Кичкǝ, хǝл белергǝ дип, Әминжон белǝн Баһодор килделǝр. Гайшǝ ǝнилǝре монда яшǝгǝнгǝ генǝ түгел, Рǝхимулла мөгаллим кышлакта бик хөрмǝтле кеше. Җǝлǝлетдин кереп чыкканнан соң ир-атлар Рǝхимулла янына уздылар. – Әти, Әминжон ǝкǝ белǝн Баһодор ǝкǝ хǝл белергǝ килгǝннǝр. Әзрǝк утырып тормыйсыңмы? – диде. – Әйдǝ соң, утырып карыйм ǝзрǝк. Алар бит минем укучыларым. Аннан, Гайшǝ ǝнилǝрен ышанып миңа биргǝн егетлǝр. Җǝлǝлетдин иплǝп кенǝ ǝтисен утыртып, арка яктан мендǝрлǝр белǝн терǝп куйды. Азрак кына тормыш-көнкүреш хǝллǝрен сөйлǝшүгǝ, Рǝхимулла борсалана башлады. – Әти, ятасыңмы ǝллǝ? – дип Җǝлǝлетдин, ǝтисе янына килде. – Шулай итик ǝле. Арып киттем, – диде ул. Әминжон мендǝрен кабарткалап куйды да, җайлап кына яткырды. Барысы, Рǝхимуллага саулык телǝп, дога кылдылар да урамга чыктылар. Базардан кайтучылардан ишеткǝн булса да, Фǝйзулла болай булыр дип уйламаган иде. Районнан килǝ торган ГАЗельдан төшүгǝ, каршына, кара болыт кебек, зираттан кайтып килүче ирлǝр очрады. Рǝхимулла мөгаллимне озатырга районнан да, күрше тирǝ кышлаклардан да килгǝннǝр. Әтисенең җеназасында кешенең күплеге сөендерсǝ дǝ, абыйсы Фǝйзулланың булмавына җаны ǝрнеде Җǝлǝлетдиннең. Тик, болай да нык булган иманына тагын да көч бирде бу хǝл. Әтисе сүзлǝренең Аллаһның амин дигǝн чагына туры килүенǝ инанды. Ә Фǝйзулла соңарды. Әтисе өстенǝ туфрак сала алмады.
Алар сүзсез генǝ күрештелǝр. Фǝйзулланың туганнары гына түгел, Талибжон балалары да җыелган иде. Әминжон барысын үзлǝренǝ дǝшсǝ дǝ, Фǝйзулла өйлǝренǝ ашыкты. Ишек бикле, йозак башка иде. Фǝйзулла туган йортына китте. Кызлар-киленнǝр бик елаштылар. Гайшǝ булдыра алмады. Җǝлǝлетдин белǝн озак утырды Фǝйзулла. Кышлак халкы Ясмин белǝн икесе арасындагы хǝллǝрне ǝллǝ сизмǝде, ǝллǝ һǝркемнең үз хǝле хǝл иде. Артык сүз куертучы булмады. Никахларын да Җǝлǝлетдин генǝ яңартты. Бездǝ, баш ярылса - бүрек эчендǝ, кул сынса – җиң эчендǝ, дилǝр. Йорттан чыкмасын, диде Гайшǝ, үзенǝ бик ышанган хǝлдǝ. Ул бик тǝ арыган иде. Бер-ике көн, Коръǝнне баш астына куйган килеш ятып кына торды. Лǝкин, бөтенлǝй урын өстенǝ калудан курыкты. Шуңа күрǝ, кеше теленǝ кергǝнче дип, өченче көнне авырлык белǝн булса да иртǝнге намазга торды. Лǝйлǝ белǝн янǝшǝ, Җǝлǝлетдингǝ оеп, намаз укыганнан соң, үзендǝ бер җиңеллек тойган кебек булды. Эшлǝргǝ, эштǝн туктамаска, диде ул үзенǝ. – Җǝлǝлетдин, бүген бǝрǝңгене карап кайтырбыз ǝле. Булмый болай өйдǝ утырып, – диде Гайшǝ. Үлгǝн артыннан артыннан үлеп булмаса да, Гайшǝгǝ бик авыр иде. Аксыл күлмǝге какча гǝүдǝсендǝ бушап, тагын да киңǝебрǝк калды. Шулай да сер бирǝсе килмǝде. – Ходаем, – диде ул, бер көнне намазын тǝмамлаганнан соң. – Мǝхтүмǝ карчык ǝйткǝн, йомдырасы күзлǝр тǝмамдыр инде. Биргǝн сынауларыңны сабыр итеп күтǝрǝм. Моңа кадǝр күргǝннǝремǝ шөкер. Үземнекелǝрнең рухы иңгǝн Коръǝнемне дǝ күрергǝ насыйп итсәнǝ.
Көн кичкǝ авышкан иде. Гайшǝ Хушназарларга барып кайтырга булды. Үзе белǝн Җǝлǝлетдиннең кече улы Әхмǝтне дǝ ияртте. Килене ачык чырай белǝн каршылады. Хушназар өйдǝ юк иде. Балалар урамга чыгып китте, Гǝүһǝр табын корырга тотынды. Гайшǝ эчкǝ узды да, урта бер җирдǝ туктап калды. Бөтен нǝрсǝ таныш иде монда. Гайшǝ идǝнгǝ бер-ике көрпǝч салды да шунда утырды һǝм күзлǝрен йомды. Шушы йортта яши башлавы, Торсонойның Коръǝн алып кайтып бирүе күз алдына килде. Килене Гайшǝне мехмонхонǝгǝ дǝште. Көрпǝчлǝрне җайлап куйды да, Гайшǝне кулыннан тотып, шунда утыртты. Ул ара ишектǝ, күршедǝ генǝ яшǝүче, Торсоной белǝн Дилором күренде. – Менǝ, безгǝ килми, ǝ кече киленгǝ килǝ ул безнең Гайшǝ ǝни, – дип гөлдер-гөлдер елмаеп Дилором Гайшǝне килеп кочаклады. Аннан, үз урынын белеп, Гайшǝ янына утырды. – Ассалому алеймум, Гайшǝ ǝни, – диде Торсоной. – Корхо чихел? – Аллаһның биргǝненǝ шөкер. Үзегез ничек? Балалар ни хǝлдǝ? Әйдǝ. утыр, – дип үз яныннан урын күрсǝтте.
– Шөкер, шөкер, Гайшǝ ǝни. Әминжон сǝлам ǝйтеп калды, – дип, тыйнак кына Гайшǝ күрсǝткǝн урынга утырды. Һǝр ике киленнең дǝ Гайшǝгǝ булган хөрмǝте сүзлǝрендǝ генǝ түгел, хǝрǝкǝтлǝренǝ кадǝр чыккан. Бизǝкле келǝмнǝр, сүзанилǝр белǝн бизǝлгǝн мехмонхонǝдǝге ялтыр-йолтыр күлмǝклǝр кигǝн киленнǝре арасында, какча гǝүдǝсен төз тотып, ак җирлеккǝ ал лаләлǝр төшкǝн күлмǝктǝн Гайшǝ утыра иде. Чал башына урап килгǝн олы ак яулыгын Кичүчатында бары тик ǝнисе Фатыйма гына бǝйлǝгǝн кебек итеп чөеп бǝйлǝде дǝ, догага кул күтǝрде. Аннан Гǝүһǝргǝ дǝште: – Балам, Гǝүһǝр, бар, малайларны Фǝйзулла белǝн Җǝлǝлетдиннǝргǝ йөгерт. Хатыннарын монда җибǝрсеннǝр. Гайшǝ ǝни дǝшǝ диген.
Озак көттермичǝ Ясмин белǝн Лǝйлǝ дǝ килеп җитте. Киленнǝр хǝстǝрлǝгǝн сыйдан дастарханда уч төбе кадǝр дǝ буш урын калмаган иде. Ярата Гайшǝ таҗик халкының татарлардай кунакчыллыгын. Кунак сыйлаудан, кунак көйлǝүдǝн тǝм таба бу халык. Гайшǝнең үзе кебек. Гǝүһǝр белǝн Лǝйлǝ дастархан уртасына зур гына табаки чуби белǝн пылау чыгарып куйдылар. Гайшǝ, таҗик арасында яшǝп картайса да, алар кебек кул белǝн ашарга күнекмǝде, телǝмǝде дǝ. Гомер булмаганны, нишләп ул кул белән ашап утырсын?! Бу йортның бусагасын атлап кергǝч тǝ, Талибжонга шул хакта ǝйтте. Ул каршы килмǝде. Башкалар мǝҗбүрилǝмǝделǝр. Шуны белгǝн киленнǝр, Гайшǝ алдына агач табакның бизǝкле кечкенǝсен һǝм кашык китереп куйдылар. Дилором Гайшǝгǝ пылау бүлеп куйды, Кышлактагы хǝллǝрне сөйлǝшеп шактый гына сыйланып утыргач, Дилором: – Гайшǝ ǝни, менǝ килендǝшлǝр сөйлǝшǝбез дǝ, синең сабырлыкка, көчеңǝ исебез китǝ. Илеңне калдырып, сигез бала өстенǝ курыкмыйча, безнең каенатайга килдең, урын өстендǝ ятканда ничǝ ел тǝрбиялǝдең. Инде килеп, Рǝхимулла мөгаллимне карап озаттың. Бер тапкыр зарланмадың, сукранмадың. Серен безгǝ дǝ ǝйт ǝле, – диде дǝ, Гайшǝнең алдына капланып елап җибǝрде. Гел шаярып-көлеп йөргǝн Дилоромның кинǝт кенǝ болай җебеп төшүе барчасын да аптырашта калдырды. – Сереме?... Сер микǝн инде ул? Шулай диде дǝ, Гайшǝ киленнǝренǝ үзенең бүлǝк Коръǝне турында сөйлǝп бирде. – Инша Аллаһ, табылыр. Аллаһ бар бит. Болай гына берни дǝ булмый.
Шуңа да ул миңа сынау җибǝрǝ. Сынавына күрǝ ярдǝмен бирǝ. Мин сорыйм – ул бирǝ. Ничек түзǝсең дисең, балам. Ничек түзмисең ди. Илемнǝн аерылган хакка яхшы ир, тǝүфикълы балалар насыйп итте. Алар өстенǝ менǝ сезне – иманлы киленнǝрне бирде бер Аллаһ. Аллаһ бǝндǝсе булган Җǝлǝлетдин белǝн бер түбǝ астында яшǝ дип, Рǝхимулла мөгаллимгǝ юлыктырды. Аллаһ бит ул, хǝсрǝтне, күтǝрǝ алган кадǝр генǝ бирǝм дигǝн. Көчне дǝ, өметне дǝ, сабырлыкны да ул бирǝ. – Ник сиңа гына бирǝ дǝ, башкаларга бирми соң, – диде Ясмин, авыр сулап. – Әстǝгъфируллаһ, тǝүбǝ диген, балам. Бирǝ. Бирүче дǝ, алучы да ул. Менǝ, миннǝн күз яшен алды. Ә мин өметемне өзмим. Күземне йомганчы, ул Коръǝннең табыласына ышанам. Аллаһының рǝхмǝте белǝн, берǝрегез ǝле миңа шуннан ясин да чыгар, – дип Гайшǝ моңсу гына елмаеп куйды. Гайшǝдǝн ишеткǝннǝрен, өенǝ кайткач, Торсоной иренǝ сөйлǝде. – Әминжон, син ничек уйлыйсың, табылырмы икǝн Гайшǝ ǝни ǝйткǝн Коръǝн? Ул бит шуның кадǝр ышана, – диде Торсоной. – Ышана икǝн, димǝк юкка түгел. Моны Җǝлǝлетдин белǝн сөйлǝшергǝ кирǝк. Аның ише нǝрсǝлǝрне ул яхшырак белǝдер. Әйдә булмаса, мин барып килим ǝле, – дип Әминжон Рǝхимулла мөгаллим йортына китте. Җǝлǝлетдиннең гаилǝсе бик түбǝнчелек һǝм хөрмǝт күрсǝтеп каршылады Әминжонны. Бу хǝллǝрдǝн Җǝлǝлетдин дǝ хǝбǝрдǝр булып чыкты. Лǝйлǝ ирлǝр ягына чǝй керткǝннǝн соң, балалары ягына чыкты. Ирлǝр шактый утырдылар. – Җǝлǝлетдин, безгǝ ул Коръǝннең кайда, ничек югалганын белергǝ кирǝк. Бар, авырсынмаса, Гайшǝ ǝнине бирегǝ чакыр. Ул бит, тимерне кызуында сугарга кирәк дияргә ярата, – диде Әминжон, ниндидер бер фикергǝ килеп. Җǝлǝлетдин кергǝндǝ Гайшǝ көрпǝч тышлыгы тегеп утыра иде. – Аллсоламу алейкум, Гайшǝ ǝни. Авыр булмаса, безнең янга керǝ алмассыңмы? Әминжон ǝкǝнең сүзе бар, – диде ул бүлмǝгǝ узмыйча. – Хǝзер, балам, керǝм. Гайшǝне аяк өсте басып каршы алды Әминжон.
– Гайшǝ ǝни, кайда ничек югалттың син аны? Шуны сөйлǝ ǝле. – Ай бу хатын-кызның теле. Минем авыздан чыгуга, сезнең колак итегезне ашый башладылармы? Аннан, билгесезлеккǝ карап торгач, – Әминжон, белсǝм икǝн кайда югалтканны... Авылдан киткǝндǝ чемоданымны тутыргач, өскǝ генǝ куйдым. Килеп җитеп, Әкълимǝ апаларда чемоданымны ачсам, Коръǝнем юк иде. Поездда алганнардыр дисǝң, бөтен ǝйберем баш астымда булды кебек. Аллам сакласын, кем дип тǝ ǝйтǝ алмыйм. Гөнаһлы булырбыз. Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле ди. – Лǝйлǝ, – дип кычкырды Җǝлǝлетдин, – Гайшǝ ǝнигǝ чǝй яса. Лǝйлǝ тиз генǝ касǝгǝ чǝй агызды да, иренǝ карап алды. Җǝлǝлетдин чык дигǝнне аңлатып ым какты. – Гайшǝ ǝни, берǝр төрле аерым билгесе юк идеме? – диде Җǝлǝлетдин. Һǝм, үзлǝре йоклый торган бүлмǝдǝн, бер китап алып керде. – Менǝ шундыйрак. – Бар, бар, дип җанланып китте Гайшǝ. Ясин сүрǝсе битендǝ, өченче аят тǝмамлангач кызыл калǝм белǝн сызып куелган. Кырыйга латин хǝрефлǝре белǝн "Әти вафат. Җеназаны Шǝкерт абзый укыды" дип язган. Мǝрхүмǝ ǝнием, үзем язып куйдым, дип ǝйткǝне бар иде. Шул битнең почмагын такта чǝйдǝн бушаган кǝгазьнең укасы белǝн почмаклап куйган. Шуңардан күрмǝкче, кайнана ǝни үлгǝч, үзем дǝ ясин тǝмамланган битнең читенǝ "Гадилǝ ǝнигǝ үзем ясин чыктым. Җеназаны Гарǝф абзый укыды" дип язып куйган идем. Аның ише килде-китте язулар шактый анда. Мөшǝрǝфҗан бабай – ǝнинең ǝтисе, артка үзе бер кǝгазь ябыштырып, бөтен балаларының туган вакытын язып барган. Анысы гарǝпчǝ, карага манып язган иде. Нǝсимǝм тугач мин дǝ язып куйган идем. Гайшǝ туктап калды һǝм эчке бер ышаныч белǝн: – Әминжон, атагызның авызыннан чыккан соңгы сүзе "табылыр" булды. Табылыр Аллаһ телǝсǝ, – диде. Малайларның, кызларның шǝһǝрдǝ яшǝүчелǝренǝ хǝбǝр салырга кирǝк дигǝн фикердǝ, Әминжон өйлǝренǝ кайтып китте. Гайшǝ төне буе күңеленнǝн шул көнне кичерде.
Чемоданга бөтен нǝрсǝне тутырып бетергǝннǝн соң гына ǝнисенең намазлыгына төргǝн Коръǝнне иң өскǝ куеп биклǝде дǝ, карават астына этеп куйды. Икенче көнне Гайшǝ Мǝгъшук Мǝхтүмǝсенǝ юл сǝдакасы бирергǝ дип киткǝч, Хөсǝен Нǝсимǝне ияртеп кибеткǝ китте. Закирǝ өйдǝ бер ялгызы гына калды. Нилǝр генǝ тутырды икǝн бу чемоданга дигǝн уй төн йоклатмаган иде Закирǝне. Ялгызы калудан файдаланып, ул дөбердǝтеп карават астындагы чемоданны тартып чыгарды. Аннан, койрыгы пешкǝн мǝче кебек, бер тǝрǝзәдǝн икенчесенǝ йөгереп кеше юклыгына ышангач, чемодан капкачын ачты. Ии-и-и-и, мин арурак нǝрсǝлǝр тутырган дип торам. Ходаем, Фатыймадан калган иске-москыдан башка бер адǝм рǝтле ǝйбере дǝ юк икǝн, мескеннең, дип үз алдына сөйлǝнде. Аннан, Коръǝнне төргǝн намазлыкны сүтеп җибǝрде. "Менǝ монысы ярый торган" дип куйды. Намазлыгы белǝн Коръǝнне алды да, шартлатып чемоданны япты һǝм аягы белǝн генǝ урынына этеп куйды. Ул, тиз генǝ, үзенең сандыгын ачып, хǝстǝрлǝгǝн үлемтеклǝре астына ук тыкты. Йозак чыртлап биклǝнде. Кулы да калтырамады Закирǝнең. Гайшǝдǝн беренче хат килгǝч, Хөсǝен хатны укып бетергǝнче Закирǝ тын алырга да куркып торды. Гайшǝнең исǝ, ǝтисен кайгыга саласы килмǝде. Шуңа да Коръǝн турында берǝүгǝ бер авыз сүз язмады. Намазлыкка төргǝн Коръǝн сандык төбендǝ ята бирде. Хөсǝен карт үлгǝнче, бер тапкыр да сандыктан чыгармады Закирǝ. Нǝсимǝдǝн дǝ шиклǝнде. Балалы йортта бур тормас, дилǝр бит. Кеше-кара алдында ычкындырыр дип курыкты. Аннан соң, бер ялгызы торып калгач та, ике генǝ тапкыр кулына алды. Картын озатып берничǝ көн үтүгǝ, сандыгыннан алып утырган гына иде, капкада Гаҗилǝне күргǝч, эчке якка кертеп, тиз генǝ ястыгы астына тыкты.
Гаҗилǝ шулай атнага бер булса да чишмǝ суы китереп китǝ. – Әйдǝ уз, – диде Закирǝ, ǝллǝ нинди ят тавыш белǝн. Капкада Гаҗилǝне күргǝч куркып калган иде. – Хǝзер чǝй куям. – Рǝхмǝт. Эшкǝ барышлый гына кердем. Чирлǝмисеңдер бит, тавышларын карлыккан кебек? Шушы көннǝрдǝ Гайшǝлǝр дǝ кайтып килмǝслǝрме ǝле, – дип, көянтǝ-чилǝклǝрен Закирǝдǝ калдырды да эшенǝ китте. Гайшǝ кайта дигǝн хǝбǝр Закирǝнең җан тынычлыгын качырды. Әтисе исǝн чакта бүлǝк-күчтǝнǝчлǝрне мулдан алып кайталар иде. Анысы бик кызыктыра Закирǝне. Ә менǝ ǝтисе булмагач, Коръǝн турында сүз кузгатса? Лǝкин ул хакта кузгатучы кеше булмады. Бөтен кеше өчен җан тынычлыгы бирǝ торган Коръǝн, Закирǝнең тынычлыгын алды. Картая барган саен, авыл өстендǝ, карак дигǝн исеме чыгар, шул исемне күтәреп үләрмен дип курыкты. Кая куярга, ничек котылырга белми йөргǝндǝ, таныш түгел ике хатын-кыз ияртеп, Сǝхǝп Әнвǝренең олы кызы, китапханǝдǝ эшлǝүче Гөлфия килеп керде. – Закирǝ ǝби, менǝ Әлмǝттǝн килгǝннǝр. Искечǝ язылган китаплар, дǝфтǝрлǝр җыеп йөрилǝр. Шǝһǝрдǝ музей ачарга, – диде Гөлфия. – Әйдǝгез, утырыгыз. Иске китаплар дисеңме? Алай-й-й-й. М-м-м-м, – дип озак кына сузып, кергǝн кызларның һǝркайсын баштан аяк күзǝтеп чыкты. – Әби, сез курыкмагыз. Без алган һǝр китапны журналга язып, кемнǝн алганны теркǝп арабыз. Бер кǝгазь дǝ югалмый бездǝ, – диде кызларның берсе, сумкасыннан калын гына дǝфтǝр чыгарып. – Кемнǝн алганын язмасаң да ярый инде, кызым. Анысы булмаса да ярый. Хǝзер, бабагыздан калган төргǝклǝрне карап карыйм. Син Гөлфия, бар, Фǝхриҗиһанга кереп чык. Аңарда булмый калмас. Каенатасы бик гыйлем иде, – дигǝн булып Гөлфияне чыгарып җибǝрǝсе килде. Исǝбе, Коръǝнне күрсǝтмичǝ генǝ биреп, котылырга иде. Гөлфия чыгып китүгǝ Закирǝ, шалтор-шолтыр китереп, сандыгын ачты да, үлемтеклǝре астына ук тыгып куйган, суккан намазлыкка төргǝн Коръǝнне тартып чыгарды. – Менǝ, алыгыз. Кемнǝн икǝнен язып тормасагыз да була. Башка нǝрсǝм юк, – дип икенче кызга тоттырды. Кыз намазлыкны сүтǝ башлаган иде, Закирǝ, корт чаккандай, урыныннан сикереп торды да: – Ал, ал. Аның анысы да хан заманыннан калган намазлык. Кирǝкмǝсǝ ташларсыз, – диде. Яшь кыз сүтǝ башлаган намазлыгын кире урап сумкасына салды. – Әби, исем фамилиягезне, туган елыгызны ǝйтегез ǝле. Язып куйыйк, – диде дǝфтǝрен ачып. – Гǝҗиткǝ-фǝлǝнгǝ яза күрмǝгез инде, балакаем. Мин алай зур кеше түгел. Ишниязова Закирǝ. Бабагызга килгǝнче Хǝйретдинова идем. 1907 елгы. Борчак чǝчǝк атканда таптым, дия иде ǝни. Син кызым боларын яза күрмǝ инде, – дип елмайгандай итеп, яулык очы белǝн авыз тирǝсен сөрткǝлǝп алды.
Кызлар урыннарыннан торганнар гына иде, ишектǝ Гөлфия күренде. – Булдымы? Хǝзер тагын бер "бай" ǝбигǝ алып керǝм мин сезне, – диде Гөлфия көлеп. – Ярый, рǝхмǝт, Закирǝ ǝби, авырма. Кызлар чыгып китте. Закирǝ белгǝннǝрен укып битен сыпырды да, алар артыннан ук ишеген биклǝп, Мөнǝвǝрǝгǝ китте. Гайшǝгǝ Коръǝн хакында башкача сүз катучы булмады. Рǝхимулла үлгǝннǝн соң өйдǝ ул хуҗа булып калды. Намаз саен Аллаһтан саулык сорап дога кылды, бүлǝк Коръǝннең табыласына өметен өзмǝде. Өйдǝ, бакчада эшнең бетǝсе түгел. Хǝсрǝт-борчулар гына Гайшǝне Гайшǝ булудан туктатмады. Хǝрǝкǝттǝ – бǝрǝкǝт дип, һаман эштǝ булды. Өстеннǝн ак күлмǝге, башыннан ак яулыгы төшмǝде. Су ташып, кер юмаса да, пылау да пешерǝ, татарча токмач ясый. Коротны килене ǝзерлǝсǝ, тандырда лавашны ǝле Гайшǝ үзе хǝстǝрли. Чөнки, яңа гына тандырдан алган лаваштан авыл исе килǝ. Ата йорты, килен булып төшкǝн Миневǝлилǝр йорты искǝ төшǝ. Юк, дөрес түгел. Искә бит онытылган ǝйбер төшǝ. Аларның бит онытылганнары юк. Алар бит барысы да җанның түрендә. Бары тик, иман яңарткан кебек, яңара гына. Онытыла торган булса, бүлǝк Коръǝн онытылыр иде. Әминжон Шахнозага шалтыратып барысын да бǝйнǝ-бǝйнǝ сөйлǝп бирде. Рөстǝмжонга да ǝйтте. Талибжонның да, Рǝхимулла мөгаллимнең дǝ шǝһǝрдǝ яшǝүче балаларына хǝбǝр салдылар. Шǝһǝрдǝгелǝрнең мөмкинлеклǝре зур, элемтǝлǝре нык. Әлеге хǝбǝрне ишетүгǝ, беренче булып Рǝхимулланың таможняда эшлǝүче олы улы Рухшон кайтып җитте. Февраль кояшы каршыдагы таулар артына качарга җыенганда Җǝлǝлетдин, Фǝйзулла, Рухшон – өчǝү Әминжоннарга киттелǝр. Ирлǝр мехмонхонага узуга, Әминжон кунакларны түргǝ утыртты да, Торсоной янына чыгып керде. Озак тормады, сугышта яраланган аягын сөйрǝп, Баһодор да кереп җитте. Аның артыннан ук Хушназар йөгереп керде. Ирлǝр күрешеп, хǝл-ǝхвал сораштылар.
(Дәвамы бар.)