Гайшә чаршау артына керде. Каенанасыннан калган намазлыкны идәнгә җәйде дә кыйблага таба карап басты. Басты, тик күңелен, игътибарын бер ноктага туплап намазын ниятли алмыйча озак торды. Ниһаять, бер онытылып, бер ирен, әнисен, бер ятим кызын уйлап, ул да булмый яңадан бар булмышы белән күңелен Ходай хозурына тапшырып ерып чыкты. Битен сыпырып торып басканнан соң, Гайшә үзен җиңеләеп, бурычын түләп тынычланып калган кешедәй хис итте. Хәтта күңеленең кай җире беләндер "кешегә калды" дигән сүзләре өчен апасын кичерде бугай ул. Ике арада беренче салкын җил шул көнне исте. Минвәлинең елына кайткач исә бу хакта сүз кузгатучы булмады. Әйтерсең, бер ай элек, андый сөйләшү булмаган. Апасы кузгатмагач, Гайшә дә башламады. Тик, кары әресә дә, бозы эремәде. Вакыт дигәнең үлгәннән дә үтә, исәннән дә китә. Адәм баласы шундый бит ул, кайгы килгәндә иркәли-юата да, аннан үз мәшәкатенә чума. Тол хатынның мәшәкате күп бит. Шуңа күрә аңардан читләшә дә башлыйлар. Беренче тапкыр бу хәлне Гайшә әтиләренә – төп йортка баргач сизде. Минвәлие исән чагында "кияү, кияү" дип, бер алларына биш артларына төшеп йөргән Закирә апасы үзгәреп китте. Закирә, авыз эченнән генә, мөнәҗәт көйләп чәй табыны хәстәрләп йөри иде. Кызын җитәкләп, Гайшәнең үзләренә килгәнен күргәч чырае качты. – Син әзрәк әйткәлә, йортыннан кузгалмасын, – диде ул, бер почмак якка кереп, бер өстәл янында әйләнеп. – Монда кайтырга уйламасын тагын. – Кысыр хәсрәт белән сару кайнатып торма әле. Бала дигән татлы газапның ни икәнен беләсеңме соң син? – дип Хөсәен ипи кисәргә тотынды. – Ай аллам, син генә беләсең инде. Кайдан килгән Рабига белеклесе?! – диде Закирә, иренең ǝйткǝнен яратмыйча. – Ярар, күп сөйләнмә. Синең янга кайтам дип торган кеше юк әле. Әнә балага кәнфит-перәннекләреңне әзерләп куй, – дип әтисе кызы белән оныгын каршы алырга дип, утырган урыныннан торды. Ишек ачылды да, башлап өйгә кочагы белән җылылык, рәхәтлек җәелде һәм Нәсимә кыяфәтендә Хөсәенгә килеп сарылды, аннан Закирәгә күчте. Аның артыннан, моңсу күзләренә кояш җылылары чыгарып, Гайшә күренде.
Почмаклап бөкләгән яулыгын матурлап артка чөеп бәйләгән. Авылда яулыкны аның кебек башка берәү дә бәйләми. Мәрхүмә әнисе шулай бәйли иде дә, менә хәзер Гайшә шулай. Берәү белән дә бутап булмый аларны. Башындагы яулыгын күреп кенә дә кем икәнен белеп була. – Минем үскән кызым килгән икән бит. Кара әле бабасы, безнең Нәсимәбез мине куып җиткән, – дигән булды Закирә, зəһəр теленə бал ягып. – Нихәл, әти, – дип Гайшә күрешергә ике кулын сузды. Аннары: – Закирә апа, исәнме. Менә бу кабартмаларны алып куй әле. Ипи салган идем. Камырны күбрәк куеп, кабартмалар ясадым. Синең пешергән чәеңнең исе килде дә, әйдә, мин әйтәм, кызым, әбиең безне көтә бугай дип, сезгә йөгердек. Әйеме кызым? – дип көлде Гайшә. Закирә чәй әзерләде. Дүртәү утырып чәй эчтеләр. – Кабартмаларың бигрәк уңа инде. Кулың тәмле була синең, – диде Закирә, чәен эчеп бетергәннән соң да кабартма чәйнәп. – Бер генә дә буш кул белән йөрмисең, кызым. Безне шулай зурлаган өчен, Ходай зурласын үзеңне. Килер җирләрең киң, бәхетең алда булсын балам, – дип дога кылып, әтисе битен сыпырды. – Амин, – диде Гайшә, әтисенең теләкләренә кушылып. – Син инде, кеше сүзенә карап, берүк йортыңнан кузгалырга уйлый күрмә, – диде Закирә, өстәл өстенә җәйгән клеенканың пычак тиеп ертылган урынын бармак очы белән ышкып. Гайшә сагышлы күзләре белән, мәгънәле генә елмаеп, әтисенә карап куйды. – Әй, юк нәрсә белән баш катырма әле син, – диде Хөсәен ачуын эченә яшереп. Гайшә җилнең кайсы яктан искәнен тиз төшенде. Чөнки, кемнән кайчан чыккандыр, авыл өстенǝ, Гайшәне Минвәлинең туганнары өеннән куалар икән, дигән сүз таралган иде. Ул, сүз куып, дөресләп йөрмәде. Шулай да, һаман кеше аркылы сүз ишеттергәч, беркөнне авыл советында секретарь булып эшләүче Мөхтәрәмә янына кереп чыгасы итте. Тегесе исә: – Юкны уйлап, кайгырып йөрмә, Гайшә. Сине йортыңнан, бала белән, берәү дә куа алмый, – диде. Кешенең "уйлама" дигәненә генә карап уйламыйча яши алсаң икән ул. Уйлый шул бу баш. Йөрәк урынына да чүбек тутырмаганнар. Сөйләрләр-сөйләрләр дә туктарлар, дип уйлаган иде Гайшә. Алай булып чыкмады шул. Минвәлинең кече апасы Галия әз-әзләп һаман агуын тарата торды. Тыңламыйм дисәң дә ишетелә бит. "Хөсәен кызын өйдән чыгармасам, башыма яулык бәйләмим" дип әйтә икән Галия, диделәр. Гайшә көлде. Бүрек киеп йөрсен инде алайса, җизнинең бүрекләре күп, диде. Күзе көлде, ә йөрәге әрнеп-әрнеп елады Гайшәнең. Әтиләренең күршесе Нурсинәләргә Таҗикстаннан каен сеңелесе Әкълимә, гаиләсе белән, кунакка кайткан иде. Нурсинә апасы сөйләгән күрше кызының хәлләрен. Әкълимәнең ире Гарәфетдин Минвәлиләрдән ерак түгел яшәүче Галләмнәргә туган тиешле. Кем әйткәндәй, чыбык очы тал башы. Шулардан чәйдән кайтышлый, Нурсинә белән Әкълимә Гайшәләргә тукталдылар. Ул, бакча ярганнан соң калып, инде песи койрыгы кадәр баш чыгарган алабуталарны җыеп бәрәңге бакчасыннан кереп килә иде.
– Бу Гайшә бер генә дә тик тора белми. Икенче Фатыйма булсаң да булырсың икән, тынгысыз җан, – диде, капкадан керә-керешли, Нурсинә, гөбедән чыккандай калын тавыш белән. – Әссәламүгаләйкум, – диде ялтыр-йолтыр яулык бәйләгән, таҗик күлмәге кигән ханым. Күлмәк астыннан ялтыравыклы балаклы ыштаны җилферди. Аны күргәч Гайшә Галләмнең "Вәт менә ул хатыннар кия ичмасам ыштанның матурларын, дигәч Фәүзиясе, и-й, утырасың инде ачу китереп. Балагы чуклы, төбе б...ы ыштанмы?!" дигән сүзен исенә төшереп чак көлеп җибәрмәде. – Әйдәгез, әйдә, Нурсинә апай, узыгыз. Орлык койганчы азрак йөреп чыгыйм дигән идем, шушыларны җыеп. Инде, берсен дә калдырмый, бер утап чыктым. Кайда гына качып калалар, – дип кочагындагы алабуталарын утар ягына ташлады. – Башын казлар йолыккалыйлар кайткач, берни калдырмыйлар. – Бетә торган нәрсә түгел инде. Кызу көйдерми, суык өшетми. Кирәк әйбер булса үстерә алмый интегер идең, – дип сөйләнеп, Нурсинǝ баскыч төбендә, галошларын салды. – Менә, Әкълимәгә Уразай урамы буйлап "монда фәләннәр тора, монда төгәннәр тора" дип һәрберсен әйтеп бара идем. Сиңа кереп чыгасы иттек. Күрше бит. – Әйбәт булган. Хәзер чәйне яңартып җибәрермен, рәхәтләнеп чәй эчәрбез, – дип Гайшә көтелмәгән кунакларны өйгә дәште. – Бәләкәй кызым кайда соң әле, бәләкәй кызым минем. Кесә төбендә аңа гына дигән өрек төшем бар иде бит, – дип Нурсинә кесә төбен капшады. – Мондый көнне өйдә утырамы инде. Бая Гаҗилә апай кергән иде. Әптеки хәерчесе кебек, шуңа ияреп китте. Ай, ярата да инде кунакка йөрергә, – диде Гайшә алъяпкыч итәгенә битен сөртеп. Нәсимә күренмәгәч, Нурсинә өрек төшләрен чыгарып тормады. Йортка бер дога кылгач, самовар җырлап өстәлгә килеп утырганчы, мәрхүмә әнисе Фатыйманы, каенанасын, Минвәлине рәхәт бер сагыну белән искә алдылар. Гайшә ни бар, барын куеп табын әзерләде. – Авылда җимешләр юк. Әкълимә апа, син ачуланма инде. Бары белән сыйланып утырыгыз әле. Тәзкирә әйткәндәй, авылда каймак та катык, җимерек тә ватык. Зарланып әйтүем түгел, болай гына. Ходайның биргәненә шөкер. Без монда шулай яшәргә өйрәнгән, әйе бит Нурсинә апай, – диде, әйткәннәрен аңардан раслаткандай. – Һай җаным, безнең бит анда гел башка. Ел әйләнәсе өстәлдән җиләк-җимеш өзелми. Җәннәттә яшибез инде, – дисә дә, Әкълимә үзе катыкка ябышты. – И-и-и катыгына кадәр Шарлыктагы үлән исләре килгән кебек. Мондый тәмле катыкны безнең авылда гына оеталар, ие бит, абыстай. – Исән килеш алай җәннәткә керәсе килми әле, – дип елмайды Гайшә. – Җаныкаем, монда интегәсез инде, тез тиңентен лай ерып та саз изеп. Без дә бит, тегендә, ашы да бар, эше дә бар. Яшәү дә күпкә җиңел, – дип чынаягын каплап куйды. – Эчегез инде тагын берәрне, Әкълимә апа. Әллә тәмле булмадымы? – диде Гайшә урыныннан торып.
– Тәмле, тәмле. Яса миңа тагын берне. Сиңа керүебез шул. Минвәлидән соң Галиянең шулай сине мыскыл итеп, өйне алам дип йөргәнен сөйләгәч, Әкълимә апаң, үзебез белән алып китәбез Гайшәне, ди. – Кара сакалың, кая гына барсаң да үзеңнән калмас инде анысы. Эшләмәсәң китереп бирүче булмас. Ипине ике куллап тотып ашар өчен бит билеңне бөгәргә, башыңны җиргә кадәр ияргә кирәк башта. Фәрештә йоклаган арада, шайтан нишләмәс, дигәндәй. Аллаһының амин дигәненә туры килсә, китеп тә барырсың, – дип шаяртты Гайшә. – Шулай да син уйла әле, бала. Монда бит ялгыз хатынга тормышны тартып барырга бик авыр. Анда халкы да ярдәмчел, яшәү дә җиңелрәк. Кием-салым да бу кадәр күп кирәкми. Хөсәен абзый белән үзем дә сөйләшермен. Ул бик төпле, акыллы кеше. Уйла. Без әле тагын бер атна-ун көн булырбыз. – Уйла, уйла, Гайшә. Монда бер ялгызың чиләнгәнче, – дип аңа Нурсинә дә кушылды. – Әйдә, киттек Чиләбегә, ничу монда чиләнергә дисеңме? Гайшә, ике тәрәзә арасындагы, Минвәли белән икесенең зурайтып элгән фотосурәтләренә моңсу караш ташлады. Тирән итеп алган сулышы өзелеп-өзелеп китте. – Әйдә, абыстай, кузгалыйк инде без. Мәрхүмә әнкәй кемнедер, ыштан җөе күтенә батканчы кешедә утыра, дия торган иде. Безнеке дә шуңардан ким булмады. Дога кылыйк та кузгалыйк. Киленнән яхшы түгел. Нурсинә белән Әкълимә китте. Артык чынга алмаса да, Әкълимәнең сүзләрен Гайшә күңеленең кайсыдыр бер җиренә салып куйды. Авыл шундый бит ул, бер башта "пырт" итсǝң, икенче башта "шырт иткән" диләр. Гайшә дә, кызыл почмакка кергәндә, Әкълимә апасының чәйгә керүен, торган җирен бик мактавын, үзен дә чакыруын сөйләгән иде. Нәтиҗәсе озак көттермәде. Ике-өч көн үтте микән, эштән кайтып өсләрен генә алыштырып өлгерде, ишектән фырт кына киенгән Галия апасы килеп керде. "Исәнме" дип авызын ачкан иде Гайшә, ябарга өлгерми дә калды. Галиянең теле-телгә йокмый, автоматтан аткандай, сиптерә башлады. – Нәрсә, йортны сатып, читкә таярга җыендыңмы? Җимеш ашыйсың килдемени, ә?! Бар, бар, берүк китә генә күр. Алдыңнан артың яхшы. Тик әнкәй йортына тырнак белән дә кагыласы булма, ишетсен колагың! Әле Минвәлидән соң куып чыгармаганга рәхмәт әйт. Чүпрәк-чапрагыңны җый да ычкын. Мин икенче кайтуга эзең дә булмасын. Шулай диде дә, Галия ишекне шартлатып ябып чыгып китте. Гайшә мичкә сөялгән килеш басып калды. Бөтен тәне калтырады, күкрәгеннән күтәрелгән әрнү, төер булып укмашып, бугазына да буылып калды. Ул да булмады, бөтен дөньясы зырылдап әйләнә башлады, аяк астыннан идән шуып китте. Гайшә, ике куллап чигәсен кысты да, чытырдатып күзләрен йомды. "Эх, бер еларга иде эчләрне бушатып, булмый бит, булмый. Никләр генә елап булмый соң Ходаем, ник соң шуны да кызганасың миннән?" дигән уй яндырды Гайшәнең җанын. Шашып, илереп бер улап еларга иде. Ургып аккан язгы ташудан, җәйге яшенле, күкрәүле яңгырдан соң сафланып, җиңеләеп сулыш алган табигать кебек, бәлки Гайшәнең дә җаны тынычланып китәр иде. Юк шул, булмый, елап булмый бит...
Гайшә, исерек кеше кебек, көч-хәл белән сөйрәлеп кенә ишек алдына чыкты да, бакчага керә торган капка баганасына Минвәлие урнаштырган юынгычтагы салкынча су белән битләрен юып алды. Чигәсен кысып башы авыртуы узмаса да, йөрәгенең калтыравы басыла төште. Ул, яңа гына күргән кебек, ишек алларын, абзар-каралтыларны, утын сараен, Сембер бакчасыннан алып кайтып икесе бергә өй артындагы бакчага утырткан алмагачны күзәтте. Боларның барысы да, Минвәлинеке белән бергә, Гайшәнең дә кул җылысын саклыйлар. Ул да бит, өяз эте кебек, урамда чапмады. Бөтен эшне бергә эшләделәр. Я кадак, я чүкеч биреп торды. Такта башы тотарга да Гайшә йөгерде. Аның тагын ике күкрәк арасы ачыттырып әрни башлады. Мондый чакта нишләргә соң әле? Башы да эшләми тора бит аның кирәк вакытта, я Аллам. Эх, әни булса, дип уйларга өлгермәде Гайшә, кылт итеп "бүләге" исенә төште. Хәлсезләнгән аякларына хәл кергәндәй булды. Ул тизрәк өенә ашыкты. Гайшә, бисмилласын әйтеп, мендәр астыннан Коръǝнен алды да, намазлыгын да сүтеп тормыйча, ике куллап, күкрәгенә кысты. Менә шул гына, шушы гына ярдәм итсә инде Гайшәгә. Ул күзләрен йомды. Тәне буйлап рәхәт бер дулкын узганын тойды. Аннан килгән таныш ис әниле, ирле чагын исенә төшерде. Ул ипләп кенә намазлыгын чиште дә, китапны тезенә куеп, такта чәйнең укасы белǝн почмаклап куйган битен ачты. Фатиха сүрәсен күзләрен йомган килеш яттан гына укыды да, ясинга күчкәч, беренче класс баласы кебек бармак йөртеп укып китте. Элекке кебек, берәрсе килеп керер дип тә тормады. Һәр тынышына тукталып, нәкъ әнисе кебек көйләп укыды да укыды. "Елап бушануны Ходай насыйп итмәсә, аның урынына менә бу хикмәтне бирде", дип уйлады ул. Гайшә үзендә ниндидер ышаныч, тәвәккәллек тойды. "Бүләген" төреп урынына куйгач, Гайшә яулыгын салып көзге каршына килеп басты. Иртән эшкә киткәндә ашык-пошык кына үргән толымнарын таратып җибәрде. Кыл уртадан агарган бер тотам чәчен санамаганда, үз төсен җуймаган кара чәчләре тез астына җитеп тора иде. Киң маңгаена сай гына ике буразна сызылган. Кашлары турыга гына килә дә, нечкәреп аска таба төшә. Кыска гына гомеренә инде җитәрлек хәсрәт күргән булса да, моңсу соры күзләре яктылыгын югалтмаган. Өскә күтәрелеп торучы күз читләре карашына бер серлелек өсти. Әле ирен читләрендә сызыклар да күренми. Гайшә карашын түбән юнәлтте. Күкрәкләр, билләр, билдән түбән төшләре дә алай зарланырлык түгел әле. Гайшә шулай уйлады да, уйларыннан үзе оялып, колакларына кадәр кызарып чыкты. Аннан тиз генә чәчләрен тарап, бер толым итеп үрде, түбәсенә урап кәкре тарагы белән эләктереп куйды. Карават башындагы яулыгын чөеп бәйләгәндә, билгеле бер карарга килгән иде инде.
Ишек төбендәге чөйгә элгән сырган арка җылысын алып киде дә, Гайшә өйдән чыгып китте. Ул, авыз эченнән көйли-көйли, өйалды стенасына элгән көянтәсен үрелеп алды да ипләп кенә аны иңнәренә салып, ике куллап кочып алды. Мәсәлим абзыйдан бирнәгә дип ясатып алгач бер кат әлиф белән, аның өстеннән яшь үлән төсендәге яшел буяу белән әтисе буяп куйган иде. Нәмига апасыннан иске бер кырлы стаканга гына сары буяу алды да Гайшә шул яшел өстенә эреле-ваклы сары түгәрәкләр ясап чыкты. "И-и, кызым, үги ана чәчәкләре кебек булган бу. Сары төс кирәкмәс иде", дигән иде шул чакта әтисе, кәефе китеп. Сары төс ул, әти, кояш төсе, яктылык, җылылык төсе. Кояш балаларын иңнәремә тезеп яктырып йөрермен, диде Гайшә. Шулай да әтисенең бу сүзләре аны сискәндереп җибәргән иде. Гайшә бакча коймасына элеп куйган чиләкләрен алып көянтәсенә асты да йөгерә-атлый чишмәгә китте. Нефтьчеләр бораулап киткәннәр иде, бик уңайлы булды бу чишмә. Кер чайкарга улак та җайлап куйдылар. Әллә ничә урам-тыкрыкның бакча башлары шушы чишмәгә төшә. Шуңа да монда җәен-кышын кеше өзелеп тормый. Гайшә чиләкләрен тутырды да, үзләренең тыкрыкларыннан түгел, Нәҗмиләр тыкрыгыннан Уразай урамына чыккан гына иде, каршына Тәслия очрады. – Атакаем, кызый, шыпырт кына урамның бу башына килен төшкәнме әллә? – диде ул мыскыллы елмаеп. – Үз өең белән Җәүдәтнекен бутамадыңмы син, Гайшә? – Бутасам да гаҗәп түгел, тол хатын бит мин, – диде Гайшә, артык исе китми генә һәм берни булмагандай Мәхтүмә карчыкка кереп китте. – Сезнең ише толларга везде почёт, бөтен ишек ачык инде. Әле Галия өшкереп чыгарса Җәүдәткә дә, башкасына да барырсың. Бармый хәлең түгел. Закирә көтеп тора да сине, – дип сөйләнгәнен Гайшә ишетмәде. "Өеннән куып чыгарганнар" дигән сүзне күтәргәнче, китәргә кирәк, дип уйлады Гайшә. Аллаһ ташламаса, бүре ашамас. Әкълимә апаларына иярергә дә кузгалырга кирәк. Мондый зур эшне кичтән башлау әйбәт булмас дип, Гайшә, киңәш-табыш итәргә, әтисе янына иртән барырга булды. Эштән кайтып кичтән пешергән бәрәңгесен казларына бутап бирде дә, бакча ягына чыгып китте. Бәрәңгесен апалары алып өчкә бүлсәләр, утынны әтисе төяп китәр. Эре малны, каз-үрдәк, тавык-чебешне әтисе алыш-биреш ясар. Гайшә карашы белән өенең һәр бүрәнәсен капшап чыкты. Аннан карашы мунчага, абзарга, Минвәлие белән рәтләп куйган баз куышына төште. Минвәлие белән тезгәннәр иде баз өстенә имәннәрне. Тезүен генәме инде. Урыс тау имәнлегеннән алып кайткач, капка төбенә генә төшерде дә, тизрәк эшенә ашыкты. Инсаф күргәләгәнче дип, Гайшә агачларны ишек алдына сөйрǝп җәфаланганда күрше Хәмит бабай кереп җитте.
(Дәвамы бар.)