– Без бу, әни. Югалттыңмы? – диде ул керә-керешкә. Аннан, Нәсимәсен караватына утыртты да, алмаларын почмак як өстәленә куеп, кайнанасы яткан түр якка узды. – Өйдән чыгып китсәң вакыт үтә шул. Ничек хәлләрең, әни? Гайшә Гадилә карчыкка таба иелде. Ул юрганын башыннан ук бөркәнеп яткан иде. Карчык Гайшәнең тавышына юрган астыннан башын чыгарды. – И-и-и, монда сез китүгә әллә ниткән кешеләр кереп тулды. "Тәһарәтең бармы?" дип әллә кай җирләргә үреләләр. Берсе басып ятмакчы була, – дип Гадилә карчык, гомер булмаганны, әшәке сүз әйтеп куйды. Гайшә куркып як-ягына каранды. Кайнанасының күзләре тоныкланып нурын югалтканнар иде. – Беркем дә юк бит, әни. Йокымсырап китеп төшләнгәнсең генәдер. Үзе әле һаман өйне күзәтә иде. – Күрмисеңмени, әнә бит бер юаны һаман сандык өстендә утыра, – диде Гадилә карчык, өеп куелган мендәрләргә төртеп күрсәтеп.
– Юк, юк әни, анда мендәрләр генә. Син әшәке төш кенә күргәнсең, – дип Гайшә кайнанасының юрганын рәтләп куйды да, тиз генә Сǝкинǝгә йөгерде. Гайшә кергәндә Сǝкинǝ кичке савымга барганчы дип, чәй эчәргә җыенып йөри иде. – Иртәрәк түгелме соң? Әллә кызый сәгать арттамы безнең? – диде Сǝкинǝ Гайшә ишектән күренүгә. – Юк, юк, эч чәеңне, әле вакыт бар. Сǝкинǝ апа, мин бүген кичкесенә бара алмыйм. Зинһар, кызлар белән минем сыерларны гына савыгыз әле, ярыймы. Әни авырып китте, – дигәндә Гайшәнең иякләре дерелдәп куйды. – Ай Аллам, авырып китте ди. "Терелде" дисәң, менә анысы гаҗәп булыр иде. Мин белә-белгәннән бирле чирли торган Гадилә карчык бит инде ул. Ярар, юкка борчылма. Бүген синекен саусак, иртәгә син безнекеләрне саварсың, – диде ул чәй ясый-ясый. – Әйдә утыр. – Юк, рәхмәт, – диде Гайшә. – Эчкәч әйтерсең рәхмәтне. Әйдә инде, берәрне генә эч. – Чынлап, Сǝкинǝ апа, рәхмәт, – дип чыгып китте.
Гайшә әйләнеп кергәндә Гадилә карчык, берни булмагандай, яны белән борылып, тәрәзә буендагы караватында уйнап утырган җиреннән йоклап киткән Нәсимәгә карап, авызын кыймылдатып нидер укып ята иде. Нәсимә балакай шунда уйнаган җирендә башын кырын салып йоклап киткән. – Чәй кертимме үзеңә, әни, – диде Гайшә шыпырт кына, кызын уятудан куркып. Гадилә карчыкның ул әйткән сүзләргә ничек тәэсир иткәнен беләсе килә иде аның. – Юк әле, эчәсем килми. Син кызымны бүген Мәдинәгә кертеп торма инде. Әле генә йоклап китте. Әтисе кайтканчы йоклар әле. Уянса минем янга килеп ята ул, бәбекәем. Эшеңә киткәнче аңа гына ашарга әзерлә, – диде әнисе. Бүген бармыйм дип ничек кенә әйтергә инде, дип аптырап уйланып куйды Гайшә. – Әни, бүген мин эшкә бармыйм. Шулай берәр-берәр ял итәргә сөйләштек, – диде ул, кинәт кенә шундый фикернең башына килүенә куанып. Кызының өстенә япты да, урындык куеп, кайнанасы кырыена килеп утырды. – Ничек соң хәлең? Алай бер җирең дә авыртмыймы үзеңнең? Бая бит куркыттың, – диде Гайшә.
– Ник? Нәрсә булды Ходаем? – диде карчык, күзләрен кыса төшеп, кинәт кенә башы авырткан кеше кебек. – Куркыттың. Нәрсәдер саташып алдың, – диде Гайшә кайнанасының юрганын төзәткәләп. Карчык, телсез кеше кебек, кулы белән изәп, Гайшәгә үзенә таба иелергә кушты да, ике кулы белән беләгеннән тотып: – Балам, Гайшә. Эшеңә дә барасың булмагач, Минвәли кайтканчы бер гозеремне үтә әле алайса. Коръән укып өшкер әле үземне, – диде пышылдап. – И-и-и әни, мин булдыра алырмынмы икән соң? – Булдырасың. Син булдыра алмаган эш юк. Аллага тапшыр да, эшлә әле шуны. Гайшә аптырап калды. Юк дияргә дә уңайсызланды, абыстай урынына, кулына Коръән тотып, каенанасын өшкереп утырурырга да читенсенде. Берәрсе килеп керсә, дип тә курка иде ул. Тик каенанасына булган хөрмәте шул кадәр зур иде, һәм ул тәвәккәлләргә булды. – Хәзер, юынып керим инде, алайса, – дип Гайшә урыныннан күтәрелде.
Көтү керергә дә, Минвәлие кайтырга да әле иртәрәк иде. Гайшә мунчадагы талгын су белән юынды да, күлмәк яулыкларын алыштырып, сак кына сандыгыннан әнисенең суккан намазлыгына төргән Коръәнен алды. Һәм, ике куллап күкрәгенә, кысты. Аңардан килгән җылылык күкрәкләрен пешереп алган кебек булды. Шулвакыт бөтен эчен бер калтырау биләде, куллары дерелди иде. Капкада кеше юкмы икән дип тәрәзәгә күз салды да, бисмилласын әйтеп, каенанасы янына килеп утырды. Бер мәлгә өйдә тынлык урнашты. Гайшә бөтен күңеле белән дөньядан китеп, бар булмышын бер ноктага җыйнап тынып калды. "Әйдә" дигәнне аңлатып, Гадилә карчык килененә карап ым какты. Гайшә, кинәт берәрсе керә калса күрмәсен дип, артындагы күтәреп куйган чаршауны тартып төшерде. Эчтән генә пышылдап ниятләде дә, бисмилласын әйтеп Гайшә китабын ачты. Өй эченә талгын гына булып моңлы Коръән мәкаме таралды. Гадилә карчык килененең авызына керердәй булып, һәр сулышын җанына сеңдерергә тырышып ятты. Карчыкның бөтен җанын, күңелен әйтеп-аңлатып бетерә алмаслык бер рәхәтлек биләп алды. Ул Гайшәнең тавышын ишетми, ә шундый килене булуга шөкерана кылып кына ята иде. Гайшә аның бит-кулларыннан сыпырып, җылы куллары белән чәчләрен рәтләгәнне тоеп яту аңа бик рәхәт иде. Әйтерсең, Гадилә сабый бала. Әнисенең иркәләвенә изрәп йоклаган баладай, иреннәрен чәпелдәтеп куйды. Ул бераз тын ятканнан соң күзләрен ачты. – Шифасы тисен, әни, – диде дә Гайшә, күзләрен мөлдерәтеп каенанасына карады. Үз әнисенә күрсәтә алмыйча, сарыф ителмәгән хөрмәт иде ул. Гайшә урыныннан торды. Коръәнен, намазлыгына төреп, киредән сандыгына салды. Чаршауны, сыдырып, кырыйга җыйдыргач: – Хәзер кура җиләге яфрагы салып чәй ясап бирермен. Шуны эчкәннән соң әзрәк ял итәрсең. Йоклап алсаң да әйбәт булыр, – дип Гайшә урыныннан торды.
Гайшә чәйнегенә ут элдереп, җәй башыннан киптереп, тутырып куйган үлән капчыгын алырга келәткә чыгып китте. Ишек алдына бер чыккач, тиз генә уралып керәсеңме инде... Өйләренә кергәндә чәй кайнаган, Нәсимә дә йокысыннан уянып әбисе караваты янына килеп сөялгән иде. Әнисен күргәч, Нәсимә йөгереп алгы якка чыкты. – Минем кызым бер кич йоклап та торды менә. Хәзер без әбисенә тәмле чәй пешереп бирәбез. Әйеме, кызым?! – дип сөйләнә-сөйләнә Гайшә чәйнекне сүндерде. – Менә бу банкага үләннәрне салыйк әле, кызым. М-м-м, исләре нинди! Кая, читкәрәк кит, пешә күрмә, – дип кызын кырыйга этте дә, кипкән үләннәр өстенә кайнаган су агызып, каплап куйды. – Менә шулай итеп без аны калын сөлге белән томалап та куйыйк, яхшы итеп пешсен. Ул арада Нәсимә эчке якка кереп, үзенә уен табып уйнап утыра иде. Гайшә юып куйган җирдән чынаяк алып, берәүгә дә әйтеп тормыйча, тиз генә Мәдинәләргә кереп китте. – Мәдинә апа, бер-ике кашык кына бал бир әле, зинһар, – диде ул исәнләшкәч. Мәдинә мәктәптән төяп кайткан дәфтәрләрен алып өстәле янына утырган гына иде. – Хәзер, Гайшә. Улым, бар әле чоланнан бал салган мискине генǝ алып кер, – диде Мәдинә, ишектән кереп килүче Наилгә. Ул тиз генә кире борылды. – Бәләкәч авырып киттеме әллә? – диде ул, ярты литрлы калай кружка алып. – Юк, Алла сакласын, Нәсимә түгел. Әбиебез әллә нишләп китте бит әле, Мәдинә апа, – дип сөйли генә башлаган иде, өч литрлы миски белән бал күтәреп Наил керде дә, аны өстәлгә китереп куйды. – Әйдә, тот Гайшә, – дип Мәдинә кружкасын сузды. – Мин алып кергән идем салырга, – дип Гайшә алъяпкыч кесәсеннән чынаяк чыгарды.
– Кит моннан, тагы да бәләкәйрәк савыт таба алмадыңмы? Тот менә бу кружканы, – дип әзерләп куйган савытны Гайшәгә бирде дә, куера башлаган балны агызды. – Ай, бу бик күп була бит инде, Мәдинә апа. Миңа бит чәйгә генә, – диде Гайшә. – Мин дә ашка димим, шифасы тисен Гадилә апага, терелегез, – диде ул. – Шулай гына булсын инде, берүк терелсен. Бөтен карап торганыбыз шул әни бит. Бөтенебезгә бер әни. Рәхмәт, Мәдинә апа. – Кара әле, Гайшә, чәйне яңа сүндердем, Зөфәр кайтып җитәр дип кайнаттым гына. Әйдә, берәрне генә булса да, чәй эчик әле, – дип Мәдинә чәйнекне алып өстәлгә куйды. – Әле дә ярый син бар, берәр нәрсә булса чаптырабыз да сиңа керәбез. Рәхмәт сиңа, чәй эчеп тораммы соң, – дип ишеккә юнәлде.
Гайшә өйләренә йөгерде. Банка капкачын ачып җибәрүгә өйгә җәй исе – мǝтрүшкǝ, бөтнек, кура җиләге исләре таралды. Ул банкадагы чәйне йомрыга салды да, балкашык, Мәдинәдән алып чыккан балын тотып әнисе ята торган якка керде. Гадилә карчык, күзләрен гадәттәгедән зур ачып, түбә тактасына карап ята иде. – Әни, әйдә, чәй эчеп җибәр әле. Менә үләннәр салып кына чәй пешердем. Мәдинә ападан бал да алып чыктым. Җаннарың тынычланып, җиңел булып китәр, – диде Гайшә. – Мин дә эчим әле, – дип Нәсимә дә йөгереп килде. – Ә? – диде карчык, кисәк кенә уйларыннан бүленгән кеше кебек. Һәм, беренче тапкыр күргән кеше төсле, Гайшә белән Нәсимәгә карап тора башлады. Ул караш Гайшәне үтәли чыгып, билгесезлеккә юнәлгән иде. Гайшәнең эче жу итеп китте. – Әни, чәй эчеп алмыйсыңмы? – диде ул яңадан каенанасына таба иелеп. – Менә Мәдинә ападан бал да алып чыккан идем. Гадилә карчык карашын бушлыктан әкрен генә Гайшәгә күчерде, аннан сузылып, күзләрен кыса төшеп Нәсимәгә карады. – Әллә нәрсә буталып киттем әле мин, балам. Бүген эшкә барма син яме. Нәрсәдер куркам мин. Син янымда булгач куркытмый. Син бит әнием кебек миңа. Гел әни дип әйтәсем килә, – диде ул. – И-и-и, – дип кечкенә балаларны сөйгән кебек, иелеп каенанасын кочып алды. – Менә, чәй эчеп ал әле. Гайшә салып биргән чәйне дә, балны да Гадилә карчык ничектер хаптыр-хоптыр китереп, тәмен сизмичә, чүбек чәйнәгән кебек капты. Аның болай ашаганын-эчкәнен Гайшәнең бер дә күргәне юк иде. Эчкән чәе дә буш торбага су салган кебек төшә. – Кызым, бар син уйный тор, мин хәзер сиңа да чәй ясап бирәм, – диде һаман әбисенең караваты янында ышкынып йөргән кызына. Нәсимә теләмичә генә уенчыклары янына китте.
Гадилә карчык үлән чәен голт-голт китереп аз гына эчте дә, рәхмәт әйтеп чынаягын килененә бирде. – Мине шулай сыйлаган өчен сине Ходай үзе сыйласын, – дип битен сыпырды һǝм юрганын башыннан ук бөркәнеп ятты. – Кызым, әйдә сиңа да чәй эчерәм, – дип Гайшә Нәсимәне кулына алды да, каенанасына борылып карый-карый алгы якка чыкты. Кызына үлән чәе салып биргәндә дә һаман каенанасын күзәтте. Нәрсәдер җаны тыныч түгел иде аның. Сарыклар кычкырган тавышлар ишетелә башлауга, әзерләп куйган ипи кисәкләрен алып, Гайшә тизрәк урамга ашыкты. Каршы чыгып ипигә алдап кертмәсәң, аннан эзлǝп алырмын димә үзлǝрен. – Килегез, кил, кил. Чуар бит, чуар бит, кил. Тукта, өскә үк менмǝ инде, хәерсез. Сарыкларын утар ягына кертте дә, Гайшә, кайтырга уңай булсын дип алдан турап куйган бәрәңгене алларына салып, тизрәк өенә ашыкты. Сарыклар артыннан ук сыер көтүе дә керде. Гадилә карчык, бая ничек капланып яткан булса, һаман шулай ята иде. Буталанып йөреп, аш куярга да оныткан. Гайшә, ире кайтканчы дип, тиз генә аш куйды. Сыер савылып беткәндә капкада Минвәли дә күренде. – Уху... тулы чиләккә очрадым мин, – дип авызын ерды ул. Аннан бераз аптырап, – Ә син нишләп өйдә соң әле бу вакытта, эштә түгел? – диде, хатыны кулыннан сөтле чиләкне алып. – Нәсимә чирләмәгәндер бит? – Юк, Нәсимә әйбәт. Гайшә күтәрелеп иренә карады. – Хәтерлисеңме, теге вакытта, печәнгә баргач мин сиңа әйткән идем бит, ǝни ничектер ялгышкан кебек дип. Бүген мин, төш вакытында, әтиләргә барып килгән идем. Нәсимәне алып. Мин киткәндә әйбәт кенә калган иде. "Буш кул белән барма, килешмәс. Кичә оеткан катыгыңны булса да ал" дип калды. Өйгә кергәнче көндезге хәлләрне энәсеннән җебенә кадәр тезеп сөйләп чыкты. – Әле хәзер ничегерәк соң? – диде Минвәли бик борчылып. – Чәй эчкәннән бирле болай тыныч кына ятып калган иде, – дип алар өйгә кереп киттеләр.
Минвәли өсләрен дә чишенеп тормыйча әнисе яткан якка узды. Ишектән әтисе күренүгә Нәсимә йөгереп әтисен кочаклап алды. – Минем кызым сагынып беткән ахрысы, әйеме?! Мин дә бит шушы йомгакны сагынып кайтам. Кызын битеннән үпте дә, – кая әле, мин әбиеңнең хәлен белим, – дип, Нәсимәне идәнгә бастырды. Әнисе караватның кырыена ук килеп яткан иде. – Нихәл, әни. Менә мин дә кайтып җиттем, – дип Минвәли әнисе янындагы урындыкны тартып, аяк очынарак утырды. – Ы-ы-ы, – дип сузды Гадилә, Минвәлигә карамыйча гына. Малае аңа әллә бар, әллә юк иде. – Әни, син бик кырыйга килеп яткансың, эчкәрәк ятарга иде. Егылып төшә күрмә дим. – Анда кая ятыйм инде. Артта ике бала, алар өстенә ятмам бит, – дип әнисе артына борылып карады. Бераздан "атлар, арбалар" дип ниндидер буталчык нәрсәләр сөйләнде дә, көлеп җибәрде. Аннан соң, Минвәлине яңа гына күргән, хәзер генә таныган кебек бик текәлеп, җентекләп карап торгач: – И-и, нәрсәдер бутылып китә башладым бит әле мин улым, хәерле булсын. Вакыты җитеп килә торгандыр, – диде дә, чәчләрен яулык астына кыстыргалап, стенага таба карап ятты. Гайшә ишек яңагына сөялеп әниле-уллы бу ике якын кешеләрен карап тора иде. Минвәли, идәннән югалткан әйберен эзләгәндәй, башын күтәрми генә алгы якка атлады. Ишектә хатынына бәрелә язып, күтәрелеп Гайшәгә карады. Ул күзләрдә әйтеп аңлата алмаслык сагыш, чарасызлык. Аның ирен бервакытта да мондый хәлдә күргәне юк иде. – Әйдә, юын да утыр, аша, – диде Гайшә иренә шыпырт кына. – Әйтеп карыйм әле, әни дә ашамас микән.
– Әни, әз генә шулпа салам, ашап ал, – дип Гайшә каенанасына иелде. – Кит инде, әле генә ашадык ләбаса. Гел ашап торырга бирән зәхмәте түгел бит миндә. Әнә кунакларыңны ашат, баядан бирле, тыз-быз, бер өйдән бер өйгә йөриләр. Утырмага алырга килдек дип, мине дә кыстыйлар. Барыйм микән әллә, әни? Гайшә, ни дияргә дә белмичә, баскан урынында аптырап калды. Ул арада булмады: – И, кайтыйм инде. Югалтканнардыр. Шул гомер кешедә кем утыра инде, әптеки хәерчесе кебек. Әти дә килештермәс, – дип әйберләр җыйнаган хәрәкәтләр ясап алды. Гайшә аяк очларына гына басып ире янына чыкты. – Ялгыша бит бу, нишлик икән? – дип чәйне кайнарлатырга куйды.
(Дәвамы бар.)