Литература
17 Декабря 2025, 07:00

Элеккечә түгел без генә...

Рәфкать ШАҺИЕВ6 өлеш. Ул, Җинан апасының бар икәнен дә онытып, тиле кеше сыман, үзен-үзе белештермичә өйләренә йөгерде. Кайтып җиткәнче туктамады. Гайшә кайтып җиткәндә капка төбен тирә-күрше сырып алган иде. Ике якка аерылып аңа юл бирделәр.– Гайшә, Гайшә балакаем, сабыр бул, – дип өйләреннән аңа каршы әтисе чыкты. Аның артыннан Закирә белән апалары күренде.

Элеккечә түгел без генә...Элеккечә түгел без генә...
Элеккечә түгел без генә...

Ул, Җинан апасының бар икәнен дә онытып, тиле кеше сыман, үзен-үзе белештермичә өйләренә йөгерде. Кайтып җиткәнче туктамады. Гайшә кайтып җиткәндә капка төбен тирә-күрше сырып алган иде. Ике якка аерылып аңа юл бирделәр.
– Гайшә, Гайшә балакаем, сабыр бул, – дип өйләреннән аңа каршы әтисе чыкты. Аның артыннан Закирә белән апалары күренде.
– Кайда ул, кайда ул? – дип кычкырды, ачыргаланып. – И-и-и, әти! Никләр һаман бер минем башка гына икән бу кайгылар. Апа җаным, нишлим инде хәзер?! Ничекләр яшәргә соң инде хәзер безгә, – дип апасының иңнәренә сарылды. Гайшә еламый иде. Карлыккан тавышы иңрәп, ыңгырашып чыкты.
– Нишлисең бит, сеңелем?! Син күрәсен кем күрсен?! Сабыр ит, сабыр. Синең бит кызыңны үстерәсең бар, – диде, сеңелесенең иңнәреннән кочып. Гайшә башындагы яулыгын сыдырып төшерде дә, битләрен, күзләрен сөртте. Сөртте, ә күз төбендә тамчы да яше юк иде. Еларга яше юк иде Гайшәнең. Тик, уртага ачылган аерманың уң ягыннан бер тотам чәче ап-ак булып агарып чыккан иде. Моны апасы күрсә дә, авыз ачып сүз әйтмәде. Гайшә яулыгын төзәтте дә, яхшылап тагын чөеп бәйләп куйды. Өзек-өзек тирән итеп тын алды да: – Башым да эшләми инде. Апа, Минвәли кайда соң хәзер? Өйдәме? – дип Гайшә өйгә атлады. – Юк, Заһид белән Әлмәткә алып киткәннәр. Ярмыйча булмый, – диде дә елап җибәрде. Аларга каршы өйдән, елап күзләре шешенеп беткән, күрше Мәдинә чыкты. – Әхәт белән Әнвәр дә киткәннәр. Сөйләшеп булса, бүген алып та кайтырбыз, дип әйттеләр ди Зөфәр. Кайтсалар, кайтмасалар да чыгарасы әйберләрне чыгарып, урын хәстәрләп куярга кирәк.
Капка төбенә җыелган күрше-тирә сузылып кына, сөйләнә-сөйләнә таралышып капка төбе бушап калды. Гайшәнең күңеле таштай катты. Бөтен тәне кыйнап ташлагандай авырта, маңгаена кул тидерерлек тә түгел, тиресенə кадəр əрни. Ул башын аска иеп, аякларын көчкә генә сөйрәп, апасы белән Мәдинә артыннан өйләренә кереп китте.
Минвәлинең җидесе әнисенең кырыгы белән бер көнгә туры килде. Ул көнне иртән беренче кар төште. Бөтен дөнья йомшак мамыктай кар астында калган. Иртән, кызын уятмаска тырышып, җылы халатын элде дә, тәрәзәгә күз салды һәм ап-ак Чагыл тавын күреп калтыранып китте. Бөтен тауга кәфен сарганнар диярсең. Күңелсез уйларын куарга тырышып, кызының битеннән үпте, юрганын яхшылап ябып куйды да юынып алды. Аннан соң, мендәре астыннан намазлыкка төргән әнисенең Коръәнен алып, йомшак кына сыйпап күкрәгенә кысып торды.
Моңа кадәр сандыкта гына сакланган Коръән, Минвәли үлгәннән соң, Гайшәнең мендәре астына күчте. Бөтен нәрсәдән саклаучысы да, яклаучысы да, иптәше дә, сердәше дә шул Коръән булды. Ул, сак кына, китапны Нәсимәнең мендәре астына куйды. Тиз генә аякларына киеп, почмак якта чәй куеп җибәрде. Киченнән тутырып калдырган утыннарына ут элдерим дип чыра телеп матшканда, алдан сөйләшеп куйгандай, берсе артыннан берсе, апалары килеп керде. Чәй кайнап кына чыккан иде, ишектә ирләре белән Минвәлинең дә апалары да күренде.
Һәр кешенең үз гаиләсе, үз мәшәкате. Кешенеке – кештәктә, үзеңнеке – үзәктә, дип белеп әйткәннәр. Ни кадәрле генә синең хәлеңә керергә тырышсалар да, бер кеше дә сине саклап утырмый. Аш та узды, кунаклар да таралышты. Гайшә, кызы Нәсимәне кочаклап, үз хәсрәте белән бергә-бер калды. Иренең кырыкларын уздыргач Гайшә әкренләп "яши" башлады: сөйләште, кайгырды, елмайды, көлде. Тик... тик елый гына алмады. Бөтен хәсрәтен эш белән капларга, алай гына да түгел, изәргә, сытарга тырышып эшләде дә эшләде Гайшә. Рәхмәтулла абыйсына ияреп баздан силос төяргә дә чыкты, Барыйга сөт феләкләрен төяште. Эшкә барышлый, сихер белән кайнаша дип, авыл кешеләре керергә куркып йөргән ялгыз карчык Мәгъшук Мәхтүмәсенә су да китерде. Чөнки, эштән туктаса, башына әллә нинди яман уйлар килә башлый иде.
Мәхтүмәгә су кертүенең сәбәбе шунда, беркөнне судан кайтканда, тыкрык почмагында көтеп торып Лениза:
– Син нәрсә эшлисең үзең белән? Өеңнән чыкмыйсың, чыксаң да кешегә күтәрелеп карамыйсың, сөйләшмисең, өстеңдә һаман шул бер бишмәт тә башыңда шакмаклы шәл. Мәгъшук Мәхтүмәсенә әйләнәсең бит. Үлгән артыннан үлеп булмый, кызың бар икәнен онытма, – диде. Шуннан соң Гайшә көне буе Мәхтүмә карчыкны уйлап йөрде. Ә нинди икән соң ул Мәхтүмә? Бер авылда, бер урамда яшәп моңа кадәр ул хакта аның бер дә уйланганы юк иде. Эшкә барганда да, кайтканда да Гайшә Мәхтүмә карчык йортын күзәтте. Гайшә бер атнага бер тапкыр күрде карчыкны: сыңар чиләк белән су күтәреп капкасыннан кереп бара иде. 
Чыннан да, ниндирәк җан иясе икән бу ялгыз карчык? Гайшәдә шулай итеп яшәүгә, тормышка кызыксыну уятты Ленизаның ачулануы. Гайшә эштән кайтып ашап эчкәннән соң, көянтә чиләген алды да, нефтьчеләр ясап киткән колонкадан су алып Мәгъшук Мәхтүмәсенә китте.
Карчык ничек, нәрсә белән эш иткәндер, аның янына килүчеләрнең машиналары Уразай урамы буйлап сузылган була иде. Якын тирәдән генә түгел, Мәскәү тикле Мәскәүдән дә киләләр дип сөйли иде халык. Берсендә су керткәч, Гайшә чиләген күтәреп мич буенда торган кисмәгенә салыйм дигәндә, Мәхтүмә карчык кулыннан тотты да: – Балам, утыр әле азга гына. Аякларың ял итсен, – дип мич буенда торган урындыкка ымлады. Ялгызлыкның ни икәнен яхшы белгән Гайшә сүз әйтмәде. Чиләген кырыйга алып, кисмәкне такта капкач белән каплады да, артын урындыкка төртте. Мәгъшук Мәхтүмәсенең өе җылы иде, утыруга мамык шәлен артка сыдырып төшерде Гайшә. – Менә, мине авылда сихерче диләр инде. Миннән куркалар. Мин сихерче булсам, бердән-бер кызымны исереккә кияүгә бирер идемме? Үзем, ялгыз башым, ирсез торыр идемме?! Сихерче булсам, сихерләп булса да берәүнең яхшысын, күземә генә каратып, үз янымда тотар идем мин, балам. Шул хакта берсенең дә башына китереп караганнары юк. Утыз өченче елны, бер уч кибәкле бодай өчен дип, өтермәнгә тыктылар. Теге, сезнең очныкы Мотаһар анасы Нәгыймә карчык белән икебезне. Кызым Мөнәвәрәгә сигез тулмаган иде. Соңлап тапкан идем. Мин өтермәндә шундыйга әйләндем, балакаем. Бик каты кыйнаганнан соң. Ә бодай ул болай гына, аның сәбәбе башкада. Комлык өстендә утауда идек. Әбәт ашарга туктагач, бераз ял итеп, такмак әйтеп биеп алыйк дип, Хаҗәр белән такмак әйтә башладык. Нәгыймә белән без уртада биибез, мин урман буен яңгыратып такмак әйтәм. Аякларым бик өши, Нигә кимәдем итек. Тау битеннән Мотыйк килә Күзен к...дәй итеп.
Кемдер әләкләп йөргән дип, гөнаһага батарга урын калмады. Без такмак әйтеп туктаганда, Ярулла Мотыйгы безнең янда басып тора иде. Өтермәнгә эләгүнең төп сәбәбе менә шул аның, балам. Бодай ул болай гына, дукуметка язар өчен генә кирәк булды. Нәгыймә, шулай, минем аркада китте өч елга өтермәнгә. Шундый гаебем бар Нәгыймә алдында. Ходай кичерсен. Беләм, Нәгыймә үзе кичерде инде, тик аның күңеле катып калды. Шуңа миңа эндәшә алмый. Шуннан кайтканнан бирле авыз ачып сүз дәшкәне юк. Син, кызым, күңел катудан саклан. Аннан да яманы юк. Карчык сүзсез калып Гайшәнең кулларына карап торды. Аның исә, бу кадәр озаклап утыруына эче поша башлаган иде инде. – Бу кулларың әле бер генә күзне йомдырмас. Тик, кайда гына булсаң да, сине бер Аллаһ саклап йөртә, шул көч бирә сиңа. Əниең бик разый булып киткəн синнəн. Ай Аллам, гомер булмаганны бер еллык сөйләп ташладым бугай. Сине дә тоткарладым, китәсең дә килә башлады, – дип, саран гына елмайды Мәгъшук Мәхтүмәсе һәм бер кулы белән өстәл читенә таянып урынынан торды. – Син шулай, сирәк булса да, кергәләп йөр. Ялгызлыкның ни икәнен беләсең. Кеше бит шулай, үзенә рәхәт булганда минем гайбәтемне чәйни, ә артына каты терәлсә ишегемне кага. Бу сүзләрне үзеңә алма, сүз уңаена гына әйтүем. Гайшә дә урыныннан торып, чәчләрен җыеп шәл астына кыстырды да, чиләкләрен алып ишеккә юнәлде. – Мәхтүмә астай, шулай ике-өч көнгә бер булса да, эшкә барышлый, су кертеп чыгармын мин сиңа. Минекеләр өчен догада бул, – дип чыгып китте. Савабы ниятеңә карап булыр, балам. Кул-аягың сызлаусыз булсын. Мин, кыз чакта, күрше әбигә су китерә торган идем дә, шулай дип теләп кала иде. Ул вакытта сызлауның ни икәнен белми идем. Баксаң, ул үзе сызланганга әйткән икән, дип сөйләнә-сөйләнә карчык ишекне тагын бер тапкыр ныгытып тартып куйды. Әнисен югалткач, кайгысын эш белән күмеп, шул хәсрәт белән яшәргә өйрәнгән иде. Бу югалтуын да шулай җиңәр. Фатыйма кызы бит ул! Кызы да, ишелеп килгән кайгыны аңлады кебек, сабыр гына, әнисеннән әтисен таптырмый гына уйный, кемдә калдырса да кала торган булды. Гайшәнең вакыты булмаса әтисе килеп ала. Бик ашыкканда, кичке савым вакытында, Мәдинә апага кертеп калдыра. Шулай эштән өйгә, өйдән төп йортка, аннан тагын өйгә, эшкә чабып көн артыннан көн үтә торды. Көн генәме?! Еллар үтә! Исәннән дә үтә, үлгәннән үтә икән. Каенанасының ел ашын җиренә җиткереп уздырды Гайшә. Табыны мул, кешесе күп булды. Минвәлинең апалары кичтән куна кайттылар. Гайшә үзе дә бик зурлап көтеп алды аларны. Мунчасын якты, кунак итте. Һәр икесенә күчтәнәчкә дип каймагын, катыгын тутырды. Тик, китәргә чыккач, кечкенә апасы:
– Гомерсез булды шул. Куйган көче, җыйган маллары кешегә калды, – диде өйләренә таба борылып. Бөтенесе дә барган җирләреннән кинәт туктап калдылар. Ишек алдына җәелгән тынлык авыр таш кебек Гайшәнең күкрәген кысты. Ул тынлыкның авырлыгын гына түгел, хәтта салкынлыгын да тойды Гайшә. – Апай, нигә алай дисең? Кешегә шул – кызына. Этләргә түгел бит! – диде. Күкрәк турысына укмашкан төер авырттырып, бугазны ертып бер өскә күтәрелде, бер аска төште. Тик яше чыкмады. Минвәлине җирләгәннән бирле елаганы юк Гайшәнең, елый алмый. Тынлыкны олы җизнәсе бозды. – Кит инде балдыз, булмаган нәрсә сөйләмә. Гайшә урынында башка бер хатын булса, бер елда түгел, бер айда йонын очырыр иде йортыгызның. Әниеңнең артын юучы ул бит, сез түгел. Алай мәгънәсез булмыйлар. Гайшә, син инде әллә ни уйлап, алай күңелеңә авыр алма. Бар да әйбәт, юкка борчылып калма, – диде ул балдызына ачуы килеп. Шәһәр хатыны шәһәр хатыны инде. Балдызы, җизнәсенең әйткәнен яратмыйча, эттән өреккән кәҗә кебек, ишек алдына җәйгән ташларга шык-шык басып, алдан чыгып китте. – Әлмәткә килгәндә керми китмә, – диде олы апасы, әлеге салкын сөйләшүгә җылылык өстәргә тырышкан кебек. – Ярый, үзегезгә рәхмәт, җизни. Онытып бетермәгез, – диде Гайшә, бугазын авырттырып торган төерне йотарга тырышып. Туганнар Әлмәткә кайтырга дип, Кичү юлына чыгып китте. Әбелгата күперен узып борылыштан югалганчы, Гайшә белән Нәсимә капка төбендә, аларны карашлары белән озатып калдылар. Алар китте. Гайшәнең колагында апасының "...кешегә калды" дигән сүзләре яңгырады. Ул кызын кочаклап алды. "Кешегә диме, кызым?! Кешегә шул, Аллага шөкер! Кешелекне югалтудан үзең сакла, Ходаем", дип эчтән уйлап куйды. Шул көнне Гайшә тәүге тапкыр намазлыкка басты. Капка төбендә бераз басып торганнан соң, өйләренә керәсе килмичә, тиз генә ишегенә йозак салып, кызы белән әтиләренә китте. Кичке савымга кадәр озаклап анда утырды, ничектер теге сүзләрдән соң, өйләренә аягы тартмады. – Кызым, Нәсимәне хәзер бездә калдыр. Син эштән кайтуга без анда барып, кызым белән сине көтеп торырбыз, – диде әтисе. Гайшә тиз генә өйләренә кереп өсләрен алыштырды да фермага йөгерде. Ул кайтканда әтисе малларны барлап ябып, чәй куеп көтеп тора иде. Әтисе, хәтта, сыерны да савып куйган.
– Әти, әйдә бергәләп чәй эчик инде. Хәзер калган бәлешне генә җылытып алам, – дип Гайшә юынып табын хәстәрләргә кереште. Әтисе Гайшәнең җанын нидер тырнап торганын сизенсә дә, кызы сүз башламагач төпченергә кирәк санамады. Барысы бергә җыелгач яралары яңаргандыр, дип уйлады. Сөйләшә-көлешә чәйләр эчкәч, әтисе китте. Әтисе бөтен эшне җиренә җиткереп эшли торган кеше булса да, аны озатып капкаларны бикләгәч, Гайшә тагын бер тапкыр сарыкларын, сыерын карап барлап чыкты. Нәсимә әнисе керүгә урынын җәеп, ятмыйча аны көтеп, караватта утырып тора иде. – Ай аллам, минем кызым үсеп бетте. Урынны да җәеп куйган. Кызым, ят инде, ник утырып торасың. Мин дә хәзер ятам. Чәй эчкән чынаякларны гына чайкап куям. – Әй-лә, үзем генә ятасым килми, салкын. Син яткач кына җылына, синең белән генә җылы. Кара әле, әни, ник син яткач шулай җылы була икән ул? Мин бүләкне дә мендәрем астына куйдым инде, – диде Нәсимә бөрешеп. – О-о-о, бүләк мендәр астында булгач, безгә берни дә куркыныч түгел инде. Ә җылысы аның кызым, мин синең әниең булган өчен. Аллаһы теләсә, үсеп әни булгач, син дә шулай җылы булырсың әле. Әйдә, алай булгач ятам инде кызым янына, – дип кызын кочаклап йомшак түшәккә чумды. Нәсимәнең бүләк дигәне – Гайшәнең әнисеннән калган Коръәне. Минвәли үлгәннән соң Коръән сандыктан чыкты. Гайшә белән Нәсимәнең ястыгы астына күчте. Урынын алыштырса да, Коръән, әнисе Фатыйма суккан намазлыкка төрелгән килеш калды. Ул саклаучы да, яклаучы да, иркәләүче дә, җылытучы да: бөтенесе иде ул. Гайшәне калдырып Киек каз юлыннан җиде кат күкләргә киткән җаннарның кайсыдыр бер өлеше шунда кала кебек. Әнисенең дә, каенанасының да изге рухлары шунда кебек иде. Инде шулар янына Минвәли дә кереп сыенды. Урын җылынырга өлгердеме-юкмы, Нәсимә, әнисенең култык астына башын төрткән килеш, йоклап та китте. Гайшә, кызы уянмасын дип сак кына торды да, өстен ипләп йон юрган белән япкач, комганына су таманлап юынып керде. Аннан, аккан су тавышын каплар өчен буш тагаракка идән мунчаласын ташлады, бисмилла әйтеп тәһарәт алды. Бит-кулларын сөртеп, сызганган җиңнәрен төшергәч, күзләрен йомып беравык басып торды. Авыр икән бу, бөтен дөньяңны онытып, бер Аллаһ каршына тезләнү. Юри үртәгән кебек әллә нинди уйлар килә башка. Ул, карават читенә генә утырып оекларын киде дә, түр якка узды. Ут кабызып тормады Гайшә. Алдагы якның уты өй эчен яхшы ук яктырта иде. Сакланып кына сандыкның йозагын ачты да, әнисенең төсе итеп тота торган күлмәге белән яулыгын алды. Шактый еллар узуга карамастан, алардан сандык исе, әнисе исе килә иде. Өйдә башка кеше булмаса да, өйрәнгән гадәт буенча, чаршау артына кереп, беренче тапкыр әнисенең күлмәген киде. Гайшәнең бөтен тәне калтыранып куйды. Азрак тынычлангач, сандык өстеннән яулыкны алып, башына таратып бәйләде һәм стенага элгән көзге каршына килеп басты. Көзгедән Гайшәгә яшь Фатыйма карап тора иде. Түшенә кадәр изү ясап, күкрәк турыннан киңәеп киткән, ике рәт бәби итәк тоткан, ак җирлеккә күк чәчәк белән вак кына чыпчык күзе төшерелгән күлмәк, яшел бөрчекле яулык бик килешә икән аңа. Хәзер Хәдичә апасы күрсә "Әтекәем-әнекәем, бу бит Гайшә-Фатыйма булган" дияр иде.

 

(Дәвамы бар.)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас