Все новости
Литература
19 Декабря , 10:00

Элеккечә түгел без генә...

Рәфкать ШАҺИЕВ10 өлеш. Ул, үзен кулга алып, чаршау артыннан чыкты һәм кунакларга пылау бүлә башлады. Өйнең мехмонхона дип аталган зур кунак бүлмǝсе чаршау белǝн ирлǝр һǝм хатыннар ягына аерылган иде. Мехмонхонаны майлы пылау исе тутырды. Гайшәгә Толибжонның олы килене Торсоной ярдәм итте. Ирлǝргǝ пылауны уллары Әминжон белән Баһодор кертǝ торды.

Элеккечә түгел без генә...
Элеккечә түгел без генә...

Ул, үзен кулга алып, чаршау артыннан чыкты һәм кунакларга пылау бүлә башлады. Өйнең мехмонхона дип аталган зур кунак бүлмǝсе чаршау белǝн ирлǝр һǝм хатыннар ягына аерылган иде. Мехмонхонаны майлы пылау исе тутырды. Гайшәгә Толибжонның олы килене Торсоной ярдәм итте. Ирлǝргǝ пылауны уллары Әминжон белән Баһодор кертǝ торды. Никах мәҗлесенә Толибжонның да, вакытсыз бу якты дөньяны ташлап киткән беренче хатыны Шөкронаның да җиде яшьтән җитмеш яшькә кадәрге бөтен туганнары җыелган. Әйтерсең, бөтен кышлак халкы шушында. Йоласы, тәртибе шулай күрәсең. Аларның һәркайсы сынап, ләкин бик илтифат белән Гайшәне күзәтте. Ак җирлеккә туган ягының вак кына җитен чәчәге төшкән, аяк йөзеннән үк торган күлмәге Гайшәнең якты сагыш тулы йөзен тагын да яктыртып җибәргән. Ике толым итеп үргән чәче биленнән узган. Юка ак сатин яулыгын чөеп бәйләп куйган. Тыйнак, ләкин мәми авыз түгеллеге йөзенә, йөрешенә чыккан. Менә ул нинди татар хатыны, дигән кебек. Чәчәкле-чуклы чуар күлмәк-ыштан кигән кара-кучкыл таҗик хатыннарыннан бик нык аерылып тора иде ул. Алар беркадәр көнләшеп тә, сокланып та карадылар Гайшәгә. Толибжонның балалары да соклануларын яшереп тормадылар. Ул исә, эчке бер горурлык белән, Гайшәдән күзен алмады. Мәҗлес азакка якынлашканда Толибжон сүз алды. – Гайшә, бире кил, – диде ул гөбердәп чыккан күкрәк тавышы белән. Гайшә башын аска иеп, оялып кына Толибжон янына килде. Карашын аска юнәлтеп, кулларын кая куярга белми торды. Алъяпкыч япкан булса шуның астына гына яшерер иде дә бит, юк шул. – Балаларым, – диде Толибжон, бик вәкарь белән, дастархан артында утырган малайларына, читтәрәк торган кызларына, киленнәренә карап. - Әниегезнең рухы рәнҗемәс дип уйлыйм. Начар яшәмәдек. Мәрхүмәнең урыны җәннәтнең җиденче катында булсын. Шулай дигәндә аның тавышы калтыранып китте. Хатын кызлар ялтыр яулыклары белән күзләрен сөртеп алдылар. – Исәннәргә яшәргә, тормыш итәргә кирәк, – дип ул сүзен дәвам итте. – Дала лаләсенә, йөзем җимешенә кояш җылысы кирәк булган кебек өйгә дә хатын-кыз җылысы, балаларга ана тәрбиясе кирәк. Гайшә күршегә килгәч тә Гарәфетдиннәрдә аның ничек үзен тотышы, уңганлыгы күзгә ташланды. Шактый күзәтеп йөрдем мин аны. Хушназар белән Шахноза да гел аның янында булырга тырышты. Бала күңеле бик сизгер. Ятимнеке тагын да сизгерләнә. Елан да җылыга елыша, дия торган иде минем бер татар дустым. Минем ятим балаларым Гайшәдә җылы тапкан икән, димәк начар түгелдер, дип уйладым. Шуңа күрә, олыгыз да, кечегез дә аны әни итеп кабул итегез. Сүз белән дә, күз белән дә рәнҗетмәгез, хәтерен калдырмагыз. Туган илендә ятимлекне дә, авырлыкны да күргән. Кечкенә кызы да анда калган. Аны да үз канатыбыз астына алырбыз. Кош авызыннан төшеп калгандай, бүген ялгыз башы ул монда. Менә шуңа күрә Гайшәнең якташлары Әкълимә белән Гарәфетдин алдында, әниегез Шөкронаның туганнары һәм үземнең туганнарым, балаларым сезнең алда Гайшәне рәхәттә яшәтермен дип ышандырам.
Бөтенлǝй аңлап бетермǝсǝ дǝ, Гайшǝ сүзнең нǝрсǝ турында барганын төшенде. Толибжонның нотыгы бик озын булды, тик беркем дә аны бүлдерергә батырчылык итмәде. – Шушы бүләгем сүземǝ дәлил булсын. Шулай диде дә, чапанын бәйләгән билбау-яулыкны сүтеп алтын беләзек алды һǝм Гайшәнең кулына кидерде. Кунаклар "ах!" иттеләр. – Кирәк түгел иде болары. Без андыйга күнекмәгән бит, – диде Гайшә бик уңайсызланып. Үзе эченнән генә, Ходай хәерле итсен диде. Көтелмәгәндә әйтелгән мактау сүзләреннән, сыер бәясеннән дә артык булган алтын бүләктән ул хәтта куркып та куйды. Әйе, бу алтын бик кыйммәт, тик Гайшәнең бабасыннан, әнисеннән бүләк булып күчкән, таушалып беткән Коръәне бәһалерәк булган күрәсең. Кеше бит кыйммәтле нәрсәне урлый. Шул уйлар белән, уңайсызланып чаршау артына кереп китте. Хушназар белән Шахноза аңа иярделәр. Кунаклар да рәхмәт әйтеп таралдылар. Шулай итеп, Кичүчатның Хөсәен кызы колак ишетмәгән, күз күрмәгән Янгыйабад дигән таҗик кышлагындагы мамык игү бригадиры Толибжон хатыны булды да куйды.
Нык бәдәнле, эре сөякле иде Толибжон. Янып тора торган кап-кара күз, йөзенǝ килешеп торган карчыга борын. Кул астында эшләүчеләргә бик кырыс булса да туры сүзле, гадел кеше. Үлгәнен белми эшли, башкалардан да шуны таләп итә. Әминжон белән Баһодор гаиләләре белән күршедә генә яшәсǝлǝр дǝ, гел әтиләре күзәтүендә. Эшләүләрен дә аның бригадасында. Гайшә дә шунда. Толибжон өчен эштә бала да, хатын да юк, мамык үстерүчелǝр генǝ иде. Эштән кайткач исә, әйтерсең алыштырып куялар: аңардан да йомшак телле, гаилә, бала җанлы, хатын күңелен күрә торган кешене кышлакта гына түгел бөтен Таҗик илендә таба торган түгел. Киткәненә ел тулып узгач, көзге эшләр тәмамлаганда, кайттылар Гайшәләр авылга. Күп бүләкләр, күчтәнәчләр белән. Сагынуын аңлатырлык сүз булмаган кебек, аның сабырлыгын үлчәрлек үлчәүләр дә юк иде. Нәсимәне алып китәргә дип кайтканнар иде алар. Нәсимә шатлыгыннан нишләргә белмәде, кайда барса да, әнисенең үкчәсенә басып, артыннан йөрде. Коръән турында әтисенә әйтергә дип берничә тапкыр талпынып куйса да, Гайшә кире уйлады. Әтисе дә, апа-җизнәләре дә, кечкенә Нәсимә – берсе дә Талибжонны чит итмәделәр. Тик, китәр вакыт җитәрәк, әллә берәрсе өйрәтеп куйды, әллә чыннан да китәсе килмәде: – Әни, мин китмим. Мин бабакай янында калам, – диде дә әнисен кочаклап елап җибәрде. – Син үзең кайт, яме. – Балам, мин бит сине алырга кайттым. Сине сагынып, – диде дә, Гайшә тезләнгән килеш, ике битеннән тотып кызының күзләренә карады. Алар инде күптән бала күзләре түгел иделәр. – Кызым, әйдә безнең белән. Анда синең кебек кызлар да, малайлар да бар. Тәмле-тәмле җимешләр, биек таулар, – дип Талибжон да чакырып карады. Нәтиҗәсе булмады. – Ярар инде кызым, әзрәк исәйсен әле. Аннан үзе карар. Авырдыр, нихәл итәсең. Капчыкка салып алып китеп булмый, песи баласы түгел бит, – диде әтисе. Яше акмаса да җаныннан каннар агызып китте Гайшә. Күңелендә ниләр актарылганын бер Ходай да үзе генә белде. Һәм, һәм Нәсимә. Гайшә басуда да, өйдә дә үзенә сүз әйттерерлек эшләмәде. Бу татар хатыны бигрәк ялкау икән димәсеннәр дип, нинди эш бар, бисмилласын әйтте дә, бер Аллаһка тапшырып тотынды. Сагынуын шулай эш белән басарга, шулай онытылырга тырышты. Чыннан да, эш яхшы дәва иде. Шулай булса да, кызу кояш астында янып мамык җыйганда уйлары белән гел Шарлыкта йөри иде ул. Тик, исле үлән исләре генә җанны иркәләп, борынны кытыкламый. Мамык тузаны гына. Күзләрне әчеттереп тамакка төер тыгылса да, сыңар яшь бөртеге дә чыкмый. Тәкъдире шулайдыр. Кайбер көнне өйгә кайтып керүгә каршысына йөгереп чыккан Шахнозаны Нәсимә итеп күрә иде хәтта.
Шундый чакларда җанын җылытырга, ярсыган йөрәген тынычландырырга Коръәне җитми. Ләкин, юк бит инде, нихәл итәсең. Булмаган белән җанын талкырга Гайшә акылсыз хатын түгел. Шулай да, тормышы акрын гына үз агымына төшкәч, олы килене Торсоной белән киңәшеп, аның әбисе аша Ташкентта басылган Коръән юнәтте. Бу хакта Талибжонга әйтергә курыкты. Чөнки, Талибжон коммунист иде. Авылларындагы Ризван Әхәте кебегрәк кеше. Бер көнне Гайшә йортта үзе генә калды. Талибжон бригад эшләре белән кәнсәләргә киткән чагы, олыраклар эштә, кечеләре укуда. Гайшә яшереп куйган җиреннән тиз генә Коръәнне алды да, күкрәгенә кысып, күзләрен йомды. – Ходаем, җаныма тынычлык, тәнемә сихәт, якыннарыма бәхет-сәгадәт бир, – дип сыйпап-иркәләде. Күзләрен чытырдатып йомган килеш тәненең бөтен күзәнәге белән җанын иркәли торган бер җылы дулкын, яшәү көче, могҗиза көтте. Шулай күзләрен йомып могҗиза көтеп утырганда арттан кемдер күзәтеп тора кебек тоелды Гайшәгә. Ул, кисәк кенә, башын артка борды. Кисәк хәрәкәтеннән, башына чөеп бәйләгән ак яулыгы шуып төште дә, яктырып маңгай өстеннән ак чәче күренде. Шомырттай кара күзләренә курку катыш кызыксыну чыккан Хушназар белән Шахноза, авызларын ачып, Гайшәгә карап торалар иде. Ул бугазына тыгылган төкереген йотып җибәрде. Ике бала ике ягыннан кочып алды. – Әни, нигә елыйсың син? Әллә син дә әниеңне сагындыңмы? – диде Хушназар Гайшәнең кояшта янган битен йомшак бармак очлары белән сыпырып. – Ю-ю-ю-к, нишләп елыйм ди, балакаем. Менә, оекбашка кадалган үлән чүпләрен генә чистартып утыра идем. Сезнең кергәнне сизми калганмын. Ачыктыгызмы? Әйдәгез, әтиегез дә хәзер кайтып җитәр, – дип сөйләнеп, Коръәнен тиз генә түшәге астына яшереп, балаларны җитәкләп ишек алдындагы аш бүлмәсенә чыгып китте. Адәм баласы акылын хисләренә баш итсә, бар нәрсәгә дә өйрәнә, һәммәсенә түзә. Җаныңда иман булу кирәк икәнен Гайшә монда килгәч ныграк төшенде. Төшенде генә түгел, моның шулай икәнлегенә чын-чынлап ышанды. Инде егылам, инде сынам дигәндә шул ышаныч, шул иман көч бирде аңа. Ниндидер бер илаһи көчнең үзен саклап, яклап торуын, көч-куәт, гайрәт бирүен тоеп яши башлады ул. Шуны сизгәч, шөкер итте. Шөкер иткән саен ул халәтне ныграк тойды.
Берничә көн узгач, Талибжон җайлап кына: – Гайшә, берәрсе кыерсыттымы, әллә кызыңны, туган ягыңны сагынасыңмы? – дип сорады эшкә барганда. – Ник алай сорыйсың, Талибжон? Кем кыерсытсын инде мине, – диде моңсу елмаеп. Аллага шөкер, мин инде монда үз кеше булып беттем. Аннан, мин алай кыерсыттырып тора торган түгел әле. Мин бит татар хатыны. Шундый булганга сиңа килдем дә инде мин. – Әни елап утыра иде беркөнне, диде Хушназар. Тик мин әйткәнне әни белмәсен. Алайса я китеп барыр, ди. Алар гына түгел, хәтта мин үзем дә куркам. Әле һаман ышанып битмим бу бәхеткә. Коммунист башым белән, Ходай күпсенмәсен дип яшим, – диде дә, барган җиреннән туктап, Гайшәнең күзләренә карады. Гайшә Талибжонга Коръән белән булган хәлләрне сөйләп бирде. Ничек итеп әнисе аңа бүләк итте, ничек югалтты, килене Торсонойның әбисе аша, аңа әйтмичә генә, ничек итеп монда Коръән алуын да. – Әй, бик елар идем дә, елый алмыйм шул. Миневǝли үлгән хәсрәттән елый алмый торганга әйләндем мин, Талибжон. Коръәнле булуыма бик шатландым. Үземә ниндидер бер саклаучы, яклаучы таптым кебек. Ходай кичерсен инде, тик җаныма җылы тапмадым. Әни биргән Коръән җылы, ниндидер бер күңел тынычлыгы бирә иде. Нихәл итим, язганы шул булгандыр. Яшәү көчен, тән сихәтен Ходай кызганмады Гайшәдән. Тик әнисенең бүләк Коръәне гел башка иде. Аңарга бит Гайшәнең генә түгел, нәселенең, иманлы токымының бөтен язмышы сыйган иде. Апаларына йөзек-беләзек ише дөнья малын калдырганда, әнисе аңа ике дөнья рәхәтен бирә торган байлыкны васыять итеп калдырган иде бит. Кичүчаттан рәхәт бер сагыну белән язылган хатлар килә торды. Әтисе, апалары барчасыннан тезеп-тезеп сәламнәр әйтеп, авыл хәлләрен сөйләп хатлар яздылар. Бераздан хатларны Нәсимә яза башлады. Кызыннан килгән хатлар тагын да җылырак, татлырак иде. Ул хатларга карлыган яфрагының исләре дә, Ташлы борындагы йомран сызгыруы да, Печмән чокырындагы язгы какы тәме дә, әтисенең өстәл башында аягын бөкләп утырган килеш чөперә-чөперә чәй эчүләренә кадәр сыя. Шул кадәр дә тәмле итеп, оста яза иде хатны Нәсимә. Бер генә "сагынам", "яратам" дигән сүз язмаса да, әнисенә булган якынлыгы, җанга сыймас сагынуы конвертның тышына чыгып тора иде. Алланың рәхмәте, Талибжон бик кешелекле, бала җанлы булып чыкты. Гайшәнең үз балаларына яхшы мөнәсәбәтен күреп, аны бәяли белде. Нәсимә дә килмәгәч, елга бер тапкыр туган якларына алып кайтып килде. Җае туры килгән саен кием-салымын, мул итеп күчтәнәчен хәстәрләп посылка салу ягын кайгыртты. Гайшә бүген йокыдан ниндидер бер күңел күтәренкелеге белән уянды. Уянгач та, әле шактый тормыйча, уйланып ятты. Матур төш күрде ул бүген. Имеш келәтләренә капчык-капчык иген кайтарып тутырдылар. Ул капчыкларны ниндидер яшь ир-атлар ташый кебек. Араларында Гайшә бик танымаганнары да бар. Кыз балалар да бар имеш шунда. Гайшә чүмеч төсле бер савыт белән капчыктагы икмәкне ала да, бармаклары аша уздырып янәдән капчыкка сала. Шулай әле берсен, әле икенчесен карый. Шул капчык ташучылар арасында кызы Нәсимә дә бар имеш. Ә Гайшә, үзе, әнисенең төсе булган ак күлмәк яулыктан имеш. Һәм нәрсәдер укыймы шунда авыз эченнән генә, әллә җырлыймы, аңлашылмый. Шул халәттә уянып китте Гайшә. Урыс улап, татар юрап китерә ди төшне. Гайшә төшен яхшыга юрады. Капчык-капчык икмәк китергәннәр икән, димәк начар булмас.
Ул төшен Талибжонга сөйләде. Сөйләгәндә үк, ничектер елмаясы килә иде аның. – Аллакаем, – диде Талибжон, – хәерле булсын. Күптән мин сине болай күргән юк иде. Шул көннән башлап Гайшә, әкияткә ышанган бала кебек, могҗиза көтеп яши башлады. Башка гаилǝлǝрдǝ, ата-баба йоласын саклап, малайлар-киленнǝр өерелеп бергǝ яшǝсǝлǝр дǝ, Талибжон ике улына да аерым учак тергезде. Дөньяга башкачарак карап, алдан күреп яши торган кеше ул. Үзенең ǝллǝ ни белеме булмаса да, гыйлеме бар. Балаларына да гел "укыгыз" дип тукып килде. Олылары үзенǝ ярдǝмче булсалар, калганнарын җаныннан өзеп булса да, шǝһǝргǝ укырга җибǝрде. Мǝликǝ белǝн Мǝдинǝ укытучылыкка киттелǝр, Мохитобон табиб һөнǝрен сайлады. Рөстǝмжон юристлыкка укырга керде. Алар укуларын тǝмамлап башлы-күзле булуга Хушназар белǝн Шахноза шǝһǝргǝ киттелǝр. Талибжон белән икесе генә торып калганнар иде төп йортта. – Әй, бигрǝк кызганам шул Талибжон балаларын. Үз ǝнилǝре Шөкрона исǝн булса, бергǝ укмашып, шушында яшǝп ятарлары иде. Тараттың да бетердең, төрлесен төрле якка, Гайшǝ. Үзеңнǝн өзелеп төшмǝгǝннǝр шул, – диде Гөлибодом, эштǝн кайтканда. – Аллаһка шөкер, тапкан аналардан ким итеп үстермǝдем берсен дǝ. Сукыр, күзле ике куллап ашый дип уйлый икән, ди. Гөлибодом, сиңамы соң минем җанымда нилǝр ятканын аңларга, – дип сүзне кырт кисеп куйды. Эштән соң, Талибжан күршедә генә яшәгән улына азрак булышыйм дип кергән иде. Аларның йортларына янкорма төзеп азапланган көннәре. Шуңа күрә энесе дә, Талибжон үзе дә, вакыт булган саен, ярдәм итәргә генә торалар. Шөкрона белән Талибжон балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Гайшә дә балаларны бер йодрыкка җыеп тота белде. Талибжон бит аны гаиләне таратырга дип алмады. Гайшә дә шул тәртипне саклый алды. Шуннан Талибжон хәле китеп чыкты. – Гайшә, теге, Нәсимә җибәргән үлән белән чәй пешер әле. Нәрсәдер хәлем китеп, күңел болганып тора, – дип тизрәк түшәккә ауды. – Гайрәтләнеп авыр күтәрдеңме әллә? Әзрәк үз рәтеңне үзең белергә бит инде. Вакыты белән артык егетләнәсең. Үзе шулай сөйләнгән булды, үзе чәй пешергән арада Талибжонга күз салгалады. Талибжонның күз акларына кып-кызыл булып кан йөгергән иде. Шулай булса да бер генә дә начар уй килмәде күңеленә. Эчтән җырлый-җырлый чәй көйләде. Җимешләр салып чәй ясады да: – Торма, хәзер үзем китерәм, – дип Гайшә касәсен күтәреп Талибжон янына чүгәләде. Авыз-борыннары кыйшайган, сул күз кабагы асылынып төшкән иде аның. – Ходаем, ни булды сиңа? – дип кычкырып җибәрде. Талибжонның нәрсә әйткәне аңлашылмый иде. Гайшәнең коты очты. Башына килгән иң беренче уй "балалар нәрсә әйтер?" булды. Ул, тиз генә, күршедәге малайларына йөгерде. – Керегез әле тизрәк, әтиегез авырып китте, – диде ул койма аша. – Кайсыгыз бар анда? Ишетүче бармы соң? Гайшә әле Әминжоннарның әле Баһодорлар коймасын какты. Аннан, янәдән, өйләренә торып йөгерде. Ул арада, хатыннары белән, ике малай да кереп җиттеләр. – Нәрсә булды, Гайшә әни? – диде Әминжон, башкалардан арткарак калып. – Сездән чыккач, нәрсәдер хәлем юк, арып киттем дип яткан иде. Миңа үз илеңнән килгән үлән белән чәй пешер әле диде. Ул арада килсәм, әнә шулай булган, – дип куркынган күзләре белән Әминжонга китәрелеп карады. – Таза гына эшләп йөри иде бит юкса.

 

(Дәвамы бар.)

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас