Все новости
Литература
24 Декабря , 12:00

Элеккечә түгел без генә...

Рәфкать ШАҺИЕВ.13 өлеш. Гайшә бөтен барлыгын, хисләрен бер учка йодрыклады да, моңсу елмаеп: – Ярар, баш ярылып, күз чыкмаган бит әле. Аллага шөкер, барыбыз да исән сау. Ходай җан биргәнгә җүн бирә. Көн туды исә бер яңалык. Барысы да бер Аллаһ кулында. Ни язган булса шул булыр. Әйдәгез әле, утырыйк. Кая, килен булсагыз, килен булыгыз, яңартып җибәрегез барысын да, – дип киленнәренә карады.

Элеккечә түгел без генә...
Элеккечә түгел без генә...

Гайшә бөтен барлыгын, хисләрен бер учка йодрыклады да, моңсу елмаеп: – Ярар, баш ярылып, күз чыкмаган бит әле. Аллага шөкер, барыбыз да исән сау. Ходай җан биргәнгә җүн бирә. Көн туды исә бер яңалык. Барысы да бер Аллаһ кулында. Ни язган булса шул булыр. Әйдәгез әле, утырыйк. Кая, килен булсагыз, килен булыгыз, яңартып җибәрегез барысын да, – дип киленнәренә карады.
Хатын-кызлар өстәл, казан тирәсендә кайнашкан арада, Гайшә малайлар янына килеп утырды. – Хатын-кыз хатын-кыз инде. Сез ирләр ни диярсез? Бу яшьтә иргә бару оят. Ә шундый дәрәҗәле кешенең сүзен аяк астына салсаң, авылдашлар алдында абруе югалыр дип куркам. Санламау кебек. "Күршеләргә ярыйм дия дия, иремә охшаган бала да таба алмадым" дигән ди, бер хатын. Киленнәр пылауларын күтәреп килә башлауга, Гайшә сүзне икенчегә борып җибәрде. Рәхимулланың килүен берәү дә кузгатмады.

Җыелуның сǝбǝбен дǝ кабат телгә алучы булмады. Артык озакка сузылмыйча ашап-эчкәннән соң, китәселәре рәхмәт әйтеп таралыша башладылар. Вакыт соң иде инде. Шәһәрдән кайтучылары төп йортта калды. Өй тынгач, юынып-чистарынып, Гайшә Талибжон белән икесенә уртак булган йокы бүлмәсенә керде. Намазлыкка төргән Коръәнен алып алдына салды да, ипләп кенә сүтеп җибәрде. Аннан соң, бисмилласын әйтеп, кулына алды. Җанына ниндидер бер талгынлык, тынычлык урнашкан кебек булды. Тик, намазлык та, китап та башка иде шул. Гайшәнең бөтен җан-бәгыре кереп урнашкан, газизе – Нәсимәсе "бүләк" дип йөртә торган Коръән, әнисенең кул җылысын саклаган намазлык түгел. Нихәл итәсең инде, Ходай кушып табылмасмы әле. Могҗиза бар бит ул дөньяда. Шулай уйлап, Гайшә Коръәнне күкрәгенә кысты. – Үзең ярдәмеңнән ташлама, бер Ходаем, – дип пышылдады Гайшә. Ул бөтен барлыгын, бөтен булмышын онытып, хәтта үзенең тәнен тоймас дәрәҗәгә җитеп, могҗиза булуын теләде. Шулай, оеп, күпме утыргандыр, янына Шахноза кергәнен дә сизми калды. Ул, Гайшә янына тезләнеп утырды да, башын әнисенең иңнәренә салды. Гайшә бермәлгә күзләрен ачарга куркып торды. Әйтерсең лә Нәсимәсе килеп сыенды. Шул кадәр дә рәхәт булып китте Гайшәгә. Уяу килеш төш күрә диярсең. Күзләрен ачса, җил тузгыткан тузганак мамыгыдай барысы да очып юкка чыгар кебек тоелды. – Әни, арыгансың инде, ят. Ял ит, – дип Шахноза, әнисенең чал кунган, инде юкарып бара торган сыңар чәч толымын кулына алды. – И-и-и, балакаем, – диде Гайшә, күзләрен ачарга куркып. Әллә Шахнозага әйтте, әллә, күңеленнән бер генә минутка да китеп тормаган, Нәсимәсенә эндәште. Якшәмбе гадәттәгечә үтте. Төшкә кадәр җыясын җыеп, юасын юып вак-төяк эшләр караштырдылар да, китәргә җыендылар. Кичәге сөйләшү турында ләм-мим. Әйтерсең берни дә булмаган.

Гадәттәгечә, Гǝүһǝр төяп күчтәнәчен бирде, Гайшǝ изге теләкләрен теләп, машинага озатырга чыктылар. Инде машина кузгалып китәм дигәндә, Шахноза ашыгып машинадан чыкты да, Гайшәне кочаклап алды. Иңнәреннән тотып ике битеннән үпте һәм колагына: – Риза бул, әни, яме. Кал, китмә, – дип пышылдады. Сөрмә тарткан кара күзләреннән эз ясап яшьләре тәгәрәде. Тапкан ана түгел – баккан ана, дип юкка әйтми халык. Үз анасы булмаса да, Шахноза кечкенәдән, Гайшә кебек, аклыдан киенергә яратты. Аның шулай киенүе әтисенә дә ошый иде. Тик, кечкенә чагында күрше кызлары гына, "Ник андый күлмәк киясен, син татар түгел" дип кыерсыттылар. Бүген дә ул өстенә озын җиңелчә аксыл күлмәк кигән, башына, килешле итеп, таң шǝүлǝседǝй алсу яулык япкан иде. – Ярар, елама. Буявың агып битеңне пычрата. Алдан хәсрәтләнеп куйма әле, – дип, кытыршы бармак очлары белән Шахнозаның битен сөртеп алды. – Алдыгызны-артыгызны карап йөрегез. Исәнлектә күрешергә язсын.
Хушназар, Гǝүһǝр, балалар, Әминжон белǝн Баһодорның гаилǝлǝре саубуллашып өйлǝренǝ кереп китте. Машина күздән югалгач та Гайшә озак кына басып торды. Капкага борылган гына иде, "Гайшә" дигән тавыш ишетеп туктап калды. – Гайшә, нихәлләрең бар? Тормышларың иминме? – дип Рәхимулла әллә кайдан ук дәште. – Аллага шөкер, Рәхимулла мөгаллим. Үзегез ничек? – диде Гайшә, аңа таба борылып. – Ничек булсын инде безнеке, көтәбез, – дип эчкерсез елмайды ул. – Кайчан килик, Гайшә? Безне кайчан сөендерәсең? Гайшәнең Рәхимулла мөгаллимгә баруы кышлактагыларны гаҗәпкә калдырды.
Бигрәк тә ялгыз хатыннарның эчләре пошты. Гайшә Талибжон белән яшәгән йортны да ташламады. Кием-салымын алды да, намазлыкка төргән Коръәнен генә алды. Талибжоннан куркып кына Коръǝн сатып алган чаклар узган. Туйлар узган, туннар тузган дигәндәй, Гайшә дә монда күптән үз кешегә әйләнгән. Дөньялар да үзгәргән. Инде хәзер Гайшә, кача-поса гына түгел, берәүдән дә шикләнмичә биш вакыт намазын калдырмый укый. Һәр җомгада, намаздан соң, Коръәнен күкрәгенә кысып, бер Ходайдан могҗиза булуын тели. Ул, хәтта, нигәдер табыласына шикләнми дә. Коръән тикле Коръән ничек югалсын ди. Нинди генǝ патшалар килеп китмǝде дǝ, нинди генǝ власть алышынмады. Күпме китапларны көл итеп күккǝ очырмадылар. Ә менǝ Коръǝн яши, ул югалырга тиеш түгел. Шул ышаныч яшәргә көч бирә иде Гайшәгә. Бүләк – Коръәнне табып, шуның җылысын тоеп яшәргә гомер бир Ходаем, дип һәр намаз арты теләк тели. Язмышның биргән сынавына бәрабәр бәхет киләсенә өмет өзми Гайшә. Ул бик кыюсыз гына килеп керде Рәхимулла мөгаллим йортына. Ни дисǝң дǝ, монда ǝле малай белǝн килен, өч онык бар. Аннан, кышлакта гына түгел, бөтен районда бик дәрәҗәле кеше Рәхимулла. Әлбәттә, Талибжон да алай төшеп калганнардан түгел иде. Тик, ул гади эш кешесе, җир кешесе, хезмәт кешесе иде. Ә Рәхимулла гел башка. Һәрвакыт затлы костюм, аңа килешле галстук. Бик зыялы кеше. Югыйсә ата-анасы гади крестьян булганнар. Табигатьтән, нәселдән килә күрәсең. Гайшәгә мөнәсәбәте дә искиткеч. Мондый игътибарга, мөнәсәбәткә күнекмәгән Гайшә башта гел аптырап калды. Үзен чит оядагы кош баласы кебек хис итте. Кая барсалар да бергә, бүген кавышкан парлар кебек. Гайшә ояла иде болай йөрергә. Әминжоннардан кайтып киләләр иде. Җай гына сөйләшеп атлыйлар. Рәхимулла кул астында эшләгән, инде ялдагы, өч укытучы боларны күрүгә кызып-кызып сөйләшә башладылар. Исәнләшеп, аларны узып кына китәбез дигәндә, гомер буе ялгыз яшәп картайган Пахта барлы-юклы күкрәкләрен алгарак чыгарып: – Бәби алып кайтмыйсызмы соң әле, Гайшә? – диде чәрелдек тавыш белән. – Рәхимулла мөгаллим синең кебек хезмәт укытучысы булмаган бит, математик кына, Пахта. Менә һаман бәби колагының бөтерчекләрен ясый алмый интегә. Шул эшне бетергәч тә сиңа беренче булып әйтермен, – диде дә, юри, Рәхимуллага сыеныбрак китеп бардылар. Пахта кара янып, телсез калды. Ни әйтергә белмичә басып торганда, ахирәтләре, бот чабып, Пахтадан кычкырып көлделәр. Кыланмышларына карап, бер генә дә аларны укытучылар дип булмый иде. Мамык җыючы хатыннар күпкә тыйнак, күпкә мәгънәлерәк икән, дип уйлады Гайшә. Рәхимулла бу хатыннар белән ничек эшләде икән? Гайшә тагын бер тапкыр артына борылып карады. Бергә тора башлаганнарына берәр ай вакыт узгандыр. Гайшә һаман эштә булды. Рәхимулла вак-төяк эшләр белән йорт тирәсендә, бакчада кайнашты. Бакчаны бик ярата ул.

Эштән соң ашарга көйләде дә, Гайшә, тиз генә Хушназарларга барып килим әле дип, бакчада кайнашучы Рәхимуллага дәште. Тегесе күгәрчен кебек гөлдерәп "Ярар" дип калды. Әллә ни озак юанмады да инде Гайшә. Килене белән чәй генә эчте. Кайтса, Рәхимулла ничектер үзгәреп киткән кебек, борын астына гына ниндидер бер көй көйләп йөри. Гайшә башта әллә ни игътибар бирмәде. Лǝйлǝ ашарга хәстәрләде. Аннан: – Син, керәсеңме? Ашарга әзер. Тәмле чакта ашыйк, – дип бакча якта йөргән Рәхимуллага эндәште. Юынып дастархан янына килеп утыруга, Гайшәнең борынына ниндидер ачкылтым-баллы ят ис килеп бәрелде. Рәхимулланың исә, күзләре ялтырый, авызы ерылган иде. "Бу бит исерек" дигән уй, яшен тизлеге белән, миен яндырып узса да, Гайшә авыз ачып сүз әйтмәде. Миңа гына шулай тоелгандыр, дип үзен тынычландырырга ашыкты. Балалар да, Рәхимулла үзе да берни әйтмәде. Ашады да, рәхмәт әйтеп, тагын чыгып китте. Эшләрне тәмамлап йокларга җыенганда, Рәхимулла аягында көч-хәл белән генә басып тора иде. Гайшә үзенә урынны аерым җәйде. Иртән чәйлǝр эчеп, икǝү генǝ калгач Гайшә, түзмәде: – Син, кичә нинди бәйрәм булды ул? – диде. – Юк инде, болай гына. Алай дисәң, миңа синең белән яшәү, үзе бәйрәм, – дип, авызындагы алтын тешләрен балкытып, Гайшәгә карады. – Тик, миңа мондый бәйрәм ошамый, Рәхимулла. Мин мондыйга күнекмәгән, – диде Гайшә, табын яныннан китми утырган Рәхимуллага, аңларлык итеп. Аңламый калмас, укыган кеше бит. Рәхимулла, рәхмәт әйтте дә, чыгып китте. Кичтән бернинди дә үзгәреш сизмәде Гайшә. Барысы да гадәттәгечә иде. Моңа кадәр нинди Рәхимулла булса, шундый иде ул көнне дә. Аллага шөкер, азрак ялгышып кына алгандыр инде, дип уйлады Гайшә. Намаздан соң да, озаклап тәсбих тартты, дөньясын онытып, Ходайдан ялынып тормышына бәрәкәт, балаларына бәхет сорады. Соңыннан Коръәнен күкрәгенә кысты да, күзләрен чытырдатып йомды. Кылган изгелекләрем хакына, кайтар бүләк-Коръәнемне, бер Ходаем, дип ялварды ул. Моңа кадәр ярдәмеңнән ташламадың, моннан соң да ташламасыңа ышанам. Гайшә, өсләрен алыштырып утларны сүндерде дә, ире янына килеп ятты. – Син, иртәгә базарга барып килербез әле. Вак-төякләр кирәк иде, – диде ул. – Яхшы, барырбыз, – дип Рәхимулла, яшьләрчә җитезлек белән Гайшәгәрәк елышты. Базардан күпләп кирәк нәрсәләрне алдылар. Гайшәнең ул яктан бәхете булды. Талибжон да, Рǝхимулла да иркен куллы, юмарт булдылар. Кайбер ир-ат кебек, алган ыштаныңны да тикшереп, акча санамыйлар. Икесенең дә кәефләре шәп иде. Бөтен эшне дә бергәләп эшләделәр. Яннарында Җǝлǝлетдин булса да, Гайшǝ үзе дǝ чыга. Аяк бөклǝп, көрпǝчлǝр өстендǝ, йөзем күлǝгǝсендǝ утырып тора белми. Ир-атны санлый, хөрмәтли белә Гайшә. Ир нәрсә генә эшләмәсен, икенче башына тизрәк үзе барып тотына. Әнисе үлгәннән соң, әтиләренә авыр булмасын дип, бөтен эшне икесе эшләп, шулай күнекте. Аннан инде, Миневәлине кызганып, бер ялгызы дип, эшләде. Ирләрне никтер кызгана шул ул. Әллә хөрмәт итүе шулай микән?
Кичке ашка утырганда, Рәхимулла, бүген тагын, җырлап тора торганга әйләнгән иде. Авыз колакта, колак еракта. Үзеннән ачкылтым-баллы җимеш исләре килә. Балалар өйдǝ юк иде. – Рәхимулла, – диде Гайшә дә, җыр көйләгән кебек сузып кына. – Сиңа соң, көне буе йөреп, кызу сугамы, ашаган йөземнәрең әчиме корсагыңда? Кичкә әчегән йөзем суы кебек чыпырдый башлыйсың. Көең дә шул, исең дә. Гайшә шулай дип көлеп иренең аркасыннан кагып куйды. Ир сүз дәшмәде. Чөнки, көне буе кызу кояш астында әлсерәгән яфрак төсле, пәжеп утыра иде. Үз гомерендә беренче тапкыр, алтмышны узып барганда, Гайшә исерек ирен үзенең какча иңнәренә күтәреп диярлек, урынга алып барып яткырды. Иртән берни булмаган кебек торып китсә дә, Ходай бирмеш һәр кичне Рәхимулла, киптерергә эләрлек булып исергән була иде. Бу хакта Җǝлǝлетдин я булмаса Әминжон белән сөйләшеп карарга уйлаган иде, оялды, көлкегә калырмын дип уйлады. Чөнки, кышлакта берәү дә Рәхимулла мөгаллимне эчә дип белми. Баштарак Гайшə Рəхимулланың малайларына күңеленнəн рəнҗеп йөрсə дə, тора-бара үпкəсе таралды. Рəхимулла белəн яшəвен дə Ходай тарафыннан бирелгəн бер сынау итеп кабул итте. Алай гына да түгел, күңеленнəн генə əлеге сынау өчен "түлəү" көтеп яши башлады. Кара болытлар артыннан, кайчан да булса бер, яктырып кояш чыгарга киеш бит инде. Ул "кояш", һичшиксез, чит-читлəренə үзенең нəсел җебен теркəгəн изге Коръəн иде. Утыз көн уразаның да бер бǝйрǝме була. Акыл ялгышса да, күңел ялгышмый. Чөнки акылның фикер белəн бəйлəнешенǝ, ə фикернең кайчак ялгыш булуына күптəн инанды инде Гайшə. Ə менə күңел ялгышмый, "тегелəй-болай" фикер йөртеп тормый. Ул хикмəт белəн сугарылган. Юк, болай яшəп булмый. Күрəлəтə ирне чиргə əйлəндерү бит бу, дип үз-үзе белəн киңəште дə, бер кичне яткач Рəхимуллага: – Син, теге бəлəкəй малайның колак бөтерчеклəрен ясап бетерə алмадың инде, булдырып булмады бугай. Əллə мин əйтəм, җəйге аш өен яңартабызмы? – диде, тəрəзəдəн төшкəн өрек агачының шəүлəсенə карап. – Нинди малай хакында сөйлисең син? – дип, Рəхимулла, яткан җиреннəн торып утырды. – Юк инде, юк, шаярттым гына. Бернинди дə малай юк, ят, – диде ул иренең майкасыннан тартып. – Әллə аш өен яңартабызмы дим, əзрəк зурайтып. Үзеңнең кулыннан килə, кешегə ялынасы юк. Кырыеңда улың, яныңа мин. Өчəү бергə эшлəрбез. – Таш өю хатын-кыз эше ди. Ике гаилəгə бер дистə ир-ат булсын да, син таш ташып йөрерсең, – дип урынга ятты. Алдагы көнне Рəхимулланың эше күп булды. Иртəннəн үк, бик канатланып, аш өен кайсы яккарак, никадəргə зурайтырга дип, Гайшə белəн киңəшеп мəш килде. Җǝлǝлетдин эштǝ. Гайшəнең өйгə кереп китүе генə була, чык əле дип артыннан ук дəшə. – Ай Аллам, куркасыңмы соң син миннəн башка? – диде Гайшə. – Кереп кенə китəм, чакырасың. – Нəрсəдер, синнəн башка, булмый шул, – дигəн булды Рəхимулла. – Артык зур булмыймы?

– Юк, юк, əйбəт була. Зуррак ясасак, агачларга кысанга китə. Шушылай булса, бик əйбəт. Булдымы? Керимме инде? – дип ул, сагышлы наз белǝн иренə карады. Рəхимулла билгелəнгəн урынга казыклар кагып, агачлар арасына кереп бара иде. Гайшə карашын Рəхимулладан алып, мəк кызыллыгы йөгергəн тауларга юнəлтте. Инде бит илемə кайтырмын дигəн идем. Ә мин, шушы таулар илендə, кемнеңдер ире белəн торып ятам имеш... Тəкъдир дигəннəре шушы була торгандыр күрəсең. Таң яктысы да, шəфəкъ кызыллыгы да тауларны иркəли монда. Инде бу, үтə күренмəле өрфиядəй мəк чəчəкле, саф, самими лалəле, мамыклы, кояшлы таулар иле дə якын булып бетте. Алар гына түгел, сырган чапаннарын яулык белəн буып куйган, кызу кояш астында янып, каралып беткəн көрəк сакаллы картлары да, чəчəкле-чуклы күлмəк-ыштан кигəн хатыннары, корткалары да якын икəн. Шулай булмый, Гайшə дə алар белəн бергə, картаеп бара бит инде. Əллə алар Гайшə белəн бергə картаямы? Якындыр алар, якындыр Гайшəгə. Тик үз түгеллəр. Үз бит ул үзем, үз им, үзəк сүзенǝ охшаган. Үзǝклǝрем өзелǝ дип юкка гына җырлыйлардыр дисеңме?... Аның үзенекелəр үзəктə – җанда. Ə якыннар ул əнə, кырыйда, аның янында. Шулай, кемнǝрдер – җанда, ǝ кемнǝрдер – янда, дип уйлап куйды Гайшǝ. – Син һаман монда торасыңмыни? – диде, аш өенең икенче ягыннан килеп чыккан Рəхимулла. – Ə? – дип, дерт итеп китте Гайшə. – Керəм, керəм, менə кереп барам. Гайшə үзенең шулай уйлавына үзе дə гаҗəплəнеп өенə кереп китте. Аш өен тиз тоттылар. Ике гаилə бер булып, искесен сүтеп, яңаны күтəреп куйдылар. Гайшə җайлап кына, төзелеш белəн оста дирижер кебек, җитəкчелек итте. Аш өенең эчен гөл иттелǝр Лǝйлǝ белǝн Гайшǝ. Рǝхимулла гына элекке гадǝтен ташламады. Гайшǝ ǝйтеп-ǝйтеп карады да туктады. Балаларга ǝйтергǝ дигǝн уеннан да кире кайтты. Гайшǝ күргǝнне алар да күрǝдер. "Кешенең начар ягын икенче берǝүгǝ сөйли күрмǝ. Аны начар димǝслǝр, син ямьсез булып калырсың", дигǝн иде аңа кайнанасы бер тапкыр. Әллǝ кайчан инде, Кичүчатта чакта ук. Нишлǝптер шул сүзе искǝ төште. Кич утырырга кергǝн чагында күрше Минсǝрвǝр карчык та, кеше икенче берǝүнең начар ягын күреп аны яшерсǝ, кыямǝт көнне Аллаһы Тǝгалǝ шуның начар ягын яшерер, дия торган иде. Шуларны исенǝ төшерде дǝ, минем борчуым кемгǝ кирǝк дип, дǝшмǝскǝ булды. Ә йөрǝге баребер ǝрнеде, эчтǝн генǝ сызып янды. Аллаһтан, Рǝхимуллага шул нǝрсǝне ризык итмәвен сорады. Инде Рǝхимулла да, тǝртǝ арасына кереп, "олыгайдым" дип салудан туктады. Гайшǝ тынычлап бакча, җилǝк-җимеш, балалар, оныклар белǝн ǝвǝрǝ килеп, ике гаилǝ арасында, Рǝхимулла өчен борчылмый гына яши башлаган иде. Җǝлǝлетдин дǝ башкаларны намазга, дингǝ тыныч күңел белǝн чакыра. Әтисенең шулай тǝртипкǝ утыруына сөенеп: – Гайшǝ ǝни, тырышлыгыбыз бушка китмǝде бит. Без сǝбǝбен кылдык, Аллаһ ярдǝм итте, – диде Җǝлǝлетдин, балаларча куанып. – Әле ярый син бар, мин генǝ сǝбǝпче була алмас идем. – Алай димǝ, балам. Аллаһтан вакыт җиткǝндер. Азга булмасын, – дип Гайшǝ битен сыпырып куйды.

 

(Дәвамы бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас