телефон төймǝсенǝ басып куйды.
– Көне җиткǝнен көттем. Аллаһтан вакыт җитмǝгǝн булгандыр. И-и-и бала, сорамаганда сөйлǝгǝнне кем ярата?! Түзгǝнмендер инде, түзми кая китǝсең. Урамда кычкырып йөри алмыйсың, Аллаһ сакласын. Сабыр төбе сары алтын ди, минем татарым. Вакыты җитмǝгǝн булгандыр. Үзе югалса да, көче югалмады. Гомер буе менǝ шунда булды ул, – дип Гайшǝ йөрǝк турысына төртеп күрсǝтте. – Сабырлыкны да, исǝнлекне дǝ, яратуны да шул бирде. Сезне биргǝн кебек. Аннан, мехмонхонǝне балкытып бер елмайды да: – Менǝ, капчыгымны чыгарып селкедем. Эш бетте, көлтǝ җыясы гына калды, дигǝндǝй, Аллаһка тапшырыйк. Әйдǝгез, дога кылыйк, – диде. Шǝһǝргǝ кайтуга, Шахноза беренче эш итеп, ǝнисе сөйлǝгǝннǝрнең бер сүзен дǝ югалтмыйча компьютерда басты да, кат-кат укып чыкты. Укыган саен, күз алдында кояшта янып каралган, яшǝүнең ямен-тǝмен белǝ торган, авырлыкларга сыгылмаган ак күлмǝкле, ак яулыклы ǝнисе пǝйда булды. – Рǝсүл, син укып кара ǝле. Язганнардан берǝр нǝрсǝ аңлашыламы? – дип иренǝ дǝште. – Миңа аңлашыла, – диде Рәсүл һǝм үзенең китапларына чумды. Сүз башы язып, Шахноза, хатын Венера ханым биргǝн адреска җибǝрде. Озак та тормый, "Язмагызны алдык. Кулыбыздандан килгǝн кадǝр ярдǝм итǝргǝ тырышырбыз. Ихтирам белǝн, Венера Кыяметдиновна" дигǝн җавап килде. Айга якын вакыт узды. Хǝбǝр булмады. Балаларның өмет җебе, өзелергǝ җитеп, бик нечкǝрде. Тик, Гайшǝнеке түгел. Бүген Лǝйлǝ белǝн эшлǝп йөрсǝ, икенче көнне Баһодорларга барды. Сер бирǝсе килмǝсǝ дǝ, сугыш яраларыннан бик мантый алмый шул. Әз генǝ булса да булышыйм дип, аларга ешрак бара. Аларда гына түгел, һǝр баласының йортында көтеп алынган ǝни ул. Үзеңнен кирǝк икǝнеңне тоеп яшǝүдǝн дǝ куанычлырак ни булырга мөмкин бу якты дөньяда! Эш көне тǝмамланып килǝ иде. Сискǝндереп телефон шылтырады. – Исǝнмесез, – диде, телефонның теге ягыннан, мөлаем хатын-кыз тавышы. Бу Венера ханым иде. – Сез мине югалткансыздыр инде. Ачуланмагыз. Бу вак һǝм озак башкарыла торган эш. Чөнки, саклау фондында Коръǝннǝр бик күп. Без сезнең почтага фотолар җибǝрдек. Сезгǝ кирǝклелǝре юкмы икǝн? Әгǝр дǝ булса, хǝбǝр итǝрсез. Шулай диде дǝ, Венера ханым саубуллашып телефонын куйды.
Шахноза рǝхмǝт ǝйтергǝ дǝ онытты бугай. Ул өстенǝ кигǝн җиңел пальтосын урындык аркасына гына салып ташлады да, сүндергǝн компьютерын яңадан кабызды. Музей мөдире җибǝргǝн җиде фоторǝсемдǝ аерым-аерым төшерелгǝн Коръǝн битлǝре иде. Хǝдичǝ телефоныннан ǝнисе сөйлǝгǝн язманы кабызды. Венера ханым җибǝргǝн икенче рǝсемдǝ ясиннан соң Саффат сүрǝсе алдыннан кызыл калǝм белǝн сызылган да, китап битенең кырына "Гадилǝ ǝнигǝ үзем ясин чыктым. Җеназаны Гарǝф абзый укыды" дип, урыс хǝрефлǝре белǝн язылган иде. Аны Коръǝннең табылганы гаҗǝплǝндермǝде, ǝ ǝнисенең аны табасына ышануы гаҗǝплǝндерде. Шулай да, иренǝ шалтыратканчы, ǝнисенең язмасын тыңлап, калган рǝсемнǝрне дǝ карап чыкты. – Рǝсүл, ǝнинең Коръǝне табылды. Хǝзер кайтам мин, – диде ул, тыныч кына. Шахноза фоторосемнǝрне икешǝр нөсхǝдǝ чыгарды да, саклык белǝн сумкасына салды. Ул кайтып кергǝндǝ Рǝсүл дǝ, балалар да өйдǝ иде. Бу хәлләрнең чын булуы Шахноза аңына хǝзер генǝ барып җитте. Ул, "табылды" диде дǝ, өстен дǝ салып тормыйча урынга ауды һǝм үксеп-үксеп еларга тотынды. Әллǝ шатлыктан, ǝллǝ табылгач ǝнисе китǝр дип куркудан елады. Үзе дǝ белмǝде. Тынычланып башкалар янына чыкканчы, бер кеше дǝ дǝшмǝде. Рǝсүл Рухшонга шалтыратып хǝллǝрен белешкǝч: – Котлыйм, табылган бит Коръǝн. Синең тырышлык инде бу, Рухшон ǝкǝ. Татарстандагы мөдир ханым Коръǝн битлǝренең фотоларын җибǝргǝн. Хǝзер нишлибез? – диде. Телефон дǝшмǝде. – Алло, Рухшон ǝкǝ, ишетелмиме ǝллǝ? – дип ул тавышын күтǝрǝ төште. – Рухшон ǝкǝ?... – Ишетǝм... Менǝ, нишлǝргǝ дип уйлыйм, – диде ул. – Шахноза миңа да җибǝрсен ǝле ул рǝсемнǝрне.
Таҗик даласы чигелгǝн келǝм кебек чǝчǝккǝ күмелгǝн апрель аеның кыл уртасы иде. Рǝхимулла мөгаллим йорты халык белǝн тулды. Кайсы сакаллы, кайсы сакалсыз ирлǝр, чǝчǝкле-чуклы бǝйрǝм күлмǝклǝре кигǝн хатын-кызлар өйгǝ генǝ сыймый ишек алдын, урамны тутырдылар. Ирлǝр дастарханны бакчага – карт өрек астына, хатын-кызлар мехмонхонǝгǝ ǝзерлǝделǝр. Малайларның, кияүлǝрнең яшьрǝклǝре казан тирǝсендǝ кайнашты. Күзлǝрне камаштырырлык төслǝр диңгезендǝ ап-ак яулыгын яшь киленнǝрдǝй чөеп бǝйлǝгǝн, ак күлмǝген таулар арасыннан искǝн язгы җилдǝ җилфердǝтеп, ике зур ыруның төп хуҗасы – Гайшǝ йөри. Таза-таза таҗик киленнǝре арасында аның шәмдәй төз гǝүдǝсе ǝллǝ каян аерылып тора. Гайшǝнең яшьлеге булып, алма бизǝкле алсу күлмǝктǝн Шахноза күренде. Ак яулыгын да шулай, нǝкъ ǝнисе кебек итеп өчпочмаклаган да, артка чөеп бǝйлǝгǝн. Йөз-кыяфǝте, буй-сыны Шөкрона ǝнисенеке булса, җаны, күңеле, бөтен булмышы белǝн Гайшә иде ул. Гайшǝ ǝни, син ǝйдǝ, кер инде, утыр. Бǝйрǝмдǝ дǝ эшлǝтǝ дип туганнар ачуланыр. Син утырмагач берǝү дǝ утырмый, – диде Лǝйлǝ. – Хǝзер, Җǝлǝлетдинне генǝ күрим ǝле. Керǝм, керǝм балам. Утыра торыгыз, – дип бакча ягына китте. Гайшǝне күрүгǝ Җǝлǝлетдин үзе каршы килде. – Нǝрсǝ булды, Гайшǝ ǝни, – диде ул, Гайшǝгǝ иелǝ төшеп. – Иплǝп кенǝ Әминжонга ǝйтерсең ǝле, ирлǝргǝ сүзем бар иде. Берǝр уңайлы вакытта мине дǝшǝрсез. Шулай диде дǝ, яратып аркасыннан кагып алды. Гайшǝнең куллары карт йөзем агачының кайрыларыдай яргаланып, буй-буй эзлǝр белǝн бизǝклǝнгǝн иде. Җǝлǝлетдин ул кулларны беренче тапкыр күргǝндǝй карап торды. Гайшǝнең йөзендǝ ирлǝр ныклыгы, тынычлык хөкем сөрǝ иде.
Шахноза кызларга-киленнǝргǝ Коръǝннең ничек табылуын сөйлǝде. – Барысы да Аллаһының рǝхмǝте, сезнең тырышлык белǝн. Сабыр иткǝн морадына җиткǝн. Барыгызга да Аллаһ күркǝм сабырлык бирсен. Ирлǝрегезне санлап, бǝхеттǝ яшǝгез. Сез мине зурлаган кебек, кызларыгыз-киленнǝрегез сезне зурласыннар. Ә хǝзер ǝйдǝгез, бǝйрǝм булгач бǝйрǝм булсын. Сыйланып кунак булыгыз. Шуны гына көткǝн кебек, Дилором җырлап җибǝрде. Яшьрǝклǝр торып биергǝ тотындылар. – Гайшǝ ǝни, сине Җǝлǝлетдин дǝшǝ, – диде Лǝйлǝ каенанасына иелеп. Гөр килеп сөйлǝшкǝн ирлǝр, бакчада Гайшǝнең ак шǝүлǝсе күренүгǝ шым булдылар. Дистǝдǝн артык таҗик ирлǝренең үзен күргǝч тып-тын калуларына Гайшǝ бераз уңайсызланып та куйды. Җǝлǝлетдин аны түргǝ ǝзерлǝп куелган урынга озатты. Дога кылганнан соң, Гайшǝ торып басты. – Балалар, – диде ул, – сезгǝ ǝйтǝсе сүзлǝрем бар. Шулай диюгǝ, дастархан артында утырган ундүрт ир-атның берсе генǝ – Баһодор гына басмады. Баса алмады. Яралары мөмкинлек бирми иде. Какча гǝүдǝле ап-ак татар хатыны янǝшǝсендǝ кыя ташларыдай тезелгǝн, кояшта каралган таза-таза таҗик ирлǝре кечерǝеп калгандай булдылар. – Бүген сез миңа зур бǝйрǝм ясадыгыз. Сез ирлǝргǝ сөйлǝсǝм дǝ, белǝм, хатыннарыгыз да колакларын торгызып тыңлап тора. Шуңа да алар хатыннар. Мин сезнең белǝн бик бǝхетле булдым. Соңгы сулышыма кадǝр сезне табып үстергǝн ǝти-ǝнилǝрегезне догамнан калдырмам. Инде үтенечем, миңа шул Коръǝнне, кулыма алып күкрǝгемǝ кысарга ярдǝм итегез. Шахнозага ǝйтермен, Нǝсимǝ белǝн сөйлǝшер. Калганын туган якта ул сөйлǝшер. Аңа ǝйтмǝсǝгез, аны санламау булыр. Коръǝнне кулга тоту мөмкинлеге тǝгаен ачыклангач, мине Рǝсǝйгǝ Әминжон белǝн Җǝлǝлетдин алып кайтып килер. Сүзем шул иде. Дǝвам итегез, – дип хатын-кызлар янына китте.
Коръǝннең югалуын һǝм менǝ еллар узгач табуын Нǝсимǝ Шахнозадан ишетте. – Күрсǝң таныр идеңме? – диде Шахноза. – Ничек инде танымыйм ди?! Таныйм, ǝлбǝттǝ. Мин аның исеннǝн үк таныйм, – диде. Шахноза шалтыратканда Нǝсимǝ дǝрестǝ иде. Тǝнǝфес булуга ул телефонын алып урамга йөгерде. Мǝктǝп ишек алдына җǝйгǝн асфальттан җылы күтǝрелǝ. Бакчадагы каеннарда кара каргалар шау-гөр килеп туй ясыйлар. Нǝсимǝ телефонындагы исемлектǝн "Әни" дигǝнен табып, чакыру төймǝсенǝ басты. Телефонда ǝнисенең тавышын ишеткǝч, Нǝсимǝ елап җибǝрде. – Әни, шул гомер син ничек безнең "бүлǝк"сез яши алдың? Ник моңа тикле ǝйтмǝдең, – диде ул, яшьлǝренǝ буылып. – Нихǝллǝрең бар, балам? Кияү, балалар исǝн-саулармы? Елама, менǝ табылган бит. Бабаңны да, сине дǝ борчыйсым килмǝде. Син инде кызым, миңа рǝнҗемǝ. Булдыра алсаң, мондагыларга ярдǝм ит, ярыймы. Табыласына югалган көннǝн алып ышандым. Аллаһ ташламасын гына, – диде ǝнисе. – Әни, минем дǝресем башланды. Кичтǝн кабат сөйлǝшербез. Ачуланма, – дип дǝресенǝ йөгерде.
Нǝсимǝ килгǝндǝ Әлмǝтнең туган якны өйрǝнү музее директоры Венера ханым эш бүлмǝсендǝ иде. Бераз сөйлǝшкǝч, музей хезмǝткǝре Нǝсимǝ алдына саклык белǝн генǝ Коръǝнне китереп куйды. Нǝсимǝнең маңгаена тир бǝреп чыкты. Тик үзен бик тиз кулга алды. Гайшǝ кызы бит ул. Бисмилласын ǝйтеп Коръǝнне кулына алды, күкрǝк турысына китерде. Күзлǝрен йомды да, иелеп иснǝп карады. Башларны ǝйлǝндерǝ торган татлы балачак исе, иске буяу, кǝгазь исе. Әнисе исе. Әтисе исе. Нǝсимǝ Коръǝнне ачмыйча да таныды. Әйе, бу Нǝсимǝнең мендǝре астында, аларны саклап, яклап торган Коръǝн иде. Ул тиз генǝ Коръǝннең соңгы битен ачты. Саргаеп беткǝн авыш сызыклы дǝфтǝр битенǝ гарǝп хǝрефле язулардан соң, иң соңгы итеп Нǝсимǝнең туган көне язылган иде. – Шулмы, сез эзлǝгǝн Коръǝн? – диде директор, тынлыкны бозып.
– Әйе, – дип китапны япты да күкрǝгенǝ кысты. Йөрǝге күкрǝген ертып чыгардай булып тибǝргǝ тотынды. Тын алулары ешайды. – Сез моны безгǝ кайчан бирǝ аласыз, бездǝн нинди документлар кирǝк? – Гафу итегез, без алай тиз генǝ бирǝ алмыйбыз ǝле. Аның тǝгаен сезнеке икǝнен дǝлиллǝүче шаһитлар кирǝк. Гомумǝн, шактый гына формаль яклары бар. Бу бит хǝзер музей фондындагы экспонат, дǝүлǝт милке. Без аларны үзебез хǝл итǝргǝ тырышырбыз, – диде Венера ханым. Нǝсимǝ рǝхмǝтен ǝйтеп кайтырга чыкты. – Зимфера Салаховна, миңа 1985 елдан 1990 елга кадǝр булган кабул итү кенǝгǝлǝрен кертегез ǝле, – диде директор, саклау бүлеге җитǝкчесенǝ.
Ул ашыга ашыга китапларны актара башлады. Менǝ. "1 декабрь, 1989 ел. Коръǝн. Гарǝп телендǝ. Казанда 1887 елда басылган. Яхшы сакланган. Тышлыгы ǝйбǝт хǝлдǝ. Ак киндер намазлыкка төрелгǝн". Венераның күз алдына шǝһǝр мǝдǝният идарǝсендǝ эшлǝгǝн һǝм музей ачу хыяллары белǝн йөргǝн көннǝре килде. Утыз елдан артык вакыт узган да киткǝн.
Кирǝкле документларны эшлǝргǝ Рухшон булышса да, вакыт сузылды. Җǝй уртасы җитте. Гайшǝ, юлга чыгар алдыннан, барсы белǝн саубуллашты. – Аллаһ язмаган эш булмас, исǝн булсам кайтырмын балалар. Шулай да бǝхиллǝшеп китим. Борынгылар, өч көнгǝ киткǝндǝ дǝ, бǝхиллǝшеп китǝргǝ кушканнар, – диде Гайшǝ балаларына. Юлга үзе телǝгǝнчǝ Әминжон һǝм Җǝлǝлетдин белǝн кузгалды.

 

(Ахыры бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас