Каян шундый булгандыр, Рǝхимулла мөгаллимнең төпчеге Җǝлǝлетдин бик тǝ тǝква, Аллаһ кушканнан бер генǝ дǝ читкǝ чыкмый торган бала. Бала дип, үзенең ике баласына ата инде хǝзер. Кечкенǝдǝн бабасы янында күбрǝк йөргǝнгǝме, башка туганнарыннан аерылыбрак тора. Теге вакытларда, намазны качып-посып укыганда да, бабасы чит-ят кеше килгǝнен карап торырга Җǝлǝлетдинне түгел, аннан олырак Фǝйзулланы чыгара иде. Ә Җǝлǝлетдин, тизрǝк бабасына оеп, намазга баса. Шулай кечкенǝдǝн, намазын, уразасын калдырмады ул. Башкалар, кечкенǝдǝн үк, тǝпǝн кебек төптǝн юан, нык бǝдǝнле булдылар. Җǝлǝлетдин исǝ аларга һич кенǝ дǝ охшамаган. Чандыр, какча гǝүдǝ. Кап-кара чǝч, йөзенǝ килешеп торган кап-кара сакал-мыек. Кесǝсендǝ һǝрвакыт кечкенǝ генǝ тарак булыр. Чǝчен дǝ, сакал-мыегын да тарап тǝрбиялǝп тора. Әлбǝттǝ,
Җǝлǝлетдин моны кешегǝ күрсǝтмǝскǝ тырыша. Шулай да, Гайшǝнең күргǝлǝгǝне булды. Өстенǝ кигǝне бик ыспай, бик тǝ пөхтǝ. Бер ком бөртеге дǝ күрмǝссең. Бик гыйлемле. Ул яктан мǝрхүмǝ ǝнисенǝ охшаган Җǝлǝлетдин. Вакыт-вакыт кызып китсǝ дǝ, үзен тиз кулга ала. Хатын-кызларга, өлкǝннǝргǝ бик тǝ игътибарлы, кечелекле. Урамда узган хатын-кызга да күтǝрелеп карый торган түгел. Бǝхетеңне кǝҗǝ сөзсǝ, гел тырпаеп тора икǝн ул. Рǝхимулла тик торганнан күзгǝ күренеп ябыга башлады. Сирǝк кенǝ ютǝллǝп тǝ куйган кебек була. Районнан табиблǝр килеп киткǝч, Солтоной урынына калган фельдшер кыз Бахор: – Рǝхимулла ǝкǝ, син районга барып үпкǝңне тикшертеп кайт ǝле, мин юллама язып бирермен. Флюрография кǝгазең, сул күкрǝк тирǝсендǝ, ничектер тап күрсǝткǝн кебек, – диде. "Ярар" дип калса да, Рǝхимулла мөгаллим табиблǝргǝ барырга ашыкмады, һаман тарта-суза йөри бирде. Гайшǝ дǝ, өйдǝгелǝр дǝ артык үзгǝреш сизмǝделǝр. Тормыш гадǝттǝгечǝ, үз агымы белǝн дǝвам итте. Рǝхимулла инде күптǝн җырлап-көйлǝп йөрми, ачыган йөзем ислǝре дǝ күптǝннǝн сизелми. Соңгы вакытта бик укуга бирелде. Инде онытыла башлаган мǝктǝп гадǝте яңадан ǝйлǝнеп кайтты Рǝхимуллага. Китапларының кайбер урыннарына кызыл кара белǝн билгелǝр куя-куя укый. Вакыты булганда, яшьлектǝ ата-бабасыннан алган дин гыйлемен улыннан дөреслǝтǝ. Җǝлǝлетдин кинǝнеп, рǝхǝтлǝнеп аңлата ǝтисенǝ. Ашыкмый, холыксызланмый. Бер ǝйберне кат-кат сабыр гына "чǝйнǝп каптыра". – Йǝ Аллаһ, ахырзаман галǝмǝте инде бу, – диде беркөнне Рǝхимулла, улын тыңлап бетергǝннǝн соң. Җǝлǝлетдин, ǝтисеннǝн рөхсǝт сорап, үз бүлмǝсенǝ чыгарга борылган иде, барган җирендǝ туктап калды. Оныклары белǝн ǝвǝрǝ килгǝн Гайшǝ дǝ ишетте Рǝхимулланың бу сүзен. – Ни булды? – диде ул кечкенǝ Мөхǝммǝтне кулына алып. Җǝлǝлетдин дǝ борылып ǝтисе янына килде.
– Әллǝ хǝтереңне калдырдыммы, ǝти? – дип Рǝхимулланың аяк очына килеп утырды. – Юк инде, сез нǝрсǝ. Ахырзаманга каршы яшьлǝр картларны өйрǝтер, дилǝр иде. Шул искǝ төште, – диде ул елмаеп. Үзе елмайды, ǝ күзлǝренǝ мөлдерǝп яшьлǝр тулды.
– Яшь булса бит, аның каравы, безнең Җǝлǝлетдиннең гыйлеме аксакалларныкы. Юкка гына, укыган ул – атадан олы, димǝгǝннǝр борынгылар, – диде Гайшǝ. – Чит кеше каршында утырмыйсың бит, үз балаң. Горурланып утырырга кирǝк. – Әстǝгъфируллаһ. Юк, юк, Гайшǝ ǝни, дөрес түгел. Бала атадан олы була алмый. Миңа бит бу гыйлемне Аллаһ биргǝн. Ә мин белǝ торып атамның ялгышын төзǝтмǝсǝм, кыямǝт көнне Аллаһ каршында ни дип җавап бирермен, – диде. – Алай икǝ-ә-ә-н, – диде Гайшǝ, сузып кына. – Үзең белǝсең инде балам. Мин ул яктан "ана надан" гына түгел, "ата надан". Җǝлǝлетдин ǝтисенǝ тагын бер күз салды да, чыгып китте. Мǝхǝммǝт тǝ аңа иярде. Гайшǝ Җǝлǝлетдиннең җаны-тǝне белǝн ышану-инануына, инди генǝ хǝлдǝ булмасын атасына, үзенǝ хөрмǝт белǝн күрсәтүенә, иман ныклыгына сокланып карады. Яшь кенǝ булса да, үзǝгеңǝ, җан-бǝгыреңǝ үткǝреп ǝйтǝ белǝ иде Җǝлǝлетдин. Хак дин мǝсьǝлǝсендǝ икелǝнми, уңга-сулга карамый, кыйбланы бутамый. – Ничек, буламы? – диде Гайшǝ, Рǝхимулла янына, кечкенǝ мендǝргǝ, утырып. Аяк бөклǝп утырырга йомшак булсын дип, туган якларындагы кебек, вак-төяк чүпрǝклǝрдǝн, кечкенǝ корама мендǝрлǝр – көрпǝчлǝр ясады. Монда бөтен йортта шул. Мǝрхүмǝ ǝнисе шулай ясый торган иде. Хǝер, Кичүчатта корама юрган, кечкенǝ мендǝр ясамаган хатын-кыз булдымы икǝн? Юктыр. Хǝзер дǝ ясыйлардыр ǝле. – Тырышабыз инде, күрǝсең бит, – дип, елмаеп, ак сакалын сыпырып куйды. – Уку дǝресе тǝмам, басуга барып килик ǝле без Җǝлǝлетдин белǝн. Хезмǝт дǝресенǝ. Җиңел генǝ торды да, китапларын Гайшǝгǝ бирде. – Инде бу вакытта йөрмǝгез. Иртǝгǝ барырсыз ǝле, – дип Гайшǝ китапларны түрдǝге шүрлеккǝ куйды. Рǝхимулла чыгып китте. Монда китаплар бик күп. Коръǝннǝр дǝ ǝллǝ ничǝ. Аның Коръǝне дǝ шунда тора. Килене Торсоной белǝн юнǝткǝне. Нǝсимǝсе бүлǝк дип йөрткǝне генǝ юк. Ул да шушында торса, Гайшǝнең дөньясы гел түгǝрǝк булыр иде. Юк бит, юк. Инде тынычлангандай булган иде Гайшǝ. Рǝхимулла чын-чынлап Коръǝнгǝ тотынгач, шул бүлǝкне югалту ачысы тагын йөрǝген талый башлады. Бөтен нǝрсǝ югалып беткǝндǝ дǝ, ул югалырга тиеш түгел. Инде тормышы көйлǝнеп җитте кебек.
Шуңа да намазга баскан, ǝрвахларга атап дога кылган саен, бер Аллаһтан шул бүлǝкне сорый Гайшǝ. Сорый гына түгел, ышанып сорый. Ялынып, ялварып сорый. Җǝлǝлетдин бит Аллаһ үзеннǝн сораганны ярата, ди. Никтер, Җǝлǝлетдин белǝн сөйлǝшкǝн саен ышанычы арта Гайшǝнең. Тик, еллар буе йөрткǝн серен берǝүгǝ дә ǝйтергǝ батырчылык итми. Гомер буена бикле торган сандыкны ник ачарга?! Алар чыгып китǝргǝ өлгермǝде, бусагада Бахор күренде. – Ай-вай-вай... Тыңламый да бу Рǝхимулла ǝкǝ. Ай тыңламый да. Син ǝйт инде, Гайшǝ апа. Я булмаса Җǝлǝлетдин ǝйтсен. Көн туды исǝ, районнан шалтыратып мине орышалар. Алып барыгыз инде шуны больницага, – диде ул керǝ-керешкǝ шалтырап. Әйтерсең, шалтыр-шолтыр килеп, идǝнгǝ кипкǝн өрек таралды. – И-и-и, кем дисǝм, үзебезнекелǝр икǝн. Әйдǝ уз, уз Бахор. Тамагың кипкǝндер, чǝй эчеп җибǝрик ǝле. Гайшǝ тизрǝк чǝйнеккǝ барып тотынды. – Сезне бит ачуланып та булмый, – дип елмаеп куйды фельдшер кыз. – Ә син ачуланма, кызым. Әйдǝ, сал өстеңне. Лǝйлǝ, балам, табынны көйлǝп җибǝр ǝле. Әнǝ Бахор хǝл белергǝ кергǝн. Уз ǝйдǝ, уз. Син кызым тǝмле телеңне, якты йөзеңне кызганма кешедǝн. Әнǝ безнең Лǝйлǝ, берүк күз генǝ тимǝсен. Аллаһ бǝндǝсе инде. Тудырып үстергǝн кода-кодагыйга рǝхмǝт. Гайшǝ сөйлǝгǝн арада Лǝйлǝ дастархан тутырып табын корып та куйган иде. – Безнең Гайшǝ ǝни сөйли белǝ инде. Әйдǝ, Бахор, җитеш. Гайшǝ ǝнидǝ аңарда ǝллǝ кем акыллары бар. Кычкырмый да, еламый да, ǝ аныңча була. Лǝйлǝ Гайшǝнең иңнǝреннǝн сөеп алды. – Әллǝ кем акылы дисең. Әллǝ кемнеке түгел инде, татар акылы миндǝ, балам, татар акылы. Шулай дигǝндǝ тын алышы өзелеп-өзелеп китте Гайшǝнең. – Ә елый алсам, балам, җаннарым тынычланганчы бер елар идем дǝ бит, булмый шул, булмый. Гайшǝ утырган урыныннан торды. – Ай Аллам, туры гына барган җирдǝн салулап киттем бит ǝле, булмаганны. Кая, балам, Лǝйлǝ чǝй өстǝ Бахорга. Алайса сүз белǝн сыйлый башлаганбыз бит. – Рǝхмǝт, Гайшǝ апа. Болай да озак тоткарландым. Эштǝ югалтканнардыр. Сезнең йортка килеп керсǝң, үзе бер рǝхǝт. Элек тǝ шулай мул куллы иде бу нигез, сез килгǝч тагын да нурланып китте. Шулай бит, Лǝйлǝ? Лǝйлǝ, бер сүз дǝ ǝйтмичǝ, елмаеп кына куйды. – Рǝхимулла ǝкǝңне табибларга күрсǝтергǝ дисең инде алайса. Ярый, Бахор, син борчылма. Мин үзем җайлармын. Иртǝгǝ булмаса, берсекөнгǝ Җǝлǝлетдин алып барып кайтыр. Аны тыңлый ул. Борчылма. Кергǝндǝ шалтырап килеп керсǝ дǝ, чыкканда бик тыныч кына кузгалды Бахор. Гайшǝ капкага кадǝр озата барды. – Лǝйлǝ, балам, син үзеңнеке белǝн сөйлǝш, мин атагыз белǝн сөйлǝшермен. Зурга китǝ күрмǝсен. Безнең аркада һаман-һаман кешене дǝ шелтǝлǝтеп булмас. Иртǝгǝ ǝзерлǝп җибǝрик без боларны. Күренеп кайтсыннар. Аллаһ сакласын. Өйдǝ бала-чага да бар. Лǝйлǝ дǝшми-тынмый гына табынны җыештырып куйды да, ире белǝн кайнатасы кайтуга дип ашарга хǝстǝрлǝргǝ кереште. Гайшǝ балалар белǝн урамга чыгып китте. Кичен барысын да хǝл итеп куйганнар иде. Иртǝнге намазларын укыдылар да, аталы-уллы район үзǝгенǝ бара торган автобуска чыгып киттелǝр. Һǝр икесе, белгǝннǝрен укып, дǝшми генǝ бардылар. Бахор юлламаны районның тубдиспансерына биргǝн иде. Җǝлǝлетдин ǝтисен больница коридорындагы утыргычларның берсенǝ утыртты да, үзе юлламада күрсǝтелгǝн бүлмǝне эзлǝп китте.
Рǝхимулланы ак халатлы ир уртасы табип үзе чыгып чакырды. – Оооо ассалому алейкум, Рǝхимулла мөгаллим. Авырып киттегезмени? Әйдǝгез ǝле бирегǝ. Хǝзер егет ясап чыгарабыз, – дигǝн булды табиб. – Юк, авырмыйм. Алай авырткан бер җирем дǝ юк. Апагыз гына, синең аркада Бахорны тиргилǝр, дип, мǝҗбүрилǝп җибǝрде, – дип табиб артыннан иярде. Җǝлǝлетдин дǝ керǝ башлаган иде, – Сез шушында көтеп торыгыз. Хǝзер, аппарат белǝн карыйбыз да, аннан без сезне чакырырбыз, – дип Җǝлǝлетдиннең борын төбендǝ ишекне ябып, күздǝн юк булды. Җǝлǝлетдин күзлǝрен билгесезлеккǝ текǝп, Аллаһтан хǝерлесен сорап дога кылды. Ул бик тыныч, сабыр иде. Тǝкъдирдǝн узып булмаганы аңарга яңалык түгел. Озак көттермǝде, Рǝхимулла табиб кабинетыннан чыкты. Җǝлǝлетдин ǝтисенǝ каршы барып, кулындагы киемнǝрен алды да, урындыкка утырдылар. – Табиб нǝрсǝ диде? Нинди дарулар алырга кушты? – дип, Җǝлǝлетдин ǝтисенǝ киенергǝ булышканда, табиб алар янына чыкты. – Сез улымы? Әйдǝгез, мин сезгǝ үзем барын да аңлатам. Үтǝли җил бүлмǝдǝн дару ислǝрен коридорга куалады. Җǝлǝлетдин бүлмǝгǝ кергǝндǝ, шǝфкать туташы нидер язып утыра иде. – Нисо, Рǝхимулла ǝкǝнең нǝтиҗǝлǝрен бир ǝле. Шǝп кенǝ гǝүдǝле шǝфкать туташы күкрǝк читлеген төшергǝн сурǝтлǝрне табибның алдына китереп куйды да, үзе яңадан язуын дǝвам итте. – Әтиегездǝ туберкулез түгел... Җǝлǝлетдиннең эченǝ җылы керде. Ни генǝ дисǝн дǝ, өйдǝ кечкенә балалар бар, дип уйлап бетерергǝ өлгермǝде, табиб аклы-каралы пленканга калǝм белǝн төртеп, – Яман шешкǝ охшаган ǝтиегездǝ. Охшаган гына түгел инде... рак. Лǝкин сез, шулай да, онкоүзǝккǝ барыгыз ǝле. Әтиегезнең инде яше дǝ бар. Шулай да, алып барасы калган, дип үкенергǝ калмасын. Шǝфкать туташы хǝзер сезгǝ юллама язып бирер. Җǝлǝлетдин үзен бик тиз кулга алды. Ак халатлы булсалар да, Аллаһ язмаган эш булмас. Хǝерле булсын, дип күңеленнǝн дога кылып куйды. Шулай да, ǝллǝ ничек, колаклары чыңлап, башлары томаланып киткǝн кебек булды. Ул шǝфкать туташы биргǝн юлламаны алды да чыгып китте. – Сез ǝкǝнең үзенǝ ǝйтмǝгез инде. Олы кеше бит, – дип артыннан табиб кычкырып калды. – Улым, бигрǝк озак тоттылар үзеңне. Әллǝ миннǝн дǝ озаграк тордың инде, – дип елмайды Рǝхимулла, улы ишектǝн күренүгǝ. – Нǝрсǝ дилǝр? – Юк, алай ǝллǝ ни куркыныч юк. Менǝ тагын бер больницага барып килербез, – диде, ǝтисенǝ күзлǝрен күрсǝтмǝс өчен, алгарак китеп. – Булса да инде, хǝзер. Яшисе яшǝлгǝн. Аллаһ язганы булыр, артыгын телǝнеп булмас. Азрак ялгышларны төзǝтергǝ вакыт бирсǝ, ярый инде. Бераз соңардым соңаруын... шул, – дип, Җǝлǝлетдин артыннан иярде. – Син ǝллǝ нилǝр уйлама инде, ǝти. Адǝм баласы авырмый тормый, – диде ул ǝтисенǝ. – Килгǝн-килгǝн, ǝле автобуска кадǝр вакытыбыз бар, базардан ǝйлǝник.
Хатын-кызларга, бала-чагаларга күплǝп бүлǝклǝрен, күчтǝнǝчлǝрен алдылар да, кайту ягын карадылар. Җǝлǝлетдин, абыйларына кереп чыгыйк дисǝ дǝ Рǝхимулла, эштǝлǝрдер, йөрмик инде кеше борчып, дип баш тартты. Кайтып кергǝч өйдǝгелǝргǝ ул-бу сиздермǝделǝр. Шулай да, Җǝлǝлетдин, тагын бер тапкыр барып кайтасы икǝнен ǝйтеп куйды. Шǝһǝр тǝм-томнары белǝн белǝн чǝйлǝп алгач, намазга юына башлады. Рǝхимулла да аның артыннан чыгып китте. – Лǝйлǝ балам, кара ǝле боларга. Күз генǝ тия күрмǝсен. Бер Ходайның могҗизасы инде бу, – дип Гайшǝ, шатлыгын яшерǝ алмыйча, елмаеп куйды. Аннан, коелган өреклǝрне җыеп керим дип, бакчага чыгып китте. Рǝхǝт иде Гайшǝгǝ. Җанына тынычлык урнашты кебек. Иииии-и, тигез түгел шул дөнья дигǝннǝре, дип уйлады ул җирдǝге өреклǝрне чүплǝп. Шушы туфракта да гǝрǝбǝдǝй өреклǝр үссен дǝ, үзең ятып ялардай кап-кара җирдǝ кычыткан да ǝрекмǝн. Ул, карт өрек төбенǝ аякларын сузып утырды да, карашын ерактагы тауларга юнǝлтте. Уена кычыткан белǝн ǝрекмǝн керүгǝ, кылт итеп тагын авыл искǝ төште. Үзе каршыдагы тауга карады, ǝ күзенǝ Мǝчкǝй тау битендǝ алга таба чыгып торган зур зур ташлар, тау битендǝ сарык көтүе йөреп баскыч-баскыч ясаган киртлǝч эзлǝр, тагы да астарак, инеш буендагы аклы-шǝмǝхǝ билчǝн чǝчǝклǝрендǝ, йодрык-йодрык чǝнечкеле шайтан таякларында баллы ис таратып выжылдашкан бал кортлары күренде. Мөнирǝ карчыкның бакча башындагы инешкǝ иелгǝн карт таллар... Йокламаган килеш төш күрǝ диярсең. Җанга менǝ болары якынрак икǝн бит. Илǝс-милǝс күңелгǝ шул да җитǝ инде. Гайшǝ мондагы тормышка да күптǝн күнде. Халкы кунакчыл, ачык. Мул куллылар. Мондагы нигъмǝтне тагын кайда күрǝсең. Ул өрек, йөзем дисеңме, кавыны, карбызы. И-и-их, апаларын, балаларын, туганнарын, авылдашларын җыеп шул бакчага корган дастарханда бер сыйларга иде. Бар иде заманалар, ǝбилǝр Коръǝн ашыннан чǝйгǝ салган өрекнең төшен алып кайталар иде. Бала-чага шуны көтеп тора. Әй гомерлǝр диген... Атна үтмǝгǝндер, кичке чǝйгǝ утыргач Җǝлǝлетдин: – Әти, иртǝгǝ теге ǝйткǝн больницага барып кайтырбыз. Алайса һаман кала. Я тагын Бахорны орыша башларлар. Син шулай ниятлǝп куй ǝле, яме, – диде. – Ник, тагын чакырдылармыни? – дип, Гайшǝ авызына китерǝ башлаган касǝсен ире куйды. Лǝйлǝ сүз дǝшмǝде. Чөнки ире, бу хакта, аңа теге көнне үк ǝйткǝн иде. – Әнǝ бит, Җǝлǝлетдин барырга кирǝк ди. Авырмыйм да инде югыйсǝ. Шулай, егǝрең китǝ башлагач, алар ǝйткǝнне тыңламый хǝлең юк, – диде дǝ, улына карап елмаеп куйды. – Кирǝк, кирǝк ǝти. Гайшǝ ǝни, син хǝстǝрлǝрсең инде, синнǝн башка булмас.
Җǝлǝлетдин башкаларның ашап бетергǝннǝрен көтте дǝ, битен сыпырып, табын артыннан торып китте. Рǝхимулла олыгаеп килсǝ дǝ, сǝлперǝйгǝн надан кышлак карты түгел. Ни ǝйтсǝң дǝ, гомер буе балаларга белем биргǝн мөгаллим. Җǝлǝлетдин ишегенǝ "онкология" дип язган бүлмǝгǝ кереп киткǝч тǝ, барысын аңлап алды. Торна кебек озын сыйраклы, ябык кына табиб Җәләлетдин биргән кәгазьләрне карады да: – Әтиегезнең гомере озак калмаган. Яшәсǝ бер алты ай яшәр. Шуңа күрә, ашыйсы килгәнне ашасын, эчәсе килгәнне эчсен. Авыртуы бик нык, түзмәслек була башласа килерсез. Көчлерǝк уколлар бирербез, – дип, бөтен язуларны бер папкага тыкты да, рентген кәгазьләрен Җәләлетдингә сузды. – Ә хәзер бер дару да бирмисезме? – диде Җәләлетдин, кап-кара күзләре белән, табибны баштан-аяк карап. Табиб, син чыннан да берни дә аңламыйсыңмы, әллә аңламаган булып кыланасыңмы, дигән сыман, ирен читләрен ике якка салындырып карап торды да: – Ну... алыгыз менә моны. Ә калганы инде, туган, Аллаһ кулында, – дип, имән бармагы белән югары күрсәтте. Җәләлетдин, рәхмәт әйтеп табиб кабинетыннан чыкты да, әтисенә шунда утырып торырга кушып, үзе даруханә эзләп китте. Якын-тирәдәге өч даруханәнең соңгысында гына аңа дегет кебек кап-кара сыекча салган шешә бирделәр. Рǝхимулла ǝйбǝт кенǝ, үз көенǝ йөри бирде. Өйдǝгелǝрне дǝ артык борчымады. Һаман китап актарды, бакча тирǝсендǝ кайнашты. Дилбегǝне кулдан ычкындырасы килми иде ǝле. Фǝйзуллага да бара. Бер чыккан дип, Әминжон белǝн Баһодор янына да сугылып, хǝл белеп чыгарга ярата. Табиб белә дисәң дә, артыгын белми шул. Алты ай дигән иде, инде алты ел була, Ходайнең рǝхмǝте. Башта өреп кабарткандай тазарды. Битләре майлап куйган түгәрәк лаваш кадәр булды. Аннан әкренләп кенә ябыкты да, тагын тазарды. Никләр генә шулай кабара икән соң бу эчем дип, борсаланды ул. Ахырда, җилкә чокырларына йомырка куярлык булып ябыкты. Карт чинардай Рәхимулла, дала кылганы кебек кенә калып, кибеп бетте. Тик бөтенлǝй урынга егылмады.
Шулай һǝркем үз борчуы, үз шатлыгы белǝн яшǝп ятканда дөньялар кинǝт кенǝ болганды да түгелде. Шулпалы казанны ǝйлǝндереп капладылар диярсең. Имеш гражданнар сугышы, имеш шǝригать тǝртибен урнаштыралар. Шǝмдǝй егетлǝрне суеп, йөземдǝй кызларны урлап ǝфьюнга алмаштыруның бернинди кысага сыймаганын Гайшǝ белǝ иде. Кышлактагы бөтен ир-ат тау-таш арасына китеп бетте. Атасы улына, энесе абыйсына корал күтǝрде. Гөрлǝп торган йөзем бакчасы урынында, ел дигǝндǝ, өр-яңа зират пǝйда булды. Кышлак урамнары, кайчандыр кавын-карбыз үскǝн үзǝнлеклǝр ватылган, яндырылган сугыш машиналары белǝн тулды.
(Дәвамы бар.)