Все новости
Литература
19 Декабря , 08:00

Элеккечә түгел без генә...

Рәфкать ШАҺИЕВ9 өлеш. Карчык кунакларын капкага кадәр озата китте. Гайшә исә, ишек төбендә, аның килгәнен көтеп торды. Ялгыз хатын, ялгыз хатын шул инде. Тегеннән ауган, моннан кыйгайган. Ярдәм сорап, шифа өмет итүчеләр Мәскәүдән кадәр килә икән, күчтәнәчне дә мулдан калдыралар икән, дип сөйләсәләр дә, ирсез хатынның ихатасы "мескен" шул.

Элеккечә түгел без генә...
Элеккечә түгел без генә...
Карчык кунакларын капкага кадәр озата китте. Гайшә исә, ишек төбендә, аның килгәнен көтеп торды. Ялгыз хатын, ялгыз хатын шул инде. Тегеннән ауган, моннан кыйгайган. Ярдәм сорап, шифа өмет итүчеләр Мәскәүдән кадәр килә икән, күчтәнәчне дә мулдан калдыралар икән, дип сөйләсәләр дә, ирсез хатынның ихатасы "мескен" шул. Аталары кулак дип Себергә сөрелсә дә, күршедәге Гыйльманның тормышы да, йорт җире дә гөлт итеп тора. Гайшә уйларына батып ике каралтыны карап торганда, Мәхтүмә борылып та килде. – Байлардан калган гадәт буенча, капкага кадәр озаттым әле үзләрен, – дип ягымлы елмайды карчык. Гайшә аның күзләренә карады. Сагышлы бу күзләргә август кояшының куе җылысы тулган иде. – Ник байлардан калган дисең, Мәхтүмә астай?
– Кергән кеше байлыгымны эләктереп китмǝсен дип, алар шулай озаткан булып, карарга чыкканнар инде, – диде дǝ кеткелдәп көлеп җибәрде. Көлә дә белә икән бу карчык. Нишләп элек бу кешедән куркып йөрде икән Гайшә? Кайдан гына алып сихерче диделәр икән? Гайшәнең башыннан шундый уй узды. – Әйдә, уз. Нәрсә, китәргә уйладыңмы? Ходай хәерле кылсын. Ризык йөртә инде бәндәне, – дип сөйләнеп карчык өенә узды. Гайшә аңа иярде. – Уйладым-уйладым да, тәвәккәлләргә булдым. Ялгыз башка кайда да бер – таң ата да кич була. – Син ялгыз түгел, булмаганны сөйләмә. Йортка бер дога кылыйк. Утыр. Әле генә килүчеләргә дип куйган урындыкларның берсенә Гайшә, мич буендагы суккан палас җәйгән утыргычка Мәгъшук Мәхтүмәсе үзе утырды. Икесе дә авыз эченнән генә пышылдап бит сыпырып куйдылар. – Мәхтүмә астай, тиле сүзен тиз сөйләр, дигәндәй, сиңа кечкенә генә бүләк. Төсем итеп бәйләрсең, – диде дә, гәҗиткә төргән яулыгын таратып карчыкның башына япты. – Аллакаем, шундый зур бүләк белән йөриләрме?! Рәхмәт инде. Мине зурлаган өчен, сине Ходай зурласын. Барган җирләреңдә юлдашың Хозер булсын, рәхмәт фәрештәләре саклап йөртсен үзеңне. Бәндәгә ышанычың югалганда да Аллаһка югалмасын. Иманыңны җуйма, өметеңне өзмǝ. Эшне үзеңә юлдаш ит. Аллаһының бүлǝге сиңа көч бирер.
Шулай диде дә, карчык түрдәге ике тәрәзә арасына элгән Аятел Көрсигә озак итеп карап торды. Карашы анда гына туктап калмыйча, үтәли тишеп, еракка сузылган иде. Әйтерсең лә ул Гайшәнең барасы юлын күрә. Бераздан, бик авырлык белән генә, карашын каршы як стенага, аннан идәнгә күчерде. Акрын гына алъяпкыч итәгендәге ямау җөен сыпыргалады да: – И-и-и, нәрсә сөйләп утырам инде. Син үзең дә бик акыллы, бик булган хатын. Минем киңәшкә мохтаҗлыгың юк. Әйдә, чәй эчик әле Самара күчтәнәчләре белән, – дип карчык җиңеллек белән урыныннан торды. – Юк, юк Мәхтүмә астай. Мәшәкатьләнмә. Эчеп тормыйм. Юлга җыенасым бар. Өйдәгеләр дә белми калды кая барганымны, – дип Гайшә ишек тоткасына үрелде. – Әллә… син дә куркасыңмы? Сихерләмим мин балакаем, берәүне дә сихерләмим, – дип карчык кызып-кызып чәй эзерләп йөргән җиреннән туктап калды. Баягы дәртнең, җиңеллекнең эзе дә калмады. Ул Гайшәгә арты белән торган килеш, дәшмичә, озак кына тәрәзәгә карап торды. – Нишләп куркыйм ди, юк, курыкмыйм. Юлга җыенасым бар. Аннан, кызым бит әтиләрдә кала, аз гына булса да аның янында торасым килә, Мәхтүмә астай. Ю-ю-ю-к, курыкмыйм. Элек курка идем, хәзер юк. Ачуланып калма. Догада бул. – Ярый алайса, кызым, тоткарламыйм. Өйләдән соң, аерым укып дога кылырмын. Юлларың уң булсын. – Амин. Хуш, Мәхтүмә астай.
Гайшә өйләренә кайтканда Нәсимә бабасы белән урамнан кайтып килә иде. – Әни кайдадыр йөргән арада, без кызым белән кибетне урап кайттык әле, – дип Хөсәен абзый үргән сеткасын алга таба сузып Гайшәгә күрсәтте. – Фәния баетып җибәрде. Сеткада ике пачка такта чәй һәм шикәр балы белән агарткан перәннекләр иде. Алар капкадан кергәндә өйдән, кулына сүс бау тотып, Закирә чыкты. – Син кайда гына йөрисең соң, бабай?! Әйдә, бер тавыкны тотыйк әле. Гайшә киткәнче тавык шулпасы пешерик. Юлга да алыр, – дип ул бабай кулындагы сетканы алып, бауны тоттырды. – Сугым пычагыңны келәттә күргән идем бугай. Шулпалар пеште, тавыклар ашалды. Вак-төяк кирәк яраклар белән, ашау әйберләре сумкага җайлап тутырылды. Гайшә чемоданын таслап кичә тутырган иде, шуңа күрә бүген кузгатып тормады. Үзен озатырга килүче ике апасына, җизнәләренә, әтисе белән Закирә апасына, кызына сагынмаклык өчен дип, бүләкләрен кичә үк сандыгына әзерләп куйган иде. Гайшә чәй табыны көйләп йөргәндә, алдан сөйләшеп куйган кебек, ике апасы бергә килеп керделәр. Исәнләштеләр дә, ишек төбеннән узмыйча, бер-берсенә карашып туктап калдылар. – Мактап йөрисез икән, әйдәгез узыгыз, – диде урыныннан кузгалмыйча гына Закирә. – Нәрсә ят кеше бусагасында кебек торасыз, балалар? – дип әтиләре урыныннан торды, кызларына каршы килеп кул сузып күреште. Нәсимә йөгереп килеп апаларын кочалап алды. Гайшә үзе дә ясый башлаган чәен куеп, апалары белән исәнләшеп, аларны табынга чакырды. Апалары дәшмичә өстәл янына утырыштылар. Дәшсәләр һәр икесе елап җибәрүдән курка иде. Гайшә моны аңлап, тиз генә сүзне уен-көлкегә борып җибәрде. Чәйне тәмамлап, амин тоткач Гайшә: – Туганлык менә шундый вакытта күренә инде. Рәхмәт килүегезгә, бик күңелем булды. Бөтен борчуым бетте. Әтилǝр өчен дә, кызым өчен дә җаным тыныч булыр Аллаһ теләсә, – дип эчке якка керде дә, бөтенесен үз янына чакырды. – Тагын ни кыландыра инде безнең Гайшә, – дип сөйлǝнсǝ дǝ, Закирә урыныннан иң соңыннан булып кузгалды. Ул сандыгын ачты да, кичә кичтән әзерләгән бүләкләрен иркәләп-сыйпап, һәркайсына изге теләкләрен теләп өләшеп чыкты. Әйтерсең лә кулына алган һәр әйберенә Гайшә күз нурлары белән җан җылысын кушып өләшә иде. – Аллакаем, ничек күңелең җитә дә, каян башың эшләп бетерә синең, иркәм?! Бөтенебезнең сабырлыгын, юмартлыгын Ходай сиңа биргән күрәсең, – диде олы апасы, сеңелесенә карап, соклануын яшермичә. Өйне моңсу бер шатлык тутырды. Гайшәнең бу гамәле аерылу сагышын җиңеләйтеп җибәрде. – Әйдәгез, бер дога кылыйк. Кызым, бик зурлагансың. Шулай миннән соң да туганлык җебен өзми саклагыз. Сез өч кенә бөртек. Исәнлектә күрешергә язсын, – дип Хөсәен догага кул күтәрде. Ана башкалар кушылды. Ул арада, ишек алдыннан, Әзһәрнең көр тавышы ишетелде. – Күрше, син әзерме? Әллә кире уйладыңмы? Әзһәрнең дәшкәнен ишетсәләр дә, бер-беренә күтәрелеп карарга кыенсынгандай, дәшми утыра бирделәр. Күз ачып йомган арада булган хәл бик озак тоелды.
– Ярый, юлчының юлда булуы хәерле. Көттереп тору килешми, кузгалыйк, – дип Гайшә урыныннан торды. Әйбере әллә ни күп түгел: бер чемодан да бер сумка. Бер апасы чемоданны, икенчесе сумканы тотты. Үзе исә кызын кысып кочаклады да, җанындагы әрнүен сиздерүдән куркып, идәнгә бастырды. Аннан башыннан сыйпап, җитәкләгән килеш ишеккә юнәлде. Калганнар барысы да аның артыннан иярделәр. Беркем берни дә дәшмәде. Кечкенә Нәсимә дә, язмышы белән килешкән сыман, әнисенең ботларына ук сыланып, дәшми генә атлады. Җебеп кенә төшмәсәм ярар иде, дип уйлады Гайшә. Кызының җанын яраламый гына, ышанычын, мәхәббәтен югалтмый гына китәргә иде. Әзһәр, каршы килеп, Гайшәнең әйберләрен алды да ипләп кенә машинасының әрҗәсенә, апасының әйберләре янына урнаштырды. Әкълимә кабина ишеген ачып: – Нәрсә мәет озаткан кебек торасыз. Бер дә борчылмагыз, Хөсәен абзый. Бар да әйбәт булыр, Аллаһы теләсә. Менә бит үземне күреп торасыз. Кайтып та китәм, посылка да салам. Өс бөтен, тамак тук. Гайшә дә җимеш белән сыйлап ятар әле, боерган булса. Менә бу былбыл баласына матур күлмәкләр алып кайтыр, шулай бит, кызым, – диде, бөтенесенә берьюлы сөйләп. – Авызыңа бал да май, Әкълимә апа, – диде Гайшәнең апасы. – Амин, шулай була күрсен. Хөсәен дә нидер әйтергә дип авызын ачкан иде, тик калтыранган иреннәре сүз әйтергә мөмкинлек бирмәделәр. Нәсимә дә, бала күңеле белән, аерылу минутлары җиткәнен аңлап, күзләрен тутырып әнисенә күтәрелеп карады. Кызының сагыш тулы күзләрен күргәч, Гайшә калтыранып китте. Яшь әсәре булмаган ул күзләр, төн чыкканчы, Миневәлинекенә әйләнгәннәр иде. Әнисе кызының кулын кысты да, иелеп маңгаеннан үпте. Һәм бөтен барлыгын бер йодрыкка җыеп елмайды. Аннан көчкә генә кызының кулын үзенекеннән ычкындырып, әтисенә борылды. – Ярар, һәр кайсыгыз белән аерым кочаклашып тормыйм. Рәнҗеп калмагыз. Исәнлектә күрешергә язсын, – дип машина әрҗәсенә, сумкалары янына менеп утырды. Озатучылар аңга килгәнче машина, "пуф" "пуф" килеп ютәлләгән кебек, куе төтеннәр калдырып кузгалып та китте. Әнисе кулыннан ычкындыруга Нәсимәне бабасы күтәреп алган иде. Машина Минхәйдәр картлар турыннан борылып күздән югалуга, Хөсәен оныгының җилкәсенә башын салып елап җибәрде. Бабасының тозлы яшьләре Нәсимәнең колак артына кыстырган чәчләрен чылаттылар. Беркем бер сүз әйтмичә тын гына, тыныч кына елыйлар иде.
Әбелгата күперен үткәч, Гайшә әкрен генә башын калкытып урамга карады. Әзһәр, ул килен булып төшкән, Миневәлие белән бәхетле гомер иткән йортны узып китте. Шул чак, әйтерсен лә кемдер, Гайшәнең йөрәген салкын учларына алып шытырдатып кысты, ул авыртудан күзләрен йомып куйды. Гайшә күзлǝрен ачканда машина инде Уразай урамын чыгып килә иде. Нәҗми тыкрыгыннан, чиләкләрен мөлдерәмә тутырып килеп чыккан, Әфзүниянең авыру кызы белән капка төбендәге карт өянкесенә сөялгән Мәгъшук Мәхтүмәсе – бүген Гайшә күргән соңгы авылдашлары шулар булдылар. Газ-53 машинасының тимер арбасында, даңгыр-доңгыр селкенеп, күз күрмәгән җиргә, ни дип китеп бара инде бу тол хатын, дип үзалдына сөйләнеп куйды Гайшә. Уң якта Ташлы борын инешкә кадәр сузылган. Әнә Хөсәен кулы арасы – Минвәлие белән печән чапкан, себерке әзерләгән җирләре. Барысы да кала, хәерле булсын. Аллаһ теләсә, барсы да яхшы булыр. Җан дусты, бүләге исән булсын. Аллаһ ташламасын. Бөгелмә станциясендә Әкълимә чемоданнарын бушата башлагач, әллә кире кайтып китимме икән дип тә уйлап куйды Гайшә. Тик, бу уеннан бик тиз кайтты. Ю-ю-к, Гайшә бер нәрсәгә алынган икән, ахырына җитмичә туктый торган түгел. Бу юлы гына үзенең яшәү рәвешенә үзгәреш кермәс. Алар вагонга кереп урнашканда караңгы төшкән иде инде. Гайшәгә плацкарт вагонның ян яктагы ятагы эләкте. Кеше аяк асты, юл өсте булды да инде, нихәл итәсең. Бу урында да кешеләр бара, маллар япмаган, дип үзен тынычландырды Гайшә. Әкълимәләр ире белән аслы-өсле урнаштылар. Гайшә чемоданын аларныкы белән бергә куйды. Авыр булса да сумкасын үзе янына ук күтәреп, баш астына алды. Акча, документ ише әйберләрен кая куярга кирәген Әкълимә апасы алдан ук өйрәтеп куйган иде. Ул, гомер буе поездда йөргән кеше кебек, әйберләрен ипләп урнаштырды да, Әкълимә апасының ире проводницадан алып килгән урын-җирне җәеп, яту ягын карады. Йоклап бөтенесен онытырга тели иде ул. Һәм бөтенесен өр-яңадан, яңа биттән башларга. Әкълимә апалары чәй эчәргә кыстасалар да, эчәсе килми дигән булып Гайшә ятарга ашыкты. Поездда селкенеп өч көн бик акрын үтте. Гайшәләр утырган поезд кояшлы илгә таң атканда килеп җитте. Туып-үсеп, гомер иткән Кичүчаты үк булмаса да, ул уйлаганча төссез, килешсез түгел иде алар төшкән станция. Тик, мондагы хатыннарның берсе дә, Әкълимә апасы киеп кайткан кебек ялтыр-йолтыр күлмәктән түгел иделәр. Урап-чорнап бәйләгән яулыклары да, өсләрендәге күлмәкләре, җиләннәре дә ниндидер төссез, кара-кучкыл төсләрдә иде.
Әкълимǝлǝргǝ кайтып чемоданын ачуга Гайшǝ телсез калды. Калтыранган куллары белǝн бөтен чемоданын айкады. Энǝ түгел бит. Өскǝ генǝ куйды. Коръǝн юк иде чемоданда. Намазлыгы ние белǝн юк иде. Гайшǝ бу турыда берǝүгǝ дǝ ǝйтмǝде. Урлаган бер гаепле, урлаткан мең гаепле, дип әйтә иде әнисе. Шуңа да, кемнедер гаепләп, гөнаһлы булудан курыкты. Кǝефе юклыгын Гарǝф тǝ, Әкълимǝ дǝ сагынудан дип, үзлǝренчǝ юатырга тырыштылар. Онытылыр өчен, килүгǝ Әкълимǝ апасы белǝн мамык җыярга чыкты. Әле ярый көннǝр бераз сүрǝнлǝнǝ төште, утыз биш градусны гына күрсǝтǝ, диде Әкълимǝ эштǝн кайтканда. Баштагы көннǝрдǝ, кешедǝн калышмыйм дип тырышып җыя-җыя, биллǝре катты, белǝклǝре тырналып-сыдырылып бетте Гайшǝнең. Тора-бара гомер буе мамык җыйган таҗик хатыннарын да узып китте. Көнлек егерме килограмм норманы икешǝр тапкыр арттырып үти башлады. – Баерга килдеңме монда, татар хатыны? – диде, авыз-борынын тузанга батып каралып беткǝн яулык белǝн чорнаган, соры халаты өстеннǝн зур гына чүпрǝк капчык-сумка аскан юан гына таҗик хатыны. – Коммунистмы ǝллǝ? – Коммунистмы юкмы икǝнемне белү сиңа кирǝкми. Ә менǝ татар хатыны икǝнемне белеп торуың әйбǝт. Башкаларга да ǝйт, алар да белеп торсын, – дип эшен дǝвам итте. – Золмǝт, ай кытыгың килǝ ǝзрǝк үзеңнǝн алга чыксалар. Кеше башына сугып чикләвек ватарга яратасың да, – диде, арттарак баручысы. Гайшǝ сүз озайтуны кирǝк санамады. Кулы эшлǝде, ǝ уе белǝн Коръǝнне эзлǝде Гайшǝ. Аллаһының бүлǝге булган, ǝнисенең, иренең җан җылы, кызының сулышын сеңдергǝн Коръǝнне кайда, ничек җуйды соң ул? Кайсысына гына кирǝк булды икǝн? Әкълимǝлǝр какмасалар да, кешедǝ яшǝү авыр иде Гайшǝгǝ. Гарǝф, хуҗалар белǝн сөйлǝшеп, үзлǝренең күршесендǝге саманнан салган буш йортта Гайшәгә яшǝп торырга ризалык алды. Гайшǝ, эштǝн соң җыеп-юып чыгарды да, шул көнне үк күчте. Төннǝр буе Аллаһка ялварды, җае туры килгǝндǝ намазын калдырмаска тырышты. Тик, янында Коръǝне белǝн кызы булмавы җанын көйдерде. Бакча тулып җирдǝ таралып яткан өрек тә, тǝлгǝшлǝрен чак-чак күтǝреп торган йөзем җимешлǝре, биек таулардан агып төшкǝн елгаларның шаулаган тавышлары да йөрǝгенǝ ял була алмады. Монда көзлǝр тагын да сагышлырак иде. Ул башын артка чөеп тауларга карап торды да, сагышын җиллǝр иркенǝ куеп, җырлап җибǝрде.
Иртǝн торып тышка чыксам,
Сөялǝм баганага.
Нишлǝтермен бу башымны,
Әйлǝнсǝ диванага.
Гайшǝнең аксыл күлмǝге генǝ түгел, кичке шǝфǝкъ кызыллыгыннан йөзлǝре дǝ алсуланып киткǝн иде. Юк, дивана булма. Елмай. Шушындый таш-кыяларда, ком чүлендǝ чǝчǝклǝр үсǝ, агачлар җимеш бирǝ, ǝ син булдыра алмыйсыңмы, Гайшǝ? Син бит Фатыйма кызы, син бит татар хатыны. Шулай диделǝр бит үзеңǝ. Татар башың белǝн җебеп-агып утырырсыңмы? Дүрт саның сау-сǝламǝт, тагын ни кирǝк сиңа? Мǝгъшук Мǝхтүмǝсе сиңа нǝрсǝ диде? Сора да, сǝбǝбен кыл. Эшлǝ. Ак күлмǝгедǝй ак күңеле күршедǝге, кояшта каралган, таҗик малайларын-кызларын үзенǝ тартты. Нǝсимǝсенǝ тиясе яратуын Гайшǝ күрше балаларына өлǝште. Ә бирү ул сорау түгел, булганны өлǝшү җиңел. Яхшылык җирдǝ ятмас, үз балама да шулай кайтыр диде. Нияте изгедǝ булды. Аллаһ кына ташламасын. Гайшә барган Толибжонның өй тутырук баласы иде. Сигез баланың икесе инде гаилǝле. Ике кечкенәсенә дүрт тǝ алты гына яшь. Әниләре үлгәнгә ике ел үткән икән. Кара чутыр кебек бу малай белән кызның әнисезлеге кечкенә күзләреннән мөлдерәп күренеп тора. "Юк, кирәкми, мин риза түгел", дип кире борылам дигәндә, шушы ике пар күз "риза" дияргә мәҗбүр иттеләр. Ятимлекне бит Гайшә ишетеп кенә түгел, ә үз җаны, үз йөрәге аша үткәрде. Энҗедǝй асыл яше белән әз юмады ул Кичүчатның бǝбкǝ үлǝнле чишмǝ сукмакларын. Шушы балаларның гөнаһсыз яшьләрен түгелүдән сакласам, үземнең бәгырь итем – Нәсимәм дә бәхетле булыр дип уйлады бугай Гайшә. Никах укыганнарын чаршау артында күзләрен йомган килеш тыңлап торды. Кап-кара сакаллы, чалма-чапанлы хәзрәт укыган Коръән аятьләре башка көйгә, башка мәкамьгә булса да Гайшәнең яралы җанын тагын бер айкап куйды. Я Аллам, шул җан тынычлыгым булган Коръәнемнән дә яздырдың. Бу кадәр сынаулар биргәч, сабырлык белән көчен дә үзең бир инде, Раббым, дип авыз эченнән дога пышылдагандай кабатлап куйды. Уйлары Минвәлие белән никахланган көннәренә алып китте. Тик, татлы хыялдан Гайшәне Әкълимә апасы йолкып алды. – Мулла синнән сорый, риза булып барасыңмы ди? – Ә? Нәрсә сорый? – диде Гайшә, йокысыннан айный алмаган кебек. – Толибжонга чыгарга ризамы ди? Йоклап утырма инде, җан кисәгем. Ач күзеңне, – дип Әкълимә аның җилкәсеннән сыйпап куйды. Гайшә ишетми генә түгел, ишеткән тәкъдирдә дә, сүзләрен аңламый иде. – Риза. Гайшә көч-хәл белән әйтте. Иреннәре арасыннан кысылып түгел, ә җанының кайсыдыр җиреннән кысылып, тырышлык белән чыкты.
 
(Дәвамы бар.)

 

Автор: Лилия Сайфутдинова
Читайте нас