Нәсимәдǝн килгән хат, Гайшәнең уйларын тиешле юлга салып җибәрде. Турыдан ярып әйтмәсә дә, кайтмыйсыңмы дигән мәгънәдәрәк язган иде Нәсимә хатны. Шул хат бөтенләй җанын алгысытты. Әкрен генә ничек итеп иленә, газиз туган җиренә, ата-баба туфрагына кайту чарасын уйлый башлады. Туган туфрактан бигрәк, Коръәнне табу теләге көчлерәк иде Гайшәдә. Бер көнне Гайшә эштән Әминжон һәм Баһодор белән бергә кайтты. Башкалардан аерылып азрак баргач: – Әминжон, алдагы шимбәгә Гайшә әни барыбызны да парлап чакыра дип, һәммәсенә хәбәр сал әле. Ә Хушназар, бер таза гына куйны чалыр. Хатыннарыгызга әйтерсез, булышырга керерләр. Үзебез генә өлгереп җитә алмабыз, – дип Гайшә, җилән кесәсеннән кулъяулыгын чыгарды да, битентәге тирләрен сөртеп алды. Өчпочмаклап бөкләп артка чөеп бәйләгән ак яулыгы астыннан тирләп юешләнгән чәчләре тотам-тотам булып чигәсенә ябышкан иде. Ничә ел шушында гомер итеп, яулыкны һаман үзенчә бәйләде ул. – Ниндидер бәйрәм түгелдер бит, Гайшә әни? – диде Баһодор елмаеп. Аннан абыйсына карап куйды. – Ярар, борчылып торма, әйтермен. Тагын ниндидер ярдәм кирәкме? Башын иеп барган Әминжон Гайшәгә сынаулы караш ташлады. – Әлегә юк кебек. Кирәк булса Хушназарга да, сезгә – икегезгә әйтәм инде. Тагын кемгә барыйм. Бөтен карап торганнарым сез. Үзем белән бергә картаеп барасыз бит, – дип елмайды ул. – Нинди картаю ди ул, Гайшә әни. Әле син кызлар кебек, кияүгә бирерлек, – дип шаяртты Баһодор. – Авызыңнан җил алсын, диләр татарлар. Аллаһының амин дигәненә туры килмәсен, – диде Гайшә. Әминжонга бу шаярту ошамады. – Юкны сөйләп кайтма син, малай. Тапкан шаярыр нәрсә. Бала-чага төсле, – диде ачуланып. – Менә бергә җыелгач, бер бәйрәм булыр. Күптән бөтенебез бергә җыела алмыйбыз, – диде Гайшә Баһодорның шаяртуына артык әһәмият бирмичә. Арыган тәннәрне иркәләп таулар арасыннан язгы җил исте. – Шулай сөйләштек алайса. Сезгә ышанам, балалар. Ярар, киленнәргә, балаларга сәлам, – дип үз ихатасына китте Гайшә. Ике бертуган, сөйләшеп, урамда басып калдылар. – Ни булды соң әле бу? Мин нәрсәдер аңлап бетермәдемме? – диде Баһодор абыйсына. – Нәрсә аңламыйсың? Ниндидер сүзе бар аның. Әллǝ кечкенǝлǝр кыерсытамы икǝн?... Ярар, малайларга, кызларга әйтергә кирәк. Тагын сөйләшербез әле, – дип саубуллашып өенә китте.
Өйдǝгелǝр шатланышып кунаклар кабул итǝргǝ ǝзерлǝнǝ башладылар. Сǝбǝбен алар сорамады, Гайшǝ үзе кузгатмады. Әкрен генә әзерләнә торды. Ничек итеп балаларының күңелен җәрәхәтләмичә, матур итеп китү турында уйланды. Монда килгәч тә таҗик хатыннарының хушын алган бавырсагын пешерде. Балаларның кечерәкләре бигрәк тә яраталар иде. Болай да аш-суга уңган Гайшә, читтән генә күзәткәләп, таҗик ашларын да оста итеп әзерләргә өйрәнде. Әйтерсең шушында туып, шушында гомер буе яшәгән.
Билгеләгән көнне, Хушназарга булышырга дип, Баһодор керде. Абыйсы кергǝч, Хушназар, бу җаваплы эшне аңа тапшырды. Тиз арада бер симез сарыкны чалып, эшкәртеп бирделǝр. Ул да булмады, килендǝшлǝр Гǝүһǝргǝ табын әзерләшергә кереп җиттеләр. Аллага шөкер, киленнәренең нинди генә эшкә тотынсалар да, куллары ятып тора. Киленнәр кергәндә Гайшә бер казанга пылау куеп икенчесенә шулпа әзерләргә җыенып йөри иде. – Һай безнең Гайшә әни, армаса да армас икән! Кызлар кебек йөгереп йөри, – диде капкадан керә-керешли Дилором. Шуның Гайшә әни дигәнен бик ярата Гайшә. Дилором ашыкмыйча гына, һәр иҗеген аерып, ә-ни дип өзеп әйтә.
– Киленнәрең күп булгач, шулай йөгереп йөрисең инде, – дип шаяртты Гайшә, алар белән күрешкәч. Әйтми белсен, кушмый эшләсен, дияргә ярата ул. Аллага шөкер, ул яктан һич кенә дә теш агартып сүз әйтә торган түгел. Малайлар да, киленнәр дә эш рәтен белеп үскәннәр. Бу юлы да, килеп кереп исәнләшүгә, икесе тиң эшкә тотындылар. Гǝүһǝр, олы килендǝшлǝренǝ илтифат күрсǝтеп, алар белǝн бергǝ кайнады. Гайшә үзе дǝ, гомер буе, ялкау татар хатыны, диюлǝреннән куркып, бөтен эшкә кешедән алда барып ябышты. Аннан инде, авырлыкны җиңү ләззәтен эш белән сабырлыктан тапты, Коръәннән җанына җылы алды.
– Гайшә әни, нинди бәйрәм соң бүген? Син бездән яшереп кенә нәрсә уйлап тапың тагын? – диде олы килен Турсоной. – Бәйрәмдерме инде, әйрәндерме... Бездә, бер күрешү – бер гомер, диләр. Сөйләшеп утырырбыз. Туганлык җепләрен дә ныгыту булыр. Гаилә бит ул бер учак. Көлләрен таратып, күмерләрен бутап утын ташламасаң, җылысы кими, – диде Гайшә, казан капкачын җайлап. Җил Язгөлемǝ даласыннан тǝүге чǝчǝк ислǝрен кышлакка ташый. Бакчадагы өрек, гранат, алмагач чǝчǝклǝренең исеннǝн башлар ǝйлǝнǝ. Күп тә үтмәде, гаилǝлǝре белǝн Мохитобон, Мǝдинǝ, алар артыннан озак та тормый Рөстǝмжоннар белǝн Шахнозалар, күчтәнәчләрен төяп, кайтып җиттеләр. Өй эче, ишек алды кочаклашу-күрешү, уен-көлке белән тулды. Малае-кызы, килене-кияве – һәммәсе Гайшә әниләрен кочаклап, ике бит алмасыннан үбеп чын күңелдән яратуларын, хөрмәтләрен белдерделәр. Гайшәнең үзендә алай артык төчеләнү булмаса да, монда тәртибе шулай булгач, ияләнде. Аннан, балаларның да чынлап якын иткәннәре сизелеп тора. Шахноза белән Хушназары аеруча якын. Үз янында озак яшәгәнгәдерме, әллә инде самими бала күңелләре белән ялгызлыгын бүлешкәнгәме икән?... Гайшә читтән генә балаларын күзәтте. Ничекләр генә калдырып китәрмен икән шушыларны, дип уйлап куйды ул. Бу кадәр дә якын булырлар, бу кадәр дә үз итәрмен дип башына да китермәгән иде бит. Ярый, алдан хәсрәтләнмә әле Гайшә, бер Ходай үзе җаен чыгармый калмас, дип уйлады ул. Аннары, олы бер оркестр белән оста дирежерлык иткән кебек, һәркайсын урынына куеп, үз "рольләрен" уйната башлады. Монда берәүгә дә әйтергә түгел, һәрберсе ни эшләргә кирәген үзе белә. Гайшә әниләренең күзенә дә кулына гына карыйлар иде. Иң соңгы булып төп йортка Әминжон белǝн Баһодор килде.
– Барыбыз да җыелдыкмы? Әйдәгез, табынга утырышыйк, балалар, – диде Гайшә дилбегәне үз кулына алып. Алай дисәң, Талибжон үлгәннән соң дилбегә үзеннән-үзе Гайшә кулына күчте. Берәү дә, миңа бир димәде. – Гайшә әни, барыбыз да җыелып беттек шикелле. Әллә тагын киләсе кешең бармы үзеңнең? – диде Әминжон, карашын табындагылардан Гайшәгә күчереп. – Юк, юк. Бер көтәр кешем дә юк. Бөтен көткәннәрем монда. Сездән башка тагын кемем бар инде минем? Алай дисəң, бар икəн шул... Йөрəгем астыннан өзелеп төшкəн балам бар. Тик, кулым сузып җитəр җирдə түгел шул, дип моңаеп куйды. – Кем белгән... – дип, шаяртып, əлеге киеренкелекне йомшатасы иттеләр киленнәр. – Шул, фәрештә йоклаганда шайтан әллә ниләр эшләп куюы да бар, – дип киленнәренә кушылып көлде Гайшә. Аннары, йөзендәге елмаюын ǝкрен генǝ бөтен барлыгына таратып: – Әминжон, ирләр булганда мин табынчы булып утыру килешмәс. Атагыз урынына калган абый кеше буларак, мәҗлесне син алып бар инде. Бер күрешү – бер гомер ди, безнең татар. Сине өйрәтәсе юк, үзең җаен беләсен, – дип кулъяулыгы белән ирен кырыйларын сөртеп куйды Гайшә. Әминжон әкрен генә торып басты да, һәммәсенә күз йөртеп чыкты. – Туганнар, – дип башлады ул сүзен. Җыелуның сәбәбе сезгә сер булган кебек, миңа да билгесез. Шулай да, Гайшә әни, мине олылап, табынчы вазыйфасын йөкләгән икән, каршы килү әйбәт түгел. – Ата йорты, Аллаһка шөкер, утын сүндермичә, ишек-капкага йозак элмичә безне көтеп яши. Без моның өчен барыбыз да Гайшә әнигә, Хушназар белǝн Гǝүһǝргǝ рәхмәтле. Ана назыннан мәхрүм калган вакытта, Гайшǝ ǝни, безне үз канаты астына алды. Вагракларыбызны какмый-сукмый үстерде, балигъ булганнарыбызга кулыннан килгән кадәр булыштылар. Дүрт ел әтине карап тәрбияләде. Әйтергә генә җиңел. Барыбыз да җыелганнан файдаланып, һәммәбез исеменнән Гайшә әни, сиңа зур рәхмәт. Безгǝ дөнья яктысын бүлǝк иткǝн газиз ǝниебезне догаңнан калдырмадың, безгǝ дǝ шул тǝртипне сеңдердең. Син безнең йортның бусагасын атлап кергәндә ак яулыктан, ак күлмәктән кергән идең. Шул аклыгыңны югалтмадың. Таҗик илендә татар хатыны булып гомер иттең. Без генә түгел, кышлактагы бер генә кеше дә сине чәчәкле таҗик күлмәгеннән күз алдына да китерә алмыйдыр. Нигә боларны сөйлимме? Минем аңлавымча, Гайшә әни безне болай гына җыймаган. Нидер әйтәсе, сөйлисе сүзе бар кебек. Ул сөйләгәнче, башта шуны әйтәсем килде. Әллә мин ялгышаммы? Шулай диде дә, Әминжон кара күзләрен тутырып Гайшәгә карады. – Рǝхмǝт яхшы сүзеңǝ, Әминжон. Дөрес әйтәсең. Чыннан да, җыелуның сәбәбе бар, – дип утырган урыныннан торып басты. Командиры алдына баскан солдат кебек, күкрәк өстендәге изү сәдәпләрен кытыршы бармаклары белән капшап чыкты. Яулыгын рәтләп, күлмәк итәген тарткалап куйды да, сүзен дәвам итте.
– Балалар... – Гайшәнең тавышы калтыранып куйды. Һәммәсе ризыкка сузган кулларын кире алдылар да, Гайшәгә текәлделәр. – Минем шушы йорт бусагасын атлап кергәнгә шактый вакыт узды. Әлбәттә, миңа, җиңел булмады. Сезгә дә шулай булгандыр. Аллаһка шөкер, без ул сынауларны кешеләр көлдермичә уза алдык. Атагыз мәрхүм белән дә аңлашып яшәдек. Менә нинди өйләр җиткердек. Дөнья булгач төрлесе булгандыр, тик шулай да сез дип яшәдем. Мин үз бурычымны үтәдем, атагызны тәрбияләдем, авыргач карап, үлгәч җиренә җиткереп соңгы юлга озаттым. Сез дә, ач-ялангач йөрмәдегез, үз балаларым кебек күрдем, назымны, җылымны кызганмадым. Үзегезгә дә рәхмәт, авыр сүз әйтеп күңелемне рәнҗетмәдегез. Күршедәге йөз яшьлек Сәйметдин әкә "Ватаны булмаган кеше — бакчасы юк сандугач" дияргә ярата. Шөкер, һәркайсыгыз башлы-күзле булдыгыз. Үз оягыз – үз Ватаныгыз, илегез бар, – диде дә, Гайшә туктап калды. Аннан, тыныч тавыш белән, уңайсызланып кына: – Мин, балалар, сезнең рөхсәт белән, үз илемә кайтыйм инде... – диде. Гайшә карашын һәр балага туктатып, һәркайсының күзенә туп-туры карады. "Кайтыйм инде, җибәрегез", дип карый иде ул күзләр. Табында гына түгел, бөтен бер бакчада, ишек алдында тәннәрне чымырдата торган тынлык урнашты. Тынлыкны Шахноза бозды. Ул, әллә нинди, ят тавыш белән: – Ник? Әни, ник китәсең? – дип, кычкырып җибәрде. Үз тавышыннан үзе куркып китте. Калганнар, берсе дә дәшмәделәр. Шулвакыт, җай гына, капка ачылды. Командага буйсынган кебек, табын, башын капкага таба борды. Капкадан, җиткән ике улы белән, Рәхимулла мөгаллим кереп килә иде. – Ассалому алейкум! Ба назар мерасад, ки шумо дар мизи идона чамъ шудаед? Салом ба ҳама? – дип, ирләр белән кул бирешеп, арка кагып күрешеп чыктылар. Хатын-кызлар, кул белән юып алгандай, табын яныннан югалды. Малайлары, кияүләре белән кунаклар янында бер Гайшә торып калды. – Әйдәгез, әйдә Рәхимулла мөгаллим, мактап йөрисез икән, – диде Гайшә, аптыраулы да, кызыксынулы да карашын яшерергә тырышып. Теле шулай диде, ә җанының кайсыдыр бер җире чеметеп-чеметеп алды. Ирләрнең кайсы торып, кайсы кырыйга шуышып кунакларга урын бирде. Кунаклар табынга утыруга, барысы да кул күтәреп дога калдылар.
– Мактыйбыз шул, мактарлык булганга сезнең капканы кактык та, – дип, Рәхимулла мөгаллим улларына карап куйды. Хушназар кунаклар алдыннан тотылган касәләрне кашыкларны алып, чиста савыт-сабалар куйды. – Әйдәгез әле, сыйланып утырыгыз, кунаклар, – диде, Әминжон табындагы сыйны килүчеләргә бүлеп. Үзенең башында, нишләп йөриләр икән болар, дигән уй әйләнде. Кызлар, киленнәр барысы да өйгә кереп киткәннәр иде. Гайшә дә, ирләр сөйләшкән җирдә торуны килештермичә: – Әминжон, син кунакларны сыйла. Мин кызлар янына керим әле, – дип Гайшә, кулына тоткан тастымалын угалап, өенә таба атлады. – Безнең йомыш синдә иде бит, Гайшә. Китми тор, зинһар, – диде дә, Рәхимулла мөгаллим, утырган урыныннан торып, Гайшәгә каршы барды. Барысы да кызыксынып аларга карап тора башладылар. Рәхимулланың малайлары башларын түбән иде. Гайшә, кадакланган кебек, ә дә, җә дә дия алмыйча, баскан урынында катып калды. Атлаган уңайга туктаган аягын акрын гына икенчесе янәшәсенә күчереп куйды. Тик, ирләр ягына борылмады. Гайшәнең бөтен тәне буйлап бер калтырау узды. – Гайшә, уңайсыз булса да, безнең янга кил әле. Безнең йомыш бит синдә иде, – диде Рәхимулла мөгаллим, кыю гына. Гомер буе мөгаллим булып эшләгәч, күзгә карап сөйләшергә өйрәнеп беткән ул. Ә менә Гайшә бик сирәк карый. Ят ир-атка, гомумән, тасраеп карап торуны килештерми дә. Тәрбиясе андый түгел, тǝртип тǝ шулайрак. Бөтен дулкынлануын җиңеп, үзен кулга алды да, күзен генә күтәреп беренче Әминжонга карады. Аларның карашлары кисеште. Гайшә башын күтәреп караган иде, табын артында утыручы бөтен ир-ат, могҗиза көткәндәй, аңа текәлгәннәр икән. Горур башын тагын да турырак тотып, ул Рәхимулла малайларына карады. Алар да, сынап, Гайшәне күзәтәләр иде. Таулардан искән талгын җил Гайшәнең ак күлмәк итәкләрен тарткалап куйды. Ул, ашыкмый гына, өстәл башында утырган Әминжон янына килеп басты. Әйтерсең лә, үзенә ышык эзләп әтисе янына килде. Рәхимулла мөгаллим өстәлнең икенче башына, Гайшәгә каршы басты һǝм борылап, улларына карады. Шул вакыт, Рәхимулланың улы Фǝйзулла тамак кырып куйды да, утырган урыныннан күтәрелде. – Гайшә апа, – дип башлады ул. – Без сезгә бик зур гозер белән килдек. Белгәнегезчә, без дә, менә монда утырган сезнең балаларыгыз кебек, елга якын әнисез яшибез. Әнине югалтуның ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңлатып торуның кирәге юк. Өйнең җылысы, ашның тәме юк. Ярый безнең янда хатын, балалар бар. Олыгайган көнендә әтигә бигрәк авыр. Без сине әтигә сорап килгән идек, Гайшә апа. Зинһар кире борма безне. Бер-беребезгә терәк, ике зур гаилә бер булып яшәр идек. Рǝхимулла белǝн төп йортта яшǝүче Җǝлǝлетдин сүзгǝ кушылмады, тыңлап кына торды.
"Юк!" дип кырт кисǝргǝ кыймады Гайшә. Балалар белән киңәш-табыш итәргә, уйларга вакыт бир син миңа, диде. Ил өстендәге дәрәҗәле кешенең сүзен аяк астына салырга уңайсызланды. Көтелмәгән кунаклар ничек капыл гына килеп кергән булсалар, шулай дәррәү китеп та бардылар. Ирләрнең олыраклары кунакларны озатып, өстәл артына килеп утыруга, өйдән хатын-кызлар да чыга башладылар. Гайшә исә, кадаклап куйган кебек, тауларга карап, керфеген дә селкетми басып тора иде. Бөтен таҗик илендә хатыннары үлгән тол ирләргә хатын, ятимнәргә ана булырга шул бер татар хатыныннан башка кеше юк микәнни соң, бер Аллам?! Кайларда калды соң Миневәлие белән җиләк, чикләвек җыйган, печән чапкан Кичүчатының исле үләнле тау битләре, Ходаем... И-и-и, әрни дә соң шушы йөрәк. Утка пешкән кебек әрни. Кайда гына икән соң үз Коръәнем... Шуны бер күкрәккә кысып җылыларын тойсам, җаным урынына утырыр, йөрәк әрнүләре басылыр иде... – Менә, барысы да үзеннән-үзе хәл ителде дә куйды, шулай бит әни, – дип Шахноза Гайшәне килеп кочаклады да башын әнисенең иңенә салды. – Кайсы берәүләрнең борынына чиртәсең син, Гайшǝ әни. Вот, молодец! – диде Дилором, мут елмаеп. Шул икесеннән гайре, башка сүз кузгатучы кеше булмады. Гайшә исә, Шахнозаны тагын да үзенәрәк кысып тоткан килеш, күзләрен һаман да шул таулардан ала алмыйча тыныч кына җыр башлады.
Иртә торып тышка чыксам,
Ай суга төшкән кебек.
Әй әрни лә йөрәкләрем
Утларга пешкән кебек...
Ничә ел бергә гомер итеп, балалары алдында, Гайшәнең җырлаганы юк иде. Җырлаганда да, үзе өчен генә, кеше ишетә күрмәсен дип кенә җырлый иде. Җыр тынды. Ишек алларын, бакчаларны, бөтен кышлакны куе, сагышлы тынлык тутырды. Саксызрак кагылсаң, әйтерсең дә чайпалып түгелер кебек иде бу мөлдерәмә тынлык. Гайшә үзен тиз кулга алды. – Сез нәрсә дисез инде, балалар? Әминжон, Баһодор, Рөстǝмжон, Хушназар, ник бер сүз дә дәшмисез?! Безнең Гайшә әни шулай бөтен ирнең күзе төшә торган азгын хатын икән, дип утырасызмы? – диде Гайшә, һаман да шулай Шахнозаны кочаклап басып торган килеш. – Гайшә әни, бүтән андый сүз әйтәсе булма үзең турында. Тәмсезләмә авызыңны, – диде Әминжон, гомердә булмаганча бик кырыс итеп. – Син бик акыллы хатын, Гайшә әни. Үзең ничек карар кылсаң, шул булыр. Каршы килеп сүз әйтүче булмас. Үзеңә ничек яхшы, шулай эшлә. Баһодор, үзенә яклау эзләп туганнарына карады. – Кал әни, кал. Китмә. Син монда булсаң безгә дә аның кадәр авыр булмас. Рәхимулла мөгаллим начар кеше түгел. Әтинең рухы рәнҗемәс. Шулай бит абыйлар. Ә китсәң... бер күрергә тилмереп яшәргә калабыз. Шахноза әнисенең биленнән ике куллап кочаклап тотты. Киленнәр, кызлар шаулашып Гайшәне сырып алдылар. Һәммәсе дә әниләрен ризалашырга өндиләр иде. Чөнки бу, Гайшә әниләрен монда калдыруның бердәнбер юлы икәнен беләләр.
(Дәвамы бар.)