Литература
16 Декабря 2025, 07:00

Элеккечә түгел без генә...

Рәфкать ШАҺИЕВ5 өлеш. Минвәли чарасызлыктан аптырап калган иде. Нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Бер ноктага карап сүзсез торганнан соң: – Узмаса, иртәгә кич-кырын булса да, Барый абый белән Әлмәткә төшеп, апаларга әйтеп кайтырга кирәк булыр инде, – диде Минвәли. Артык сөйләшми генә ашаганнан соң, үрелеп әнисен карады да, бакчага чыгып китте. Гайшә исә, кызының бит кулларын югач, җылырак киендереп ире янына чыкты.

Элеккечә түгел без генә...Элеккечә түгел без генә...
Элеккечә түгел без генә...

Минвәли чарасызлыктан аптырап калган иде. Нәрсә дип әйтергә дә белмәде. Бер ноктага карап сүзсез торганнан соң: – Узмаса, иртәгә кич-кырын булса да, Барый абый белән Әлмәткә төшеп, апаларга әйтеп кайтырга кирәк булыр инде, – диде Минвәли. Артык сөйләшми генә ашаганнан соң, үрелеп әнисен карады да, бакчага чыгып китте. Гайшә исә, кызының бит кулларын югач, җылырак киендереп ире янына чыкты. Минвәли бәрәңге сабакларына ут төртеп, бакчаны чистартып йөри иде. Коры бәрәңге сабаклары күкерт кебек гөлтләп кабына да сыек кына төтен чыгарып янып та бетәләр. Бакчадагы тук, куе бәрәңге сабагы исләре, Чагылтау итәкләрен иркәләп, көзге салкынча тынлыкта талгын инеш өстендә эреп тарала. Төтен, бәрәңге сабагы, билчән, бакча башындагы карт таллардан килгән черек катыш яфрак исләре көзге авыл киченә рәхәтлек өстәсәләр дә Минвәли белән Гайшәнең икесенең дә эчләре пошып тора иде.
– Әйдә, кер инде. Арыган килеш һаман интегеп йөрмә. Бетми торган нәрсә түгел, – диде, бәрәңге сабаклары арасында адашып калган, бер кабакны култык астына кыстырып. – Әллә мин әйтәм кергәч әзрәк укып карамыйсыңмы? Син бит укый беләсең, – диде Миневәли, бакча капкасының келәсен эләктереп, моңа кадәр дин белән алыш-биреше булмаса да. – Ярар, – диде Гайшә тыныч кына. Көндез укыганы турында иренә әйтеп тормады. Алар кергәндә әниләре үз-үзенә нидер сөйләнеп ята иде. Гайшә үрелеп эчке якка карады. Гадилә карчык карашын билгесез бер ноктага төбәгән килеш бер елмаеп, бер йөзенә җитди төс чыгарып сөйләнә. Әйтерсең лә Гайшә белән Минвәли, Нәсимә – берсе дә юк. Ул үзе белгән дөньяда иде. Минвәлинең тирән итеп тын алганда сулышы өзелеп-өзелеп китте. – Нәсимәне бүген үзебезнең янга гына салырбыз әле. Аннан соң, я йоклап киткәч, күчереп яткырырбыз, – дип Гайшә чәйнекне плитǝгǝ утыртты да урын җәяргә тотынды. Нәсимәнең инде утырган килеш күзләре йомыла. Гайшә урыннарны җәеп мендәрләрне рәтләп куйган арада, чәйнек пар бөрки башлады. – Иртән идарәдә Әхәт абыйга әйтеп, Барый беләнме, апаларга төшеп менмичә булмас. Белмәссең, ул-бу була калса, сүзе чыгар. Кая, берәрне чәй эчим дǝ, ятарга кирәк. Син шулай да, авырсынма инде. Укы.
Шулай диде дә, Минвәли хатыны ясап куйган чәйгә ике шакмак шикәр салып, чылтыр-чылтыр китереп бутады да, башка нәрсә кабып тормыйча күтәреп эчеп куйды. Нәсимә, көне буе уйнап, терек-терек әнисе артыннан ияреп йөреп арып беткәнлектән, йомшак түшәккә чумып йоклап китте. Минвәли капкаларны бикләп кергәндә Гайшә өстәлне җыештырып, комганга җылы су салып йөри иде. – Ят инде, Нәсимә уянып курыкмасын. Ишекне үзем бикләрмен. Хәзер юынып кына керим, – дип ире керүгә чыгып китте. Минвәли, идәнне шыгырдатмаска тырышып, әкрен генә әнисе яткан якка узды. Аның күзләре йомык, почмак яктан төшкән ут яктысында күкрәгенең еш-еш күтәрелгәне һәм тын алганы сизелә иде. Никадәр генә игътибар белән карап торса да Миневәли аңламады. Әллә йоклап, әллә йокламыйча күзләрен генә йомып ята иде әнисе.
Ул алгы якка чыгып чишенде һǝм үзенең йомшак йомгагын – Нәсимәсен кочаклап күзләрен йомды. Гайшә чаршау артында өсләрен алыштырды да, сандык өстенә өеп куйган мендәрләрне идәнгә генә алып, сандык капкачын күтәрде. Бисмилласын әйтеп, Коръәнен, бер тын күкрәгенә кысып торды. Шулай итеп ул эченең калтыравын баскан кебек булды да, шыпырт кына каенанасының аяк очына утырды. Юк, ул китапны ачмады да. Чөнки ясинны, әнисе әйткәндәй, әллә кайчан битләп куйган иде. Тик аны кулына алмаса ихласлыгы кими кебек. Ясин тәмамланганчы тып-тын яткан кайнанасы, Гайшә торып китүгә, "Атлар, арбалар" дип тагын саташа башлады. Аннан тагын тынып калды. Гайшә ишектән иренә борылып карады да, киредән урынына утырды. Минвәли йоклап киткән иде. "Әни, уян әле, саташасың бугай. Әйләнеп ят" дияргә уйлаган иде, яхшылабрак караса кайнанасы күзләрен шар ачып, түбә тактасына карап ята иде. Гайшә ни утырырга, ни ире янына чыгып ятарга белми аптырап калды. Шулай беркавым тын утыргач, Коръәнен сандык өстенә генә куеп, ире янына чыгып ятты.
Гайшә каенанасының сызланулы ыңгырашуына уянып киткәндә, Чүрәгәй чокырында аксыл-тонык таң яктысы сизелә башлаган иде инде. Ул башта төшләнеп аңышмый торды. Аннан, ире белән кызын уятмаска тырышып, әкрен генә тормакчы иде, тик тимер караватның сиртмәсе ямьсез шыгырдап куйды. Гайшә каенанасы яткан якка узды.Тавышка Минвәли дә күзләрен ачты. – Ни булды? Әллә? Йокысы бик тиз ачылды иренең. Урындыктан чалбарын алып киде дә, тиз генә әнисе янына керде. – Гайшә, кил әле якынрак, – диде әниләре, кипкән иреннәрен ялап. Әйтерсең лә улын күрми дә, танымый да. Ул Гайшәне генә күрә иде кебек. – Эчәсең килдеме әллә, әни? Хәзер, – дип чыгарга борылам дигәндә, каенанасы кул изәп туктатты. Миневәли ни эшләргә белми ишек яңагына сөялгән килеш басып тора иде. Гайшә каенанасына таба иелде. Гадилә карчык, сак кына, кечкенә бала әнисеннән әйбер сораган кебек, күзләрен мөлдерәтеп карап: – Гайшә, балам, сиңа да рәхәт булсын, миңа да рәхәт булсын! – диде. Гайшәнең тәннәре чымырдап китте. Ул күзләрдә кичәге саташуның әсәре дә калмаган. Алардагы наз, алардагы җылылык бөтен дөньяны җылытырга җитәрлек иде. – Шулай булсын әни. Берүк шулай гына була күрсен. Амин, – диде Гайшә. Каенанасы аның кулларын сыйпап сыпырды да: – Мин үләм инде, – диде. Гадилә карчыкның ак яулыклы башы ястык читенә таба салынып төште. Гайшә мондый борылышны көтмәгән иде. – Минвәли! Әни! – дип кычкырды Гайшә. Тик тавышы гына ни елау, ни кычкыру булмады. Ә Минвәли исә боларның барысын да күреп, ишетеп хатынының артында ук тораташ кебек бер хәрәкәтсез басып тора иде. Ул коелды да төште. Гайшә үзен бик тиз кулга алды. Авыл фельдшеры Ленизалар күршедә, урам аша гына торалар. – Бар, Ленизаны чакырып кер инде, – диде ул аптырап басып торган Минвәлигә.
Минвәли Ленизаны ияртеп әйләнеп кергәндә, Гайшә, каенанасының кулларын суздырып, күзләрен йомдырып куйган иде. Лениза, бер сүз дәшмичә, Гадилә карчыкның пульсын капшап карады да, кулын җайлап куйгач, күз кабагын ачтырып киредән япты. – Ахыры хәерле булсын. Гайшә, берәр яулык алып бир әле, авызы ачылып китмәсен, бәйләп куярга кирәк. Ә син бар, Әхәт абыйга әйт тә, берәр машина табып Әлмәткә апаңнар артыннан. Көтәр кешегез булмаса, бүген куяргадыр инде, – диде ул, әбинең ияген яулык белән тарттырып бәйли-бәйли. – Әйе шул. Тукта, Барый бара алса, үзен генә җибәр. Ул бит апаларның кайда торганын белә. Син монда кирәк булырсың. Мин үзем генә нишлим. Әхәт абыйга барып кил инде башта, – диде Гайшә. Минвәли, каударланып, өйдән чыгып китте. – И-и Минвәлине чыгарып җибәрдек, ике юләр. Астындагы түшәкләрен алырга иде бит. Ярар, хәзер үземнекен дәшеп керим әле. Әнвәрне ияртеп керсен, – дип Лениза да чыгып китте. Нәсимә, берни белми, изрәп йоклый иде. Уразай урамыннан көтү төшеп килгәне ишетелде. Ул арада ишектә Мәдинә күренде. – Хәерле каза булсын. Кая, нәрсә эшләргә? – диде ул, керә-керешкә. – Башым да эшләми тора бит әле, Мәдинә апа. Нишләргә дә белмим. – Сыерың саумагандыр бит? Кая чиләгең? – диде дә, Гайшәнең әйткәнен көтеп тормыйча чыгып та китте. Авыл халкы бик бердәм бит ул. Өйләгә кадәр, авылдашлары, Гадилә карчыкны мәңгелек йортына урнаштырып та кайттылар. Мәетне озатып өйләрне юып чыгаргач өйнең бөтен почмагын бушлык сарып алды. Тәрәзә эленгеләренең, чаршау-кашагаларның булмавы бу бушлыкны тагын да куертып җибәрде кебек. Өйдә шыксыз, салкын иде. Эшләр тәмамлануга Гайшәнең апасы туганнарны, кардәш-ыруны чәйгә алып китте. Өйне ялгыз калдырмыйк дип, Минвәли бер үзе капка төбендәге утыргычта утырып калды. Күңелен әйтеп-аңлата алмаслык ялгызлык, ятимлек ачысы көйдерде. Инде үзең әти булгач та әнисез калу бик авыр иде. "Гайшǝ ничек яши икǝн ǝнисез?" дип уйлап куйды ул. Минвәлинең кычкырып-кычкырып елыйсы килде. Тик үз яшеннән уңайсызланды. Шул вакыт, әрнегән җанны тагын да әрнетеп, зәңгәр күкне ярып очкан казлар тавышы ишетелде. Минвәли казлар тавышы килгән күккә башын күтәрүгә, мөлдерәп торган яшьләре бите буйлап тәгәрәде. Ишек алдына керде дә, капканың калын җепсәсенә башын салып, киң җилкәләрен калтырата-калтырата рәхәтләнеп елады. Шул кирәк булган икән. Ул тынычланып калды. Казлар, түгәрәк ясап Салих буасы өстендә әйләнделәр-әйләнделәр дә, җырларын ертык болытларга урап, сыек күгелҗем төтен булып күздән югалдылар. Минвәли, озак итеп, аларның артыннан карап торды. Тынычланып, яшьләре кибеп беткән иде инде, капкада хатыны белән апалары күренде.
Һәркемнең үз гаиләсе, үз мәшәкате. Апалары да китте. Минвәли хатыны һәм кызы белән буш, шыксыз өйдә утырып калды. Үлемнең көтелгәне булмыйдыр инде. Каенанасының үлемен икесе дә авыр кичерсәләр дә, ашын ашаган, яшен яшәгән дип, акыл белән килешергә тырыштылар. Күрше Мәдинә апалары әйткәндәй, Гадилә карчыкның үлеме килергә тиешле, көтелгән иде инде. Кайберәүләргә бит көтмәгәндә, бөтен тормышларын җимереп килеп керә. Гайшәләргә үлем икенче тапкырында шулай килде. Әниләрен юган карчыклар "Тәне бик йомшак, хәерле булсын. Мәетнең тәне йомшак булса, артыннан тагын мәет була инде", дип сөйләнгәннәр иде. Ул көнне Гайшә андый сүзләргә игътибар да итмәде. Октябрь төгәлләнеп килә. Быел көз коры килде. Яфраклар да тигез генә саргаеп утырдылар да, бер-ике көн эчендә коелып беттеләр. Минвәли, сарыклар астына җәяргә әйбәт була дип, капка төбендәге тополь яфракларын капчыкларга тутырып бәрәннәр лапасындагы киштәләргә кертеп тезде. Озакламый әниләренең кырыгы җитә. Шуңа күрә Минвәли каралты-кура тирәләрен җыештырып, тәртипләп куйды. Көзге эшләр дә бетүгә таба бара. Сыер торакларын, соң булса да, карап-төзәтеп бетергәч Гайшәләр дә кардадан фермага кайттылар. Бер көнне, кичке якта, Минвәли янына Хәниф килеп, капка төбендә сөйләшеп торганнар иде. – Хәниф нәрсәгә килгән ул? – диде Гайшә, ире өйгә кереп өсләрен чишенгәндә, аш бүлеп. – Ташлы борын өстендә еккан имәннәр бар, шуларны сөйрәтеп кайтып булмасмы, дип килгән. – Нәрсә дидең соң? – диде Гайшә, хатын-кызларга хас кызыксыну белән. – Ай Аллам, чистый сорау ала. Нәрсә диим инде. Әнвәргә әйтерсең, андый-мондый эш килеп чыкмаса төштән соң барып кайтырбыз дидем. Кеше гозерләнеп килгән бит, – дип, Минвәли табынга утырды. Ашына катык туглап дүрт-биш кашык капты да, Минвәли күтәрелеп хатынына карады. Гайшә, беренче тапкыр күргәндәй, йотлыгып, керфекләрен дә селкетми иренә карап тора иде. Ул акыллы, зур коңгырт күзләргә җылылык, ярату, наз тулган. Аларда әйтеп бетергесез якынлык, хөрмәт. Урталай аерып тараган кара чәчләрен пәрәмәчләп артка җыеп куйган. Муенына таккан сары гәрәбә төймәсе түгәрәк йөзен тагын да балкытып җибәргән. Гайшәнең карашы Минвәлинеке белән очрашкач, ул уңайсызланып китте. Шулай карап торуыннан оялган сыманрак: – Минвәли, мин сиңа моның кадәр дә ияләнермен дип уйламаган идем. Синсез нишләр идем икән мин хәзер!? – дип, елап җибәрде.
– Ай алла, нәрсә булды сиңа? Тик торганнан кем инде елап утыра?! - дисә дә, Минвәлигә бу сүзләрне ишетү рәхәт иде. Әйе, җырларда җырланган, хатлар язып, хатлар көтеп килгән ярату түгел иде аларның мәхәббәте. Сандугачлар моңын тыңлап таңнар да аттырмадылар. Тик алар мәхәббәтнең "бер-береңне хөрмәт итү" дигән ягын, тормыш итәргә лаеклы икәнлекләрен аңлап кавыштылар. Картлар әйткән "Никах мәхәббәт тудыра" дигән сүз аларга бик тә туры килә иде. Андый сүзләргә әллә ни исе китә торган булмаса да, Минвәли яши-яши төшенгән иде бу сүзләрнең хаклыгына. Шуңа да, эчтән генә сөенеп, чын йөрәге белән яратып яши ул хатынын. Ә авыз ачып "яратам" дип әйтергә, үзенең яратуын күрсәтергә ничектер җай тапмый. Матур итеп сөйли белми шул. – И-и-и, тапкан елап утырырга, – дип, Минвәли ашавыннан бүленеп, гомер булмаганны, хатынын үбеп алды. – Мин дә, әле ярый син бар дип яшим. Ул, Гайшәнең кулларыннан тотып, озаклап күзләренә карап торды. Гайшә иртән эшкә киткәндә Миневәли уянып калды. – Ят әле, иртәнге өчтән үк тормасаң да өлгерерсең. Алай янып килгән эшең юк, – диде Гайшә иренә. – И, хатын-кыз торып эшкә киткәндә, урын өстендә аунап калу оят инде. Уянмаган булсам бер хәл, – дип Миневәли дә торып киенә башлады. – Ярар алайса. Мин кайтып җитмәсәм, ашны җылытып ашап китәрсең, мин җылытып тормаган идем. Әле син эшкә киткәнче, бәлки, кайтып та өлгерермен, – дип, ишекне ачкач, иренә тагын бер кат борылып карады. Караватка утырып йон оекбашларын киеп торучы Минвәлинең майкасы тыгыз, нык тәненә сыланып, тартылып тора иде. Майка уемыннан кап-кара күкрәк йоннары бөдрәләнеп күренә. Оекбашка үрелгәндә генә дә беләк мускуллары уйнаклап-уйнаклап ала. Син иртәрәк кайтам дисәң булмый әле ул. Шомырты бозаулады. Шуны урнаштырып йөреп вакыт үткәне сизелмәде. Гайшә кайтканда Минвәли эшкә киткән иде. Көне тегесен-монысын эшләп үтте. Минвәли төшке ашка да кайтып тормады. "Хәниф белән киткәндер инде" дип уйлады Гайшә, кызы белән чәй эчкәндә. Кичке савымга барганда, урамны чыккач, Минзилә очрады да, сөйләшә-сөйләшә бергә атладылар. Минзилә белән Гайшә бер урам кызлары. Тормышка да бер урам егетләренә чыктылар. Гайшә урталыкта, Минзилә исә урамның каршы ягында, кырый йортта яшәүче Рәхимә карчыкның олы улы Рәшиткә килде. Каенаналарына каршы йорт салып башка чыктылар. Бер-бер артлы ике бала табып бәхетле генә яшәп ятканда, юктан гына гаеп тагып, өч елга утыртып куйдылар Рәшитен. – Рәшиттән хат-хәбәр бармы соң? – диде Гайшә, Минзиләнең авырткан җиренә тиюдән куркып кына. – Аллага шөкер, менә бүген Миңниса калдырып китте, – дип Минзилә кесәсеннән конверт чыгарып күрсәтте. Конверт ачылмаган иде. Гайшә күтәрелеп аңа карады. Минзиләнең елмайган күзләреннән мөлдерәп яшьләре чыкты. – Укымадым әле, кайткач балалар белән бергә утырып укырбыз дип салып куйдым, – диде дә куфайка кесәсен сыйпап алды. – Ну үзеңдә көч, Минзилә! – диде Гайшә соклануын яшермичә. – Мин алай түзеп торма алмас идем! – Башыңа төшсә, түзәсең икән ул, малай. Тешеңне кысасың да, түзәсең.
– Бүген минеке төшкә дә кайтып тормады. Кичә, утын алып кайтырга дип, Хәниф килгән иде. Әнвәр җибәрсә, төштән соң шунда киткәндер. И-и, ыштансыз да инде минеке. Берәрсе йомыш белән килсә, йөгерергә генә тора. Гадилә әни каенатай әтине "Кеше эшенә җан фәрман, үз эшемә һич бармам" иде безнеке, дип сөйли иде мәрхүмә. Минвәли дә шуңа әйләнеп бара бугай. Беркөнне үзе, мунчаны яңартырга кирәк. Хафиз абый белән бүрәнәлек сөйләшәм әле, дигән иде. Һаман сузып йөри, – дип, юри генә, Минзилә алдында ирен мактап һаман җанына тимәс өчен, зарланып алды. – Кәпи Миңнурые, исән генә йөрсен беткере, ди бит. Дөрес инде малай, – дип елмайды Гайшә. – Ир бирмәк – җан бирмәк, дип элеккеләр белми әйтми шул. Исән булсыннар инде, – диде дә Минзилә авыр итеп тын алды. Ул арада фермага да килеп җиттеләр. Авыр ишекне көчкә каерып эчкә узуга, биткә җылы пар бәрелде. Кемнәр өчендер бу ис, дөресен генә әйткәндә, сасыдыр инде. Ә менә мәктәп партасыннан соң ук фермага килгән кызларга ул яңа сауган сөт, фураж, силос, сыерларга кайнаткан аш исе. Минзилә, ишек кырыенда ук, үзенең сыерлары янында калды, Гайшә үз сыерлары янына китте. Зоотехник Әнәс килгәндә Гайшәнең ике генә сыеры калган иде савылмыйча. Әнәс исәнләште дә, аргы башта савучы хатыны Саҗидә янына атлады. Тик озак тормады, башын аска иеп, тиз генә чыгып та китте. Бик гади, бик кешелекле инде ул. Күтәрелеп, бер савымчыга, авыр сүз әйтмәс. Исергән скотникларга да каты бәрелә белми. Кай вакытта Гайшә, кызганып куя Әнәсне. Әнәс китеп өлгермәде, Саҗидә янына Фәһимә белән Наҗия, алар янына Җинан апай белән Сания дә килделәр. Нәрсәдер чышан-пышан аптырашып басып торгач, Җинан апай Гайшәгә таба атлады. Аңа калганнар иярде. Гайшә бер кулына чиләк, икенче кулына Минвәлие ясап биргән утыргычын тотып Күбәләге яныннан чыгып килә иде. – Пленный нимесләр урынына, башларыгызны түбән иеп кая юл тоттыгыз? Кайтабыз дигәндә генә кызыл почмакка тагын берәрсе доклад укырга килгәнме инде, Ходаем. Гел кеше ясап бетерәләр үзебезне. Әлмәткә алып китмәсәләр ярый, – диде ул елмаеп. – Гайшә, балам, – диде Җинан апай, карашын читкә борып. – Минвәли... Миневәли ауган бит... трактор белән. Гайшәнең сөт тулы чиләге кулыннан төшеп китте. Куе, җылы сөт җәелеп тирес тарта торган чокырга акты. Калтыр-колтыр тонык тавыш чыгарып, чиләк тәгәрәде.

 

(Дәвамы бар.)

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас