Все новости
Литература
22 Декабря , 12:00

Элеккечә түгел без генә...

Рәфкать ШАҺИЕВ. 11 өлеш. Ул да булмады, оныкларның берсе фельдшер Солтонойны ияртеп килеп тә җитте. Авыруны игътибар белән караганнан соң, Солтоной Гайшәне һәм малайларны алдагы бүлмәгә дәште. – Талибжон әкәгә инфаркт булган. Мин хәзер район больницасына шалтыратам. Аннан докторны алып килерсез. Больницага салырга дияр. Баһодор тиз генә кесәсен капшап кәгазь акча алды да, ипләп кенә фельдшер кызның халат кесәсенә шудырды. Моның ише нәрсә Гайшә өчен баштарак бик ят тоелса да, хәзер исе китми. Тик аңламый гына.

Элеккечә түгел без генә...
Элеккечә түгел без генә...

Ул да булмады, оныкларның берсе фельдшер Солтонойны ияртеп килеп тә җитте. Авыруны игътибар белән караганнан соң, Солтоной Гайшәне һәм малайларны алдагы бүлмәгә дәште. – Талибжон әкәгә инфаркт булган. Мин хәзер район больницасына шалтыратам. Аннан докторны алып килерсез. Больницага салырга дияр. Баһодор тиз генә кесәсен капшап кәгазь акча алды да, ипләп кенә фельдшер кызның халат кесәсенә шудырды. Моның ише нәрсә Гайшә өчен баштарак бик ят тоелса да, хәзер исе китми. Тик аңламый гына. – Бәлки өйдә генә калыр, – диде Солтоной берни булмагандай һәм ишеккә юнәлде. Аннан туктап: – Янында теләсә ни сөйли күрмәгез. Сөйләшә алмаса да аңында ул, – дип чыгып китте. Баһодор районнан докторны алып килде. Ул Талибжонны больницага салуны кирәк санамады. Йөрәге таза, бу хәлдән чыгар, диде. Атнага бер үзен алып килеп йөрергә сөйләшеп, кесәсенә акча салгач, янәдән илтеп куйдылар. Гайшә бу йортка килгәндә Талибжонның ике баласы башлы-күзле иде инде. Аннан соң зурлап туйлар ясап икесе бергә килен төшерделәр, өч кызны кияүгә бирделәр. Туган якларына кайтып Нәсимәсенең дә туен үткәреп килгәннәр иде. Талибжон үз балаларына ни кадәр чыгым тотса, Нәсимәгә дә шулкадәр чыгарды. Хәтта Әминжон белән Баһодор гаиләләре дә туйга дип бүләк биреп җибәрделәр. Әле бергә-бергә яшиселәре, кыз биреп, килен төшерәселәре алда иде.
Балалары таралганнан соң, Гайшә урындык алып, Талибжон янына утырды. Талибжонның уң ягы бөтенләй хәрәкәтсез иде. Шулай булса да, үрелә-сузыла, Гайшәнең арка җылысына ябышкан ниндидер чүпне кармалап тапты. Ала алмаса да, елмайган кыяфәт чыгарды. Гайшә иренең күзләренә карарга читенсенде. Дөресрәге курыкты бугай. Чөнки, кылт итеп, авылыннан киткәндә Мәгъшук Мәхтүмәсенең әйткән сүзе исенә төште дә, йөрәге жу итеп китте. Бу күзләрне йомдыру да миңа калыр микәнни, Ходаем, дип куркып уйлап куйды. Аннан, эш тапкан булып Талибжон яныннан торып, тышка чыгып китте.
Гайшәнең куркуы юкка булды. Балаларның берсе генә дә, ялгышып та, аңа гаеп ташламадылар. Ул башта эшкә йөреп караган иде. Талибжонда бернинди алга китеш күренмәгәч, балалар белән бергә җыелып сөйләштеләр дә, эшенә чыкмаска булды. Һәр җәй, елга бер тапкыр туган ягына кайтып килә торганнар иде. Талибжон авыргач, бик кайтасы килсә дә, Гайшә бу хакта сүз кузгатырга яхшысынмады. Баланың күп булуы менә шушындый вакытта кирәк икән ул. Көнгә бер тапкыр хәл белергә булса да ярый. Шǝһǝрдǝгелǝре, дǝ юлга тузан кундырмый, җай табып кайтып-китеп тордылар. Әлбәттә, аталарын карау Гайшә өстендә. Нихәл итәсең инде, никахлы ирең булгач. Талибжон тамакка да яхшы ашый иде. Шуңа күрә иң авыры астын алыштыру. Баштарак малайлар булышты. Тик, гел-гел алар да кереп бетерә алмый башлады. Тора-бара Талибжон әллә ябыгып, җиңеләеп калды, әллә Гайшә җаен алды. Малайларны бик борчымаска тырышты. Җиңел түгел иде Гайшәгә. Талибжон урын өстендә яткач, тирә-күршеләр сирәк керә башлады. Әкълимә апасы гына ике арага тузан кундырмады. Бер кергәч: – Бала, тәрбияләгәндәй тәрбиялисең, сабый караган кебек карап торасың. Талибжон гомер буе бай яшәде. Аталарыннан соң куып җибәрерләр дип курыкмыйсыңмы? Ата малы талаштыра бит ул. Кеше, Баһодорның хатыны Дилором, каенатайның байлыгына кызыгып кына карый инде ул аны, дип сөйли, – диде. – Кеше дигǝнең синме инде ул? Кереп чәемне эчәсең дә, аннан соң каныма тоз салып чыгып китәсең, Әкълимә апа. Әйтсә әйткәндер, анысын мин үзем җайлармын, – диде дә, утырган җиреннән торып китте. – Бабаем югалткандыр, – дип Әкълимә тиз генә чыгу ягын карады.
Гайшә тимерне кызуында сугарга булды. Сүз куып йөрү әйбәт булмаса да, Әминжонга, кичкә ике гаилә бергә җыелып керерсез әле, сөйләшәсе бар иде диде. Бакчага мул итеп табын корды: пылау әзерләде, авылыннан килгән үләннәр белән чәй пешерде. Һәр ике килен дә күчтәнәч күтәреп кергәннәр иде. Рәхмәт үзләренә, бервакытта да буш кул белән кермиләр. – Йокламыйсыңмы? Әнә, малайлар-киленнәр хәлеңне белергә кергәннәр, – дип Гайшә Талибжонга иелде. Ул йокламый иде. Гайшә азрак әйләндереп куярга җыенганда, Баһодор: – Син нәрсә, Гайшә әни. Хәзер үзебез. Без монда булганда, аз булса да, ял ит инде, – дип әтиләренең астындагы җәймәләрен рәтләп, бер яккарак борып, яннан вак мендәрләр белән терәтеп куйдылар. Гайшә киленнәр белән бакчадагы дастарханга чыгып табын көйли башлады. Бераздан, әтиләре яныннан, Әминжон белән Баһодор да чыкты. Бишесе дә табынга утырды. – Әтиегезне сез керер алдыннан гына ашаттым, – диде, акланган кебегрәк итеп, Гайшә. – Әйдәгез әле ашыйк, тәмле чагында. Берәү дә ризыкка кагылмады, барысы да Әминжонга караганнар иде. – Гайшә әни, син безне пылау ашар өчен чакырмадың бит. Нәрсә булды? – диде Әминжон, әтисенеке кебек кап-кара күзләре белән Гайшәгә карап. Әминжонның да чигәләре, дала кылганы кебек, көмешләнеп килә икән... – Әйе. Тик ничек башларга белми торам әле. Бәлки бу сөйләшү кирәк тә түгелдер. Ләкин, үзем чакыргач аңлашырга кирәк дип саныйм. Балалар, миннән әллә ни артык кече булмасагыз да, әни дип зурлап дәшүегез өчен Аллаһының рәхмәте яусын. Әтиегез белән дә, сезнең белән дә начар яшәмәдек. Байлык артыннан кумасак та, мохтаҗлык күрмәдек. Язмыш менә безгә сынау җибәрде, монысын да кешеләр көлдермичә узарга Ходай ярдәм бирсен. Сез беләсез, мин әйтсәм турыдан әйтәм, арттан сөйләп йөри торган гадәтем юк. Шуңа да, бүген сезне дәштем. Талибжон белән бер-бер хәл булса, балалары сине куып җибәрәләр. Дилором "каенатайның байлыгына алданып карый" ул дип сөйли икән, диделәр. Әгәр дә дә сез шулай уйлыйсыз, ниятегез шулай икән, минем ниятемә дә Ходай шаһит. Тик ни генә булса да, атагыз сәламәт чагындагы кебек, төп нигезгә җыелып хәл итик. Син ни әйтерсең, Әминжон? – дип сүзен тәмамлады Гайшә.
Хатынының исемен ишетегү Баһодор, усал итеп, хатынына карады да, сикереп торды. Тик, Гайшǝ Әминжонга дǝшкǝч, кире утырды. Балалар бер-берсенә карашып сүзсез калдылар. – Болар барысы да юк сүз, Гайшә әни, – диде Әминжон, туганнарына карап. Безнең китек күңелне түгәрәкләр өчен, безгә авыр вакытта, әтиебезгә терәк булып килдең. Сигезебезнең берсе дә сиңа, ялгышып та, "кит" дип әйтергә батырчылык итмәс. Моңа кадәр ничек яшәгән булсак, шулай яшибез. Алда да шулай яшәрбез, – диде Әминжон. Аннан соң, "әйдә, хәзер син әйт" дигәндәй Дилоромга таба борылды. – Гайшә әни, кемдер явыз шаярткан. Юк сүз. Беркөнне, базардан кайтканда, Әкълимә апа белән сөйләшеп торган идек. Безнең әти Гайшә әнинең изге хатын икәнен алдан сизеп алган. Алай булмаса, никах көнне үк алтын бүләк итмәс иде, дигән идем. Бу шул сүзләр. Тик, аны Әкълимә апа үзенә кирәкчә сөйләгән. Әкълимә апа сөйлǝгǝн бит, шулаймы, Гайшә әни? – диде ул. Бик чая иде Дилором. – Әйе, Әкълимә апай әйтте. Мин аның дөрес түгел икәнен белдем. Шулай да, үзеңнǝн ишетǝсе, бөтенебез бергә җыелып сөйләшәсе килгән иде. Менә, бер төер дә калмады, бөтенесен юып алган кебек булды. Әйдәгез, килен булсагыз килен булыгыз, пылау суынырга өлгермǝгǝндер, табынга алып килегез инде. Хәзер ашап-эчеп алсак бик әйбәт булыр, – дип, малайларга карап, күзен кысып алды Гайшә. Бүтән бу хакта сүз кабатланмады. Гомер йомгагы үз җае белән тәгәри торды. Гайшә, көннǝр буена, Талибжонны бер яктан-бер якка әйләндерә-әйләндерә, хәлләрдән тая иде. Дүрт ел әйтергә генә ансат. Сирәк кенә килгән фельдшер Солтоной да гаҗәпләнә. Әле кичә дә: – Гайшә апай, ничекләр шулай оста карый беләсең син? Ничә ел ятып бер генә җире дә суелып чыкмады. Кешеләрнең бер-ике ай эчендә янбашлары, күт битләре тишелеп бетә, – диде хисап өчен генә Талибжоннарга кергәч. – Яратырга кирәк, Солтоной үскәнем, яратырга. Һәм ышанырга, – диде Гайшә серле итеп. – Аңламыйм мин сине, Гайшә апай, – дип аптырап карап торды да, чемоданын күтәреп капкадан чыгып китте. – Аңламавың бер дә гаҗәп түгел, Солтоной. Мин бит башка чишмәнең суын эчеп үстем. Мин язын, Чагыл итәгеннән, гөрләвек акканын күреп, җәен Шарлыктан җиләк исен иснәп, көзен киек казларның җаннарны айкаган аерылу җырларын тыңлап үстем, – дип сөйләнде Гайшә. Аның карашы әллә кая, еракларга, таулар артына киткән иде. Әйтерсең лә, шул тау артында гына калган иде ул рәхәт мизгелләр.
Соңгы вакытта Талибжонның хәле начарлана төште. Тамакка да ашамас булды. Гайшә күбрәк карты янында булырга тырышты. Шǝһǝрдǝгелǝр, бигрǝк тǝ Рөстǝмжон, бернǝрсǝгǝ мохтаҗ итмǝделǝр. Кибеттән, базардан кирәк-яракны Әминжонның, Баһодорның балалары алып кайтты. Төннәрен дә йокылы-уяулы уздырды. Гайшә янәдән кулына Коръән алды. Кичен хәл белергә кергән Әминжонга: – Озак торса, әтиегез ике-өч көн торыр. Балаларның барысына да хәбәр салырга кирәк. Авызыннан җаны чакканчы, исән чакта күреп калсыннар, – диде. Әминжон, әтисе яткан якка кереп, озак кына карап торды да, башын аска иеп чыгып китте. Әминжон чыгып киткәч, Гайшә ире янына килеп утырды. Аннан, әллә Талибжонга, әллә үзенә сөйләгәндәй, "И Талибжон, әле бит безнең икебезнең эшлисе эшебез бар иде. Без бит Коръәнне табарбыз дигән идек. Табылмасмы икәнни инде", дип ул Талибжонның кулын үз кулына алды. Шулвакыт Талибжон нидер әйтергә теләп ыңгырашып куйды. Гайшә, тиз генә бисмилласын әйтеп, иренең авызына су тидерде. Талибжон көч-хәл белән генә күз кабакларын күтәрде һәм пышылдап диярлек: – ...лыр, – диде. Тагын ике көннән Гайшә, мәңге ачмаска дип, үз куллары белән, Талибжонның күзләрен йомдырды. Болын кадәр йорт шыр ялангач калды. Гайшәнең җаны өзгәләнсә дә, күзеннән яшь чыкмады. Соңыннан, күзеннән сыңар яшь тә чыгармады, яшьләй кавышкан кешесе түгел шул, диючеләр булса да, сүз куып йөрмәде. Аның яшьләре күптән беткәнен белмиләр иде шул алар. Авыр вакытта балалары янында булды. Ашларын да, бик зурлап, бергәләп уздырдылар. Гайшәнең җанына тынычлык, акылына сабырлык биргән нәрсә, Талибжонның әйткән соңгы сүзе булды. Ул ялгыш ишетмәде, Коръәнен табылыр диде бит. Димәк табыла, Алла кушса.
Талибжон үлеп ел узуга, башта Шахноза тормышлы, аннан соң Хушназар башлы-күзле булды. Кешенекеннән ким-хур булмасын дип бик нык әзерләнде Гайшә. Калган алты туган да, барысы бер йодрык булып, бөтен шартына китерделәр. Кунаклар бик күп булды. Нәсимәләрне дә чакырып телеграмма сукканнар иде, тик килә алмадылар. Укытучының ялы җәй көне булса да, авыл җирендә кем кая чыгып китә алсын инде. Каз-үрдәге, сыер-сарыгы дигәндәй. Шулай да, котлап җибәргән телеграммалары артыннан ук зур гына ике посылка килеп төште. Каз мамыгыннан ясаган ике пар мендәр янына кипкән мәтрүшкә дә тыккан иде Нәсимә. Гайшә бик куанды. Аерым яшәсәләр дә, кызында үзенә карата хөрмәт, санлау саклый алды. Гайшә күкрәк сөте белән биргән иманны, әтисе Хөсǝен карт, җиренә җиткереп, калыпка кертеп бетерде. Нәсимә әнисе белән Талибжон абыйсы күрсәткән ярдәмгә рәхмәтле булып, сагынуына сабыр итеп яшәде. Әнисенә кыен булмасын, кырын карамасыннар дип, бәйрәм саен Талибжонга да, балаларына да кечкенә булса да бүләген, күчтәнәчен җибәрә торды. Нәсимәләр җибәргән туй бүләкләрен дә Талибжон балалары зурлап кабул иттеләр. Килгән кунакларга күрсәтеп, Гайшә әниләренә рәхмәтлǝрен җиткерделǝр. Шахноза тормышка чыгып шǝһǝргǝ китте, ә Хушназар яшь килен Гәүһәр белән Гайшә әниләре янында яшәп калды. Олы абый буларак, бер кичне Әминжоннар яшьлǝрне кунакка дǝшүне сǝбǝп итеп, барысын да үзлǝренǝ җыйдылар. Мǝҗлес бик күңелле булды. Ваграклар, абыйлары янында калдылар. Гайшә малайлары һәм киленнәре белән кайтырга чыкты. – Кызганыч, әти күрмәде бу көнне, – диде Баһодор, тын гына барган җирдән. – Әтиегез белмәстәй кеше түгел иде, белми калмас. Иманлы җаннарга барысы да мәгълүм, дия иде минем әнием. Ә әтиегез, шөкер, имансыз кеше түгел иде, – диде Гайшә, каядыр тауларга карап. Кара тут йөзле, ялтыр-йолтыр күлмәк кигән, инде үзләре дә олыгаеп килүче киленнәре, малайлары арасында Гайшә бер үзе ап-ак булып яктырып бара. Баштарак ул да, бөтенесе кия торган, чәчәкле-чуклы күлмәк киеп карады. Яңа бергǝ яши башлаган вакытлары гына иде ǝле. Талибжонның туганы Камилжоннар кунакка дәштелǝр. Шунда барырга дип, базардан, яшел җирлеккә кызыл мәк чәчәкләре төшкән, бик матур күлмәк алды Гайшә.
– Син, ничегрәк? Матур булганмы? – дип яңа күлмәген киеп, Талибжон янына чыкты Гайшә. – Бик матур күлмәк, – диде Талибжон, озак итеп карап торгач. – Ләкин синеке түгел. Күңелеңә авыр алма, Гайшә. Булдыра алсаң, никахка кигән кебек, аксыл күлмәктән йөр син. Сиңа бик тә килешә аксыл төс. Фасоны да бик матур аның. Мондый күлмәк бөтен хатында. Ә минем хатын андый булмасын, син бит татар кызы, – диде Талибжон елмаеп. Гайшәгә шул сүз җитә калды. Таҗик Талибжон хатыны гомере буе өстеннән ак күлмәген, башыннан ак яулыгын төшермичә татар хатыны булып гомер итте. Ничек кенә арып кайтса да, кичтән юып куяр иде дә, иртән чип-чиста ап-ак күлмәк яулыктан барыр иде эшкә. Талибжон да Гайшәгә бүләккә гел аксыл тукыма я булмаса яулык ала торган булды. Балалар да шуңа күнекте. Гомумән, һәммәсе дә аны актан күрергә ияләнде, башкача кабул итмәделәр. Бүген дә ул, кешелеккә кия торган җиңелчә ак күлмәген кигән иде. Капка төбендǝ шактый гына сөйлǝшеп трганнан соң, саубуллашып, һәркайсы үз капкасына кереп китте. – Әни, ǝллǝ чǝй эчеп алабызмы? – диде Гǝүһǝр өйгǝ кергǝч. – Пылаудан соң тагын эчǝсе килеп тора. – Эчегез, эч, миңа карамагыз. Ятар корсак, ярты булса да ятар ди. Мин ǝзрǝк укыйм да, ятам, – диде. Гайшә ут яндырып тормады. Юынды да кулына Коръǝнен алды. Алды да, озак итеп, күзләрен йомып торды. Әйтерсең моңын, тавышын, мәкамен тыңларга, серен аңларга тырыша иде. Әйе, иптәш, терәк иде бу Коръән дә. Тик тегесенә Гайшәнең туган ягы, иң кадерле истәлекләре, җан рәхәте, күңел газаплары сеңгән иде. Авылында торганда Гайшәнең бөтен сере үзен мәңгелек белән бәйләүче ясин сүрәсенә сыеп беткән кебек тоела иде. Хәзер инде, ул Коръәнен җуйгач, серле, изге китапның һәр бите, андагы әнисенең сөлге, кашагага чиккән бизәкләре кебек матур һәр хәрефе аның нәселенең тарихын сөйли кебек. Шул уйлары, Гайшәнең борсаланган җанын, тагын да әрнетеп җибәрде. Ничек тә табарга кирәк. Әлбәттә, шактый вакыт узды. Тик, теге вакытта күргән төше, аннан соң Талибжонның соңгы сүзләре Гайшәгә ышаныч өстәде. Шуларны искǝ төшергǝч үзендә көч сизгәндәй булды. Ул, уйларыннан арынып, Турсоной Коръәнен ачты. Вакыт уза торды. Дала тутырып тагын кыргый лаләләр чәчәк атты. Таҗик иленә тагын шаулап яз килде. Талибжонның "табылыр" дигән сүзе, көннән-көн җанына тынгы бирмәде. Табылыр, тик кайчан? Кайдан?

 

(Дәвамы бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас